Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨЗКАЕН ӘРӘМӘЛЕГЕНДӘ


Яңгыр бик көчле җил-давыл белән килде һәм ул төне буе яуды. Йөз- каен әрәмәлеге дип аталган чаукалыктагы колхоз умарталыгында элек- электән үк калган, тәбәнәк кенә буралы бер иске кое бар иде. Көчле яңгыр аркасында менә шушы кое су ташкыны белән тулды. Бу, умартачылар өчен бердәнбер су чыганагы булганлыктан, аны бик тиз тазартырга кирәк иде.
Икенче көнне өлкән умартачы Галимҗан ага белән аның ярдәмчесе Миңлесафа апа эшне әнә шул коены тазартудан башладылар.
Алар башта коедагы пычрак суны чиратлашып түктеләр. Ә инде су төпкә якынлашып, ләм белән аралашкач, аны өстә килеш торып кына түгеп булмый башлады. Берсенең кое авызы янында — өстә торуы, икенчесенең кое төбенә төшүе кирәк булды. Ниһаять, Миңлесафа апа кое төбенә төшеп чиләккә чүмеч белән ләмле су тутырып, Галимҗан ага исә ул тутырган чиләкне бау белән тартып алып, читкә түгеп торды.
Коены тазартып бетерергә күп калмаган иде инде. Бер вакыт коедан тартып алган чиләктәге ләмне җиргә түгүгә Галимҗан ага гаҗәпләнеп калды: ләмгә ияреп коедан бер яшел кружка белән сирәк кенә тешле баш тарагы килеп чыккан иде.
— Бу ни хәл бу, Миңлесафа, синең тарагың башыңдамы? —дип кычкырды ул коега таба иелеп.
Кое төбеннән:
— Башымда, башымда, — дигән тавыш килде.
— Анда кружка алып төшмәгән идеңме?
— Юк, ю-ю-ю-к, чүмеч белән тутырам ич. Нигә алай дип сорыйсың, Галимҗан абзый, әллә бер-бер хәл бармы?
— Юк, болай гына, чыккач, тазартып бетергәч... Инде күп калмагандыр бит?
— Яңадан бер ун чиләк түксәк, бөтенләй тазарып бетә.
Галимҗан ага чиләктән килеп чыккан кружка белән сирәк кенә тешле баш тарагына карап, озак кына уйланып торды: «Бу кемнеке булыр? Сәер хәл бу!» һәм кинәт келт итеп аның хәтеренә бер нәрсә килеп төште. Ул күптән түгел генә умарталыкта булып үткән бер вакыйганы күз алдына китерде...
Июль башлары иде. Чираттагы умарта менүгә — бал суыртуга хәзерлек гадәттәгечә башланды. Элек умарталарны ачып, рамаларны җентекләп карап чыгарга булдылар, һәм башына аз гына төсе китә башлаган соры эшләпә, өстенә бик чиста итеп юылган ап-ак күлмәк, аягына бәйләм оек белән тирән галош кигән, биленә ак алъяпкыч бәйләгән, кырма сакаллы, озын гына сары мыеклы, умарталык мөдире Галимҗан ага Кәлимуллин үзенең ярдәмчесенә әйтте:
94
— Миңлесафа тугаи, бал табышы ничек икән, минемчә, рамалар тулган булмагае, — диде.
Миңлесафа апа Харисова да аның фикеренә кушылды:
— Кортларның хәрәкәтенә караганда, мин дә шулайрак уйлыйм, — диде.
Уртача гына гәүдәле, түгәрәк йөзле, бик шат табигатьле Миңлесафа апа умарталыктагы кечкенә өйгә кереп, кулына төтен җибәргеч алды, аңа черек кисәкләре һәм утлы күмер салды. Шуннан соң йөзенә битлек, өстенә ак халат киеп, Галимҗан ага янына чыкты.
Карт умартачы бүген кортларның үзләрен, ничектер, тынычсыз тот- канлыкларын башта ук сизеп алган иде. Шунлыктан бик сак эш итәргә булды. Элек яхшылап битлек киде, аннары халатының җиң очларын әйбәтләп бәйләде, төтен җибәргечтәге черекнең януы күпме вакытка җитәрлек икәнлекне чамалады. Икәүләп сак кына, акрын гына хәрәкәт итеп, умарталарны ачып рамалариы тикшерергә керештеләр.
