Логотип Казан Утлары
Хикәя

МҮКЛӘНГӘН ТАШ


I.
Кояшның соңгы нурлары түбә кыекларына, сыерчык ояларына, инеш буендагы биек тополь башларына берникадәр вакыт эләгеп торды да җир өстенә сыек караңгылык төште, офык читендәге болытлар, иртәгә көн аяз буласын белдереп, саргылт-алсу төскә манчылдылар. Эңгер- меңгер белән бергә авыл өстенә яңа сауган сөт исе таралды, шаулашып балыктан кайтучы малай-шалай төркеме узды, алар артыннан ук кармак чыбыкларын селки-селки, мәктәп хисапчысы Гайнетдинов кайтып җитте.
Вятка аръягыннан кемдер, көймә сорап, баядан бирле карлыккан тавыш белән Габдулла агайны чакыра иде. Олы малае белән Габдулла агай суда агып килүче бүрәнәләр тотарга киткән иде булса кирәк — җавап бирми иде.
Өй артындагы бакчада алмагач, кара карлыган куаклары ышыгында утырган Мәрдәнша ялгыз юлчыны чын күңелдән кызганып куйды һәм: с<Булса булыр икән кешедә комсызлык... Кайчан киткәннәр иде инде!..»— дип, Габдулланы каһәрләп, сүгеп алды.
Ул алмагач төбенә протез аягын сузып җибәрде дә арпа башагысы- ман озын, нечкә сары мыегын бөтергәләп, сөяк трубкасыннан каты махра төтене суыра-суыра, шулай бик озак утырды.
Мәрдәншаның болай, йорт-каралты тирәсендәге эшләрен калдырып, берүзе пошынып утыруының сәбәбе бар иде. Моңа күптән түгел генә армиядән кайткан улы Хәмзә сәбәпче иде.
Мәрдәнша, улы кайткан көнне шатлыктан исереп, егетне каралты- кура арасына алып чыкты. «Капшап кара, тешләп кара, бөтенесе синең өчен, бөтенесе синеке хәзер. Карт атаң көчен кызганмады, тырышты, инде син нишләрсең, улым?» — диде аның шатлыклы күзләре.
Хәмзә таза, эре бүрәнәләрдән торгызылган сыер абзары белән келәтне карап узды, элекке кара мунча урынына әле күптән түгел генә өлгер- телгән өр-яңа ак мунча каршында тукталып торды һәм, чәнечкеле^тимер чыбык белән уратылган койма аша эчкә үтеп, алма бакчасын әйләнеп чыкты, һавада гөжләп торган бал кортларының тавышына колак салып торды. Аннары, күн итегенең тимерле үкчәсе белән яссы ак ташларга шак-шок басып, ишек алдын бер-ике әйләнде. Ул уйчан иде, коңгырт күзләре чак кына кысыла төшеп, гаять җитди карыйлар иде. Хәмзә башта бер сүз әйтмәде, тик бөтен нәрсәне күздән кичергәч кенә аның теле ачылды:
— Нык эшләнгән, шәп эшләнгән, — диде ул, бер ноктага текәлеп.
7
Мәрдәншаиың үз улыннан соклану, мактау сүзләре, киләчәк турында шулай кайгыртканы өчен һич югында рәхмәт сүзләре ишетәсе килде. Ләкин улы андый сүзләрне әйтмәде. Хәер, кайберәүләрнең сүзгә саранлыгы кайчакта аның төптән уйлый белүен, акыллылыгын аңлата түгелме соң?
Мәрдәнша бит үзе дә сүзгә саран. Әмма инде эшкә килгәндә — кулында ут уйнап тора! «Үземә охшаган, теле белән тегермән тартырга ашыкмый», — диде ул эченнән генә. Шуның белән күңелен юатты.
Кайтуының өченче көнендә, иптәшләре белән очрашу мәҗлесендә, Хәмзә әтисенең күзләренә туп-туры карады да:
— Болай булмый, әти, тормышны яңартырга кирәк, — диде.
— Яңартабыз аны, улым, бездән калмас, — дип хуплап алды Мәрдәнша. Аның зиһене азрак сөремләнеп өлгергән иде, яшьләр арасында үзен яшьләрчә тотарга тырышып, ул кирәгеннән артык күтәргән иде.
Иртән айныгач, Хәмзәнең хәйләле елмаеп әйткән сүзләре исенә төште. Ни әйтергә уйлады икән ул? Болай да яңа булган тормышны тагын ничек яңартырга исәпли икән ул? Ахырда Мәрдәнша абзый улының тел төбен үзенчә аңлап, үзенчә юрады: «Егет өйләнергә җыена». Бик яхшы, бик вакыт, — диде ул үз-үзенә.
Ләкин кемгә өйләнер икән? Мәрдәнша авылда улының элегрәк йөргән бер кызы барлыгын белә иде. Кыз егетне көтте-көтте дә, Хәмзә кайтырга ике-өч ай калганда, көтмәгәндә, кемгәдер ияреп, чирәм җирләргә китте дә барды.
Дөрес, Хәмзә алай җебегәннәрдән түгел кебек. Китсә- киткән, дөньяда аннан башка кыз беткәнмени! Инде атна-ун көннән бирле егет көн дә таңнан торып, кичке караңгыга тикле әллә кайларда әйләнеп кайта. Ашы аш түгел, йокысы йокы түгел, үзе болай ферманы карап кайтам дигән булса да, басу-кырларга чыгам, яшелчә бакчасына төшәм дигән булса да — кая гына бармасын, күңеле һаман кызлар тирәсендә чуала ахры. Печәнгә төшкәнче берәр чибәррәген, тазарагын күзләп кайтса, ярар иде дә бит. Инде күп калмады, аллага шөкер. Вакытында кирәк-ярагын да, әче балларын да кайгыртып куярга булыр иде...
Бакчада әнә шундый уйлар уйлап утырганда, капка бигенең шалтыравын ишетеп, Мәрдәнша сискәнеп куйды. Хәмзә кайтты. Егет шак-шок басып койма янына килде һәм гимнастеркасын, майкасын салып, тузанын селекте, аннары кое янына барды. Анда ул ах-вах килеп, рәхәтләнеп салкын су белән юынды һәм яңадан киенеп, бил каешып селки-селки өйгә таба атлады. Тик шул чакта гына атасы аңа:
— Хәмзә, улым, кил әле монда, — дип эндәште.
