Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘНВӘР ДАВЫДОВ
ТАЛ
Нишлим икән, ниләр генә итим, Күңелем һаман сине сагына, Таң алдыннан чыгам су буена, Тик анда да ялгыз тал гына.
Утырамын биек тау башына, Яшем тамып төшә суларга... Тал бөгелә, тик су кочагында Кала алмый, елый шуңарга. Ул белә бит, һаман җирдә калса, Мәңге сагынасын дулкынны, һәм белә ул, сынып суга төшсә, һәлакәте килер шул көнне.
М. ЛЬВОВ
БЕЗ ДӘ ЧӘЧӘК БУ ГӨЛБАКЧАДА
Рус түгелләр күп без Россиядә — Татар димсең, башка дисеңме; Без бертуган уллар бер семьяда, Иөртмәсәк тә бер үк исемне.
Кайберәүләр бик үз күрмәсә дә, һич ничек тә, һичбер кайчан да Аералмаслар безне Россиядән — Без дә чәчәк бу гөлбакчада.
Ничек матур үрелә Россиядә Җылы нуры белән сөюнең Сөеклемнең җитен чәчләре дә, Кара чәчләрем дә үземнең.
Рус түгелләр күп без Россиядә, Чын уллары аның һәммәбез. Күз текибез сиңа һәммәбез дә, Бик яратып, бөек Әнкәбез!
Ә. Юныс тәрҗемәсе.
52
ГЕННАДИЙ ПАУШКИН

ЯШЬЛЕК
Еллар тавына
без шулaii менәбез:
Кими йөзләрдә
яшьлек нурлары,
Сакал куертабыз,
сирәгрәк көләбез,
Кызлар альбомына
шигырь юллары Язмыйбыз,
ят капка төбендә
төйнә без
йолдызга сузмыйбыз
хыялый кулларны.
Ләкин без беләбез,
яшьлекнең бу бездән
Китүе түгел.
Юк.
Сүрелмәс эсселек
Кебек,
ул безнең олыгайган йөздән
Тирәнрәк, йөрәккәрәк,
күңелгәрәк үтә кереп.
Дусларга —
ант бирү юк инде кычкырып,
Тик йөрәк
алар өчен әзер үлемгә.
Дошманга —
күргәндә селекмибез йодрык, Тик вакыт җиткәчтән —
шәфкать юк күңелдә.
...Кайгырмыйк, иптәшкәй,
чигә чәченә
Чыкса да
салкын кыраулар төсе —
Бу безнең
мәгърур лачыннар яшәгән
Карлы тау башына
менүнең билгесе!
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе.
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
*
САЛАВАТ КҮПЕРЕ
(Башкортстан турындагы шигырьләр циклыннан)
Ашкынган йөрәккә хасмы соң курку Яңгырда, пычракта алҗып йөрүдән? Каршыда — Малаяз, ундарак — зур су, Салават данлаган чибәр йөрүзән.
53
Җәй көнге яңгырның шунысы кызык: Яктыра кинәттән бөтен тирәләр, — Болытлар, әйтерсең, галәмнән сыгып, Тылсымлы иләктән көмеш сибәләр. Карасам бер заман күземне тегеп, Каршымда, нур коеп, офык аллана, — йөрүзән өстеннән тауларга менеп, Салават күпере җиргә атлана... Әйтерсең, кояштан Нур-күпер төште, Җирдәге җиде төс — күктә барчасы, йөрүзән өстеннән ачылган төсле Салават батырның җиңү капкасы. Салават җирләре күмелде нурга, Аңладым тагын бер яңгыр бәясен: Шөһрәтле бригадир гайрәтле кулга Алган күк грандиоз җиде җәясен. Бәрәкәт китерсен кояшлы яңгыр, — Гүзәл җир, кал тыныч, мәңге кал азат! ...йөрүзән өстендә — тылсымлы яйгыр \ йөрүзән өстендә — нурлы Салават.
ЗӘКИ НУРИ ★
ЕЛ БУЕ ЯЗ
Яз турында күп яздылар, Язмыйча мин дә түзмим... Яз килә, диләр, яз, диләр, Ә мин бер нәрсә сизмим.
Киткәне юк беркая да, Чөнки яз минем янда. Күкрәктә дулкын шаяра — Ташкыннар шаулый анда.
Сөеклем күзләрендә мин Күл зәңгәрлеген күрәм, Юк та һәм эзләмим дә мин — Бер күл юк аннан тирән.
Алсу тасмалар белән ул Үргән чакта толымын, Хәтерлим йомшак үләнен Ал чәчәкле болынның.
Көлүе һәм җыры исә — Кошлар сайраган тавыш... Ел буе яз күрим дисәң, Дускаем, син дә кавыш.
1 Яйгыр — башкортча: салават күпере.

51