Картның алдан сизенүе дөрес булып чыкты. Умарталарны ачу белән бал кортлары тузгырга тотындылар. Алар нәрсәгәдер риза түгелләр, кемгәдер, ни өчендер ачуланганнар, һәм шул ачудан тәртипсез рәвештә әле бер якка, әле икенче якка очалар иде.
Рамалар бал белән тәмам тулып җитеп, кәрәзләр моннан берничә көннәр элек үк инде бөтенләйгә пичәтләнгәннәр, бал салырга һич урын калмаган, аптырагач кортлар рамаларның төбенә үзләре кәрәз ясарга керешкәннәр иде.
Алар берничә баш умартаны ачып карадылар да, икесе дә бер фикергә килделәр:
— Иртәгәдән дә соңгармыйча бал суыртырга кирәк.
Умарталарны карап чыгу белән Галимҗан ага авылга кайтып китте. Миңлесафа гадәттәгечә кичкә чаклы шунда калды.
Көндезге аш вакыты иде. «Авангард» колхозы (Тымытык районы) правлениесенә Галимҗан ага килеп керде. Ул правлениедәгеләр белән исәнләште дә:
— Иртәгә бал суыртабыз, безгә биш-алты тәпән, бер ат һәм ярдәмгә бер кеше кирәк булыр, Мисбах туган, — диде, колхоз председателе Ка- маловка мөрәҗәгать итеп.
Аз гына шадрарак, түгәрәк һәм тулы йөзле, кыска гына муенлы, төп кебек юан гәүдәле, олыларга һәрвакыт хөрмәт белән караучан Камалов аңа ат та, кеше дә бирергә вәгъдә итте. Ләкин тәпән мәсьәләсендә аптырабрак калды:
— Тәпән, тәпән.... Бер генә тәпән дә юк бит, Галимҗан абзый,— диде ул, бераз кызара төшеп.
—"Менә сиңа кирәк булса... Балы бар, тәпәне юк... — дип аңа карап торды карт умартачы.
*— Юк шул, Галимҗан абзый, юк.
— Булмаса, табарга кирәк.
— Бүген генә каян табасың аны...
— Мин кайчаннан бирле әйтеп киләм сезгә, бал салырга савытлар җитмәгәнлек турында.
— Анысы шулай, син күптәй әйтә киләсең, Галимҗан абзый. Ләкин тәпәннәр юк бит. Башка берәр төрле савыт тапсак инде...
— Тәпәннән башка савыт ярамый бал салырга. Тәпәннең дә теләсә ниндие ярамый.
— Ә нинди тәпән кирәк?
— Сөян тәпән.
— Ни өчен сөян тәпән?
— Сөян тәпәндә бал яхшы утыра, аннары бозылмый да.
— Кара син аны, ул ягы да бар икән әле аның.
— Бар шул.
95
— Ә сөт 'бидоннарына салып торсак, ничек, кулай булырмы?
— Башка савыт булмагач, нишлисең инде... Үткәй суыртуда да шул цинк 'бидоннарга тутырган идек, алар бушадылармы соң?
— Бушадылар, бушадылар, Галимҗан абзый. Беренче һәм икенче тапкыр суыртып алган балны бүген-иртәгә өләшеп бетерәбез инде. Ул бидоннарның күбесе хәзер буш. Мин Фатихәгә бүген үк әйтеп калдырырмын, иртә белән умарталыкка китешли кладовойдан алып китәрсез. Ә иртәгә суыртылган балны шушы арада өләшеп бетерербез аны.
Колхоз председателенең, мин һәрвакыт әзергә бәзер, дигәндәй, булган балны бик тиз өләшергә торуы кинәт безнең игътибарыбызны җәлеп итте, һәм без мәсьәләгә тирәнтенрәк керергә булдык.
Эшне кладовойга барып, бал өләшү ведомосте белән танышудан башларга карар бирдек.
