Логотип Казан Утлары
Роман

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Романның икенче кисәгеннән
Хәлим бакенчы карт белән һәм аның ике иптәше белән Иделнең аръягына балык тотарга чыкты. Алариың көймәләре ярга килеп туктаганда, кояш баеп бара, һава салкынча иде инде. Малай, коры-сары җыеп, ут ягып җибәрде. Аннары тегеләрнең ун кармаклы подпускыла- рына суалчан куешты. Подпускының кармаклы башын суга ыргытып, икенче башын ярдагы казыкка бәйләгәч, балык тартса ишетелсен дип, кечкенә кыңгырау да таккач, олылар ут янына барып утырдылар. Малай кыңгырау саклый калды. Башта Хәлим колакларын шәңкәйтеп, тычкан саклаган мәче кебек, бик сагаеп утырса да, бераздан арыды, игътибары икенче нәрсәләргә юнәлә башлады. Я ниндидер вак кошлар баш өстеннән томырылып узып китәләр дә, һава «шии!» итеп кала; я тик кенә торганда, су кинәт комга чап итеп бәрелә дә, Хәлимнең аяклары өстенә кечкенә генә дулкын йөгереп менә; я аның игътибары Иделнең аргы ягына, тау башына, җем-җем итеп торган шәһәр утларына юнәлә; я күңеле белән ул авылына кайтып китә дә әнкәсе пешереп биргән кайнар бәрәңгене ашый башлый... Бакенчы абзыйның вәгъдәсе бар: «Казан алынгач, мин сине әбәзәтелне авылыңа утыртып кайтарып җибәрәм», — диде. Ә Казан инде алынган! Бакенчы абзый вәгъдәсендә тора алса, озакламый Хәлим пароходка утырып кайтып китәчәк! Әтисе күрсәтә алмаган пароходны ул үзе күрде. Тик менә әтисе әйткән ак калачны гына ашап булмады. Их, хәзер: «Әти!» дип кычкырып җибәрәсе иде дә, каршыңа әтиең килеп чыкса икән! Юк шул инде, ул чыгарлык җирдә генә түгел шул. Аның әтисе Иделнең шушы җирләреннән узып- узып йөргән бит инде. Аның күзләре бу ярларны күргән бит. Кызык! Бу тауларны әтисе күргән, әтисе инде дөньяда юк, ә таулар әле торалар. Хәлим үлгәч тә бу таулар торачак...
Кечерәк чагында, күк йөзенең чиге юк, дигән сүзне ишеткәч, ул, шушы чиксезлекне күз алдына китерә алмыйча, аптыраган иде. Бөтен нәрсәнең чиге бар: урман әнә нинди зур да, аның да кырыена чыгып була, Идел әнә нинди озын да, ул да Әчтерханга җиткәч бетә, дип сөйлиләр, малайлар суга таяк атканда; «Әчтерханга сәлам әйт!» дип аталар. Бара-бара бик озак баргач, күкнең дә бер чигенә барып чыгып булыр иде кебек тоела Хәлимгә. Күкнең кырыена барып җиткәннән соң, аннан да арырак нәрсә бар икән?
Үзенең бу соравына җавап таба алмагач, Хәлим бу сорауга һичбер катнашы булмаган икенче нәрсәләр турында уйлый башлады. Менә хәзер ул утырып тора торган җирдә аңа кадәр дә бик күп кешеләр утырып торган бит инде. Шул кешеләр хәзер кая икән? Исәннәр микән? Әллә, аның әтисе кебек, инде үлделәр микән? Бу яр буйларына, бигрәк
4
тә әнә теге якка, пароход туктый торган җирләргә, күпме генә кешенең аягы басмаган да, ул кешеләрнең башларыннан ниләр генә кичмәгән. Бәлки әле, аның әтисе дә шул ташларга басып-басып үткәндер. Аның улы Хәлим, бәлки, аның эзләренә үк басып йөргәндер. Белсәң иде, нәрсә уйлап йөрде икән аның әтисе шул вакытларда? Кайчан да булса улы Хәлим шушы яр буенда, төнге караңгыда, боегып утырып торыр дип, уена килгәне булдымы икән?
Их, бу кыңгырау ник шыңгырдамый соң? Иделнең менә шушы җирен кинәт кенә киптерсәң икән дә төбенә карасаң икән! Нинди генә балыклар юктыр анда! Их, бик озын буйлы булсаң икән дә Иделне аркылы җәяү чыгып китсәң икән. Бөтен халык шуңа шаккатып карап торса икән! Яисә су өстеннән җәяү йөри алсаң икән! Берәү дә йөри алмый, ә син таякка таянасың да аркылы чыгып китәсең! Менә бөтен дөньяның исе китәр иде!
— Әй, малай!—дигән каты тавышка Хәлим сикереп торды. Җыйган утын беткән икән. Караңгыда кармалап йөри-йөри, Хәлим тагын бер кочак утын табып китерде. Кыңгырау янына аның инде барасы килмәде, ут каршысына сузылып ятып, олыларның ни сөйләшкәннәрен тыңлап тора башлады. Казан алыну хакында сөйләшәләр икән. Безнең шәһәр янында да, урманда, ниндидер кораллы кешеләрне күргәннәр, имеш. Пулеметларына хәтле бар икән. Күрәсең, «кунакларга» моннан да үкчә ялтыратыр вакыт җитеп киләдер. Бакенчы яр буендагы ашлык складларын кызганып сөйләде: «Их, әрәм була байлык, — диде, — бушатып өлгермәгән хәтлесен, могаен, яндырып китәргә җыеналардыр».
