Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИК КҮП ЕЛЛАР ҮТТЕ ИНДЕ.


(Тукай турындагы озын шигырьдән)
Бик күп еллар үтте инде...
Бала чакта
Мин ярата идем бәет һәм җырларны.
Бер китап төште кулга Күкчәтауда, Рәхәтләндем укып шундагы моңнарны.
Иң элек укыдым мин «Туган тел»ен, Шул туган тел ачкан күп нәрсәләр серен, Шул тел белән әнкәй бишектә көйләгән, Төннәр буе әбкәй әкиятләр сөйләгән.
Укыйм тагын, «Исемдә калганнар»ын... Шагыйрь анда Әпүш кенә булган бары, Күпме авырлыклар күргән җирдә кеше! Гүя язмышның тик анда булган үче.
Казакъчалап укыганда «Шүрәле»не,
Мин йөрәгем белән сиздем шагыйрь көчен, Гүя миңа күптән таныш Кырлай, Казан... Күз алдыма килеп басты Кушлавычы,
Шагыйрьнең кызганычлы ятимлеге, Мохтаҗлыкта үткән сабый, бала чагы. Күз яшьләрен түгеп ана каберенә, йөрәкне телгәләгән ятим зары.
Түгелгән кайгы-хәсрәт тамчысыннан, Рәхимсез тәкъдиренең камчысыннан Кыйналган яшь шагыйрьнең йөрәгендә Шигърияткә чәчәкләрдән юл ачылган.
Исемдә: «Китмибез!—дип, — торган җирдән»,— Әйткән Тукай, Россиядән — туган илдән, Илнең матур киләчәген алдан күреп, Халкының зур язмышын алдан белгән.
Синең сүзләр колагымнан китми, Тукай, Җыр давылы һаман шаулап агып бара, Бер тирбәлеп, бер дәртләнеп, моңлы сазың Киң кодрәтен минем йөрәгемә сала.

Синец дәртле җырларыңнан мин рухландым һәм мөкәддәс моңлы сазны кулга алдым. Китсәң дә син: «аерылабыз ахрысы» дип, Мәңге үлмәс җырларында исән калдың.
Остазым! Бу җыр багышлана сиңа, Мине сокландыргыч гүзәл сәнгать синдә! Өйрәт мине шигъриятең серләренә, Син атлаган якты эздән барыйм мин дә.
Казакъчадан Нури Арслановның ирекле тәрҗе