Менә авылның бер башында, олы урам буенда кечкенә генә иске таш кладовой. Аның түбәсенең дә, ишегенең дә рәте юк. Ә эчендә күздәй итеп бал тутырылган, һәрберсе алты-җиде пот тарта торган цинк бидоннар. Кладовой мөдире булып кап-кара күзле, бик ачык чырайлы, Фатихә исемле чибәр генә яшь бер кыз эшли икән. Ул килүчеләргә бал үлчәп җибәргән арада безгә ведомость белән танышырга да мөмкинлек бирде.
Әйе, биредә ашлык, яшелчә, бәрәңге кебек продуктлар гына түгел, ә натуралата бал да ^бүләләр икән шул. һәм хезмәт көннәренә тия торган бу балның күләме дә шактый икән. Менә, мәсәлән, Мирхаҗиян Мулла- каев семьясы. Ул үзе атлар карын, хатыны дуңгыз асраучылык фермасында эшли. Аларның икесенең ел башыннан алып июль башына кадәр эшләгән хезмәт көннәренә 12 килограмм бал бирелгән. Ирле-хатыилы Миргазиян Сафин һәм Зөфәр Иркин семьялары да, шулай ук 12 шәр ки-лограмм бал алганнар. Юныс Идрисов семьясына исә 17 килограмм бал тигән. Мисал өчен мондыйларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин без шушылар белән канәгатьләнәбез. Кыскасы, бал өләшү ведомосте әнә шундый бик күңелле цифрлар һәм гарәпчә, яңалифчә, русча куелган имзалар белән чуарланган. Бик матур, бик шатлыклы факт бу!
Ведомостьта күренгәнчә, быел беренче тапкыр өләшүдә генә дә хезмәт көннәренә 58 пот чамасы бал бирелгән. Моннан тыш, 90 пот чамасы бал колхоз сәүдәсе тәртибендә базарда сатылган. Бусы никадәр акчалата доход биргән!
Болар һәммәсе дә умарта кортлары китергән байлык бит. Ә бухгалтериядә учетка алуы юлга салынмаган, шул ук бал кортлары китерә торган икенче бер файда бар бит әле. Алар колхозның йөзләрчә гектар игеннәренең серкәләнүенә ярдәм итәләр һәм шуның аркасында иген уңышы гектар саен берничә центнерларга артык алына.
Без кладовойдан яңадан правление бинасына кайтабыз. Бик пөхтә итеп җыештырылган бу зур бинаның олы ягында безне ике хатын-кыз каршы алды. Соңыннан билгеле булганча, боларның берсе — колхоз правлениесе секретаре Энҗе, икенчесе — хисапчы ярдәмчесе Расихә булып чыкты.
Сүзне Расихә белән башлап җибәрдек. Без аңа үзебезне кызыксындырган мәсьәләләр турында сораулар бирдек, ул безгә калын-калын бухгалтерия кенәгәләрен актара-актара цифрлар белән җаваплар бирә барды.
Колхоз умартачылыктан ел саен йөзләрчә пот бал уңышы һәм бик күп балавыз алып килә. Мәсәлән, үткән ел 175 пот чамасы бал алынган, һәм колхоз аның шактый өлешен хезмәт көннәренә бүлеп биреп, калган кадәресен колхоз сәүдәсе тәртибендә сатып, аннан кергән акчага һәртөрле авыл хуҗалыгы машиналары алган. Быел исә ике тапкыр суыртуда гына да 150 поттан артык бал алынган. Көзгә кадәр тагын ни чаклы бал һәм балавыз алыначак.
96
Шушы кадәр зур доход чыганагы булып торган умартачылыкның үзен үстерү өчен күпме расход тотылган соң?
