Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ЧОРЫ ПОЭЗИЯСЕННӘН


Татар совет поэзиясе совет власте өчен көрәштә, ут эчендә туды. Бу чор әдәбияты өчен героик пафос, халыкчанлык хас, шул чакта мәй- данга бик күп яңа талантлар килде. Гражданнар сугышының утлы фронтларында яңа җәмгыять, ирекле тормыш өчен көрәшүче гади солдатлар яңа җырлар, шигырьләр иҗат иттеләр һәм шул чорның героик рухын чагылдырдылар. Түбәндә без шул чор газеталарында шагыйрьләрнең кайбер әсәрләрен урнаштырабыз. Бу авторлар турында мәгълүматлар бик аз.
ИБРАҺИМ ЙОСФЫЙ

КЫЗЫЛ БАТЫРЛАР
Шартлый туплар, ялтырый үткен кылыч бертуктамый, Ыжгыра солдат, бара алга, йөри төн йокламый, һич исе китми, бара алга, изәм дип дошманын, Ярлының бәхете өчен агызып батырларча канын. Чын дусы ул мылтыгын кулдан төшерми, итми ял, Чөнки ул ал байрагын саклауны иткән идеал. Куркыта, алдындагы дошман көчен ул җилкетә, . Бер уңыннан, бер сулыннан, ут ачып дер селкетә. Әйтә ул: язгы ташу пакьли ничек җир өсләрен, Мин дә шулай ук итәм тиздән бу җир иблисләрен. Шул гали хис, шул гали рухта чумылгаи армия, Юк кына бер банда алдында соң ул җиңелерме, я!
«Кызыл армия» газетасы, 1919 ел, 20 апрель.
ИСХАК ТӨХФӘТ
КЫЗЫЛ АРСЛАН
Корыч кылыч тотып, Урал буйлап Акбуз атка менеп йөргәндә, Газраилдәй була, дәһшәт чәчә, Күз алдында дошман күргәндә. Күкрәгендә ялкын, күзендә нур, Арсландай егет, пакь күңел,
41
Яңа, якты, матур тормыш эзли, һичбер кеше аңа тиң түгел. Иске золмат уты көйдергәнгә йөрәгеннән көчле ялкыннар, Чәчрәп чыгып, бар да нурга әйләнә. Була рәхәт, туа ак көннәр. Меңнәрчә ел буе изеп килгән, Дошманнардан ала үчләрен, Бер кычкырса, бөтен җиһан тетри, Тәкъдир итә һәркем көчләрен. Арсланнар айга сикергәндәй, Хөрлек өчен алга атылган Акбуз атка менеп алга бара, Кадерле ир — кызыл арслан. Изге сәгать, дустым, хәерле юл, Акбуз атың алга атласын, Пакь күңелләр сиңа ярдәм тели: «Дошманнарын киссен, таптасын!»
«Кызыл Армия», 1919 ел, 17 август, № 127.
3. ГӨЛЗАРСКИЙ
*
ӨЧ ҖЫР
«Җырламассыңмы миңа бер-бер күңелле дәртле җыр?» — Дип сорады җырчысыннан патша бер.
Җырчы бер вәкарь белән башлый җырын шунда тыныч, Култыгында саз аның, билдә — кылыч:
— «Мин беләм өч җыр: аның берсе борынны аңкыта, Тик әле син аны оныткансың гына.
Син чыгардың һәм үзең ул җырны мәйданга куйдың, Шундый ул җыр: «Хөрриятне син җуйдың!» Бар икенче җыр тагы да, анысы үзгә, куркыныч, Әмма анысын мин чыгардым шомлы кич.
Җырлыймын ятканда да, торганда да ул җырны мин, Шундый ул җыр: «Кил көрәшкә син, хаин!» Җырчы ташлыйдыр сазын: ялт-йолт уйный башлый кылыч,
Чәһрәсенә чыкты вәхши куркыныч.
Чәчри очкыннар, юлыкканда кылычлар чек вә чек, Күп тә үтми ауды патша — башы кисек.
... Яңгыра инде син минем, соңгы өченче шат җырым, Син азатлыкта инде, көйләп йөрим.
Туктамас ядлаудан ул җырны халык — җырчы янә Шундый ул: — шаһбаш канда әнә...
«Кызыл таң», № 49, 1921 ел, 21 декабрь.
42
ХАФИ-ХӘФИ
*
ВЕНГРИЯ КОРБАННАРЫ1
Әллә каян йөрәк яргыч тавыш килә... Әйтерсең лә, әрни меңләп халык җаны, Нәкъ аккандай елгаларча эшче каны, Әллә кайдан кайнар канның исе килә.
Әйтерсең лә, ташка әйләнгән сөйләр телләр, Сөйләргә сүз табып булмый, тынлык тирән.
Нәкъ югалган һәм камалган әйтер сүзләр, йөрәк яргыч куркынычлы мәнзарадан.
Каян киләдер аһ-ваһлар йөрәк яргыч? Кайда ага эшче каны хисаптан тыш?
Нигә болай йөрәкләр соң әрни икән?
Нигә көчле шат рухлар да хәсрәтләнгән?
Зур шәһәрнең киң-киң урамнары буе Ихтилалчыларның1 2 ага изге каны;’ Ерткаланган кызыл коммуна байрагы — Будапештта палачларның канлы төне!
Канечкечләр, инсаният3 дошманнары, Кан эчүче еланнан да вәхши җаннар Бәйрәмлиләр канга буяп шәһәрләрне, Баштанаяк эшче канына батканнар!
Күп гасырлар, күп йөз еллар дәвам итә Боярларның, банкирларның бу туйлары, Эшче моңа аз гына каршылык итсә, Канлы уттан котылмады аның җаны,
Ләкин тиздән килер шатлык, бәйрәм көне, Җирдән палачларны ул көн себереп түгәр.
Шул көн эшче, тезләндереп залимнарны, Кара, вәхши эшләреннән хисап сорар!
<Көч» газетасы, 1919 ел, 14 декабрь, № 79.
Г. РӘФИКОВ

