Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

УЛ ЕЛЛАР


Миңа ундүрт яшь. Минем кебек бала-чаганың кайнашкан җире — өченче мәчет белән Вознесение чиркәве арасындагы зур мәйдан. Аның бер читендә, калкурак җирдә, ике катлы ак школа. Шуның алдында иртәдән алып кичкә кадәр кешеләр өзелми. Монда 1917 елдагы Вакытлы хөкүмәтнең ниндидер учреждениесе урнашкан бугай. Солдатлар, эшчеләр, вак һөнәрчеләр, укучылар, кибетчеләр монда бер керәләр, бер чыгалар. Школаиың эчендә уздырылган җыелышларга безнең кебек эбер-че- берне кертмиләр. Әмма безнең бәхеткә каршы халыкның школ а га сыймавы митингларны күбрәк тышта, ачык һавада уздырырга мәҗбүр итә. Безнең кебек малай-салай әле ул митингларда күп нәрсәне төшенеп җитми. Шунысы гына безгә ачык: хөррият! Олыларның каударлану катыш шатлык белән тулганулары безгә дә йогынты ясый. Аеруча безгә митинглардагы кызу бәхәсләр ошый. Хәзер дә күз алдымда. Трибунада ябык кына кечерәк гәүдәле, әмма искиткеч үзсүзлелек белән янып торган үткен кара күзле Баһау Нуриманов. Аның өстендә күн куртка, башында кара кепка. Ул, куллары белән нәрсәнедер чүкегәнсыман җитез-җитез селтәнеп, кызу- кызу гына нидер сөйли. Әйтерсең, ул сүзләрне берәм-берәм кадак итеп кага.
— Долой войну! Мир без аннексий и контрибуций!—дип бетерә ул сүзләрен һәм трибунадан төшә. Соңгы сүзләрнең аңлаешы авыр чит тел сүзләреннән төзелүенә карамастан, аның эчтәлеге кешеләрнең йөрәгенә бик якын. Нигә дисәң, һәркемнең сугышта бер кешесе бар. һәркем сугышны тизрәк бетерәсе, үзенең якыны, туганы, атасы, ире, улы белән тизрәк күрешәсе, кавышасы килә. Минем өч абый сугышта. Миркасим абзый белән Йосыф абзый Австрия фронтында, Фатих абзый кайдадыр Румыния җирендә. Сүз ара сүз чыкканда әйтеп үтәргә кирәк, Фатих абзый, обороначы офицерга мылтык түтәсе белән кизәнгән өчен полевой судка эләгеп, казематта ята. Кайтырлармы алар, юкмы?
Ләкин сугышны бетерү лозунгысы белән килешмәүчеләр дә бар икән. Нуриманов трибунадан төшү белән аны солдатча киенгән, әмма кыяфәте белән фронтовикка түгел, бәлки тылда утыручы штаб писарена охшаган киң җилкәле таза кеше үзенең чәнечкеле сүзләре белән эләктереп ала:
— Солдат, сез әйткәнчә, штыгын җиргә кадап кайтып китсә, революцияне кем саклар?
Тыштан караганда бу да бик ышандырырлык көчле сүз. Чынлап та?
Биек гәүдәле, таза хәрби кеше кечкенә гәүдәле Нуриманов өстенә очып-очып куна:
— Сез, большевиклар, халыкның сугыштан бизүе белән файдаланып, аның нечкә кылларында уйныйсыз. Сугышны туктатып, безнең кан белән даулап алган революциябезне кайзер Вильгельм солдатларының аяк астына корбан итеп китермәкче буласыз! Сез политический спекулянтлар!
Мин тын да алмый куркып торам. Менә бу дәү гәүдәле кеше хәзер кечкенә Баһауны күтәреп алыр да җиргә күтәреп бәрер. Аны яклап, йолып алучы берәү дә булмас! Ул — ялгыз. Мин аның күзләренә карыйм. Гаҗәп! Аның күзләрендә курку, чигенүнең әсәре дә юк. Киресенчә. Аның күзләре тагы да усалрак елтырыйлар, ул түземсезлек белән хәрби кешенең сөйләп бетерүен көтә.
