Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШӘҺӘР ЧИТЕНДӘ


Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишек аллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән беррәттән диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Шунда ук тагын кайбер якшәмбе иртәләрендә, һичбер исеме булмаган тар гына тыкрыктан, баш киемнәренә кызыл кикрикләр утыртып, самовар морҗалары кага- кага, төннең-төи буена аракы эчеп күзләре тонган туй кунаклары килеп чыга... Кыскасы, бөтен чатлы-ботлы яклары белән шәһәр чите. Шулай да бу тирәнең, электән-элек шунда яшәп, берсен берсе яхшы белә һәм берсен-берсе хөрмәт итешә торган төп кешеләре бар. Алар, түгелмичә- чәчелмичә, ничектер сакланып калганнар. Узганда-барганда алар бер- берсенә бүрекләрен салып сәлам бирешәләр, җәйге кичләрдә капка төпләренә җыелып, дөнья хәлләре турында әңгәмә сатып утыралар, иртәнге сәгатьләрдә чатка керосин цистернасы килеп, керосин сәүдәсе ачылгач, йорт хозяйкалары берсе икенчесенә эндәшә-эндәшә, төрле-төрле зурлыктагы савытларын тотып, керосинга дип китәләр. Тагын бер үзенчәлекле як: иртәнге сәгатьләрдә монда өй кәрнизләренә тезелгән күгәрченнәрнең искиткеч тату гөрләшүләре ишетелеп тора...
Хәер, югарыда әйткәнебезчә, кешеләр үзләре дә бик тату һәм берсе турында икенчесе якынтыи кайгыртып яшиләр бу тирәдә. Әйтик, шул ук иртәнге сәгатьләрдән, әлеге шул керосин цистернасы тирәсеннән сүзне башлап китәргә була. Бер-берсен генә түгел, берсе икенчесенең нинди савыт белән йөргәнлеген, ул савытка ничә литр керосин сыйганлыгын һәм тегенең ул керосинны ничә көндә яндырып бетерәчәген — барысын да, барысын да белеп торалар монда, һәм әнә шулай берсен берсе бик яхшы белүче, хөрмәт итешүче, ләкин шул ук вакытта, җае чыкканда, матур гына итеп берсе икенчесенең гайбәтен чәйнәүдән дә курыкмый торган йорт хозяйкалары арасында, кара каргалар арасына ялгыш очып кергән ак чәүкәдәй, әледән-әле бер ир кеше күренә. Кулында аның, комган дисәң комган түгел, бидон дисәң — бидонга охшамаган, җәенке корсаклы, кәкре муенлы, эченә төгәл биш литр керосин сыешлы ак калай савыт була. Хәтта шул чаклысыи да әйтергә мөмкин: әлеге савытның кәкре муенына кайсыдыр бер чытлыгы җиз алка да кидертеп куйган. Ә җәенке корсагында кайчандыр ниндидер бизәк булып та, еллар үтә-үтә ул бизәк инде коелып-кырылып беткән, хәзер тик өч аяклы эткә охшабрак күренә торган бер нәрсә генә калган. Хәер, мәсьәлә савытта түгел, мәсьәлә әлеге шул кәкре муенлы савытны тотып килүче ирнең үзендә. Керо

55
синга килүче хатыннар бик үз итеп «Котбый абзый!» дип эндәшәләр аңа. Рус хатыннары булса, кайдан атасының исемен белеп алганнар диген, татарыңнан болайрак җиренә җиткереп, «Кутбутдин Сайфутдино- вич» дип өзелеп торалар һәм, әлбәттә, ничек тә булса аиы тизрәк җибәрү ягын карыйлар. Чөнки беләләр: Котбыйның бөтен эше үз җилкәсендә. Иренә ике малай калдырып, аның хатыны моннан ун еллар чамасы элек үлеп киткән. Бөтен күрше-тирә җыелып, аны зурлап күмгәннәр, шуннан соң Котбый берничә ел буена исенә килә алмагандай таркалып йөргән. Бик ямансу булган аңа. Өенең яме, ашау-эчүенең тәме киткән. Ләкин шулай да яңадан өйләнеп, яңадан оя корырга ашыкмаган. Малайлары белән юанып, шуның янына тагын эштәй һәм өй мәшәкатьләреннән бушаган сәгатьләрендә йорт тирәсендәге кечкенә бакчасында кайнашып, тол ир булып кала биргән. Болай яшәү, әлбәттә, җиңел түгел, һич тә җиңел түгел. Моның җиңел түгеллеген барысы да, бөтен күрше-тирә яхшы белә, өйләнергә киңәш-табыш итүчеләр дә юк түгел, ләкин Котбыйның үз башы, үз башында үз бүреге...