Бу турыда өстән-өстән генә анализ ясап карау да тирән уйларга калырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, үткән ел умартачылыктан акчалата кергән доход кына да 27 мең сумнан артып китә. Ә умартачылыкны үстерү өчен бары тик 1270 сум гына расход тотылган. Быел исә умартачылык буенча тотылган расход 160 сумнан артмый. Бәлки бу расходны да тотмаган булырлар иде, ләкин бал суырта торган машина мәсьәләсендә колхоз уңайсыз хәлдә калган. Никадәр генә күңелсез факт булса да, берничек тә инкарь итеп булмый, дөресен әйтергә туры килә: умартачылыктан ел саен йөзләрчә пот бал алып килә торган бу колхозның шушы елга кадәр үзенең бал суырту машинасы булмаган, умартачылар бер колхозчы хуҗалыкның машинасыннан файдаланып килгәннәр. Быел исә бал уңышы аеруча күп булганлыктан һәм атна-ун көн саен диярлек бал суыртырга туры килгәнлектән, әлеге машина үзенең хуҗасыннан бушамаган һәм ул машина сорап баргач, ничектер ризасызлык күрсәтә башлаган. Бу хәл карт умартачы Галимҗан аганы да оялткан. Менә шулай итеп, Галимҗан ага машина сорап колхоз җитәкчеләренең «колак итләрен ашый», һәм, ниһаять, ул үзенең теләгенә ирешә — быел аңа 160 сумга бал суырту машинасы алып бирәләр.
Бөек Ватан сугышыннан соң шушы көнгә кадәр колхоз бер генә данә дә яңа умарта сатып алмаган. Шунлыктан үткән ел да һәм аннан элекке елларда да, шулай ук быел да күч ябарга умарталар җитмәгән. Шушы ук сәбәп аркасында үрчем алу планы да үтәлмәгән.
1953 елга кадәр колхозның умарталыгы да һәм умарталарның кышлау урыннары да (омшаник) Ык елгасы буенда, авылга якын гына урында булган. Анда уңыш аз алынганлыктан һәм черү авыруы бик нык таралганлыктан, умарталыкны баллы үсемлекләргә бай булган йөзкаен әрәмәлеге дип йөртелә торган яңа урынга күчергәннәр. Ә кышлау урыны — омшаник умарталыкка кимендә сигез километр ераклыкта булган иске урында калдырылган. Кабат әйтик, бердән, бу омшаник бик иске, икенчедән, ул умарталыктан бик ерак, өченчедән, аңа 100 баш кына умарта сыя ала. Ә аңа ел саен 130—140 баш умарта ябалар. Өстәвенә умарталарны яз көне омшаниктан арбаларга, машиналарга төяп күчерергә туры килә. Бу хәл бал кортларының таралуына, аларның гасабиләнүләренә, имгәнүләренә, умарталарның ватылуларына һәм тагын нәрсәләргә генә китерми! Шулай була торып та, колхоз җитәкчелеге яңа омшаник төзү турында уйлап та карамый.
Биредә моннан берничә ел элек, умарталык тирәсенә фацилия чәчә торган булганнар. Ике-өч ай буе чәчәктә утыра торган бу бик кыйммәтле баллы үсемлекне чәчү дә күптән инде бөтенләй тукталган.
Яңадан савыт-саба мәсьәләсенә кайтыйк. Балның сөян тәпәннәрдә яхшы утыруы, бозылмавы, акмавы турында югарыда әйтеп үтелгән иде инде. Ә бит биредә промкомбинат бар һәм ул колхозга теләсә никадәр сөян тәпән эшләп бирә ала. Ләкин колхоз җитәкчеләре «юк-бар» нәрсә өчен акча тыгудан сакланалар. Урынсыз саклану бу, иптәшләр!
Бу колхозда умартачылыкка савым сыер итеп кенә карау шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, аннан гел алып кына торалар, ә аның үзенә бернәрсә дә бирмиләр. Аны алга җибәрү, тагын да үстерү турында рәсми рәвештә бер генә тапкыр да, бер генә урында да сүз кузгатылганы юк. Хәер, быел июнь аенда колхоз правлениесе утырышында умартачылык турында бер мәсьәлә каралган. Бу мәсьәлә дә... үлгән биш баш корт семьясының, чыннан да, үлгәнлекләре турындагы актны раслау!..
