Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАНМАГАН ҖЫРЛАР ТУГАНДА


(Егерменче еллардагы татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү
тәэ!$рибәсеннән. Өченче мәкалә) X XI
1
В. И. Ленин социалистик хезмәтнең
беренче гүзәл яралгылары булган
коммунистик өмәләргә багышланган «Бөек
башлангыч» дигән мәкаләсендә: «Политик
шапырынулар азрак булсын, коммунистик
төзелешнең иң гади, ләкин жанлы,
тормыштан алынган һәм тормыш
тарафыннан сыналган фактларына
игътибар күбрәк булсын — безнең
барыбызга да, язучыларыбызга, аги-
таторларыбызга, пропагандистларыбызга,
оештыручыларыбызга һәм башкаларга әнә
шул лозунгны бертуктаусыз кабатларга
кирәк»,—дип, «массовый һәм көндәлек
эшнең» героизмын чагылдырырга, җанлы
тормышка игътибар итәргә чакырган иде.
20 нче еллардагы совет әдәбиятында бу
чакыру төп эстетик лозунгларның берсенә
әйләнә барды. Күп милләтле совет
әдәбиятының бу чорда тудырылган
күренекле үрнәкләре реаль тормышны,
социалистик чынбарлыкны сурәтләүгә
борылышның тирән булып башланганлыгы
турында сөйләделәр.
Маяковский поэзиясендә героизмга
рухландыручы социализм һәм коммунизм
темасы бердәнбер һәм барысын да эченә
алган зур тема булып әверелде. Ә бу хәл
исә аның реалистик стиле җитлегү,
формалашу өчен дә төп җирлек булды.
Социализм һәм коммунизм темасы
татар поэзиясендә дә тамыр җәя һәм үсә
килде:
Иске тормыш үлә,
Коммунизм гиганты күтәрелә, —
дип җырлап чыкты Такташ 1924 елда
(«Давылдан соң»). Искелекне җимерү
көрәшенең трубадурлары булу гына түгел,
X Г. Халитның бу темага караган беренче мәкаләсе журналыбызның 1955 елгы
XI санында, икенчесе 1957 елгы 2 санында басылды. Редакция.
ә яңаны, социализмны төзүчеләрнең алгы
сафына басып бару идеалы күпләгән ша-
гыйрьләрнең аңын һәм хисен үзенә тартты.
Алар тормышка актив мөнәсәбәт белән,
тирән революцион оптимизм белән
сугарылган һәм социализм чорына лаеклы
герой образын поэзиядә дә тудыру өчен
дәртле эшчәнлек күрсәтә башладылар.
Поэзиянең яңа темаларын табу һәм яңа
геройларын сурәтләү ихтыяҗы тәмам
өлгереп җиткәнлеген искәртеп, һ. Такташ
1925 елда бик хаклы рәвештә болай дип
язды: «Революциядән соң Россия типлар
галереясына әйләнде. Монда иске тормыш-
тан йолкынып калган йолкыш-көлке
типлар күп булган кебек, киләчәкнең
хуҗалары— яңа (бөтенләй яңа) типлар да
туып киләләр. Ул типларны тормыш
тудырды инде. Хәзер бары
шагыйрьләребезнең югары йөргән
күзләрен бераз түбәнгә төшерәселәре генә
бар. Шулай итсәләр, алар яңа бытның
каһарманнары белән борын-борынга
бәреләчәкләр» («Эшче-крестьян яшьләре
әдәбияты») .
ю. .с. Ә-. № ц.
'45
146
Аеруча 20 пче елларның икенче
яртысында татар совет поэзиясе зур
иҗтимагый-политик сорауларга җавап
бирү, социалистик идеалларның
тормышчанлыгын чагылдыру юлында
ныклы адымнар ясады. Хәзерге заманны
тарихи планда, тарихи үсешнең билгеле
бер дәвамы итеп сурәтләү һәм бүгенге
тормыш эчендә киләчәкнең тагын да
матуррак яралгылары, билгеләре туа
барганлыгын күреп иҗат итү тенденциясе
көчәя барды, һичшиксез, бу чорда татар
совет поэзиясенең реалистик яңгырашы,
партияле тавышы тагын бер мәртәбә
ачыкланды һәм югарырак күтәрелде.
«Социализм төзелешенең һәрбер
көндәлегеннән большевистик пафос белән
поэзия табу» лозунгысын егерменче
елларның уртасында яшь буын
шагыйрьләр күтәреп алдылар һәм конкрет
максатлар өчен көрәшүче поэзияне
абстракт, космик поэзиягә, гомумән
«романтик батырлык» белән мавыгуга
каршы куйдылар.
Гражданнар сугышыннан соң баш-
ланган гомуми әдәби хәрәкәттәге шикелле
үк, поэзия өлкәсендә дә тирән эчке
каршылыклар барлыкка килеп, боларның
байтак өлеше совет поэзиясендә «традиция
һәм новаторлык нәрсә ул?» дигән сорауга
җавап эзләү авырлыгыннан, совет поэзия-
сенең олы юлын күреп җиткерә алмаудан
килеп чыккан иде. Бу каршылыкларны
фәкать сыйнфый-поли- тик көрәш
нәтиҗәсе дип кенә карарга ярамый. Монда
идея-эстетик эзләнүләрнең күпләргә
аңлашылып җитмәгән эчке яшерен,
субъектив яклары да бар иде. Берише ша-
гыйрьләр артык дәрәҗәдә традицияләргә
бәйләнгән булсалар, икенче берәүләр исә,
традицияләрдән тизрәк аерылып китеп,
һичбер вакыт күренмәгән «революцион
сикереш», «үтә новаторлык» күрсәтү белән
мавыктылар, «иске әдәбиятның, иске
шигъриятнең форма, мөндәриҗә, стиль
ягыннан җимерелүен тизләтүче инкыйлаби
агымнар» (К. Нәҗми сүзләре) турында
күбрәк сөйләнделәр. Шуңа күрә поэзиядәге
консервативлыкны, искелекне яклаучылар
белән «үтә яңалыкны» алга этәрүчеләр
арасында идея-эстетик көрәшнең кызып
китүе табигый иде. Совет әдәбияты үскән
саен, поэзиядәге бу көрәшнең дә эчке
мәгънәсе, аның уңай һәм кире яклары
күпләргә аңлашыла барды. Милли
форманы һәм традицияләрне җимерүгә
илтүче ялган «новаторлык», үтә суллык
һәм буржуаз-декадентлык әдәбиятыннан
калган формализм күренешләре белән
көрәш мәсьәләсе дә торган саен аңлы төскә
керде. Мондый күренешләрнең зарарын
аңлаган язучылар реализм юлына басарга
омтылдылар, үткәннең яхшы
традицияләреннән, алдынгы мирасыннан
аерылып иҗат итү мөмкин түгеллеген ачык
сизделәр.
