Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАГЫН ДА ТУЛЫРАК БУЛСЫН ИДЕ


Октябрь революциясенә кадәр үк халыкның үз арасыннан күтәрелеп чыккан язучы М. Гали күп кенә проза әсәрләре тудырды һәм әдәби мирасны, әдәбият тарихы материалларын туплау, җентекләп өйрәнү буенча шактый зур эш эшләп калдырды.
М. Гали 1914 елда яза башлый. •Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсә-сендә укыган вакытта ул ике хикәя яза. Билгеле, бу хикәяләрдә әле ул тормышның катлаулы проблемаларын күтәрә алмый, катлаулы иҗтимагый көрәшкә турыдан-туры катлашу дәрәҗәсендә булмый. Ләкин ли генә булмасын, аның беренче .адымы ук булачак язучының демократик теләкләр белән януын, гади халык вәкилләренең образларын сөеп сурәтләвен күрсәтеп тора. М. Гали үзенең балалык һәм яшьлек чорын авылда, халык белән бер- тә үткәрә, әтисе үлгәннән соң, 12 яшьлек балага тормышның ачы- сын-төчесен татырга туры килә. Беренче хикәяләрендә ул шуңа күрә үзенә якыннан таныш булган әнә шул изелгән крестьян вәкилләрен гәүдәләндерергә омтыла. «Җиләккә барганда» хикәясендә без шундый-лардан Маһи әби, сөйләүче малай образларын төсмерләп калабыз, «Аулак өйдә»дә Нәгыймә, Әсма һәм Галәви кебек персонажларны күрәбез. Ләкин бу хикәяләрдә кискен хәрәкәтләр, конфликт, бәрелешләр, тирән кичерешләр юк әле. Шулай да алар- ның әһәмияте бар — ул хикәяләр .авыл халкының гореф-гадәтләрен, этнографиясен образлы, оста итеп сурәтләп бирәләр, авыл табигате кү-ренешләрен матур итеп тасвирлыйлар.
Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, авылның матур күренешләрен, революциягә кадәрге крестьян массасына елына бер мәртәбә килгән күңелле бәйрәмне — •сабан туен М. Гали 1915 елда басылган «Сабан туенда» исемле хикәясендә аеруча оста сурәтләп бирә. Хикәядә автор авыл халкының төрле катлау вәкилләренең тулы, җанлы образларын тудыра, шул ук вакытта халыкның җыелма образын да бирүгә ирешә. Тормыш фактларына турылыклы булу
LV М. Г а л и. «Сайланма әсәрләр». Таткнн- гииздат, 1956 ел, 370 бит, бәясе 6 сум 65 тиен.
М. Галигә халыкның нинди шатлыклы, күңелле дигән көнендә дә шактый тирән каршылыкларга, хәтта фаҗигаләргә очрап торуын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Менә атлар узышып күрсәткән күңелле, шатлыклы картина бер крестьян малаеның аттан егылып имгәнүе белән сөремләндерелә. Яшьләрнең кичке уеннары күренеше көтелмәгәндә дин башлыклары — мулланың, мәзиннең, мәчет картларының, 'гөкрекләрен чәчә-чәчә, күңелле яшьләр өстенә ташланулары картинасы белән алмашына... Язучы тышкы күңеллелек белән генә мавыкмый, тормышны тирәнрәк, аның катлаулы, каршылыклы якларын тулырак сурәтләргә омтыла. Бәйрәм картиналары аша да капиталистик тормыш- 1 {ы ң кара ңг ы л ы к л а р ы ы ш а н д ы р ы р - лык булып күз алдына килеп баса. «Сабан туенда» — бүгенге көндә дә эстетик әһәмиятен һич тә киметмәгән әсәр.
М. Галинең тирән социаль проб-лемаларны сурәтләүдәге реализмы «Бер әбинең зары» исемле хикәясендә аеруча ачык күренә. Империалистик сугыш башлангач язылган бу әсәрдә язучы, тормышның халык массасы өстенә килгән иң авыр, хәсрәтле якларын бер фокуска туплап, Гөлҗамал әбинең тирән кичерешләре аша бирә. Капиталистик тормыш шартларында, бигрәк тә сугыш вакытында крестьян өстенә өелгән кайгы-хәсрәттән Гөлҗамал әби дә читтә калмаган. Әле ире үлү кайгысыннан арынмаган тол карчыкның олы улы, эчүгә бирелеп, йортта тавыш куптара, анасын ташлап чыгып китә; бер кызы, кияве белән тынышмыйча, балаларын төяп кайтып килә, икенче кызының өе янып, бернисез калалар, ул да түгел, игеннәре уңмый. Менә шулар өстенә тагын бөтен халыкка килгән хафа — сугыш башланып, күз
120
терәп торган ике улы да солдатка алына.