Хәмзә әтисе янына килде дә:
— Нишләп болай караңгыда боегып утырасың, авырмыйсыңдыр ич? — диде.
Мәрдәнша, сер бирмәскә тырышып, көр тавыш белән күңелле генә җавап бирде:
— Кәеф ал да гөл, калганын үзең бел. Үзендә ни хәлләр соң?
— Әйбәт. Әле машина кабул итеп кайттым, иртәгәдән эшли башлыйм.
— Яңа машина кайтканмы әллә? — диде Мәрдәнша, трубкасына ут кабызгач.
— Тиздән кайтачак. Мин әлегә Гата машинасына утырам. Гата исерек баштан автоинспекторга эләккән, правосын алты ай үтмичә бирмәсләр, ди...
Мәрдәнша, башын чайкап, Гатаны кызганып алды:
— Ай-Һай, харап булган икән! Әйбәт тә егет соң Гата! Идел буендагы бөтен бүрәнәләрне шуннан гына ташыта идем, юк, кыйбат та сорамыйдыр иде үзе, — диде ул. — Яхшы булган, улым, нәкъ эзенә баскансың. Әллә кемнәргә ялынып йөргәнче, хәзер үзебездә машина, ә!
— Үзебездә дигәч тә...
8
Хәмзә сүзен әйтеп бетермәде, аны әтисе бүлде:
— Карале, улым, — диде ул, — Идел буеннан, таллыктан пилорамга унике бүрәнә китертәсе бар, югалмас 'борын җайлыйсы иде. Аннан соң Габдулла кордаш белән икебезгә бер буралык әзерләдек, сатарга-иитәргә туры килсә, анысын да үзебез ташыр идек. Акча янга кала бит.
Хәмзә аягүрә басты, бил каешына ике куллап тотынган көе күлмәк җыерыкларын артка таба сыпырды да:
— Карарбыз әле... Шулай да син, әти, идарәгә барып сорар иден. Эшли башламас борын уңайсыз бит, — диде.
Суырган төтене ялгыш юлга киттеме, Мәрдәнша буыла-буыла ютәлләргә кереште.
— Ахмак, — диде ул, ниһаять, җиргә төкереп. — Синең арттан кем күзәтә. Курыкма, бөтен шоферлар шулай. Кемнең кулында, шуның авызында!..
Алар беравык берни эндәшмәделәр. Шул арада Газизә түтәй, үзе дә белмәстән, аларның бәхәсен бүлде, икесен дә кичке ашка чакырып алды. Мәрдәнша, үз-үзен җиңеп булса да, сөйләшәсе сүзен бүгенгә сөйләшеп бетермичә калдырды.
Соңыннан, Хәмзә белән Сәкинә клубка уенга чыгып киткәч, Мәрдәнша:
— Карале, сиңа әйтәм,— диде хатынына, — Хәмзә армиядән бөтенләй кыргыйланып кайткан, йорт-җир дими, ата-ана дими. Өйләндерергә кирәк аны. Синең сөйләшкәнең булмадымы?
— Ул-бу сизелми шикелле алай. Әллә Алтайга киткән теге нәрсәсен көтә инде, белмим, — диде хатыны, ястыгын рәтли-рәтли.
— Нәрсә?! Шуны көтә дисеңме? Көттерермен мин аны!—Мәрдәнша торып ук басты. — Ул җилбәзәк аннан кыз килеш кайтыр дисеңме? Адәм көлкесе. Юк, үзебез табарбыз, әйбәтен, күңелгә ошаганын алырбыз. Син, карчык аңа тегеләй-болай дигән бул, килен кирәк, авырыйм-нитәм дигән бул...
Алар йокларга яттылар.
Ләкин Мәрдәнша тиз генә йокыга китә алмады. Хәзер аңа Хәмзәнең үз-үзен тотышы сәер генә түгел, бәлки бик серле дә, шомлы да булып тоелды.
Мәрдәншаның ачуы кабарганнан-кабарды, ул торып тәмәке тартып карады, әмма күңеленә кергән пошаманы тиз генә югалмады.
II.
Мәрдәнша берничә ел рәттәй колхозның яшелчә бакчасында каравылда тора иде. Бу эшкә ул үзе сорап керде. Инвалид кешегә, гәрчә ул башка әһәмиятлерәк эшләрдә кирәк булса да, идарәдә дә каршы килмәделәр. Бакчада эш авыр түгел иде, яшелчәләр өлгергәнче, бакчаны мал- туардан, бигрәк тә комсыз казлардан, ә инде яшелчәләр өлгергәч — малай-шалайдан сакларга туры килә иде. Эше ансат, җайлы иде, хезмәт көне дә аз-азлап язылып килә иде, әллә ни зур җаваплылык та юк иде. Мал-туарга кирәк кадәр печән дә әзерләргә була иде.
Сугыштан уң аягын өздереп кайтканнан соң да ул баштарак үзенең элекке эшенә тотынмакчы булып карады. Әмма эшләгән эшенең, куйган көченең елның елында җилгә оча баруын күргәч, бу уеннан ул кире кайтты, бөтен нәрсәгә кул селтәде дә үз ихатасы тирәсендә генә казынырга кереште.
Ләкин колхоздан бөтенләйгә читләшү дә мөмкин түгел иде, колхозчылар исемлегендә саклану уңайлы иде. Шуңа күрә ул тагын яшелчә бакчасына керде. Хәзер ул бакчада үзе урынына еш кына кызый яисә хатынын калдырды, үзе исә акчалы эшкә йөрде. Авылда мич чыгарту
9
чылар, пыяла куйдыручылар җәй җитте исә аны чиратлашып чакырып кына тордылар. Аннан соң мәктәптә, клубта, медпунктта, тегесен-моны- сын төзәтергә, рәтләргә җай чыгып кына торды.