Иҗат тәҗрибәсе зур язучылар үзләренең
эшләрендә һәм чыгышларында традиция
белән новаторлыкның, сәнгатьтәге искелек
белән яңалык элементларының мәгънәле
гармониясен, зур теләкләргә хезмәт итә
торган уртаклыгын табарга, акыллы итеп
файдалана белергә өндәделәр. Галимҗан
Ибраһимов 1924 елда: «Мәгәр форма,
техника ягына килгәндә, буржуазия
дәверенең әдәбиятында безнең хәзерге
заман өчен файдаланачак күп әйбер бар.
Пролетариат язучылары, әлбәттә, болар-
дан файдаланачаклар. Боларның язу,
тасвир рәвешләреннән, телләреннән, вәзен,
кафия, аһәңнәреннән, типларыннан
үзләренә кирәкләрне алачаклар», — дип
язды («Пролетариат әдәбияты турында», 67
бит).
Әгәр дә элеккерәк чорда поэзиядәге
новаторлык, яңа форма һәм стиль эзләүләр
күбрәк классикага каршы кую
ноктасыннан алып барылган булса, бу
чорда инде классиканы новаторларча кабул
итүгә борылышның, аны уңай яктан аң-
ларга теләүнең көчәеп киткәнлеген
күрәбез. Чөнки поэзия алдына килеп
баскан яңа таләпләрдән: бигрәк тә
тормышның көндәлеген, ыгы-зыгысын,
аның җанлы кисәкләрен, картиналарын,
уй-кичерешләр, лирик элементлар белән
аерылгысыз бәйләнештә тасвирлау
мәсьәләсе классик поэзиянең реалистик
тәҗрибәләреннән читтә хәл ителмәячәк
иде. Шуңа күрә дә бу вакытларда рус
поэзиясендә Пушкин, ә татарда Тукай тра
ю* 147
дицияләре тирәсендә фикер йөртүләр дә,
аларның совет поэзиясе өчен әһәмияте
турында уйланулар да икенчерәк тон,
икенчерәк юнәлеш алдылар.
Бервакытларны иске әдәби мираска, иске
поэзиягә сугыш ачкан К. Нәҗми 1927 елда
инде: «Матур әдәбиятта күчереш —
преемственность дигән хасият бар», —
дип, күптән түгел генә кире кагылган
хәкый- катьне расларга һәм принципиаль
рәвештә якларга тиеш булды: —
«Кешеләре дә яңа, җырлары да яңа. Тик бу
җырларның иҗтимагый моңы үткәнгә
тамырланган. Ул тарих белән бәйләнгән.
Ләкин бу бәйләнеш аңар яңаны тудырырга,
үз чорының тормышын шәүләләндерергә
комачауламый» («Кызыл Татарстан», 1927
ел, 13 февраль). Гомумән мондый фикерләр
— классик әдәбият калдырган байлык,
мирас совет әдәбиятын үстерүгә ярдәм итә
һәм итәргә тиеш, дигән карашны яклау-
чыларга уртак иде.
Бу фикерләрнең коры декларация генә
булмыйча, искә алынган чордагы татар
әдәбиятында туктаусыз тормышка ашып
барган чынлык икәнлеген раслау өчен,
прозада Галимҗан Ибраһимов, ә поэзиядә
Мәҗит Гафури иҗатларын искә алу гына
да җитәр иде.
М. Гафури, һичшиксез, 20 нче еллардагы
татар совет поэзиясе тарихында югалмас эз
калдырган олы буын шагыйрьләрнең
берсе. Татар демократик поэзиясенең
реалистик традицияләрен тагын да
югарырак баскычка күтәреп, аның яшәргә,
дәвам итәргә тиешле формаларыннан һич
тә баш тартмыйча, ул безнең тормышның
иң әһәмиятле темаларын җырлады, совет
әдәбияты алдына куелган яңа таләпләргә үз
вакытында җавап бирүне максат иткән
язучылар сафында булды. Аның
поэзиясендә искене, үткәнне кире кагу
гына түгел, ә яңаны дәртле рәвештә раслау
да тематик һәм поэтик төрлелек белән
чагылды. Искелек белән яңалыкның
килешмәс көрәшен, каршылыгын
реалистик сурәтләү җирлегендә Гафури
поэзиясендә эпиклык элементлары калку
булып гәүдәләнде. Ирекле кешенең өметле
һәм батыр омтылышын, якты тойгыларын
җырлау, халыкларның, хезмәт ияләренең
дуслыгын һәм илһамлы хезмәтен олылау
— Гафури поэзиясенең төп пафосы булып
әверелде.
Азат тормыш һәм хезмәт ләззәте— менә
шул мотив Гафури поэзиясенең лирик
көчен, реалистик нигезен билгеләде. Бу
мотив тар субъектив поэзия ноктасыннан
җырланмады, ә халык тормышының,
тарихи барышның тирән үзгәреше белән
турыдан-туры бәйләнгән уй-кичереш- ләр
итеп бирелде.
Совет Армиясенең һәм яшьләрнең
батырлыгын, җиңү көчен мактаган
одаларында шагыйрьнең патриотик
горурлыгы үзенең күркәмлеге белән
яңгырады. Ул горурлык халыкларның
дуслыгына, социалистик революциянең
бөтен дөнья хезмәт ияләрен коллыктан азат
итүенә ышанудан аерылгысыз. Шушы
ышаныч Гафуриның дөньяга карашында
тарихи оптимизм һәм гуманизмның яңа
сыйфаты барлыкка килүе, чәчәк атуы
хакында сөйләде:
Азатлык һәм тигезлек — безнең теләк, Кайнап
тора шулар белән безнең йөрәк! Без бар чакта,
дошман безгә кул сузалмас, Совет — безгә, без —
Советка сынмас
терәк,—
дип җырлап («Кызыл гаскәрләр җыры»,
1929), шагыйрь бөек революциянең
азатлык һәм тынычлык байрагына язылган
социалистик патриотизмның һәм
гуманизмның нигезе нык булуын раслады.
Социалистик җәмгыятьнең бүгенгесен
һәм иртәгесен ашкынып хис итү, безнең
җиңү һәм уңышлары- бызны сәнгатьтә
раслау һәм коллык дөньясын ләгънәтләп
фаш итү — Гафури иҗатының зур
иҗтимагый пафосы, төп реалистик сызыгы
һәм хәтта романтикасы да дияргә мөмкин.
