Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАВИ НӘҖМИ


Күп милләтле совет әдәбияты зур югалтуга дучар булды: 24 мартта атаклы татар совет язучысы Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметди- иов) үлде.
Иптәш Кави Нәҗми 1901 елда ярлы крестьян семьясында туып, яшь- ли әти-әнисеннәи ятим кала һәм авыл тормыш җәфасы күреп үсә.
Бөек Октябрь социалистик революциясен Кави Нәҗми шатлык белән каршы ала, унсигез яшендә үк Коммунистлар партиясе сафларына керә һәм, кулына корал тотып, яшь Совет республикасын дошманнардан саклау сугышларында катнаша. Гражданнар сугышыннан соң да ул озак еллар Кызыл Армиядә хезмәт итә.
Кави Нәҗми әдәбиятка гражданнар сугышы елларында сугышчы- шагыйрь буларак- килеп керде һәм халыкны коллыктан азат итү өчен, яңа социалистик тормыш төзү өчен көрәшне үзенең барлык иҗатында төп тема итеп алды.
Безнең әдәбиятка ул революциянең романтик пафосын алып килде, сугышчан һәм ялкынлы партиячел публицистиканы уңышлы файдаланды, халыкның тарихи язмышын киң колач белән күрә һәм күрсәтә белде, иҗатында һәм тормышында хезмәт халкының дошманнарына карага аяусыз булды. Аның барлык бай иҗаты халыкларның туганнарча дуслыгы идеясе белән сугарылган иде.
Кави Нәҗми үзенең кырык еллык иҗат гомерендә бик күп шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, публицистик мәкаләләр язды. Аның «Язгы җилләр» исемле романы — совет әдәбиятының иң популяр әсәрләреннән берсе. 1952 елда Кави Нәҗмигә бу роман өчен Сталин премиясе бирелде.
1934 елда Кави Нәҗми Татарстан совет язучылары Союзы правле- ниесе председателе итеп сайланды. Совет язучыларының Беренче Бөтенсоюз съездында ул татар әдәбияты турында тирән эчтәлекле доклад ясады. Съезд аны СССР язучылары Союзы правлениесе составына сайлады һәм ул үзенең соңгы көннәренә кадәр правление члены булып эшләде.
Кави Нәҗми — Татарстан АССР Верховный Советы депутаты, Ты-нычлыкны саклау буенча Республика Комитетының председателе иде.
Кави Нәҗми үзенең зур хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм «1941 —1945 елларда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Соңгы елларда Кави Нәҗми совет власте өчен халыкның героик көрәше турында яңа роман өстендә эшләде һәм аны Октябрь революциясенең 40 еллыгына төгәлләргә уйлаган иде. Ул иҗатының чәчәк атуы чорында, коммунист язучының сугышчан постында үлде. Кави Нәҗми
109
йөзендә без якты һәм үзенчәлекле талант иясен, тыйнак һәм киң күңелле иптәшебезне югалттык. Аның якты образы безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.
Аның тормышны раслаучы көчле рух белән сугарылган әсәрләре со-циалистик культура хәзинәсендә һаман яши бирерләр.
СССР Совет язучылары союзы правлениесе.
Татарстан совет язучылары союзы правлениесе.
Кави Нәҗми гробта.
Л. Фәттахов рәсеме.
Кави Нәҗминең вакытсыз үлүе уңае белән кайгы белдереп, СССРның төрле урыннарыннан Татарстан совет язучылары союзына һәм мәрхүмнең семьясына йөзләгән телеграммалар килде. Без туларның берничәсен урнаштырабыз.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
СССР язучылары союзы правлениесе күренекле совет язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Н ә җ м и и е ң вакытсыз үлүе уңае белән тирән кайгы белдерә. Күп милләтле совет әдәбиятының бу авыр югалту кайгысын сезнең белән бергә без дә уртаклашабыз.
А ж а е в, Бажан, Леонов, Марков, Полевой, Симонов, Смирнов, Сурков, Тихонов, Федин.
