Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ


Утызмеңче колхоз председателе язмаларыннан
— Адәм көлкесе бит, тәүлегенә сыер башына 900 грамм сөт туры килә. Ни өчен сөтне аз аласыз? Сыердан сөт урынына әллә одеколон савасызмы!..
Залда утыручы депутатлар, колхоз председательләре дәррәү көлеп җибәрделәр. Алар шул сүзләрнең мәгънәсеннән көлделәрме, әллә «Кызыл байрак» колхозы председателе Н. нән көлделәрме, — анысы ачык аңлашылып җитмәде. Н. трибунага чыгып, район советы сессиясе соравы буенча, үз колхозында терлекчелек эшләренең ни өчен артта баруы турында информация ясый иде. Райком секретаре Садыйков аның сүзен бүлдереп шулай диде. Хәер, барыбер инде, бүтәннәргә ничек аңлашылса да аңлашылгандыр, әмма райком секретаре тупас итеп әйтсә дә бик дөрес әйтте...
Сессия соң бетте. Район үзәгеннән ераграк колхозларның председа-тельләре Азнакайда кунарга калдылар.
Күктә болыт әсәре дә юк. Чат аяз. Куе зәңгәр һавада җемелдәшеп торган йолдызлар да аермачык булып күренәләр. Төньякның бөтен салкынлыгын куып китерергә тырышкандай, каршы яктан беренче кыш җиле исә. Н. толыбын астына салып утырды да Сәпәйгә — «Кызыл байраюжа кайтып китте.
Бу төн Н. өчен бер караганда җылы да, икенче карауга салкын да булды, озак та, тиз дә үткәнсымак тоелды. Ләкин Н. сыерлар фермасы мөдире Гатауллинны һәм ветфельдшер Таҗиевны шулай иртә фермада очратырмын дип һич тә уйламаган иде. Ул фермага сыер савучылар эшкә кузгалганда барыйм, ничегрәк эшләүләре белән танышыйм дип кара таңнан ук килеп җиткәндә, Гатауллин да, Таҗиев та анда иде инде. Алар да, фермадагы хәлләрнең авырлыгына, сөтнең азаюына пошынгандай, ферма йортының сукыр лампасы яктылыгында тәмәке төтененә күмелеп, башларын аска игән килеш сүзсез генә утыралар иде. Н. ишектән кергәч тә. «иске авызга яңа сүз, эшли башлавына ике ай үтеп, фермага болай иртә килгәне юк иде. Безнең председательгә ни булган?» дигәндәй, һәр икесе аягүрә басты.
Колхоз председателе ферма мөдиренә һәм ветфельдшерга кичәге сессия хакында, сөт савып алу буенча районда 27 колхоз арасында үзләренең иң артка калулары һәм бүген райком секретаре Садыйковның да колхозга килеп чыгу ихтималы барлыгы турында кыскача гына аңлатып алды.
— Менә, әйтегез, безнең рационда күпме азык берәмлеге бар? Кайсыгыз белә? Аны ничек арттырып була? Белмисезме? Белмәсәгез, кәгазь- каләм алыгыз да языгыз. Шуны белми торып сөт савып алуны арттыра

69
алмабыз. Иптәш Садыйков килеп чыкса, ул да сездән иң беренче шул турыда сорар, — дип, Н. түш кесәсеннән блокнотын чыгарды һәм үзенең бүген төне буе язып утырганнарын аларга укырга һәм, башлангыч мәктәп балаларына диктант яздырган укытучы кебек, әйтеп яздырырга кереште, Аннары Гатауллин да ферма хәлләре, сыер савучыларга эш шартлары авыр булу һәм аларның бернинди кызыксынусыз, теләксез генә эшләүләре турында колхоз председателенә әйтте. Ләкин нишләргә соң? Бүген үк бу кыенлыкларны бетерергә колхозның һич мөмкинлеге юк.