Дөрес, бер көнне ул, әлеге шул кәкре муенлы савытын тотып керосинга килгәндә, дөнья мәшәкате аркасында аны-моны абайлап өлгермәгәндер инде, башына өлкән малаеның «РУ» билгесе тагылган фуражкасын элеп килгән иде. Күз алдыгызга китерегез: озын гәүдәле чандыр гына кеше. Бер як иңсәсе ничектер салыныбрак тора. Озын сыйрагында тар балаклы кыска гына чалбар һәм ул, аның кыскалыгын кешегә күрсәтмәскә тырышкан кебек, чалбар балагының очларын носки эченә бөреп тыккан да, сыдырылып төшмәсен өчен булавка белән эләктереп куйган. Аягында кыйшаеп-җәелеп беткән иске чүәк, һәм аның ул чүәкләре атлаган саен «льшиык-лыштык» җирдән сөйрәлеп киләләр. Менә шул кеше, әлеге теге бөтен дөньяга (бөтен бистәгә дигән сүзем лә!) атаклы кәкре муенлы керосин савытын тотып һәм багана башындагы шар кебек янып торган такыр башына «РУ» билгесе тагылган кечкенә фуражка чәпәп, җыен хатын-кыз арасына килеп бассын әле. Әлбәттә, барысы да берьюлы гөрләшергә тотындылар:
— Ай-яй-яй, безнең Котбый абзый бүген ничек иртә кузгалган!
— Минем алай ашыгыч түгел әле, Кутбутдин Сайфутдинович, менә минем урынга басыгыз.
— Керосинга бик частылый башладың, Котбый кордаш, әллә кунак- төшем белән бик уйныйсың инде?
Ул да түгел, яшьрәкләрдән берсе Котбый абыйсының башында эленеп торган әлеге теге фуражкага игътибар итте һәм көлмәс җиреннән пырхылдап көлеп җибәрде:
— Кара әле, кара, Котбый абыйны... ремесленныйга укырга кергән мәллә?
Бу тавышка барысы да борылып карадылар һәм, Котбыйның башында калфактай эленеп кенә торган сәер фуражканы күреп, тавышсыз гына көлемсерәп куйдылар. Тик арада бер хатын гына көлемсерәмичә бер читтә басып калды. Киресенчә, Котбыйны мондый килешсез кыяфәттә күрүдән ул хатынның борчулы йөзенә сизелер-сизелмәс кенә моң — кызгану катнаш җәберсенү моңы таралды. Бу — үзе дә сугыш елларында ирен югалткан һәм ялгыз баштан бер оя ятим балалар үстереп азапланучы сынык күңелле Хәдичә иде.
— Әй, кортлы киез дә соң бу, керосин җибәрүчене әйтәм... Кыймылдыйсы килмичә генә кыймылдый.
Хәдичә, үзенә үзе әйткән кебек, әнә шулай сукранып куйды. Дөресен әйткәндә, бу аның үзе өчен яки бүтәннәр өчен борчылуы түгел, барыннан бигрәк, Котбый өчен борчылып әйтүе иде. Аның ничек тә булса Котбыйны тизрәк җибәрәсе килә, чөнки тегенең эшкә киткәнче нәрсә дә булса җылытып, балаларын ашатып китәргә ашыкканлыгын, шунлык

5G
тан, өстенә-башына игътибар итмичә, ни эләксә шуны элеп чапканлыгын әллә- кайдан ук чамалап алган иде.
— Нишләп соң Маратыңны гына җибәрмәдең? Керосин алып кайтырга гына ярарлык бит ннде, — дип куйды ул, ниһаять, Котбыйның үзенә карап. Котбый, җавап бирүдән элек, Хәдичәгә югарыдан түбәнгә караган кебек, гаҗәпсенеп бер карап алды. «Син минем Маратым барлыгын кайдан беләсең?» — Котбыйның күз карашыннан әнә шул сорауны укырга мөмкин иде. Ләкин бирелгән сорауга җавап кайтармыйча да булдыра алмады ул.
— Кичтән бик озак дәрес хәзерләп утырды. Уятырга жәлләдем.
Котбыйның бу җавабыннан соң Хәдичә бөтенләй уңайсызланып калды. Аның күп борчылу күрүдән инде төс сала башлаган йөзенә матур гына булып алсулык йөгерде. Ни өчен шулай? Керосинга дип килгән кешеләр дә, килешсез озын гәүдәсе белән башкалар арасында бер ярым кеше булып калкып торучы Котбый да, хәтта Хәдичә үзе дә белмәде һәм гомумән дөньяда без белеп җиткермәгән хәлләр азмыни соң! Кыскасы, Хәдичәгә кинәт керосин бөтенләй кирәкмәс бер нәрсә булып калды, һәм ул «Котбый абый, менә минем урынга бас, минем барасы җирем бар икән», диде дә, Котбыйның нәрсә дип җавап бирүен дә көтмичә, китеп барды.