— Сөйләп бетердегезме? — дип сорый ул, солдатны ашыктырып. Ә теге сөйли дә сөйли. Ул Баһауга төбәп сөйләүдән бигрәк, тирә-якта үзен тыңлап торучы халыкка мөрәҗәгать итә һәм аның игътибарын яу- лап алырга тырыша. Баһау да моны сизә. Югыйсә, ул бу эсермы, меньшевикмы, бер лыгырдык белән вакыт уздырып сөйләшеп торыр идемени! Аны җавапсыз калдыру революцион большевистик идея өчен кө-рәшнең бер төбәген дошманга тапшыру була ич!
— Рөхсәт итегез җавап бирергә, — ди ул, сүзне тегенең авызыннан өзеп ала. — Әйе. халык чынлап та сугыштан бизгән, сез моны үзегез үк икърар иттегез!
— Позвольте, — дип, солдат моны бүлдерергә азаплана.
120
— Нет, не позволю,—ди Баһау, чүкеч белән кадакны төбенә хәтле сугып куйган кебек итеп, — сез сөйләгәндә мин тыныч кына тыңлап тордым. Хәзер, рәхим итеп, сез мине тыңлагыз!
Өч-дүрт минут та узмый, солдатның китергән дәлилләре чәлпәрәмә килә. Кешеләр мыек астыннан көлеп, эсерга карыйлар.
— Юк, без халыкның нечкә кылларында уйнамыйбыз, без аның йөрәгеннән кайнап чыккан теләкне, шул халыкның вәкиле буларак, кычкырып әйтәбез: «Бетсен сугыш!» — дибез. Ә менә сез, обороначылар, чынлап та халыкның революцияне сөю кылларында уйнарга азапланасыз. Имеш, революция өчен сугышырга! Революция өчен түгел, бәлки революция өчен дигән булып сез, Англия, Франция империалистларының комсыз аппетитларын канәгатьләндерү өчен Россия крестьяннарын үлемгә куасыз. Сез икенче төрле эшли алмыйсыз, чөнки сезнең кулларны союз- никларның договоры, «Җиңгәнчегә кадәр сугыш!» дигән договор бәйләп тора. Юк, безнең үз байларыбыз өчен дә, чит ил байлары өчен дә үләсебез килми, безнең үз революциябез, үз бәхетебез өчен көрәшәсебез килә!
Эсер нидер әйтергә тели, халык шау килеп Баһауны котлый һәм аны кулларына күтәреп чөя. Эсер һәм аны куәтләп торган берничә «ак якалы» әкрен-әкрен халык эченнән чыгып «шылу» юлын карыйлар.
Шушы көннәрне фронттан Йосыф абзый кайтып төшә. Күрешү шатлыгы шундук сүрелә: ул бөтенләй түгел, вакытлыча гына кайткан. Ул безне юата:
— Озак калмады инде. Солдат сугышырга теләми. Көчләп кушуга калгач, юк инде ул. Штыкны әнә шул көчләп куучыларның үзләренә таба бормый эш чыкмас. Китап кирәк, китап! Солдатның хакыйкатьне беләсе килә, юньләп аңлатучы юк, офицерлар алар солдатны беләмени? Дворяннар бит алар. Мине Солдат комитеты җибәрде монда, хакыйкать алып кайт безгә дип... Әдәбият сатып алырга акча җыеп бирделәр...
Без аның белән кибеттән кибеткә йөрибез, китаплар җыябыз. Минем инде борын ис сизә. Әти ул вакыт Уфада чыга торган «Безнең юл» газетасын алдыра. Бу — шәһәрдә әлегә татарча бердәнбер сул газета. Редакторы Галимҗан Ибраһимов. Соңрак Нуримаиовлар «Алга» дигән большевиклар газетасын чыгара башлыйлар. Революцион брошюраларның русчасын да, татарчасын да мин җыя һәм укый барам. Әдәбият, китап өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган Йосыф абзый өчен мин менә дигән бу-лышчы. Әмма митинглар безгә китаплардан да күбрәк бирәләр.
Кызык һәм сәер иде ул чакта митинглар! Баһау Нуриманов, Даут Мөстәкыймов кебек большевикларның ялкынлы чыгышлары халыкның кү
121
зен ачарга шактый ярдәм итсә дә, большевиклар оешмасы ул вакыт безнең шәһәрдә көчлеләрдәи түгел иде әле.
