Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе Әхмәт Исхакның «Җырда очрашу» исемле сайланма шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды. Монда шагыйрьнең 1932 елдан алып 1956 елга кадәр язган кайбер шигырьләре тупланган. Җыентык алты бүлектән тора: 1-бүлек «Бу — минем Ва-таным», II-бүлек «Чәчәк һәм үч», III-бүлек «Лирика», IV-бүлек «Юмор һәм сатира», V-бүлек «Мәсәлләр» VI-бүлек «Балалар өчен шигырьләр» дип исемләнгән.
Шушы китапта булган бүлекләрнең күплеге, жанр төрлелеге, тематик байлыгы үзе генә дә шагыйрьнең тормыштагы күп төрле ва-кыйгалар белән кызыксынуы, чынбарлыктагы күренешләргә, мөнәсәбәтләргә төрле яктан якын килүе турында сөйли. Бу китапны зурлар да, мәктәп укучылары да, балалар да яра-тып укыячак. Биредә без Муса Җәлил, Александр Покрышкин кебек геройларны да, халык әкиятләрендәге Зөһрә чибәрне дә, шулай ук укучыларга, ае-руча, балаларга инде күптән таныш булган «бармаксыз малай»ны да очратабыз. Җыентыкта «Намус» операсына язылган, халык тарафыннан яратып, үз итеп каршыланган җырлар да урын алганнар (Нәфисә белән Карлыгачның Идел турындагы дуэты, «Тургай җыры», шулай ук Нарспи- ның «Җиде егет» җыры).
«Бу — минем Ватаным» бүлеген туган ил, даһи юлбашчыбыз Ленин турын-дагы, нефтьчеләргә һәм халык дуслыгына багышланган шигырьләр тәшкил итә.
ӘХМӘТ ИСХАК
ҖЫРДА ОЧРАШУ
Таткнигоиздат 1957
«Чәчәк һәм үч» бүлегендәге шигырьләр Бөек Ватан сугышы чорын чагылдыралар. Күп кенә шигырьләрдә совет солдатларының җиңү өчен күрсәткән тиңдәшсез батырлыкларына дан җырлана («Ике сугышчы», «Батырлык», «Ач ишекне, солдат» һәм башкалар).
«Лирика» бүлегендә ур-наштырылган шигырьләр бары тик мәхәббәткә, интим хисләргә генә кайтып калмый. Бу бүлеккә кергән шигырьләрдәге лирик герой үзенең мәхәббәте турында да, тормыштагы урыны, хезмәте, үзеннән соң нинди эз калачагы турында да җитди рәвештә, чын күңе-леннән уйлана.
«Юмор һәм сатира», «Мә-сәлләр» бүлекләренә, соңгы елларда (бигрәк тә 1952— 1956 елларда) язылган юмористик һәм сатирик әсәрләре урнаштырылган. Монда тынычлык дошманнарын фаш итүче үткен-үткен эпи-граммалар һәм шигырьләр белән бергә, «Өч егет», «Нишлим икән», «Сабир» һ. б. ш. җылы юмор белән сугарылган, ярым шаяру тонындагы шигырьләр дә бар. Ә. Исхак мәсәлләренең күбесендә бюрократларны, ялагайларны, халыкка файдасы тимәгән коры куыкларны фаш итә.
«Балалар өчен шигырьләр» балаларда туган илгә карата хөрмәт, патриотизм хисләре, шулай ук укуга, хезмәткә мәхәббәт, дуслык, иптәшлек тойгылары тәрбиялиләр, әдәпле булырга өндиләр.
Китапның күләме зур түгел — 200 бит. Бәясе 4 с. 15 т.
Гәрәбә төсле сары тышлы бу китапның күләме зур түгел. Бәясе дә 2 сум 25 тиен генә. Ләкин хикмәт бәядә генә түгел, китапның узендә, андагы шигырьләрнең эчтәлегендә. Менә китапны кулга алып ачу белән беренче шигырьнең соңгы куплеты: Яшьлек юлын җирдә
мең кат үтеп,
Мең газапка җирдә
әзер мин... Җырым итеп, сүнмәс
нурым итеп Мәхәббәтен аның
кадерлим.
Мондый строфаларны ки-таптан күп табарга мөмкин. Чөнки бу шигырь урнашкан бүлек үзе дә — «Бер мәхәббәт җырлары» дип аталган, ә анда уннан артык лирик шигырьләр тупланган. Мәхәббәт җырлары булгач, үзеннән-үзе аңлашыла — алар кавышу, аерылышу, көтү, сагыну, юксыну, ашкыну, өмет, үпкәләү һәм башка сөю мөнәсәбәтләренә багышланган-нар.
Китапның исеме «Күңел яктысы». Шулай булгач, башка бүлекләрдәге шигырьләр дә кешенең теге яки бу хисләрен чагылдыра
124
------------------ J
ЗӘКИ НУРИ
КҮҢЕЛ ЯКТЫСЫ
Таткннгонздат
1957
торгандыр? Ә күңел дигәнең бик киң һәм тирән бит ул! Анда мәхәббәт тә, дуслык та, соклану да, горурлану да. уңайсызлану да, нәфрәт тә бар.
