Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСЕМДӘ КАЛГАННАРДАН


Дөнья тынычланды. Ләкин моның белән контрреволюция риза түгел иде әле. Сугышлар нәтиҗәсендә җимерелгән хуҗалыкны торгызу юлында җиң сызганып эшкә тотынганда гына, үз илләренә озатыла торган чехословак пленныйлары Волга буе һәм Урал шәһәрләрендә советларга каршы күтәрелделәр. Аны чит ил империалистлары, Россиядәге буржуазия калдыклары оештырды.
Антанта хөкүмәтләре тарафыннан киендерелгән, коралландырылган чехословаклар корпусының яшь Советлар хөкүмәтенә каршы баш күтәрүе. аның тирәсенә контрреволюция тарафдарлары булган ак офицерлар, меньшевиклар, эсерлар килеп кушылуы, контрреволюцияиең зур бер көч булып әверелүенә юл салды.
Яшь Советлар республикасына каршы тирә-якта шундый тынычсызлык хәрәкәтләре башланган чорда мин Уфа губернасындагы өяз каласы Бөре (Бирск) мәгариф бүлегендә эшли идем. Эшебез кызу — алдагы уку елына хәзерлек бара. Өяздә ике йөзгә якын мәктәпләр ачылырга тиеш, мәктәпләрдә укытыр өчен, ул вакыттагыча әйткәндә, мөгаллим, мөгаллимәләр хәзерли торган курслар уздырдык. Аларны ачылачак мәктәпләргә билгеләү белән шөгыльләнә башладык. Кыскача әйткәндә, Советлар хөкүмәтенең иң мөһим чараларыннан булган мәгариф эшләрен киң күләмдә оештыру чаралары башланган иде.
«Чехлар Самараны алганнар, Уфага якынлашып киләләр икән» дигән хәбәр таралды. Ак чехлар фәтнәсе куркыныч бер төс ала башлады. Йөзләрен ачарга куркып яткан совет дошманнары җанланды. Аумакай шәһәр обывательләре контрреволюция агитациясе тәэсире астында советтан ераклаша, большевикларга тел тидерә башладылар.
Ак чехословаклар Уфага якынлашкан саен, контрреволюция үзенең агитациясен Бөредә дә көчәйтә барды. Безгә, совет аппаратларында эшләүче хезмәткәрләргә ачыктан-ачык: «Көнегез санаулы калды, үлемегез якын», — дигән сүзләр белән яный башладылар. Озак та үтмәде, алар- ның көне килде. Уфа алынды. Берничә көн эчендә Агыйделдәге пароходларның күбесе Бөре пристанена җыела башлады. Кызыл гаскәр — батальоннар, отрядлар, совет учреждениеләре пароходларга, баржаларга төялеп чигенделәр.
Шулай бер көнне, Агыйдел буенда җыелып торганда, халык арасыннан кемдер: — Әнә югарыдан тагы бер пароход килә, бусы соңгысыдыр инде, — диде. Халык шул пароход килгән якка борылды. Пароход пристаньга килеп туктады. Анда килүчеләр арасыннан башкорт революционеры Шаһит Ходайбердии белән Галимҗан Ибраһимов та бар иде. Мин аларга каршы чыктым. Исәпләштек. Аларпың йөзләрендә ашыгу, борчылу күренә. Мине соңгы көннәрдәге вакыйгалар белән таныштырдылар.
37
Аннары Ходайбердин миңа:—Син ни эшләргә уйлыйсың?—дигән сорау бирде.
Мин үземнең Бөредән китеп торырга ниятем барлыкны әйттем. Ул аны мәслихәт күрде.
— Сез кая барасыз?—дип сорадым алардан.
— Кая баруыбыз хәзергә билгесез, шулай да бик артык ерак китмәбездер,— диде Галимҗан Ибраһимов һәм, сүзен икенчегә борып:
— Безнең пароходта теге провокатор Вәгыйз Наурузов бара, шуны чекага тапшырырга кирәк, — дип өстәде.
Мин алармы өяз чекасына алып киттем. Юлда мин шушы пароход белән чигенергә теләвем турында әйттем.
Галимҗан иптәш минем Бөредә калуымны артык күрде.