Мәрдәнша үз балаларыннан гына канәгать булмады: малае да, кызы да йорт өчен әз генә тырышмадылар, үз хуҗалыкларын да иренеп, ялкауланып эшләделәр. Дөрес, армиягә алынганчы Хәмзә сирәк-мирәк әтисенә ярдәм итеште: мич чыгарышты, кайчакларда кулына балта тот- калады. Шулай да күңеле бүтәннәр артыннан иярде. Ул күбрәк колхоз эшендә, трактор, автомашина тирәсендә чуалды. Эшләгәне күп булса да, эш нәтиҗәсенең көз көне бер-ике капчыктан артмавы аны артык борчымады шикелле. Гомумән, ул яшьтән үк йорт җанлы булмады. Сәкинәсе баштарак, әле бала гына чагында, гел әнисенә булышты — тегесен эшләде, монысын эшләде. Соңгы ике ел эчендә ул кинәт үсеп китте һәм, йорт эшләренә бөтенләй күңеле сүрелеп, иптәш кызлары белән я печәнгә, я уракка-фәләигә йөри башлады. «Тормыш әчесен татысыннар әле, күрсеннәр, белсеннәр әле, шул чакны исләренә төшерерләр әле әтиләрен,— дип уйлады Мәрдәнша. Колхозныкына ышан, үзеңнекен җайла, дип юкка гына тырышмый аталары...»
Хәмзә армиядә чагында Мәрдәншага өстәмә табыш алу өчен яңа бер юл ачылды. Ул паромчы Габдулла белән килеште дә Вяткада саллардан аерылып калган бүрәнәләрне тоту кәсебенә кереште. Моның файдасы бик тиз сизелде. Үткән ел ике буралык бүрәнә сатып, радиоалгыч белән сугымлык бер бия алды, ак мунча җиткерде, каралты-кураиы яңартты. Быел да алар Габдулла белән икесенә бер буралык бүрәнә әзерләделәр. Ләкин бу эшне бик сак эшләргә кирәк. Узган елны тикшерүче килеп икесенең дә котларын алды. Рәхмәт төшкере, тикшерүченең «теге ягы» йомшак булып чыкты, ике бөтен «шайтан баласы» аның кырыслыгын да, зәһәрлеген дә юды да ташлады, тагын берәр шешә куйсалар, — әгәр хәленнән килсә — хәтта Вяткасы-нне белән дә сатып җибәрер иде. «Алай да, кеше-кара күргәләгәнче, таллыктагы бүрәнәләрне әвеш-тәвеш китерергә кирәк иде. Имеш-мимеш йөри, эшне бозулары ихтимал...» — диде Мәрданша үз-үзенә.
Мондый ыгы-зыгылы, мәшәкатьле тормыш, әлбәттә, Мәрдәншага тансык нәрсә түгел иде. Ул инде арыды, талчыкты. Ул Хәмзәсен көтте, хуҗалыктагы барлык эшне аның җилкәсенә аудару һәм үзенә ял алу турында хыялланды. Ләкин ул ялгышты ахры...
III.
Эшли башлавының беренче көннәрендә Хәмзә кичләрен бик соңга калып, арып-талчыгып, тузанга-майга батып кайтып керде. Ул машинасы белән инеш буйларыннан, үзәннәрдән авылның югары очында салынып яткан сыер абзарлары өчен таш ташыды. Баштарак Мәрдәнша улы белән кабат сөйләшү өчен уңайлы вакыт туры китерә алмыйча йөрде, чөнки Хәмзә, иртән дә, төшкә кайтса да, ут чыккан кебек тизрәк машинасы янына ашыкты. Бүген ул атасының кушуы буенча иртәрәк кайтты.
Ата белән ул өстәл янына бер-берсенә кара-каршы утырдылар. Өстәл өстенә ак башлы шешә куелды. Мәрдәнша, аракы белән артык мавык- маса да, бик әһәмиятле нәрсәләрне хәл иткәндә аракыны иң яхшы арадашчы дип саный иде. Өйдә алардан башка беркем дә юк иде. Абыйсы белән әтисе арасындагы ниндидер гаять кызыклы сүз булганын сизенгән һәм шуңа күрә юк-бар табып, өй эчендә әрле-бирле йөргән кызын Мәрдәнша: «Бар, кара, бакчага маллар кермәгәнме!.. Олылар сүзен тыңларга бераз үсәсең дә бар әле!» — дип, үпкәләтеп чыгарып җибәрде. Хатыны исә Мәрдәншаның мондый чактагы усал гадәтен бик яхшы белә иде. Ул аракыдан соң капкаларга анысын-монысын әзерләп бирде дә өйдә бүтән күренмәде.
10
Мәрдәнша бәләкәй стаканнарны тутырып аракы салды һәм сөзеп, сы- наулы караш белән улына карады. Егетнең талчыккан кыяфәтле түгәрәк йөзендә уйчанлык, ныклык сизелә иде. Ул коңгырт күзләрен тәрәзәдән алды да текәлеп әтисенә карады. Аның күз карашы тынычсыз иде. Анда ниндидер борчылу, әрнү һәм зәһәрлек бар иде шикелле.
— Әйдә, тотыйк әле, исәнлеккә-саулыкка булсын, — диде Мәрдәнша, түземсезләнеп, һәм стаканнарны чәкештерде дә аракысын бер алым белән йотып җибәрде.
Хәмзә аз гына эчте дә стаканны кире куйды.
— Хәзер сөйләшсәк тә була, — диде Мәрдәнша, ипи телемен иснәш- тергәләп.
— Әйдә, әти, сүзеңне башла, — диде Хәмзә, ипле генә.
Мәрдәнша сөйләшәсе сүзләрен алдан ук уйлап, хәзерләп куйган иде. Хәзер, әллә улының ваемсызлыгыннан, аның күңеленә бер генә сүз дә килмәде. Мәрдәнша, сүз башын исенә төшерергә тырышканда, аз гына уйланып торды да:
— Хәмзә, син өйләнергә уйлыйсыңмы? — диде. — Уйласаң — ниятең кемдә?
Хәмзә, ак тешләрен ялтыратып, көлемсерәп куйды.
— Быел өйләнергә исәп юк. Кемне аласын да әйтә алмыйм, — диде ул.