Әбинең газаплы уйларын, киче-решләрен сурәтләүдә язучы оста ху-дожество чаралары белән эш итә. Хикәядәге бөтен вакыйга күңелсез, эчкә салкын йөгертә торган фонда бара: «Яңарак кына кояш баеган, эңгер-меңгергә әйләнеп бара... Көн караңгыланганнан-караңгылана ба-ра...» Күңелсез тормыш картинасын язучы укучының аңына шомлы та-бигать картинасы аша сеңдерә.
Гөлҗамал әбинең ил өстеиә төшкән кайгы, моң-зар турында күрше хатыны Гарифә белән сөйләшкән сүзләреннән соң китерелгән детальләр авыр моң белән тулган симфониянең төгәлләүче аккорды булып яңгырыйлар.
«Бераз вакытлар икесе дә, башларын түбән генә иеп, уйга киттеләр, бала да дәшми-тынмый туп-туры гына түшәмгә карап ята... Өйдә тынлык...
Бераз торгач, мич арасында әллә нәрсә чытырдап киткән күк булды... Түшәмнән бер зур гына кара таракан «дөп» итеп сәкегә килеп төште... Лампаның уты да «гөлт-гөлт» итеп каш сикертә башлады. Мич башында йоклап ята торган мәче дә яткан урыныннан сикереп төште... Өй ал-дында әллә нәрсә дөбердәгән күк булып китте... Урамга караган ике тәрәзә арасындагы стенадан, әллә нинди генә, сыер ышкынып торган тавышлар ишетелеп тора башлады. Ул арада булмады, түр тәрәзәдән бер күләгә дә күренеп киткән күк тиде...»
Тирән кичерешләр белән рәттән китерелгән әнә шундый детальләр, хикәянең эчтәлеге белән ассоциация- ләнеп, укучыда тулы бер бөтен тәэсир калдыралар, тормышны үзгәртү кирәклеге турындагы нәтиҗәгә этә-рәләр.
Авыр солдат хезмәте М. Галине тормышка тагы да уяурак карарга өйрәтә, аның политик аңын үстерә. Шуңа күрә ул Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк Совет властен ныгыту өчен армый-талмый хезмәт итә башлый. Әүвәл, ул авылларына кайтып, укытучылык эшенә керешә, ә 1919 елдан башлап, берничә ел матбугат өлкәсендә эшли, Казан университетын тәмамлап, педагогия институтында һәм мәктәпләрдә тагын укытучылык эше алып бара.
Революциядән соң аның әдәби эш- чәнлеге берничә тармакта үсеп китә. Ул газета-журналларда еш кына очерклар, мәкаләләр, зарисовкалар биреп бара. Шул ук вакытта хикәяләр язуын да дәвам иттерә. Крестьяннарның үткәндәге авыр тормышын, патша самодержавиясенең, дини фанатизмның, наданлыкның, ка-раңгылыкның ярлы халыкны изүен язучы «Яңгырсыз елларда», «По- жариыйлар» кебек хикәяләрендә оста күрсәтә.
«Яңгырсыз елларда» хикәясендә ачлыкка, бөлгенлеккә төшкән кре-стьяннар тормышын реаль буяуларда бирү белән бергә, М. Гали күпчелек авыл халкының наданлык аркасында дин әһелләре вәгазли торган төрле им-томнарга, ырымнарга ышануын ачы ирония белән күрсәтә.
