Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

АНКЕТА
Өч-дүрт битле кәгазь бирделәр дә Анкетаны тутыр, диделәр...
Фамилиямне яздым,
исемемне,
укуымны, туган елымны...
Шуннан
Туктап калдым...
анкетадан алдым кулымны.
Тирән уйга талдым:
Нәрсә языйм?
Гомерем әле бик аз узылган, Тормыш юлым шушы анкетадай Ап-ак, матур булып сузылган.
Мин тууга күрдем авылыбызда Төзелүен яңа дөньяның,
Тик күрмәдем волком секретарен — Каберен генә күрдем мин аның.
Мин тууга инде авылдашлар Бергәләшеп колхоз төзгәннәр, Кулак пулялары иң беренче Председательнең гомерен өзгәннәр.
Сугыш елын күрдем... сугыштан соң Күрдем җиңү таңы атуын, Тик күрмәдем илле авылдашның Өйләренә кире кайтуын.
Минем бәхет өчен көрәшләрдә Җанын биргән батыр егетләр Анкетаның тутырылмый калган Битләреннән карый кебекләр.
Күзләремә карап, Ә син?—диеп, Җавап көтә миннән анкета. Ә йөрәгем шушы анкетаны Тапламаска диеп ант итә.