Колхозда кыш зур авырлыклар белән башланды. Урып-җыю вакытлы тәмамланды, тик басудагы саламнар җыелып бетмичә калды. Терлекчелек каралтыларын кышка хәзерләү төгәлләнмәде. Сыерлар өчен зур абзар төзелә башлаган иде, анысының да түшәме җәелеп бетмәде. Өстәвенә тагы, банкта колхоз счетында көндәлек тотымнар өчен дә бер тиен акча калмаган иде.
Н. га авырга туры килде. Ул үзе Сәпәй кешесе түгел, Ютаза районында, Кәрәкәшле авылында туып, колхозда үскән, соңгы елларда Казанда өлкә газетасы редакциясендә эшләгән иде. Колхоз хуҗалыгының бөтен нечкәлекләрен, аның кешеләрен белеп бетерә алмады әле ул. Н. «Кызыл байрак»та барлыгы унҗиденче, сугыштан соңгы елларда сигезенче пред-седатель булып сайланды. Ул «Кызыл байраюжа утызмеңче председатель булып килде, аны, колхозчыларның гомуми җыелышында сайлау вакытында кайберәүләрнең аңа бик ышанасылары да килеп бетмәде. Ул яшь, тормыш юлында әллә ни зур авырлыклар да күрергә өлгермәгән әле, ә безгә бик каты куллы кеше кирәк дип карадылар. Райком секретаре «ул яшь кеше булса да укыган кеше», диде. Ләкин каршы тавыш бирүчеләр дә булды. Бигрәк тә бер сыер савучы, Рәйханә исемле кыз булып чыкты ул, кат-кат сүз сорап, аңа каршы яктан сөйләде. Ләкин күпчелек азчылыкны җиңде, Н. га ышаныч бирде. Шулай да җыелышта арткы рәткәрәк утырган бер карт, әллә райком секретаре алдында бик кискен итеп әйтергә кыенсыныпмы, әллә «әйдә үтсен, үзегез алда күрерсез әле»,—дигән ният беләнрәкме, үз тирәсендә утыручыларга гына ишетелерлек итеп әйтеп куйды: «Ярар, ярар, сайлагыз. Район җиреннән берничә кеше китереп куйдыгыз инде. Председатель итеп куйганда бик әйбәт, ул укыган кеше, фәлән кеше, дисез. Аның башы во! дисез. (Карт ике кулын бөтен буена сузып зур түгәрәк күрсәтте). Бер ел эшли пред-седатель. Атчут бирә, мескен. Бу җыелышка районнан беркем дә килмәгән. Күренеп тора, бер елда башы болайга гына калган». Ул ике учын кушайтып тагы күрсәтте. Аның якындагылар пырхылдап көлеп җибәрделәр.
Бу сүзләрне райком секретаре ишеттеме, юкмы, ә язмышының хәл ителүен, бөтен җаны-тәне белән бирелеп көтеп утырган Н. бик ачык ишетте аны. Җыелыштай соң күпме вакыт үтсә дә аның колагында һаман шул сүзләр яңгырап торды. Кичә сессиядә райком секретаре Садыйковның Н. га әйткән сүзләре дә тагы нәкъ шуны хәтерләттеләр. Колхоздагы бүгенге хәл Н. да «мин чыннан да әллә шул карт әйткән председатель булып каламмы», дигән уйны исенә төшерде һәм шундый хәлнең хурлыгыннан аның бөтен тәне электр тогы үткәндәге кебек чымырдап куйды. Н. ферма мөдире файдасына ачык кына итеп берни әйтә алмады. Ул сыер савучылар председательнең фермага килүен ишеткәннәр инде, менә хәзер өйгә килеп керерләр, безгә эш шартлары тудырмасаң, без фермадан кайтып китәбез, башкалар эшләсеннәр дип әйтүләрен көтте һәм андый хәл була калганда, җир тишегенә генә түгел, бер кайда да үзенә урын калмаячагын күз алдына китерде. Чү!..
Кинәт ишек ачылып китте. Тыштагы таң алдыннан була торган куе караңгылыктан бүлмәдәге сүрән тынлыкка берәү килеп керде.
Уртача буйлы гәүдәсе, кыска тун кигәч, тагы да юанрак булып күренә. Башында аксыл каракүл бүрек, гәүдәсе тазалыгына төгәл йөзе.