Москва.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Башкортстан язучылары күренекле татар язучысы Кави Нәҗми- и е ң вакытсыз үлүе уңае белән тирән кайгы белдерәләр. Сөекле дустыбызның, каләмдәшебезнең якты образы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Мостам Кәрим, Сәйфи Куда ш, С ә г ы й т ь Аги ш, Әнвәр Б и к ч ә н т ә е в, Хәниф Кәрим, Әкрәм Вәли, Кирәй Мәргән, Сәлах Кулибай, Рәшит Нигъ-мәт и.
Уфа.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Совет Украинасы язучылары күренекле татар язучысы, проза һәм шигырь остасы һәм безнең каләмдәш туганыбыз Кави Нәҗминең вакытсыз үлүе уңае белән тирән кайгы белдерәләр һәм барлык татар язучыларының һәм мәрхүмнең семьясының кайгысын уртаклашалар.
Бажан, Гончар, Н о в н ч е н к о, С м о л и ч, Скляренко.
Киев.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Кадерле татар дусларыбыз!
Сезнең каләмдәш кыргыз иптәшләрегез безнең барыбыз өчен дә сөекле булган Кави Нәҗминең вакытсыз үлүе уңае белән Татарстан язучыларының тирән кайгысын уртаклашалар. Аның күренекле әсәрләре, безнең бөек дуслыгыбызның бер һәйкәле булып, озак-озак елларга саклансыннар.
Кыргызстан язучылары союзы президиумы..
Фрунзе.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Казахстан язучылары атаклы совет язучысы, татар халкының талантлы улы. барыбыз өчен дә сөекле булган К а в и Н ә җ м и н е ң вакытсыз үлүенә сезнең белән бергә тирән кайгы белдерәләр. Кави Нәҗми йөзендә безнең күп милләтле совет әдәбияты үзенең күренекле вәкилләреннән берсен югалтты. Кави Нәҗминең талантлы китаплары халыкта мәңге яшәрләр. Аның якты истәлеге — безнең йөрәкләрдә.
Ауэзов, М у к а н о в, Мөсрепов, Моста фин, Җа роков,. T а җ и б а е в, UU ә р и п о в а, С ы з д ы к о в, Саин.
Алма-Ата.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Үзенең үлмәс әсәрләре белән татар халкын данга күмгән, атаклы татар язучысы Кави Нәҗминең кинәттән үлеп китүе турындагы кайгылы хәбәр безнең йөрәкләрне тетрәтте. Мәрхүмнең әсәрләре, аерым алганда әзербәйҗан теленә тәрҗемә ителгән — «Язгы җилләр» романы әзербәйҗан укучыларында лаеклы рәвештә дан казандылар һәм безнең күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондына керделәр. Каләмдәш иптәшебезнең вакытсыз үлүе уңае белән тирән кайгыбызны белдерәбез һәм мәрхүмнең үле гәүдәсе алдында башыбызны иябез.
Сөләйман Рагимов, Мирза И б р а 11 и м о в, Мәһди Хөсәен, Сөләйман Рөстәм, Мир Җ ә.л ә л, Мамед Ариф, Али Вәлие в, О с м а н С а р ы в е л л и, Ильяс Эфэндиев, Бахтияр В а Һ а б-з а д э.
Баку.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Совет Литвасы язучылары, сезнең республика язучылары җәмәгатьчелеге белән бергә, атаклы язучы Кави Н ә җ м и н е ң вакытсыз үлүенә тирән кайгы белдерәләр һәм язучылар оешмасының, мәрхүмнең семьясының кайгысын уртаклашалар.
Литва язучылары союзы правлениесе.
Вильнюс.

111
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНӘ
Күренекле совет язучысы, сөекле һәм кадерле иптәшебез Ка в и- Н әҗ м и и е ң үлүе турындагы көтелмәгән хәбәрне ишетеп йөрәк сыкрый. Татар халкы өчен дә, шулай ук бөтен совет халкы өчен дә берүк дәрәҗәдә авыр булган бу кайгыны уртаклашуымны белдерәм. Аның «Язгы җилләр» романы совет әдәбияты хәзинәсенә мәңге онытылмас әсәр булып керде.
