Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТӘҖРИБӘ


Муса Җәлилнең тормыш сәхифәләре белән танышканда, сокландыра һәм уйландыра торган бик күп детальләрне очратырга мөмкин.
Муса Бөек Ватан сугышы фронтында. Гази Кашшафка Мусадан хат килә. Хат белән бергә, шәмәхә карандаш белән язылган «Завещание» килә. «Я—татарский писатель... Муса Джалиль, находясь в настоящее время в действующей ударной армии на фронте Отечественной войны, в случае моей гибели на фронте, по поводу литературного наследия завещаю...» — дип башлана ул васыять.
Үлем кадерле кунак түгел. Үзе исән-сау хәлендә васыять язуы — Мусаның бер үзенчәлеге. Батыр йөрәкле Муса үлемнең күзенә калтырамыйча карый белгән. Шагыйрь йөрәкле Муса үз әдәби мирасының язмышын кайгырткан. Бу — әдәбият язмышын кайгырту дигән сүз. Бу — халыкка хезмәтнең гүзәл бер чагылышы дигән сүз.
Гази Кашшаф иптәш шагыйрьнең васыятен үтәүгә тиешенчә җитди карады. Байтак еллардан бирле инде, Муса Җәлил иҗатын өйрәнү һәм (тәнкыйтьче буларак та, редактор буларак та) аны популярлаштыру юлында Гази Кашшаф өзлексез эшләп килә. Озак еллар буе барган тикшеренүләр һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә, матбугатта чыккан аерым мәкаләләренең һәм сүз башларының дәвамы һәм беренче йомгагы рәвешендә герой шагыйрь турында Гази Кашшаф шактый зур күләмле монография язды L
Әсәрдә бик бай материал тупланган. Кашшаф иптәш, Мусаның якын дусты буларак та, тәнкыйтьче буларак та, монографияне зур дәрт һәм рух күтәренкелеге белән язган. Кайвакыт (мәсәлән, Мусаның бала чаклары һәм Мостафа авылы тирәсенең табигать күренешләре турында сүз барганда) үзеңне оста каләм та-
1 Гази Кашшаф. Муса Җәлил. Таткниго- издат J957.
рафыннан иҗат ителгән художество әсәре укыгандагы кебек хис итәсең.
Укучыларга кереш сүз белән мө-рәҗәгать иткәннән соң, әсәренең беренче битләрендә монография авторы Муса Җәлилне Чехословакия халкының тугырылыклы улы коммунист шагыйрь һәм журналист Юлиус Фучик белән тиңли һәм Муса турында болай ди:
«Көрәшче-граждании булу аның шигырьләренә сүнмәс ут кабызды, шигырьләре исә аны үлемсез батыр-лыкка алып килделәр. Менә пи өчен аны барлык совет халыклары үз герое, уз шагыйре итеп таныйлар» (11 бит).
Бу юлларны әсәрнең лейтмотивы дип әйтергә мөмкин, һәм алар шагыйрьнең иҗатын да, геройлык чишмәсен дә бик дөрес характерлыйлар.
Әсәрдә Мусаның балалык елларына күп урын биреп автор дөрес эшләгән, чөнки Муса иҗатына хас булган ха л ы кч а н л ы ки ы ң тамырлары аның балалык елларына һәм әбисе сөйләгән әкиятләргә барып тоташа. Аннары, Мусаның бала чагына озак тукталмау мөмкин дә түгел, чөнки Муса бала чагыннан ук шагыйрь, «бала шагыйрь» түгел, чын шагыйрь, «Кечкенә Җәлил» дип кул куйса да, ул инде гражданлык тойгыларын җырлаучы һәм революция дошманнарын себереп түгәргә өндәүче зур шагыйрь. Димәк, Мусаның балалык еллары турында әлбәттә озын язарга, шагыйрьнең биографиясен яктырту рәвешендә генә түгел, бәлки аның иҗатын тикшерү рәвешендә дә язарга кирәк була.
1919 елның көзендә Оренбург шә-һәрендә Төркстан фронтының Полит- управлениесе чыгарган «Кызыл йолдыз» газетасында «Кечкенә Җәлил» шигырьләре бер-бер артлы басыла башлый. Матбугат дөньясына чыккан беренче шигырен Муса «Бәхет» дип исемләгән. Бу шигырьдә ул яңа тормыш өчен көрәшүнең, хәтта, корбан булуның зур бәхет икәнлеген әйтә:
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыннан кайтма син, кирәк егыл — үл!