Чөнки бүгенгене раслау һәм ир- тәгәгә
ышану белән сугарылган поэзиядә реализм
белән романтиканың бер-берсеннән аерым
булуын күз алдына китерүе кыен. 20 нче
елларның беренче яртысында модага
кергән формалистик «шигъри
тәҗрибәләр»- ке читкә этәреп, Гафури
миллионнарга аңлаешлы реалистик
стильнең төрле формаларын табарга һәм
148
югары идеяләрне халыкчан гадилек белән
җырларга кирәклекне чигенмичә яклады.
Әлбәттә, Гафури поэзиясе кимче-
лекләрдән дә азат түгел иде. Бигрәк тә
бүгенге таләпләр югарылыгыннан
килгәндә, ул кимчелекләрнең тагын да
ачыграк булып күренүе табигый.
Егерменче еллардагы поэзиягә хас
декларативлык бу шагыйрьгә дә үзенең
билгеле бер йогынтысын ясады. Форма
өлкәсендә аның кайбер эзләнүләрендә
шигъри яктан өлгермәгәнлек.
зәгыйфьлекләр һәм газета, публицистика
стиленә ияреп китүләр дә күренеп калды.
Әммә мондый кимчелекләр Гафури
поэзиясенең татар совет поэзиясе
үсешендәге тарихи әһәмиятен, якты бер
маяк булып торуын күләгәли алмыйлар.
Гафури поэзиясе — үзенең югары
гражданлык рухы белән егерменче
еллардагы татар совет поэзиясендә,
һичшиксез, зур новаторлык күренеше,
реалистик казаныш иде. Ул новаторлык исә
классик поэзия белән татар совет поэзиясе
арасындагы турыдан-туры бәйләнешнең дә
иң көчле һәм җанлы элементларын эченә
алды.
20 нче еллардагы татар совет
поэзиясенең үзәгендә торып иҗат иткән
яшь буын шагыйрьләр арасында һ. Такташ
исеме беренче булуы бәхәссез. Ул үзенең
новаторлыгы белән замандаш
шагыйрьләренең күбесеннән тиз арада
югары күтәрелде. Иҗатының беренче
елларында социалистик революцияне
башлыча шәхес азатлыгын идеаллаштыру
ноктасыннан һәм сәнгатьне «халәте ру-
хиянең иркен агуы» дип кенә аңларга
теләгән бу романтик шагыйрь, совет
чынбарлыгының һәм «бөек төзелеш, зур
көрәш белән юлбашчылык иткән»XII
Коммунистлар партиясе политикасының
йогынтысы астында, татар поэзиясендә
социалистик реализмның күренекле вәкиле
булып җитлекте, совет әдәбиятының олы
юлына чыкты.
20 нче еллар уртасында Такташ
«Гасырлар һәм минутлар» поэмасын
(1924) , «Давылдан соң» (1925) һәм «Кояш
көлми дә, елмаймый да» (1926) исемендәге
җыентыкларын бирде. «Гасырлар һәм
минутлар» поэмасы бу чорда татар совет
поэзиясенең бер зур җиңеше һәм хәтта
аның борылышлы, сикерешле ноктасын
күрсәткән факт итеп бәяләнергә тиеш дип
XII һ. Такташ сүзләре.
уйлыйбыз.
Партия үзенең Ленин үлгәннән соң
чыгарган мөрәҗәгатендә, Ленинның
кешелек җәмгыятен капитализм кол л ы гы
н нан коткар уд а гы бөек миссиясен бөтен
мәһабәтлеге белән күрсәтеп, аны хезмәт
ияләренең көрәше һәм якты өметләре белән
рухланып яшәгән «җитәкче, юлбашчы,
дус» дип бәяләде һәм Ленин эше партия
эшендә мәңге калачагын белдерде. Партия
мөрәҗәгатендәге идеяләр Владимир
Маяковскийнын «В. И. Ленин» дигән
классик поэмасы өчен дә нигез ташы
булдылар. Менә шул ук идеяләр Такташ
поэмасының да үзәгендә тора. В. И. Ленин
образында революционер-гуманист, яңа
кеше, халыклар юлбашчысы образын горур
җырлап, татар совет поэзиясендә беренче
булып, шагыйрь халыклар азатлыгы өчен
гомерен кызганмаган бөек шәхеснең
тарихи-героик образын ачкан реалистик
шигъри һәйкәл тудырды. «Гасырлар һәм
мипутлар»дагы юлбашчы образы—шәхес
культына чит образ. «Ленин — кеше!» —
Такташ поэмасында менә бу идея аерым
бер басым белән җырлана. Ленин образы,
«җир уллары»ның киресе буларак,
барыннан да элек халык, революция һәм
тарих белән аерылмаслык булып бәйләнгән
конкрет кеше— реаль юлбашчы.
Гомумән 20 нче елларның урталарында
татар совет поэзиясендә күренекле урын
алган Ленин образында шәхес кулыгын
инкарь итүче һәм халыкны, революцион
сыйныфны җитәкләүче юлбашчы образын,
халык арасыннан чыккан, халыктан
аерылгысыз һәм тарих тарафыннан
тудырылган зур, реаль кешене сурәтләү
проблемасы куелды. Бу проблеманы хәл
итүдә һәм поэзиядә, һәм прозада беренче
тәҗрибәләр ясалды. Ленинга багышланган
күпләгән халык җырларында һәм лирик
шигырьләрдә дә халык эше һәм коммунизм
төзү өчен көрәшкә әйдәүче
149
юлбашчы образы күз алдына китерелде.
Аеруча «Гасырлар һәм минутлар»
поэмасы туган чорда Такташ поэзиясендә
әһәмиятле иҗтимагый темаларга игътибар
тагын да көчәйде. «Давылдан соң»
җыентыгының шул исемдәге беренче
шигырендә шагыйрь яңа темалар, яңа
геройлар проблемасын, чынбарлыкны киң
политик һәм реалистик планда аңлау
мәсьәләсен куя, идея-эстетик үсешенең
кайбер үзенчәлекле якларын,
элементларын ачып җибәрә. Шигырьнең
философик проблемасы буларак, канлы
революцион көрәштән соңгы чорны
сурәтләү фикере үзәк урынны ала.
«Давылдан соң»да декларатив төстәрәк
искәртелгән идея һәм темаларның
яралгыларын моннан соң шагыйрь үзенең
башка әсәрләрендә эзлекле рәвештә үстерә,
формалаштыра барды. «Еллар таңында»
шигырендә иҗтимагый контрастлар, ягъни
ике системаның, искелек һәм яңалыкның
капма-каршылыгы бирелде. «Сыркыды
авы- лы»нда нэп чорындагы сыйнфый кө-
рәшнең һәм яңалык белән искелек
калдыклары арасындагы тартышның
җанлы, реаль картиналары алынды. Шул
реаль кискен көрәш эчендә яңа кешеләр
формалашалар дигән хәкыйкать үзенең
көчле шигъри гәүдәләнешен тапты.