70
бигрәк тә бит очлары салкын җилдән кызарган. Бу — райком секретаре Садыйков иде. Ул шул килеп кергән кызулыгы белән: «Нихәл, егетләр?» дип туктамый-нитми түргә узды һәм өстәл кырында кинәт аптырашта калып басып торган Гатауллинга, аннары ветфельдшерга кулын сузды. Аннары Н. га таба килде һәм һәр икесе дә сүзсез генә кул бирештеләр. Яңа гына кичергән авыр уйлар Н. ны райком секретаре килеп кергәч бөтенләй кыюсызландырган иде. Садынков адымнарының җитезлеге, ел- маюлы йөзе, күңеленең кичәгегә караганда күтәренке булуы аңа бераз батырлык бирде, үзен тиз кулга алырга ярдәм итте.
— Гатауллин, синең фамилияң бик матур, — дип сүзен ферма мөдиренә карап башлады райком секретаре,—ләкин фермаң әшәке. Сөтне аз аласың. Ни өчен? Я, әйт әле, сыерларга ниләр ашатасың? Рационда күпме азык берәмлегең бар? Җиде дисең? Аның дүртесе организмны яшәтергә китсә, калганы сөткә. Азрак, иптәш Гатауллин. Ә ничек арттырырга уйлыйсың?
Райком секретаре ферма мөдиренең җавапларыннан канәгать булды, ахры. Аның сүзен куәтләп, башка колхозлардагы хәлләр турында, сөт савып алуның арта баруы, сыер савучыларның эшкә чын дәрт белән керешүләре, хәтта кайсыдыр колхозда бер сыер савучының минеке күбрәк булсын дип сөтенә су кушуы һәм аның фаш ителүе турында, кызыклы анекдот сөйләгәндәге кебек, үзе дә калын тавышы белән көлә-көлә сөйләп китте. Тик ул гел Гатауллинга һәм Таҗиевка карап кына сөйләде. Н. га онытканда бер генә күз төшереп алды. Ләкин аңа да дусларча елмаюлы күзләре белән карады.
Алар барысы да сыерлар абзарын, сыер савучыларның ничек эшләүләрен карарга өйдән чыгарга җыенганда гына Рәйханә ишекне ачты.
— О, о! Рәйханә, әйдә, туган. Ну, күпме сөт алдың?—дип райком секретаре аңа бүлмә уртасына үтәргә юл бирде.
— Гел алмадым. Сөт бездә юк һәм булмаячак та ул, — дип тезеп китте Рәйханә. — Мин эшләмим монда.
Райком секретареның элекке ачык йөзе кинәт үзгәрде. Тулы битле Рәйханәнең дә бит очлары, урынсызрак әйткән сүзләреннәндерме, кызарып китте, ә Садыйковның шаяртулы сөйләшкәндә түгәрәкләнеп чокырая торган бит очларындагы сырлары сузылдылар һәм турайдылар. Садыйков райком секретаре булып райком секретарена да сыер савучының шулай >сыю әйтә алуын һәм аның ферма мөдиренә яки колхоз председателенә карата ни дәрәҗәдә телчән була алу мөмкинлеген тиз генә күз алдына китерде булса кирәк, аны:
— Юк, сеңлем! Хәтерем алдамаса, син бит узган ел да сыерларыңнан мең литр да сөт савып ала алмадың. Әле дә иң артта барасың. Син иң элек эшли алуыңны күрсәт. Бу кыз кайда да эшли ала икән диярбез дә бушатырбыз, теләгеңне үтәрбез. Ә хәзергә юк, — дип кырт кисте.
Рәйханә сөт сава торган чиләген дә алып тормыйча, тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Аның артыннан Садыйков, Гатауллин һәм ветфельдшер, иң соңгы булып һәм авыру кеше кебек хәлсез генә ишекне ябып, колхоз председателе чыкты. Сыер абзарына кергәч тә Рәйханә сүзләреннән ул һаман айный алмады.