Ачлык килү кайгысыннан ни эш-ләргә белмәгән халык яңгыр яудыру өчен төрле юллар белән «эш итеп»- карый: балаларыннан яңгыр боткасы да пешертәләр, догалар да укып карыйлар, алай да булмагач, авылдан «гөнаһлы» кешеләрне эзли башлыйлар. Шундыйларның берсе, ниһаять, табыла: берәү үз бакчасына тәмәке утырткан икән. Ул тәмәкене- дә җыйнаулашып барып йолкыйлар.. Ләкин болар файдалы нәтиҗә бирми. Шул вакыт берсенең котыртуы белән авылдагы бөтен әтәчне җыеп, аларның канат астыннан «гөнаһлы йоннарын» йолкырга булалар. Менә шушы күренешләр барысы язучы тарафыннан халыкның авыр язмышы өчен тирән борчылу, ачы сызлану аша сурәтләнәләр. Автор үзе туры- дан-туры нинди дә булса нәтиҗә чыгарырга ашыкмый, тормыш картиналарын ничек бар, шулай, объективлыкны нык саклаган килеш биреп бара, кайвакытта гына үз фикерләрен, кинаяләп, әйтеп куя. Шуның белән ул укучыны уйланырга этәрә, «Серле кабер», «Көтүчеләр», «По- жариыйлар» хикәяләрендә дә автор тенденциясе үз алдына ярылып ятмый. Укучы һәрбер персонажның
121
тормышы, эше, мохите белән таныша бару ярдәмендә тиешле нәтиҗәне үз алдына ясый.
«Серле кабер», «Яңгырсыз елларда» кебек хикәяләрендә аерым пер-сонажларның дингә карашын бирү, дини хорафәтләрнең реаль тормышка мөнәсәбәтен сурәтләү аша М. Гали диннең халык өчен берни бирмәвен, ә киресенчә, бер кара көч булуын күрсәтеп бирде.
Империалистик сугыш чорында патша армиясендә хезмәт иткән язучы солдатларның авыр тормышын үз җилкәсендә татый, аны ныклап өйрәнә, сугышчылар арасында беренче тапкыр революцион аң туу күренешләренең шаһите була. Менә шул тормыш фактлары аның утызынчы елларда язылган «Җамали солдат», «Карпат» кебек әсәрләрендә урый алалар.
М. Галинең күп кенә әсәрләре яңа, социалистик тормышны сурәтләүгә, иске тормыш күренешләре белән яңа тормышны чагыштырып, бер-беренә контраст рәвештә бирүгә багышла-налар. Бу яктан «Сәмигыл карт», «Таз Шәрәфи», «Телсез Сәйфулла», «Рәхмәтуллин Шаһи», «Беренче класс укучысы» кебек хикәяләр аеруча характерлы.
Ләкин М. Галинең «Сайланма әсәрләр» җыентыгына кергән кайбер хикәяләрендә («Мин дигәнчә булма-ды», «Кала кешеләре») авторның төп идеясен тиз генә тотып алу читен, кайвакыт автор сурәтләүдә на-турализмга бирелеп киткәли. Әмма болар язучының үсешкә барганда очраган кайбер каршылыклары гына итеп каралырга тиешләр, алар М. Гали иҗатының әһәмиятен һич тә киметә алмыйлар.
М. Гали хикәяче генә булып калмады. Газета-журналларда аның очерклары да чыга торды, ул драма әсәрләре язу белән дә шөгыльләнде. Ә гомеренең соңгы чорын ул әдәби тикшеренү эшенә багышлады. Борынгы әдәбият памятниклары хакында, Г. Тукай, Г. Камал иҗаты турындагы тикшеренүләре бүгенге көндә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмыйлар. М. Галинең бигрәк тә сөеп эшләгән эше — атаклы татар мәгърифәтчесе К- Насыйриның тормышына һәм иҗатына караган материалларны туплау, аларны тирән- теи өйрәнү, анализлау булды. Шушы өлкәдә озак еллар алып барган эш аны бөек галим турында киң полот-нолы художество әсәре тудыру ниятенә китерә. Ләкин вакытсыз үлем аңа бу изге ниятне тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Хәзер укучы карамагында аның беренче кисәге — Каюмның балалык чорын тасвирлаган өлеше генә. Роман күп планлы итеп уйланган булырга тиеш. Чөнки биредә Каюмны тәрбияләп үстергән мохитне күпьяклы һәм тирән итеп күрсәтү белән бергә, гомумән Шырдан авылы һәм тирәсе картиналары да, Казан күренешләре дә биреләләр. Каюмның әтисе, профессор Фукс, көтүче Тимербай, Иван Никитич, шәһәрдәге вак һөнәрче Низами, эшче Семен Григорьевич кебек, күп төрле язмышлы, төрле характерлы кешеләр әсәрдә киң урын алалар. Ләкин әле киң полотнода аларның күбесенең контурлары гына сызылып кала, аларны характерлаучы аерым уңышлы детальләр китерелсәләр дә, күбесе тулы образ булып үсеп җитә алмый кала.