— Алай икән. Ә йорт-җир кирәкме сиңа? Әллә йорт-жирсез дә торып була дисеңме?—диде атасы. — Кирәктер шул. Ник алайса бөтенесенә кул селтәдең? йорт сиңа калган, шуны уйла! Курыкма, машинаң колхозныкы — беләбез, шулай да бүрәнәне кайчан алып кайтырга уйлыйсың?
— Урланган бүрәнәнең миңа кирәге юк.
— Урланган?! Кара син, ә!—диде Мәрдәнша кинәт калтыранган тавыш белән. — Хәер, булсын, урланган булсын. Атаңа яраган сиңа ярамыймыни? /Мин сиңа атамы? Ник гел каршы син? Минем тормыш ярамыймы әллә?
— Ярамый, әти... Син «дүрт ягың кыйбла» диярсең инде, әмма чыны шул, ошатмыйм мондый тормышны, — диде Хәмзә, һәрбер сүзенә басым ясап.
Мәрдәнша калтыранган куллары белән шешәдән аракы салып эчеп җибәрде.
— Әти, колхозга кергәнче син кем идең? — диде Хәмзә кинәт.—Тамагы туймас бер хәерче идеңме? Батрак идеңме?
— Йе, батрак ием. Шуннан?
— Хәзер кем?
— Хәзер кем?.. Колхозчы, — диде Мәрдәнша, аның мондый соравына аптырап. — Соң үзең күреп торасың ич...
— Юк шул! Колхозчы түгел син, колхозда хисапланасың гына син! Мин таш ташыйм, таштан сыер абзарлары салалар. Ташчылар юк. Бригадир Кашшафның, үзең беләсең, кулыннан киләме соң ул эш? Нәрсә белә ул таш эшендә... Ә син — булдырасың! Өеңдә җен кебек таза өч-дүрт эшчең булсын, хезмәт көнең ике йөзгә дә тулмасын!
— Тулмаса тулмас!—дип бүлде аны Мәрдәнша ачу белән.—Инвалид мин, күңелем ничек тели, шулай эшләргә хакым бар. Беркем бер сүз әйтәлмәс, мин кан койдым, сугышта аягымны калдырып кайттым. — Мәрдәнша мыегын бөтереп алды һәм, мыскыллы көлемсерәп, улының борын төбендә кәкре бармагын уйнатты. — Син үзең менә булыр-булмас акылың белән атаңа сабак укып маташасың. Кайчан йомырканың та- .выкны өйрәткәне бар?..
— Ялгышасың, әти, — диде Хәмзә, атасының мыскылын санга алмыйча. — Авылда инвалидлар бер син генә түгел.

н
— Җитәр! —Мәрдәнша аягүрә басып, өстәлгә бик каты сугып алды; аның кыяфәте куркыныч төскә керде, арпа башагысыман мыек очлары тырпайды. — Ничек син оялмыйча монда кайтып кердең? Ничек монда тамак туйдырасың, оятсыз? — Мәрдәнша, өстәлгә яртылаш ятып, гыжлап җикеренде:—Минем йортта урын юк сиңа, югал күз алдымнан!..
Хәмзә каушап калды, агарынды. Аның әле үз атасын мондый хәлдә күргәне юк иде.
— Әти, әти...— дип ул аны тынычландырырга тырышты. — Әйбәт кенә сөйләшеп утырганда, менә сиңа, мә!
— Мин сиңа ата түгел! Шушы кулларым белән буып ташлаганчы, олак тизрәк! Җә, ни кирәк тагы?
Хәмзә, калын иреннәрен кыймылдатып, сәер генә бер елмайды да чөйдән фуражкасын алып, ишеккә таба атлады.
Мәрдәнша улының чыннан да чыгып баруын күргәч, ярсуыннан нишләргә белмәде, калтыранган бармаклары белән кысып тоткан стаканны улы Хәмзәгә төбәп тондырды. Стакан ишек яңагына бәрелеп челпәрәмә килде. Хәмзә, туктап, ялт кына артына борылып карады.
Тавышка ишектән Газизә атылып килеп керде.
— Атасы, улым, нишләвегез бу? Ни булды тагын? Хәмзә, кая барасың? — дип ул ары карады, бире карады, ахырда бөтенесен аңлап алды да улының күкрәгенә капланды.
— Нишлим соң, әни? Куа бит, — диде Хәмзә. Аның тавышы калтыранды.
— Китмисең, җибәрмим! Тыңлама аның сүзен!
Кай арададыр җилкенеп килеп өлгергән Мәрдәнша хатынын аерып алды һәм түргә таба этеп җибәрде.
— Эшең булмасын! Ат дагалаганда бака ботын кыстырмый, — дип кычкырды ул һәм йотардай булып Хәмзәгә текәлде. — Җә, нәрсә көтәсең, иблис токымы? Тай моннан!
Хәмзә, каш астыннан усал итеп, яндырып, әтисенә карап алды да, ишекне ачык калдырып, эндәшми-нитми чыгып китте. Бераздан урамда автомашинаның каты гүләп кузгалып китүе ишетелде...
IV.
Үтте өч көн, үтте дүрт көн, ләкин Хәмзә кайтмады. Мәрдәнша өендә булган җәнҗал авыл халкы теленә керде. Гайбәт яратучыларга чәйнәргә тәмле азык булды.
Газизә түтәй елаудан бушамады, урамга чыкмады. Күрше-күлән күзеннән яшеренде. Шаян табигатьле, шат күңелле Сәкинәне бу көннәрдә дус-ишләре танымадылар. Кыз еш кына эндәшмәс булды, тиз үпкәләү- чәнгә әйләнде.
Тик Мәрдәнша гына тыштан тыныч күренде, агай-эне алдында эчен- дәгесен тышка чыгарырга ашыкмады. Хатыны белән кызына ул: «Дөньяда ни булмас, исегез китте шул гайбәткә, төкерегез башына!» — диде. Алай да Мәрдәнша кибет ягыннан бер исереп кайтты. Кибет яныннан узган-барганга теләсә ни әйтеп, кешеләрдән көләргә гадәтләнгән бер төрле эшсез агай-эненең чәнечкеле сүзләренә әрнеде. Шуңа ачу итеп эчте. Кайткач, ул дуларга тотынды, Хәмзәне сүкте, хатынына җикеренде, мескен Сәкинәне өйдән үк куып чыгарды, бер уңайдан колхозга да эләкте.