КЫЗЫЛ ЯУ ҖЫРЛАРЫ
Хасбулат көенә
Без бит — арслан, Кызыл батырбыз. Дошманны җиңгәч, Өйгә кайтырбыз.
Өч ел сугыштык Хаклык юлында,
1 1919 елда Венгрия эшчеләренең җиңелүе һәм илдә контрреволюция урнаш тыру уңае белән язылган.
2 Ихтилалчы — революционер.
3 Инсаният — кешелеклелек.
Тагы мин әзер: Мылтык —кулымда.
Ерткыч буржуйлар Каннан туймыйлар, Тагы фәкыйрьгә Ник юл куймыйлар?
Безнең җирләргә, Иркен кырларга Буржуй соклана...
Бирмик аңарга!
Кулда мылтыгым, Күкрәктә иман. Дошманны җиңми, Кор ал и ы ку й м а м!
Кызыл байрагым Минем ялтырый...
Байракны күргәч, Дошман калтырый!
Өч ел сугыштык, йончуны белми, Туктау юк безгә. Җиңми, я үлми...
Эшче, игенче,
Кулга мылтык ал. Сынау заманы, Көчне сынап кал.
Китик сугышка, Изге бер эшкә, Дошман чыдамас Безнең бу‘көчкә.
Газиз әткәем,
Бәгърем әнкәем, Дошманны җиңгәч, Кайтыр бәбкәең.
Син дә, кара каш, Яшеңне түкмә.
Буржуйлар бетми, Мине син көтмә.
Сау бул, илкәем, Нечкә билкәем, Кайткач, үбәрмен Сине, гөлкәем.
Без бит — арслап.
Кызыл батырбыз, Дошманны җиңгәч.
Илгә кайтыр быз.
«Шәрекъ ярлылары» газетасы, Уфа. 1920 ел, 6 октябрь, №