Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА СОВЕТ ВЛАСТЕН УРНАШТЫРУ ҺӘМ НЫГЫТУ ӨЧЕН КӨРӘШ ТАРИХЫННАН


Казанда Совет власте 1917 елның 8 ноябренда (иске стиль белән 26 октябрьда) урнаштырылды. Бу көнне Казанда Вакытлы революцион комитет төзелеп, аңа шәһәрдәге һәм губернадагы бөтен власть тапшырыла. РСДРП (б)ның Казан комитеты җитәкчелегендә Вакытлы революцион комитет кыска гына вакыт эчендә бик зур революцион төзү эше башкара.
Чистай һәм Алабуга өязләрендә Совет власте октябрь азагында, ноябрь аеның беренче яртысында җиңеп чыга. Зөя, Спас, Мамадыш өязләрендә эшче-крестьяи власте ноябрь азакларында һәм декабрь башларында, Бөгелмәдә 20 нче декабрьда урнаша. 1918 нче ел башында Совет власте Минзәлә, Буа, Лаеш һәм Тәтеш өязләрендә дә җиңеп чыга.
Совет властен ныгыту өчен, беренче чиратта, халыкка каршы булган иске буржуаз-алпавытлар дәүләт аппаратын җимереп, хезмәт ияләренең төп интересларын чагылдыручы яңа власть аппаратын төзергә кирәк иде. Тиз вакыт эчендә буржуазиянең җәмәгать иминлеге комитетлары, Вакытлы хөкүмәтнең урыннардагы комиссарлары, губерна жандарм, милиция идарәләре, контрразведка һ. б. кебек чиновник-администратнв, жандарм-полиция, җәза бирү органнары юкка чыгарыла. Шәһәрләрдә һәм авылларда самоуправление органнары бетерелә. Мәсәлән, 1918 нче елның 20 нче январенда — Казанда, апрель башында Мамадышта шәһәр думалары ябыла. 10 февральдә губернадагы барлык волость һәм өяз-- земстволарын бетерү турында карар кабул ителә, губерна земское собра- ниесе һәм управасы таратыла.
1918 нче ел мартына кадәр иске армиянең Татарстанда урнашкан барлык хәрби частьлары таратыла. Матбугат турындагы декрет буенча барлык буржуаз һәм вак буржуаз газеталар («Камско-волжская речь», «Корылтай», «Рабочее дело», «Ела- бужская жизнь» һ. б.) чыгарудан туктатыла.
Иске дәүләт аппаратын җимерү белән бер үк вакытта яңа, Совет дәүләте аппаратын төзү процессы да бара.
1917 нче елның 26 нчы Октябренда (8 поябрьда) властьның Казан Советы кулына күчүе һәм Советның башкарма органы булган Вакытлы революцион комитетның төзелүе — Татарстанда пролетариат диктатурасының дәүләт аппаратын булдыру юлында беренче практик адым булды. Ноябрь ае башында Казанда һәм губернадагы бөтен власть Советларның губерна съездында эшче,, солдат һәм крестьян депутатларының яңадан сайланган Советына тапшырыла.
Татарстан өязләрендә дә һәр җирдә эшче, солдат һәм крестьян депу-татларының Советлары оештырыла. Алар җирле тормышның бөтен яклары белән җитәкчелек итәләр. Мәсәлән, 1918 нче елның январенда булып • үткән крестьян съездында сайланган Минзәлә Советына: административ, игенчелек, азык-төлек, мә-
Е и 3 В А»

4] .
тариф, финаис, юстиция, почта һәм телеграф, хәрби, матбугат һәм хезмәт бүлекләре керә иде ’.
Казанда, Ч иста й да, Ал а бу га да, Бөгелмәдә һ. б. кайбер шәһәрләрдә шәһәр хуҗалыгы Советлары оешты-рыла.