Яңа салынып килә торган абзар Садыйковка ошады. Ул, бигрәк тә шушы кышкы салкынга карамастан, колхоздагы аз көч белән дә абзарга түшәм җәю дәвам итүен, улаклар ясалуын яратты. Савучылар абзарның буеннан-буена ике яклап бәйләп куелган сыерларның ашарларына салалар, асларын алыштыралар иде. Райком секретаре аларның һәркай- сына исеме белән эндәшеп исәнләште, ничек эшләүләрен сораштырды. Тик сөтне башкаларга караганда күбрәк алучы Мәрхәбә апа белән Расиха апаларда гына ачык чырай, якты йөз күренде. Бүтән савучылар райком секретареның соравына әллә ничек теләр-теләмәс, ниндидер эчке
71
ризасызлык беләирәк кенә җавап бирделәр һәм, күзләренә күренмәү әйбәтрәк булыр дигәндәй, юк эшләрен дә бар иттереп, читтәрәк калуны яхшырак санадылар...
«Кызыл байрак» колхозына Садыйковның килергә җай чыгара алмавына ике ай вакыт үткән иде. Ул мондагы эшләрне үзенчә чамалаган иде инде.
Ул кичә сессиядән туры райкомга кайтты һәм байтак вакыт кабинетында утырды. Көндәлек сводкаларны карап чыкты. Алҗыган күзләре, утыра торгач, бер ноктага төбәлеп туктадылар. Кулында папирос иде, тәмәке төтене алка-алка булып түгәрәкләнеп өзлексез түшәмгә күтәрелеп торды. «Кызыл байрак» турында башланган уй зурайды да зурайды.
...Әйе, анда эшләр һаман шәптән түгел шул әле. Урып-җыюда урталар рәтендә барды үзе, ә туңга сөрүдә терәлде, кышка кергәч — гел утырды. Шайтан алгыры, шунда бөтен дөньясын әйләндерерлек бер председатель табып булмады бит... Монысыннан да уңмадылар, ахры. Карап торуга үзе ярыйсы гына да күренә. Ләкин яшь бит әле, артык яшь, балалар төсе дә китеп бетмәгән. Хәер, белеп булмый шул... Әйе, аның кем икәнлеген якыннан торып өйрәнгәнебез, аның белән ныклап танышканыбыз да юк бит әле. Соң, җитәкчесенең кем икәнлеген белмәгәч, колхозы турында нинди фикер йөртәсең!..
Райком секретаре иртәгә бернигә карамастан Сәпәйгә барырга, кол-хозчыларның ничек уянып эшкә кузгалуларын күрү, яңа председательне эш өстендә ныграк өйрәнү максаты белән бик иртә барып җитәргә уйлады. һәм ул бик аз гына черем итеп алды да юлга чыгарга дип киенде. Ләкин нишләтәсең бит шул шоферны. Аны уятырга дежурныйны җибәргәнче, салкында машинаны кабызганчы, бер сәгатьләп вакыт үтте. Юлда тагын бәла килеп чыкты. Азнакайны чыккач, тауны менеп бераз гына барганнар иде, «Газик» көрткә керде дә утырды. Шулай итеп, Сәпәйгә килгәнче ике-өч сәгать үтте китте. Монда килгәч тә байтак вакыт узды.
Райком секретаре һәм колхоз председателе тагы дуңгыз, сарык фер-маларын йөреп чыктылар. Н. ның иртүк фермада очравын күргәч, фермадагы хәлнең азмы-күпме уңайга таба үзгәрә баруын белгәч, Садыйков- та колхоз председателенә карата җылырак караш туды. Ләкин Рәйханә вакыйгасы һәм сыер савучыларның сөйләшүдән качулары, Н. ның үзен зур гаепле һәм шикле кеше кебек тотуы аны уйланырга мәҗбүр итте.