Владимир Ильич Ленин революциянең иң кыен һәм аяныч көннәрендә, хәрби эшләр белән җитәкчелек иткән үзенең иң кадерле минутлары арасында умартачылык мәсьәләсе белән шөгыльләнергә вакыт тапкан. Ул 1919 елның 11 апрелендә «Умартачылыкны саклау турында»гы ка-
рарга («Известия» газетасы, 1919 ел, 11 апрель, №78) кул куйган. Бөек Октябрьның 40 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә, ягъни менә бүген бу карарны укып чыксаң, аның тирән эчтәлек һәм халык файдасы турында никадәр зур кайгыртучанлык белән сугарылганлыгын күреп таңга каласың. Аны укыган саен күңелләр тула, бөек даһига мең-мең тапкырлар рәхмәтләр әйтәсең.
Безнең советлар илендә умартачылык Октябрь азат иткән җирлектә, бөек җитәкче кул куйган әнә шул тарихи карар нигезендә алга китте. Авыл хуҗалыгының иң борынгы тармагы булган умартачылык безнең татар авылларында элек-электән үк бик киң таралган. Хәзер ул аеруча алга китте. Бүгенге көндә Татарстанда аннан ел саен йөз меңнәрчә доход алып килә торган колхозлар бар. Әгәр дә умартачылыкка тагы да ныграк игътибар итсәң, аны прогрессив методлар кулланып тагын да алга җибәрсәң, ул үзенең доходлылыгын бермәбер арттырыр иде. Үкенечкә каршы, умартачылыкның үзен үстерүгә расход тотудан «саклана» торган «Авангард» колхозы кебек хуҗалыклар очрый әле. Бу мәсьәләдә район оешмалары, матбугат органнары һәм пропаганда учреждениеләре дә, ничектер, бер дә борчылмыйлар. Мәсәлән, безг.ә биредә колхозның зоотехнигы Гөлсем иптәш Ибраһимова белән сөйләшергә туры килде.
— Татарстан радио информациясенең умартачылык турында тирән эчтәлекле берәр лекция яки бу тармакта эшләүче алдынгыларның тәҗрибәләре турында чыгыш,’.арын биргәне бармы? Минемчә, юк. Ә менә без Башкортстан радиосыннан андый тапшыруларны еш ишетәбез. Хәтта алар умарта кортларының нинди үсемлектән һәм кайчан бал ала башлаулары белән дә үзләренең тыңлаучыларын таныштырып баралар. Яки менә «Татарстан авыл хуҗалыгы» журналын алып карыйк. Бу журнал да умартачылык турында онытканда бер искә төшерү белән генә чикләнеп кала. Газеталар исә бу мәсьәләдә, шула!? ук, бик сүлпәнлек күрсәтәләр, — ди ул.
Иптәш Ибраһимованың әйткәннәре бик дөрес. Чыннан да, сәер хәл, газеталар гомумән умартачылыктан фәлән колхозда фәлән кадәр доход алынды, дигән мәгънәдә кош теледәй генә вак хәбәрләр биреп барудан ары китә алмыйлар. Күпчелек колхозларның умартачылыктан ул бирә алган кадәр доходны алып тору белән генә канәгатьләнеп, аны тагын да үстерү турында кайгыртмаулары бәлки җирле матбугатның бу тармак турында әнә шулай берьяклы гына фикер йөртүеннән килә торгандыр. Дөрестән дә, шактый уйланырга мәҗбүр итә бу мәсьәлә.
Менә инде кич булды һәм алдагы көнгә эшкә наряд алу өчен правление бинасына бригадирлар, хуҗалыкның тармак мөдирләре җыелды. Алар арасында Галимҗан ага да бар иде.
Наряд вакытында үзенә кайсы бригададан ат беркетелгәнлек һәм бал салу өчен кайдан, нинди савыт-сабалар алырга кирәклек аныкланганнан соң, ул өенә кайтып, тынычланып йокларга ятты.
Икенче көнне бик иртә умартачылык мөдире Галимҗан ага, аның ярдәмчесе Миңлесафа һәм колхозның ревизия комиссиясе члены Рәхимә өчесе бер арбага утырып, үзләре белән берничә ак бидон салып, йөзкаен әрәмәлегендәге умарталыкка бал суыртырга киттеләр.
Ләкин алар умарталыкка никадәр генә иртә килеп җитмәсеннәр, бал кортлары бүген алардан да иртәрәк кузгалганнар һәм алар бик гасәби хәлдә тузгыйлар иде. Кортларның тәртипсез очып йөрүләрен тәҗрибәле карт юлда чакта ук күреп алды, ул шөбһәгә төште һәм атны умарталыктан читтәрәк — бер ешкынлык эченә алып кереп туктатты.