Хәлим, гүя складларга хәзер үк дөрләп ут кабынырга тиеш булган кебек, күзләрен Иделнең теге ягына текәде. Анда караңгылыктан башка бер нәрсә юк иде.
Хәлим, тыңлап ята-ята, тәмле генә йоклап киткән иде. Аның кабыргасына төртеп уяттылар. Малай йокы исереклеге белән берни аңлый алмыйча торды.
— Тизрәк кыймылда, чыгабыз!—дигән, ниндидер табигый булмаган тавыш кына малайны аңына китереп, яткан җиреннән йолкып торгызды. Кичтән шундый рәхәт җылытып торган ут сүнгән, Идел өсте яктырган. Шул хәтле озак йоклады микәнни? Әле бит яңа гына тегеләрнең сөйләшкән сүзләрен тыңлап яткан иде. Торып баскан Хәлим туңуыннан дерелди башлады. Бакенчы аны кабаландыра:
— Тизрәк бул, күрмисеңмени!
Бу ни хәл? Бөтен Идел өсте көймәләр белән тулган! Әйтерсең, шәһәрнең барлык көймәчеләре бөтенесе берьюлы бу якка чыгасы иткәннәр дә таң ату белән чыгып та киләләр.
Бакенчының иптәшләре инде ишкәкләрне корып куйганнар, кузгалып китәргә җыенып торалар. Хәлим, ни булганын һич аңлый алмыйча, йөгереп көймәгә кереп утыргач, тегеләрнең берсе шәһәр ягына башы белән ымлады:
— Курыкмыйсыңмы?
Шушы сүзләрдән соң' гына малай төшенеп алды: анда аталар икән ләбаса! Бер үк вакытта куркып та, шатланып та киткән Хәлимнең йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул олыларның йөзләреннән бер дә күзләрен алмыйча карап бара. Алар бер дә курыккан төсле түгел. Димәк, куркырлык нәрсә юктыр. Ату тавышлары әле, көтүче чыбыркы шартлаткандагы кебек, тонык кына булып ишетелә.
И, яр буенда халык! Гөжләшүләре моннан ук, Иделнең уртасыннан ук, ишетелеп тора. Ә шәһәрдән төшә торган баскычны күрсәң! Бер дә галәмәт! Кешеләр бер-берен таптап, берсе икенчесенең җилкәсенә атланып төшәләр.
Артларына ут капкан!—дип, бакенчы усал елмаю белән елмаеп, көймәне ярга таба турылый башлады.
5
Яр буендагы хәлгә Хәлимнең исе-акылы китте, болар барысы да буржуй микән? Бу шәһәрдә шушы кадәр буржуй булды микәнни!
Килеп туктаулары булды, төшә башлаган Хәлимне бәреп-сугып, җиде-сигез кеше көймәгә ташландылар. Мине алып чык та, мине алып чык! Берсе әйтә: фәлән йөз сум бирәм! Икенчесе: «Мә фәлән меңне!» — ди, әллә нихәтле кәгазь акчаны бакенчыга суза, тик алып чыга гына күр! һәммәсенең артында чырайлары качкан хатыннары, йөзләре агарган бала-чагалары, бүктәр-бүктәр әйберләре тора.
Менә бит замана! Бу кешеләр барысы да шушы шәһәрнең кәттә, бай кешеләредер инде. Алар моңа кадәр дә бер-берсен белгәннәрдер, бәлки әле бер-беренә кунакка да йөрешкәннәрдер, ә хәзер бер-берен нинди этеп-этеп җибәрәләр, нинди җикерешәләр, берсеннән-берсе уздырып бәя арттырышалар, ә бер бик калыны-юаны (Хәлим аны үз бакчаларын сатып алган бүлтәй корсаклы алма баена охшатты), әнә шул юаны көймәгә кереп ятты да чыкмый гына бит! Аңа әйтәләр дә, ишкәк белән дә төртәләр, ул, егылган сыер кебек, һаман ята бирә.
Ә бүтән көймәләр янында тагын да әкәмәтрәк! Кешеләрнең баш өсләрендә чемоданнар очып йөри, катыргы тартмалар, ак бүктәрләр, зур капчыклар атылып-атылып китә. Барысының да күзләре акайган, авызлары кыйшайган, тавышлары кычкыра-кычкыра карлыккан, берсенең бүреге очып төшкән дә пеләш башы ялтырый... Үзе иренен тешләп, кы- зарынып-бүртенеп, терсәкләре белән кешеләрне кадаклый-кадаклый, көймәгә керергә маташа.
Хәлим үзенең артында ниндидер бер хатын-кызның калтыранган тавыш белән: «йа хода! Мәхшәр көне бит, тәмам мәхшәр көне!» дигән сүзләрен ишетте. Ул да түгел, бөтен яр буен яңгыратып, күңелле итеп, ат кешнәп җибәрде. Хәлим борылып караса, скерипкә шикелле нечкә билле кара тарантаска җигелгән күк айгыр, башын матур итеп чайкый- чайкый, ара-тирә кешнәштергәләп тә җибәреп, халык арасыннан тарс- тарс атлап килә иде. Скерипкә төсле тарантасның байлар утырып йөри торган җиренә яшь, чибәр бер егет кырын төшеп, кешеләрнең мәшәкатендә, кайгысында тамчы да эше булмаган кебек, елмая-елмая үтеп бара. Аның кыяфәтендә күрше авылга сабан туена баручы азрак салып алган, дөньясына төкереп тә бирми торган ваемсыз бер бай егет төсе' бар иде. Кемдер: «Әнә Крупининның кучеры баен озатып кайтып бара», дигәч, Хәлимнең исе китте. Бу кучер икән ләбаса!