Хәмзәнең ул югары очтагы кардәшләрендә урнашканын белә иде. «Озак тора алмас, түзмәс, барыбер кайтыр, ябалак каргаган нәрсә...» дип уйлады Мәрдәнша, чөнки югары оч кардәшләре бик саран кешеләр иде.
Ләкин Хәмзә, күрәсең, өенә кайтырга бик үк ашыкмады, ул хәтта урамда да күренми башлады һәм машинасы белән аталары турыннан

12
бөтенләй узмас булды. Мәрдәнша сагайды, дәшми-тынмый гына вакыт узганны көтте. Ул үзенең җиңеп чыгачагына бик нык ышанды. «Туктале, мал да ашаган жиренә кайта». Менә шул чакны, егетнең ихтыяры сынгач, борыны салынып төшкәч, Мәрдәнша аиы нишләтергә белер, ул чакта ул шәп егетне юеш мунчаланы ишкән кебек теләсә ничек бөтерергә мөмкин булыр...
Бишенче көндә /Мәрдәнша бу теләгенең беркайчан да тормышка аш-маячагына ышангандай булды. Төшке аштан соң, өйалды баскычында тәмәке тартып утырганда, көтмәгәндә ул ябык ишек артында шыпырт кына сөйләшкән тавыш ишетте. Газизә белән Сәкинә эчтә өйалдында ни турындадыр үзара пышылдашалар иде. Мәрдәнша, аларның ниндидер серен шәйләп алды да, колакларын үрә торгызды...
— Бер дистә йомырка салдым, бер гәрәңкә май, анысын нәүрәптә тотсын, — диде Газизә, кыштырдап. — Тагын утыз сум акча җибәрәм. Зинһар эчә күрмәсен, әйбәтләп әйт!
— Эчми бит ул, — диде Сәкинә, көлеп.
— Беләм, моңарчы эчмәде, тәүфикълы булды... Соң, кайтам дип әйтмиме? Кешедән оялсын, ичмасам...
— Әйтми. Әти үзе чакырмыйча торып кайтмам, ди. Ябыккан, күз төпләре кара көйгән, — диде Сәкинә кызганулы тавыш белән.
— И ходаем, бар икән күрәселәрем, — диде Газизә, уфтанып.— Бар, атаң күзенә эләккәнче тизрәк юлыңны юлла.
/Мәрдәнша түземлеген югалтып өлгергән иде инде. Ул, тегеләрнең өсләренә басарга һәм аларны пыран-заран китерергә теләп, урыныннан кузгалырга гына иткән иде, ишек ачылды, һәм Сәкинә килеп чыкты. Мәр-дәнша аның кулындагы кара күн сумканы тартып алды. Кыз тиз генә артка чигенде.
— Әле сез шулаймыни? Әле миннән яшереп әйбер ташыйсызмыни? Күрсәтермен мин сезгә?—диде Мәрдәнша, күзләрен акайтып.
Шулчакны ишектә Газизә күренде:
— Тимә, үземнекен җибәрәм, китер сумканы! И, шулкадәр булырсың икән!..
Мәрдәнша сумканы күтәреп, баскыч култыксасына ормакчы иде, кинәт кенә бу уеннан кайтып, хәлсезләнеп, баскан җиренә баскычка утырды.
— Мәгез, барыгыз, барыбер сезне тотып булмас, — диде ул, сумканы кире Сәкинәгә тоттырып. — Син, кызый, Хәмзәгә әйт, әти диген. Мәрдәнша тотлыгып калды. Нәрсә әйтергә? Кайтсын дияргәме? Кайтмасын дияргәме? Ул кулын селтәде. — Берни әйтмә, бар, эзеңне сыпыр!
һәм ул ашыгып, алпан-тилпән килеп, ындыр артлап кына яшелчә бакчасына төшеп китте.... «Кара син аны! Әти үзе чакырмыйча торып өйгә кайтмыйм, диген... Көтсен әле. Мондагылары тагын аяк чалалар. Нишләргә болар белән?..»
Мәрдәнша, помидор төпләрен йомшартып йөрүче хатын-кызлар янына тукталып тормыйча, аулаграк җиргә, кыяр-кишер ягына узды. Хатын- кызның чыш-пышын, четрекле көлүен аның җене сөйми иде.
Инеш ярында кишер җиренә кереп барган бер төркем казларны ул пыр туздырып суга себереп төшерде, ата казны, канатыннан эләктереп, инеш уртасына ук ыргытты. Аннан авыр сулап карт өянке күләгәсенә барып утырды, һич югында әллә шалаш корыргамы? Инде вакыт җитте түгелме? Ләкин аның бүген эшкә кулы бармады. Аның таллыктагы бүрәнәләрне шактый вакытлар инде барламаганлыгы хәтеренә килде. Мәрдәнша шунда барырга, Вятка буйларын әйләнеп кайтырга уйлады. «Бер уңайдан кәрзинкәлек тал чыбыгы да җыярмын...» дип уйлады ул.
Авылдан чыгып, аксаклый-аксаклый Вятка юлы белән төшеп барганда, аның каршысына иңенә балта салган бөкре Җиһанша карт очрады. Ул таушалып, төсен җуйган эшләпәсен чал кашлары өстенә үк төшс-
13
реп, алҗып, аръяктан кайтып килә иде. Хәл-әхвәл сораштылар, яшел үләнгә утырдылар. Мәрдәнша сөяк трубкасына тәмәке төяргә тотынды.
— Эссе, яман да кыздыра,—диде >Киһанша, сирәк чал сакалын учлап. — Болында печән ай-һай тиз өлгерде быел! — Ике-өч көннән чабарга чыгарбыз инде, алла боерса. Шуны карап кайтуым әле.
— Печән әйбәт диген, ә?