7* 99
ди унөч яшьлек патриот шагыйрь. Кулына көчле корал тотып, унөч яшьлек бала Совет властен саклаучылар сафына . кушыла, һәм без ачык күреп торабыз: егерме биш ел үткәннән сон, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә палач балтасы ас-тында язылган шигырьләре — укучыны таң калдыра һәм сокландыра торган дәртле, дәһшәтле әсәрләре әнә шул «Бәхет»кә барып тоташалар. Бу шигырьне монография авторы бик хаклы рәвештә «җитлеккән шигырь» дип атый, шул ук вакытларда язылган «Ил халкына» шигыренә дә югары бәя бирә, «халыкның күңеленә тулган хисләрне, революцион фикерләрне» шагыйрьнең үзенчә әйтеп бирергә тырышуын һәм шигъри ритмны яхшы сизүен күрсәтеп үтә; һәм Мәҗит Гафурииың да шул ук чорда язылган «Безнең юл» исемле шигырен китереп, мондый нәтиҗә чыгара:
«Бу шигырьләрнең сәнгатьчә эш-ләнешләре дә яхшы, көрәш настрое- ниесен тулыландыра торган марш темпы, марш ритмы, эчке рифмаларга бай булу, телнең сафлыгы һәм халыкчанлыгы... — болар М. Гафури һәм ЛА. Җәлил шигырьләрен шул чорның иң яхшы үрнәкләре рәтеннән санарга мөмкинлек бирәләр» (51 бит).
Артык кыюлык күрсәтү түгелме соң бу? Унөч яшьлек шагыйрьне Тукай дусты Гафури белән янәшә кую килешеп бетәрме? Гафурииың дәрә-җәсен түбәнәйтү түгелме бу?
һич тә түгел. Монография авторы : тулысынча хаклы. Сүз Мусаның : җитлеккән шагыйрь булуы турында түгел, бәлки аның кайбер шигырьлә-
■ ренең җитлеккән икәнлеге турын-
■ да бара. Муса— таланты ачылып : җиткән шагыйрь түгел әле. Бу як- • тан караганда, аны Гафурига аз
■ гына да тиңләп булмый. Ләкин яш-үсмер Мусаның йөрәге халык йөрәге белән бергә тибә һәм халыкка мәхәб-бәт, дошманга нәфрәт тойгылары бе-лән сугарылган яшь шагыйрь гомере буе ярлылар яклы булган карт ша-гыйрь белән рәттән көрәш сафларына килеп баса, Совет властен саклауга багышланган шигырьләрендә өлкән мастер белән ярыша.
Октябрьның 40 еллыгы көннәрендә без «Кызыл йолдыз» шагыйре Мусаның ил бәхетенә багышланган беренче шигырьләрен тирән дулкынлану, яшь көрәшчегә карата чиксез ихтирам тойгылары белән укыйбыз.
Монография авторы, Мусаның 1919—1920 елларда язылган ши-гырьләрен тикшергәндә, аларда «Тукай шигъри традициясеннән килә торган ритмик яңгыраш көчле булуын» күрсәтә (62 бит). Буда принципиаль әһәмияткә ия булган дөрес бер раслау.
Муса Җәлилн,ец аерым шигырьлә-рен Тукай һәм Гафури иҗаты якты-лыгында анализлау белән генә чик-ләнмичә, революциянең беренче ел-ларындагы әдәби хәрәкәтебезгә киң тукталуы да (аерым бәхәсле моментлар булуга карамастан) авторның һичшиксез уңышы саналырга тиеш.