Революцион тәртипне эшче-кресть- яи милициясе саклый. Контрреволю- ционерлар белән көрәшү өчен Казанда һәм шулай ук өязләрдә революцион трибуналлар һәм революцион тикшерү комиссияләре төзелә. (Казан Советы янында революцион трибунал 1917 нче елның 27 нче но- ябренда, Алабугада декабрьда оештырыла.) 1917 нче елның 14 иче де- кабренда Казанда яңадан сайланган халык судларында эшләү өчен халык утырышчылары раслана. Декабрь аенда булган III губерна крестьян съездында авыл җирләрендә җирле судлар төзү хакында инструкция кабул ителә. 1918 нче ел башында ха-лык судлары инде бөтен җирдә эшли башлый. Мәсәлән, март азагында бер Алабуга өязендә генә унике халык судьясы һәм халык утырышчы- сы (заседателе) эшли 3 4. Суд аппаратында эшләү өчен элек бу хакта уйларга да кыймаган рус булмаган милләт вәкилләренең дә тартылуын күрсәтеп үтәргә кирәк.
1918 нче елныц 28 (15) январенда В. И. Ленин эшче-крестьян Кызыл Армиясен төзү турындагы декретка кул куйды. Бу декретны хезмәт ияләре хуплап каршы ала. Мәсәлән, Бондюг һәм Кокшаи заводы эшчеләре, шулай ук Алабуга өязенең Токмашка авыл крестьяннары 1918 нче елның 25 нче январенда (7 февраль) булган җыелышта, бер дә кичекмәстән, Кызыл Армия отрядлары төзи башларга карар бирәләр5. Шундый ук карарны Мамадыш Советының башкарма комитеты да кабул итә. Хезмәт ияләре актив рәвештә Кызыл Армия сафларына языла. 1918 нче елның март ае уртасына кадәр бер Казанда гына артиллерия бригадасы, К. Маркс исемендәге интернациональ батальоны, мөселман социалистик полкы, матросларның социалистик отряды һ. б. частьларның
3 Октябрь революциясенең Үзәк дәүләт архивы, 393 фонд, 4 опись, 69 дело.
4 «Народная воля» газетасы, эшче, солдат һәм крестьян депутатларыннан Алабуга Советы органы, 1918 сл, 14 май, 117 саны.
5 «Народная воля» газетасы, 1918 ел, 27 январь, № 82.
төзелүен әйтеп үтү генә дә җитә. 1918 нче елның 5 нче мартына кадәр Казан губернасы өязләрендә армия сафына 2370 кеше языла !. Яна төзелгән хәрби частьларның меңнәрчә солдатлары Дутов, ак чехословак бандалары белән сугышка китәләр.
.’Совет властеның беренче адымна-рын тормышка ашыру кискен сыйнфый көрәш шартларында барды. Татарстан эшчеләре һәм крестьяннары Октябрь казанышларына каршы Чыккан контрреволюцион Учредительное собранпенец таратылуын бертавыштан яхшы дип табалар. 1918 иче елның беренче айларында меньшевиклар, эсерлар һәм буржуаз милләтчеләр тарафыннан оештырылган берничә контрреволюцион заговор тар-мар ителә. Февраль ае башында Алабугада буржуаз фетнә бастырыла, июнь аенда Казан гарнизонында Советка каршы кораллы чыгыш оештырырга маташу үз вакытында бетерелә.
1918 нче. елныц 21 нче июнендә большевик депутатлар тәкъдиме белән Казан Советы үз составыннан меньшевикларны һәм эсерларны куып чыгару хакында карар кабул итә.
Урыннарда Совет властен ныгытуда, рус булмаган' милләт хезмәт ияләрен партия, хөкүмәт һәм бөек рус халкы тирәсендә туплауда мөһим бурычларның берсе — милли мәсьәләне большевистик чишү иде.
1917 нче елның 3 нче ноябренда «Россия халыкларының хокуклары Декларациясе» игълан ителде. Бу тарихи документта милли мәсьәләне чишүнең төп юллары күрсәтелде.
