Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

ЕГЕРМЕНЧЕ ЕЛДА


Җәй айлары.
Мин Казан Хәрби хуҗалык курсларында укыйм. Берничә айдан без, курсларны тәмамлап, кызыл командирлар булып чыгарга, хәрби частьларга таратылырга тиеш. Ул көнне без ниндидер бер эчке дулкынлану белән көтәбез. Аның якынлашуы безие шатландыра да, куркыта да. Без, кызыл командирлар булып чыгып, чын эшкә, фронтка китүче частьларга җибәрелүебезгә шатлансак, командование тарафыннан йөкләтелә- чәк бурычны ни дәрәҗәдә үти алырбыз икән дип уйлап, күңелебездән шактый борчылабыз. Борчылмаслыкмы соң! Безнең беребезнең дә командирлык тәҗрибәсе, бигрәк тә хуҗалык эшендәге тәҗрибәбез юк. Шуның өстенә безнең күбебезгә әле 18—19 яшь кенә. Без винтовкадан төз ата беләбез, агач гранаталарны да, каерылып ыргытып, теләгән ноктага төшерә алабыз, кирәк икән, «ура!» кычкырып, атылып барып, штыкларыбыз белән салам карачкыларга да начар кадамыйбыз. Бу осталыкка без моннан берничә ай элек роталарда, курсларга укырга кергәнче өйрәндек. Ләкин хәрби хуҗалык эшенә безнең беркайда да өйрәнгәнебез юк.
Безнең арада фронтларда булган, дары исен иснәгән, Колчакка, Деникинга каршы сугышларда катнашкан, яшь Совет республикасының дошманнары белән күзгә күз очрашкан, хәтта берничә тапкыр яраланган карт курсантлар да юк түгел. Без аларга кызыгып һәм шул ук вакытта зур ихтирам белән карыйбыз. Алар безгә утта да янмый, суда да батмый торган батырлар кебек күренәләр.
Минем иптәшләрем аларның сөйләгәннәрен, төрле фронтларда күргәннәрен бик кызыксынып тыңлыйлар. Шундыйлардан курсант Габделхак һидиятуллин (хәзерге Кайбыч районының Ышналы Башы авылы егете), резолюциягә кадәр Курск губернасындагы бер алпавытта батрак булып хезмәт иткән Алексей Супрунов, Кызыл Армиягә үзе теләп кергәнче укытучы булган Габделкави Нәҗметдинов һәм башкалар алардап күргәниәрен-белгәннәрен сөйләтергә аеруча яраталар...
Юк, безгә курсларны тәмамларга туры килмәс ахры. Көнбатыш фронтында, зур батырлыклар күрсәтеп, Варшава янына барып җиткән, үзенең оста хәзерләнгән кискен һөҗүмнәре белән бөтен дөньяны таңга калдырган Кызыл Армия частьлары каты, авыр сугышлардан соң чигенә башладылар. Кырым ярым атавыннан бәреп чыккан барон Врангель дивизияләре дә, үлем чәчеп, икмәкле Украина далаларына, төньякка таба үрмәлиләр. Алар, Днепрны кичеп, ак поляк частьлары белән кушылыр-га ашыгалар. Шул ук кара барон, Антантаның таләбе буенча, Донга
101
һәм Кубаньга десант төшерергә хәзерләнә, күмерле Донбассны безнең кулдан тартып алмакчы була, нефтьле Кавказ юлын кисәргә омтыла. Яшь Совет республикасын күмерсез, нефтьсез калдырырга, революцияне буарга, яңадан алпавытлар, капиталистлар властен кайтарырга азаплана.
Безнең курсантларның көнбатыш фронтка җибәрелүе бик ихтимал. Бу турыда комиссар белән командирлар бернәрсә әйтмәсәләр дә, бөтен хәзерлек шуны күрсәтеп тора. Укуларның тәртибе көннән-көн начарлана. Күп кенә курсантларга, Казан тирәсеннән килгәннәргә, бер-ике көнгә отпуск биреп, өйләренә кайтып килергә кушалар. Барыннан бигрәк, ашауны яхшырттылар. Без моңа кадәр көненә бер кадак икмәк ала идек. Күп вакытларда ул яртылаш арыш, яртылаш солы оныннан пешерел-гән була. Солы икмәге — начар түгел. Тансыкка бик рәхәтләнеп ашар-
Олы буын язучылардан бер төркем (сулдан уцга): Хөсни Кәрим, Махмуд Л1аксуд, Әхмәт Фәйзи, Сәрвәр Әдһәмовл, Афзал Шамов, Нәкый Исәнбәт.
лык. Тик, кызганычка каршы, егерменче елда, илебездә бик каты икмәк кытлыгы хөкем сөргәндә, Идел буендагы ачлык үзенең мәрхәмәтсез канатларын җәйгәннән җәя барганда, солының кабыгын җитәрлек ярдырмыйлар иде. Кызылармеецларга бирелә торган икмәк күп вакыт бик кылчыклы һәм чи була нде. Кылчыгы тамакка утыра. Шулай да, бик тәмле иде ул. Яшермим, җитәрлек булмаганга, һәр сәгать, һәр минут ашыйсы килеп йөргәнгә тәмле иде ул. Миңа ул хәзер, бик күп еллар үткәннән соң да, бүгенге сөткә изгән иң яхшы ак күмәчтән тә тәмлерәк, хуш ислерәк булгандыр кебек тоела.