— һәйбәт, ходай тәгалә рәхмәте белән берәр кат яңгыры да булса... чалгы тыгарлык та түгел, шундый куе! Габдулла, алла бәндәсе, шуны аңламый, тиздән печәнгә төшәсе — паром күперләрен дә рәтләмәгән, сайгакларын ныгытмаган. Орыштым әле...
Мәрдәнша Җиһанша картның тирән җыерчыклы саргылт йөзенә карап алды да:
— Нишләп ятты икән соң ул? — дигән булды һәм, дусы турында сүзне куертуны артык санап, икенче төрле сорау куйды: — Ферма маллары нихәлдә соң? Сөтне бирәләр диме?
— Маллар аллага шөкер, һәйбәт, сөте дә ярыйсы гына. Тик ферманы күчергәндә Идел буендагы печәнлек аланына күчерсәк, әйбәт булы- рые. Анда иркенрәк тә, җире дә коры, аннан ары малларга суны ту- рыдан-туры Иделдән эчертергә була. Тегендәге күк сасыган күл түгел. Мин үземчә шуны карап, исәпләп йөрдем әле...
— Ие, ие, бик дөрес, Җиһанша абзый, уйларга-карарга кирәк, — диде Мәрдәнша.
— Шулай, шулай, Мәрдәнша туган, персидәтелгә шуны әйтим дигән- ием, — диде Җиһанша һәм кабаланып кузгала башлады. — Ярар, алайса, мин аллага тапшырдым, киттем. Кәнсәләргә сугылыйм дим...
Ул әкрен генә кыймылдап китеп тә барды. Аның иңбашындагы балтасында кояш нурлары уйнады.
Мәрдәпшада бу картка карата ниндидер кызгану хисе уянды. Сугыш вакытында бердән-бер малае тракторчы Хәсән фронтта һәлак булгач, Җиһанша карт карчыгы, килене һәм бер сәндәрә бала-чага белән утырып калган иде. Хәзер ул бала-чага үсеп, эшкә яраклы булып җитте, кайсы кая таралып бетте. Чыдам карт, эшлекле карт, бөтенесен күрә, бөтенесен белә. Әмма ул яртылаш җиргә сеңгән, кыйшайган, авылда мескен кыяфәтле бердән-бер йортын гына күрми бугай. Хәер, идарә Җиһанша карт семьясы өчен яңа йорт салырга җыена икән дигәннәр иде дә бит. Бәлкем, шуңа күрә дә Җиһанша карт тыз-быз йөридер?
Мәрдәнша таллыктагы бүрәнәләрне элекке хәлендә тапты, тик янәшә- тирәдә котырып кыяк үләне генә үскән иде. Ул юан бүрәнә башына утырып, тәмәкесен тарта башлады. Бу төштә җир сурыккан, кипкән иде, автомашина белән һич курыкмый керергә була иде. Ләкин кайсы шофер риза булыр икән? «Хәмзәң шофер ич», — диярләр...
Мәрдәнша ихтыярсыз яңадан Хәмзә турында, аның үпкәле сүзләре турында уйланды, ул бу җан әрнеткеч уйларны башыннан куарга теләде, әмма уйлар куу белән генә китәмени?
Ул сазлыклы куе таллыктан чалгы пәкесе белән тал чыбыгы кисә башлады. Ул бер таллыктан икенчесенә барды, җыйган чыбыгын җиргә куеп, күләгәдә ял итеп алды, аннары тагын чыбык җыярга тотынды, тагын ял итәргә теләп, башка җирдән күләгә эзләп китте. Шулай бер- ике сәгать ары сугылып, бире сугылып йөри торгач, ул Вятканың текә ярына килеп чыкты.
Бәләкәй Идел тып-тыныч, су өстендә кояш уйный, балыклар сикерешәләр. Агымда җанлы бизәкләр булып түм-түгәрәк алкалар йөзәләр. Түбәнгә таба, инде озын сал өстерәп, буксир .пароходы узып киткән, ерактан ул шырпы кабы кадәр генә булып күренә, ә пароход морҗасыннан карасу-саргылт төтен бөркелә.
Мәрдәнша су читенә төште, эре ташлардан басма салып, тирләгән битен, муеннарын чылатырга тотынды. Саргылт мыегын сыйпаштырган
14
да, аяк астында чергән бәрәңге көлчәсе шикелле яссы, юка ташларны күрде. Кайчандыр, малай чагында әтисе белән болынлыкка төшкәч, Хәмзә мондый ташлардан «белен салырга» ярата торган иде.
— Әти, карале, кара, бер белен, ике белен, өч белен!—дип чырылдап кычкыра торган иде, яссы ташны су өстеннән чәпчетеп.
Мәрдәнша шул чакларны сагынып исенә төшерде һәм кинәт як-ягы- на каранды да, әйбәтрәк ташлар сайлап алып, «белен сала» башлады. Ләкин анда бәләкәй Хәмзәдә булган сәләт юк иде: «белен» шәп чыкмады.
Ул яр өстенә менде, баш астына тал чыбыклары бәйләмен куйды да зәңгәр күккә, очсыз-кырыйсыз тирәнлеккә караган көе җиргә сузылып ятты. «Хәмзә кайда микән? Нишли микән?—дип уйлады ул. — Сәкинә төштән соң таш ташырга бармыйбыз дигән иде. Бәлкем, Хәмзә дә икенче эшкә күчкәндер. Сәкинә аңа берәр сүз әйтмәде микән? Бәлкем, Хәмзә, акылына килеп, әтисен кызганып өйгә кайткандыр. Чыннан да, мин югында кайтмады микән?»
Мәрдәнша торып утырды. Аңа Хәмзә өйгә кайткандыр да аны көтеп утыра торгандыр кебек тоелды, ул моңа шундый нык ышанды, чөнки күңеленнән ул аның кайтуын бик тели иде. Ул торды да, кулларын сел- ти-селти, ашыгып, куе таллыклар ерып, болын аша туп-туры авылга таба атлады.
Үзләре урамына борылгач, ул капка төпләрендә машина торганлыгын күрде һәм кисәк кенә үзенең бик нык аруын, тирләп төшүен сизде.