Революциянең беренче елларында
Такташ поэзиясендә аның, бер кар-
шылыклы сыйфаты буларак, иске
мәгънәсендәге трагизмнан котыла алмавы,
искелекне тар-мар итү һәм яңаның җиңү
шатлыгы белән сугарылган тарихи
оптимизмның йомылып торуы, тиз генә
ачылып китмәве күзгә бәрелде. 20 нче
елларның уртасында инде шагыйрь әнә
шул каршылыктан котылу юлында да
тирән борылыш кичерде. Бигрәк тә Ленин
образы белән бәйләнештә аеруча якты
булып чагылган тарихи оптимизм Такташ
поэзиясендәге романтик элементларга да
икенче юнәлеш бирде. Бу элементларның
чыганагы исә бүгенгенең дә, иртә- гәиең дә
бөек җиңүләрен, шатлыкларын илһамлы
итеп җырлау теләгендә ята иде.
Ил тормышында башланган яңа чорда
шагыйрьнең һәм поэзиянең урыны ничек
һәм кайда булырга тиеш? — дигән зур
сорауга мәгънәле эш, дәртле иҗат белән
җавап бирү кирәклеге — кичектерелмәслек
бурыч, максат булып, үзенең бөтен
авырлыгы белән басып торуын белдереп
чыкты шагыйрь:
Һәрбер фронт безгә зур көрәштә Тиңсез
җиңү алып китерсә, һәрбер җиңү алып
килгән хисләр Үзе белән безне исертә...
Ә җырлаучы кайда шул хисләрне?
«Җырчы» урыны көтә иясен,
Бөек еллар җырда үз Ленинын
Тудыра алмый калды, күрәсең...
(«Җырланачак орырлар турында», 1926.)
20 нче елларның бигрәк тә икенче
яртысында Такташ иҗатында сатира һәм
юмор элементларының үсеп китүе дә
дикъкатькә лаеклы. Бу элементлар Такташ
реализмы үсешендәге әһәмиятле бер
сызыкны билгелиләр. Поэзиядә җитди һәм
җитди булмаган тормыш кисәкләренең,
чуар күренешләрнең үзара бәйләнеше,
чагылышы ничек булырга тиешлеге белән
Такташ үтә кызыксынган шагыйрьләрнең
берсе булды. Монда сүз поэзияне элекке
декларативлыктан, монотонлылыктан һәм
абстрактлыктан коткару өчен кирәкле, тар
мәгънәсендәге өстәмә бизәкләр,
орнаментлар турында гына бармый,
әлбәттә. Моның нигезендә яткан төп теләк
— тормышның һәм кеше тойгыларының
катлаулы- лыгын, каршылыгын һәм
төрлелеген бирергә омтылыш икәнлеге
аңлашыла.
Такташ поэзиясендә сизелерлек урын
алган «Нәни шаярулар» циклының да
шушы максатка бәйләнеше барлыгын һич
тә инкарь итеп булмый. Ләкин, икенче
яктан, тормышның көлке ваклыкларын,
җитдилеге зәгыйфь булган күренешләрен
күрсәтү белән мавыгулар Такташ
иҗатында һәм гомумән татар совет
әдәбиятында гел уңай күренеш булды дип
бәяләү шулай ук хата һәм берьяклы караш
булыр иде. 20 нче елларның икенче
яртысында барлыкка килгән сатирик һәм
юмористик тәҗрибәләр арасында безнең
тормышка, яңа моральгә чит яклар
150
ны үткен, дөрес фаш иткән таза көлү белән
бергә, мещан, обыватель, нэпман
психологиясен һәм көндәлеген бик
битараф, натуралистик сурәтләгән әсәрләр
дә байтак булды. Үз чорында Такташ
поэзиясендәге «Нәни шаярулар»ны, иҗади
эзләнүләрне, каршылык һәм кыен-
лыкларны шушы яктан килеп акларга теләү
булганлыгы да безгә билгеле нәрсә.
Бу урында шулай ук «есенинчы- лык»
мәсьәләсен дә искә алырга кирәк дип
уйлыйбыз. Татар совет поэзиясенә атаклы
рус шагыйре С. Есенинның йогынтысы
ничек булуы тирәсендә 20 нче елларның
икенче яртысында байтак кискен бәхәсләр
булган иде. Әмма ул бәхәсләрнең күп
өлеше берьяклы һәм Есенин иҗатын
аңлауның беркатлы, артык тар
булганлыгын әйтергә кирәк. Есенин иҗаты
күбесенчә кире мәгънәсендәге
«есенинчылык» итеп кенә бәяләнде. Бу
терминның төп эчтәлеге үлеп баручы
тормышны сагынып хәсрәтләнгән һәм
мещаннарча төшенкелеккә бирелгән
поэзиягә кайтарып калдырылды. Есенин
иҗатында күренгән богемачылык, сук-
байлык һәм төшенкелек настроение-
ләренә каршы көрәш, һичшиксез, совет
поэзиясенең идея һәм мораль җирлеген
ныгыту өчен эшләнде. Совет әдәбиятының
таза юлына басарга теләмәгән яки идея
позициясе ныгып өлгермәгән язучылар
Есенин иҗатының безгә чит якларын үзлә-
ренә кабул итәргә омтылдылар. Ә мондый
омтылышлар исә ахыр чиктә социалистик
төзелеш дошманнарының тегермәненә су
коярга гына мөмкин иде. Ләкин Есенин
иҗатының уңай яклары да күп булды.
Совет поэзиясенең алдынгы яшь вәкилләре
аның менә шул якларын аңларга, аңардан
шигъри осталыкка өйрәнеп, яңа иҗади
югарылыкларга күтәрелергә теләделәр. Бу
теләкләр, билгеле, һәр очракта да туп-туры
гына, каршылыксыз гына тормышка
ашмадылар. Есенин поэзиясенең ике ягын
бер-берсеннән аерып бетермәү еш очрады.