Гаделлек бар бу егеттә, дип уйлап алды райком секретаре. Подходың дөрес булса, кешенең күңелендәгесен рентгент аша караган кебек күрергә мөмкин дибез диюен. Моңа подход җиңел икән: уңайрак эшләрен күрсәң һәм шуны бәяли белсәң, шул җитә. Ул үз уйларын сөйли башлый. Гадәттәге салмаклыгыда югала, эчке көчле хисләре йөзенә чыга, салынкырак күз кабаклары ачылып китә, зәңгәр күзләрен нур ала. Бу аның бер катлы икәнлеген күрсәтә. Ә ни өчен Рәйханәләр аңа алай карыйлар? Димәк подход дигәне генә җитми әле монда. Ул гына аз әле, тагы нидер кирәк.
Садыйков бу очрашудан гына Н. ның ниндирәк кеше икәнлегенә тулы нәтиҗә ясый алмады. Аның машинага утырган чактагы шундый күз карашыннан Н. да моны бик ачык күрде. Н. ның күңелендә яңадан бер ут өстәлде.
Их, Рәйханә! Бөтен эшне юкка чыгара яздың ич. «Бездә булмаячак» дип син аны алдан ничек әйтә аласың? Син бит аны мине әле аңлап җиткермәгәнгә, миңа һаман читтән килгән кеше итеп караганга, яратып бетермәгәнгә күрә генә әйттең. Күрерсең, барыбер күрерсең, без аны бергә булдырырбыз әле!
Н. машина киткән якка карап уйга батып торганда, аның янына Мир- газияи Ермаков килеп җитте.
72
— Сип борчылма, иптәш. Мин Рәйханә турында ишеттем инде. Булган эш булган. Нишлибез? Хәзердәп үк шул турыда сөйләшергә кирәк безгә, — диде ул председательгә, һәм алар яңадан ферма йортына таба юнәлделәр.
Ермаков Н. ның уң кулы иде. Ул яшьтән үк, гражданнар сугышы чорыннан ук, комсомол һәм партия эшләрендә эшләгән һәм хәзер, Бөек Ватан сугышы инвалиды булганлыктан, Сәпәй мәктәбендә секретарьлык хезмәтен үти, колхоз партоешмасының бюро члены буларак та, үз теләге белән дә, сыерлар фермасында агитатор булып эшли иде. Үзенең намус- лылыгы белән бөтен авыл халкы ихтирамын казанган бу кеше яшь председательнең иң якын дусты, турылыклы киңәшчесе булып китте. Эш урыннарында күп вакыт алариы бергә очратканга күрә кайбер колхозчылар Ермаковка «комиссар» кушаматы да тактылар.
— Безгә ничек кенә булмасын мондый хәлдән чыгарга кирәк. Рәйханәгә син ачу тотма, — дип сөйләп китте Ермаков. — Фермада бик кыен вакыт, аларга эш шартлары авыр. Яңа абзар өлгереп җитмәгән. Саламны да складтан үзләре ташыйлар; ерак баздан силосны үзләре кайтаралар. Таң аттымы яңа кайгы туа: якын тирәдә сыер эчерерлек су юк. Бо- ларны җиңеләйтү сыер савучылар җилкәсенә түгел, ә безнең җилкәгә төшә бит.
Ермаков яшь председательгә, монысы ничәнче тапкыр булгандыр инде,, колхозчылар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тагы киңәш бирде. Алар шулай сөйләшеп торганда райком секретаре безгә карата нәрсә әйтеп китте икән инде дигән сорауга җавап алып чыгарга кергәндәй, сыер савучылар, ферма мөдире һәм ветфельдшер барысы да бер-бер артлы ферма йортына җыелдылар. Ермаков, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән хәл итү өчен иң уңайлы момент дип санап булса кирәк, ферма мөдиренә җыелыш төсендә беседа үткәреп алырга кушты.
Сөт савып алуны арттыру өчен нишләргә соравына җаваплар һәм тәкъдимнәр күп булды. Сыер савучылар сөт савып алуны арттыру өчен фураж һәм кукуруз силосын күбрәк бирүне сорадылар. Ветфельдшер Таҗиев көнгә ике-өч башак ясарга тәкъдим кертте. Колхоз фермаларны су белән тәэмин итү өчен артезиан коесы казыткан иде. Водопровод үткәрү өчен көздән траншеялар казытылды, зур бак утыртылды, трубалар сузасы бар иде әле, ә алар сатып алынмаган иде, кайтартылмагаи иде. Ермаков нефтьчеләрдән ярдәм сорап карарга һәм алардан эшкә ярамый торган иске трубаларын алып торырга кирәк дигән киңәш бирде.