М. Гали романының язылган кадәр өлеше, художестволылык ягыннан кайбер кимчелекләре булуга ка-рамастан, татар әдәбиятында үзенең хаклы урынын алып калырга тиеш. Чөнки ул әле безнең әдәбиятта бө-тенләй чагылдырылмаган бер чорның җанлы картиналарын укучы күз алдына бастыра. Анда без XIX йөз башы татар авылларының бай этнографиясен, халыкның тормышын, Казан шәһәренең шул чордагы кыяфәтен ачык күрәбез. Боларның һәркайсын язучы сөеп тасвирлаган.
М. Гали үзе исән вакытта да, үлгәч тә кайбер җыентыклары чыккан булса да, аның күп кырлы иҗат җимешләренең бергә тупланып бирелгәне юк иде әле. Ә бу күптән кирәк инде.
Язучының Таткнигоиздат тара-фыннан чыгарылган сайланма әсәрләр җыентыгын менә шушы мөһим эшне башкаруда беренче адым дип атарга мөмкин. Биредә язучының иҗатын төрле яктан характерлый торган күп кенә әсәрләре тупланган.

Анда, табигый рәвештә, иң зур урын проза әсәрләренә бирелә. Әдәби- гыйльми тикшеренү өлкәсендә М. Га-линең уңышлы хезмәтләреннән булган «Г. Камал» исемле монографиясе дә җыентыкта урын алган. Укучылар шулай ук биредә урнаштырылган материаллар арасыннан аның Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал турында җылы итеп язылган истәлекләрен дә кызыксынып укыячаклар. Тәмамланмаган булуына карамастан, «Каюмның бала чагы» исемле романны китапка кертеп, җыен-тыкны төзүчеләр бик дөрес эшләгән-нәр. Җыентыкта урнаштырылган материаллар характерлары буенча төркемнәргә бүленеп, хронологик тәртиптә биреләләр. Бу — язучының художник буларак туктаусыз үсә ба-руын дөрес күз алдына китерергә ярдәм итә. Җыентыкны төзүче X. Мөхәммәтов һәрбер материалны тулы һәм төгәл аңлатмалар белән тәэмин иткән. М. Гайнуллинның китапка бирелгән сүз башында М. Гали иҗаты шактый тулы анализланган.
Ләкин җыентык, әүвәлгеләренә ка-раганда никадәр тулы булмасын, М. Гали кебек бай иҗатлы язучының бөтен әһәмиятле әсәрләрен дә эченә алмый әле. Ни өчен җыентыкта шундый тирән эчтәлекле «Серле кабер» хикәясе юк? Ни өчен элек кимсетелгән, ярлы крестьян массасы вәкилләренең, Октябрьдан соң гына -чын ирек, үсү өчен зур мөмкинлек алып, тарихны алга җибәрүчеләр булып җитешүләрен күрсәткән «Телсез Сәйфулла», «Таз Шәрәфи» хикәяләре кертелмәгәннәр? Тирән оптимизм белән сугарылган «Бер мәхәббәт» хикәясе җыентыкта урын алырга хаклы түгелмени? Бу хикәя күп вакыт авыл тормышын сурәтләргә, крестьян массасы вәкилләренең образларын бирергә яраткан М. Галинең утызынчы елларда про-изводствода эшләүче яшьләр тормы-шына мөрәҗәгать итә башлавын да күрсәтеп тора. Җыентыкны укып чыкканнан соң, үзеннәи-үзе әнә шун-дый бик хаклы сораулар туа. Җыен-тыкның «Сайланма» дип аталуы да бу сорауларга җавап була алмый. Хәтта кайбер хикәяләрне инде, һич тә югында «Мин дигәнчә булмады» кебек бик үк уңышлы булмаган хикәяне төшереп калдыру исәбенә булса да урнаштырганда ярар иде. Шулай ук язучының «Совет әдәбияты» журналында, аерым җыентыкларда чыгып килгән әдәби-фәнни хезмәтләрен дә бер урынга туплап, укучылар игътибарына кую бик күркәм эш булыр иде.
Сөйләнгәннәрдән М. Гали иҗатын тагын да тулырак күз алдына китерү өчен, бу китапка керми калган әсәрләрне тагын бер җыентык итеп чыгаруның зарурлыгы турында нәтиҗә ясасыннар иде.