Бу шагыйрь иҗатына мөнәсәбәтнең менә
шундый катлаулылык һәм каршылыклар
белән 20 нче еллардагы татар поэзиясендә
чагылып калуын һич тә истән чыгарырга
ярамый. *
Маяковский кебек шагыйрьләр баскан
олы поэзия юлына чыкканда, шулай ук
Такташка да Есенин традицияләре белән
очрашырга туры килде. Әмма бу очрашу,
ул вакытларда берише тәнкыйтьчеләр
күргәнчә, тик начар (мәгънәсендәге яки
очраклы һәм эзсез, әһәмиятсез тәэсир дип
кенә каралмаска тиеш. Тышкы яктан
килгәндә, Такташның «Нәни
шаярулар»ындагы хатынсыз ай, сукбай
мәче, казлар кыйнап йөрүче нәни
разбойник һәм башка шундый образлар,
«җиңел мотивлар» Есенинга барыннан да
бигрәк якын торалар шикелле. Ләкин Так-
таш «Есенинча җиңел поэзия»нең
болардан башкарак булган, икенче җитди
элементларын сиземли һәм таба алуы
белән күп кенә яшь татар
шагыйрьләреннән аерылып торды да.
«Сагыну җырлары», «югалган матурлык»
һәм сукбайлык мотивлары аңарда, берише
шагыйрьләрдәге шикелле, эчке мәгънәсе,
идея юнәлеше һәм сәнгатьчә кыйммәте
билгеле булмаган үзмаксат, фәкать кызык
булганы өчен шигъри модаларга иярү
булып кына калмады. Есенин
поэзиясендәге халыкчан гадилек һәм лирик
эчкерсезлек Такташның игътибарын нык
җәлеп иткәнлеге ачык сизелде. «Нәни шая-
рулар»да идея ноктасыннан битараф һәм
сәнгать ноктасыннан натуралистик
элементлар булуын искә алу белән бергә,
боларда Такташча көлүнең һәм елмаюның
эчке сафлыгын, рухи көрлеген,
самимилеген һәм шигъри матурлыгын
күрми китү һич мөмкин түгел.
20 .нче елларның икенче яртысында
поэзиядәге реализм принципларын
киңәйтү һәм ныгыту өчен барган көрәш
шигырь формаларындагы һәм
стильләрендәге төрлелек, гадилек һәм
кыскалык шикелле мәсьәләләрне дә көн
тәртибенә куйды. Бу мәсьәләләргә дә
байтак ачыклык кертелде. Моңа шулай ук
классик поэзия тәҗрибәсен искә алмыйча
ирешү мөмкин түгеллеге күпләргә билгеле
иде инде.
Сәнгатьтәге гадилек — ул, әлбәттә,
катлаулы төшенчә. Гомуми төшенчә
151
буларак, әдәби гадилек миллионнарга
аңлаешлы стиль һәм формаларның
төрлелеген эченә ала. Димәк, һәрбер
язучы, һәрбер шагыйрь өчен дә гадилек
бер төстәге, стандарт төшенчә була алмый,
һәр художник үз талантының индивидуаль
.хасиятләре белән күпләргә аңлаешлы
гадилекне, аның сәнгатьчә төгәл
матурлыгын эзли һәм таба.
Һади Такташ та поэзиядәге гадилек
серенә һәм югарылыгына үз юлы белән
күтәрелгән шагыйрь. Ул искергән романтик
традицияләрнең авырлыгын ташлап, әмма
элекке реалистик поэзиянең җанлы яралгы-
ларын, халыкчан үрентеләрен үз шигырь
түтәлләренә күчереп, аларның яңа
шартлардагы үсешен үз таланты белән
азыкландырып, татар совет поэзиясендәге
гадилекнең яңа бер формасын ачуга иреште.
И оке р ом ант!i к тр а д и ци я л ә р н ең
авырлыгы дигәч, монда икенче бер
шагыйрьне дә искә алмый булмый. Сүз
Фәтхи Бурнаш турында бара. Бу шагыйрь
социалистик революциягә кадәр үк инде
әдәбиятка килеп, революциянең беренче
елларында көрәш, батырлык һәм мәхәббәт
темасына багышланган күп кенә романтик
поэмалар язып калдырды, татар шигырь
телен һәм техника- сын баетуга үз өлешен
кертте. Әмма Бурнаш иҗатының башыннан
ук килә торган милли чикләнгәнлек һәм
романтик поэзиянең катып калган форм а
ларыннан, шигъри чараларыннан
аерылмаска тырышу яңа чорда аның идея-
эстетик үсешенә зур тоткарлык ясады.
Гражданнар сугышы елларында аның
поэзиясендә гәүдәләнгән . уңай яралгылар
аннан соңгы чорда шул жанр сызыгыннан (ә
гомумән иҗатында түгел) тиз арада гына
тамырланып үсеп китә алмадылар.
Егерменче еллар дәвамында язылган
«Оҗмах кошы», «Мазлумә», «Мөкәррәмә»
һәм «Бо- хара» кебек поэмалары бу
шагыйрьнең поэзия өлкәсендәге үсеше
түгел, ә идея-тематика ягыннан да, форма
ягыннан да искене кабатлавы гына иде. Менә
шул торгынлык, консервативлык аңарда
үзен нык сиздерде. Татар классик
поэзиясеннән, бигрәк тә Тукайдай күчкән
гадилек һәм
кыскалык түгел, ә Тукайдан соң күтәрелеп
чыккан бер төркем романтикларга хас
булганча, озын һәм томанлы итеп язу, сүз
бизәге, буш орнаментика һәм экзотика белән
мавыгу Бурнаш поэзиясен басып торды.
Шуңар күрә татар совет поэзиясенең
алдынгы көчләре үзләренең чыгышларында
Бурнаш романтикасына һөҗүм иттеләр, аның
эчтәлек һәм форма ягыннан милли
чикләнгәнлеген күрә алдылар. Бурнашның
төп иҗади үсеше исә күбесенчә драматургия
сызыгы буенча барды.
Әдәбият эшенең партияле булуын
аңлау, аны иҗади төшенү социалистик
чынбарлыкны, яңа кешене, аның хезмәтен
гүзәллек тудыручы көч итеп, тормыш
дөреслеге белән, чын күңелдән һәм
дулкынланып җырларга киң мөмкинлекләр
ача. Комму н и сти к п а рти я л ел е к идея
сен үз иҗатына илһам һәм үсү өчен көч
биргән ышаныч итеп раслау белән, Һади
Такташ та шигъри тема һәм тойгыларның
иҗтимагый әһәмиятле якларын тулырак
күрә алуга, аларның типиклыгын дөрес хәл
итүгә өзлексез якыная барды. Зур идеяләр
һәм хисләр, реалистик шигъри образлар
фәкать бүгенге тормышның җанлы, шау-
шулы көндәлегеннән генә, яңалыкның
искелеккә каршы туктаусыз көрәше эченнән
генә үсеп чыгарга мөмкин. Такташның
«Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Алсу»,
«Киләчәккә хатлар» һ. б. күпләгән шигъри
әсәрләре әнә шул хакыйкатьне аңлау
нәтиҗәсе буларак иҗат ителделәр. Зур һәм
авыр эзләнүләр аша Такташ татар совет
поэзиясенең олы юлына чыкты. Ә бу олы
юлга исә поэзиядә тирән уйлар, югары
хисләр һәм тормышчан типлар беренче
урында торырга тиешлеген, шагыйрь
талантының көче, мәгънәсе әнә шул ноктада
киңрәк ачылырга мөмкин икәнлеген аңлап
иҗат итү генә алып чыга.
