Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ХАТИРӘ ДӘФТӘРЕН" АКТАРГАНДА


Дәртле, күтәренке рухлы, шау-шулы бер җыелыш... Борчылу һәм курку дигән нәрсәнең әсәре дә юк... Әйтерсең лә, иң тыныч вакытта иң гади бер мәсьәләне хәл итәргә җыелганнар, әйтерсең лә, капка төбенә килеп җиткән кара дошманның — канлы Колчакның никадәр куркыныч икәнен һич тә аңламыйлар...
Бу өстән караганда гына шулай. Җыелыштагы чәрелдек кызлар, үзләрен зур егетләрдәй тотучы мыексыз малайлар мәсьәләнең әһәмиятен бик тирәнтеи аңлыйлар, ләкин алар зур куркыныч алдында калтыранмыйлар, шундый авыр минутта каушап калмыйлар.
Чөнки... алар—комсомолецлар. Шул зур куркынычка каршы торыр өчен, күңелле булып, бергә-бергә фронтка китәр өчең җыелганнар да алар.
— Барыгыз да беләсез,—ди председатель, — хәзер сүз заманы түгел, эш заманы, минем сезгә агитация сөйләргә вакытым юк, турыдан-туры шуны әйтәм: оешмабызның илле процентын мобилизовать итү турында губкомолдаи хәбәр бар. Өч көннән китәргә кирәк. Кемнәр язылырга тели?
Җыелыш гөж килә. Президиум өстәлен әйләндереп алалар, барысы да ашыксалар да, бер-берсенә: — «Ашыкмагыз, тәртип саклагыз!» — дип кычкыралар.
Оешма членнарының сиксән проценты языла.
Җыелыш ахырында интернационал яңгырый.
— Чыгыйк сугыш мәйданына без,
Дошманнар хур булып качар...
Тегендә, шәһәрдән егерме чакрым гына, ил иркенә һөҗүм иткән дошманның туп тавышлары күкри; монда, өяз шәһәренең ике катлы агач йортында, яшь көрәшчеләрнең дәртле җырлары яңгырый.
Нәкъ шул ук көннәрдә Малмыжда ике катлы агач өйләрнең берсендә коммунистлар җыелышы булды, анда да фронтка китү мәсьәләсе куелды, губком күрсәткән процент бик күп арттырып үтәлде (ул җыелышта мин үзем катнашмадым, чөнки партиядә түгел идем әле).
Шулай итеп, Малмыжда коммунистлардан һәм комсомолецлардан торган коммунистик батальон төзелде. Аның бер өлеше Беренче май алдыннан фронтка чыгып китте. Китүчеләр арасында «Ярлылар тавышы» газетасының редакторы коммунист Сәгыйть иптәш Фәйзуллпп дә бар“ЛДе. Мин шул газетада эшли идем, Сәгыйть киткәч, тагын берничә номер чыгардык. Беренче майны бик тантаналы үткәрдек. Шәһәр мәйданындагы митингта мин татарча речь сөйләдем. Руслар да кул чаптылар. Иптәшләремнең берсе үзенең янындагы рустан:
— Татарча аңламыйсың ич, нигә кул чабасың?—дип сораган.
— Бик яхшы аңлыйм, Венгрия дип әйтте ич, — дигән теге рус.
112
Әйе. Ул көннәрдә Венгриядә дә кызыл байрак җилферди иде. Без, Малмыж гражданнары, Колчак бандаларын тар-мар итәргә сүз биреп, ерак Венгриядәге дусларыбызга Беренче май сәламе җибәрдек. Речьләр нинди генә телдә сөйләнмәсен, тойгылар һәм теләкләр уртак иде. Колчак дигән җирәнгеч һәм ярсыткыч сүз буенча, Венгрия дигән якты яңгырашлы сүз буенча речьләрнең эчтәлекләре бик ансат аңлашыла иде.
Майның сигезенче көнендә без (коммунистик батальонның икенче өлеше) фронтка чыгып киттек.
ДҮалмыж үзенә күрә культура үзәге. Гимназия бар, высше-началь- ное училище бар, русско-татарская школа бар. Комсомол оешмасы шактый зур иде, фронтка китүчеләр арасында комсомолецлар бик күп булды. Татар комсомолецлары да байтак идек. Гаян, Әхәт, Заһит, Хафиз, Ганбәр, Шәмси, Гомәр. Тагын берничә иптәшнең исемнәрен онытканмын.