Укучы, зур кызыксыну белән, ша-гыйрьнең тормыш юлларын күз ал-дыннан үткәрә, шагыйрь белән бергә Оренбургтан Казанга килә. Мәскәүгә бара, тагын Казанга кайта. Автор бер-бер артлы шагыйрьнең тормыш сәхифәләрен актара һәм шул ук вакытта аның бик күп шигырьләренә тукталып, уңышлы анализ бирә. Шагыйрьнең шигъри осталыгы һаман үсә, һаман камилләшә барганлыгы турында укучыда шактый тулы караш туа. 1935 елда язылган 34 юллык «Кышкы шигырь» монографиядә тулысынча урнаштырылган. «Елганың тирәнлеген чиләккә алган судан белеп булмаган кебек, бу шигырьнең көчен дә аерым строфа гына күрсәтә алмый», — ди ав-тор. Шигъри әйтелгән дөрес фикер бу. Табигать гүзәллегенә һәм сөюче бәхетенә мәдхия булган бу шигырьне җиде кат укысаң, сигезенче кат укыйсы килә. «Җырлап-биеп» чаңгы шуган матур кызда яшьлек дәрте ташуын әйтә дә, шагыйрь сокландыргыч бер самимнлек белән: «Менә шигырь бу ичмасам!»... — дип куя.
ЛАонографияләр укыганда, озын өзекләр өчен, авторга үпкәләгән чаклар да була; бу юлы мине ашкынулы тойгылар дулкынландырды, түзмәдем, 240 битнең читенә: «Менә мисал бу, ичмасам!» — дип язып куй
100
дым. «Кышкы шпгырь»не, бер дә икеләнмичә, поэзия шедеврларының берсе дип әйтергә мөмкин.
Аерым кыска шигырьләргә генә түгел, бәлки «Алтынчәч», «Хат ташу-чы» кебек зур күләмле әсәрләргә дә монографиядә төпле анализ бирелгән. «Алтынчәч» турында автор болан ди:
«Бу әсәр үзенең философик көче белән дә, художество кыйммәте белән дә Бөек Ватан сугышына кадәр ун ел эчендә язылган шигъри һәм драматик әсәрләрнең иң көчлеләрен- нән берсе иде һәм шулай булып калды да» (248 бит).
«Алтынчәч»нең философик һәм шигъри көчле әсәр икәнлеге турында автор фикеренә тулысынча кушылу белән бергә, шуны да өстәргә кирәк: бу раслауда «Бөек Ватан сугышына кадәр ун ел эчендә» дип чорның чикләрен күрсәтү бөтенләй урынсыз кебек тоела. «Алтынчәч» — үзе иҗат ителгән еллар өчен дә, аннан элекке ун еллар өчен дә, — икенче төрле әйткәндә, гомумән татар поэзиясе өчен, — философик иң тирән, поэтик иң гүзәл әсәрләрнең берсе һәм иң гүзәле ул.
Сүз җаенда тагын шуны да әйтеп китәргә мөмкин, кайбер иптәшләр Бөек Ватан сугышына кадәр булган ун еллык чорны татар поэзиясе өчен тынлык чоры, хәл җыю еллары дип күрсәтәләр, бу чорда татар поэзиясенең көчле канат кагынуы сизелми, диләр. Гази Кашшаф иптәшнең монографиясен укып чыгу үзе генә дә бу фикернең тамырыннан ялгыш икәнлеген күрсәтә. Утызынчы елларның урталарында һәм икенче яртысында Муса Җәлил татар поэзиясе-нең «Кышкы шигырь», «Алтынчәч», «Хат ташучы» кебек шедеврларын бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу ун ел эчендә поэзиябезгә яна хәзинәләр өстәгән шагыйрь бер Муса Җәлил генә дә булмады. Алыгыз Хәсән Туфанны, Әхмәт Фәйзине, Фәтхи Бурнашиы, Фатих Кәримне, Г. Мөхәметшинпы (бу исемлекнең тагы да дәвам иттерелүе мөмкин!),— болар барысы да ул чорда күп кенә яңа әсәрләр иҗат иттеләр. Утызынчы еллар турында сүз барганда, бу әсәрләргә мөрәҗәгать итүнең зарур-лыгы да юк, чөнки ул елларда поэ-зиябездә тынлык булды, дигән (поэ-зиябез тарихын ярлыландырып күрсәтә торган) тезисның ялгышлыгын исбат итү өчен, Муса Җәлил әсәрләрен генә күздән үткәрү дә җитә.
