Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
ИРЕК АГАЧЫ
Унҗиденче елның октябрендә Килгән безгә Съезд яктысы,— «Ирек» диеп, «җир» һәм «солых» диеп, Канатланып тирән сөенеч белән Кабатлаган авыл ярлысы.
Дерелдәгән «ура» тавышыннан Көзге айның дымсу һавасы... «Инкыйлапчы дәһри коммунарлар» Авылыбызда, мәчет мәйданына, Утыртканнар Ирек агачы.
Утыртканнар нәни нәфис имән, Байрак узган мәйдан аркылы. Җырлаганнар шунда «Бәйнәлмиләл», Янгыраган «Матәм», «Варшавянка», Биеп торган учак ялкыны...
Бер ел узган... Авыл урамнарын Челтәрләгән дошман дагасы...
Мәзин ахшам әйткән манарадан, «Камун»нарны дарга күтәргәннәр, Үскән ләкин Ирек агачы.
Истә әле дә: Ун яшь Октябрьга! — Вакыт-вакыт яңгыр сибәли...
Селки-селки кызыл флагчыклар, Ленин бабай исмен җырга кушып, Әйләнәбез Имән тирәли...
Еллар үтте... Имән һаман үсте, Егет булды авыл баласы.
Шыбырдатып ялтыр яфракларын, Каршы торып җилгә-давылларга, Колач җәйде Ирек агачы.
Көч бирде ул — алга омтылганга, Өмет бирде — башын игәнгә.
һәм кырык ел — тугай авылымның Тормыш-көрәш, кайгы-шатлыклары Үрелеп үсте шушы Имәнгә.
Орлык алып аннан, ямьгә чумды Тирә-якның кыры, даласы... Авылыбызда, мәктәп мәйданында, Мәгърурәнә җәеп ябалдашын, Шаулап тора Ирек агачы!
КӘРИМ ҖАМАНАКЛЫ
Кырым татары шагыйре
*
„ТУКАЙ" ПОЭМАСЫННАН
Ерак түгел киң Иделле Казан өчен безнең җирләр, Тукай җырын чын күңелдән ятлагандыр кызлар, ирләр.
Тукай үзе килмәсә дә, килгән аның җыры очып, Йөргән халкым арасында бетмәс матур хисләр чәчеп.
Тәмле хисне, музыканы кайсы йөрәк яратмаган?!
Моңлы җырлар үз моңнарын кай җирләргә таратмаган?!
Телдән телгә күчеп йөргән «Шүрәле»ләр, «Кисекбаш»лар, Азмы йөрәк яндырмаган мактанылгаи кыйгач кашлар!
Яшь былбыллар сазын чиртеп җырлаганнар шигырьләрдә, Шигырь булган Казан арты Кырлайдагы киң кырлар да.
Аны укып рух күтәргән, хәят сөйгән күп йөрәкләр, Тукай аша балаларга сердәш булган күбәләкләр.
Туган халкы, хөр Россия булган Тукай илһамчысы, Шатландырган үскән үлән, яңгырларның нур тамчысы.
Бөек Пушкин шигырьләре рухландырган Габдулланы, Иткән алар олы шагыйрь ятим калган бер баланы.
Үрмәләгән алга табан, мәдех язган Ямашларга,
Юл күрсәткән хаклык өчен көрәшүче чын яшьләргә,
Үрнәк булган халкын сөйгән данлы шагыйрь Хөсәенгә, 1
Алар бергә шигырь укып йөрегәииәр өйдән-өйгә...
Кайсы өйгә керсәң бүген, түрдә көлеп тора Тукай, Илне сөйгән халкым белән мәңге бергә бара Тукай.
Халкым аны оныталмас һичбер вакыт, һичбер заман, Рухландырып халыкларны ул барачак алга табан.
1 Хөсәен Шамил Токтаргазы — Тукайның замандашы, якын дусты, Кырым татар халык шагыйре. Көчле демократик шигырьләре өчен 1913 елда байлар һәм муллалар тарафыннан фаҗигале рәвештә үтерелгән