Логотип Казан Утлары
Хикәя

„БӘХЕТЛЕ КЕШЕ СИН, ШИҺАБЕТДИН!"


Түбән Бирәзә авылында Әхмәтгали исемле бер кеше яшәгән. Ул иртәдән кичкә кадәр чабата үргән. Аның берсеннән-берсе кечкенә сигез баласы булган. Ләкин аларның берсе дә яңа чабата кимәгән.
— Менә бәхетем генә табылсын, бәхетем табылгач та һәркайсыгызга шыгырдап торган я^ңа чабата үреп бирәчәкмен, — дип әйтә торган булган Әхмәтгали үзенең балаларына. Базар көн килеп җиткәч, аркасына чабата бәйләмен асып, Арчага китә торган булган ул. Ә балалар боз каткан тәрәзәне сулышлары белән эретеп, бер күзләре белән урамга карап, әтиләренең кайтуын көткәннәр. Бәлки, бу юлы әтиләренә бәхет очрамасмы, дип өметләнгәннәр алар. И, шулай булсачы! Алар барысы да яңа чабаталы булырлар, урамга чана шуарга чыгарлар иде. Ләкин әтиләре бу юлы да буш кайта. Ул капчык төбенә генә салган арыш онын әниләренә сүзсез генә суза да читкә борыла, балаларга карамый.
Шулай атналар, айлар, еллар үтеп торган. Әмма чабатачы Әхмәтгалинең алачыгына бәхет кереп тә чыкмаган. Бу хәл балаларны бик аптыраткан: ник бай балаларының бәхете бар да, Әхмәтгали балаларының бәхете юк, ник бай бәтчәләрнең киез итекләре, җылы бүрекләре, пальтолары бар да, ник Әхмәтгали балаларының сигезенә бер сәләмә киемнәре юк? һәм балалар тагын да ныграк түземсезләнеп әтиләреннән: «кайчан инде бәхет табып кайтасың», дип ялвара башлаганнар. Сабыйларның якты күзләре гүя: «әти, без бит болай яши алмыйбыз. Тап инде, әти, безгә бәхет!» дип әйтә торган булганнар һәм Әхмәтгали җанны көйдерә торган бу сабый күзләрне күрмәс өчен башын тагын да түбәнрәк игән.
— Заманасы килеп җитмәгән әле, балалар, заманасы!—дип бер үк сүзләрне кабатлый торган булган ул һәм балаларына күрсәтмичә генә күз яшьләрен сөрткән.
Аннары империалистик сугыш башланган. Әхмәтгали өлкән улы Ис- ламгали белән фронтка киткән. Бер елдан соң Әхмәтгали абзый яраланып өенә кайтып егылган. Исламгали сугышта үлеп калган. Сугыштан кайткач, Әхмәтгали бәхет турында бөтенләй сөйләмәс булган. Хәтта яшь балалары бу сорауны биргән чакта да ул, юк инде, дигәндәй, сул кулын гына селтәгән. Бары тик бер тапкыр гына ул дүртенче малай булып үскән ун яшьлек улы Шиһабка:
— Мин инде, улым, бәхетне таба алмам, ахрысы, картаеп барам, ә син табарсың. Акыллы кешеләр солдатта миңа яхшы заманнар туар, дип әйткәннәр иде,—дигән.
Шуннан соң Шиһаб «яхшы заман нинди була ул, кайчан килә ул?» дип, әтисеннән күпме генә ялварып сораса да әтисе аңа берни әйтмәгән. Ул бөтенләй диярлек сөйләшми башлаган, бөкрәйгән, картайган.
Әтисе әйткән сүзләрнең мәгънәсен Шиһаб байтак еллар үткәч кенә төшенде. Караңгы татар авылында революция булганнан соң да әле ба-
87
рысы да әүвәлгечә калган күк иде. Инде басса бакыр, сукса тимер өзәрлек егет булып үсеп җиткән Шиһаб, абыйлары кебек, һаман кулакларга ялланып эшләде, абзарлардан башка берни күрмәде. Шулай булса да заманалар башка иде инде һәм иң артта калган, иң түбәндә яшәгән, укый-яза белмәгән кешегә дә кайбер нәрсәләр билгеле иде инде. Шиһаб, хуҗасының тәмле теленә дә, янаулары, куркытуларына да карамастан, аңардан китеп, Казанга барырга була.