Бик табигый буларак, монографиядә Җәлилнең Бөек Ватан сугышы башлангач һәм палач балтасы астында иҗат иткән әсәрләренә киң урын бирелгән. Мусаның басылып чыккан беренче шигыре ил бәхетенә багышланган иде, /Муса, комсомолда һәм Коммунистлар партиясе сафла-рында гомере буе ил бәхете өчен кө-рәшеп, ил бәхете өчен үзен корбан итте. Моабитның таш капчыгында Муса таланты көчле ялкын булып дөрләде, соңгы сулышына кадәр Муса көрәшче һәм шагыйрь булып калды. Шушы фикер монографиядә күп мисаллар белән яктыртылган.
Югарыда әйткәнебезчә, әсәрдә (әдәби хәрәкәт тарихына багышланган урыннарда) бәхәсле моментлар да бар. Алар турында иркенләп бәхәс алып бару рецензиянең бурычы түгел, шулай да аларга бөтенләй тукталмый үтү дә дөрес булмас.
«1922—1925 еллардагы татар поэ-зиясенең йомшаклыгы, —ди автор,— форма эзләүне үзмаксат итеп куюда, шуның нәтиҗәсендә, халык тормы-шыннан аерылып китү дәрәҗәсендә ялгышуда күренә» (104 бит). Бу фор-мулировкада гомумиләштерү бар, шуңа күрә дә аны уңышлы санап булмый. Дөрес, ул елларда формализмга бирелү, футуризм һәм имажинизм белән мавыгу кебек күренешләр булды, ләкин бу бит һич тә гомуми күренеш түгел, хәтта азмы- күпме киң таралган күренеш тә түгел иде. Гафури, Буриаш, Такташ кебек шагыйрьләрнең бу чир белән авырмаганлыкларын әйтеп үтү белән чикләнәбез.
Форма эзләү мәсьәләсенә ялгап, Гази Кашшаф гыйсъянчылык мәсьәләсенә күчә. «Аның (Гали Халитнең—М. М.) карашынча, гыйсъянчылык татар совет поэзиясенең үсү юлында кичергән бер дәвере, һәм бу — чыннан да шулай», — ди ул (104 бит). Моның чыннан да шулай икәнлеген татар әдәбияты тарихы-
101
пың фактик материалы аз тына да раслый алмый. Гомуми фәлсәфәгә бирелмичә, татар совет поэзиясенең нигез ташларын салган шагыйрьләрнең иң күренеклеләрен тагын бер тапкыр искә төшерик. Мәҗит Гафу- ри, Г. Камал, Фәтхи Бурнаш, Муса Җәлил, Ярлы Кәрим, аннары: Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Ә. Исхак гы й съя и ч ы л ы к н ы җы р л а м а ды л а р бит. (Гыйсъянчылыкны «шәхес бунтын җырлау» дип алу мәсьәләгә бер генә мыскал да үзгәреш кертми.)
Татар поэзиясендәге эстафета мәсьәләсендә дә, безнең фикеребезчә, автор саксызрак формулировкалар куллана.
«Такташ үлгәннән соң, — ди ул,— поэтик эстафета, чыннан да, аерым бер шагыйрь кулына түгел, бәлки М. Җәлил, Ф. Кәрим, X. Туфан, Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, Ш. Маннур, Ы. Баян, С. Баттал, Ә. Ерикәй кебек шагыйрьләрдән торган көчле бер коллективка тапшырыла» (216—217 битләр). 264 биткә барып җиткәч, автор эстафетаны Муса кулына гына тапшыра. «Эстафета» матур сүз булса да, әдәбият тарихын яктыртканда, аны еш куллануның файдасыз булуы мөмкин. Әгәр ул сүзне кулланабыз икән, татар поэзиясе эстафетасын алып баручы итеп өч исемне — Га- фури, Такташ һәм Җәлилне — күрсәтсәк, тагы да күркәмрәк һәм дөресрәк булмасмы? Шунысын да истән чыгарырга ярамый: Такташ эстафетасын дәвам иттерүче шагыйрь (Такташ шәкерте булмаса да), поэтик юнәлеш ягыннан, Такташ белән бер үк мәктәп кешесе булырга тиеш. Әгәр без Такташ белән Туфанны чагыштырабыз икән, аларның уртаклыгы икесенең дә совет патриоты булуларында гына. Әдәби алымнар мәсьәләсендә алар бер-берсен һич тә кабатламыйлар. Баттал, Фәйзи, Бурнаш, Фатих Кәрим турында нәкъ шуны ук әйтергә мөмкин. Боларның һәрберсе чын мәгънәсендә үзенчәлекле шагыйрь. Поэзиябез талантларга бик бай. Аны теге яки бу рәвештә ярлырак итеп күрсәтү (шулай күрсәтердәй формулировкалар куллану) ха-кыйкатькә җавап бирә алмый. Гомуми мәсьәләләргә кагылган фор-мулировкаларны, әсәрнең киләсе басмалары өчен, автор тагын бер кат күздән үткәрсә, яхшы булыр иде.