Мәрдәнша, ишек алдыннан узып, ни өчендер арт бакчага чыкты һәм бәрәңге түтәлләре арасыннан үтеп, коймага барып сөялде. Авыр сулап, җиңе белән маңгаендагы тирләрен сөртте, күзләрен йомды.
Күзләрен ачып җибәргәч, иң элек аръяктагы тау башында — зират янында озын, ватык канатларын җәеп утырган җил тегермәнен күрде. Җил тегермәненең аңа моңарчы шундый шыксыз, шундый җансыз булып күренгәне юк иде. Үз заманында Мәрдәнша шул тегермәнне рәтләп йөреп күпме көч түкте, күпме тырышты. Нигә яңадан эшләтмиләр аны? Колхозга да, халыкка да әллә никадәр файда ич, югыйсә.
Ул бакча арты күршесе Җиһаншалар ягына карап алды. «Тегермәнне тәрәзәсеннән дә күреп ята, нишләп шуның турында сүз кузгатмый икән? Хәер, авылда ул гына түгел бит, без дә бар... Кызык, Хәмзә Җиһанша улы булса, алар килешә алырлар идеме икән? Мәгаен, Җиһаншаны ул ташлап китмәс иде, ә мине менә ташлады... Хәмзә... Хәмзә... нишләп шулай атаңны үпкәләттең? Кем өчен тырыштым мин? Синең өчен бит...»
Аның уйларын якында гына шак-шок килгән ниндидер тавыш бүлде. Өр-яңа мунчаның акшарлы морҗасына кунган ала карга пычрак томшыгын кирпечкә ышкып-ышкып ала иде. Мәрдәншаның каргага ачуы килде. Ул, койма буеннан таш алып, аны каргага ыргытмакчы булып кизәнгән генә иде, терсәген чәнечкеле тимер чыбыкка эләктереп, җиңен ертты. Ул арада карга каркылдап очып китте.
Мәрдәнша сукранып, сүгенеп, абына-сөртенә бәрәңге арасыннан китеп барды. Кабаланып, ухылдап, ишек алдына керде, берникадәр вакыт нәрсәдер уйланып торганнан соң, келәт алдына барып утырды.
— Хатын, хатын дим, — дип кычкырды ул, бөтен көчен җыеп. Келәттән хатыны чыккач, үзе янында урын күрсәтте. — Утыр...
— Әбәү, нишлисең син? Төсең калмаган, авырыйсың түгелме? — диде Газизә, иренең калтыранган бармакларын күреп.
— Авырыйм бугай, аяк сызлый... — Мәрдәншаның яралы аягы чыннан да үтереп авырта иде. — Яңгыр буласыдыр, шуңа сызлый ул... Сәкинә Хәмзәне күрмәгәнме? Хәмзә ни дигән?
— Хәмзәне күрергә җитешмәгән. Күрше районга киткәннәр бугай. Иртәгә кайтасылар, — диде Газизә.
15
— Алайса иртәгә икән. Бар, эшеңне кара.
— Син инде, атасы, кырыс булма, үз балаң бит...
Мәрдәнша аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
— Үзем белермен мин, өйрәтмә!
Газизә кереп киткәч, Мәрдәнша беравык тын гына утыруында булды, аның протезлы аягы ике потлы гер таккандагы кебек чамадан тыш авыр иде. Ул кузгалды, абзарга керде, анда нәрсәгә тотынырга белмичә, аптырап торды һәм яңадан ишек алдына чыгып, кое янына барып басты. Әйе, нәрсәдер эшләргә кирәк иде, тик тору күңелсез иде. Ул бүген кәрзин үрергә әзерләнгән иде бит... Чыбыклары кайда соң? Ә-ә, тегендә Идел буенда калды, онытылган каһәр. Башка бәла булды бу малай...
Мәрдәнша кое бурасына утырды. Вакыты-вакыты белән аның күз алды караңгыланып китте, һәм бөтен нәрсә, өр-яңа абзар да, гәрәбә күк шома бүрәнәләрдән корылган келәт тә, ян бакчадагы алмагачлар да — барысы да шыксыз шәүләләр булып күренде.
Шул шәүләләр арасыннан килеп чыгып, Хәмзә шелтәле караш белән әтисенә карыйсыман иде. «Улым, нишләдек без? Карт атаңны тилмертмә, кайт булмаса», — дип пышылдады Мәрдәнша.
Эңгер-меңгер төшкәч, Мәрдәнша, өйалдына үзенә-үзе урын хәстәрләп, арып, хәлсезләнеп йокларга ятты.
Төнлә дәһшәтле, давыллы яңгыр явып узды. Яшен яшьнәде, күк күкрәде, өй кыегында, бакча артларында бөтен нәрсә дөбер-шатыр килде, кургаш борчак сипкәндәге шикелле коточкыч тавыш белән эре тамчылар шыбырдаштылар...
Иртән торуга Газизә ирен үз урынында күрмәде: Мәрдәнша чыгып киткән иде.
«Бакчасына төшеп киткәндер, иртәнге чәйгә кайтып җитәр әле», — диде Газизә, эшкә барырга җыенган кызына.
Көн кояшлы иде, һава саф, дымлы иде.
Мәрдәнша иртәнге чәйгә дә кайтмады, төш вакытында да кайтмады. Газизә, борчылып, яшелчә бакчасыннан әйләнеп кайтты, кибет ягына чыгып керде, күрше-күләннән сорашты, әмма бүген Мәрдәншаны күргән кешене очратмады...
V.
Ферма түбәсен ябу өчен район үзәгеннән шифер алып кайтышлый. Хәмзә кабина тәрәзәсе аша алда, юл өстендә, аксаклый-аксаклый баручы әтисен күрде, һәм аның йөрәге атлыгып тибә башлады.
Әтисен куып җитеп, аның белән тиңләшкәч, ул машинаны туктатты да кабина ишеген ачып җибәрде.
— Авылга кайтасыңмы, әти? Әйдә утыр, — диде ул һәм тынын кысып, әтисенең җавабын көтте.
— Утырам, утырмыйни, үз улымның машинасы лабаса, — диде Мәрдәнша көр тавыш белән.
Хәмзәнең ярдәмчесе кузовка менеп китте, кабинага аның урынына Мәрдәнша кереп утырды.