1918 пче елның 20 нче ноябренда Халык Комиссарлары Советының В. И. Ленин кул куйган «Россиянең һәм Көнчыгышның бөтен хезмәт иясе 1 «Знамя революции» газетасы, 1918 сл. 26 март, № 55 (101).

42
мөселманнарына» мөрәҗәгате игълан ителә. Мөселман хезмәт иясе массалары арасында Коммунистлар партиясенең милли политикасын аңлату эшендә бу ленинчыл документ зур роль уйный.
1918 иче елның январенда Милләт эшләре Халык Комиссариаты соста-вында Эчке Россия һәм Себер мө-селманнары эше комиссариаты төзелә. Тиздән Совет хөкүмәтенең Ленин кул куйган «Мөселман комиссариатларын төзү турында» дигән икенче карары кабул ителә. Бу карарда мөселман халкы булган барлык губерна һәм өяз Советларына кичектермичә мөселман комиссариатлары төзергә тәкъдим ителә. Бу комиссариатлар, карарда күрсәтелгәнчә. мөселман эшчеләрен һәм крестьяннарын «Совет власте тирә-сенә берләштерү өчен» төзеләләр. Бу структура ул вакытның конкрет шартларында төрле милләт хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәр-бияләү, аларны Коммунистлар пар-тиясе, Совет хөкүмәте тирәсенә туплау, халыклар дуслыгын үстерү бу-рычларына жавап биоә иде.
Ленин күрсәтмәләре нигезендә 1918 нче елның беренче айларында байтак районнарда җирле Советлар яныңда мөселман комиссариатлары төзелә. Мәсәлән, Казан Советы янында мөселман эшләре комиссариаты 21 нче февральдә J, Чистай Советы янында—12 нче мартта, Тәтеш Советы янында март азагында 6 7 барлыкка килделәр. Мондый комиссариатлар Бөгелмә, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Спас Советлары янында да оештырыла. Милли комиссариатлар большевистик партия оешмалары җитәкчелегендә культура, мәгариф, Кызыл Армия милли частьларын төзү, милләтчел бур-жуазия белән көрәш мәсьәләләре буенча зур эш алып баралар.
Казан большевиклар оешмасы Совет хөкүмәтенең һәм турыдан-ту- ры В. И. Ленинның актив ярдәме белән милләтче татар буржуазиясен тар-мар итү, аның оешмаларын бе-
1 «Знамя революции» газетасы, 1918 ел, 27 февраль, № 36.
2 «Эш» газетасы, 1918 ел, 2 апрель, № 9. 6 «Эш» газетасы, 1918 ел, 2 апрель, № 9.
7 «Эш» газетасы, 1918 ел, 17 апрель, № 16.
8 «Правда» газетасы, 1918 ел, 9 апрель, № 67.
9 «Правда» газетасы, 1918 ел, 23 май, № 100.
терү эшен башкара. 1918 нче ел ба-шында Казанда контрреволюцион буржуазиянең тарихта «Болак арты җөмһүрияте» дигән яман аты белән билгеле булган кораллы фетнәсе бастырыла, буржуаз « И д е л - У р а л штатын» төзергә маташу тамырында киселә.
Контрреволюцион буржуазияне тар-мар итү буенча большевикларның кыю адымнарын хезмәт ияләре хуплап каршы алалар. Мәсәлән, Казанның Пороховой заводындагы татар эшчеләре .1918 нче елның 31 нче мартында бертавыштан: «Болак арты җөмһүриятен оешл ыручыларның тар-мар ителүенә тирән канәгатьләнү белдерәбез. ...Болак арты җөмһүриятчеләренә нәфрәт белдереп җәза таләп итәбез»,— дигән карар кабул итәләр һ
1918 нче елның май азагына кадәр милләтче татар буржуазиясенең барлык рәсми оешмалары («Милли идарә», «Мшлли Шура» һ. б.) бетерелә.