Безгә бер кадак урынына кинәт кадак ярым икмәк бирә башладылар. Бу инде үзе үк безне тазартырга, көчләребезне ныгытырга телә- гәнлекләрен күрсәтеп тора. Шул көнне үк без курсларда митинг ясадык. Паегыбызның чирек кадагын Идел буе ачлары фондына бирергә карар чыгардык. Бер генә курсант та бу изге эшкә каршы килмәде.
Тозлы балык шулпасы урынына итле ашлар да эләккәли башлады. Бу инде ул заман өчен бик зур сыйлану иде!
102
Безне фронтка җибәрәчәкләре ачыкланганиан-ачыклана бара: складка ящик-ящик винтовкалар кайтты, берничә олау кием салым китереп ташладылар. Болан, кием-салымнар яңа түгел, барысы да киелгән, ремонттан чыккан. Шулай да бик рәхәтләнеп киеп йөрерлек.
Мии ертылып, тетелеп беткән шинелемне патша армиясе заманында ук тегелгән, әле бер урында да тишеге булмаган таза бер шинель белән алыштырдым. Итекнең дә бик яхшысы туры килде. Дагалысы, калын олтанлысы. Олтан өстенә подметка да сугылган. Рәхәтләнеп ки. Бөтен Россияне җәяүләп әйләнеп чыксаң да, тузарлык түгел! Тик итегемнең бер кечкенә кимчелеге бар: икесе ике төсле. Берсе кара, берсе сары. Хәтта бик үк сары дип тә әйтеп булмый. Киелә-киелә коңгырт төскә керә язган. Шулай да икесе ике парныкы икәне чакрымнан күренеп тора. Аннары балтырлары да тигез түгел. Берсе озын, берсе кыска. Бусын мин, пәке алып, бик тиз рәтләдем. Әмма бер сыңарының очлы башлы, икенче сыңарының тупа башлы булуын берничек тә бетереп булмады. Әгәр вакса тапсам, сарысын каралтуы читен булмаячак. Ләкин ротадагы иптәшләрнең берсендә дә вакса юк. Ә безгә бирелә торган акчага базарда вакса сатып алу турында уйларга да мөмкин түгел.
Ике нәселдән туган бу итек аркасында мин иптәшләремнең бик күп шаяртуларын, мыскыллауларын күтәрдем. Хәтта рота командиры Смирнов та миңа берничә тапкыр замечание ясады:
— Складка бар да, хәзер үк итегеңне алыштыр! Икесе бер төсле булсын!
Приказ бирүе ансат. Итегеңнең икесен бер төсле ит, имеш!
Сүз юк, бер төсле итәргә була, нинди дә булса ертык, тишек итек табылыр, әмма мондый таза итекне беркайчан да табарга мөмкин түгел,— анысы көн кебек ачык.
Курсант һидиятуллинга рәхмәт. Ул медпункттан бераз балык мае алып чыгып бирде (аңа, үпкәләре начар булганга, балык мае эчергәли- ләр иде). Кухняның төтен юлыннан корым җыеп алдык, аны балык мае белән бик яхшылап издек. Шуның белән майлап җибәргәннән соң, итегем танымаслык булды. Инде рота командиры да замечание ясамый башлады. Мине күргәч, итегемә карап ала да кашларын гына җыера иде.
— Нигә синнән селедка исе килә?.. Кухняда дежурный булганың да юк, шулай да селедка исе килә, — ди торган иде. Аның балык мае белән селедка исен аера алмавы көлке иде безгә.
Татарда бик матур бер «көлке көлә килә, артыннан куа килә», дигән мәкаль бар. Вакытында иптәшләр минем икесе ике төсле итегемнән мыскыллап көлгән булсалар да, берничә айдай соң, фронтта, үзләренең итекләре, ботинкалары тузып эштән чыккач, чабатага калгач (ә чабата, каһәр төшкән нәрсә, бик тиз туза!), минем дагалы итегемә чын күңелдән кызыгып, хәтта көнләшеп карый башладылар. Ул бик таза, нык булып чыкты. Сугышларда Украинаның далалы губерналарын ике кат йөреп чыгарга җитте.
Хәер, мондый мыскылга, төрле шаяртуларга дучар ителгән итек миндә генә түгел иде. Курсант Нәҗметдиновның итеге дә бик күп шаяртуларга, мыскыллауларга сәбәпче булды. Аның итегенең балтыры читек балтыры кебек җыерылып, ләшпердәп төшеп тора иде. Шулай да кайберәүләр, билгеле, күпне күргән курсантлар, бу итекнең дә обмоткалы ботинкага караганда уңай, яхшы якларын күп таптылар.
Безне көнбатышка, поляк паннарыннан күптән түгел генә азат ителгән Киевкә җибәрәчәкләре тәмам ачыкланды. Тик чыгып китәсе көн генә билгеле түгел. Эшелонның бирелүенә бәйләнгән. Шулай да Казанда берәр атнадан артык тормабыз шикелле.
Без Казаннан чыгып киткәнче Шамил Госмаиовның «Канлы көннәрдә» исемле өч пәрдәлек пьесасын куярга хәзерләнә башлаган идек. Комиссар безгә спектакльне ашыктырырга кушты.
103
Безпец курсларда татарлар әллә ни күп түгел. Барысы да белемле егетләр. Заманы өчен белемле. Күбесе урта мәктәпнең берничә классын бетергәннәр. Хәтта урта белемлеләр дә бар. Билгеле, аларга без куйган спектакльнең, зур әһәмияте юк. Ә менә бездән ерак түгел урында, күршедә диярлек, бер запасной батальон һәм бер интернациональ батальон тора. Анда руслар, латышлар, мадьярлар һәм шактый гына татарлар бар. Менә шул татар кызылармеецлары өчен без спектакль куярга булган идек. Аларга барып куярга түгел, аларны үзебезгә, үзебезнең бакчага чакырырга уйлаган идек (бу бакча урынына хәзер Киров исемендәге Казан химико-тенхология институты бинасы салынган). Безнең бакчабыз биек койма белән тотып алынган, уртасына бик яхшы сәхнә ясалган. Үз художникларыбыз аны бик матурлап бизәгәннәр.
