Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР КӨНДӘ БУЛГАН ВАКЫЙГА


1
Төтеннән балта эләрлек булган бүлмәгә Гайфин килеп кергәч, барысы да тынып калдылар. Кайсы йөткергән булып азаплана, кайсы тәмәкесенең көлеп кага башлады. Сәйфи өстәлдәге газетаны ашыгычлык белән кире башыннан эләктереп алды. Гайфин аларның уңайсызланып калуларын шундук сизде.
«Әһә, болаә минем гайбәтне сатып утырганнар икән...»
— Ягез, я, базарны ник туктаттыгыз? Ник дәшмисез? — диде ул бүлмәдәгеләрнең барысына берыолы.
Бу сорау җавап эзләп тәмәке төтене арасына кереп югалды. Нервланудан Гайфиннең сул кашы тарта башлады.
Канцеляриянең хуҗалары өйдә булмаудан файдаланып, гәп сугып утыручы бу кешеләр, әңгәмәләренең инде җанланып китә алмаячагын сизеп, урыннарыннан тора башладылар.
— Кайтыйк, — диде Каләм каш Габдрахман,— су язып май төшмәс. Иртәгә известь чыгарырга диде түгелме соң председатель? Әйдә, Жәм- лихан күрше, утыртып алып кайтам унберенче трамвайга...
Ул беренче булып ишектән чыгып китте. Аңа тагын берничә кеше иярде. Тик Гайфин моңа карап тынычлана алмады. «Известь чыгарырга» дигән сүзне дә үз бакчасына атылган таш дип кабул итте. Чөнки ул үзе председатель чагында бу эшкә теше-тырнагы белән каршы чыккан иде. Председательлектән алынгач инде, теш-тыриакларның гайрәте калмады.
Гайфин авызын пешерә-пешерә тәмәке төпчеген суырып торган Сабир карт янына килде.
— Син дә суган сатыштыңмы, картлач?
— Синең кадәр булдырып булмады, Басыйр энем. Син суган гына түгел, биш мең литр бирә торган «Асылгөл»не саттың. «Победа»га утырып йөрисе килгән, имеш. Аңа «Победа», безгә Габдрахман әйтмешли, унберенче трамбай.
Сабир карт, үз янында торган Гайфинне бөтенләй оныткан төсле, күршесенә борылды.
— Шул машинаны күргән саен йөрәгем елый. Мөгезләр үсеп чыксын иде дә, чөеп атсын иде шул Гайфинне дигән чакларым бик күп булды. Ихлас әгәр. Соң, үзең беләсең, «Асылгөл»не бозау вакыттан үзем көтүдә йөрттем бит. Нинди мал буласы шул чагында ук күренеп тора иде. Теләгем кабул килде тагын. Чынлап та мөгезләр чыкты бит ул машинага, хәйран-әкәмәт.
— Чөеп атты дисеңме?
14
Бу сорау Гайфиннең эченә тисә дә, башкаларга кызык тоелды: көлешеп куйдылар.
Әмма шулай да Гайфин чөеп атылган булып чыкмады.
— Иртәрәк көләсез, — диде ул. — Гайфин ул тиз генә чуттан сызыла торганнардан түгел. «Чулпан»да мең җиде йөз гектар идеме әле? «Авангард»та өч мең булачак. Зур корабка—зур диңгез.
Бу юлы инде Гайфин бер үзе көлде. Башкалар бик сәерсенеп карап утырдылар.
— Аңламыйсызмынп, ахмаклар?!—диде Гайфин, кәефләнеп.— «Авангард»ка председатель итеп җибәрделәр. Бүген кабул итәргә барам.
— Ә кем җибәрә?—диде Сабир агай, бүреген кия башлады. Аның йөзендәге тирән җыерчыклар арасында кемгәдер үпкәләү, рәнҗү күләгәләре чагылып китте.
— Сабир карт түгел инде, билгеле, — диде Гайфин, кәпрәеп. — Район җитәкчеләре кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен яхшырак аңлыйлар... Менә шул! Мәсьәлә ачыктыр. Тавышка куеп тормыйм. МТС директоры иптәш Бикбов мине алырга үзе киләсе. Шул килеп җитмәгәнме дип кенә керү иде әле. Ярар, хушыгыз. Кичкә җыелыш. Так что, яңа пичәт кабул итәм.
Ул китте. Хуш дип әйтүче дә булмады. Тик күңелләренә ниндидер юшкын дияргәме, ачы төен дип әйтергәме, шуңа охшашлы бернәрсә утырып калды..
Сабир карт кинәт ниндидер кискен карарга килде булса кирәк, урыныннан торды да, таягын да онытып, ашыгып чыгып китте. Ләкин ул туры үз өйләренә кайтмады, Каләм каш Габдрахман кордашы артыннан китте.
2
Гайфиннең сүзе дөрес булып чыкты. Кич белән «Авангард» колхозы членнары клубка җыелдылар. Җыелышта нәрсә каралачагы һәркем өчен ачык иде: айдан бирле колхозда председатель юк. Гарифҗанның сугышта алган яралары яңадан кузгалган. Врачлар аңа озак дәваланырга кушалар икән. Телисеңме, теләмисеңме, яңа председатель сайлау мәсьәләсе көн тәртибенә үзе килеп басты.
Колхозчылар үз бригадирлары Шәйхине председательитү ягында торалар иде. Шунлыктан җыелыш башында фикерләр икегә бүленде. Ләкин соңга таба районнан тәкъдим ителгән кандидатура ягына авышучылар күбәйде. МТС директоры үзе: «Без аны сезнең колхозга кую өчен азат иттек» дип тә ычкындыргач, мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге тагын да ачыкланды. Гайфиннең оста теле дә ярдәм итте.
— Тавышка куюга каршылар юкмы?—диде җыелышны алып баручы.
Шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Ишектән әле гепә килеп кергән ике кеше берьюлы:
— Без каршы, — дип кычкырдылар.
Бөтен халык ал арга таба борылды. Гайфин сискәнеп китте, сул кашы тарта башлады. Ишек янында Сабир белән Габдрахман карт басып тора иде.
Сабир карт җәһәт-җәһәт атлап сәхнәгә дә менеп китте. Киемнәре манма су, сакал очларыннан тамчы тама иде. Кордашы Габдрахман белән монда килергә чыгуга, коеп яңгыр ява башлады. Яңгыр үтеп киткәнче дип, бер күпер астына кереп утырып та карадылар. Ләкин болыт үч иткәндәй бөтен күкне иңләп алды. Ахырында алар җыелышка соңга калабыз дип куркып, күпер астыннан чыгыл, ашыгырга мәҗбүр булдылар һәм нәкъ моментына гына килеп җиттеләр.

