Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ОКЕАН АРТЫ СЕНАТОРЫНА
Айның нуры бетми, диләр, Өргән белән эт айга.
Шул мәкальне белә торып, Ник өрәсең Кытайга?
ЯЛАГАЙНЫҢ КАБЕР ТАШЫНА
Түрәләр алдында мәрхүм Яшәде гел бөгелеп.
Гомрендә беренче тапкыр Турайды фәкать үлеп.
Бөгелмәсен өчен тагын Яткан җиреннән торып. Каберенә куйды үлем Ошбу ташны бастырып!
ЯЛГАН ТӘНКЫЙТЬЧЕГӘ
Язучының хәтерен саклау өчен Син начарны шәп дип язасың. Сиңа нәрсә, син яздың да бетте. Ә укучы күрә җәзасын!
КЫЛАНЧЫК ҖЫРЧЫГА
Тавышың да шәп, нигә кыланасың
Чыгып баскач, дустым, җырларга?
Яратсам да мәҗбүр булам сине Күзем йомып шуңа тың