Педагогия фәннәре академиясенең действительный члены, Москва дәүләт университеты профессоры доктор Борис Павлович Орлов.
Москва.
НӘҖМЕТДИНОВЛАРГА
Тынычлыкны яклаучыларның совет комитеты, зур югалту уңае белән, сезгә үзенең тирән кайгысын белдерә. Сезнең өскә төшкән бу кайгыны бөтен йөрәгебез белән уртаклашабыз.
Тынычлыкны яклаучыларның Совет комитеты председателе Николай Тихонов,
Комитет секретаре Михаил Котов.
Безнең онытылмас һәм күренекле язучыбыз, гражданнар сугышы фронтларында һәм әдәбиятта кыю көрәшче булган Кави Н ә җ м и н е ң вакытсыз үлүе уңае белән аның семьясының, туганнарының, дусларының, Язучылар союзының тирән кайгысын уртаклашуымны белдерәм. Аның мактаулы эшен онытмау — аңа иң яхшы һәйкәл булыр.
Элекке татар Кызыл гвардия дружинасы командиры Алимов.
Москва.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
Күренекле язучы, үзенең әсәрләре, аерым алганда «Язгы җилләр» романы белән совет укучыларында киң популярлык казанган Кави Нәҗминең вакытсыз үлүе турындагы кайгылы хәбәрне ишеттек. Семьясының, дусларының һәм Татарстан язучылары җәмәгатьчелегенең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Әрмәнстан язучылары союзы президиумы. Ton ч ян, Севунц.
Ереван.
Грузия язучылары союзы правлениесе күренекле татар язучысы, үзенең көчле, гражданлык пафосы һәм сулышы белән сугарылган әсәрләрендә татар халкының азатлык өчен, совет властеның җиңүе өчен, бөтен дөньядагы тынычлык һәм Советлар иленең тугандаш халыкларының дуслыгы өчен алып барган фидакарь көрәшен чагылдырган Кави Н ә җ м и н е ң вакытсыз үлүен тирән кайгы белән белдерә.
Грузия язучылары союзы правлениесе.
Тбилиси.
ДУСТЫМ ХӘТИРӘСЕ
Зур эшне олы хис кенә тудыра, дигәннәр акыл ияләре. Гомер юлын ялкынлы хис белән яшәп узган кеше генә башкалар күңелендә сүнмәс эз калдыра. Якын дустың белән хушлашканда, аның көрәш белән узган тормышын күңелдән кичереп, шуларны уйлыйсың.
112
Кави Нәҗмидән кешеләр үз халкын ярата белергә, аның бәхете өчен армый-талмый көрәшә белергә өйрәнеп килделәр. Язучының, яшьлек еллары аяз көннәр китергән Революция күкрәүләре чорына туры килде, һәм шунда ул үзенең язмышын бөтенләе белән бөек һәм кыен эшкә — социализм эшенә багышлады.
Яшь Советлар иле бөтен дөнья империализмының котырынып ябырылган яуларына каршы авыр көрәш алып барганда Кави Ватаныбызны саклаучылар сафына басты. Ул гражданнар сугышы беткәннән соң да күп еллар буена Совет Армиясе кадрларын тәрбияләү эшендә эшләде. Мин аның «Кызылармеец» исемле округ газетасында басылган ялкынлы, сугышчан мәкаләләрен әле дә хәтерлим. Бу мәкаләләр бөек патриотизм һәм чын пролетариат интернационализмы рухы белән сугарылган иде.
Язучы үзенең «Иң соңгысы», «Шобага», «Боерык», «Яр буенда учаклар» һ. б. шундый гүзәл әсәрләрендә үз Ватанын саклаучы гади кешеләргә дан җырлый.
Кави Нәҗминең хезмәт халкына булган мәхәббәте шул ук вакытта аңарда социалистик культураның үсүенә аяк чала торган һәр төрле чит күренешләргә нәфрәт тудыра иде. Ул буржуаз милләтчелек калдыкларын хурлык билгесе белән тамгалады, мещанлыкның черек йөзен туктаусыз фаш итә килде.
