Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

НӘБИ ДӘҮЛИ
ӨЧ ТАМЧЫ СУ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Август иде, эссе иде, Сугыш иде ул көнне. Җирдә—төтен, күктә кояш Кызган тимер шикелле.
Сугыш бара. Без окопта, Гөрселдәп туплар ата. Ватык пулемет янында Яралы солдат ята.
— Су бирегез, су бирегез, Үләм, дусларым, диде...
Сугышта бер тамчы су да Солдатка гомер иде.
Флягалар инде коры, Нишләргә соң, нишләргә? Сугыш юлы узган җирдә Сулар кибә чишмәдә.
Яралы солдат янына Комбат шуышып килде. Иптәшнең авыр сулышын, Үз йөрәгендә сизде.
Диде: — минем флягада
Бераз гына су калган.
Эч, туганым, уйлама син, Аерылам, дип дуслардан.
Солдат шатланып карады, Яктырып китте йөзе.
Күкрәктә канлы яраны Төзәтә дуслык сүзе...
Эчмәде ул бер тамчы да, Тик фляганы үпте.
йөрәкнең тынды сызлавы Сусавы инде бетте.
Уйлады ул шул вакытта: Мин генәме сугышта? Мин генәме янам утта, Шушы авыр язмышта?