Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ӘХМӘТ ИСХАК

МӘҢГЕ БЕРГӘ!
Җыр
Яши идек без, Белми илдә ирек, Гөлләр сулган кебек Сусап суларга.
Син, Партиябез, Күрсәттең юл безгә Дуслар белән бергә Ирек яуларга.
Аерылмый дуслардан, Син күрсәткән юлдан Бар халыклар бергә Бардык без алга. Ирек таптык бергә, Чәчәк аттык бергә, Килеп җиттек илгә Бәхет нуры балкыган Якты таңга.
Туган елгабыз — Идел ярларында Көннән-көн нурлырак Тормыш яктыра.
Рәхмәт әйтәбез
Сиңа чын күңелдән — Бәхет китергәнгә Совет халкына!
Аерылмый дуслардан, Син күрсәткән юлдан Яңа җиңүләргә Барабыз алга. Партия, синнән без Мәңге аерылмабыз, Җиңеп көрәшләрдә, Туган илне бизәрбез Сүнмәс данга!
ШӘЙХИ МАННУР
ЙӨЗ ЕЛ ҖЫРЛАСАМ ДА...
Ул елларның кайнар тартышында Мин көрәшче була алмадым.
Тыз-быз йөрдем борын тартып шунда... Белми идем шуннан калганын.
Яуда йөрим дисәң кылыч болгап, Акыл түгел, буй да булмаган.
Батырлык та, Кыюлык та ул чак Узмагандыр суган урлаудан...
«Зур хезмәтем» булса — шул булгандыр:- Авылыбызга килгәч «әрме»ләр, Ат биргәндәй сөенеп,
Ат сугардым,
Шунда булды иң шәп бәйгеләр!
Ул сап-сары каеш иярләрдә, Ул көмештәй өзәңгеләрдә Бер оетып урам әйләнгәндә, Эх, соклану тумас кемнәрдә!
Малай идем шул мин ул чагында, Шул кызыгын гына аңладым. Сабыйлыкның гамьсез кочагында Аңа һич ни бирә алмадым.
Ә революция миңа Барын бирде, Барын бирде кочак-кочаклап.
— Дөнья — сиңа хәзер,
Кинән, дускай!—диде, Анам кулы белән кочаклап.
һәм мин очтым давыл канатларда, Ирек ямен,
Бәхет тәмен
Туя татыдым.
һәм тудырды кайнар җыр аңарга
Бар акылым, йөрәк ялкыным.
Мин кырык ел данлап яшим аны, Ул китергән шушы тормышны.
Ләкин йөз ел җырласам да тагы, Мин һаман да аңа бурычлы.
ХӘСӘН ТУФАН

КАЙСЫ КОЯШ
— Язлар үтте, көзләр җитте, Ә син һаман чәчәктә...
Әйтче, диләр, кайсы дару, Кайсы кояш сине шулай Яшәртә дә яшәртә?
— Экваторны җәй дә кояш, Кыш көне дә балкыта.
Мин дә шулай якын торам Мәңге сүнмәс, мәңге үлмәс Кояшыма — халыкка.
ЗЫЯ МАНСУР

«Эх, азатлык кайда?» дигән бабам, Эзләмәгән бүтән һичнәрсә.
Омтылган ул бөтен җаны белән Без яшәгән,
Безгә шатлык биргән
Кояшлы көн, якты кичләргә...
Кышкы Сарай яулап алынганда, Яраланып дошман угыннан,
Күпне күргән мәгърур арысландай, Ул, мәрхүмем, җиргә егылган.
Кайнар чишмә булып, күкрәгеннән Кан йөгергән мәйдан ташына, һәм,
Гүя, шул каннан алсуланып, Таң сызылган аның каршында.
Безнең ирек әнә шунда туган, Яңа тормыш шунда җанланган. Чынга ашкан әкият төсле шунда Кояшлы көн,
Якты кичләр миңа
Мирас булып калган бабамнан.