2
Революция башында әдәбиятка килгән
байтак кына шагыйрьләрнең стилендә һәм
жанр интересларында 20 нче елларның
икенче яртысында
152
зур гына үзгәрешләр күренде. К. Нәҗми
нигездә проза жанрына күчте, Кутуй,
Исәнбәт һәм Бурнаш- лар драматургия
белән кызыксына башладылар. Хәтта
Такташ та драматик һәм прозаик әсәрләр
белән чыккалады. Нәкъ шул вакытларда М.
Гафуриның күренекле повестьлары
барлыкка килде. Татар совет әдә б и яты н
ы ң р е ал и сти к кол а ч ы ачыла бару,
тормышны тирән итеп өйрәнү, иҗади
эзләнү һәм үсү күпләгән язучыларның
интересларын икенче әдәби формаларга
күчерүе, башка жанрлар белән баетуы
табигый хәл иде.
20 нче еллардагы татар поэзиясендә
социалистик реализм принципларының
үсә һәм ныгый баруын М. Гафур и һәм һ.
Такташ поэзиясе белән генә чикләп кую,
әлбәттә, дөрес булмас иде. Социалистик
революция белән бергә күтәрелеп чыккан
шагыйрьләрдән, мәсәлән, М. Җәлил 20 нче
елларның уртасында үзенең поэтик
эшчәнлеген тагын да җәеп җибәрде. Аның
20 нче еллар башындагы күп кенә шигырь-
ләрендә әле башкаларга иярүчән- лек,
космизм, абстракт, индивидуалистик
романтизм мотивлары көчле булды. Бөтен
иҗаты буенча кызыл җеп булып сузылып
һәм үсеп килгән героизм темасы да аның
беренче шигырьләрендә бик каршылыклы
гәүдәләнде:
Йөреп изге көрәшнең бу юлыннан Теләгемә
җитә алмадым — сөрелдем... Атылган бер явыз
дошман угыннан Яраландым... түбән — җиргә
егылдым...—
ди көрәш юлына чыккан яшь көрәшче
(«Үлем тырнагыннан...», 1922).
20 нче елларның башында М. Җәлил
үлем романтикасына күбрәк басым ясады,
«үлем һәм яшәү» темасын батырлык
идеясен раслау ноктасыннан килеп тиз
арада гына ачыклый алмады.
«Авыру комсомолец» (1924) поэ-
масында инде шагыйрь шул ук героизм
идеясен эпик планда бирүне максат итте.
Авыру комсомолецның гражданнар
сугышы елларын сагынуы аша яшәү дәрте,
көрәшкә ашкыну хисләре тасвирланды.
Көрәш, батырлык, яшәү һәм үлем темасын
хәл иткәндә, автор яшәү һәм көрәш
пафосы-н ачык итеп раслады. Бу поэма
шушы ягы белән аның, билгеле күләмдә,
иҗади үсеше иде.
Революцион көрәш һәм героизм идеясен
М. Җәлил чит ил хезмәт ияләренең
капитализмга каршы көрәшен күрсәтү
белән дә бәйләде («Кисәкләр», 1925).
Үткәннең газаплы хезмәте һәм коллыкка
каршы көрәш темасы гомумән аның
поэзиясенә төп мотивларның берсе булып
керде. «Авыр көннәрдә» (1924), «Эш
карты» (1924), «Чит ил көрәшчесенә язган
хаттан»
(1925) һ. б. искә алынган темага багышла
н д ы л а р.
М. Җәлилнен. 1927 ел башында
басылган «Иптәшкә» җыентыгы, поэтик
форма һәм стиль эзләүләрдәге
каршылыкларын чагылдыру белән бергә,
аның поэзиясендә әһәмиятле темаларның,
мотивларның тагын да тирәнәя һәм
реалистик ачыклык ала баруын күрсәтте.
Бу җыентыкка кергән әсәрләрдә героизм,
оптимизм темасы, аның иҗтимагый
эчтәлеге күзгә бәрелеп тора. Шагыйрь аны
беренче шигырендә үк болай
формалаштыра:
Большевикның тимер йөрәгеме Янып
сыкранучы, әйтегез!
Муеныбызга дардан бау салганда,
Елап калтыранды кайсыгыз?
(«Еларгамы, көләргәме», 1927.)
«Яшәү Һәм үлем» темасын хәл итүдә,
шул рәвешчә, элекке роман- тик-трагик
пәрдә алып ташлана. «Үлемгә» (1927),
«Истә» (1928) һ. б. шигырьләрендә инде
яшәү тойгысы көчле булып яңгырый.
Яшьлек, кояш, чәчәк, көлү һ. б. шундый
шигъри образлар яшәү шатлыгыннан
аерылмас элементлар булып киләләр.
Көрәш, батырлык, яшәү һәм хезмәт —
менә шул мотивлар, шул темалар М.
Җәлил поэзиясендәге яңа, оптимистик
романтиканың, комсомол яшьләр
поэзиясенең төп сыйфатлары булып
калкып чыктылар.
20 нче елларның икенче яртысында
комсомол шагыйрьләрдән Нур Баян
Такташ стиленә, традицияләренә һәм
темаларына юнәлеш тотып иҗат итә
башлады. Аның
153
«Уракчы кызлар» һәм «Җимерелгән
окоплар» (1928) кебек җыентыкларында
авылның яңаруы, үзгәрүе, үткән
көрәшләрнең героикасы, киләчәкнең тагын
да матуррак булачагы һәм шуның белән
бергә алда әле авыр көрәшләр торуы
турында җырланды:
Еллар үтә,
Алгы еллар әле безнең белән Җир йөзендә
шлем киярләр, Коммуналар төзелеп,
авылларда Электрдан йөкләр төярләр.
(«Шлем кигәч», 1926.)
20 нче елларның икенче яртысында
татар поэзиясенең үсешен һәм андагы
стильләр төрлелеген караганда, Хәсән
Туфан иҗаты үзенчәлекле яклары белән
күренүен әйтергә кирәк. Бу шагыйрьнең
беренче иҗат адымнарында формализм
йогынтысына бирелү нык кына сизелгән
иде. Бигрәк тә футуристларга ияреп, татар
теле законнарына чит «яңа» сүзләр ясау
белән мавыгу аның бер төркем әсәрләрендә
идея һәм образларны тупас бозуга китерде.