Кузгалдылар. Икәүдән-икәү генә калгач, ата да, ул да, авызларына су капкан кебек, дәшми-тынмый гына каршыга йөгергән таш юлга карап бардылар. Тау менеп, тигез юлга чыккач, Мәрдәнша түзмәде, борылып улына карады. Хәмзәнең кара төк баскан яңагы, тар ияге, озынча очлы борыны, уйчан, боек карашы — бары да аңа якын иде, кадерле иде.
— Улым, — диде ул, — әниеңнең җылый-җылый күзләре шешенеп бетте.
— Кайтыйммы соң?
16
— Карт анаңны рәнҗетмә, улым!..
Хәмзә эндәшмәде. Ул, әллә кайтырга ризалык биреп, әллә сикәлтәгә туры килгәнгә, башын гына селкеп алды.
— Кайда йөрдең болай, әти?—диде бераздан Хәмзә.
— Бик беләсең киләме?—диде Мәрдәнша йомшак кына.
Көтмәгәндә ул машинаны туктатырга кушты. Аптырап калган улына хәйләле генә елмаеп карады да юлның уң ягында, В ятканың текә яры өстендә күгелҗемләнеп торган урманга төртеп күрсәтте.
— Әнә шунда гына сугылыйк әле, улым,—диде.
— Нигә? — диде Хәмзә, гаҗәпләнеп.
— Барыйк әле, баргач күрерсең минем бүген нишләп йөргәнне, — диде ^Мәрдәнша. — Авылга аннан да кайтырга була, бераз әйләнгеч кенә...
Хәмзә машинаны шул якка борды. Алар шактый озак бардылар. Актарылып, казылып беткән бер үзәнне читләтеп үтеп, урманга җитәргә аз гына калганда, тагын да тирәнрәк, киңрәк икенче үзәнлектә туктап калдылар
Хәмзә кабинадан төште дә, тезләнеп, үлән арасында актарынырга, алсуланып пешә башлаган җир җиләге эзләргә тотынды. Әмма әтисе аның бу эшен яратмады ахры, кашларын җыерды.
— Хәмзә, күрәсеңме мондагы байлыкны? — диде ул.
Хәмзә күтәрелеп, җентекләп, үзәнне караштырырга кереште, ләкин әһәмиятле һичбер нәрсә күрмәде, каршыда ишелеп-ишелеп торган текәлектә тик ак ташлар гына күренә иде.
— Ташларны әйтәсеңме?
— Әйе,—диде атасы горур тавыш белән. — Мондагы таштан әллә ниләр салырга була. Сыер абзары, силос чокыры... Бүген мин сезнең ферманы да, ташыган ташларыгызны да карап йөрдем. Турысын әйткәндә эшегез әлләни мактанырлык түгел икән. Менә ул ташның асылы кайда! Менә шуны карап йөрдем көне буе...
Хәмзә тирә-ягына күз йөртеп чыкты да:
— Машиналарга керергә дә җайлы икән, — диде. — Әллә төзү эшенә керешергә уйлыйсыңмы, әти?
— Нигә, булдырмас дисеңмени? — диде Мәрдәнша.
— Булдырмассың димим, бакчаң соң, бакчаң...
— Табылыр әле берәрсе,—диде Мәрдәнша мыгырданып, кесәсеннән шырпы ала-ала.-
Алар икәүләшеп тәмәке кабыздылар.
Мәрдәнша якында гына яткан, асты, ян-яклары мүкләнеп беткән бер зур таш янына килде.
— Менә, кара, — диде ул, ташка аягы белән тибеп, һәм аны әйләндереп ташламакчы булган иде, көче җитмәде.
— Каяле, үзем күтәреп карыйм...
Хәмзә иелде, таза куллары белән ташны астан эләктереп алды. Аның йөзе кызарды, муенындагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Таш куптарылып җирдән аерылды. Хәмзә аны, астыи-өскә әйләндереп, кире җиргә ташлады.
— Ай-яй, куәт тә икән үзеңдә!—диде атасы, сокланып.
Мәрдәнша протез аягын сузып улы белән янәшә җиргә утырды да, арпа башагысыман мыегын сыйпаштыргалады. Ул зәңгәр төтен алкалары аша каршысында чалкан яткан ак ташка карап яңадан уйга калды.
Ничәмә-ничә еллар кузгалмыйча яткан бу таш. Ә бүген кузгатылды, менә син дә берни белешми-нитми ятасың-ятасың да, мүкләнеп бетәсең дә, беркөнне берәү килеп чыгып, сиңа караганда көчлерәк булган икенче берәү килеп чыгып, синең бөтен тормышыңны актарып ташлый, ас- тын-өскә китерә. Менә бит ул тормыш дигәнең нишли.

Ул күтәрелеп Хәмзәгә карады. Ул, аягүрә баскан көе серле елмаеп, аны көтеп тора иде.
— Киттекме, әти?]
— Әйдә, улым...
Алар, ата да, ул да, җиргә нык-иык басып, олы юлда көтеп торган автомашинага таба атладылар. Кабина янына килеп туктагач, Хәмзә әтисенә карап алды да, тагын да ничектер серле генә елмаеп:
— Бүрәнәләрне нишләтәбез соң, әти?—диде.
Мәрдәишаиың кашлары җыерылды.
— Нинди бүрәнә? — диде ул, берни аңламаган булып.
— Соң, теге таллыктагы бүрәнәләр!—диде Хәмзә, әтисенең онытуына бик нык гаҗәпләнгән кебек.
— Ятырлар әле шунда, ашарга сорамаслар, — диде Мәрдәнша, кулын селтәп. — Миңа димәгәе, нигә шунда череп бетмиләр!...
— Юк, черетмик без аны, әти, фермага өрлеккә бүрәнә җитми, ташып куйыйк, ә? — диде Хәмзә, җитди итеп.
Мәрдәнша бераз икеләнеп торды.
— Шулай итсәк тә ярый, — диде ул, ниһаять, килешеп. — Калган ягын үзләре карарлар тагын....
Хәмзә моторны кабызды, һәм автомашина кузгалып китте.
2. ьс. ә.- м з.

18