Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР


Декада уцае белән зур күләмдә татар поэзиясе ан-тологиясе басылып чыкты. Бу, асылда, татар поэзиясен тудыручыларның барлык
ТАТАР
ПОЭЗИЯСЕ АНТОЛОГИЯСЕ
Таткпигоиздат
1956
исемнәре белән танышырлык беренче зур, тулы җыентык. Андагы авторлар һәм шигъри үрнәкләр буенча татар поэзиясенең кыс- кача тарихын, идея-эсте- тик йөзен күз алдына китерергә мөмкин. Китапка 95 шагыйрьнең җиде йөздән артык әсәре тупланган, һәр авторга кыскача биографик белешмә бирелгән.
Татар язма поэзиясенең беренче үрнәкләре XII— XIII йөз шагыйре Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасыннан, XVI гасырда яшәгән шагыйрь Мөхәм-мәдьярның «Төхфәи мәр- дән», «Нуры сыдур» әсәрләреннән өзекләр белән башлана. Болардан тыш җыентыкта Тукайга чаклы иҗат итүчеләрдән Мәүла Колый, Утыз Имәни, Г. Кан- далый, Яков Емельянов, Курмаши һ. б. ларны күрәбез. Татар поэзиясенең классигы Г. Тукайга зур урын бирелгән. Аның иллеләп поэма һәм шигырьләре урнаштырылган.
Совет чоры татар поэзиясенә караган бүлек — антологиянең иң зур өлеше. Бу бүлек күренекле шагыйрьләр М. Гафури, һ. Такташ, герой шагыйрь М. Җәлил, Ф. Кәрим, Н. Баян, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, С. Баттал, Ш. Мөдәррис, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиларның әсәрләре белән бергә күп кенә яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен үз эченә ала. Антологиядә үз заманнарында татар поэзиясенә азмы-күпме өлеш керткән, бүгенге көннең яшь укучыларына билгеле булмаган бик күп башка исемнәр дә бар.
Күмәк автор — халык та-рафыннан иҗат ителгән җырлар, бәетләр, хаклы рә-вештә, поэзиянең бер өлешен алып тора. Җыентыкка татар халык поэзиясенең төп жанрларын, тематикасын һәм йөзен билгели торган җырлар, бәетләр кергән.
Язучы X. Госман тара-фыннан язылган кереш сүздә татар поэзиясенең үсешенә, күренекле вәкилләренең иҗатына кыскача анализ бирелгән.
Китапның оформлениесен художник 3. Хөсәенов татар халкының милли орнамент бизәкләре үрнәгендә матур итеп эшләгән. Күләме 916 бит. Бәясе 30 сум.
Ел башында Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 1 иче томы Ә. Еники редакциясендә басылып чыкты. Бу том Г. Халит тарафыннан төзелеп, анда бөек язучының революциягә кадәр язган әсәрләре тупланган. Аларның шактый өлеше — «Яшь йөрәкләр» романы, «йөз ел элек», «Карак мулла», «Сөю-сәгадәт» кебек хикәяләре революциядән соң менә хәзер беренче мәртәбә басылып чыгалар.
Китап Г. Халитның шактый зур күләмдәге кереш мәкаләсе белән ачыла. Мәкаләдә Халит язучының кыскача гына биографиясен биреп, аеруча аның иҗат юлына киң итеп туктала. Без мәкаләдән әдипнең нинди тарихи шартларда туып, нинди чорлар кичереп һәм нинди каршылыклар аша үтеп үсә, күтәрелә баруын, һәм, ниһаять, әдәбиятыбызның иң күренекле, иң олы бер язучысы һәм остасы булып танылуын шактый эзлекле рәвештә күрә алабыз. Г. Халит шулай ук әдипнең тел, стиль үзенчәлекләренә, художество алымнарына да тукталып уза. Кыскасы, бу мәкалә бөек язучының катлаулы иҗат юлын билгеле бер дәрәҗәдә күз алдына китерергә һәм шул хакта уйланырга, фикер йөртергә ярдәм итсә кирәк. Шаять әдәбиятчыларыбыз Г. Ибра- һимовныц әдәби мирасын һәм иҗатын гыйльми марксистик нигездә тикшерү-
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ
САЙЛАНМА
ӘСӘРЛӘР
I-TOM
Таткнигоиздат
1956
аңлау буенча зур сүз башларлар дип ышанасы килә.