Китапның икенче бүлегенә күз йөртеп чыгыйк. Бу бүлекнең исеме — «Очрашу». Бирегә «Күңел яктысы», «Москва юлында», «Сәлам җыры», «Бу залда», «Синең җырларың», «Дала пейзажы» һәм башка ши-гырьләр — барлыгы унике әсәр кергән. Бу бүлектә шагыйрь үзе йөргән урыннардагы, шәһәрләрдәге яңалыклар, дуслары белән очрашуы һәм бу очрашудан туган хисләр турында сөйли. «Авылдашларым сүзе» бүлегендә колхоз авылындагы кешеләрнең бай кичерешләрен, хисләрен, омтылышларын сурәтли.
«Зур бүләк алдык без, Октябрь кулыннан,
Зур бүләк алдык без, Исеме — «Азатлык».
Бу юллар—китаптагы «Бүләкләр» исемле шигырьдә. Китапның чираттагы бүлеге дә шушы исем белән исемләнгән. Бу бүлектәге шигырьләрдә автор совет халкы өчен Бөек Октябрь революциясе тудырган бәхетле тормыш турында сөйли, халыкның шат киләчәге өчен социалистик Ватан биргән бүләкләрне — коммунизмның бөек төзелешләрен, яңадан-яңа үсеп чыга торган гигантларны, Иделнең диңгезгә әверелүен тасвирлый. Китапның соңгы бүлеге — «Чаян почмагы» дип аталган. Биредә шагыйрьнең мәсәлләре, юмористик шигырьләре урнаштырылган. Бу әсәрләрендә 3. Нури ике йөзлеләрне, бюрократларны, гайбәтчеләрне һәм башка төрле тискәре типларны фаш итә.
3. Нуриның башлыча лирик шигырьләрдән торган бу китабына яңа әсәрләре тупланган. Китап ахырында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында кыска- ча белешмә бирелгән.
Таткнигоиздатның яшь- ләр-балалар әдәбияты редакциясе һиндстан әкиятләрен «Сихерле савыт» дигән исем астында аерым китап итеп бастырып чыгарды. Әкиятләрне татар теленә К. Сабиров тәрҗемә иткән. Редакторы К. Котдусова. Күләме 164 бит, бәясе 3 сум 35 тиен. Китап матур тышлыкта чыгарылган, тышлык художнигы И. К. Калмо- горцева. Әкиятләр художник Н. Кочергин тарафыннан ясалган төсле рәсемнәр белән иллюстрацияләнгән.
Китапка утыздан артык һиндстан әкияте тупланган. Бу әкиятләр һиндстанда яшәүче халыкларның изүчеләргә, раджаларга (патшаларга), заминдарларга (алпавытларга), ростовщикларга карата булган дошманлыкларын чагылдыра-лар, алардан үч алучы гади хезмәт кешеләрен мактыйлар, һәртөрле явызлыкны, яманны, ахмаклыкны, алдауны, ялкаулыкны, комсызлыкны дошман итеп сурәтлиләр; ә кешелеклелек, гаделлек, акыллылык, ул әкиятләрдә һәрвакыт җиңеп чыга. Менә «Җәзаланган ростовщик» әкияте. Ростовщик игенченең җирен дә, малын да имеп бетерә. Ахырда игенче, бернәрсәсе калмагач, «ташны сыгып су чыкмас», дип, туган-үскән җирен ташлап, бәхет алласын эзләп, читкә китәргә мәҗбүр була. Юмарт игенче соңгы кабартмасын да фәкыйрь картка бирә. Ул карт хикмәтле карт булып чыга. Игенчегә ул тылсымлы кабырчык бирә. Әлеге ростовщик бу тылсымлы кабырчык нәтиҗәсендә бар-лыкка килгән үгез белән арбаны да, хәтта кабырчыкның үзен дә тартып ала. Ләкин комсыз ростовщик үзенең нәфесе аркасында һәлак була — суга батып үлә.
Китаптагы күп кенә әкиятләр — мәсәл характерында. «Хәйләкәр шакал», «Тапкыр төлке», «Ахмак мәче», «Бүренең елмаюына ышанма», «Көнче ябалак» һәм башкалар — шундый әкиятләр. Бу төр әкиятләрдә дә явызлык, яманлык җәза ала, хаклыкның, дөреслекнең, яхшылыкның җиңеп чыгуы күрсәтелә.
Гомумән «Сихерле савыт» китабы укучылар, балалар өчен зур тәрбияви әһәмият- СИХЕРЛЕ САВЫТ Таткннгонздат 1957
кә ия. һинд халкының тор-мышы, көнкүреш гадәтләре белән таныштыру ягыннан да китаптагы әкиятләр игътибарга лаеклы.
Соңгы елларда дөнья әдә-бияты классигы Вильям Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү буенча язучы Нәкый Исәнбәт, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, Татарстанның халык артисты, язучы Габдулла Ша- муков зур эш башкардылар. «Король Лир» трагедиясенең Н. Исәнбәт тәрҗемәсендә сәхнәгә куелуы. «Совет әдәбияты» журналы битләрендә Шекспир сонетча рының басылып чыгуы күңелле факт.