__ Туганнар!—диде Сабар карт. — Бу ни хәл бу? Без куабыз, сез аласыз. Әзрәк аны киңәш-табыш итешергә ис. Ерак җир түгел, берәре- гез килеп китә ала, кем икәнен белешә ала. Ә сез тотасыз да, биргәнне алырга кирәк, дисез. Әнә, миңа ышанмасагыз, кордашым Габдрахман әйтер.
Шуны гына көткән кебек, Габдрахман карт та кычкырды:
— Без бу эшегезгә риза түгел, җәмәгать. Без монда авылдашлар киңәше белән, партия оешмасы ислән сөйләшкәннән соң килдек.
— Әйе, Габдрахман кордаш дөрес әйтә, — диде Сабир карт, сакал очындагы тамчыларны сыпырып төшереп. Шуннан соң ул чак кына кал-тыранган куллары белән ике кесәсенә берьюлы тыгылды да уң кулы белән бер дәфтәр тартып чыгарды.
— Гайфиннс чөйгән җыелышның беркетмәсе бу! Менә сезгә иң элек шушыны соратып алырга, җыелышны шуны уку белән башларга кирәк иде. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, менә укып карагыз, ичмасам.
Гайфнн эссе табага бастырылган шикелле, нишләргә белмәде. Аның ике кашы да тарта, ияге селкснеп-селкенеп куя иде.
Беркетмә укылып беткәннән соң Л1ТС директоры Бикбов җыелыш председателенә тәнәфес турында ишарә ясады һәм үзе райкомга шалтырату өчен телефонга йөгерде.
— Көтелмәгән вакыйга, — дип кычкырды ул, дулкынланып. Ләкин райкомнан кайгыны уртаклашмадылар, ахры, Бикбоц телефоннан бик сүрән чырай белән әйләнеп килде.
Җыелыш кискен борылыш алды. Чыгып сөйләүчеләр дә, урыннан реплика ташлаучылар да тәнкыйть укларын Бикбовка ата башладылар. Гайфннның үзен аклап әйткән сүзләренә колак салучы да булмады. Ул инде хәзер, бу давыл тизрәк үтеп китсәче, дигән кебек утыра, аның йөзенә элекке гамьсезлек билгесе яңадан кайта башлаган, кашлары да әллә нигә бер генә тартып куялар иде...
Җыелыш беткәндә яңгыр туктаган, ай калыккан, урамда җыелып торган сулар, агач яфраклары ай нурында ука төсле җемелдиләр иде. Клуб янына МТС директорының машинасы килеп туктады. Бикбов, машина ишеген ачын, картларны чакырды:
— Рәхим итегез, агайлар, авылыгызга илтеп куям.
Картлар кыстатып тормадылар, чын хуҗалар шикелле машинага таба киттеләр.
Шул вакыт Гайфнн, ал арга чәнчергә тырышып булса кирәк:
— Хезмәтегезгә бүләк, — дип кычкырды.
— Юк, энем,—диде Сабир карт, — без бүләк артыннан килмәдек, күршеләрне синең ише бәладән коткарырга килдек. Әтиең мәрхүм: «Олы сүзен тотмаган — орылган да сугылган, кеше сүзен тотмаган — кычытканга егылган» дип әйтергә ярата иде. Әйткән вакытына син туры килмәгәнсең ахры,—дип, Габдрахман артыннан машинага кереп утырды. Гайфнн дә шунда таба атлады. Ул да утырырга уйлады, күрәсең. Ләкин Сабир карт кабинаның ишеген шап иттереп ябып куйды.
— Юк инде, Гайфнн, — диде ул, — Габдрахман кордаш әйтмешли, унберенче трамбай белән генә кайт инде син.
— Әмма, энем, тизрәк кайтырга кара. Иртәгә известь чыгарырга диде бит председатель. Син генә калмассың, — диде Габдрахман карт.
Машина кузгалып китте. Алар артыннан Гайфнн дә башта акрын гына, аннан ниндидер кискен карарга килгәндәй, кызу-кызу атлап китте.

16