Безнең күңелдә ул мәңгегә чын большевик, көчле ихтыярлы, ялкынлы һәм шул ук вакытта тыйнак, үз-үзенә таләпчән кеше булып калыр.
Я к у б Чанышев, генер ал-лейтенант.
КАВИ НӘҖМИНЕ КҮМҮ
26 нчы мартта Татарстан хезмәт ияләре атаклы татар совет язучысы, ТАССР Верховный Советы депутаты. Тынычлыкны яклаучыларның Татарстан комитеты председателе һәм СССР язучылар союзы правлениесе члены Кави Нәҗмине соңгы юлга озаттылар.
...Мәрхүмнең гәүдәсе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына куелган. Сөекле язучы белән хушлашырга килүчеләр мәрхүмнең гәүдәсе салынган табут яныннан өзлексез үтеп тора. Залда мәтам моңнары яңгырый. Мәрхүмнең табуты янында почетлы вахтада озак еллар бергә эшләп килгән каләмдәш дуслары: шагыйрьләр, журналистлар, партия, совет органнары работниклары, завод, фабрика һәм уку йортлары вәкилләре бер-бер артлы алмашына. Залга КПССның Татарстан Өлкә һәм Казан шәһәр комитетыннан, ТАССР Верховный Советыннан, СССР язучылар Союзыннан, туганнарыннан, дусларыннан, уку йортлары һәм" фәнни учреждениеләрдән, өлкә газеталары һәм нәшрият работникларыннан күп санлы веноклар алып керәләр...
Көндезге бер сәгать утыз минутта халыкны залга кертү туктатыла. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы секретаре һ. Галиев Кави Нәҗмине күмүгә багышланган кайгы митингысын ачык дип белдерә. Сүз Татарстан АССР Министрлар Советы председателе урынбасары Д. Шакирҗановага бирелә.
— Атаклы татар совет язучысы һәм актив җәмәгать эшлеклесс Кави Нәҗминең вакытсыз үлүе безнең өчен бик зур югалту, — ди ул. — Аның талантлы әсәрләре, иҗат иткән образлары безнең арада яшиләр, яңа тормыш өчен көрәшәләр.
Митингта шулай ук СССР язучылар союзы правлениесе вәкиле А. Садовский, Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе Г. Бәширов, язучының якын дусы генерал-лейтенант Я- Чанышев, Чу

вашия язучылар союзы правлениесе председателе А. Талвир иптәшләр дә чыгып сөйләделәр.
Мәрхүмнең гәүдәсен театрдан алып чыгалар. Сөекле язучыны меңнәрчә хезмәт ияләре озата.
Татар зиратына барып җиткәч, кайгы митингысы дәвам итә. СССР Фәннәр академиясенең. Казан филиалы галимнәре исеменнән филология фәннәре докторы Л. Җәләй сөйли:
— Язучы Кави Нәҗми үзенең 40 елга якын гомерен татар совет әдәбиятын үстерүгә багышлады,—ди ул, — Коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән яңа тип язучы — совет язучысы булды, һәрвакыт халык белән бергә яшәде һәм көрәште.
Москва язучылары исеменнән чыгып сөйләүче иптәш Кирьянов үзенең чыгышында:
— Язучы Кави Нәҗмине Советлар Союзының барлык язучылары һәм укучылары яхшы беләләр,—диде. — Ул милли әдәбиятлар арасында тугандаш дуслыкны ныгыту юлында күп эшләде, җәмәгать эшендә һәрвакыт актив катнашып килде. Аның бу гүзәл сыйфатлары безнең барыбызга да үрнәк булып тора.
Митингта «Совет әдәбияты» журналы редакторы Г. Кашшаф, В. И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенткасы К. Тимбекова һәм хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты председателе С. Абдуллин иптәшләр дә сөйләделәр.
Салих Сәйдәшев моңнары яңгырый. Табут кабергә төшерелә... Яңа кабер өстенә чәчәкләр һәм виноклар куела.
8. С. Ә. № 4.

114