Советларның III съезды күрсәт-мәләренә таянып, хезмәт ияләренең революцион оешмалары теләкләрен искә алып, Совет хөкүмәте Урта Идел буе һәм Урал яны районнарында РСФСР составына керә торган автономияле совет республикасын төзү хакында карар кабул итте. 1918 нче елның 22 иче мартында «Россия Совет Федерациясенең Татар-Башкорт Совет республикасы хакындагы положеиие»се игълан ителә. Алафузов, Крестовников, Пороховой һ. б. заводларыннан күп кенә эшчеләр катнашкан I Бөтен- россия мөселман эшчеләре конференциясе 2, Чистайда булган крестьяннар һәм укытучылар съезды8 Татар-Башкорт совет республикасы төзүне котлаган резолюцияләр кабул итәләр. Шундый ук резолюцияләр Казанда, Уфада һ. б. дистәләрчә урыннарда чыгарыла.9 Татар-Башкорт совет республикасы Советла
43
рының учредительный съездын чакыру буенча үткәрелгән киңәшмәдә К. Якуб: «Эшчеләр бу «Положение» не чиксез шатланып каршыладылар. Ул аларны сөендерде. Эшчеләр... мине киңәшмәгә җибәргәндә: «Татар- Башкорт республикасын ахырга чаклы яклагыз, әгәр шуны булдыра алмасагыз, кире Казанга кайтмагыз»,— дип әйттеләр. «Положение» мөселман пролетариатының өметен тормышка ашыру ул», — дип күрсәтә I
1918 иче елның маенда Москвада турыдан-туры В. И. Ленин күрсәтмәсе буенча һәм партиянең Үзәк Комитеты контроле астында Татар- Башкорт республикасы Советларының учредительный съездын чакыру буенча киңәшмә була. Киңәшмә тарафыннан бу республика Советларының учредительный съездын чакыру тәртибе, вакыты һәм урыны хакындагы мәсьәләләр хәл ителә. Шул эшне башкару өчен җиде кешедән торган комиссия сайлана. 1918 нче елның 28 маенда комиссиянең беренче утырышы була 10 11. Ләкин комиссиянең бик кызу эшләп яткан вакытында, инде съездны чакыру хакында хәбәр ителгәч, Татар-Башкорт совет республикасы территориясе ак чехословаклар, соңрак Колчак бандалары тарафыннан басып алына. Бу территория интервентлардан азат ителгәч, яңа тарихи шартларда Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте ике автономияле республика: Башкортстан АССР (1919 ел) һәм Татарстан АССР (1920 ел)ны төзүне игълан итә.
Җир турындагы ленинчыл декретны тормышка үткәрү нәтиҗәсендә Казан губерна хезмәт иясе крестьяннары түләүсез 700 меңнән артык гектяп җир алалар.
ВЦИК иың 1917 нче ел 14 нче но- ябрьда кабул иткән декреты нигезендә ялланып эшләүчеләре булган барлык предприятиеләрдә эшчеләр контроле кертелә, һәрбер предприятиедә эшче контроле комиссияләре оештырыла. Казан, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә эшче контроле Советлары төзелә. Эшче контроле органнары урыннарда зур дәүләт эше алып баралар. Алар промышленностьны тәртипкә салу һәм
10 «Правда» газетасы, 1918 ел, 24 май, -№ 101.
11 «Эш» газетасы, 1918 ел, 4 июнь, .№ 34.