Тормыш 'картиналарын, чынбарлык
күренешләрен заман турындагы уйланулар
белән, чор һәм аның кешеләре, идеаллары
турындагы фәлсәфә белән бәйләнештә
алып, поэзиядә зур реалистик образлар
тудыруга игътибарның көчәя баруы
Туфанның сәнгатьчә осталыгындагы
үзенчәлекле элементларга да торган саен
ачыграк төс бирде. Тормышның конкрет
күренешләренә һәм җанлы халык теленең
кыска, әмма мәгънәле чараларына
игътибар итү шагыйрьнең стилендәге
чагыштыру, эпитет, метафора һәм
афоризмнарның да характерына,
табигатенә йогынты ясады. Эчтәлеге
тирән, катлаулы мәгънәне стильдәге, фор-
мадагы зур гадилек һәм җиңеллек белән
шигырь теленә күчерүдә Туфан,
һичшиксез, кыен юл үтте. Поэзиядә нәни
шаярулар, сагыну җырлары һәм сукбайлык
мотивлары белән аралашкан җиңел
гадилеккә, хисләрнең чәчәкле
матурлыгына һәм уйлар «уйчанлыгына»
каршы килә- рәк, Туфан уйлар авырлыгын,
хисләр тыйнаклыгын һәхм боларның
катлаулылыгын бирүдә яңа образлар, яңа
шигъри чаралар эзләүнең газабын кичерде
дияргә мөмкин. Бу эзләнү егерменче
еллардагы безнең поэзиянең шулай ук бер
эчке полемик сызыгы булып мәйданга
чыкты. Яңа темаларга, «җырланмаган
җырларга» мөрәҗәгать иткәндә,
җырланмаган формалар табу ҺӘхМ
стильләрне төрләндерү, индиви-
дуальләштерү өчен башланган хәрәкәткә
Туфан үз таләпләре, үз эстетик нормалары
белән катнашуны максат итте.
«Тормыш һәм җыр» мәсьәләсен, ягъни
безнең илдә социализмның нигезен салу
өчен башланган чорда поэзиянең ролен
аңлау тирәсендә аеруча 20 нче елларның
икенче яртысында көчәеп киткән бәхәсләр,
полемикалар һәр шагыйрьдән гомумән
идея позициясен генә түгел, ә уз иҗатының
төп эчтәлеген, аның индивидуаль йөзен
һәм формасын да яңадан карауны, үз
поэтик тавышыңны ачык билгеләү
кирәклеген таләп итү белән дә бәйләнгән
иде.
«Җы р л а н м а га н яки җы р л а н а ч а
к җырлар» турында башланган бәхәсләр
үзара тәнкыйтьнең һәм сәнгатьтәге
ярышның, һичшиксез, поэзия өлкәсендәге
гүзәл бер чагылышы булды. Ул бәхәсләр
күп кенә шагыйрьләрнең идея интереслары
һәм сәнгатьчә осталыклары үсүгә этәргеч
бирделәр, яңа чорда шагыйрьнең
гражданлык һәм художниклык бурычы
тагын да югарырак булырга тиешлеген
таләп иттеләр. Туфанның «Җырланмаган
җырлар турында»
(1926) дигән шигырендәге фикерләр бер
Такташка төбәп кенә әйтелмәделәр, ә
авторның үз иҗат позициясен, юнәлешен
ачыкларга, үз тавышын һәм «җырланмаган
хисләр»- не табарга теләвен дә искәртте-
ләр.
«Урал эскизлары»н (1926) шагыйрьнең
татар поэзиясендә җырланмаган яки бик
өстән генә, гомумән генә искә алынган
тема һәм хисләрне яңача чагылдыру
юлында беренче сызмалары, үз чакыруына
беренче җавабы дип карарга мөмкин. Бу
эскизларда производство, эшче һәм хезмәт
белән бәйле уй- тойгылар барыннан да
бигрәк үзлә
154
ренең конкрет куелышы белән аерылып
торалар.
Шигырь чыгарганда син кирәккәч, Ашыгып
кайттым
Синец яныңа,
Өйрәт әле яңа көйләреңне,
Алар минем җырда яңгырар, — дип эндәшә
шагыйрь станокка, һәм бу юлларда
гомумән Уралга, анда төзү дәрте белән
кайнаган тормышка, эшчеләр
коллективына эндәшү дә бар иде. «Урал
эскизлары» язучының таныш иске
Уралына кайтып, анда хәзер яңа тойгылар
һәм яңа темалар табуы, андагы кешеләрне
һәм аларның ничек хезмәт итүен күреп
шатлануы турында сөйләделәр. Шулай
итеп, шагыйрь бу әсәрендә әһәмиятле
темага тагын да якынрак килеп, поэзия яңа
тормыш төзү көндәлегеннән илһам алырга
тиеш, дип раслады.
Туфанның 1927 елда чыккан «Рә- сәй
үлде», «Бездә туа яңа кешелек», «Ике чор
арасында», «Башлана башлады» һәхм
«Соңгы сарай янында» (1928) кебек
әсәрләрендә тарихның. тормышның һәм
кешенең ничек итеп үзгәрә, яңара баруын
күрсәтү максаты үзәк булып тора.
Туфан поэзиясендә тарих һәм тормыш
туфындагы уйлар чынбарлык күренешләре
белән, эпик кисәкләр белән бик нык
тукылганнар, аралашканнар. Поэзиянең
эпик көчен һәм шул җирлектә аның поли-
тик тавышын, философик эчтәлеген тагын
да югарырак күтәрүгә омтылыш
шагыйрьнең югарыда саналып үтелгән
әсәрләрендә бик тә кабарынкы.
Аеруча «Ике чор арасында» һәм
«Башлана башлады» кебек күләмле
әсәрләрендә Туфан поэзиясенең бу елл а рд
аты р еал истик сызыкл ары байтак ачык
чагылды. Беренчесендә иске чор
карашлары белән агуланган кешенең —
үзендә крестьян психологиясенең кире
сыйфатларын нык саклаган «абыйның»
тормыш һәм яшәү турындагы чикләнгән
караш-теләкләренә, аның тар, примитив
фәлсәфәсенә яңа чорның зур таләпләре,
шул таләпләрне аңлап яшәргә ашкынучы
лирик геройның югары максатлары каршы
куелды. Әсәрнең төп шигъри интонациясе
сөйләшү һәхм бәхәсләшү рухында булуы
да иске һәм яңа ка- раш-тойгыларның
бәрелешен гәүдәләндерүгә тапкыр. «Ике
чор арасында» — үзенең нигезе белән
полемик әсәр. Бу полемика исә иске
идеология, мораль белән яңаның көрәшен
күрсәтә.