Хәлимнең «алма бае» тәки җиңде бит! Бакенчы аны өч мең сумга Иделнең аргы ягына чыгарып куярга булды. Акчаның яртысын алдан ук сорап алды: байларга ышаныч юк, теге якка чыккач бирмәве бар. «Алма бае»ның әйберләрен төйи башладылар. Бай үзе, утка баскан кебек, әле тегендә, әле монда, мышный-мышный, чабып йөри башлады. Аның шулай өтәләнеп йөрүен күреп тору бакенчыга рәхәт иде. Ул, бая- гыча усал елмаеп, аңа карап торды. Күптән түгел генә мондый кешеләрне ул музыка уйнап торган шәһәр бакчасында, я шәһәр театры каршында, яисә пароход палубасында гына күрә иде. Әйбәт киемнәргә киенеп, матур хатыннарны култыклап, бик фырт кына йөриләр иде алар. Ул чакта бакенчыга алар гади кешеләр булып түгел, ә ниндидер үзенә бер сорт кешеләр булып тоелалар иде. Алар белән сөйләшеп тә, янәшә басып торып та булмый торган иде, аларга бары тик ерактан карап китәргә генә мөмкин иде. Ә менә бүген шул кешеләр, бүредән өреккән сарык көтүе кебек, бөтенләй шашып калып, кая барып бәрелергә белмичә чабышып йөриләр; барысының да төсләре киткән, сулулары капкан, сөйләгәндә телләре тотлыга, акча сузганда куллары калтырый, күзләре ялынып, инәлеп карыйлар. «Әһә!—дип сөенә бакенчы абза- гыз, — сезнең мондый чагыгызны күрер көнгә дә ирештек!» Гомер буе шуларга баш орып яшәгән иде бит ул. Күңеленнән ул аларны дошман- күрсә дә, артларында тиргәсә, мыскыл итсә дә, күз алларында һәрвакыт

аларга ярарга тырышкан, түбәнчелек белән генә эндәшкән, алар чакырганда йөгереп барган, алар куганда киткән иде. Тормыш дигән каһәр төшкән нәрсә аны шулай булырга өйрәткән иде. Ә менә бүгеи ул шулар- пың бөтенесе өчен, кыерсытылуы, мәсхәрәләнүе, кешегә саналмавы өчен, рәхәтләнеп үч ала. Тели икән, ул менә шушы курыккан, агарынган, мылтык тавышы ишетелгән саен дерелдәп куя торган байдан өч мен. дә, биш мен. дә сорый ала, һәм ул бирәчәк, тели икән, ул аны, көймәгә утырганнан сон., куып төшерә ала. Үзендә шундый көч барлыгын сизеп тору ана бик рәхәт!
Төяп бетергәч, кырыкмаса кырык сәбәп тапкай булып, әлләии гомер кузгалмыйча, байны куркытып, ялындырып торды. Ниһаять, көймә, ярдан кузгалып, Идел эченә кереп китте. Бакенчы үзе каерылып-каеры- лып ишә, үзе байга, байның чүмәлә хәтле хатынына карый. Икесенең дә төсләре киткән, бай яулык белән тирле битен сөртә, «уф» дип куя, аткан тавышка сискәнеп, муенын җыера, артына, тау башына борылып карый.
Хәлим, таңга калып. Идел өстендәге көймәләргә карап тора. Качу-чыларның яр буенда кардәш-ырулары, дуслары, таныш-белешлзре кала булса кирәк. Аерылышу алдыннан алар соңгы сүзләрне кычкыралар, кул болгыйлар. Кара киемгә киенгән яшь кенә, матур гына бер хатын көймәдән яулык болгый, аннары шул ук яулыгы белән күзләрен сөртә дә тагын болгарга тотына. Яр буенда кара эшләпәле бер господин, учларын авызына түгәрәкләп куеп, көймә белән китеп баручы әлеге матур хатынга рус телендә нидер кычкыра, бик каты көчәнүдән муен тамырлары киндерә-киндерә булып бүртеп чыга. Хатын яшь аралаш елмая, башын селки, аңладым дип әйтүе булса кирәк, аннары утырып, әлеге яулыгы белән борынын сөртеп ала. Икенче көймәдәге шулай ук карага киенгән бер юан господин таянып йөри торган таягын һавада болгады- болгады да, яр буендагы күзлекле сары кеше үзен күреп алгач, шәһәр ягына таягы белән төртә-төртә, нидер кычкырды. Ләкин, ни көчәнсә дә, яр буендагы шау-шуны басып китәрлек итеп кычкыра алмады, күзлекле әфәнде аны аңлый алмады. Шуннан юан господин әйтәсе сүзен язып, тәмәке тартмасына салып, ярга кешеләр өстенә ыргытты. Тәмәке савыты ташлар өстенә шалт итеп килеп төште дә ачылып китте. Күзлекле әфәнде аны иелеп алды, укыды, көймәдә басып торган, инде еракка ук кереп киткән юан господинга эшләпәсе белән изәп, ярар-ярар дигән кебек, кулы белән нәрсәләрдер күрсәтте.
Югарыда, тау артында аткан тавышлар гөр-гөр итеп китә. Куркынган, сулулары тыгылган кешеләр көймәләргә төяләләр дә чыгып китәләр, төяләләр дә чыгып китәләр. Кызыллар килә!