Ферма работниклары беседага актив катнаштылар. — Н. ның эченә җылы керде — бу, әлбәттә, аларның эшкә кызыксынуларын күрсәтеп тора иде.
— Мин һаман ышанып бетмим,—диде Рәйханә, азактан гына, беседага йомгак ясагандай. — Болар коры сөйләшү генә булып калачак. Безнең Казаннан килгән элекке колхоз председателебез Краснов та: «Тегесен эшлибез, монысын эшлибез, бер-ике елдан миллионер булабыз. Сыер савучыларга ак халат та, кара халат та, кызыл косынкалар да алып бирәбез», — дигән иде. Алып бирде. Колхозның дәүләттән алган ссудасы ярты миллионга җитә язды, шул булды. Әле башта алариы түлисегез бар. Бүген бер сәнәк сатып алырга да акчабыз юк дип утырасыз үзегез. Юк инде. Моңарчы да сөт алуны арттыру хакында сөйләшүләр күп булды, игътибары гына булмады. Элек ниләр эшләнгәнен карап карыйк, аннары сөйләшербез.
Яшь председательгә кабат моны тыңлап тору өчен зур түземлек кирәк иде. Ул түзде, ферма мөдире белән Ермаков та бер-берсенә кыен- сынулы карашып алдылар. Мәсьәлә сүзсез дә аңлашылып тора иде; монда эшне коры сөйләшү, фикер алышу белән вакыт уздырып утырганчы
73
барлык колхозчылар ышанырлык итеп җиң сызганып үз кулың белән эшкә тотынырга кирәк иде.
Н. шушы көннән башлап төп эшен фермага күчерде. Ферма йорты колхоз председателе кабинетына охшап китте. Колхозчылар да председательгә йомышлары төшкәндә идарәгә барасы урында, Н. ның һәрвакыт шунда икәнлегенә шик тотмыйча, туры фермага килә торган булдылар. Яңа абзарның түшәме җәелеп бетте, туфракса урынына калын итеп коры тирес түшәлде.
Ермаков әйткәнчә су үткәргеч трубалары да табылды. Сыер савучыларга силосны кайтарып бирү тәртибе кертелде. Эшләр уңайланып китте, сөт савып алуның да артуы сизелде, колхоз бер ун көндә генә дә сводкада алты урыцга сикерде.
Менә кирелек тә булса була икән, Рәйханә һаман үз сүзендә торуында дәвам итте. Колхозчыларның утыны бетте. Бер көнне Н. барлык сыер савучыларны якындагы урманнан үзләре өчен утын алып кайтырга кушты һәм аларга үзе ат җигешеп җибәрде. Ә Рәйханә утыны булмаса да. барыбер, бармады.
— Абый, сөенче! Сөенче! Сөенчесенә ни бирәсең?—дип каршы алды бер көнне Васил ә исемле бер бригадир кыз председательне.
Кара син аны. Кеше сөйләшкәндә эндәшмичә генә, күзләрен керфекләре белән каплап түбән карап тора торган тыйнак кыз да колхоз председателенә шундый ияләште. Болыт каплап торган кояшлы күк йөзе кинәт ачылып китте диярсең. Ут борчасына әйләнде кыз. Ә ул наянлыгы! Боегып борын салындырып йөрүчеләр булса — ан&ң күзенә күренмә. Аларга көй юк. Теңкәләренә тиеп бетә. Сәпәй егетләре авыз ачып бу кызны күрмичә ни эшләп йөриләр икән дип уйлаган иде Н. Кешегә генә сиздерми икән. Вакыты һәм урыны туры килгәндә үзенең кемне яратуы хакында Н. га ул бераз чишелгәләп тә ала башлады.