«Башлана башлады»да Февраль
революциясеннән Октябрьга килү чорында
эшчеләр арасында революцион
настроениеләрнең үсә баруы, шул
процесста иске һәм яңа карашлар
ничек^мәйданга чыгуы, аларның бәрелеше
бирелде. Крестьян психологияле Ми-нап
һәм «Себер йөреп кайткан» Хабул
образларында шул чор өчен характерлы
настроениеләрнең, типларның җанлы
гәүдәләнешен күрергә мөмкин.
Иске кешенең яңа кешегә әйләнә бару
проблемасы Туфанның күпләгән әсәрләре
аша үтә. Бу әсәрләрдә «ала канат», «суык
аякларның» һәм башка типларның билгеле
бер күләмдә тормыш тарихы бирелгән.
Тормыш төбендәге элекке кешеләрнең яңа
чорда ничек активлашып, калкып
чыгуларын һәм аларның характерларын
күрсәткән эпик сызымнар— Туфан
поэзиясенең шулай ук үзенчәлекле бер
сыйфаты. Аның яраткан геройлары бер
әсәрдән икенчесенә күчеп, теге яки бу як-
лары белән ачылып китәләр. Укучы
алдына Хабул шикелле көчле ихтыярга,
зур акылга ия булган оригиналь типлар
килеп басалар.
Социалистик революция һәм со-
циалистик төзелеш җирлегендә яңа дөнья,
яңа кешелек барлыкка килүен, безнең
илнең, совет халкының бөтен дөньядагы
прогресска илһам бирүен, барлык хезмәт
ияләренә, революцион көчләргә терәк
булуын раслап җырлау 20 нче еллардагы
татар совет поэзиясенең зур поли- тик-
философик темасына әйләнде. Бу теманың
гражданнар сугышы көннәреннән үк
башланган тирән традицияләре барлыкка
килеп, ул традицияләр күпләгән татар
азучыларының иҗатында тагын да үсте-
релде, яңа чорның пафосы һәм чынбарлык
материаллары белән баетылды. X. Туфан
поэзиясе дә татар совет әдәбиятының үзәк
темаларына һәм
олы юлына гкөннәп-көн якынайды,
иҗтимагый-политик тавышы шигъри
ачык, туры булып ишетелде:
Дөньяның иң даһи акылларын
Үзенә тарта
безнең төзелеш.
Бездә үсә:
якты-cay акыллар, Бездә туа яңа
кешелек!
(«Бездә туа яңа кешелек», 1927.)
һәм бу мотивлар, үзләренең, нигез
куелышы белән, совет әдәбиятындагы
героизм һәм патриотизм идеясен,
социалистик Ватан капитализмга каршы
халыкара революцион көрәшкә
рухландыра, дигән идеяне раслаудан
гыйбарәт иде.
Илне индустрияләштерү өчен баш-
ланган зур хәрәкәт, совет халкының
тынычлык өчен алып барган көрәше
әдәбиятта хезмәт темасын, хезмәт
эстетикасын аңлауда да яңа тенден-
цияләрне барлыкка китерделәр. Бо-
лардагы яңалык, барыннан да элек, шул
чорда кулланылган термин белән әйткәндә,
«производство мотивларын» конкретрак
итеп сурәтләргә теләүдә, киң катлау
эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт ияләре
арасында тамырлана барган социалистик
хезмәтнең иҗтимагый, мораль һәм рухи
мәгънәсен тормышның реаль фактлары
аша ачарга омтылуда булды.
Бездәй ерак-ерак илләрдә Порох белән
дөнья аңкыса, Бездә хәзер Волхов — Днепр
Электрдан дөнья балкыта,—
(Н. Баян, «Бүгенге рапорт», 1929) кебек
мотивларда илне индустрияләштерү,
беренче бишьеллык белән башланган бөек
хезмәт казанышлары — болар безнең
патриотик горурлыгыбыз, тирән
шатлыгыбыз һәм тынычлык таянычыбыз
дигән ышаныч белән җырланды.
Социалистик төзелешнең, безнең
Ватанның язмышына бәйле, катлаулы һәм
куркынычлы халыкара хәлне тирәнтен
аңлап, хис итеп, татар совет шагыйрьләре
үзләренең иҗатларында һәртөрле кара
көчләрнең һөҗүменнән ил һәм кешелек
язмышын актив рәвештә сакларга өндәгән
сугышчан гуманизм һәм патриотизм
идеяләренә күренекле урын бирделәр:
Син боекма — тиздән көн яктырыр,
Көнчыгыш як—Кытан кызара, Синең артта
көчле кызыл гаскәр Постта торып кояш
чыгара!
Курку белмәс Кызыл Армиянең Калтыраусыз
кулы астында Фабрикалар һаман гөрләсеннәр,
Клеверлар чәчәк атсыннар.
(С. Баттал, «Хәзер бул», 1927.)
Социалистик идеаллар яктылыгында
совет кешесенә характерлы эчке хисләрнең
лирик тирәнлеген ачу, төзелеш һәм көрәш
пафосын, зур тормыш фәлсәфәсен
реалистик гадилек белән аңлау һәм
чагылдыру юнәлешендә күп кенә
шагыйрьләр беренче күренекле
адымнарын атладылар. Бигрәк тә 1927—29
елларда шигырь җы енты к л арын ы ң
күпләп басылып чыгуы да очраклы
булмады. Аларда поэзия өлкәсендәге кыю
эзләнү һәм реалистик тәҗрибәләрнең
байтак уңышлы нәтиҗәләре урын алган.
Шул рәвешчә, 20 нче елларның икенче
яртысында формализм күренешләре белән
көрәш шартларында күтәрелә, үсә барган
татар совет поэзиясенең күпләгән вә-
килләре өчен иҗтимагый әһәмиятле тема
һәм мотивлар уртак иҗади максатка
әверелделәр. Поэзиянең тормышка, зур
актуаль мәсьәләләргә тагын да якын килүе
бәхәссез иде. Аның агитацион куәте,
политик йөзе һәм тәрбияви әһәмияте тагын
да ачыкланды. Шушы ук җирлектә поэ-
зиянең социалистик төзелеш пафосы белән
яктыртылган идея-эстетик сызыклары бер
ноктага юнәлә барып, стиль һәм
формалардагы төрлелекнең дә реалистик
яралгылары өстенлек алып китте.