Беренче томда язучының революциягә кадәр язып та,
122
соңыннан кат-кат басылган һәм заманында кулдан төшмичә укылган «Табигать балалары» кебек чын шигъри повесте, «Карт ялчы», «Көтүчеләр» кебек үксез, кимсетелгән кешеләргә карата тирән йөрәк җылысы белән сугарылган хи-кәяләре дә бар. Авыл табигатен нечкә тоеп, крестьян хезмәтен бик яхшы белеп язылган бу әсәрләр, үзләренең тел сафлыгы һәм стиль самимилеге белән, язучының чын әдәби гәүһәрләренә керәләр.
«Иөз ел элек», «Карак мулла» кебек әсәрләр безне иске тормышның караңгы яклары, кыргый гадәтләре һәм кара, надан, җинаятьче руханилары белән таныштыра. Шул чорның гореф-гадәтләрен яхшы белгән язучы бу әсәрләрендә вакыйгаларны саф реалистик буяулар белән сурәтләп бирә.
«Сөю — сәгадәт» — нәфис бер әдәби парча. Бу парчасында язучы чын мәхәббәттән бәхет табу турында сөйли.
«Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Габдрахмап Салихов» кебек хикәяләр безне революциягә чаклы тормышның төрле яклары һәм төрле социаль катлау вәкилләре белән таныштыра. Аларның һәркайсы Галимҗан Ибраһимовка хас әдәби осталык белән язылганнар һәм зур кызыксыну белән укылалар.
Беренче томда иң күренекле урынны алып торган әсәр — «Яшь йөрәкләр». Бу — роман, һәм безнең әдәбиятыбызда ул роман жанрындагы әсәрләрнең бе- ренчеләрсннән һәм иң зур-ларыннан саналса кирәк. Әсәр үз чорының кайнар мәсьәләсенә—яктылыкка юл эзләүче татар яшьләре белән искелекне яклаучы олылар, ягыш «аталар-бала- лар» мәсьәләсенә багышлан ган. Романдагы вакыйгаларның үзәгендә Зыя белән Мәрьямнең бәхетсез мәхәб бәтләре тора. Әсәр ялкынлы дәрт белән язылган, һәм без Галимҗан Ибраһи- мовның нинди зур тел остасы һәм стилист булуын шушы әсәрендә үк инде бнк ачык күрәбез.
Китап яхшы тышлыкта, матур, пөхтә итеп чыгарылган. Бөек язучының томнарын киң җәмәгатьчелек тирән канәгатьләнү белән куанып каршы алыр дип ышанасы килә.
Галимҗан Ибраһимов -әсәрләренең өченче томына күренекле язучының зур кү-ләмле ике әсәре: «Безнең көннәр» романы һәм «Татар хатыны ниләр күрми» исемле хикәясе кергән. «Безнең көннәр» романы беренче гапкыр 1920 елда басылып чыга. Шул елларда ук ул киң масса укучылар тарафыннан яратып каршы алына. Күп вакыйгаларны эченә алган зур полотнолы, киң масштаблы бу әсәр татар совет әдәбияты тари-хында беренче роман. Г. Ибраһимов бу әсәрендә 1905 елгы революция көннәрен чагылдыра. 1905 елгы революция дулкыннары татарлар арасына да килеп җитә. Кайдадыр, еракта, кемнәрдер сугышалар^.. — дип тыныч кына читтә калырга уйлаган татарларга да революция җиле, революция дулкыны килеп бәрелә. Бөтен Россия кайный, патша властеның нигезе көннән-көн какшый, азатлык өчен көрәш кызганнан- кыза бара.
Г. Ибраһимов оста худо-жестволы алымнар белән, 1905—07 елларны эченә алган бер чорда күп төрле катлам вәкилләренең беренче рус революциясенә булган мөнәсәбәтләрен ачып сала. Гәрәй Солтан, Зариф Булат кебек эшче вәкилләренең революциягә ахрына- ча турылыклы булып көрә-шүләрен, Акчулпан, Фәхри, Разыя кебекләрнең башта «социалистланып», ахырга
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ
САЙЛАНМА
ӘСӘРЛӘР
III-TO.M
Таткнигоиздат
1956
таба революциягә хыянәт итеп, капиталга сатылуларын сурәтләп, язучы вакыйгаларны реакция елларына китереп җиткерә. Революциянең җитәкче төп көие — бары тик большевиклар партиясе җитәкчелегендәге эшчеләр сыйныфы дигән иҗтимагый мәгънә — әсәрнең нигез фикере.
Г. Ибраһимов үзе исән чакта бу әсәрне кат-кат карап чыга, яңадан редакцияли. Быелгы басма авторның 1936 елны редакцияләп чыгарган өченче басмасыннан алынган.