— Абый, нәрсә катып калдың? Я, әйт инде,—дип Н. ның гел күзенә керде Василә.
— Ярый, алайса. Менә дигән бер колхозчы таптым мин сезгә, туй ясарбыз, — дигән генә иде колхоз председателе.
— И, и, председательләр бар да бер чыбыктан сөрелгән саран булалардыр инде, — диде дә кыз күз ачып йомганчы яңа абзарга — сыер савучылар янына кереп тә югалды.
Н. я минем кәефем юклыгын сизеп шаярта торгандыр әле дип уйлаган иде. Юк, шаяртмаган, хак икән.
Колхоз председателе аны абзарга килеп кергәч тә сизде. Ике якка ачыла торган олы капка янына Рәйханә группасы сыерлары бәйләп куелган. Үзе күлмәкчән, яңа халат кигән, чуар яулыгын почмаклап кайтарып куйган да мәж килеп эшләп йөри.
«Ә-ә, менә нәрсәдә икән сөенче!» — дип куйды Н., эченнән генә.
— Абый, менә күр,—дип Василә колхоз председателенә бер кәгазь тоттырды. Ул Рәйханәнең сөт алу көндәлеге иде. — Күрдеңме? Бер көнгә Рәйханәнең ун литр, ферма буенча алтмыш литр арткан!
Н. үз шатлыгын аларга күрсәтүдән тыелды, шулай да әле берсенә, әле икенчесенә карап, ирексездән елмайды.
— Ярый, Рәйханә, беренче уңышың белән котлыйм. Синең булдыруыңа мин ышанам, — диде колхоз председателе, тыйнак кына.
йөрәгендә озак саклап йөргән иң кадерле сүзен егетенә ничек әйтергә белмичә кыенсынган кыз шикелле, Рәйханә күзләрен бер аска, бер Н. га йөртте.
— Мин ышанмаган идем, хәзер ышандым инде, — диде ул, ир кеше- алдында калку күкрәгенә сул кулы белән тотынганын үзе дә сизмичә. — Сөтне күп алып була. Монда, безнең янда күбрәк булыгыз сез!
74
— Абый, ул әйтеп бетермәде әле, — дип икенче группа сыерлар ара-сыннан Әдибә исемле комсомолка кыз килеп чыкты. — Без аның белән сөйләштек инде. Барлык сыерлар да сөтне бер төрле бирмиләр ди ул. һәм дөрес тә. Мин Югары Ослан районындагы Ворошилов исемендәге колхозның сыер савучысы Акутина турында язылган бер бәләкәй китапны укып чыктым. Анда да шулай дип язылган. Рәйханә күп сөт бирә торган сыерларга фуражны да арттырып бирергә тәкъдим итә. Абый, безгә нәкъ шулай эшләргә кирәк иде.
Менә сиңа, Рәйханә! Моңа ни әйтәсең. Гаҗәп кешеләр бар колхозда. Гастрольдә йөрүче берәр шагыйрь бу Рәйханә вакыйгасын күрсә, аны төрле буяуларга буяп чын герой ясар иде инде һәм ул хаклы да булыр иде,—дип кинәт уйлап куйды Н., ә хәзер юк, бу кызларга һичбер буяу шрәкми. Алар яшьләр. Яшьлекне бер төрле буяу белән дә чагыштырып булмый. Буяуга буялган яшьлек саф яшьлек түгел ул. Ул үзе һәр буяудан да матур.
Колхоз председателе Рәйханәнең төп характерын, аңа подходны тапты. Аның уңай эшләрен күрә белсәң, тәкъдимнәренә колак салсаң, аларны үтәсәң — канатланып эшли икән ул.
Рәйханәнең тәкъдимен председатель барлык сыер савучыларга да җиткерде. Фураж — сыерына карап бирелә башлады. Колхоз икенче ун-көнлектәге сводкада яңадан берничә урынга күтәрелде. Рәйханә дә кузгалды, башта урта, тора-бара алгы урынга менде.
Гадәттә февральне салкын була диләр. 1956 елның феврале кемгә салкын булып тоелды икән!
