Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТЛАУЛАР


Казан. «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә.
Хезмәт ияләренең, мәңгелек өмет һәм теләкләрен, бөек социализм, тынычлык, тигез хокуклылык, халыклар арасындагы дуслык идеяләрем тормышка ашырган Бөек Октябрь социалистик революциясенә кырык ел тулу көнендә Үзбәкстан язучылары Сезне, тугандаш Татарстан язучыларын, кайнар рәвештә котлап сәламлиләр. Бөек Совет Ватанының чәчәк атуына багланган бай иҗат эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез.
Үзбәкстан язучылары союзы правлениесе.
Сталннабад. Казан. Татарстан
язучылары союзыни.
Таҗикстан язучылары үзләренең каләмдәш дуслары татар язучыларын Бөек Октябрьның кырык еллык данлыклы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйлар. Күренекле тагар язучылары һәм фикер ияләре Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми исемнәре таҗик халкына күптән таныш, аларның талантлы әсәрләрен сөеп укыйлар. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы безнең барыбыз өчен Ватанга, Партиягә бирелгәнлек үрнәге булып тора. Москвада булып үткән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы талантлы татар совет язучылары отрядының көче үскәннән-үсә барганлыгын ачык күрсәтте. Әдәбиятларыбыз арасындагы дусларча бәйләнешне үстереп, ныгытып, без татар дусларыбызга Партия җитәкчелегендә җиңүләр яулап коммунизмга баручы совет халкының зур тормышын һәм хезмәттәге батыр-лыкларын чагылдырган тагын да бик күп гүзәл әсәрләр тудыруда чын күңелдән яңа иҗат уңышлары телибез.
Таҗикстан язучылары союзы правлениесенең председатель урынбасары А. Дехо ти
Баку. Казан. «Совет әдәбияты»
редакциясенә.
Бөек Октябрьгә 40 ел тулу көнендә Совет Әзербәйҗаны язучылары тугандаш Татарстан язучыларына дусларча сәлам җибәрәләр. Без күп милләтле совет әдәбияты сафында лаеклы урын алган кардәш татар әдәбиятының уңышларын һәрвакыт зур игътибар һәм кызыксыну бе
Ташкент.
лән күзәтеп барабыз. Әзербәйҗан укучылары сезнең китапларыгызны үз ана телендә укыйлар. Онытылмас шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре, Бәшировның «Намус» һәм Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романнары, Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләре», Әхмәт Ерикәйнең һәм башка авторларның бик күп шигырьләре аларның яратып укыла торган әсәрләре булып киттеләр. Халкыбыз 40 еллык бөек эш- чәнлегенә йомгак ясау бәйрәмен тантана иткән көннәрдә, Совет власте безгә — элек хокуксыз булган әзербәйҗан һәм татар халыкларына — ниләр биргәнен уйлыйбыз. Аның җылы кояшы астында безнең милли культураларыбыз чәчәк атты. Ышанабыз: якын елларда татар язучылары, Ватаныбызның данын тагын да үстереп, зур уңышларга ирешерләр.
Әзербәйлнуан совет язучылары союзы правлениесе.
Казан. «Совет әдәбияты,» журналы редакциясенә.
Үзенең әһәмияте белән кечкенә планетабыздагы барлык тарихи ва-кыйгалардан мең өлеш зур булган Бөек Октябрь социалистик революциясенең кырык еллыгы уңае белән Сезгә кайнар сәламнәремне җибә- рәм. Революциягә чаклы тигез хокуксыз, чит бер халыклар булып саналган безнең кардәш милләтләребез шушы кырык ел эчендә тормышыбызның барлык тармакларында искиткеч гүзәл уңышларга ирештеләр. Чын күңелемнән татар халкына коммунизм төзү юлында күп уңышлар һәм иминлек, каләмдәш дусларыма — туган әдәбиятларын тагын да үстерүләрен телим.
Габит Мөсрепов
Казан. Каләмдәш дусларыбыз татар язучыларына.
«Совет әдәбияты» журналы аша без, башкорт язучылары, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллык тантаналы юбилее көннәрендә татар халкының культурасын баетуда армый-талмый иҗат итүче язучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга үзебезнең кайнар дуслык сәламебезне җибәрәбез, иҗатларында тагын да зуррак уңышлар телибез.
Башкорт совет әдәбиятының тууында һәм формалашуында рус әдә-биятының роле зур булган кебек, татар әдәбиятының тәэсире шактый зур булды. Безнең һәрберебез Г. Тукай, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Ибра- һимов, Һ. Такташ әсәрләрен укып үстек. Без хәзерге татар язучыла- рыннан Г. Бәширов, Н. Исәнбәт, М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Ә. Давыдов һәм башка язучыларның иҗат уңышларын күреп шатланабыз. Чын патриот Муса Җәлилнең үлемсез җырлары белән горурланабыз.
Каләмдәш дусларыбызга тагын да зуррак уңышлар телибез.
Башкорт совет язучылары.
Алма-Ата.
Уфа.