Шулай безнең солдат тормышы башланды. Арада винтовканы кулына тотып та карамаган иптәшләр байтак иде. Өч-дү-рт көн үткәч, алар- ны аерым группага бүлеп бер авылда өйрәнергә калдырдылар. Высше- начальноеда бераз өйрәткәннәр иде, шушы язны да бераз өйрәнгән идек,— мин винтовканы беләм, дип әйтүе бик күңелле булды.
Кызыл Армия сафларына керү белән мин көндәлек яза башладым. Күрәсең, язучылык чире белән чынлап ук авырый идем инде (1918 елның язында Малмыжда высше-начальное училищены тәмам иткәч, мин, Мәскәүгә китеп, «Чулпан» газетасы редакциясендә эшләдем, шунда, Октябрь аенда булса кирәк, «Бәйрәм җитә» исемле беренче нәсерем басылып чыкты, аннары 1919 елның февраль башында Малмыжга кайтып, «Ярлылар тавышы»нда эшли башладым, анда байтак кына шигырьләрем һәм мәкаләләрем басылды). Дермантин тышлы кечкенә бер дәфтәргә «Хатирә дәфтәре» дигән исем бирдем. Фронт яңгырларында чыланган һәм кайбер юллары укылмаслык хәлгә килгән, кайбер битләре тетелеп төшкән бу дәфтәр миндә әле дә саклана. Данлы еллар турында истәлекләр язганда, иске хатирә дәфтәреннән кайбер юлларны күчерү урынлы булыр дип уйлыйм.
Бу дәфтәрнең сөйләвенә караганда, мин 11 нче майда беренче тапкыр сугышка кергәнмен һәм 13 нче майда болай дип язганмын:
«...Менә безнең рота фронтка 1 бара. Казлар шикелле тезелешеп барабыз. Кырылыш мәйданына! Үзеңнең ничә минуттан үләреңне белмәгән бер мәйданга!
Авылга барып җиттек. Анда, елга буенда гына стройга тезелдек. Тезелү белән, цепкә команда булды. Бер кеше икенчесеннән өч адым чамасы читкә китеп, мылтыкларны төзәп, җиргә яттык. Теге якта аклар күренгән икән. Атышу башланды. Мин дә атарга телим, ләкин предохранитель дигән нәрсәсен ачарга оныткан икәнмен, ата алмый тик торам. Пулялар выжылдап яннан узалар. Менә мин дә очына чыктым, предохранительно ачтым. Гомеремдә беренче мәртәбә, кеше үтерергә теләп, пуля җибәрдем. Бераз атышканнан соң торып, позициягә киттек. Авылдан бер чакрым чамасы гына читтә. Анда әллә никадәр окоплар казылган, һаман да казып яталар. Без дә үзебезгә окоплар казыйбыз. Көрәк килгәнгә хәтле мылтык сабы белән, аннан соң көрәкләр белән яхшы гына окоп казыдык. Бер иптәшем белән мин окопка кереп яттым. Җыен тузга язмаган нәрсәләрне сөйләшеп ятабыз. Безнең яктан бик каты туплар ата башладылар. Без, туп шартлаган саен: «Сал берне!» — дип кычкырабыз. 3—4 сәгать чамасы туптан, пулеметтан бик каты атыш булып, аннары тынды. Безнең яктай таләфәт 4 5 бөтенләй булмады.
4 алгы линиягә дигән мәгънәдә.
5 югалтулар (үлүчеләр, яраланучылар) дигән сүз.
8. «С. Ә." № 11. 113
Иртәдән бирле ашаган юк. Караңгы төшә башлады. Искиткеч суык. Окоптан чыксаң — җил, окопта ятсаң — җир салкын. Менә бәла!
Төнге сәгать бердә авылга кайтып солдат ашы (ит пешеп чыккан бик тозлы су, ярты кадак чамасы ит) ашап, чәй эчеп килдек. Таң атты, 12 нче май җитте. Сәгать бишләрдә икенче урынга күчә башладык. Ун чакрым калынлыгындагы сазлы, пычрак урман үтәргә туры килде. Урман эчендә ике мәртәбә цепькә яттык. Обозларны үткәрдек. Урман чыккач, пароходка утырып бераз бардык. Елганың икенче ягына чыктык. Менә кич булды. Бер авылга кереп кундык. Анда авыл буе йөри торгач, көчкә-көчкә генә сөт белән ипи таптык. Иртәгесен 13 майда Ш. дигән бер авылга килдек. Ихтимал, анда беразга калырга туры килер әле».
Күрәсез, бу юлларда барысы да бергә буталган. Үзебезне минут саен үлем көткәнен дә онытмыйбыз, ә шул ук вакытта җыен юк-бар турында (мәсәлән, иптәшемнең бармагындагы бүләк йөзек турында) окопта фәлсәфә сатабыз, безнең пушкаларыбыз дошманга бүләк җибәргәндә «сал берне!» дип кычкырабыз. Батыр булып кылану билгесеме бу? Юк, түгел! Мин бит исән кал асымны һәм Октябрьның кырык еллыгында «Совет әдәбияты»на истәлекләр язасымны белмәгән идем. Без герой мәгънәсендә батыр да түгел һәм җаны уч төбендә торучы куркак та түгел идек. Мин үземнең куркып калтыраганымны хәтерләмим. Ә шулай да курыкканмындыр. Бик каты курыкканмындыр. Предохранительны онытуым шуның билгесе бит. Ләкин мин үземне бик тиз кулга алдым, солдат бурычын бик тырышып үти башладым—дошманга пуля яудырырга тотындым. Шуннан соң мин винтовка белән һәрвакыт дус булдым, үзем юештән күшексәм дә, аңа тутык тидермәдем, үзехМ йокламасам да, аны вакытында чистарттым, һәм без бергәләп дошманны кудык. Ә дошманны куу тормыштагы иң күңелле, иң ләззәтле эш ул. Үтсен кырык ел, үтсен илле ел (ә бәлки алтмыш ел), — барыбер, аны зур канәгатьләнү тойгысы белән искә аласың.
Шунысын бик яхшы хәтерлим. Хәтта артка . чигенгән чакларда да безнең беребездә дә, җиңелмәбезме икән, дигән тойгы тумады. Минем һәм Петровның шушы минуттамы, иртәгәме үлүе мөмкин, мәгәр совет властеның яшәмәве мөмкин түгел. Болытсыз төндә ай нурының Вятка суын көмешләндереп балкытуы шикелле үк табигый бу. Шул ышаныч безнең миебезгә һәм каныбызга сеңгән иде,—чөнки комсомолецлар идек без.
Мин әле генә хатирә дәфтәремнән күчереп алган юллар арасында «пароходка утырып бераз бардык. Елганың икенче ягына чыктык» дигән ике җөмлә бар. Үзенә күрә конспирация теле инде бу. Гади тел белән әйткәндә, без чигендек. Яңадан Вятка елгасының бу ягына чыктык. Минем көндәлек дәфтәре унҗиденче майда дәвам иткән.
«...һаман да әле шул авылда ятабыз. Елганың теге ягында алар, бу якта без. Безнең яктан сирәк-сирәк кенә туптан атулар булгалый. Әле сугышлар булганы юк. Бөтен вакыт каравылга йөрү белән үтә дә китә. Бик күңелле шулай да. Кояш чыкканда да тышта син буласың, кояш батканда да син буласың, төн уртасында да, яңгыр яуганда да, кояш иркәләгәндә дә син буласың, тулган ай ямьле нурларын чәчкәндә дә син буласың...
Хәзер бит елгалар ташыган вгшыт. Бөтен болын су белән тулган. Теге якка якынрак бер утраусыман җир бар, анда урманлык һәм куаклыклар. Кичә шунда дүрт кеше, шул җөмләдән мин дә, көймәгә утырып разведкага бардык. Бик сай җирләре бар икән, көчкә-көчкә генә үттек. Элек куаклыклар янына киттек. Якын килеп җиткәч, әкрен-әкрен генә ишәбез. Аннан соң теге калын урманлык янына бардык. Чыкмакчы булган идек тә, анда бер сажин калынлыкта гына бик әшәке чытырманлык бар икән, чыгып булмады. Андый-мондый тавыш юкмы дип бик тырышып тыңлыйбыз. Кайдан чыгып ата башлыйлар инде үзебезгә дип торабыз. Ку
114
лыбызга корылган мылтыкларны тотып, урман ягына каратканбыз. Келт иткән тавыш та юк. Бераз тордык та, үз бурычыбызны үтәдек инде дип, кире кайтып киттек. Без кайтканда инде төнге 12 дәи узган иде. һаман яңгыр явып торганлыктан, тәмам чыландык. Кайтып, күргән-белгәннәрне ротныйга сөйләдек тә, бик зур эш башкарган кешедәй, йокларга яттык. Менә әле торып чәй генә эчтем. Хәзер каравылга китәм. Кичә разведкага барганда бу дәфтәрне Гомәр иптәшкә биреп калдырган идем. Ул каравылда торганда яңгыр яуганлыктан бераз җебегән. Хәерле каза булсын инде!»
Разведкага билгеләү алдыннан взвод командирыбыз Ожегов: «Кемнәр үзләре теләп барырга риза?» дип сорады. Теләүчеләр күп булдылар. Шулар арасыннан дүрт комсомолец кечкенә генә көймәгә утырып китеп бардык. Ул вакытта мин разведкага һич тә игътибар итмәгәнмен. Ә чынында, дошман булуы ихтимал тотылган кечкенә генә утрауга ишкәкле көймәдә бару үзенә күрә бер тәвәккәллек иде ул. Рота командирының безгә рәхмәт белдерүе тикмәгә генә булмагандыр. Бу минем солдат хезмәтемдә беренче рәхмәт алуым булды.
Майның егерме бишләрендә бөтен фронтта диярлек һөҗүм башланды. 27 майда көндәлектә болай теркәлгән:
«...Менә елганың бу ягына чыктык. Кичә безиекеләрдән берничә рота чыккан иде, безгә сугышсыз гына чыгарга туры килде. Хәзер урман эчендә Вятка елгасы буенда окопларда ятабыз. Теге авылдагы шикелле көненә ике тапкыр ботка-бәрәңге ашаулар хәзергә онытылыр инде, ахрысы. Күптән түгел генә бу елгадан чигенеп үткән идек, хәзер алга барып үтәбез. Шунлыктан рух күтәренке. Моны окопта язам. Атышу булыр дип көтәбез...»
Шуннан соң 2 нче июньгә хәтле көндәлеккә кул тимәгән. 29 нчы майда бик каты атышу булган, бездән берничә кеше яраланган. 30 нчы майда, алга кузгалып, 12 чакрымлы калын урманны үткәнбез. Аннары коры санаулар китә:
31 май — 20 чакрым.
1 июнь — тагын 20 чакрым.
2 июнь— 15 чакрым.
3 июнь — 30 чакрымнан артыграк.
4 июнь — 20 чакрым.
Колчакны куу менә шулай дәвам итә. Күңелләр күтәренке. Безгә канатлар үскән шикелле. Ләкин... «Менә кичә, мәсәлән,—дип язганмын мин 17 июньдә,— 70 чакрым чамасы үттек. Бер таң атар алдыннан кузгалып, икенче таң атар алдыннан килеп туктадык. Аркага котомка асып, мылтык күтәреп, әллә никадәр патрон төяп, 70 чакрымлап «сәяхәт кылу» шәп кенә нәрсә икән шулай да!»...
Аннары, «...кичә, 25 июньдә, Кама пристанена килдек. Каманы үтеп, алга киттек. Туктый-туктый бара торгач, төн үтте. Урман чыктык. Авыл күренде. Менә" шул вакытны теге яктан мылтык, туптан бик каты ата башладылар. Рәтләп тезелмәгән дә идек, җиргә сузылып яттык. Бераздан торып киттек. Аклар атып торалар, без алга йөгерәбез. Алданда, артта да җәдрәләр шартлыйлар, пулялар выжылдыйлар. Без барабыз. Искиткеч эссе. Җандым, пештем. Җилкәдә френч иде \ ташлап калдырдым. Котомкамны да бәрмәкче булган идем, эчендә китаплар бар иде, кызгандым... Авылга килеп кердек. Аклар китеп өлгергәннәр иде инде. Туктамадык, куа киттек. Тауга менәбез. Биек. Хәл беткән. Актык көчне җыеп менеп җиттек. Пулялар бик якын, бик түбән оча башладылар. Колак яннарыннан выжылдап үтеп торалар. Тау башыннан аклар-
1 Ул чакта безгә җәйге гимнастерка белән чалбар гына биреп өлгергәннәр иде әле, хәзинәдә бар кисменне алып йөрергә мөмкин иде.
8* 115
ныц качканы күренеп тора. Тау итәгендә еш-еш авыллар. Бераздан атышу тукталды. Безнең взводка 3—4 кенә өйле бер авылга керергә әмер булды. Кердек. Димәк, сугышып, дошманны куып алдык. Бер өйгә кереп, квас эчтек, ипи белән сөт ашадык. Кәеф яхшырды. Сугыш хәлләрен, кем янына, никадәр якынлыкта җәдрәләр төшкәнен сөйләшә башладык. Безнең ротадан фәкать икәү мәҗрүх булган. Хәзер дошманны беренче батальон куа».
Позицион сугышлар булмады, диярлек. Без зур дәрт белән алга ургылабыз. Ярасыннан котырынган дошман, коточкыч ерткычлыкларын кабатлый-кабатлый, Урал таулары артына сыдырта. Шунда ул үзенеп хуҗаларыннан — бөтен дөнья империалистларыннан яңа ярдәм алуны өмет итә булса кирәк. Ләкин без аны кире кайтармаска куабыз, апыц ерткычлыклары безне каушатмый, бәлки нәфрәт ялкынын көчлерәк дөрләтә. Ару-талуны белмичә түгел, белсәк тә, өметсез тиргәнмичә, биек тауларга ашкынабыз. Җилкәләрдә винтовка булса да, табигать гүзәллекләре күңелләргә куаныч бирә. Безгә, Малмыж егетләренә һәАм Украина егетләренә (безнең полкта алар да күп), Урал таулары бик сәер тоела. Биек тау өсте тигезләнгән, чокырайган да, миңа да урын бирегез, мин күккә якынрак булырга телим, дигәнсыман, икенче тау килеп кунган. Урал таулары мәһабәтле һәм газаматлы, урманнары ямьле, ышналарындагы җир җиләкләре, каен җиләкләре эре һәм тәмле. Минем белән бер отделениедәге Мишка Воробьевка 17 яшь тә тулмаган идедер әле. Ул кечкенә буйлы, арык гәүдәле. Үзе бервакытта да арып артта калмый. Урал тауларында колонна белән барганда сафтан чыгып китә дә ышнада җиләк чүпли башлый. Җир җиләген бик ярата иде Миша. 7 нче июльдә, ачык кырда бик көчле атышу булды. Миша тезләнеп, винтовкасын тезенә куеп атарга ярата иде. Шул вакытта аның күкрәгенә дошман пулясы тиде. Мишаның кабере беркемгә дә билгеле түгелдер. Ләкин мин журналның юбилей номерына истәлекләр язганда, 17 яшендә дөнья куйган Мишканы олылап һәм дулкынланып искә алам. Дан аңа, билгесез баһадирга! Безнең тагын Хафиз дус бар иде. Озын буйлы, куе кара кашлы, кара тутлы сабыр егет. Аның да сәер бер гадәте бар иде. Сугыш кырында ул ялгышлык белән төшеп калганмы, яисә кайберәүләр юри ташлап калдырганмы — патроннарны, обоймаларны җыя иде, һәрвакыт аның зур гына сумкасы тулы патрон була иде. Июль кояшы пешергәндә, үз өлешеңә тигәннән тыш патрон ташу җиңел булмагандыр. Ләкин комсомолец, күрә торып, кырда патрон калдырып китсенмени? Дошманны бик озак куасы бар иде бит әле. Хафиз дусның да каберен белүче юктыр. Истәлекләр язганда, мин аңа да дан җырлауны үземнең изге бурычым саныйм. Гражданнар сугышы каһарманнарының—билгеле һәм билгесез комсомолецларның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге балкыр...
Билгеле инде, минем коралдаш дусларым комсомолецлар һәм коммунистлар гына түгел иде. Малмыждан без коммунистический батальон булып чыксак та, тиз вакыт эчендә безне 56 нчы Образцовый Костромской полк составына кертеп, төрле батальоннарга тараттылар. Аннары ул полк 184 нче стрелковый полк дип йөртелә башлады (21 нче дивизиядә). Мин. икенче батальонның 6 нчы рота солдаты. «Безнең ротада,— дип язылган минем хатирә дәфтәрендә,— 150 ләп кеше. Безнең отделе- ниедә 14 кеше. Шул 14 кеше, ашау-эчү мәсьәләсендә уңай булсын өчен, икегә бүленәбез. Мин Малмыж өязенең алты кешесе арасында. Бар да рус милләтеннән. Менә шул 7 кеше, йорт җитәрлек булганга, бер фатирда булабыз, бергә ашыйбыз, бергә ач торабыз. Безнең кампаниядә сигезенче ел хезмәт итә торган берәү бар. Бик күңелле кеше үзе. Кайчакта, шулай да, зарлангалап куя. «Ник,—ди, — мин дөньяга килгәнмен? Ни өчен мин туганмын? Мәңге шулай газап чигәргәме? Бөтен гомереңне шулай михнәт эчендә үткәрергәме? Никадәр вакыт читтә йөрим, никадәр
116
вакыт рәхәт чырае күргәнем юк, никадәр вакыт рәхәтләнеп йорт эшләрем белән шөгыльләнгәнем юк... Әй тормыш, тормыш!..»
Чынлап та бит, бичараның чәчәк күк бөтен гомере михнәт эчендә үткән, яшь хатынын, яшь баласын, йорт-җиреи, сөекле туган авылын ташлама мәҗбүр булган. Ачлык күргән, чит җирләрнең карын-бозын, эссесен, буранын күргән.
Никадәр зарланса да, язмышын никадәр каргаса да, хакы бар, хакы бар.
Шулай да гаҗәпләнергә мөмкин. Менә шул ук иптәш, бервакытны, газетада акларның төрле вәхшәтләре турында укыганнан соң: «Үлсәк үләрбез, шулай да җиңәрбез!» дип кычкырып кунды. Бу сүзләрне ул ачулы кыяфәт белән әйтте, чын иман белән әйтте, үзенең җиңәсенә ышанган кыяфәт белән әйтте. Бер партиягә дә мәнсүп булмаган ’, бөтен идеалы үз өендә тыныч эшләп, тыныч яшәүдән гыйбарәт булган бер кешенең шулай диюе минем күңел кылларын тибрәтте...»
Максимов фамилияле ул иптәш әле дә минем күз алдымда. Эре гәүдәле, кояшта янган, бераз гына шадра, коңгырт битле. Калын сары мыегы махоркадан көйгән. Ниндидер бик җитди мәсьәләне хәл кылган кыяфәт белән мыекны бөтерергә ярата, һәммә эштә дә уңган кеше. Аның язмышы соңыннан нинди булганын белмим. Минем күңелемдә ул: «Җиңәрбез!» дип зур йодрыгы белән өстәлгә суккан хәлендә урнашып калган.
Хатирә дәфтәрен һәм зиһен тартмаларын актарганда мин шуңа игътибар иттем: яңа тормышның таңында, совет властен саклауда һәм ныгытуда коммунистик матбугат нинди мактаулы роль уйнаган! Ул миллионнарча Максимовларны көрәшче-патриот итеп тәрбияләгән.
Безнең ротада 6—7 коммунист бар иде, комсомолецлар 15 тән арткандыр. Без барыбыз да агитатор санала идек һәм агитация өчен газеталардан азык ала идек. Бер көнне партия ячейкасының комсомолецлар да катнашкан ачык җыелышында «аңлы нәфрәт» мәсьәләсе каралды. Ул мәсьәлә көн тәртибендә ничек аталгандыр, бәлки, «агитаторларның бурычлары» дип бик гади әйтелгәндер, ләкин минем хәтеремдә «аңлы нәфрәт мәсьәләсе» дигән исем белән калган, чөнки җыелышта сүз һаман шул турыда барды. Җыелыш бетүгә без отделениеләргә таралдык һәм егермедән узмаган егетләргә хас бер тырышлык белән аңлы нәфрәт пын тагы да көчлерәк дөрләтергә тотындык.
Ут эчендәге комсомолецларның бу хезмәте дә, һәрхәлдә, бушка китмәгәндер.
Без шулай алга бардык. «15 июльдә иртә белән Екатеринбург6 7 шәһәренә килеп кердек. (Көндәлек дәвам итә.) «Интернационал» һәм башка инкыйлаби җырлар җырлыйбыз. Урамда халык күп. Безне каршы алалар. Карчыклар ак икмәк чыгарып бирәләр. Эчәргә су сорыйсың, ашарга да китерәләр. Ябык кына йөзле бер хатын: «Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт, коткардыгыз, тәбрик итәм сезне!..» ди. Шул вакытта күңел әллә нинди әйтеп, аңлатып, язып булмый торган шатлык белән тула. Кем белә, ихтимал, ул хатын акларның хаксыз хөкеме белән әллә ничә ай төрмәдә черегәндер, ихтимал, аның сөекле ирен, кабахәтләрнең золымыннан зарланганы өчен, атып үтергәннәрдер, ихтимал, аклар патшалыгы вакы- тынңа ул үзенең баеннан әллә никадәр тәхкыйр күргәндер... Әнә шуның өчен дә ул хәзер безгә рәхмәт укый торгандыр... Шуны уйлап, күңел шатлана, күздән яшь килә... Зур мөкафәт!.. Аяк кабарганын, корсак
6 Бер партиядә дә тормаган дигән мәгънәдә.
7 Хәзерге Свердловск.
117
ачыкканын, эссе көннәрдә йөреп баш авыртканын оныттыра торган мөка- фәт!.. Яна җан, дәртле иман, яңа көч бирә торган мөкафәт!..
Шәһәрне үтеп китеп шәһәрнең икенче башындагы Екатеринбург II станциясенә килдек. Исләрне китәрерлек, гакылларны хәйран калдырырлык күренеш! Әллә никадәр вагоннар, эчләре тулы мал, товар белән, янып-көйрәп яталар. Солы, он, ипи, бодай, шикәр, тагы әллә нәрсә исләре дөньяны тутырган. Чиксез-хисапсыз малларны, эшчеләр әллә никадәр тир түгеп, көч сарыф кылып бар иткән нәрсәләрне аклар үзләре китәр алдыннан яндырганнар, барысын да көл итәргә теләгәннәр.
Мәдәният дәгъвасында булган һәм большевиклардан вәхши дип көлгән офицерлар шулкадәр вәхшәт эшлиләр! Никадәр кабахәтлек!..
Станциядән ерак түгел генә бер җирдә, урман буенда, әллә никадәр үлгәннәр һәм үләргә азапланган мәҗрухлар яталар. Алар арасында хатын-кызлар да бар. Аклар аларны төнлә, кеше күрмәгәндә атканнар да шунда ташлап калдырганнар... Бу да инде мәдәниятнең бер җимешедер, бу да инде аклар урнаштырырга тырыша торган «закои»ның, «тәртип»- нең бер кисәгедер...
Кичен шәһәргә кайтып фатирларга урнаштык. Бер атналап шәһәрдә торачагыбызны ишетеп, бик шатландык. Чөнки бу җылы хәбәр бөтен арганнардан бик нык хәл итү өметен бирә иде.
Екатеринбург урамнарында йөргәндә, Әхәт иптәш татар агай-энене очратканда, гадәтенчә, аның белән сөйләшеп киткән, аларга кереп чәй эчкән. Екатеринбург татарлары инкыйлаби комитет төзегәннәр икән, шунда кереп чыккан. Аны тупас кына каршы алганнар, иртәгә җыелыш була, шунда килерсең, күмәчен дә, тәмәкесен дә шунда бирербез, дигәннәр.
17 июльдә Гаян, Гомәр һәм мин җыелышка киттек. Әхәтләр каравылда калдылар. Үзебез бик эредән йөрибез. Нигә белмәгәнне эзләп йөрергә, дидек тә извозчик яллап киттек. Аклар белән качып киткән Агафуров фамилияле байларның йортына килеп төштек. Зиннәтле, матур зур йорт. Залларында төрле гөлләр.
Бераздан җыелыш ачылды. Кайсы бүректән, кайсы кәләпүштән, кайсы яланбаш кына йөргән, беләкләренә кызыл ленталар бәйләгән идарә әгъзалары өстәл тирәсенә якын утырдылар. Идарә рәисенең тәкъдиме буенча җыелышка рәис сайланды. Көн тәртибендә: комитетның доклады, мөселман солдатларга ярдәм, мәркәзгә телеграм кебек мәсьәләләр бар иде.
Хәлфә — шәкерт—приказчик кыяфәтле берәү доклад ясый.
... Менә советский власть без мөселманнарга яхшы инде ул... Менә инде безгә мөселман солдатларга ярдәм итү кирәк була... Менә аклар ягына киткән мөселман кардәшләрнең малларын сакларга, аларны кайтару һәм хөкүмәт каршында гаепсез итеп күрсәтергә тырышу кирәк була... Менә инде без мөселманнарга шулай бер милләт булып бергәләп хәрәкәт итү тиеш була...
Без, җыелыштагы солдатлар (анда безнең полктан гына түгел, бөтен полклардан да солдатлар килгән иде) мондый чыгышка тиешенчә җавап бирдек. ...Милли, дини хис белән халыкны тәрбияләү вакыты үткән инде... сыйнфый аң, сыйнфый хис бирергә, аны шулай тәрбияләргә кирәк... Буржуйның, кеше талаучының, вәхши аклар белән качучының мөселманы, урысы, чувашы булмаска тиеш. Аларның йортларын, алар- ның малларын алар өчен саклаган оешма инкыйлаб комитеты түгел, бәлки каравыл комитеты була... Бетсен килештерүчеләр...
Кирәкме кирәк, төрле яктан җавап яудыра башлыйлар.
— Докладчы иптәш ялгыш кына алай сөйләде, ул тәртип саклау, нәрсәләрне югалтмау дигән сүз иде...
— Без советский власть өчен тырышабыз... Хәзер Өченче Интернационал төзелде... Хәзер бай — ярлы юк.
Докладчы үзе яңадан җавап бирә дә, яңадан бутап бетерә:
— Бездә, мөселман халкында, буржуй юк...
— Без һаман бер булырга, бергә булырга тиешбез.
Тагы бик күп сүзләр сөйләнде инде анда. Барысын да язып бетерә алмассың. Ленталы иптәшләр тәмам йомшыйлар... Мәҗлестә күпчелек тәшкил иткән вак спекулянтлар, бөтен гомере буе иске-москы җыеп, шуның белән кеше алдап, алдаганда шатланып, көн иткән кызганыч толчокчылар: «Бу инде соң, кәсепләребез беткәч, без ничек торырбыз икән?» — мәгънәсендә сөальләр бирәләр.
Икенче көнне митинг була. Анда без, кызыл солдатлар, совет властеның тоткан юлын һәм Өченче Интернационалның нәрсә икәнен аңлатабыз.
Урал таулары артта калды. Без тип-тигез җәелеп яткан киң дала буйлап, зур-зур тозлы күлләр яныннан, шул күлләр буендагы бик зур авыллардан үтеп, Колчакны кууда дәвам иттек.
Шадринск тирәсендә иде бугай, айлы бер төн хәтеремдә калган. Без рота-рота булып, алтышар кешедән сафларга тезелеп, очсыз-кырыйсыз даланың киң юлыннан алга барабыз. Ай нурына чумган далада полк музыкасы «Интернационал» уйный. Музыка авазы гадәттәгедән көчле һәм серле яңгырый. Без, адымнарыбызны бутамыйча, дәртле атлыйбыз. Әйтерсең лә, безнең җилкәләрдә винтовкалар да, котомкалар да юк. Әйтерсең лә, без ниндидер тылсымлы, серле дөньяда каядыр еракка-еракка барабыз...
Мин әле дә белмим, төн уртасында далада тантаналы марш нинди максат белән оештырылгандыр һәм аны кем оештыргандыр, — полк командирымы, комиссарымы, әллә бүтән берәүме? Кем генә булмасын, солдат йөрәген канатландыра белде ул.
Бер уйласаң, без чыннан да ниндидер бер серле, сокландыргыч дөньяда яши идек бит. Аврора залпларының сигналы белән без коммунизм эрасына аяк атладык, кешелек дөньясы өчен бөтенләй яңа булган юллардан алга ашкындык. Полк музыкасы безгә дәрт бирде, Ленин гение, Ленин партиясенең күмәк акылы бөек максатка ирешү юлларын яктыртты. Без сугышырга теләми идек, эшче үзенең заводын сагынган иде, Максимов Малмыж өязендә җир сөрергә зарыккан иде, 17 яшьлек Мишага совет власте теләсә кайсы юлдан барырга мөмкинлек ачкан иде. Ләкин безгә көчләп сугыш тактылар. Кол булырга теләмәгәнгә күрә, без кулга корал алдык һәм (Максимов ялгышмады!) җиңдек.
Өстебезгә тагын дошман ябырылды, тагын җиңдек. Европа мәдәниятен варварларның тар-мар итүеннән саклап калдык, күп кенә илләргә азатлык китердек, нәтиҗәдә безнең әйләнәбездә халык демократиясе илләре туды.
Кырык ел эчендә никадәр үзгәрешләр. Артта калган Россия техника ягыннан да дөньядагы иң алдынгы ил булып әверелде. Безнең Татарстаныбыз иң алдынгы нефть республикасы булып әверелде.
Киң масштаблы зур күренешләр дә, гыйбрәтле аерым фактлар да Октябрьның җиңүләре бөек икәнлеге турында сөйлиләр. Шул бөек җиңүләргә китергән юллар белән яшьлек елларына яңадан кайтып караганда, мин Малмыж шәһәренең ике катлы агач йортын күрәм, отделение командирын үчекләп, поход барганда җиләк җыйган Мишканы, сугыш кырларында капчык-капчык патрон ташыган Хафизны күрәм. Мин карт коммунист инде. Ләкин мин Октябрьның 40 еллыгында үземне комсомолец дип хис итәргә телим.