«Каилы көннәрдә» драмасын без курсант Габделкави Нәҗметдинов белән икәү сайладык. Репертуар сайлаганда мин бераз дулкынланып торган куе кара чәчле, шадра йөзле, акыллылыгы, зирәклеге коңгырт күзләреннән сизелеп торган бу егет белән якыннан таныштым. Д4ин аны курсларга килеп кергән көннән үк күреп белә идем. Ул минем белән бер ротада түгел, ә икенче ротада хезмәт итә иде. Мин аны, аягының төзелешенә, йөрешенә карап, кавалериядән килгән егеттер дип уйлый идем. Аның кавалериядә хезмәт иткәне юклыгын соңыннан гына белдем. Барыннан да бигрәк, мин аны буш сәгатьләрдә уку залында, китапханәдә, китаплар, газета-журналлар тирәсендә очрата идем. Аның китапларга, газета-журналларга булган мәхәббәте, һәрвакыт нәрсәдер укуы, башыннан үткән төрле вакыйгаларны яисә ишеткән, күргән нәрсәләрне иптәшләренә бик мавыктыргыч сөйләве, сүзгә, тасвирга осталыгы, көлдерүе мине үзенә җәлеп иткән иде.
«Канлы көннәрдә»ие куярга хәзерләнгәндә мин аның яшь шагыйрь Кави Нәҗми икәнен белдем. Аның 1919 елда «Кызыл Армия» газетасында басылып чыккан кайбер шигырьләре хәтеремдә иде.
— Әгәр ялгышмасам, «Бөтен дөнья эшче халкы», «Дизертирга» исемле шигырьләр синеке шикелле?—дидем мин.
Кави миңа бераз елмаеп карап торды да сорау белән җавап бирде:
— Узган ел «Эш» газетасында берничә хикәя басылып чыккан иде. Синең хикәяләр түгелме?
Кави соңгы вакытларда хикәяләр язарга керешкән икән. Берничә хикәясен укырга Шамил Госмановка биргән булган.
Ш. Госманов егерменче елда әле хикәяче булып танылмаган булса да, үзенең драма әсәрләре белән («Беренче адымнар», «Канлы көннәрдә») укучылар алдында шактый дан казанып өлгергән иде. Без, башлап язучылар, аңа бик зур ихтира^м белән карый идек. Безнең өчен ул язучы гына түгел, Кызыл Армия комиссары да иде. Кавинең дә, минем дә бу курсларга килеп керүебезгә Ш. Госмановның роле кечкенә булмады.
Егерменче елның язында ул мине һәм минем белән бергә берничә кызылармеецны Удель урманында торган 15 иче полктан Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенә чакыртып алды. Үзәк Мөселман хәрби коллегиясе Вознесенский урамында (хәзер Островский урамы), хәзерге ТЮЗ тирәсендәге йортларның берсендә иде. Башта безне Ш. Госманов киеменең яхшылыгы, пөхтәлеге белән гаҗәпләндерде. Аның өстендә яхшы коричневый сукнодан тегелгән, кайтарма якалы френч, шундый ук төстәге галифе, аягында ялтырап торган тупа башлы хром итек. Биек түшәмле, зур-зур тәрәзәле, иркен, чиста бүлмәдә, өстәл янында утыра. Өстәл өстенә, өелеп торган кәгазьләр янына йолдызлы фуражкасын салып куйган. Фуражкасы да киеме төсле үк өр-яңа. Шулай да ул аны, модага охшатырга теләп, як-юпьнәрен аска таба бик тырышып баскай, янчелдергәп, чынлап торып ямьшәйтеп бетергән. Шуңа күрә аның алгы өлеше, кечкенә генә йолдызы белән бергә аеруча күтәрелеп, тырпаеп тора, ниндидер, безгә бил теле булмаган, күрергә туры килмәгән, ерткыч кошны хәтерләтә иде.
104
Шуның өстенә бераз бөдрәләнеп торган кара чәчле бу комиссар безне үзенең яшьчеге белән дә таңга калдырды. Дөрес, ул бездән олы иде. Шулай да мондый зур урында утыру өчен яшь иде әле.
Ш. Госманов безгә беренче күрүдә үк бик хәрәкәтчән, урынында озак утырып тора алмый торган кеше тәэсирен калдырды. Шуның белән бергә аның турында без: «Гади кеше икән, үзен эре тотмый икән»,— дип тә уйлап алдык. Бу ягы белән дә безгә ошады.
Аның янында озак булмадык, шулай да ул, аз гына вакыт эчендә дә, урыныннан берничә мәртәбә торды, өстәле артыннан чыкты, бүлмәне әй- ләнгәләп килде. Берьюлы безнең арага килеп басып (ә без солдатларча аяк өстендә басып тора идек), кинәт үз итеп сөйләшергә кереште. Белемнәребезне, казармадагы тормышларыбызны сорашты, һидиятуллинның белем дәрәҗәсен аеруча ошатты булса кирәк, — ул безнең арада рус телендә зуррак белем алган егет иде, — аның иңбашына иптәшләрчә сугып та алды:
— Татарлардан сезнең кебек ике йөзләп егет булсын иде, — диде.— Шәп булыр иде! Д\енә дигән командирлар хәзерләр идек. Арагызда, полкта, тагын шундыйрак кызылармеецлар юкмы?