Бу томга кертелгән икенче әсәр—«Татар хатыны ниләр күрми» дигән зур күләмле хикәядә революциягә кадәрге татар хатын-кызларының төрлечә мәсхәрә ителүләре, газаплы тормышта яшәүләре сурәтләнә. Иске, караңгы тормыш, дин һәм шәригатьнең мәгънәсез законнары татар хатынын вакытсыз сулырга, сүнәргә мәҗбүр итә. Чибәрлеге, зифа буе белән сокландыргыч Гөлбануның шул законнар корбаны булуын, бик яшьли үз-үзен һәлак итүен күрсәтеп, язучы шул заман татар хатын-кызларының типик образын тудыра. Халык мәкальләренә бай, образлы тел белән язылган бу әсәрдә татар хатынының фаҗигалы язмышын күреп, тирән кичерешләргә биреләсең.
Том ахырында кыскача библиографик белешмә һәм бөтен өчтомлыкка кергән әсәрләрнең исемлеге бирелгән.
Китапның тиражы 30000, бәясе 11 сум 05 тиен. Китапта барлыгы 610 бит.
Төзүчесе Хәмит Муза гитов. Афзал Шамов редакциясендә, издательство редакторы Гөлшат Зәйна- шева.
123
Күптән түгел Таткниго- издатта яшь язучы Нурихан Фәттәхпең «Сезнеңчә ничек?» исемле романы басылып чыкты. Язучының бе-
НУРИХЛН ФӘТТАХ
СЕЗНЕҢЧӘ НИЧЕК
ренче зур әсәре булган бу роман үткән ел журналыбызда да басылган иде. Яшь язучыны вуз тормышында студентлар арасындагы мөнәсәбәт, аларның рухи омтылышлары, яшьлек, мәхәббәт тойгылары кызыксындыра. Совет яшь-ләренең мораль йөзе нинди булырга тиеш, дигән сорау әсәрдә куелган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Роман, алган тормыш материалы белән дә, куелган проблемалары белән дә соңгы еллардагы татар совет прозасына билгеле бер өлеш кертте.
«Утыз беренче группа студентлары политэкономиядән имтихан бирәләр. Бу — соңгы имтихан»,— дип башлана роман, һәм шушы беренче битләрдә үк без әсәрнең төп геройлары — студент Сәгыйть һәм аның группадашы Ида белән танышабыз. Алар да имтихан тапшыралар. Ләкин төп имтиханны аларга соңгарак, университеттан тыш, каникул вакытында тапшырырга туры килә. Ида белән Сәгыйть бер-берсен яратышалар, ләкин аларның тормышка, халыкка, хезмәткә булган мөнәсәбәтләре икесенең ике төрле. Шуңа күрә дә халык белән, аның интереслары белән яшәргә омтылган Сәгыйть һәм тор-мышта иң әүвәле үз бәхетенә, шәхси уңышларга ирешү нияте белән яшәгән җилбәзәк кыз Ида арасындагы мәхәббәт тормыш имтиханын үткәндә җимерелүгә дучар була.
Шушы мәхәббәт язмышы романның төп сюжет сызыгын тәшкил итә, хикәяләүне этәрүче төп конфликт та Сәгыйть белән Ида арасында туган конфликт булып тора. Ләкин, югарыда әйткәнчә, автор мәхәббәт мәсь-әләсен башка әхлак-мораль мәсьәләләрдән аерып алмый, ә киресенчә, нәкъ-шул иҗтимагый мәсьәләләр күз-легеннән карап куя, тикшерә, хәл итә. Шунлыктан романның сюжет рамкалары киңәя төшә, әсәрдә студентлар тормышы гына түгел, колхоз тормышы да сурәтләнә, Сәгыйтьнең авыл-дашларын борчыган нәрсәләр, авыл тормышында очраган кимчелекләр дә күрсәтелә.
Әсәр яшь укучыларны тормыш имтиханына хәзерли, аларны яшьтән үк бөтен халыкның иҗади хезмәтендә үз урынын, дөрес юлны табарга чакыра.
Романның редакторы X. Камалов. Тышлык художнигы М. В. Виноградова. Күләме 340 бит. Бәясе 6 сум 45 тиен.
Таткнигоиздатның фәнни- техник әдәбият редакциясе филология фәннәре кандидаты X. Курбатовның «Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре» исемле китабын басып чыгарды. Синтаксис, аеруча стилистика татар тел бе-лемендә аз өйрәнелгән өл-кәләрдән санала. Мәктәп укытучылары да, студентлар да, язучылар да мондый : хезмәтләргә бик мохтаҗлар.