планлаштыру, шулай ук чималны, ягулыкны, материалларны, кредит-ссудаларны бүлү эшләрендә катнашалар; предприятиеләрнең торышын тикшерәләр, машина -җи һ а зл а р н ы 11, тул ысы белән файдалану хәстәрен күрәләр, хуҗаларның рөхсәтсез предприятиеләрне ябуларына, эшчеләрне эштән чыгаруларына каршы көрәшәләр. Мәсәлән, 1917 нче елның декабрь аенда Алабугада Стахеев фирмасының администрациясе рөхсәтсез бер группа эшчеләрне эштән чыгара һәм производствоны кыскартырга карар бирә. Эшчеләр предприятие җитәк-челегенә эшчеләр контроле кертү таләбе куялар. Озак кына вакыт каршылык күрсәткәннән соң фирма җитәкчелеге эшчеләр куйган таләп-ләрне кабул итәргә мәҗбүр була: эштән чыгарылганнар кире кайтарылалар һәм администрация киләчәктә эшчеләр контроле рөхсәтеннән тыш штатны кыскартмаска һәм производствоны элекке күләмдә алып барырга сүз бирә L
Эшчеләр контроле предприятиеләр белән җитәкчелек итүдә практик өйрәнү мәктәбе ролен уйнады, про-мышленностьта социалистик нацио-нализация үткәрү өчен кирәкле адымнарның беренчесе булды. Эшчеләр контроле банкларның һәм про-мышленностьның киләчәк национа-лизацияләвең хәзерләде.
1918 нче ел башында Татарстандагы барлык хосусый банклар Дәүләт баикысы бүлекләре белән бер-ләштерелә. Мәсәлән, хосусый сәүдә- промышленность банкысының Алабуга бүлеге февраль ас башында Дәүләт банкысы бүлегенә әйләндерелә.
1918 нче елның беренче яртысында инде байтак кына промышленность, сәүдә һәм транспорт предприятиеләре национал изацияләнә. Мәсәлән, Казанда — Шабанов фабрикасы, шәһәр трамвай паркы, Чис- тайда — Проваторов заводы, Алабу-
1 «Народная воля» газетасы, 1918 ел, 4 февраль, № 84.

4 I
гада — Стахеевның урман промыш-ленносте предприятиеләре национа-лизацияләмә. Халык хуҗалыгының Югары Советы (ВСНХ) декреты белән июнь аенда П. 1\. Ушков һәм К° ширкәтенең Бондюгтагы химик заводлары дәүләт кулына күчә. Өяздәге бөтен сәүдә предприятиеләрен национализацияләү хакындагы карарны Мннзәлә Советының башкарма комитеты 1918 нче елның 25 нче июнендә кабул итә. Национа- лизацияләнгән предприятиеләр һәм халык хуҗалыгының башка тармаклары белән җитәкчелек итү өчен Казанда һәм өяз үзәкләрендә экономик бүлекләр, Халык хуҗалыгы советлары оештырыла.
В. И. Ленинның «Совет властеның чираттагы бурычлары» дигән хезмә-тендә күрсәтелгән тыныч экономик төзелеш программасын кулланып. 1918 нче елның язында Татарстан большевиклары халык хуҗалыгының барлык тармакларыңда пролетар дисциплина кертү буенча зур оештыру эшен, эшләп чыгару һәм куллану буенча бөтен халык учетын һәм контролен урнаштыруны, хезмәт ияләренең киң массалары арасында хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен социалистик ярышны җәелдереп җибәрәләр. Партиянең бу адымнарын тормышка ашыруда профсоюзлар һәм фабзавкомнар зур эш башкаралар. Октябрь революциясеннән соң профсоюзларга кергән эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең саны бик тиз үсә. 1918 нче елның башында ук инде Казан промышленность районының профсоюзлар Советына 25 союз керә. Бу союзларда барлыгы 47700 член булып, шу- ларның 6 меңнән артыгы өяз шәһәрләренә туры килә һ Бу җирле профсоюзларның күләме Октябрьга кадәр чорга караганда ике тапкырдан артык үскән дигән сүз.
Җирле профсоюзларның эше ак-тивлашуга большевикларның Казан комитеты җитәкчелегендә 1918 нче елның март аенда үткәрелгән I бөтен шәһәр профсоюзлар конференциясе зур
12 «Труд и хозяйство» журналы — Татарстан Совнархозы һәм профсоюзлар Советы органы, 1921 ел, К? 2, II бит.
13 Эш» газетасы, 1918 ел, 30 май.
14 «Наши дни» газетасы, 1918 ел, 6 июнь.