Кыскасы, 6v тынгысыз комиссар ошады безгә.
Комиссар Ш. Госманов мине Казан Хәрби хуҗалык курсларына укырга җибәрде. Кавине дә ул, ниндидер полктан алып, шушы ук курсларга җибәргән иде.
Менә без бүген аның әсәрен сәхнәгә куярга әзерләнәбез.
— Спектакльгә Шамил Госмановның үзен чакырсак, яхшы булыр иде, — ди Кави. Ләкин без бу уйдан шунда ук кире кайтабыз. Артистлык сәләтебезнең көчсезлеген ачык сизәбез. Аның алдында уйнарлыкмыни без!
«Канлы көннәрдә» пьесасы эчтәлеге белән дә, катнашучыларының азлыгы белән дә, бигрәк тә хагын-кызлар роленең ике генә булуы белән безнең өчен уңай иде. Ирләр ролен уйнарга теләүчеләр күп. Труппаларда эшләгән егетләребез дә бар. Шундыйлардан берсе курсант Якупов.
Гимназистка Нәфисә ролен уйнарга теләүче табылды. Бер иптәш,. Казан егете, үзенең сөйгән кызын алып киләчәк. Тик менә Мәрьям карчык ролен уйнарга теләүче генә юк. Безнең курсларда ике-өч татар кызы укый. Берсе Балтанова. Озынча битле, кармаграк борынлы, сипкелле кыз. Без аңа мөрәҗәгать итеп карадык. Ул кул-аягы белән каршы килде.
— Ай, минем бервакытта да сәхнәгә чыкканым юк. Миннән булмый, булмый, зинһар кыстамагыз, уйный алмыйм! — диде.
Без аны артык кыстап тормадык. Запаста безнең күздә тоткан тагып бер кызыбыз бар. Кара бөдрә чәчле чая кыз иде ул. Кызый бик тиз риза булды. Без Шатлыгыбыздан, Кави белән икәү, нишләргә дә белмәдек. Алдан ук рәхмәтләребезне яудырып, кулын кыстык.
Кыз нинди роль икәнен сорады. Карчыклар роле икәнен әйттек. Әсәрнең эчтәлеген кыска гына сөйләп бирдек, Мәрьям карчыкның сүзләре белән дә таныштырдык, шул рольне күчереп алырга дип, «Канлы көинәрдә»нең бер нөсхәсен аңа суздык. Карчык ролен уйнаячагын ишеткәч, бөдрә чәчнең бераз кәефе китте, кыйгачланып торган кашлары җыерылды.
— Бик кызганыч, яшь кыз роле түгел икән. Карчык ролен уйнау әллә ничегрәк... понимаете, күңелгә ятып бетми, — диде.
Без аңа Мәрьям карчыкның кызыл командир әнисе икәнен, аны уйнау зур почет булу белән бергә, бу спектакльнең Казан белән саубуллашу спектакле икәнен, кыскасы, политик эш тә, изге эш тә икәнен аңлатырга тырыштык. Рәхмәт яусын кызыбызга!! Аңлады.
Репетицияләребез матур барды. Спектакль көне дә килеп җитте.
105
Хәер, пәрдә ачылганчы булган бер-ике вакыйгага тукталып китәргә рөхсәт итегез. «Ирләр ролен уйнарга теләүчеләр күп», — дигән идем мин. Шундыйларның берсе, безнең белән бер яшьтәге, алсуланып янып торган яңаклы курсант Хәбибуллин иде. Ул да роль сорады. Бирергә булган идек. Ләкин аның белән бер ротада хезмәт итүче Кави каршы килде.
— Бу юлы аңа бирмик әле, — диде.
— Ник, әллә мәзин малае булган өченме? — дидек без.
— Юк, аның өчен түгел. Мәзин малайларыннан да революция эшенә җаннары-тәннәре белән бирелгәннәр күп. Бу егет, ничектер, безнең курсларга очраклы эләккән кеше тәэсирен калдыра. Бәлки, ялгыша да торганмын, шулай да аңа бирмик әле. Уйнаучылар җитәрлек.
Без дә аның фикере белән килештек. Ирләр ролен уйнаучыларга мохтаҗлык юк иде.
Кави суфлерлек итә иде.
Пәрдә ачылыр сәгать җитте. Бөтен бакча курсантлар, кызылармеецлар белән тулган, аяк басып торырлык урын юк. Хәтта коймаларга, агач башларына да менеп кунаклаганнар. Комиссар, безнең янга ике-өч тапкыр кереп, рухландырып чыкты:
— Тырышыгыз, иптәшләр, подкачать итмәгез! Сезне бөтен дөнья күзәтеп тора.
Революция еллары өчен бик характерлы булган бу сүзләрдә дөреслек тә юк түгел иде. «Залда» татарлардан башка, курслардагы бөтен рус иптәшләр, интернациональ батальондагы мадьярлар, латышлар да пәрдә ачылганын көтеп утыралар. Руслар, татарлар, латышлар, мадьярлар, чувашлар, марилар, еврейләр—нигә бөтен дөнья булмасын? Билгеле, бөтен дөнья!
Без, «артистлар», дулкынлануыбыздан урыннарыбызда басып торз алмыйбыз. Йөрәкләребез каты-каты тибә... Халык алдына чыгасы булганга гына дулкынланмыйбыз, юк, — безне дулкынландыра торган башка көчлерәк сәбәп бар. ЛАәрьям карчык ролен уйнарга тиеш булган әлеге бөдрә чәчле кызыбыз моннан бер сәгать элек килергә тиеш иде. Пәрдә ачылыр вакыт җиткән, аның күренгәне юк. Бу безнең барыбызны да борчуга салды.