Яр буендагы кара баржалар янына озын морҗалы сары буксир килеп туктады. Буксирның морҗасыннан ургылып-ургылып кара төтен чыга/ Ул иген төялгән баржаларны алып китәргә җыена булса кирәк. Бер көнне Хәлим дә төяшкән иде бит. Кадалып кына китсен! Буржуйларга төяшеп йөргән булган икән!
«Әй алла, бар икән күрәселәрем!» дигән тавышка Хәлим артына борылып карады. Кәҗәләр ышкына-ышкына шомартып бетергән амбар почмагында, зур-зур төргәкләр арасында, яшь кенә бер татар апае утырып тора. Башына калфак өстеннән аллы-гөлле кәшимир шәл бәйләгән, өстенә яшел плюш бишмәт кигән, үзенең сарык бәтиенеке төсле матур кара күзләре ни өчендер яшьле. Шундый зур апайның елап утыруына Хәлим аптырап китте. «И беҗгелдек! Оялмый да», — дип уйлады. Бу апай да буржуй микәнни, качарга җыенган. Буржуйлар да елый беләләр икән! Малик бай да елый белә дисәләр, Хәлим гомерендә дә ышанмас иде. Малик кешеләрне елата гына белә. Урак урган өчен акча сорарга баргач, Биктаһир картның бер сум акчаны ничек итеп акча янчыгыннан бер алып, бер салып, кылтыр-кылтыр килеп азаплануы Хәлим

7
нең бер вакытта да исеннән чыгасы юк. Байлар әнә шундый булалар. Елатырсың, бар, Биктаһир картны! Ә бу — буржуй башы белән елап утыра.
Шалама малайның якынаюын күргәч, матур күзле апай әйберләрен үзенә табарак тартып куйды. Бәтинеке төсле матур сөйкемле күзләре, куркынып, Хәлимгә төбәлде. И, буржуй дисәң буржуй, малы өчен калтырана.
Ул да түгел, Хәлимнең артында аяк тавышлары ишетелде. Кап-кара мыеклы, табак битле, яңагы нәрсәгәдер сыдырылып канаган бер абзый, шакмаклы зур яулык белән канлы битен сөртә-сөртә, апай каршына йөгереп килде. Хатын, аның битендәге канны күреп:
— Ни булды сиңа?—дип, куркып калды.
— Көймә өчен анда суеш! Әйдә тизрәк, алып куймасыннар! — һәм ул өелеп торган әйберләрнең кайсын култык астына кыстыра, кайсын кулларына ала башлады. — Хәзер аргы якка чыгабыз да, ходай насыйп иткән булса, ат яллап, Оренбурга, абыйларга таба сәфәр кылабыз.
Алар, күтәренеп, авыр йөк астында сыгылып төшеп, аяк астындагы ташларга абыиа-сөртенә, көймәгә йөгереп төшеп киттеләр.
Янгын вакытындагы кебек чабышкан, йөгерешкән, кычкырышкан, мәш килгән кешеләр арасында, туарып калдырылган арбалар, тарантаслар, нечкә билле фаэтоннар, бәйләп куйган атлар арасында Хәлим, дулкынга эләккән йомычка кебек, арлы-бирле йөрде-йөрде дә бер төркем сөйләшеп торучылар янына килеп чыкты. Аксыл чәчләре маңгаена коелып төшкән, галстугы бер якка кыйшайган иләс-миләс кыяфәтле бер әфәнде, нәзек сыйракларын аерып баскан да үзен сарып алган кешеләргә нидер сөйли:
— ... Мин барып җиткәндә судай тартып чыгарганнар иде инде. Ат хәтле хатын!..
— һушына килдеме соң?
— Доктор шунда бит. Ат хәтле! Доктор түгел, хатын... Куллары — бүрәнә... Сулышы туктаган. Сузып салдылар да, кул саен икешәр кеше... Бер бөгәләр, бер баш очына таба язалар, сулыш алдырмакчы булалар. Бу дүрт кеше хәлдән тайгач, яңалары килеп тотына... Аңына килде. Хәзер пристань начальнигының кабинетында ятып калды...
... Ашлык амбарларының аргы башыннан, амбарларга орынып торган урман эченнән кинәт әче аваз белән пулемет чатырдатып җибәрде. Көймәдән егылган «ат хәтле хатын» турында сөйләүче иләс-миләс кыяфәтле кеше лап итеп җиргә утырды. Көймә өчен тартышучылар, безгә аталар икән дип белеп, кайсы «ах!» итеп, юеш комга ятты, кайсы үрмәләп барып, таш артына, бүрәнәләр артына посты, кайсы йөгерә-йөге- рә складлар ышыгына кереп китте. Көймәдәге хатын-кызлар, чырый- чырый килеп, көймә төбенә аудылар, ләкин яр буендагы халыкның күбесе әле аяк өсте иде. Ниһаять, алар да төшенеп алып, кайсы кая сибелештеләр. Хәлим, үрмәли-үрмәли, амбарлар астына кереп посты да тыңлап ята башлады.
Матросның приказы буенча «дезертирлардан» бер төркем, шәһәрне уңъяклап әйләнеп үтеп, урман эченнән буксирга ата башлаган иде. Бук-сирдагы пулемет, «трр-трр» иттереп, урман ягына сиптерергә тотынды. Идел өстендәге көймәләр тиз-тиз теге якка чыгып беттеләр дә кире бу якка кайтмый башладылар. Качучыларның хәлләре мөшкелләнде: бердәнбер юл, Иделнең аргы ягына чыгып таю юлы, киселде.