15 «Труд и хозяйство» журналы, 1921 ел, № 2,12 бит.
роль уйный. 1918 иче елның беренче яртысында профсоюзларны производство принцибы буенча үзгәртеп кору нигездә тәмамлана, фабзавкомнар профсоюзлар белән берләштерелә, кайбер союзларның җитәкчелегенә үтеп кергән меньшевик-эсер элементлар куып чыгарыла.
Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк партиябез хезмәт кешесе хакында аталарча кайгырту- чанлык күрсәтә башлады. ’Сигез сә-гатьлек эш хакындагы законны тор-мышка ашыру, хезмәт шартларын нормальләштерү, хезмәт хакын күтәрү кебек чараларны үткәреп, хезмәт ияләренең көнкүреш якларын яхшыландыруга зур игътибар бирелә. Продуктлар белән тәэмин итү өчен эшче-хезмәткәр кооперативлары ачыла, Советларның хезмәт секцияләре янында больница кассалары оештырыла. Ярлы эшчеләргә, хезмәткәрләргә һәм крестьяннарга дәүләт тарафыннан түләүсез азык паеклары, кием-салым алу өчен акчалар бирелә. Мәсәлән, 1918 иче елның 14 нче маеннан 22 нче маена кадәр вакыт эчендә генә Казанда кара эшчеләрдән, дворниклардан, ку-черлардан 3147 кеше түләүсез туену белән тәэмин ителә 12 13. Буржуазиямен, национал изацияләнгән йортларында мохтаҗ эшчеләргә һәм хезмәткәрләргә торак урыннары бирелә.
Совет властеның беренче айла-рында, царизм һәм буржуазия власте заманыннан күчеп калган эшсезлек мәсьәләсен бетерүгә Татарстанның партия, совет һәм профсоюз оешмалары зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, большевикларның Мамадыш өяз оешмасы 1918 иче елның 21 иче маенда эшсезләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен караган аерым утырыш уздыра 14. Казан Советының хезмәт комиссариаты белән берлектә профсоюзлар Советы шәһәрдәге за- вод-фабрикаларны хезмәт иясе бул-маган элементлардан чистарту һәм алар урынына армиядән кайткан солдатларны урнаштыру өчен махсус Үзәк бушату комиссиясе төзиләр15.

45
Бөтен илдәге кебек, Татарстанда да «Эшсезлектән страховать итү поло- . жеиие»се гамәлгә кертелә. Бу Ленин кул куйган документ нигезендә барлык эшчеләр һәм хезмәткәрләр, эшсез калган очракта, тулы хезмәт хакы күләмендә пособие алалар.
1918 нче ел урталарында Комму-нистлар партиясе авыл тормышындагы иң кирәкле мәсьәләләрне чишүгә керешә.
Бу вакыт авылларда ярлы кре-стьяннарның кулакларга каршы кискен көрәше бара. Кирәгеннән артык күп икмәкләре булуга карамастан, кулаклар пролетариат дәүләтенә хөкүмәт билгеләгән бәяләр буенча икмәк сатудан баш тарталар. Кулаклар илдәге ачлыктан файдаланып, эшчеләр дәүләтенең социалистик адымнар үткәрүенә комачауларга маташалар. Партия авылга эшчеләр походын оештыра һәм авыл ярлыларының ярлы крестьян комитетлары төзү хәрәкәтенә җитәкчелек итә. Эшчеләрдән продотрядлар төзелә. Шәһәрнең һәм авылның киң массалары булышлыгы белән Татарстан өязләрендә эшләгән продотрядлар, у р ы н нарда кул а кл а р н ы ң к а р ш ы л ы - гыи җиңеп, эшче һәм ярлы крестьяннарга азык-төлек белән зур ярдәхМ 'күрсәтәләр, шулай ук Москва, Петроград һ. б. промышленность үзәкләренә шактый күп икмәк җибәрәләр. Менә газетадан бер мисал: «Чистай өязеннән Волга буйлап Москвага һәм ачыгучы губерналарга икмәк чыгару башланды. Кулаклардан алынган өч йөз мең пот арыш җибәрелә. Икмәкнең яңа пар-тияләрен хәзерләү уңышлы бара» һ
ВЦИКның 1918 нче ел 11 нче ию-нендә кабул иткән декреты нигезендә авылларда ярлылар комитеты төзелә башлый.