Суфлер будкасына кереп утырган Кави, әледэн-әле башын чыгарып, миннән сорый:
— Теге тузма баш килдеме әле?
— Юк.
Лхыр чиктә түзмәдек, квартирасына бер курсантны җибәрдек.
— Үле булса да, тере булса да алып кил! Алып килмичә калма!
Шунысы яхшы: ул елларда һәр спектакль алдыннан халыкара хәлләр турында доклад ясыйлар, озын-озын речьләр сөйлиләр иде. Ялкынлы революцион речьләр иде алар.
Доклад беткәнче тузма башның килеп җитүенә өметләнә идек без. Килмичә калуы мөмкин түгел. Безнең беренче һәм соңгы спектаклебез. Саубуллашу спектакле!
Менә комиссарның доклады бетте. Сүзләре колагыма кермәде. Үз хәлебез хәл иде: әлеге кыйгач кашлы кызыбыз һаман юк.
Комсомол оешмасы секретаре да сөйләде. Бик озын сөйли торган егет иде ул. һәр речен борынгы гасырлардан, коллар восстаниесеннән башлап, Париж Коммунасы турында аерым тукталып, бөтендөнья революциясе белән тәмамлый иде. Бүген дә ул шулай сөйләде. Ләкин бу голы без аны, никадәр озын сөйләсә дә, гафу иттек. Әмма аңа карап безнең «артисткабыз» күренмәде. Бары аны алып килергә киткән курсант кына мышкылдап кайтып керде.
— Өйдә юк. Кая киткәнен белмиләр.
.106 ' •
Без телсез калдык. Ә халык, спектакльне башлауны сорап, бик каты кул чаба, кычкыра, акыра, үкерә, күн итекләре, ботинкалары, чабаталары белән җирне ярырлык итеп тыпырдый. Хәтта кайберләре, авызларына бармакларын кабып, һаваны ярып, бик ачы сызгыралар. Әгәр берничә минуттан пәрдәне ачмасак, спектакльне башлап җибәрмәсәк, сәхнәбезне тар-мар итеп, үзебезне кыйнап, изеп, тетеп ташларга хәзер шикелле иде.
— Нишләргә?! — дидек без. — Әсәрне куя алмый калу хурлыгыннан ничек котылырга?..
Комиссар да атылып килеп керде. Мин аны бу кадәр ачулы, дәһшәтле итеп бервакытта да күргәнем юк иде.
— Нишләвегез бу!—диде ул безгә, искиткеч ачуланып.—Харап итәсез бит! Җитмәсә мадьярлар, латышлар алдында! Ә үзегез -кызыл курсантлар!..
Чыннан да без харап булу минуты алдында идек. Шунда Кави гаҗәп сыкранган, агарынган, шул ук вакытта ниндидер кискен хәрәкәткә хәзер булган бер төс белән суфлер будкасыннан ашыгып чыкты, кулындагы китабын курсант Насрулла Л1аксудовка тоттырды:
— Бар, суфлер булырсың. Будкага төш. Ә мин карчык ролен уйныйм.
Безгә бераз җан кереп китте. Ничек кенә булмасын, харап булу хурлыгыннан котылу өчен бер чара иде бу. Без шунда ук бу чарага ябыштык. Кавине карчык итеп киендерергә, битен хатын-кызлар төсенә кертер өчен бик тырышып акшарларга, буярга тотындык.
Арабызда артистлыгы белән тәҗрибәлерәк булган Якупов Кавигә өзлексез тукуында дәвам итте:
— Битең белән халыкка таба бик борылма. Хатын-кыз түгел икәнеңне сизәрләр. Уенның кызыгы бетәр.
Пәрдәне ачып җибәрдек. Суфлер беренче сүзләрне бирде. «Артистлар» калтыранган тавыш белән базмый гына уйнарга керештеләр. Аннары, берничә минут үткәч, рольгә бирелеп, әсәрдәге геройларның характерларына лаеклы тавыш һәм темперамент белән уйный башладылар.
Залда тавыш-тын басылды.
Миңа әле сәхнәгә керергә вакыт җитмәгән. Ишек янында басып торам. Якупов, сәхнә ярыгыннан карап, уйнаучыларны күзәтә. Мин, аның җиңеннән тартып, пышылдап кына сорыйм:
— Я, ничек?
Егет миңа баш бармагын күрсәтә: ягъни, шәп уйныйлар. Ал да гөл. Ләкин озак та үтми, кемнеңдер, ниндидер хәрәкәтенә ачуланып, кулларын йодрыклый, «эһ!» дип, үз-үзенә көенеп, ыңгырашып куя. Минем тез буыннарым калтырап китә. Әмма бераздан ул миңа тагын баш бармагын күрсәтә:
— Шәп бара!
Белмим, шәп уйналганмыдыр, юкмыдыр, анысы турында хөкем итүе читен. Шулай да пәрдә төшкәч, бик каты кул чаптылар. Татарлар гына түгел, рус иптәшләр дә, латышлар да, мадьярлар да кул чаптылар. Курсантларның кайберләре сәхнәгә үк сикереп менделәр.
— Мәрьям карчыкны кем уйнады?.. Нинди артистка?..
— Кави, — дидек без.
Ышанырга теләмәделәр. Чыннан да, ул уйнаган икәнен белгәч, гаҗәпләнеп һәм мактап, аның кулын кыстылар. Шунда ук аңа, дусларча шаярып, үз итеп, «янган театрның атаклы артисткасы» дигән исем дә биреп өлгерделәр. Соңыннан, Киевтә торган вакытта да, Кавигә бу исемне ишетергә туры килгәләде. Үз итеп, яратып әйтелгән бу сүзләргә Кавинең ачуланганын хәтерләмим. Ул дусларча әйтелгән шаяртуларны аңлый белә һәм үзе дә оста шаяртучылардан иде.