Буксир, явып торган пулялар астында бер баржаны тагып, кузгалып китте. Урманнан тагын бер пулемет «тәтелдәргә» кереште. Алар икәүләп, тавышлары белән яр буендагы кешеләрнең котларын алып, буксирны «пешерергә» тотындылар. Сары, тәбәнәк буксир, бар хәленә көчәнеп, Идел өстен кара төтен белән тутырып, суны тәгәрмәч такталары белән шапыр-шопыр кыйный, һаман эчкәрәк һәм эчкәрәк керә, ничек
8
тә сыңар баржаны алып китмәкче була иде. Урмандагы пулеметлар тәмам котырынды, штурвальный рубканың тәрәзә пыялалары чалтыр- чолтыр коелып төште, вахтадагы штурвальный яраланды булса кирәк, аргы якка турылаган пароход агым уңаена борыла башлады. Буксирдагы кешеләр, кырмыскалар кебек, ары-бире йөгерешергә тотындылар.
Хәлим амбар астыннан муенын сузып караганда, баржа түбәнгә таба үзе генә агып бара, буксир теге якка ялгыз гына чыгып киткән иде.
Пулеметлар, өреп арыган этләр кебек, тынып калдылар. Амбар почмагыннан эшләпәле бер кеше муенын сузып карады, таш артында кемнеңдер калын аркасы кыймылдады, өелеп куйган юан-юан бүрәнәләр янында фуражкалар, хатын-кыз эшләпәләре күренеп калды. Кешеләр качкан-поскан җирләреннән чыга башладылар. Хәлим дә килеп чыкты. Берничә минут пулялар астында тору малайның йөрәген горурлык белән тутырган иде. Авылга кайткач, малайлар алдында теттереп мактанырга тагын сәбәп булды.
Идел өстендә яңадан көймәләр мыжларга тотынды. Аргы якта бүленеп калганнары бу якка таба ашыктылар. Бу якта калган берничә көймә, тау-тау төянеп, теге якка чапты. Бөтен кеше аңлый: бу атышу шулай ярты юлда бүленеп калмас, иген амбарларын кызыллар атакаларлар. Тизрәк Иделне кичеп калырга *кирәк!
Чыгу бәяләре коточкыч күтәрелде. Бая алып чыккан өчен бер кешедән бер пальто, бер итек сораган көймәчеләр хәзер алтын сәгать, алтын колак алкалары сорый башладылар. Кәгазь акчаны берәү дә алмый: ни пычагыма ярый ул? Пичәт итеп стенага ябыштырыргамы? Күзләренә яшь чыккан, куркынган хатын-кызлар балдакларын, беләзекләрен, колак алкаларын салып-салып бирә башладылар. Ирләр көмеш портсигарларын, сәгатьләрен чыгарып-чыгарып бирделәр. Әйдә, кадалып китсен! Мондый вакытта мал кадерлеме, җан кадерлеме?
Ни сорасаң, шуны бирә башлагач, көймә хуҗалары нәрсә сорарга да белми башладылар. Ни генә сорасаң да, аз кебек. Өч көн ач торган кеше, өстәл өсте тулы тәмле нигъмәтләр күргәч, кайсына барып ябышырга белмичә, шашып калган шикелле, көймәчеләр дә гомер күрмәгән, гомер тотып карамаган алтын-көмеш әйберләрне, асыл ташларны күргәч, тәмам тилерделәр. Хәлимгә таныш бакенчы картның бөтенләй төсләре агарып, куллары ук калтырый башлады. Сәгатьләрне бүрегенә салып, көймә борынына тыкты да, тагын күңеленнән үзе дошман күрә торган әфәнделәрне төяп, теге якка чыгып китте.
Аргы яктан борылып кайтучы көймәләр белән өрьяңа хәбәр ияреп кайтты. Киемен алыштырып качып чыгып баручы бер офицер (аның Дәүләтьяров икәнен берәү дә белмәде) теге якта үзенең көймәчесен атып үтергән, бөтен биргән әйберләрен кире алган. Бу хәбәр көймәчеләрне куркуга салды. Алып чыгарга теләми башладылар. Бәяләр тагын әллә кайларга сикерде. Качаклар үзләренең шәһәрдәге алма бакчаларын, йортларын, кибетләрен тәкъдим итеп карадылар, ләкин көймә хуҗаларының моңа бер дә исләре китмәде. Алтын күзлекле, сары таяклы бер әфәнде, хатын-кызларны гына булса да чыгарыгыз дип, көймәченең аягына егылырлык булып инәлде. Әле яңарак кына юан сары таягына таянып, күзлек пыялалары аркылы олысымак карап торган әфәнде көймәче алдында бөтенләй мескен кыяфәткә керде. Хәлим, кешенең шул хәтле үзгәрә алуына аптырап, ярым кызганып, ярым җирәнеп, әфәндегә карап торды.
Көймәче хатын-кызларны, бала-чагаларны алып чыгарга риза булып, аларны көймәгә төягәч, алтын күзлек алар янына үзе дә сикереп керде. Ярдагылар аның артыннан Хәлим аңламый торган ниндидер русча сүзләр кычкырып, мыскыл итеп калдылар.