— Син мондагы положение белән таныш кеше, безгә контрреволю- цияне эчтән дә, тыштан да җимерергә кирәк. Моннан китүгә караганда, сип, монда калып, революциягә күбрәк файда китерерсең. Синең семья мәсьәләсе дә бар бит. Киткәндә аларны да алып китәргә кирәк, анысын уйладыңмы? — диде.
Шаһит Ходайбердин, башта минем китүемне яклаган булса да, Ибраһимов фикеренә кушылды. Алар миңа монда аклар килгәч нәрсә эшләргә кирәклек турында киңәшләр бирделәр.
— Контрреволюциянең көчен сындырырга, аны җимерергә кирәк,— диде Галимҗан, — аны, иптәш, җимерү өчен тыштан да, эчтән дә хәрәкәт итәргә кирәк. Монда безнең кешеләр килер, алар сине күрерләр, аңарчы сиңа, чехлар Бөрегә керә калса, аларның көчләре,, халыкның настроениесе белән танышып торырга, революция тарафдарлары белән бәйләнеш тотарга кирәк булыр...
Без, шулай сөйләшеп бара торгач, чека урнашкан өй янына килеп җиттек. Галимҗан белән Шаһит чекага кереп киттеләр.
Соңыннан без яңадан пристаньга килдек. Сөйлисе сүзләр сөйләнеп беткән нде. Өчебез дә Агыйдел өстенә карап уйга батканбыз. Пароходларга төяләләр. Пароходлар гудокларын кычкырта башладылар. Без бик җылы гына саубуллаштык. Озакламый күрешергә зур өметләр багладык.
Агыйдел буе бушап калды. Каланы ниндидер бер эчне пошыра торган тынлык басты. Бу тынлык давыл алдыннан була торган шомлы бер кие-ренкелекне хәтерләтә иде. Менә җил исәр, тузан күтәрелер, агачлар иелә, чайкала башлар, ботаклары чытырдап сынып төшәр...
Бер көнне, таң вакытында, чехлар Бөрегә керделәр. Аларның калага керүе белән Советка каршы булган буржуа, обывательләр үзләренең шатлыкларын күрсәтә, кычкырып большевикларны, Советны сүгә башладылар. Араларыннан куштаннар да күренә башлады. Аларның күрсәтүе буенча кулга алулар китте. Берничә көн үткәч, мине дә алырга килеп җиттеләр. — «Сезне полковник чакыра», — диде мине кулга алырга килгән кеше. Мин каршыланып тормадым. Полковник үзе кабул итмәде, аның ярдәмчесе капитан янына керттеләр. Ул миннән нинди милләттән булуымны, кайда, кем булып хезмәт иткәнемне сорады. Мин башта ук җавапларны бик кыска гына бирергә кирәк булыр, дип уйлап куйган идем.
Учитель икәнемне, соңгы вакытта мәгариф бүлегендә мәктәпләр инспекторы булып эшләгәнемне әйттем. Ул миңа:
— Сез, большевик, властегыз белән нигә чигенмәдегез?—диде.
— Мин бер партиядә дә тормыйм, семьям да зур, — дидем мин җавабымда.
— Семьягыз зур булмаса, чигенер идегезмени?—диде капитан, тартышын күтәреп. — Сезне монда властегыз калдырган, дөресен генә сөйләгез!
Капитан дежурный солдатны дәште, кемнедер үз янына чакырды. Бу кеше Садри мулла булып чыкты. Мин аны күргәч тә, аның алдашып
38
свидетель булып йөрүенә һич шик тотмадым. Капитан аңардан минем турымда сорауга күчте.
— Бу кеше большевиклар өчен, Совет власте өчен күп эшләгән кеше. Большевиклар качкан пароходларда ул да китәргә йөри иде. Ләкин күрәсез китми калган. Калуы тикмәгә түгелдер дип беләм, господин капитан.— диде Садри мулла.
Капитан миңа карап ачулы тавыш реләп сүзен дәвам итте:
— Дөресен сөйләмисез бит. Сезнең монда калуыгыз турында господин Габитов показаниесеннәи башка сведениеләр дә бар.