107
Ул еллардагы гадәт буенча, спектакльдән соң концерт булды. Кичәнең бу өлешендә татарлар да, руслар да һәм башка милләт вәкилләре дә катнаштылар.
Ул вакытта без залның каты кул чабуын, аның алкышлавын яшьлек белән үзебезнең адреска алган идек. Тик соңыннан, әдәбиятны яхшырак аңлый башлагач кына бу алкышларның иң зур өлеше безгә түгел, ә «Канлы көннәрдә»нең эчтәлегенә икәнен төшендек. Заманы өчен актуаль әсәр иде ул.
Спектакль уңыш белән бетте. Комиссарның да йөзе үзгәрде. Ул инде безгә елмаеп, яратып карый иде.
Бу кичәдән соң без нигә үзешчән түгәрәк кенә төзедек, әдәбият түгәрәге дә оештырасы калган икән, дигән фикергә килдек. Аны да оештырырга мөмкин иде. Курсларда бездән башка да каләм тибрәтүчеләр, үзләренең әдәби көчләрен шигырь өлкәсендә сынап караучылар юк түгел иде. Теләгәндә бу түгәрәккә башка хәрби курслардан да кайберәү- ләрне чакырырга булыр иде. Мәсәлән, атлы командирлар хәзерли торган курсларда Ибраһим_ йосфый укый. Аның патриотик хисләр белән тулы шигырьләреТазета битләрендә басылгалап килә. Кызылармеецлар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар. Аннары безнең күршедә генә диярлек сапер командирлар хәзерли торган курслар бар. Шул курслардан безнең кайбер иптәшләр янына пилоткасын бик килешле кыңгыр салып кигән яшь, таза, төз буйлы бер курсант килгәләп йөри. Менә шул курсант Гыйльми Камай (хәзер профессор) «Париж Коммунасы» драмасын татарчага тәрҗемә иткән. Тәрҗемәсе сәхнәгә дә куелган. Нигә аны чакырмаска?..
Ләкин без әдәби түгәрәк оештыра алмадык, Казан рус пехота курслары белән бергә көнбатышка, сугышлар барган якка китеп бардык.
Әлеге бөдрә чәчле кыз спектакльгә ни өчен килми калгандыр, сәбәбен ■белмәдек. Очратырга туры килмәде. Көнбатышка таба карап киткән эшелонда ул юк иде.
Шулай ук безнең эшелонда әлеге алсу яңаклы курсант Хәбибуллин да юк иде. Вагоннарга кереп урнашкач үткәрелгән барлау вакытында аның фамилиясен берничә мәртәбә кычкырдылар. «Мин» дип җавап бирүче булмады. Иптәшләре аңлатып бирделәр:
— Әле хәзер генә биредә иде. Каядыр чыгып китте булса кирәк. Капчыгы белән сандыгы монда. Хәзер керер.
Эшелон кузгалып китте. «Хәбибуллин утырырга өлгерә алмый калды»,— дигән уйга килдек һәм аны чын күңелдән кызгандык. Аңа, төрле поездларга утырып, безне куып җитү ансат булмаячак! Хәер, ул гына түгел, тагын ике курсант утыра алмыйча калган иде.
Берничә көннән әлеге ике курсант эшелонны куып җитте. Ләкин алар белән бергә Хәбибуллин юк иде. Тагын берничә көн көттек. Хәбибуллин күренмәде.
Озаграк тукталып торган бер станциядә Хәбибуллин хезмәт иткән взводтагы курсантлар аның юл сандыгы белән капчыгын вагоннан алып чыктылар. Почмаклары тимер белән ныгытылган, таза, йомыры йозак белән бикләнгән сандыкны, шул елларда гына ишетергә мөмкин булган сүзләр белән сүгенеп, җиргә ачуланып күтәреп бәрделәр. Бер-ике күтәреп бәргәннән соң сандык чәлпәрәмә килде... Эченнән иске-москы кәгазьләрдән, бернигә дә ярамый торган чүпрәкләрдән башка бернәрсә дә чык-мады. Капчыгында да шундый ук чүп-чар иде. Хәтта китәр алдыннан алган паегын да тыкмаган иде.
Курсантлар бу чүп-чарны башта,-искиткеч нәфрәтләнеп, итекләре белән таптадылар, аннары ут төртеп яндырдылар, хәтта, янып беткәч, көленә дә төкереп киттеләр.
Курсантлар куркакларга, дизертирларга шулай җирәнеп, нәфрәтләнеп карыйлар иде. Бу аларның тирән патриотик хисләр белән януларын,
108
яшь Совет Ватанына бөтен җаннары-тәннәре белән бирелүләрен, аны чит ил интервентларыннан һәм ак гвардия бандаларыннан соңгы тамчы каннарына кадәр сакларга хәзер булуларын бик ачык күрсәтеп тора иде. Яшь Совет республикасын фронтларда корал тотып яклау, аның бәйсезлеге, азатлыгы өчен көрәшү кызыл сугышчыларның дан эше, намус эше, вөҗдан эше итеп санала иде.
Әле дә хәтеремдә: фронтка китәсебезне ишетеп, курсант һидиятул- линның әтисе саубуллашырга, улын озатырга дип авылдан килгән иде. Улының сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуын чын күңелдән теләгән ата Габделхакка сугышларда үзен ничек тотарга «киңәш» биргән булган:
— Улым, сугышта бик бәтрәчләнмә, кирәкмәгән урынга атылып барып кермә, мөмкин кадәр арттарак йөр,—дигән.