Ә чынлабрак карый башлаганда, аңлашылмый торган бер нәрсә дә юк иде биредә. Бер төрлерәк язмыш Хәдичәне һәм Котбыйны бер яккарак сыккан, бистәнең икесе ике ягында яшәүче бу кешеләр тормыш авырлыгын бер төслерәк татыйлар. Ир кеше буларак, Котбый әллә ни нечкәртеп уйламаса да, Хәдичә уйламыйча булдыра алмый: ул Котбыйның ялгыз баштан ике малай үстерүен, димләп-димләп карасалар да, өйләнергә теләмәвен, бөтенесенә үзе йөгерүен һәм хәтта керосинга ни көнне, нинди сәгатьләрдә киләсенә кадәр — бөтенесен, бөтенесен белеп тора. Үзе дә шул көнгә, шул сәгатьләргә туры китереп керосинга килә, кирәкме керосин, кирәк түгелме, барыбер килә. Аңа үзе кебек ватылган кешене күрү ничектер эчке бер тынычлык бирә иде.
Бу быел гына башланган эш түгел, инде байтактан бирле шулай дәвам итә иде. Әгәр Хәдичә чынлап теләсә, бәлки, ул әлеге теге килбәтсез озын, ләкин сөйкемле сөяге булган Котбыйны керосин цистернасы янында очрату белән генә чикләнеп калмаган да булыр иде. Азмыни кешеләр сугыштан соң яңа тормыш башлап җибәрделәр: кушылдылар, бәхетле тормыш кордылар, әлбәттә, чәлпәрәмә килеп ватылганнары да аз булмады... Хәдичәнең дә бу турыда уйлаган чаклары булмады түгел, ләкин ничектер туры килмәде, кешесе туры килмәде, бәлки, шуңа курку да килеп өстәлгәндер. Иң әһәмиятлесе: төяп калган бер оя баланы түкми-чәчми үстерергә кирәк иде. Шуның кайгысы барлык башка кайгыларны артка куа килде. Инде хәзер, яше кырык бишкә җиткәч һәм инде кеше күзенә күренә торган чәчәкләрен коеп бетергәч, керосинга бару юлында басу колгасыдай ниндидер бер ходай бәндәсе очрый башлаган икән, ул моннан әллә ни килеп чыгар дип һич кенә дә курыкмый. Юк-юк, чыкмаячак! Тик шулай да Котбыйны шулай очраткалап тору күңелле иде аңа.
Ләкин бер көнне иртә белән әлеге теге җәенке корсаклы, кәкре муенлы, эченә биш литр керосин сыешлы ак калай савытны тотып, керосин цистернасы янына моңа кадәр һич тә күренмәгән бик чая бер хатын килде. Исәнләшеп тә тормады, хәер, аның исәнләшер кешесе дә юк иде монда. Ырып-җырып алга үтте, тәртип сакларга кирәк дигән кисәтүләргә игътибар итеп тормыйча, савытын керосин сатучы кешенең борын төбенә китереп куйды. Монда инде әкрен кыймылдарга мөмкин түгел иде. Керосин сатучы савытны тизрәк тутыру һәм әлеге хатыннан тизрәк котылу ягын карады.
Китешли ул хатын цистерна якындагыларның барысына берьюлы җавап кайтарды:
— Торасы килгән кеше тора бирсен, минем вакытым юк!
һәм җәһәт-җәһәт атлап кайтып китте. Барысы да аның артыннан шаккатып карап калдылар. Гомумән алганда, чуар тормыш белән яшәүче, искесен дә, яңасын да күпне күргән һәм берсенә дә әллә ни исе китеп карамый торган бу шәһәр чите бистәсе шулай да бу зәһәр хатынга хайран калмыйча булдыра алмады.
— Ай-яй-яй! Котбый абзыйның комганы... кергән кулга!—дип куйды арадан берсе. Бу сүздән барысы да рәхәтләнеп бер көлеп алдылар. Тик арада бер хатын гына көлмичә бер читтә басып калды. Бу — Хәдичә иде. Дөресен әйткәндә, Хәдичәне аптыратып калдырганы Котбыйның өйләнүе түгел—күрәсең, үзе шулай кирәкле тапкан. Хадичәне аптыратып калдырган нәрсә бөтенләй икенче: ничек торыр мескен Котбый ул хатын белән? Котбый үзе торсын да, балалары ничек торыр? һәм бу минутта Хәдичәнең күп борчылу күрүдән инде төс сала башлаган йөзенә, теге вакыттагы кебек, матур гына булып алсулык йөгерде. Ни өчен шулай? Әйтә алмыйм. Бәлки, Котбыйны кызганудандыр? Бәлки, үзен кызганудандыр? Белмим, белмим! Хәер, дөньяда без белеп җиткермәгән хәлләр азмыни!
Март, 1957 е