Мин аңа каршы үземнең 1912 елдан бирле учитель булып эшләвем турында сөйләдем, Садри мулланың алдакчы икәнлеген әйттем. Капитан минем җаваплардан үзенә файдалы нәтиҗә чыгара алмады, Садри мулланың доносы дәлилсез күренде бугай, артык сораулар биреп тормады, шуның белән бергә шикләнүен дә яшермәде.
— Сезне хәзергә иреккә чыгарабыз, — дип, мине кайтарып җибәрде.
Бу вакыйгадан соң бер ун көннәр вакыт узган иде, минем квартирга ут күзле бер егет килде. Мин бу егетнең Никол а-Березовкадап килүенә шикләнмәсәм дә, аның үзен танытканын көтеп, эндәшми тордым. Ул миңа нинди йомыш белән килгәнен, берүзе генә килмәгәнен, монда мине кайбер кешеләр белән таныштырып китәргә вәкаләте бар икәнен әйтте. Егет өстенә йөкләнгән бурычның мөмкин кадәресен үтәде. Мин аны Бөренең үзәгендәге һәм өязнең кайбер волостьларындагы хәлләр белән таныштырдым.
— Ярый, Хөсни абый, ишеткәнемне, күргәнемне барын да зиһенемә язып алдым. Хушыгыз, исән-сау яшәгез, — дип бу егет үз юлына китеп барды.
Берәр атна чамасы үткәч, бер төнне калага кызыллар налет ясадылар. Бу налеттан соң чехлар, җирле халык белән Кызыл гаскәр арасында бәйләнеш барын сизеп, аерым кешеләрне эзәрлекләүне көчәйттеләр. Тагын кулга алулар башланды. Шул көннәрне мин үз авылыбызга кайтып киттем.
Монда крестьян икегә аерылган. Кулаклар, алариың иярченнәре акларны яклый. Ярлы крестьян Совет ягында. Хәл кискен. Аклар белән кызыллар арасында канлы көрәшләр көчәйгәинән-көчәя. Минем бурычым советлар ягында булган халык белән танышу, алар белән сөйләшеп, аңнарын күтәрүгә ярдәм итү.
Үз авылымда миңа озакка калырга туры килмәде. Совет яклы кешеләрдән Галимҗан карт белән Җиһангир солдат авылда миңа теш кайраучылар барлыгын белдерделәр, беразга китеп торуны мәслихәт күрделәр. Мин күрше волость авылларына чыгып киттем. Җәяүләп, туры килсә, атка утырып күп авылларны йөреп чыктым. Крестьяннар арасында акларга каршы көрәш башланган иде инде. Тиздән шатлыклы хәбәрләр ишетелде. Кызыл Армия Казан, Сембср, Самара шәһәрләрен чехлардан азат иткән...
Ләкин тынычланырга иртә иде әле. һәр яктан интервентлар Совет иленә каршы күтәрелделәр. Көнчыгыштан Совет властема каршы, зур армия туплап, Антанта ялчысы адмирал Колчак ябырылды. Ул үзен «Россиянең верховный правителе» дип игълан итте. Безнең яклар Колчак кул астында калды.