Әтисенең бу «киңәшен» ишеткәннән соң Габделхак вагонга кашларын җыерып, бөтенләй үзгәреп, каралып килеп керде, беркем белән дә сөйләшмичә, бер почмакка барып утырды. Тик бераз тынычлангач кына ул мина һәм янындагы иптәшләргә чын күңелдән зарланып, әрнеп сөйләп бирде:
— Менә бит син аны,—диде. — Әтине әйтәм. «Арттарак йөр», дигән була. Кемгә әйтә бит: улына, комсомолецка!.. Әгәр мин сугышларда беренче булып бармыйм икән, арттарак йөрим икән, — кем булам мин?. Комсомолец буламмы, юкмы? Билгеле, юк. Ә мин комсомолец булып сугышырга телим... Гаҗәп бу әти дигән картлар?! Нигә алар шундый консервативный булалар икән? Сезнең әтиләрегез дә шундыймы?.. Андый түгелдер...
Үпкә авыруы белән җәфаланучы бу чандыр егет Кызыл Армиягә алынганда врачлардан үзенең авыру икәнен яшергән иде. Вагонда да ул, күкоәген тотып, ара-тирә йөткергәли, йөткерүемне күрмиләрме икән дип, гаепле кешесыман, куркып, шикләнеп, безгә таба караштыргалап ала иде.
Соңыннан ул фронтта йөргәндә дә әтисенең «киңәшен» исенә төшер- гәләде. Аны инде ачуланып түгел, ә көлеп, кызганып, совет сугышчыларының кем икәнлекләрен аңламаганга, аларны төшенеп бетерә алмаганга кызганып исенә төшерә иде.
Бу егетнең авыруы сугышларда тагын да көчәйде, шулай да ул фронттан китәргә теләмәде. Гражданнар сугышы беткәч, шул авыру белән өенә кайтып китте һәм озакламыйча авылында вафат булды.
Берничә атнадан соң инде без көньяк фронтында идек. ДАонда бернәрсәне искә төшереп китәргә кирәк: Киев шәһәренә барып урнашкач, Хәрби хуҗалык курсларында укучы курсантларның барысын да фронтка җибәрмәделәр. Алар арасыннан бары үзләре теләгәннәрне генә сайлап алдылар. Шулар арасында мин дә бар идем.
Курсантлардан төзелгән бригадаларның гражданнар сугышы фронтларында катнашулары беренче тапкыр түгел иде. Фронтларда бик каты сугышлар барган вакытта, безнең гаскәрләр хәл иткеч һөҗүмгә хәзерләнгән көннәрдә, Кызыл Армиянең Югары баш командованиесе, курсантлардан, ягъни булачак командирлардан удар бригадалар төзеп, аларны фронттагы иң авыр участокларга җибәргәли иде. Врангель фронтында да безгә кадәр Москва һәм Петроград курсларыннан төзелгән курсантлар бригадасы сугышкан, курсантлар бөтен фронтта үзләренең батырлыклары, сугышка осталыклары, куркуны, чигенүне белмәүләре белән дан казанганнар иде.
Орехов шәһәре өчен барган сугышларда алар аеруча батырлык күрсәткәннәр. Төнлә белән, «Интернационал» җырлап, шәһәргә бәреп кергәннәр, Врангельнең офицерлардан һәм махсус сайлап алынган солдатлардан оештырылган ике полкын, алар теле белән әйткәндә, «атаклы Дроздов» полкларын тар-мар иткәннәр, дүрт меңгә якын атлыларын та
109
ратканнар. Акгвардиячеләр, бронемашиналарын сугышка кертүгә карамастан, курсантларның һөҗүмнәрен туктата алмаганнар. Шәһәрнең һәр йорты, һәр тыкрыгы, һәр урамы өчен каты сугышлар барган, курсантлар кайбер ныгытылган пунктларны уникешәр тапкыр атакалаганнар... Шәһәрне алганнар.
Менә шушы каты сугышта уналты курсант дошман кулына плен төшә. Аклар аларны тылга алып китәләр, бик каты кыйныйлар, газаплыйлар, аннары атарга алып чыгалар. Үзләреннән кабер казыталар. Курсантлар атылырга барганда да, кабер казыганда да «Интернационал» җырлыйлар.
Конвойчы офицер аларга туктарга, җырламаска куша. Курсантлар җырлауларында дәвам итәләр.
Ак солдатларның берсе аеруча тырышып җырлаучы курсант Тулен- ковка ачуланып мылтык түтәсе белән китереп суга. Хәлсез Туленков казый торган кабере өстенә егыла. Ләкин ул бераздан, азапланып, кабер кырыена таянып, көч-хәл белән урыныннан тора, кулларын йодрыклап, ак солдатларга чиксез ачу белән кычкыра:
— Ак бандитлар, сволочьлар!.. Әллә сез безне җырлаудан туктатырбыз дип уйлыйсызмы!.. — ди һәм эчкә батып барган зәгыйфь тавыш белән башлап җибәрә:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән...
Әлеге солдат тагын, сугарга дип, аның янына ашыгып килә. Туленков баскан җиреннән кыл кадәр дә кузгалмый, җирәнеп, нәфрәтләнеп, солдатның битенә төкерә. Күзен кан баскан палач аны шунда штыгы белән кадап үтерә.
Кабер казучы курсантлар, моны күреп, тынып калалар, аннары, хәлләре бетүгә, аяк өстендә чак басып торуларына карамастан, «Интерна- ционал»ны яңа баштан дәһшәтле, көчле бер тавыш белән кычкырып җырларга керешәләр:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы!..