— Кортлар бик ачулы күренәләр, сез бер кая да китмәгез, мин хәзер битлекләр белән халатлар алып киләм, — диде, Миңлесафа белән Рәхимәгә карап һәм умарталык уртасындагы салам түбәле кечкенә өйгә таба атлады.
7. .с. ә.- № II.
97
98
Ләкин өйгә килеп җиткәндә генә, лапас янында бал кортларының сакчы эт Сарбай өстенә ябырылгаилыкларын күреп, баскан урынында катып калды. Кортлар тана кадәр зур гәүдәле Сарбайны җиргә екканнар, аны бөтенләй сырып алганнар иде. һәм Галимҗан ага Сарбайның башының тубал кадәр булып шешкәнлеген күрде. Ул инде бернинди хәрәкәтсез ята иде. «Өнемме, төшемме?» — диде үз-үзенә Галимҗан ага.
Бал кортларының сакчы эт Сарбай гәүдәсе тирәсендә тузгып очуларыннан файдаланып, карт умартачы бик тиз арада өй эченә кереп битлек һәм халат киде. Бер үк вакытта төтен җибәргечие дә көйләде.
Ул кулына төтен җибәргеч тоткан хәлдә ишектән генә чыккан иде, кортлар аның үзенә ябырылдылар. Битлекнең тимер чыбыктай ясалган челтәренә шап-шап итеп килеп бәрелделәр, аңа атларга ирек бирмәделәр, юлына аркылы төштеләр.
Галимҗан ага тәмал! аптыраган хәлдә арба янына таба атлады. Арбага якынлашу белән ул үз күзенә үзе ышанмады. Анда Миңлесафа да, Рәхимә дә юк, атны миллионлаган бал кортлары талыйлар, алар аның бөтен тәнен каплап алганнар. Тәртәләр сынган, ат үзе агач төбенә егылган иде. Карт арбадан балта алып, камыт бавын һәм аркалыкны чабып өзде. Ләкин ат тора алмады, ул инде бу вакытта үлгән иде.
Галимҗан ага әрәмә арасыннан үтеп барган Рәхимәнең гәүдәсен күрде. Аның баш очында бүрек-бүрек кадәр булып укмашкан бал кортлары оча, ул коега таба йөгерә иде.
Менә Рәхимә йөгереп барган килеш кое янына килеп җитте һәм шунда ук юк та булды.
Карт умартачы никадәр генә тәҗрибәле булмасын, бик нык аптырашта калды: «Гомергә булмаган бу хәлнең булуына нәрсә сәбәп?»
Ул кортларның ачуларын китермәскә тырышып, акрын гына, тыныч кына атлап, эченнән әнә шулай уйлана-уйлана умарталык өенә килеп керде. Керсә, анда Миңлесафа утыра иде. Ул кортларның һөҗүменнән, ничектер, котылып калган һәм өйгә кереп өлгергән иде.
Миңлесафа бал кортларының бу кадәр холыксызлануларының сәбәбенә төшенергә теләп Галимҗан агага карады:
— Нәрсә булган боларга, мондый хәлне беркайчан да күргәнем юк иде минем!
— Кәрәз җитми... Быел 45 килограмм урынына бары 14 килограмм кәрәз алып бирделәр бит безгә. Корт семьялары бик көчле, кәрәз җитәрлек булмагач, аларга эш юк. Ә бал кортлары өчен эшсезлектән дә начар- нәрсә бар? Аннары, яз көне, кышлау урыныннан умарталыкка күчергәндә юлда бәрелеп-сугылып нинди генә газаплар күрмәделәр алар! Синең белән миндә дә гаеп бар, Миңлесафа тугай!
— Ничек?
— Безгә рамалардагы балны бүген түгел, ә ике-өч көн элек суыртырга кирәк иде. Үзең күрдең ич, рамаларны бөтенләй пичәтләп бетергәннәр, урын булмагач, планка буйларына бал сала башлаганнар.