1919 елның башларында Владимир Ильич Ленин Петроград эшчеләренә карата язган мөрәҗәгатендә Көнчыгыш фронтында хәлләрнең авыраюы, аңа һич кичекми зур ярдәм күрсәтергә кирәклекне, революциянең язмышы Көнчыгыш фронтында хәл ителәчәге турында әйтте. Петроград эшчеләрен Көнчыгыш фронтына ярдәмгә тупланырга чакырды. Ленинның бу мөрәҗәгате минем кулга да төште. Агитация эшемдә ул бик зур файдалы материал булды. Шул чорларда, фронтны үтеп, подпольный эшкә җибәрелгән иптәшләр аркылы соңгы газеталар, брошюраларны да алга-

лый идем. Колчакның контрразведкасы, аның агентлары һәрбер шиклерәк кешеләрне җәзалап суктыра, аса, ата иде. Халык белән сөйләшер өчен зур осталык кирәк нде. Шул ук ярлы крестьяннар арасында, кулакка сатылып, шымчы булып, донос ясап йөрүчеләрне дә очратырга туры килә иде. Колчак армиясенең какшый башлаган көннәрендә Бөрегә якын бер авылда яшеренеп ята идем. Кызыл Армиянең һөҗүм итеп килүе беленде. Берничә көннән соң Петроградский полк бу авылны алды. Командиры татар — Гариф Измайлов дигән егет иде. Мин аңа үземне таныттым. Ул миңа Бөрегә кайтырга киңәш бирде. Бөре тиз алынды. Кайттым. Мәгариф бүлегенә барып эшли башладым. Кызыл Армия Колчак гаскәрен куып Бөредән ерак китте. Бер айга якын Бөре Кызыл Армия кулында торды. Ләкин Колчак яңа көч җыеп, яңа һөҗүм башлап, Кызыл Армияне чигенергә мәҗбүр итте. Әлеге минем таныш командир Измайлов, үз полкы белән чигенеп Бөре аркылы узып барганда, миңа яхшы бер ат белән наган калдырды. Бөредән китәргә киңәш итте. Мин, мәгариф бүлегендә кайбер эшләрне җыеп, мәгариф бүлеге эшчесе Гилмулла Мә- сәгутов белән чыгып китәргә җыенып торганда, бер иптәш белән Галимҗан Ибраһнмов килеп төште. Соңгы хәлләр турында сөйләшеп киттек.
Советлар ягыннан килгән кеше булган өчен дә, якын иптәш булган өчен дә мин аның сүзләрен йотлыгып тыңладым. Бу юлы ул минем китеп торуымны яхшы дип тапты. Калган тәкъдирдә дә "бик сакланып эшләргә киңәш бирде. Аннары Кызыл Армиянең дошман тылында ышанычлы кешеләре күбәйгәнен, подпольный эштә зур тәҗрибәле большевиклар эшләп ятуын сөйләде. Шул чорларда Үзәк Комитет тарафыннан, Көнчыгышта көрәш алып бару өчен партиянең Себер Өлкә бюросы төзелгән иде. Анын бюросы Уфада урнашып, Себердә һәм Уралның бу ягында Колчак алган урыннарда подпольный эштә калган иптәшләр белән элемтә тота, Партия Үзәк Комитеты директиваларын дошманның тылында эшләүчеләргә тапшыра, күзәтү эшләрен алып бара, партизаннар хәрәкәте белән җитәкчелек итә иде. Бу бюро төзелгәч, үзара элемтә дә күп җиңеләеп киткән иде...
Җигеп килгән атлары бик өшәнгән булганлыктан, мин алармы үземә калдырылган атны җигеп озаттым. Үзем китәргә җыена башладым. Шул вакыт бик ашыгып Гилмулла Мәсәгутов килеп керде. Ул: — Безгә тиз китәргә кирәк, алар якын, минем ат капка алдында тора, — дип, мине ашыктыра башлады. Без чыгып киттек. Ләкин соңга калганбыз, юлны аклар кискән. Кире кайтудан башка чара калмады. Кайттык. Бер-ике атна яшеренеп йөргәннән соң, бер кичне мин өйгә кайттым. Артымнан контрразведка агентлары эзәрләп килеп җиттеләр. Мине, минем белән бергә Бөре китапханәсе мөдире Мөбарәкҗан Эмировны кулга алдылар. Безне алып китү белән контрразведка начальнигы Госман Фәезханов, агентлары белән килеп, минем өйдә тентү ясаган. Тентү вакытында мина гаеп тагарлык әйбер табылмаган. Шулай да безне Совет яклы агитация таратуда гаепләделәр. Ике айдан артык төрмәдә яттык.
Безне үлем җәзасыннан Кызыл Армия коткарды. Июнь башларында Бөрене Кызыл Армия азат итте. Бу вакытта Колчак армиясе эчтән череп тарала башлаган иде инде. Колчак белән көрәшкә ул алган бөтен җирдәге хезмәт халкы күтәрелде. Партизан отрядлары Кызыл Армия сугышчыларына зур ярдәм күрсәттеләр.
Тиздән 1919 елның ахырында Колчак армиясе бөтенләйгә тар-мар ителде. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә яулап алынган бәхетле тормыш, хезмәт иясе халкы гасырлар буена хыялланган якты, тигез тормыш башланды.

40