Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТЕЛӘК

САХАБ УРАЙСКИЙ
Озак авырудан соң, шагыйрь Сахаб Урайский үлде. Татар совет әдәбияты үзенең бер кешесен — лирик күңелле, сәләтле кешесен, тын бакчаларны һәм безнең шау-шулы Иделебезне мактап җырлаучы шагыйрен югалтты.
Сахаб Камалетдин улы Урайский (Мәүлетов) 1908 нче елның 3 январенда батрак семьясында туа. Яшьләй ятим калып, җәй көннәрендә авыл мәктәбендә укый. Совет власте елларында урта һәм югары уку йортларында укып, белемен арттыра һәм партия, совет учреждениеләрендә, газета- журнал редакцияләрендә эшли. 1941 елда Коммунистлар партиясенә керә.
1928 елдан кыска-кыска шигырьләре белән вакытлы матбугат битләрендә күренә башлаган Сахаб Урайский 1933 нче елны «Көтүче кызы» исемле беренче шигырьләр э^ыентыгын бастыра һәм әнә шул чактан алып соңгы вакытларга кадәр әдәбиятта, шагыйрь буларак та, редактор булып та, актив катнашып килә. Ул 1939 елдан бирле язучылар союзы члены. Күп кенә шигырь җыентыклары чыгара. Аның шигырьләре буенча композиторлар яңа көйләр иҗат итәләр.
Сахаб Урайский тормышының соңгы көннәренә кадәр Таткнигоиздат- ның яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшләде, шул ук вакытта әдәби иҗат эшен дә дәвам итте. Тырыш хезмәтләре өчен С. Урайский берничә тапкыр медальләр белән бүләкләнә.
Без түбәндә шагыйрьнең авыру вакытында язган иң соңгы шигырен бирәбез.


ТЕЛӘК
Көзге бер көп иде.
Каһәр авыру екты аягымнан. Тыңлап ятам җилнең дулавын. Моңга чумып озак карап торам Күктә болыт үксеп елавын.
Йөрәк сыкрый, уйга моңнар тулган, Тиңдәше юк шомлы хисләрнең... Дусларымның җылы сүзен кабат Ишетә алмасам соң нишләрмен?..
Агачыннан иртә өзелеп төшкәй Яңа ярган яфрак шикелле, Әллә инде ярты юлда туктап Мин яшәүдән мәхрүм ителдем?!
1956.
Югары бер аккорд алган чакта Сорнаеңның кылы өзелсә, Нинди үкенеч, Җырланмаган җырлар Үзең белән җиргә күмелсә.
Нинди үкенеч, Бер тиенлек бакыр Югалгандай төшеп суларга, Дуслар сагынып искә алырлык бер Эз калдырмый мин дә югалсам. Көзге бер көн иде.
Мин күп вакыт, ярым аңсыз калып, Шыксыз үлем белән сугыштым.
һәм аңладым җирдә яшәү кадерен, Матурлыгын якты тормышның.
Үлем минем күпне күргән тәнгә Канлы бармакларын батырды... Мөмкинме соң ләкин «газраильгә» Җиңү шигырь дигән батырны.
Шигырь — батыр!
Мин ышанам синең Могҗизалы сихри көчеңә. Яшәү көчем җырларыма күчеп Янсын иде синдә минем дә!
Янсын иде йөрәк факелсыман, Данко йөрәгенә тиң булып — Янсын иде якты нурга бизәп Кешеләрнең барыр киң юлын!

4.