Кайбер районнарда ярлы кресть-яннарның үз оешмалары 1918 нче елның яз айларында, декрет чыкканчы ук барлыкка килгәнне әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, шундый ярлы крестьян оешмалары Казан губернасының Подберезье авылында16 17, Тә-
1 «Красная Армия» газетасы. 1918 ел. 31 июль, № 34.
2 «Красная Армия» газетасы, 1918 ел, .31
16 «Правда» газетасы, 1918 ел, 12 нче апрель саны.
17 «Голос пахаря» газетасы — эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Тәтеш Советы органы, 1918 ел, 15 май, № 29.
июль, ’№ 34.
теш өязенең Пролей Каша волостеның Урюма авылында 1 һ. б. урыннарда оештырылганнар иде. Бу оешмалар кулаклар яшергән коралларны тартып алу, алариың артык икмәкләрен реквизицияләү һәм ярлы крестьяннарга бүлеп бирү кебек революцион эшләр башкаралар.
Ярлылар комитеты төзү хакындагы декрет чыкканнан соң аларны оештыру буенча Татарстанда байтак эш башкарылды. Чистай, Алабуга, Мамадыш, Спас һ. б. кайбер өязләрдә ак чехословак бандалары басып кергәнче үк мондый комитетлар оешып, алар авылларда кулаклар белән кискен көрәш алып бара башлыйлар. «Правда» газетасы: «Татар ярлы крестьяннары оешалар һәм ярлылар комитетлары төзелеп, алар кулаклар белән кискен көрәш алып баралар», — дип күрсәтә. «Беднота» газетасы да шул хакта яза: «Казан губернасында ярлы крестьян комитетлары төзү уңышлы бара. Өстәвенә бу комитетлар төзелүгә, аларның башлап җибәргән эшләре — җиткән иген-ашлык уңышын җыю һәм авыл хуҗалыгы инвентарен дөрес бүлеп бирү булганлыгы бик уңай тәэсир ясады» 2.
Я р л ы л а р ком итет ы н ы ң төзелүе авылда социалистик революцияне үткәрүдә яңа этап булды һәм Совет властен ныгытуга ярдәм итте. Авылда Совет властен ныгыту кискен сыйнфый көрәш шартларында бара. Большевикларга дошман көчләрнең, беренче чиратта кулак интересларын яклаучы сул эсерларның каршылыгын җимереп чыгарга туры килә.
Татарстанның партия һәм совет органнары 1918 иче елның беренче яртысында — большевикларның сул эсерлар белән бөтенләй араларын өзгән Советларның V Бөтенроссия съездына кадәр үк — җирле сул эсерлар белән системалы рәвештә көрәш алып баралар. Мәсәлән, большевикларның Чистай оешмасы 1918 нче

елның 7 июнендә сул эсерлар белән идея көрәшен көчәйтү хакында карар кабул итә ’. Июнь ахырында Спас Советы, Жедяевка авыл крестьяннары белән сул эсерлар арасында булган бәрелеш хакындагы мәсьәләне тикшергәннән соң, сул эсерларның җирле оешмасын коралсызландырырга һәм гаеплеләрне судка бирергә дигән карар чыгара.