Җырлауларыннан туктамаган, иң соңгы минутларында да, үлем алдында да башларын ияргә теләмәгән бу горур батыр сугышчыларны күреп, ак солдатлар, нишләргә белмичә, аптырашып калалар. Конвойчы офицер кобурасыннан револьверын тартып чыгара, үз-үзен белмичә, ачы тавыш белән чәрелдәп акыра:
— Нәрсә карап торасыз!.. Туктатыгыз!.. Атыгыз!..
Курсант Болотов, иң соңгы көчен җыеп:
— Кабахәтләр, сволочьлар! Безне үтереп, котыла алмассыз!.. Көннәрегез санаулы!.. — дип кычкыра һәм, көрәген күтәреп, офицер өстенә ташлана.
Палачлар тәртипсез атарга тотыналар. Берничә пуля берьюлы тигәннән соң, Болотов үзе казыган балчык өеменә йөзтүбән каплана.
Башка курсантларны да, каберләрен казып бетергәннәрен көтмичә, атып үтерәләр.
Курсантларның иң соңгы сулышларына кадәр үзләрен горур, батыр тотулары, Совет республикасына, совет халкына, коммунизм идеясенә турылыклы булулары, дошманнан мәрхәмәт-шәфкать сорамаулары, үлгәндә дә «Интернационал» җырлаулары һәм, нәфрәтләнеп, җирәнеп дошманның битенә төкереп үлүләре хәтта ак палачларны да таңга калдыра.
Москва һәм Петроград курсантларының бу тиңсез батырлыклары турында без юлда ук ишеткән идек. Фронтка баргач, алар өчен үч алырга, аларның түгелгән каннарын ун тапкыр, йөз тапкыр кайтарырга ант иткән идек.
Безнең курсантлар Врангельгә каршы сугышканда да, соңыннан Махно бандасын тар-мар иткәндә дә герой иптәшләренең исемнәренә тап төшермәделәр. Аерым частьлар гына түгел, аерым курсантлар да бик зур батырлыклар күрсәттеләр.
Бер сугышта пулеметчы Ширяев урнашкан окопка дошман снаряды килеп төшеп, аның ике иптәшен үтерде, үзен каты яралады. Снаряд кыйпылчыгы аның корсак итен ярып киткән, эчәгеләрен чыгарган иде. Ширяев окобыннан китмәде, бер кулы белән эчәгеләрен кысып тотып, икенче кулы белән дошманга атуында, аны кыруында дәвам итте. Атакага күтәрелгән дошман солдатлары, аның пулемет утына очрап, җиргә ятарга, аннары кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Бу сугыш безнең каршыдагы дошман частен тар-мар итү белән тәмамланды. Атышлар тынганнан соң, курсантлар Ширяев янына йөгереп бардылар... Ул инде үлгән, ләкин пулеметын кулыннан ычкыдырмаган иде.
Курсантлар иң соңгы чиккә кадәр сугышалар, тиңдәше булмаган батырлыклар күрсәтәләр, «инде беттек, үлемнән башка чара калмады» дип уйларлык хәлләрдә дә җиңеп чыгалар иде.
Кыш көне безнең часть курсанты Новиков, янындагы иптәше белән бергә, махночылар кулына эләгә. Бандитлар, аларның курсант икәнлекләрен белеп, кыйныйлар, мыскыллыйлар, газаплыйлар. Өсләрендәге киемнәрен салдырып алалар, күлмәк-ыштаннан гына калдыралар.
Төнлә белән ике махночы аларны авыл кырыена — атарга алып китә. Курсантлар, кыйналган, хәлдән тайган, ач, ялангач булуларына карамастан, уңай моментны туры китереп, исерек бандитларның өстепә кинәт ташланалар, тешләре-тыриаклары белән ябышып, чәйнәп, кулларыннан винтовкаларын каерып алалар, икесен дә кадап үтерәләр, качалар...
Берничә көннән соң бу батыр егетләр безнең частька исән-сау әйләнеп кайттылар.
Аерым сугышчыларның тиңсез батырлыкларын, шашкын кыюлыкларын күрсәткән мондый мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде. Кызыл Армия частьларында җан аямый сугышучы егетләр күп иде. Бигрәк тә мондый батырлыкларны коммунистлар күрсәтәләр, алар иң беренче булып атакага күтәреләләр, «Революция өчен!», «Социализм өчен!» дип, «ура!» кычкырып, иптәшләрен ияртеп, дошман өстепә ташланалар, иң авыр минутларда да каушап калмыйлар, җиңүче булып чыгалар иде. Коммунистлар үзләренең батырлыклары, чамасыз кыюлыклары белән бик күпләргә үрнәк булып торалар иде.
Социалистик Ватанга, халык эшенә, бөек Коммунистлар партиясе эшенә бирелгәнлек яшь Кызыл Армиянең гүзәл һәм хас сыйфаты иде. Совет сугышчылары ул елларда яшь республикабызны дошманнардан азат итү белән генә калмыйча, бәлки бөтен дөньяда пролетариат революциясе ясау, җир шарына кызыл флаг кадау хыялы белән яналар иде. Ул көннәрдә, фронтка барганда, безнең вагоннарга ерактан ук күренеп торган зур-зур ак хәрефләр белән «Даешь Варшаву!», «Үлем поляк пан-нарына!», «Үлем Врангельгә!», «Яшәсен бөтен дөнья пролетариат революциясе!» дигән ялкынлы сүзләр язылган иде.
Егерменче ел иде. Утлы, ялкынлы ел иде.