Муса Җәлил иҗатына бәйләнешле аерым бер моментка тукталып үтик.
Татар поэзиясендәге формализм һәм гыйсъянчылык кебек күренешләр турында сөйләп килгәннән соң, автор: «Муса Җәлил иҗатында да борылыш бик тиз ясалмый», — дигән фикерне әйтә (109 бит). Бу фикер белән дә килешеп булмый. Л1оногра- фиядәге фактик материаллар да, авторның шулардай китереп чыгарган нәтиҗәләре дә бу фикернең дөрес түгеллеген күрсәтәләр. Муса Җәлил үзенең иҗат юлын Тукай мәктәбенең бер вәкиле сыйфатында башлады һәм шулай дәвам итте. Аның Көнчыгыш шагыйрьләре һәм Дәрдмәнд белән мавыккан вакыты булып алды (1921 —1922 елларда), ләкин бу чир бик тиз үтте. Икенче төрле әйткәндә, Җәлил символистларга таба «борыла язып» калды, ләкин, бәхеткә каршы, борылмады, дөрес юлдан чыкмады. Димәк, Җәлил иҗатындагы ниндидер борылыш турында сөйләү урынлы түгел, һәрбер шагыйрьне «борылышлар» ясарга мәҗбүр итүнең кирәге дә юк.
Бу күрсәтелгән кимчелекләр Муса турындагы беренче зур әсәрнең кыйммәтен төшерә алмыйлар, сөекле шагыйрь турындагы монографияне укып чыкканнан соң, һәркем аның авторына рәхмәт әйтер. Китапның киләсе басмасында яңа материаллар өстәлсә, аерым әсәрләргә иркенрәк тукталынса, тагы да яхшырак булыр иде. Күләм зураюдан куркырга ярамый. Китап тагын ике тапкыр калынрак булса да, укучыны ялыктыра торган түгел. Бер теләк рәвешендә әйтик:
Мусаның Мәскәүдәге ун еллык тормышын тулырак яктырту, аның студиядәге һәм язучылар оешмала-рындагы хезмәтләренә иркенрәк тук-талу кирәк. Мусаның таланты ачылуда ААәскәү хәлиткеч роль уйнады. Шул ук елларда Мәскәү Нәҗип Җи- һанов кебек зур композиторны тәрбияләде. Муса белән бергә һәм Муса ярдәмендә эшләгән Ә. Фәйзи һәм- Ә. Ерикәйләр операны хәзерләүгә актив катнаштылар. Шулай ук ул елларда Язучылар союзы янында Мәс-
102
кәүдәге татар язучыларының иҗат коллективы бик җанлы яши иде. Муса тормышына бәйләнешле булган бу моментларны тиешенчә яктыртуның әһәмияте бик зур.
Казанга күчкәннән соң Муса, Язу-чылар союзының җитәкчесе буларак та, татар әдәбиятына гаять зур хезмәт күрсәтте. Аның бу хезмәте дә, әл бәттә, тул ы рак я кты рты л ы р га тиеш.
Герой шагыйребез Муса турында инде бик күп шигырьләр һәм берничә поэма язылды, татар һәм рус телләрендә драма һәм трагедияләр сәхнәгә куела башлады, опера иҗат ителде. Бу мактаулы хезмәттә тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар катнашы да һаман активлаша бара. Журналда аерым мәкаләләр басыла, Мәс- кәүдә рус телендә яшь тәнкыйтьче Р. Бикмөхәметов иптәш әсәре басылып чыкты. Мондый хезмәтләр һаман ишәя барырлар, Гази Кашшаф иптәшнең татар телендә чыккай монографиясе (тиздән ул русча да басылачак) шулар арасында күренекле урын алыр һәм киләсе басмаларында һаман тулылана барыр дигән ышаныч белдерәсе килә.