Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПРАВЛЕНИЕСЕНДӘ
Шушы елның 12 мартында татар халкының
атаклы язучысы Галимҗан Ибраһи- мовның
тууына 70 ел тулды. Татарстан язучылар союзы
правлениесе бу датаны билгеләп үтүне оештыру
буенча язучы А. Шамов председательлегендә
комиссия төзеде.
Шагыйрь Фәтхи Бурнашның әдәби мирасын
барлау, тәртипкә китерү һәм аның әсәрләрен
бастырып чыгарырга хәзерләү өчен Шәйхи
Маннур председательлегендә комиссия төзелде.
Правленнедә шагыйрь Галимҗан Мөхәм-
мәтшинның әдәби мирасы комиссиясенең
доклады тыңланды һәм шагыйрьнең сайланма
әсәрләрен бастырып чыгару мәсьәләсен
Татарстан китап издательствосы каршында
куярга карар ителде.
Правление утырышында «Сафта» исемендәге
шигырьләр җыентыгының авторы һәм татар
шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә оста
тәрҗемә итүче яшь шагыйрь Илгиз Кәлимуллин
һәм шагыйрь Геннадий Паушкин язучылар
союзына член итеп алындылар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Отчет-сайлау җыелышлары булып узганнан
соң, иҗат секцияләре җитәкчеләренең беркадәр
тынычланып калуларын күрергә мөмкин.
Февраль аенда шау-шулы, бәхәсле үткән,
әдәбиятыбызның әһәмиятле мәсьәләләренә
багышланган бер генә җыелышны да әйтеп
булмый. Прозаиклар, тәнкыйтьчеләр
секцияләренең утырышлары бөтенләй
үткәрелмәде. Шагыйрьләр һәм драматурглар
гына үзләренең эшләрен планлы рәвештә башлап
җибәрә алдылар. Шагыйрьләр секциясенең
чираттагы утырышы декадага алып бару өчен
язылган җырларны тикшерүгә багышланды.
Драматурглар 26 февральдә Г. Фәтхуллинның
«Габбас Атласов» исемле драмасы турында
фикер алыштылар.
П. И. ЧАГИН БЕЛӘН ОЧРАШУ
СССР Совет язучылары Союзы органы
«Дружба народов» журналы быел Москвада
үткәреләчәк татар әдәбияты һәм сәнгате уңае
белән үзенең май номерын татар әдәбиятына
багышлап чыгарачак. Журналда татар
язучыларының әсәрләренә киң урып биреләчәк,
татар әдәбияты һәм сәнгате турында мәкаләләр
урнаштырылачак. Декада номерына
материаллар оештыру максаты белән февраль
башларында Казанга «Дружба народов»
журналының редактор урынбасары Петр
Иванович Чагин килде. Язучылар, журналистлар
белән үткәрелгән очрашуда Петр Иванович жур-
налның эше белән кыскача таныштырып үтте,
аннан соң катнашучыларның соравы буенча
үзенең тормыш юлы һәм иҗатына караган
истәлекләре белән уртаклашты. Язучылар һәм
журналистлар ’ Петр Ивановичның А. Блок, С.
Есенин, В. Маяковский, М. Горький һ. б.
турындагы истәлекләрен зур кызыксыну белән
тыңладылар.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
В. И. Ленин исемендәге республика ки-
тапханәсендә язучы А. Расихның «Дустым
Мансур» романы буенча китап укучылар
конференциясе булып узды. Конференциядә
йөздән артык укучы катнашты. Чыгыш ясаучы
студентлар, эшчеләр, китапханә эшчеләре,
пенсионерлар романның уңышлы һәм
кимчелекле якларын күрсәттеләр. Кон-
ференциядә автор да катнашты. Ул укучы-
ларның сорауларына җаваплар бирде, романның
язылу тарихы турында сөйләде.