Бу көрәш, 1918 нче елның июль башында ^Москвада кораллы восстание белән Совет властен бәреп төшерү һәм яшь Совет республикасын Германия белән сугышка тарту максаты белән сул эсерлар тарафынан оештырылган авантюрадан соң бигрәк тә кискенләшә. Хезмәт ияләренең актив булышлыгы белән Татарстан большевиклары, Москвада булган провокацияне яклаган җирле сул эсерларны бөтенләй тар-мар итәләр. Сул эсерлар җитәкчелек иткән Губнсполком таратыла, аларның Казандагы дружинасы коралсыз-ландырыла. Ниһаять, август башында күпчелеге кулак элементлардан торган крестьян депутатларының V губерна съезды ябыла.
Совет властеның беренче айларында ук Татарстанда да крестьяннарның беренче коллектив хуҗалыклары (авыл хуҗалыгы артельләре, коммуналары) барлыкка килә. Д1ә- сәлән, 1918 нче елның язында Спас өязендә авыл хуҗалыгында социализм нигезләрен үткәрә башлау мөмкинлеген практикада исбат итү максаты белән авыл хуҗалыгы артеле төзелә18 19. Казан өязенең Те- рентьевский авылында авыл хуҗалыгы коммунасы оеша 20. Бөгелмә өязенең Ютазы станциясе янында да 1918 нче елның иртә язында егермедән артык семья кергән коммуна төзелә 21. Крестьяннарның коллектив хуҗалыклары Тәтеш, Алабуга һ. б. өязләрдә барлыкка килә. Аларны оештыруда инициаторлар — эшчеләр, һәм авыл хуҗалыгы батраклары., армиядән кайткан революцион сол-датлар. Җирле Советлар крестьян-нарның күмәк хуҗалыкларына иң. яхшы җир участокларын бүлеп бирәләр,
18 «Беднота» газетасы — Россия коммунистлар (большевиклар) партиясенең Үзәк Комитеты органы, 1918 ел, 14 июль, № 89.
19 «Крестьянин» газетасы, 1918 ел. 1 апрель, № 29.
20 «Правда» газетасы», 1918 ел, 23 апрель, № 78.
21 «Известия ВЦИК» газетасы, 1918 ел. 16 август. Дд 175.
аларны авыл хуҗалыгы инвентаре, орлык һәм тарту көче белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәләр.
Социалистик революциянең беренче айларында Татарстан большевиклары культура төзелеше буенча да зур эш башкаралар. Китапханәләр, архивлар, музейлар һ. б. культура байлыклары халык карамагына күчә. Совет матбугатын үстерү турындагы Ленин декретлары һәм күрсәтмәләре зур энтузиазм белән тормышка ашырыла. Мисал өчен, 1918 иче ел урталарында Татарстанда туган партия-совет матбугаты челтәрен күрсәтеп үтү генә дә җитә. Казанда ул чакта: «Рабочий», «Знамя революции», «Гражданская война», «Красное знамя», «Эш», чувашча «Канаш» («Совет»), марича «Ужа- ра» («Таң») газеталары басыла. Алабугада, Бөгелмәдә, Мамадышта, Минзәләдә, Спаста, Тәтештә һәм Чиста йд а рус һәм татар телләрендә ундүрт исемдә совет газеталары чыга. Халык мәгарифе системасын үзгәртеп кору эше буенча беренче хәлиткеч адымнар ясала: иске чиновниклардан торган мәгариф аппараты җимерелә һәм яңа совет органнары — губерна мәгариф комиссариаты, өяз һәм волость мәгариф бүлекләре төзелә, түләүсез укыту кер-телә. Халыкның төрле яшьтәге кат-лауларын мәктәптән тыш укыту башлана.
Пролетариат диктатурасының бе-ренче а й л ары н да Ко м му н истл а р партиясе тарафыннан совет төзелеше, тышкы политика, ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру, промышленность, авыл хуҗалыгы һәм культура өлкәләрендә үткәрелгән адымнар Совет властеның, эшчеләр сыйныфы белән хезмәт иясе крестьяннар союзының ныгуына ки-терәләр, гражданнар сугышы елла-рында эчке һәм тышкы дошманнарның кораллы интервенциясен тар- мар итү өчен бөтен кирәкле шартларны хәзерлиләр.