«Кызыл байрак» колхозы сыер савучыларына февральнең беренче ун көнлегендә салкын булдымы-булмадымы— ул эшкә аз гына да комачау-ламады. Бу ун көнлек алар өчен генә түгел, башка колхозчыларга да, барлык авыл һәм шәһәр хезмәт ияләре өчен дә киеренке хезмәт вахтасы дип аталган ун көнлек булды. Чөнки башкалабыз Москвада 12 нче февраль көнне партиянең XX съезды ачылачак иде.
Агитатор Ермаков ферма йортын кызыл почмак итеп бизәде. Кыш өсте бит димәделәр. Колхоз активының ярдәме белән фермага таба юл буена баганалар утыртылды, радио кертелде. Сыер савучылар, бушрак вакыт булды исә, репродуктор яныннан китмәделәр, һәркемнең 12 нче февраль көнне Москваны тыңлыйсы килде.
Февраль кояшының кызгылт сүрән нурлары чыклы кар өстендә төрле төстәге энҗе бөртекләре ясап күзне чагылдыралар. Тәрәзә аша авыл ягыннан чанага ике кеше утырган бер ат килүе күренде. Атлары ерак юл үткән булса кирәк—тирләгән, бу атып тора иде. Чанада утырган кешеләр район советы башкарма комитеты секретаре Гәрәев һәм райком инструкторы Зиннәтуллин булып чыктылар.
Яшь алма бакчасы утырткан кеше аның беренче алмасы ничек үскәне һәм ничек кызарганын көтеп, ниһаять, өлгерде бит, дип аны алганда нинди генә хисләр кичерми, шул алманы өенең түренә — һәр кеше күреп тора торган урынга куеп саклаганда, беренче уңышы белән ничек кенә шатланмый! Район вәкилләре фермага килгәч һәм күп сөт савып алган өчен, тантаналы җыелышта район күчмә Кызыл байрагын ферма коллективына тапшыргач, колхоз председателе Н. да, агитатор Ермаков та, ферма мөдире Гатауллин да һәм барлык сыер савучылар да шундый шатлык кичерделәр. Бу — аларның беренче уңышы иде!
Колхоз председателе Н. байракны Гәрәевтәи һәм Зиннәтуллиннан кабул итеп алгач, сыер савучы Рәйханәне чакырып алды, байракны аңа тоттырды. Алар Кызыл байракны урталарына алып инде бу юлы бер- берсенә кыю карап кул кысыштылар. Бу аларның үз гомерләрендә беренче мәртәбә ныклап танышуларының нәтиҗәсе һәм чын-чынлап үз интересларын бер-берсенә сүзсез генә аңлатулары иде.

— Мин, иптәшләр! Бу байракның яңадан күчми торган байрак булуын телим һәм моннан соң тагы да яхшырак эшләргә сүз бирәм, — диде Рәйханә, бик гади генә итеп.
Бу шатлыкка тагы бер шатлык өстәлде. Н. ны бүген өйдә иптәше Рәйсә тизрәк кайтуын көтә иде. Почта килде. Казанда чакта үзе эшләгән редакция газетасында «Кызыл байрак» колхозының, шул газета теле белән әйткәндә, «сөт савып алу буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» республика почет тактасына кертелүе турында язылган иде. Рәйсә Н. га шуны иң элек җиткерү, аны шатландыру һәм аның белән бергә үзе дә шатлану өчен ирен көтеп алды. Ул кайтып керүгә улы Наил килеп сарылды, үз койкасында гына ябышып басып тора ала торган кечкенә кыз Нурия, кадерле әнкәсенең һәм әтисенең шатлыгын уртаклашкандай үзенчә нидер кычкырып, елмаеп җибәрде.
Бу семья һәрьяклап тулы бәхетле һәм чыи дуслык белән яшәүче семьяларның берсе иде. Ләкин колхозның да барлык хуҗалыгы шушы семья тулылыгы дәрәҗәсенә җиткерү өчен Н. га алда бик күп авырлыкларны һәм зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга кирәк иде әле...

76