Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘХЕТЛЕЛӘР


Хатыны — бала кебек бөгәрләнеп, Чәнечкеле одеял эчендә Йоклый хәзер, ләкин балаларча Шуклык эзе — арган йөзендә. Ир йокламый, (тәрәзә көзгесенә Меңләп купшы йолдыз карана). Хатынының диплом эшен бүген Күчерергә кирәк аңарга.
Машинистка бит ул акча сорый, — Яртысын бүл соңгы акчаңнан, Ә егетнең язуы шундый матур — Кимме машинисткаң басканнан?!
Зәңгәр кошлар кебек тезелеп-тезелеп, Кәгазь битенең ап-ак болынына Куна хәрефләр... Алтмыш бит... Җитмеш бит... Нур сибелә кошлар юлына.
Эшнең яртысы. Кулны көзән җыера — Ир-егетне сыный янәсе.
Юк, юк! Иркәм, җаным тыныч йокла! Кил ярдәмгә, дустым тәмәке.
Бу дөньяның, акчаң булмаса да, Сиңа көч бирүче сые бар.
Кем болардан баерак? Юк! Аларда Бетмәс казна — уртак сөю бар.
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе.