Логотип Казан Утлары
Очерк

ГЫЙЗЗЕНИСА ТАҖЕТДИНОВА


Авыр көрәш юллары үтеп, илебездә социализм төзү эшендә зур хезмәтләр күрсәткәч, хәзер инде пенсиягә чыккан Гыйззеииса апага эшләмичә тыныч кына яшәргә дә була. Пенсия акчасы аның тормышын тулы- сынча тәэмин итә алырлык. Ләкин бөтен гомерен партия һәм дәүләт эшендә үткәргән кешенең йөрәге түзә аламы соң? Шуңа күрә ул иртәдән кичкә кадәр һаман эштә. Җәмәгать эшендә. Үзе яшәгән йортта урнашкан ЖКО партия оешмасының секретаре сыйфатында ул зур эшләр алып бара. Торак йортларның төзеклеге, чисталыгы өчен көрәшә, ишек алдында уйнаучы балаларга бакча һәм башка күңел ачу урыннары булдыру өчен ЖКО начальнигы белән сөйләшә, даулаша. Я булмаса шәһәргә чыгып, үзе кебек үк революция ветераннарының хәл-әхвәлләрен сорашып йөри. Аларның ниндидер ихтыяҗлары булса, шуны хәл итәр өчен райкомнарга, райисполкомнарга, Шәһәр советына я Министрлар Советына бара. Ничек кенә булса да кешеләргә ярдәм итәсе, яхшылык эшлисе килә, аларның тормышын тагын да матуррак, ямьлерәк итеп күрәсе килә аның. Гыйззениса апаны туган илебездәге һәрбер яңа казаныш, яңа күренеш шатландыра. Бигрәк тә, 13—14 яшьлек чагыннан алып хәзергә кадәр гомер иткән Казан шәһәренең үсешенә карап шатлана ул. Нинди зур һәм сокланырлык үзгәреш!
Менә Гыйззениса апа әкрен генә атлап шәһәр урамнарыннан үтә. Элекке вак-вак йортлар урынында мәһабәт сарайлар, чокырлы-чакырлы урамнарда тигез асфальт. Алар өстеннән җитез автобус һәм троллейбуслар чаба.
Кайчакта аңа Болак чокыры буеннан үтеп китәргә туры килә. Нинди күркәм ул хәзер! Хәтфәдәй яшел чирәмгә күмелгән яр чите суда чагылып искиткеч бер ямь биреп тора. Уң якта тротуар буйлап агачлар, матур чәчәкләр үсә. Кайбер урыннарын яңа салынган йортлар бизи. Ә бит элек Болак чокыры Казан шәһәренең пң шакшы һәм ямьсез урыннарының берсе иде. Чүплек оясы иде ул. Болактан бер квартал гына җирдә шакшы базар — талчук базары иде. Анда бер тиен файда өчен намусын, вөҗданын сатарга әзер торган комсыз сәүдәгәрләр — читекчеләр, чалбарчылар, иске-москы сатучылар, кырык тартмачылар, сумса, пәрәмәч сатучылар, төрле-төрле аферистлар, фокусчы шарлатаннар, кесә караклары, сукбайлар алдашып көй күрәләр, бер-берсе белән сүгенеп, узган барган кешегә бәйләнеп көн уздыралар иде. Гыйззениса апаның әле дә хәтерендә: кышкы көннәрнең берсендә ул кулына төенчек тотып каядыр йомыш белән бара иде. Базар читендәге кибетләр яныннан үткән чагында, бер татар сәүдәгәре бәйләнеп калды гына бит. «Чибәркәй мунчага барасың ахры, мине дә алып барчы»,—ди. Бу хурлыклы сүзләрне ишеткәч, Гыйззениса оялуыннан нишләргә дә белмәде, ачуы кузгалды һәм, аны-моны уйлап тормыйча, аягыннан киез катасын салды да
80
шуның белән әлеге хулиган сәүдәгәрнең җилкәсен төя башлады. Бу кызыклы тамашаны күреп халык җыйналды...
Хәзер ул базар урынында яшеллеккә, гүзәл чәчәкләргә күмелгән бакча, бакчада матур-матур киемнәргә киенгән нәни балалар уйнап йөри. Лткән-барган кешеләр бакчада туктап ял итәләр.
Нинди дә булса бер йомыш белән Кремльгә барганда Гыйззениса апа кайчак Шәһәр советы бинасы алдында туктый да, шәһәргә килеп тоташкан Идел суына сокланып, басып карап тора. Нинди киң һәм мәһабәт булып җәелеп ята ул! Әйтерсең, зур бер диңгез. Ә бит ул әле күптән түгел генә алты-җиде километр чамасы җирдә, үз ярларына сыенып, талгын гына ага иде. Пристань да ерак иде. Хәзер инде ул да шәһәр янына ук килгән, зур пароходлар, теплоход һәм диңгез кораблары туктый торган зур портка әверелгән.
Алда әнә, уң яктарак, аның өчен бик якыннан таныш булган Киров районы — Ягодный бистәсе, аннан арырак Ленин районы... Халкы йөзләрчә меңгә җиткән зур шәһәр ул хәзер. Күп катлы биек йортлар, яшелгә күмелгән парклар, зур-зур клублар, культура сарайлары анда. Элек ул җирләрдә, Кәҗә бистәсе артында, бары тик җил-давыл уйный торган дала иде. Яңа шәһәр тулысынча диярлек аның күз алдында үсте. Хәтта ул беренче корпуслар төзелә башлаган көнне, Татарстан хөкүмәте членнары белән бергәләп анда барып, корпуслар нигезенә беренче ташларны да салышты.
Аңа еш кына Ирек мәйданы аша үтәргә туры килә. Анда шәһәрнең горурлыгы булып торган матур сарай — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы. Аның каршында постаменты кызыл мәрмәрдән эшләнгән Ленин һәйкәле. Мәйданны береннән-бере биегрәк, гүзәлрәк булып торган йортлар әйләндереп алган... Кешеләргә ниндидер бер шатлык, рәхәтлек бирә торган искиткеч гүзәллек биредә! Шәһәрнең кай җирендә генә булса да ниндидер бер яңалык күрсә, чын күңеленнән сөенә Гыйззениса апа. Йөрәген горурлык тойгысы чорный, үзен бәхетле хис итә.
Чөнки бу яңалыкларны, бу матурлыкны барлыкка китерүдә, зур йортлар, асфальт юллар, мәһабәт сарайлар салдыруда, элекке мещаннар, купецлар, карагруһ динче милләтчеләр Казанын, яңа, социалистик Казанга әверелдерүдә аның да хәзмәте бар. Казан шәһәрен төзекләндерүдә, Казанда яшәүче хезмәт ияләренең генә түгел, бөтен Татарстан хезмәт ияләренең тормышларын яхшыртуда, гомумән, безнең илебездә со- циалиЗхМ җәмгыяте төзешүдә аның да хезмәте шактый.
Гыйззениса апа чын мәгънәсендә революция ветераны, хезмәт батыры. Совет власте елларында ул гади бер эшчедән җаваплы урыннарда эшләүче зур дәүләт эшлеклесе булып күтәрелә. Революциянең гади бер солдатыннан партия һәхм дәүләт эшләре белән җитәкчелек итүче кешегә әверелә. Партия өлкә комитетының женотдел мөдире булып озак еллар эш алып бара. Казан Шәһәр советы председателенең урынбасары булып эшли. Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының президиумы члены булып зур эшлеклелек күрсәтә. XII—XIII Бөтенроссия һәм III—IV Бөтенсоюз Советлар съездының делегаты сыйфатында Советлар Союзы күләмендәге дәүләт эшләрен тикшерүдә катнаша.
Ә ул бит революция эшенә катнаша башлаган беренче көннәрдә сыйнфый көрәшнең ни икәнен дә аңламый торган яшь бер эшче, дини тәрбия алган гади бер татар кызы иде.
Гыйззенисаның балалык көннәре авылда үтте. Аның әтисе Гайнетдин абзый Арча өязе Әйшә авылының ярлы бер крестьяны иде. Укымаган, надан кеше булганга, дөньяда бөтен нәрсә тәкъдирдән, аллаһе тәгалә
•6 вс. ә.- № и. 81
ничек язган булса, барысы да шуңардан килә дип ышанып яши иде. Балаларын да, Гыйззенисаиы да шулай тәрбияләде ул. Бер семьяда алты бала иде алар. Барысы да кызлар. Элек, патша Россиясе вакытында, җирне тик ирләргә генә бирәләр иде. Гайнетдин абзый семьясы сигез җаннан гыйбарәт булса да, җирне аның үзенә генә бирделәр. Ишле семьяны аның белән генә ничек асрарга кирәк. Тамакларын ничек туйдырырга да, өс-башларын ничек киендерергә? Бер төрәнле сука белән җир сөреп, агач тырма белән тырмалап, чәчү чәчеп күп азапланды Гайнетдин абзый. Үзенең кызларын тәрбияләргә, ач итмәскә, семьяны ничек тә таратмаска тырышты. Ләкин булдыра алмады. Дөнья кысканнан-кыса барды аны. Гыйззениса унөч-ундүрт яшьләргә җитеп, бераз эш эшли алырлык була башлагач та, Гайнетдин абзый аны Казанга алып килеп, үзенең бертуган энесе Шаяхмәт эшли торган җиргә — Кәримовларның китап матбагасына (типографиясенә) эшкә урнаштырды. Китап төпләүче булып күп еллар эшләде Гыйззениса бу матбагада. Бик күп җәбер-золымнар күрде. Дөньяның әчесен-төчесен татыды. Гыйззенисага унсигез яшь тә тулып өлгермәде, аны шул ук матбагада эшләүче Заһри Таҗет- дииов исемле бер егеткә кияүгә бирделәр. Дөресен әйтергә кирәк, бергә гомер итәчәк тормыш иптәшен Гыйззениса үзе сайлап бармады. Кызлар элек андый хокуктан мәхрүм иделәр. Аның ризалыгын да сорап-нитеп тормыйча, кияүгә ярәштеләр, туй иттеләр һәм ул теләсә-теләмәсә дә Заһ- ригә барырга мәҗбүр булды. Бер-берсен яратышып кавышмаган булсалар да, алар начар тормадылар. Озак та үтмәде, бер-бер артлы ике балалары булды. Соңрак өченчесе... Барысы да кызлар иде алар. Тормышлары артык мул булмаса да, гәрчә кечкенә бер йортның подвалында гына яшәсәләр дә, балалар белән гөрләшеп гомер итү ничектер кызыклы һәм күңелле иде. Ләкин, кызганычка каршы, бу бәхетле көннәр озак дәвам итмәде. Беренче империалистик сугыш башланып китте. Бөтен халыкка зур бәхетсезлек алып килгән шикелле үк, сугыш Гыйззенисалар семьясына да бәхетсезлек алып килде. Заһрине солдатка алдылар, сугышка җибәрделәр. Гыйззениса ике яшь бала белән бер ялгызы калды. Авыр булды аңа дөнья көтүе. Ашарга дисәң, ашарга начар, кием дисәң, кием начар. Барыннан да бигрәк юеш һәм караңгы подвалда яшәве авыр. Утын табып салкын подвалны җылыту мең бәла иде. Дөрес, солдаткаларга бик әз генә пособие дә бирәләр иде бирүен. Аны Гыйззениса да ала иде. Ләкин ул бер-ике сум пособие акчасы нәрсәгә генә җитә соң. Үзенә әле бер хәл, балаларга кыен. Аларның көннән-көн йөзләре саргайганны күреп, йөрәге телгәләнде Гыйззенисаның. Кемнәргә каратадыр ачуы чыкты, нәфрәте туды. Сугышны башлаган герман патшасына ачы ләгънәтләр укыды. Чөнки ул, кемнәрнеңдер сүзенә ышанып, сугыш чыгу өчен бары тик герман патшасы Вильгельм генә гаепле дип белә иде.
Көн саен диярлек ире Заһри Таҗетдиновның солдаттан кайтканын көтте. Уналтынчы елны бер кайтып та килгән иде ул. Гыйззениса да, балалар да бик шатланганнар иде, ләкин Заһри өйдә озак тора алмады. Аны тагын да фронтка озаттылар. Заһри инде яңадан, туберкулез белән авырып хәлсезләнгәч, үлем хәленә җиткәч кенә кайтты. Аның кайтуы Гыйззенисага җиңеллек китермәде. Авыру балалар белән беррәттән, аңа авыру ирен дә тәрбияләргә туры килде. Ал арны терелтә^м ди-ди, Гыйззениса көн чапты, төн чапты. Әле больницага барды, әле аптекага, әле эшкә, типографиягә, әле базарга, йорт эшләрен дә алып барды ул, типо-графиядә дә эшләде.
Россиядә революция башлану һәм патша төшерелү хәбәрен Гыйззениса зур шатлык белән каршы алды. Аңа аның бөтен бәхетсезлеге, эшчеләрнең дә, крестьяннарның да, сугышта җәфа чигүче солдатларның да бәхетсезлекләре әнә шул Россия патшасы Николай Романовта гына булган төсле тоелды. Халык белән бер тавышка кушылып, Гыйззениса да «Яшәсен хөррият!» дип кычкырды.
82
Патша төшерелде, «хөррият килде», ләкин өч ел буе дәвам иткән канлы сугыш һаман туктамады. Ниндидер Керенскийлар, Милюковлар хөкүмәт башына менеп утырдылар да сугышны дәвам иттерделәр. Ач- ялангач халыкны һаман үлемгә кудылар. Кемнәрдер завод-фабрикалар- ны эшчеләргә, җир һәм урманнарны крестьяннарга бирәбез дип сөйләгәннәр иде. Бу хәбәрне ишетеп: безгә дә яхшы көннәр килер вакыт бар икән дип, Гыйззениса бик шатланган да иде, булмады. Боларның барысы да буш сүзләр генә булып чыкты.
Ләкин февральдә исә башлаган көчле революция җиле эзсез генә үтмәде. ^л меңләгән, миллионлаган халыкны хәрәкәткә китерде. Кешеләрне уйланырга, «ни өчен соң бу шулай?» дип сорау куярга һәм аңа җавап эзләргә өйрәтте. Алай гына да түгел, хезмәт ияләрен ул үз хокукларын даулап актив хәрәкәт итәргә өйрәтте. Революция дулкыннары Гыйззени- саны да үз кочагына алды.
1917 елда, җәйге көннәрнең берсендә Юнусовлар мәйданында (хәзерге «Тукай» кино-театрына каршы бакча урынында) йөзләп, меңләп хатын-кызлар — солдаткалар җыйналып, митинг үткәрәләр. Россия социал- демократ эшче-большевпклар партиясе члены Панфилова җитәкчелегендә үткәрелгән бу митингта Гыйззениса да катнаша һәм татар солдаткалары исеменнән Мөселман солдаткалар бюросының члены итеп сайлана. Берникадәр вакыттан соң, бюроның беренче председателе Җиһан Еликина, ниндидер сәбәп белән эштән читләшкәч, председатель булып Гыйззениса эшли башлый. Солдаткалар бюросы эшче хатын-кызлар арасында күп кенә эшләр алып бара. Аталары сугышта һәлак булып ятим калган балалар һәм тәрбиясез калган карчыклар өчен гаҗизхаиә — приютлар ача. Кайбер семьяларга акчалата ярдәм күрсәтә, кайберләреңә утын алып бирә. Ярдәм кассасына иганәләр җыйный, акча туплау максаты белән театр һәвәскәрләрен оештырып спектакльләр куя. Балалар һәм карчыклар өчен булган гаҗизханәләрнең берсе Пләтәп урамындагы (хәзерге Салих Сәйдәшев урамы) өченче номерлы йортта ачыла. Аны ачу-оештыру эшендә Гыйззениса белән берлектә Камәрия Яушева, Мәдинә Хөсәенова (Курманаева), Фатыйма белән Мәфтухә Галиевалар һәм ул вакытта бюроның секретаре булып эшләгән Габдулла Дибай иптәшләр зур тырышлык күрсәтәләр.
Солдаткалар бюросы татар семьялары эчендә чыккан төрле аңлашылмаулар, низагларны чишүдә дә катнаша, үзенең авторитетлы һәм кискен сүзен әйтә. Кешеләр аның белән исәпләшәләр. Бюро шулай ук халык арасында агитация-пропаганда эшләре дә алып бара, җыелышлар, митинглар үткәрә; эшчеләр, крестьяннар, барлык хезмәт ияләре тавышына кушылып, «Бетсен сугыш!»—дип, Керенский хөкүмәтеннән сугышны туктатуны таләп итә. Хәзер инде Гыйззениса үзе дә сөйли, халык алдына, трибунага чыгып, үзе дә: «Бетсен сугыш!», «Ирләребезне кайтары-гыз!»— дип, хөкүмәт алдына кискен таләпләр куя. Аның көннән-көн революцион аңы үсә бара, һәм ул 17 иче елның сентябрь аенда большевиклар партиясе сафына керә, партия эшенә актив катнаша башлый.
Безгә мәгълүм, 17 иче елның яз һәм җәй айларында, Үзәк Комитетыннан килгән күренекле партия эшлеклесе, чыныккан большевик Виктор Александрович Тихомирнов, соңгарак Г. Олькеницкий һәм Яков Семенович Шейнкман җитәкчелегендәге Россия Социал-демократ эшче-боль- шевиклар партиясенең Казан оешмасы буржуаз-демократик революцияне социалистик революциягә әйләндерү өчен зур эш җәелдереп җибәрә. Киң катлам массаны революциягә тарту эшендә партия, профсоюз оешмаларына, хезмәт иясе хатын-кызларны берләштергән солдаткалар союзына һәхМ күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Мөселман социалистлар комитетына таяна. Меңнәрчә эшчеләрне берләштергән Алафузов фабрикасында, Крестовников заводында,
6* 83
хәрби частьларда һәм башка бик күп урыннарда хезмәт ияләрен революцион көрәшкә хәзерләүдә зур эш алып барыла. Сентябрь, октябрь айларында инде Казан большевиклары, Үзәк Комитетының җитәкче карарларын үтәп, халыкны вакытлы хөкүмәткә каршы кораллы күтәрелешкә өндиләр — цехларда, завод-фабрика ишек алларында, урамда, шәһәр мәйданнарында митинглар үткәрәләр. Әнә шундый митингларда Гыйззениса да катнаша. Империалистик политиканы дәвам итүче Керенский хөкүмәтен алып ташлау өчен халыкны кораллы күтәрелешкә чакырып, татар эшче хатын-кызлары, солдаткалары исеменнән речьләр сөйли. Аның кыска һәм һәркемгә аңлаешлы булган гади речьләре татар эшче хатын-кызларына нык тәэсир итәләр. Алар, үзләре арасыннан чыккан революциянең гади солдатын яратып, тирән хөрмәт белән каршы алалар. Төрле сораулар белән аңа киңәшкә киләләр. Хатын-кызлар гына түгел, хәзер инде аңа күп кенә ирләр дә, фронттан кайткан солдатлар да: «Иптәш Таҗетдинова»,—дип, хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр. Тик аны татар байлары, татар милләтчеләре генә яратмый, дошман күрәләр, төрле сүзләр белән мыскыл итәләр. Әле дә хәтерли: 1917 елның көзендә үткәрелгән митингларның берсендә ул үзенең сүзен: «Бөтен власть Советларга! Иптәшләр, хезмәт ияләре! Барыгыз да бердәм булып коралга тотыныгыз!» — дип тәмамлады. Мәйдан аның сүзләрен хуплап, гөрләтеп кул чапты. Тик татар байлары, милләтче шарлатаннар гына аны төрле әшәке сүзләр белән хурладылар, большевикларга ялланган, милләтен саткан дип, төрле пычраклар аттылар. Алай гына да түгел, учредительное собра- ниегә депутатлар сайлаганда, большевиклар исемлегенә тавыш бирергә чакырган өчен, аны кыйнау дәрәҗәсенә барып җиттеләр.
Ә инде ул Казан шәһәре Эшче-крестьян һәм солдат советына эшче хатын-кызлар исеменнән депутат итеп сайлангач, Печән базарының «атаклы каһарманы», Тукай һәм Галиәсгар Камалларның әче сатираларына эләккән кара груһ сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Хафиз, контрреволюцион Милли Шураның бер солдатын ияртеп Гыйззениса фатирына килә һәм зур гауга куптара.
— Оятсыз, җир бит! Мөселман мәхәлләсендә торып, урысларга сатылдың! Кафер! Имансыз!.. Аллаһиың рәхмәтеннән җәяүләп качкан иблис! — дип, әшәке сүзләр белән мәсхәрәли һәм имгәткәнче кыйнау белән куркыта. Мондый янаулар күп була Гыйззенисага. Партия сафына кергәч, дошманнардан гына түгел, күп кенә таныш-белешләреннән, хәтта туган анасыннан да: «Большевик булып язылгач, инде, кызым, диннән дә язарсың, алланы да онытырсың», — дигән шелтә сүзләре ишетергә туры килә аңа.
Ләкин нинди генә янаулар һәм шелтәләр ишетсә дә, Гыйззениса үзенең юлыннан кире чигенми. Бөтен көчен, сәләтен биреп, даһи Ленин төзегән партиянең бөек идеяләрен тормышка ашыру өчен, социалистик революция өчен көрәшә һәм Татарстанда Советлар власте урнаштыручыларның берсе була.
Җәмәгать эшләре алып бару белән беррәттән, Гыйззениса йорт эшләрен дә онытмый. Нәни балаларын тәрбияли, авыру ирен тәрбияли. Заһриның көннәи-көн сыза барганын күреп, йөрәге өзелә. Кояшлы саф һава булса, ашарларына яхшы ашлар булса, бәлки тазарыр да иде ул. Ләкин каян аласың соң аларны. Никадәр тырышса да, Гыйззениса авыру балаларына да, иренә дә яхшы шартлар тудыра алмады. Аның йөрәгендә беркайчан да төзәлми торган авыр яра калдырып, ире Заһри дә, нәни ба-лалары да бер-бер артлы якты дөнья белән мәңгегә саубуллаштылар.
Авыр, бик авыр иде бу көннәр Гыйззениса өчен. Ул тирән кайгы-хәс- рәт кичерә. Ләкин түзә. Шундый зур югалтулар да аның көчле ихтыярын сындыра алмый. Ул бөтен барлыгы белән партия эшенә бирелә.
1918 елның җәендә Казанга ак чехлар якынлаша башлагач, Гыйззениса, коммунистлар отрядына язылып, шәһәрне дошманнардан саклау
84
эшенә катнаша. Партия заданиесен үтәп, ул иң соңгы минутларга кадәр шәһәрдә кала. Менә бервакыт Казанны чехлар басып алалар. Контрреволюцион көчләр җанланалар. Татар милли буржуазиясе шатлыгын кая куярга белми. Революционерларны, бигрәк тә большевикларны эзәрлекләү башлана. Әгәр тотыла калса, Гыйззенисаны да үлем җәзасы көтә. Шуңа күрә, ничек кенә булса да, шәһәрдән чыгып китәргә кирәк. Һәм ул үзенең иптәшләре Хәдичә Төхфәтуллина, Гали Зәйнуллиниар белән бергә, мең бәла белән шәһәрдән чыгып китә. Берничә көннән соң инде Гыйззениса, Арча шәһәренә килеп, гражданнар сугышының легендар герое Владимир Мартынович Азин комаидованиесендәге отрядка кушыла. Аның белән бергә Хәдичә Төхфәтуллина да кызыл сугышчылар сафына баса. Кызыл Армиянең башка частьлары белән берлектә, Азии отрядына да Казанны ак чехлардан азат итү бурычы йөкләнә, һөҗүмгә әзерлек барган бу көннәрдә дивизия командиры Азии Гыйззениса Таҗетдиновага җаваплы эш—Арча больницасын яралы сугышчылар өчен госпиталь итеп хәзерләү бурычын тапшыра. Койкалар табарга, матрацлар, простынялар табарга һәм башка җиһазлар булдырырга куша. Гыйззениса аптырап кала. Каян табарга соң аларны? Кибетләрдән алыргамы? Кибетләргә ул вакыт андый әйберләр каян килсен? Кибетләр хәтта үзләре дә юк әле. Базар да юк, җитмәсә, бер тиен акча да юк. Аерым кешеләрдән алыргамы? Ә кем бирә? Кемнәрдә бар алар? Шулай да табарга кирәк. Яралы кызылармеецларга госпиталь булырга тиеш. Бу сугышчан командир приказы, революция приказы. Ә революция берни белән дә исәпләшеп тормый. Ул тик бер нәрсәне белә — җиңү. Берничә айлар инде революция эчендә кайнаган Гыйззениса революциянең бу таләбен яхшы белә. Шуның белән бергә ул Азинның кырыс һәм коры характерлы кеше икәнен дә бик тиз сизеп ала. «Булдыра алмыйм», «Эшли ал-мыйм», — дигән сүзләр белән килешә торган кеше түгел Азии. Бернәрсә куштымы инде ул, димәк, үтәлергә тиеш. Шуңа күрә Гыйззениса да аңа, булдыра алмыйм, дип җавап кайтармады. Госпитальне әзерләргә ризалык бирде. Ризалык бирде, ярар, диде, ләкин үзенең бу эшне башкарып чыгарына ышанып җитә алмады. Азин яныннан чыккач та: «Нишләргә инде хәзер?» дип елап ук җибәрде. Аның күзләреннән мөлдерәп яшьләр акты. Мондый хәлдә күз яшьләре генә ярдәм итә аламы соң? Итми, билгеле. Ләкин ничек кенә булмасын, ул үзенә тапшырылган эшне үтәргә тиеш, һәм ул бөтен көчен, сәләтен, тапкырлык һәм кыюлыгын җыеп эшкә тотынды. Иптәш кызлары, кызылармеецлар, шулай ук Кызыл Армиянең җиңеп чыгуын теләгән күп кенә Арча кешеләре ана ярдәмгә килделәр. Иң зур ярдәмне Азин үзе күрсәтте. Койкалар да табылды, матрацлар тегәр өчен материал да табылды. Материалы булгач, матрац тышлыклары тегү артык кыен булмады. Моның өчен Гыйззениса үзенең күптәнге бер таныш кызы Елизавета Григорьевнага мөрәҗәгать итте. Елизавета үзенең таныш-белешләре аша кул машиналары тапты, кәтүк җепләре тап-ты, башка кирәк-яракларны табышты. Матрац тышлары һәм простынялар тегү өчен чакырылган өмәгә Арча хатын-кызлары зур теләк белән килделәр. Алар арасында татарлар да, руслар да бар иде.
Берничә көн эчендә госпиталь яралы кызылармеецларны кабул итәргә тәмам әзер иде.
Озак та үтми, Кызыл Армия частьлары Казан шәһәрен ак бандалардан азат итү өчен һөҗүм башлыйлар. Ак чехларның Казанда эшләгән вәхшилекләрен, канлы җинаятьләрен кызылармеецлар яхшы беләләр иде. Ялкынлы татар революционеры Мулланур Вахитовның, шулай ук Казан большевикларының җитәкчесе Яков Шейнкманның һәм башка күп кенә күренекле кешеләрнең ерткычларча үтерелүләре бар да мәгълүм иде. Сугыш кискен һәм аяусыз була, һөҗүмдә, Кызыл Армиянең башка частьлары белән беррәттән, Азин отряды сугышчылары да зур кыюлык һәм батырлык күрсәтәләр.
Казан шәһәре ак чехлардан азат ителә. Шул көннән үк партия һәм Совет хөкүмәте органнары зур киеренкелек белән эшкә башлыйлар. Хуҗалык һәм культура эшләрен юлга салу, совет һәм партия аппаратларына ышанычлы кадрлар туплау, киң масса арасында политик тәрбия эшләре алып бару кебек зур эшләр эшләнә. Казан партия оешмасы, хәзер ннде зур гына көрәш тәҗрибәсе булган, революция утында яхшы ук чыныккан Гыйззениса Таҗетдиновага да зур һәм җаваплы эшләр йөкли. Ул, Казан Шәһәр советы депутаты буларак, татар хатын-кызлары арасында, эшчеләр арасында зур эш алып бара. Партиянең губерна комитеты тапшыруы буенча, Арча өязендә авыл советы органнары оештыруда активлык күрсәтә. 1918 елның ноябренда РКП(б) Үзәк Комитеты җитәкчелегендә Москвада үткәрелгән Бөтенроссия мөселман коммунистлары съездында делегат булып катнаша. Партия аңа нинди генә авыр һәм җаваплы эш кушса да, ул барын да намус белән үти.
Революциянең беренче көннәреннән алып соңгы көннәренә кадәр зур тормыш юлы үтте Гыйззениса.
1919—1924 елларда башта партия мәктәбендә, соңыннан Москвада, Көнчыгыш халыклары өчен ачылган Коммунистлар университетында укып, марксизм-ленинизм теориясе белән коралланып, дистәләрчә еллар җаваплы эшләрдә эшләде. Халыкның мәхәббәтен казанды, хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде.
Гыйззениса Таҗетдинова кебек халык арасыннан чыккан кыю кешеләр партия һәм дәүләтебезнең ышанычлы таянычы алар.