Большевикларның йогынтысы шәһәр читләрендә, эшче үзәкләрдә бөреләнеп үсә, җәелә башлады һәм бервакыт ул бөтен шәһәрне биләп алды. Бу Бөек Октябрь революциясе көннәре иде. Митинглар инде клуб, театр залларына сыймый башлады, урамга күчте. Цирк бинасы да шәһәр җыелышлары өчен файдаланылды. Андый митингларга халык бәйрәмгә агылган кебек агыла иде. Мин ул вакыт Габдулла Башмаков, Ти- мербаев, Курмантаев, Әхмәт Хәбибн кебек большевик ораторларны хәтерлим. Алар әле теге интеллигент либераллар, эсерлар кебек матур итеп сөйли белмиләр, сүзләрендәге яңалык, дөреслек белән алдыралар, халык аларның сүзен үз сүзе, үз фикере итеп кабул итә һәм алкышлый иде. Бу беренче революцион трибуннар алдында мин аеруча зур хөрмәт белән башымны ияхм һәм аларның геройлыкларына сокланмый үтә алмыйм. Революция дәрте белән кабынып күтәрелеп чыккан бу куркусыз сүз батырлары арасында корбаннар да аз булмады. Революция һәм гражданнар сугышы елларында кулаклар тарафыннан үтерелгән Имаметдин Бәхтизиииы, яшьләрдән Бари Башмаков (минем мәктәп иптәшем) белән Шамун Фидаиларны мин аеруча билгеләп үтәм.
Әдәбият, 'сәнгать эшчесе буларак, мин бер нәрсәне билгеләп үтми булдыра алмыйм. Ул чордагы большевистик пропаганда әдәбият һәм сәнгать белән бик нык бәйләнгән иде. Л1әсәлән, афишаларда митинглар «Митинг-концерт» дип игълан кылыналар иде. Ул вакытта рус артистларының репертуары Горькийның «Давыл хәбәрчесе», «Лачын турында җыр» әсәрләреннән һәм Демьян Бедный шигырьләре һәм мәсәлләреннән торган кебек, татар артистлары Тукай, Гафури, Бабич шигырьләрен укыйлар иде. Ул вакытта хәзерге кебек иң элек рәсми бүлекне уздыру, аннан концерт ясау тәртибе юк, бәлки ораторлар һәм артистлар аралаш чыгалар иде.
Белмим, революция рухы белән дулкынланган тыңлаучылар колагына шулай ишетелгәнме, әллә артистлар үзләре шул рух белән ашкынып чыгыш ясыйлар идеме, андагы укулар, җырлар һәм биюләр тамашачы күңелендә онытылмас тойгылар калдыралар иде. Мин ул вакыттагы чыгышлардан 5 нче армия янында төзелгән артистлар бригадасының чыгышларын һаман оныта алмыйм. Бригада артисткасы Маһирә Мирвәлиеваныц «Эскадрон» көенә җырлаулары әле һаман минем колагымда көмеш чың булып чыңлап тора. Әмин Зөбәеровның Тукай, Бабич шигырьләре белән чыгыш ясавы да хәтердә бик нык саклана. Газиз Әлмөхәмметов белән Бабичның уртак концертлары ул елларны бөтен Уфа халкын җыя, театрда урын җитми, алкышлардан театр дер селкенә иде.
1917 елның сентябрендә татар укучылар комитеты тырышлыгы белән ачылган беренче татар гимназиясенә мин дә эләктем. «Эләктем» дигән сүз очраклы түгел. Монда күбрәк татарның хәлле кешеләренең балалары җыелган иде. Гимназия түләүле, аның попечительләре һәм шефлары Уфа, Троицк, Әгерҗе кебек татарлар күп булган урыннардагы байлар, югары катлау кешеләре булу гимназиянең сыйнфый составын билгеләде. Укытучылар составы Уфаның рус гимназиясендә һәм реальное училищесында укытучылардан чакырылган көчле состав булып, программа да, укучылар алдына куелган таләп тә, ул вакыттагы рус урта мәктәпләрс- некеннән калышмый иде. Хәзер дә Казанда яшәүче Педагогия фәннәре академиясенең член-корреспонденты профессор Вадим Александрович Кондаков аның директоры, Уфаның хәзер дә исән атказанган укытучысы Закир Шакиров аның ярдәмчесе һәм татар теле мөгаллиме иде. Укытучы- ларыбызның күпчелеге демократ карашлы кешеләр булу сәбәпле, безне, берничә ярлы укучыны, алар үз шефлыкларына алдылар һәм без аларның үзара төзегән «ярлы укучыларга ярдәм» кассасы хисабына укыдык. Тора-бара гимназия гади совет мәктәбе булып әверелде.
