Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗГЕ УРМАН


Зур әдип һәм дус Нәкый Исәнбәткә
Тантанасын итә көзге урман!
Талган да ул гамьсез тынлыкка, Яфрак коя иренеп кенә, гүя Картаюдан түгел, муллыктан.
Тынлык... Ләкин яшәү тынлыгы бу, «Ялгыз мин» дип йөрәк пошынмый, һәрбер яфрак сөеп карый сиңа һәм колакка нидер пышылдый.
Кергән саен урман түренә син, Чакырып тора һаман эчкәре Наратларның серле куелыгы, Каеннарның алтын челтәре.
Каршы ала сине җиз яфраклы Карт имәннең мәгърур килбәте. Ул сәламли башын ими генә, Тәңкәләрен генә тибрәтеп.
Кабынып утыра чаган. Яфраклары Шәфәкъсыман алсу тимгелле.
Ул утыра урман эңгерендә Янып торган учак шикелле.
Хис итәсең монда үзеңне син Шәүләләр һәм төсләр туенда, Аллы-гөлле күлмәкләрен киеп Чыкканмыни кызлар җыенга!
Әйтерсең лә, урман котылгысыз Кыш тунына төренер алдыннан Бөтен юмарт ямен үкенечсез Биреп бетерер өчен кабынган!..
Юк! Картайдым димә! Иҗат дәртең
Янган чакта әле күңелдә Балкы бөтен ярсу ямең белән, Биреп бетер барын! Үкенмә!

16