X. Курбатов үзенең кита-бында татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләрен конкрет бер темага бәйләнешле рәвештә— чит сөйләм материал- . лары өстендә тикшерә. «Чит сөйләмне грамматик яктан тикшерү кушма җөмлә синтаксисын аныклау өчен әһәмиятле, чөнки чит сөйләмле җөмлә гадәттәге кушма җөмләне генә түгел, бәлки үзенә аерым типтагы кушма җөмләне — чит сөйләм-ле кушма җөмләне форма-лаштыра. Чит сөйләм-
★ ★ ★
не грамматик яктан тикшерүнең практик әһәмияте дә бар; бу бигрәк тә туры һәм кыек сөйләмнәр янында тыныш билгеләре мәсьәләсен ачыклауга кагыла. Чит сөйләмне стилистик яктан тикшерү әдәби әсәрнең эчке төзелешен тирәнрәк аңларга, теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген тулырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә»,— дип яза автор китапка кереш сүзендә.
Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә туры сөйләм тикшерелә. Автор туры сөйләмгә билгеләмә биргәннән соң, бай фактик материалга таянып, туры сөйләмнең стилистик һәм грамматик үзенчәлекләрен ача, диалог, монолог турында сүз алып бара, туры сөйләмне автор сөйләменә бәйләүче сүзләр һәм ярдәмче чараларны, туры сөйләмнең автор сөйләмендә урнашу тәртибен карый, туры сөйләм белән автор сөйләме арасындагы синтаксик мө-нәсәбәтне, туры сөйләмнең җөмлә кисәге булу мәсьәләсен тикшерә.
Икенче бүлек кыек сөйләм, аның стилистик һәм грамматик үзенчәлекләрен ачуга багышланган.
Өченче бүлектә сүз уртак сөйләм турында бара. Автор уртак сөйләмнең килеп
X. КУРБАТОВ
ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СИНТАКСИС ҺӘМ СТИЛИС- ТИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Таткнкгоиздат 1956
чыгышы, аның стилистик әһәмияте һәм грамматик формалары турында төрле ил галимнәренең фикерлә

рең китерә, алар белән бәхәскә керә һәм татар телендәге уртак сөйләмнең үзенчәлекләрен җентекләп тикшерә. Уртак сөйләм дигән терминны да X. Курбатов татар тел белемендә беренче булып кулланды.
Автор, татар теленең җанлы сөйләү телендәге һәм әдәби текстлардагы бай материалларны файдаланып, чит сөйләм буенча кызыклы күзәтүләр, ачышлар ясый. Китапта чит сөйләмгә караган төрле телләрдәге (рус, немец, француз, таджик, кыргыз, һ. б.) бай махсус әдәбият файдала-нылган, бу әсәрләрнең биб-лиографиясе дә бирелгән.
X. Курбатовның татар те-лендәге чит сөйләмне теоретик яктан тирән итеп тикшергән бу хезмәте тюркология фән белемен дә баетты.
Китап 195G елда басылган. Редакторы — X. Мөхә- метший. Тиражы—2000.
Бәясе —5 сум 60 тиен.
СССР Фәннәр Академия-сенең Казан филиалы кар-шындагы тел, әдәбият һәм тарих институты 1955 елда Таткнигоиздатта русча-та- тарча сүзлекнең беренче томын бастырып чыгарган иде. Беренче томның баш редакторы — Педагогия фәннәре академиясенең дей-ствительный члены, СССР фәннәр академиясенең член- корреспонденты мәрхүм про-фессор Н. К- Дмитриев. Беренче томда А—3 хәреф-ләренә башлана торган сүзләр теркәлгән. Редакциядән кереш сүз, сүзлекнең төзелеше турында аңлатма, шартлы кыскартмалар, та
лешмә бирелгән. Русча сүзләрнең татарча тәрҗемәсе белән бергә, аңлатмалар, фразеологик әйләнмәләр, идиомпар кертелгән. Беренче томның күләме 360 бит, бәясе 10 сум 55 тиен.
Узган ел ахырында сүз-лекнең икенче томы басылып чыкты. Бу том алфавиттагы И дән алып О хәрефенә кадәр сүзләрне берләштергән. Бу томны Р. Газизов, Л. Мәхмүтова, Ә. Ахунҗанов һәм Ф. Газизова иптәшләр төзегәннәр. Күләме 448 бит, бәясе 12 сум 25 тиен.
Русча-татарча сүзлек бар-лыгы дүрт томда булачак.
РУСЧА-ТАТАРЧА
СҮЗЛЕК
Таткнигонздат
1956
тар һәм рус морфологиялә-ренең төп мәсьәләләре буенча кыскача грамматик бе-