Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ


ЯЗЛАР КИЛЕР
II туган ил!.. Синең гөл бакчаңда, Әле дә булса ак кар ябынып. Гаҗәп матур гөлләр йоклыйлармы Яз кояшын өзелеп сагынып?
Нинди генә каты кыш булмасын, Нинди ачы җилләр исмәсен, Төн ягының нинди генә усал Суыклары бәгырең кисмәсен, И туган ил, Барыбер язлар килер, Шаулап-шаулап сулар агарлар. Киң кырларың кар юрганын ташлап, Зәңгәр күккә яшьнәп багарлар. Язлар белән канлы зур көрәштән Бар улларың кайтыр үзеңә.
Байрагыңа алар тугры булыр, Тап төшермәс синең йөзеңә. Язлар җиткәч, гүзәл бакчаларда Сандугачлар сайрар талларда. Ил өстенә шатлык нурын сибеп, Балкып туар алсу таңнар да. һәм хуш исле гаҗәп гүзәл гөлләр Сокландыргыч чәчәк атарлар. Үлем җырын җырлап кара көннәр Мәңгелеккә кереп батарлар. Килер язлар синең тарихыңа Яңа дәвер булып керерләр.
Халыкларың золым, михнәт белми, Чын бәхетле гомер сөрерләр. И туган ил, Барыбер язлар килер, Сандугачлар тагы талларда Ашкынулы, дәртле моңсу сайрар Балкып туар алсу таңнарда.
1943.
1 Муса Җәлилнең бу санда басыла торган шигырьләре фашистлар тоткынлыгында язылганнар. Аларны редакциягә Гарәф Фәхретдинов тапшырды. Бу хакта журналның шушы санындагы «Шагыйрь эзеннән» исемле мәкаләдә тулы белешмә бирелә.
5
ҮЛГӘН УЛЫҢНАН ХАТ
Соңга калдым хәзер хат язсам да, Танымассың яныңа кайтсам да. Күлме язсам хатым, ышанмассың, Хәтта кайтып сиңа баксам да.
Их син, әнкәй, миңа яшең түгеп, Ясыйн чыккан идең ул елны.
Каберем ачып, кайтып күрер өчен Сине сагынып язам бу җырны.
Егерме биш яшь тулган чакта Җибәрдең син мине кулыңнан. Күкрәк сөтләреңне күп имездең, Зур өметләр көтеп улыңнан.
Биргән сөтең, әнкәй, бушка китмәс, Гәүһәр кебек кыйммәт улыңда. Җир йөзеннән башы югалганчы Көрәшәчәк хаклык юлында.
1943.
КАЙТУ МАРШЫ
Без җиңелмәс данлы ил батыры, һич какшамас безнең изге антыбыз, Зур давыллар һәм даулар аркылы, Таң аттырып бер көн илгә кайтырбыз.
Припев:
Алга, алга, якты таңга йөрәк ашкына, Безне анда көчле дауга Ватан чакыра. Әй, егетләр, әйдә алга атлагыз, Дошманнардан сез илне саклагыз,
Таң нурлары безне сөеп каршылар, Җыр яңгырар ямьле Идел буенда. Ил кызлары килеп чыгар каршыга, Гөлчәчәкләр булыр алар куенында.
Припев.
Без җиңелмәс данлы ил яшьләре, һич сүрелмәс безнең йөрәк ялкыны. Без шатлык һәм хаклык гаскәре, Тик кайтырбыз илгә көрәш аркылы.
Припев.
J943.
6
ТАҢ МАРШЫ
Таң кабынды, күккә нур сибелде, Нур сибелде якты дөньяга.
Тац нурлары чорнап алды җирне, Елга булып җирдә нур ага.
При п е в:
Кабынды безнең ярсу йөрәкләр, Ярсу йөрәкләр көрәш таңында. Табылыр безнең изге теләкләр, Изге теләкләр ирек багында. Дәртле җырлар илне яңгырата, Эш байрагын җиргә тарата. Үтте кара таплы көннәр. Килде ямьле, якты көннәр, Таң ата, таң ата, таң ата.
Таң нурында балкып чәчәк ата, Чәчәк ата илнең кырлары. Дошманнарны җиңеп илгә кайта, Илгә кайта Ватан уллары.
П р п п е в.
Таң кабынды күктә, җир яшәрде, Җир яшәрде кояш нурында.
Таң шикелле балкып ил яшьләре, Ил яшьләре кайта болында.
Припев.
1943.
АЗАТЛЫК МАРШЫ
Җир тетрәтеп, ут уйнатып җырлап үтәрбез, Дошманнарны тар-мар итеп кайтып җитәрбез.
Алга атла, алга, егет, алда якты таң, Мәңге онтылмас ирек өчен безнең түккән кан.
Дошманнардан үч алырга тибә йөрәкләр, Азатлыкка ашкыналар безнең теләкләр.
1943.
ТАҢ
Кояш чыга, нурын сибә, балкыта җирне, Күкне ярып таң сызыла, шаулата илне.
Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу таңда Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда? Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда?
Әтәчләр ярсып кычкыра, илгә көн туа.
Яшь киленнәр урам буйлап кырга мал куа.

Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу тайда
Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда?
Син кайда?
Яшь егетләр эшкә бара, ә авыл кала, Эшчән кызлар егетләрне озата бара.
Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу таңда Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда? Җыр җырлаган'яшь кыз, син кайда?
Чыклар тама, урман шаулый, сандугач сайрый, Печән чапкан егет таңда чалгысын кайрый.
Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу танда
Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда?
Син кайда?
Таңның матур иртәсендә, бакчада яшь кыз, Чумып гыйшык утларына моңлана ялгыз.
Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу танда
Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда?
Син кайда?
Моңланма, кыз, түкмә яшең, егетең исән.
Бәлки, кайтыр, ят күрмәсәң, үз ярың итсәң.
Таң, таң, таң,
Сөйгән ярын сагынып алсу танда
Җыр җырлаган яшь кыз, син кайда?
Син кайда?
1943 ел.
СОҢГЫ СҮЗ
Тар урамнар, күксел утлар, Тышта карлар явалар.
Өч ят аны, автоматлар алып, Белмим кая алып баралар.
Күксел утлар, төнге урамнар, Соңгы карлар, соңгы бураннар, Исән булыгыз, безнең арттан Шаулап агар язгы ташкыннар.
Тар урамнар, ерак күксел утлар, Тышта карлар явалар.
Өч ят аны, автоматлар алып — Аны кырга алып баралар.
1944 ел, апрель.

8