— Шулай шул,—диде Миңлесафа, исәпкә калып һәм ризасызлык белән өстәп куйды: — ундүрт килограмм кәрәз белән ни майтарасың инде,, аны да бит әле ялынып-ялварып кына алдыра алдык.
Кортларның бу кадәр ачуланулары турында карт умартачының әнә- шулай аңлатуы, әлбәттә, дөрес һәм бик нигезле иде.
Бераздан соң бал кортлары, ничектер, тынычланып калдылар. Галимҗан ага тәрәзәдән карый-карый борчылулы тавыш белән Миңлесафага әйтте:
— Сарбай да, ат та үлде. Бу көн каза белән башланды. Рәхимәнең хәле ничек икән, ул кайда булыр?
— Мин аның коега таба йөгергәнлеген күрдем, күзен курку алган, бөтен тәне калтырый, аяклары сөртенә иде. Исән генә булса ярар иде,— диде Миңлесафа, авыр гына сулап.
— Коега таба йөгергәнлеген мин дә күрдем аның. Әйдә, алайса, шунда барып килик,— диде Галимҗан ага.
Алар Рәхимәне кое төбендә, ике аягын аерып, ташка басып торган хәлдә таптылар. Аны күрү белән көләргә дә, еларга да белмәделәр, коега бау суздылар да:
— Чык, Рәхимә, кортлар басылдылар инде, — диделәр.
Бауны тарта-тарта Рәхимәне коедан чыгардылар.
Аның бит-күзләре шешенгән, чәчләре тузгыган, өс-башы манма су булып чыланган иде. Бер караганда көлке, икенче караганда аяныч иде.
— Ревкомиссия члены икәнеңне белгәннәр, күрәсең... Безнең турыда пигә берегез дә кайгыртмыйсыз дип синнән ачу алырга булдылар микәнни!.. Менә син аларны, ә! Ничек котылып кала алдың әле, — диде карт шаярып.
— Кое төбенә төшү белән башыма кружка белән су сибәргә тотындым... Кое авызында без-з-з, без-з-з итеп, гөж килеп тордылар да, китеп бардылар. Ләкин сез килмичә коедан чыкмый идем мин, — диде Рәхимә көлә-көлә.
Бу вакыйгадай соң ике атна чамасы вакыт үткәч, очеркның баш өлешендә язылганча, көчле яңгыр артыннан кое тазарткан вакытта аның төбеннән тарак белән кружка килеп чыккач Галимҗан аганың күз алдына баскан вакыйга менә шулардан гыйбарәт иде.
Ул көнне төш вакытында кортлар тынычландылар, әлбәттә, һәм умартачылар тулган рамалардагы балны суыртып алып, ул рамаларны яңадан умарталарга, үз урыннарына куйдылар. Ләкин кортларның ул көнге ачуланулары бик гыйбрәтле сабак булды.
Кайберәүләрнең кое төбендә ревизия комиссиясе члены урынына колхоз председателе булган булса, шәбрәк булган булыр һәм ул умартачылык турында ныграк кайгыртыр иде, дип елмаюлары мөмкин. Безнеңчә, председатель Мисбах иптәш Камалов бу хәлнең яңадан кабатлануын көтмәс һәм ул бу мәсьәләдә һаман да шулай салкын карашта кала алмастыр. Соңгы елларда колхозны шактый нык аякка бастыра алган бу иптәшнең үз җитешсезлеген үзе төзәтергә, шаять, көче җитәрдер, дип ышанырга кирәк.
Шулай ышану өчен нигез дә бар. Мәсәлән, аңа зур колхоз председателе буларак, хуҗалыкка җитәкчелек-күзәтчелек итү эшен җиңеләйтү максаты белән җиңел автомобиль бирелгән иде. Ә ул үзенчә эш итте: «Мин әле ат белән дә бик күп җир йөри алам, безгә иң кирәге — грузовик»,— дип, җиңел машина урынына йөк машинасы (колхозның хәзер биш йөк машинасы бар) алды. Менә бу факт утызмеңче иптәш Кама- ловның хуҗалыкны шактый расчет белән алып баруын күрсәтә. Шулай булгач, ул бал кортлары белән дә, һич шөбһәсез, уртак тел табар.