Ачылуы белән политик алышыну көннәренә туры килгән бу мәктәп, әлбәттә, бөтен илдә барган алышыну, тарих тарафыннан бетәргә хөкем ителгән сыйныфларның каршылыгын үзендә чагылдырмый булдыра алмады. Укытучылар арасында да, укучылар арасында да бүленүләр китте. Укытучыларның бер өлеше саботажга кушылды. Укучылар шулай ук үзара бүленеп, бер-берсе белән ызгыша башладылар.
Саботажлар, төрле чуалышларга карамастан, мәктәптә укулар тукталмады. Калган укытучылар киткән укытучыларның дәресләрен үз җилкәләренә алдылар.
Укучылар комитеты тарафыннан оештырылган әдәби һәм музыкаль кичәләр бу эштә зур тәрбияви роль уйнадылар. Шундый кичәләрнең берсе 1918 елны оештырылган «Тукай кичәсе» булып, ул бөек шагыйрьне янача аңлауда, аның иҗатын революциягә хезмәт итүче иҗат итеп тануда зур роль уйнады. Әдәбият түгәрәге төзеп җибәрдек һәм «Безнең дөнья» дигән журнал оештырдык. Хәтеремдә, без аны өч телдә атап, русчасын «Наш мир», пемецчәсен «Unsere Welt» дип яза идек. Әдәбият түгәрәге дә, журнал да үзенең төп юнәлеше итеп революцион идеяне, совет идеясен алды.
Уфа ул вакыт берничә тапкыр контрреволюцион көчләр кулына күчте. Учредилкачылар да булды, ак чехлар да килеп китте, Колчак та бәреп керде.
Чапай дивизиясенең Уфаны алу көннәре бервакытта да аларны күргән кешеләрнең хәтереннән чыкмас. Уфа өчен сугыш бер атнага барды. Шәһәр чапаевчылар тарафыннан көчле артиллерия утына тотылды, берничә урыннан яна башлады. Шәһәр өстенә кызылларның разведка самолетлары очты. Ләкин гаҗәп: шәһәр халкының күпчелеге артиллерия утыннан да, янгыннардан да, очкычлардан да курыкмады, киресенчә алар, «үзебезнекеләр»нең, һичшиксез, җиңүләрен хәбәр итеп тордылар. Артснаряд безнең капка төбендә генә дүрт атлы казакны атлары-ниләре белән өеп салды. Бу да күңелгә курку төшермәде. Әти, безне шәһәрдәге Зайцев дигән байның таш пулаты астына урнаштырып (анда бездән башка да бик күп семья тупланган иде), әйберләрне таш мәчет ышыгына ташып йөрде. Ә бер көнне, без барыбыз да өйдә чагында, бик нык бомбардировка башланды. Барыбыз да үзебезнең бер катлы агач өйнең базына чумдык. Бомбоубежище, имеш! Ату бик озакка барды.
Артиллериядән ату туктагач, барыбыз да йөгерешеп урамга чыктык. Карасак, алҗыган, ысланган, каралган кызыл сугышчылар, пулеметларын өстерәп, таудан менеп киләләр! Менә берсе тауга менеп җитте һәм фонарь баганасына менеп, аның башын кызыл комач белән урап төште. Бу — Идел аръягындагы иптәшләренә «шәһәргә атуны туктатырга» дигән сигнал иде. Идән асларыннан чыккан шәһәр халкы гөж килеп кызыл геройларны котлый, өйләренә чакыра, чәй һәм сый тәкъдим итә иде. Безнең әти, шатлыгыннан сыңар читеген дә киеп өлгермәгән, урамга чыгып су-гышчыларны:
— Әйдәгез, әйдәгез, товарищлар, хуш килдегез, төкле аягыгыз белән! — дип чакырып тора иде. Ә без, балаларча, йорт саен кереп документ тикшереп йөрүче патрульләргә аклар калдырып киткән тупларны күрсәтеп йөрдек. Без, ике малай, аларны алып барып, ак школа артындагы тупны күрсәттек һәм кызылларның аны кирегә таба, качып баручы акларга таба боруларын карап тордык.
Уфа бу юлы нигезле рәвештә бөтенләй Кызыл Армия тарафыннан алынды һәм мәңгегә совет шәһәре булып калды.