Теге яктан яңа хәбәрләр һаман кайта торды. Имеш, аргы якта буржуйлар, үзләренең затлы киемнәрен крестьяннарга биреп, алариың ша-
9
ламаларын алып кияләр икән. Бер кием чабатага бер кием күн итек, яисә бер пар ботинка бирәләр, ди. Барлык тирә-як авыл крестьяннары, үзләренең иске-москыларын күтәреп, Идел буена, көймәдән төшүче буржуйларны каршыларга җыелганнар, ди. Хәзер анда, имеш, буржуйны авыл кешесеннән, авыл кешесен буржуйдан һич аерып булмый икән! Буржуй чабата киенгән, ди, авыл ярлысы аның итеген, ботинкасын, эшләпәсен алып кигән, ди. Күрше күршесен танымый, ди, атасы башка чыккан улын танымый, имеш. Гомеренә җилкәсеннән иске чикмән төшмәгән, аягына чабатадан гайре нәрсә киеп карамаган кешеләр пустау пальтолардан, хром ботинкалардан йөриләр, ди. Буржуйлар гел шулай качып торса иде, безнең баштан кием кайгысы китәр иде дип көлешә ди авыл халкы. Ә кайбер мәзәкчеләр, өсләренә койрыклы казакилар, башларына торыпша шикелле цилиндрлар киеп, көмеш башлы таякларга таянып, яр буенда кеше көлдереп, кәмит ясап, кыланып йөриләр икән. Әкәмәт ди анда!
...Еллар узар, Хәлим бүгенге бу Идел кичүнең, бу тамашаның: алтын сәгатьләр бирә-бирә шәһәрдән качуның, колак алкаларын, йөзекләрен, беләзекләрен сала-сала, елый-елый, ялына-ялвара көймәләргә ташлануның чын мәгънәсен аңлар. Бу качу шушы шәһәрдә яшәгән бер төркем буржуйның, әйтик, алтын күзлекле, сары таяклы әфәнденең, яисә күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә көймәдә китеп барган теге яшь чибәр ханымның, яисә кәшимир шәлле, матур күзле елак апайның, — әнә шул кешеләрнең генә качып баруы булмыйча, ә бөтен бер дөньяның, искергән, туйдырган, бик күп нужа шулпасы ашаткан дөньяның бүген Идел кичеп, иртәгә кая булса шунда Оренбург, Урта Азия, ерак Себер якларына олагып, әкренләп шунда бетүгә таба йөз тотачагын Хәлим әле- гә анламый. Тау башында, өяз шәһәренең тар урамнарында мылтыклардан төкертә-төкертә, пулеметлардан ата-ата, акларны Иделгә таба кысрыклап килгән Гыйльметдиннәрнең, Анатолийларның, Шәрифҗаннарның, матрос Федюшкиннарның һәм башкаларның «штык очларына атланып» яңа дөнья килүен, Хәлим ише малайларның, гомумән, бөтен яшь буынның язмышын бу өр-яңа дөнья бөтенләй икенче якка борып салачагын безнең Хәлим (бер Хәлим генә микән әле?), әлбәттә, белеп җиткерми. Әлегә ул тик бер генә нәрсәне белә: буржуйлар качалар. Җаннарын саклау өчен, сәгатьтләрен биреп, киемнәрен алмаштырып, йорт-җирләрен ташлап сыпырталар. Миңнулла абзыйны кыйнаткан, Шәрифҗан абый белән Якуп абзыйны тотып асарга йөргән, Тимерша абзыйны «Үлем баржасына» илтеп тыккан, теге «сары аякларны» дар агачына асып куйган, төннәрен «Кабан атавында» гаепсез кешеләрне кырдырган кара җаннар кача. Әйдә, алларыннан артлары яхшы! Аларның үкчәләренә басып, йөрәкләренә курку салып, кызыллар килә! Хәлим белән аның әнисенә ал- путтан сыер алып биргән, Хәлимне пароходка утыртып, авылларына кайтарып җибәрәчәк кызыллар килә! Шәһәрдә атышкан тавышлар хәзер ат көтүчесенең болгап-болгап шартлаткан чыбыркы тавышыннан да болайрак булып ишетелә башлады. Үзебезнекеләр килә! Үзебезнекеләр ата! Буржуй абзагыз бу тавыштан өркеп муенын җыерса, кая барып керергә белмичә, көймәчеләрнең көймәләренә ташланса, Хәлимне бу тавыш өркетми...
Ул бакенчы абзыйның ничә тапкыр теге якка төянеп чыгып китүен, бу якка ничә тапкыр көймә белән әйләнеп кайтуын санап торды. Әнә ул, артка каерылып ишкәндә терсәкләре белән һаваны сөзә-сөзә, бишенче тапкырга кайтып җитте. Көймәгә ябырылган качакларның өсләренә җикереп, ишкәк белән кизәнеп, Хәлимне чакырып алды да көймәнең суын түгәргә кушты. Үзе чалбар кесәсеннән «фифрус» чыгарып (бакенчы абзый аны тагы «фәрештә бармагы» дип тә йөртә), көймәнең бу башына килеп утырды. Артында өелешеп торган буржуйларга төкереп тә бир

J0
мичә, борын тишекләреннән рәхәтләнеп төтен чыгарып, Хәлимнең бер иелеп, бер тураеп, кечкенә чиләк белән су түгүенә карап тора башлады.
Бүреккә салып, көймә койрыгына тыккан сәгатьләр, җәйге челлә ва-кытындагы чикерткәләр кебек, төрлесе төрле тавышка сайрашалар иде. Хәлим, иелгән саен, аларнын кыштырдашуларын ишетеп кала иде. «Берсен сорасам, бирер идеме икән?» дип уйлый Хәлим. Авылга алтын сәгать тагып кайтып, кешеләрне бер шаккатырсаң, их, малай!