Күптәй түгел Таткнигоиздат В. Шекспирның ике 'трагедиясен аерым китап итеп бастырып чыгарды. Г Шамуков тәрҗемә иткән •бу китапка Шекспирның ■Отелло» һәм «Ромео белән Джульетта» исемле трагедияләре кертелгән. Шекспир трагедияләренең искиткеч образлы яңгырашын саклап, Г. Шамуков тәрҗемәне татар укучысына аңлаешлы итеп эшләгән, нәтиҗәдә, зур кызыксыну белән укырлык китап туган.
Борынгы Венеция респуб-ликасына җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итүче, табигате белән саф күңелле, кешеләргә ышанучаи намуслы генерал Отелло мә-
ВИЛЬЯМ ШЕКСПИР
Таткнигоиздат
1956
керле, кара эчле Ягоның кабахәт ялганнарына ышанып, өзелеп сөйгән Дездемонасыннан гаепсезгә көнләшә, япь-яшь, гүзәл, керсез күңелле хатынын корбан итә һәм үзе дә һәлак була.
Икенче трагедиядә бер- берсен сөюче саф йөрәкле, нәфис гөл кебек матур Джульетта белән романтик хисле, лирик тойгылы егет Ромеоның һәлак булуы турында сөйләнелә.
Трагедиянең төп геройлары Отелло һәм Дездемона, Ромео һәм Джульетта монологлары һәр геройга хас тел, художестволы чаралар белән тәрҗемә ителгән. Киеренке конфликт үсешендә үзенчәлекле гармония белән бирелгән сүз уйнатулар татарча да уңышлы яңгырыйлар.
Китапның художестволы оформлениесе яхшы сыйфатлы. Күләме 334 бит, бәясе 8 сум 50 тиен.
Таткнигоиздатның фәнни- техник редакциясе татар теленең фразеологик, идио-матик әйләнмәләрен, мәкаль һәм әйтемнәрен эченә алган сүзлек бастырып чыгарды. Мондый характердагы сүзлекләр бездә юк иде әле. Дөрес, бу өлкәдәге эшнең башлануы яңа түгел. Халык телендәге төрлр канатлы сүзләрне, мәкаль һәм әйтемнәрне XVIII гасыр сүзлекләрендә дә, төрле җыентыкларда да очратырга мөмкин. Әмма фәнни нигездә, махсус төзелгән татар теле фразеологиясе сүзлеге укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә. Сүзлекне төзүче Л. Җәләй, Н. Борһанова, Л. Мәхмүтова тарафыннан зур һәм мактаулы эш эшләнгән. Бу — язучыларның да, укытучыларның да, тәр-җемәчеләрнең дә, укучыларның да көтеп алган китабы. Сүзлек халыкның бай рҗаты белән таныштыра. Җыентыкка татар теленең 6000 гә якын фразеологик әйләнмәләре, мәкаль һәм әйтемнәре теркәлгән булуы гына да китапның кыйммәтен ачык күрсәтә. Бер мисал китерик: «Күз» сүзеннән ясалган фразеологик берәмлекләрнең саны йөздән арта. Шундый ук байлыкны «күңел», «сүз», «тел», «баш», «кул» һ. б. сүзләргә карата да әйтергә мөмкин.
Сүзлек ике бүлектән тора. Беренче бүлеккә мәгънәдәш фразеологик берәмлекләр теркәлгән. Алар тематик принцип буенча тагы да күп бүлекләргә аерылганнар. Мәсәлән, белемлелек — наданлык турындагы мәкаль, әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр бер бүлеккә, ил, Ватан турын- дагылары икенче бүлеккә, кунак-төшем, күрше-күләм, таныш-белеш, туй турын- дагылары өченче бүлеккә урнаштырылган. Беренче бүлектә менә шундый 60 тан артык бүлекчә бар.
Икенче бүлеккә аерым сүзләргә нигезләнеп ясалган фразеологик берәмлекләр җыйналган.
Сүзлек нигездә халык те-леннән җыйналган мате-риалларга нигезләнеп төзелгән. Әмма җыентык телдәге материалларны теркәү белән генә чикләнмәгән. Анда борынгы әдәбияттан да кайбер үрнәкләр китерелә, хәзерге язучылардан ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ФРАЗЕОЛОГИЯСЕ, МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ Таткнигоиздат 1957
да мисаллар бирелә. Җы-ентыкның ахырында мисаллар китерелгән әдәби әсәрләрнең исемлеге дә бар.
Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре җыйналган бу китап бай эчтәлекле булса да, тулы сүзлек, җыентык түгел. Монда әле халык телендәге һәм әдәбияттагы сүз байлыгының тик бер өлеше генә җыйналган. Татар теле фразеологиясенең тулы сүзлеген төзү буенча киләчәктә эш дәвам итәргә тиеш.
Җыентыкның җаваплы редакторы М. Зәкиев, изда-тельство редакторы Ф. Хә- сәнов. Бәясе — 5 сум 40 тиен.

126