Аннары тагын Хәлимнең аргы якка чыгып, андагы чабаталы буржуй-ларны күреп кайтасы килә, баядан бирле, сорап карасам дип, күңеле кымырҗып тора. Инде көймәсенең суын да түгеп биргәч, отказ итмәскә тиеш кебек иде. Ләкин кая ул... Хәлим суз кузгатуга, бакенчы абзагыз:
— Икенче вакыт, хәзергә марш көймәдән!—дип, бөтен буржуй алдында аны көймәдән куып төшерде. И, сәгатьтләрең су төбенә киткере! Буржуйларны ташырга ярый, ә үз кешесенә урын юк!
Соңрак, инде качаклар чыгып бетә язгач, бакенчы Хәлимне үзе үк көймәгә чакырып алып утыртты. Ләкин Хәлимгә чабаталы буржуйларны күрергә насыйп булмады. Чабаталы буржуйлар каядыр китеп беткәннәр, бу яктагы төслеләре генә яр буенда өелешеп, сөйләшеп торалар. Пыялалары коелып төшкән теге сары буксир да яр кырыеннан ерак түгел килеп туктаган. Идәнендәге озын муенлы «тимер этләре», башларын шәһәргә таба сузып, нидер сагалап торалар.
Кире кайткан чакта Хәлим тагын, бүректәге «чикерткәләрнең» сай-рашканын тыңлап, алтын сәгать тагып кайтып, авылның исен китәрү белән хыялланып, койрыкта утырып кайтты. Ишкәкне батырып алган җирдә елга буранкаланып, бөтерелеп тора, каерып ташланган суның тамчылары, Хәлимне сискәндереп, битенә килеп сибелә иде.
Шәйләми дә бара, имеш: Идел өстендә, сулда, шактый еракта, ял итәргә яткан бозау кыяфәтендә «Кабаннар атавы» күренеп бара икән. Хәлим шул якка бик озак карап торды.
Бакенчы абзагыз, гомердә булмаган рәвештә теленә салынып, фәлсәфәгә бирелеп китеп, малайга «акыл өйрәтеп» кайтты.
— Менә шулай инде ул, энекәш,—дип тотынды ул, — дөнья дигәнең бер тапкыр битен күрсәтсә, биш тапкыр артын күрсәтә дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр.
Бу аның буржуйлар хакындагы фәлсәфәсе иде. Янәсе, җир йөзенә сыеша алмыйча, әллә кем булып йөргәннәр иде. Арт якларында мылтык шартлый башлагач, кечкенә генә көймәгә дә сыйдылар.
Буржуйлардан гомумән кешеләргә күчеп, ул:
— Син, энекәш, кешеләрдән курка торган бул, — дип сөйләп китте.— Минем кешеләрдән күргән михнәтем... и-и! Кешенең нинди икәне маңгаена язып куелмаган. Әнә шәһәрдәге кибетләрне күргәнсең, маңгай турыларына язулы калай эленгән: бусы тимер-томыр кибете, бусы ка- шык-аяк... Кешеләрнең дә маңгай турыларында язулары булса, бер төрлесенең янына да килмәс идең, йөз чакрымнан әйләнеп үтәр идең. Сии әле яшь, белмисең.
Хәлим кешеләр турында мондый сүзләрне беренче генә ишетми инде. Берни булса, аның үз әнкәсе дә: «Хәзерге заманда кешеләр бер-береиең бугазына ябышырга гына торалар, кешеләрдән яхшылык көтмә инде сип!» дип зарлана башлый.
Бакенчының әйтүенчә, авылда чакта ул да рәтле тормыш белән яшәгән. Әлеге шул бер-берен ашарга торучы кешеләр аркасында, туган- үскән авылыннан Әчтерханга качкан. Анда балык байларында балык тозлаган. Мәгәрич эчермәгән өчен, десятник белән арасы бозылып, аннан да киткән. «Наварачейск» янында тимер юл салышкан. Аида эш беткәч, Баскунчакта тоз чыгарган... Әллә ничә тапкыр кыйналган, үзе дә аз кыйнамаган...
1!
— Кешеләр алар, беләсең килсә, бүредән яман, — диде ул, ишкәкләрен салмак кына кыймылдата-кыймылдата, — бүреләр берсен-берсе ашыйлармыдыр, белмим, кеше атлы җанварлар бер-берсенең башын ашап кына торган көннәре... Кара инде син минем итекләремә, — диде ул, ни өчендер кинәт кенә кешеләрдән итекләргә күчеп, аягын сузды да «авызын ыржайткан» иске итекләрен күрсәтте.
Бакенчы сөйли дә сөйли: кешеләрне һаман начар итеп, әшәке итеп, ерткыч җанвар итеп күрсәтергә тырыша. Кем шунда әйтсен: җитәр инде сиңа! Үзеңнең күңелең тутыкканы җитмәгән, баланың да күңелен вакытыннан элек тутыктырасың. Инде сине тормыш шулай кыйнап ташлаган икән, инде кешеләрдән шулай җаның бизгән икән, эчтән тын! Бәлки әле. бу малайның юлында гел бүреләр генә очрамас, яхшы кешеләр дә очрар. Бәлки әле, аңа син күргәннәрне күрергә туры килмәс, бит юкка гына буржуйлар Идел кичмәде, шәһәрдә бара торган сугыш та юкка гына түгел!
Бакенчы, беравык дәшми генә ишкәннән соң, кинәт:
— Әллә син аларның сәгатьләре миңа бик хәҗәт дип беләсеңме? — дип тотынды, — менә тотармын да Идел төбенә тондырырмын... Юк, минем күңелне аңлау кая инде ул сиңа!.. Син яшь, син әле йон чыкмаган чыпчык баласы... аларның колак алкаларын салдырып алу рәхәтен сиңамы соң аңлау... Рәхмәт аллага, мондый көнне дә күрсәтте!
Хәлим «Идел төбенә китәчәк» сәгатьләрне кызганып бара: берсен генә сорап алып булса! Кәрәкә балык төслесен, алтынын! И малай! Бөтен авылның исе-акылы китәр иде.
...Кинәт чатыр-чатыр атып җибәргән тавышка Хәлим, нишләгәнен бе-лештермичә, көймә идәненә сеңде. Нәкъ аның баш очында атканнардыр кебек тоелды малайга. Бакенчы каерыбрак ишәргә тотынды. Хәлим, оятыннан кызарып, яңадан көймә койрыгына менеп кунаклады. Ул бит искәртмәстән атып җибәргәнгә генә шулай очып төште. Менә хәзер сискәнеп тә карамый.
Тау башында үкерешеп «ура» кычкыралар. Винтовкалар чарт та чорт өзлексез атып тора. Кемнәрдер баскычтан мәтәлә-кадала аска таба йөгерешә. Буксирдагы «этләр» дә Идел аркылы тау башына таба буыла- буыла өрергә тотынды. Малай һаман көймә койрыгында кукыраеп бара. Менә күрсен бакенчы абзый, Хәлим тамчы да курыкмый!
Әй, баскычтан кеше коела, кеше коела! Баскычка сыетмаганнары туп-туры яр бите буйлап чабышып төшәләр. Егылганнары тәгәрәп-тәгә- рәп китә. Кемнәр соң болар? Аклар шулай сарыклар кебек чабышалармы?
Киерелеп бер ишүгә, көймә шытырдап ярга барып төртелде. Бакенчы әле ишкәкләрен дә кулыннан ычкындырып өлгермәде, Хәлим дә ярга сикереп чыгарга өлгерми калды, сулулары тыгылган, күзләре-башлары акайган унлап ак солдат көймәгә сикерешеп керделәр дә, бакенчының борын төбендә винтовка көпшәләрен селки-селки, тизрәк аргы якка алып чыгып китүне таләп итә башладылар. Бер ялаи башлысы Хәлимне ярга төртеп төшерде. Бүтән көймәләрдә дә шундый ук хәл: барысына да дөбер-шатыр солдат кереп тулган, көймәчеләрнең күкрәкләренә мылтыкларын төзәп, акырып-җикереп, ишкәккә утырталар, тизрәк аргы якка алып чыгарга кушалар. Кайбер көймәләр инде, «канатларын» җилпи- җилпи, Идел эченә кереп тә киттеләр.
Шуны гыиа көтеп торган кебек, аргы баштагы иген складлары поч-магыннан пулемет су өстендәге көймәләргә кургашын яңгыры сибәргә тотынды. Көймәдәге солдатлар, чалгыга эләккән шайтан таяклары кебек, көймә төбенә егылдылар. Ишкәкчеләр дә, ишүдән туктап, көймә идәненә ятты. Көймәләр Идел буйлап агып китте.
Бакенчы абзагыз әле һаман кузгалып китмәгән: пулемет уты астында аргы якка солдат ташыйсы килми. Хәлим поскан җиреннән бер калкы-
иып караганда, бакенчының ап-ак булып агарган чыраен күреп калды. Күкрәгенә мылтык көпшәсе терәлгән иде. Хәлим аны, шундый кыен чакта, дошман солдатлары арасында калдырып качты. Буржуйлар кебек, үзенең җанын саклап, таш артына посып ята. Малай бакенчының: «Кешеләр оятсыз, яхшылыкны бик тиз .оныталар» дигән сүзләрен исенә төшерде... Пружина кебек атылып, аягына калыкты да, аунап яткан бер ташны учлап, солдатлар өстенә йөгерде. Ул да булмады, көймәдәге ак солдатларның берсе бакенчыга винтовкадан — «шарт!» Сыгылып төшкән көймә хуҗасын солдатлар чайкап торып суга ыргыттылар да үзләре, ашык-пошык утырышып, китеп тә бардылар. Хәлимнең кулындагы ташы җиргә төшеп китте. Шулай да бакенчы үлгәндер дигән уй аның башына килеп тә карамады. Әле яңа гына бергә сөйләшеп кайткан кешенең үлүе мөмкин түгел кебек тоела иде. «Яралангандыр, тизрәк судан тартып чыгарырга кирәк», дип йөгереп барса, теге сузылып ята... Башы суда, аяклары корыда... Дулкын килеп бәрелгән саен, сыңар кулы кыймылдап-кыймылдап куя... Әле бит менә хәзер генә... яңа гына сөйләшеп кайткан иде, иске итек башларын күрсәткән иде, сәгатьләрне су төбенә ыргытмакчы булган иде... Ни өчен соң Хәлим аңардан үлгәнче курыкмады да хәзер курка? Ул бит инде торып берни эшләтә алмый. Әтисе үлгәч тә шулай бик озак куркып йөргән иде, төнлә белән өйдә калырга шүрли иде... Пычрак итек башлары, ачылган ач авыз кебек, ыржаешып торалар. Мескен, сәгатьләре дә үзенә булмады. Хәлим дә, кәрәкә балык төслесен тагып кайтып, авылның исен китәрә алмады.
Малай итек башларына карап-карап торды да әкрен генә китеп барды.