Шиһаб Казанга килгәндә 1928 елның башлары булып, илебез индус-триализациягә юл тоткан чаклар иде. һәр җирдәге кебек, Казанда да яңа заводларның зур-зур корпуслары төзелә иде. Язгы бер көндә шушы корпуслар арасында Шиһаб та күренде. Урта буйлы, тере кара күзле, өстенә бишмәт, аягына чабата кигән егерме ике яшьлек бу егет яртылаш кына салынган зур цехның ишеге төбендә таң калып туктады. Салам түбәле бәләкәй авыл өйләрен генә күреп яшәгән егеткә бу цех кыр кебек зур булып күренде. Шушы кырдай зур цехның түбәсендә, «күктә», ниндидер тимер кисәкләрен ныгытып йөргән эшчеләргә ул коты очып һәм шул ук вакытта чиксез сокланып, авызын яртылаш ачкан килеш карап торды. Үзенең дә алар янына менәсе, көчен, сәләтен күрсәтәсе килде, ләкин шүрләде дә: егылып төшсәң, сөякләреңне җыеп ала алмаслар. Бу авыл ындырындагы эскерт түгел бит!
Шиһабны зур сакаллы карт бер тимерчегә чүкеч сугучы итеп билгеләделәр. Дмитрий Васильевич Волков, каршында куркып басып торган Шиһабка кырыс кына карап алды да:
— Мастеровойлар чабатадан йөрми. Ташла боларны,—диде һәм кулы белән егетнең чачакланып беткән чабаталарына күрсәтте. Шиһаб бурлат кебек кызарды.
— Акча нету, — диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән.
— Акча кирәкми, спецовканы түләүсез бирәләр сиңа.
Шиһаб ышанмады. Ул дөньяга туганнан бирле аңа түләүсез беркем дә бернәрсә дә биргәне юк иде әле. Ләкин биргәч баш тартмады, чөнки юләр түгел иде, курка-курка гына булса да алды һәм икенче көйне карт мастер алдына яңа кием, яңа ботинка кигән килеш килеп басты. Үзе оялып кына елмаеп торды. Ләкин иртәрәк елмайган икән ул! Дмитрий Васильевич эштә бик кызу канлы кеше булып чыкты. Шиһаб ул сораган коралны алып бирә белмәгән яки дәү чүкеч беләи тимерченең бәләкәй чүкече күрсәткән урынга җайлап суга алмаган чакларда Дмитрий Ва-сильевич бик каты ңчуланды, сүгенде. Шабыр тиргә баткан Шиһаб исә аның алдында калтырап торды һәм ап-ак булып кызган тимернең сандал өстендә суынуын күреп, дистәләгән коралларның кайсысы гладилка икәнен белмәгәнгә, тагын да ныграк аптырады.
— Ни эзлисең, сиңа карап тора ич!—дип кычкыра иде андый чакларда Волков аңа. Шиһабка исә, барлык кораллар да аңа карап торалар кебек күренгәнгә, ул кулына беренче эләккән коралны ала. Билгеле, бу гладилка булмый. Карт мастер тагын да ныграк ачулана, хәтта кызган тимер белән Шиһабның башына кундырыр кебек. Шиһаб каршы бер сүз әйтми, җиң очы беләи маңгай тирен генә сыпыра һәм яңадан чүкеченә тотына.
— Менә миңа нинди шәп ярдәмче бирделәр, сөйләшә дә, эшли дә белми!—дип сукранудан туктамый тимерче.
Ике атналап вакыт үткәч, Шиһаб эшкә бераз күнегә төште, коралларны азрак бутый башлады. Ләкин көрәк сакаллы карт мастер һаман да аңардан канәгать түгел иде һәм Шиһаб эштән куарлар дип коты очып йөри иде. Аның ничек кенә булса да һөнәргә өйрәнәсе килә иде. Әтисенең, һөнәрле үлмәс, дигән сүзләрен ул бер генә минутка да исеннән чыгармады. Аннары тимерче эше — ничектер аның күңеленә дә ошап китте. Бу эштә барыннан да элек көч, сәләт, җитезлек кирәк. Болар барысы да Шиһабта бар иде, моны ул үзе дә тоя иде.
88
Ләкин аны эштән куу Волковның уенда да юк иде. Ул тимерчеләр цехының яшь эшчеләренә Шиһабны русча сөйләшергә һәм русча укырга- язарга өйрәтергә кушты.
— һөнәр кешесенә укый-яза белү бик кирәк, һөнәр кешесе чертежлар белән эш итә, ә укый-яза белмәгәндә чертежларны танып булмый, — ди иде ул Шиһабка.
Мастерның бу сүзләренә каршы да Шиһаб бер сүз әйтми, әмма эшләгәндә теш-тырнак белән тырыша иде. Ә инде бу зур сакаллы, кырыс холыклы Мәскәү эшчесе — Волков үзе Мәскәүдән килгән иде — аңа бербер мактау сүзе дә әйтсә, баладай куанды. Ә Дмитрий Васильевич ара- тирә аның аркасыннан каккалый башлады.
— Егет икәнсең. Шиһаб, тырышасың, ә тырышкан, теләгенә ирешкән.
Мондый бәхетле көннәрдә Шиһаб ашамыйча да эшләргә әзер була иде, шул хәтле аның күңеле күтәрелә иде.
Көннәрдән бер көнне авылдан Шиһабның хатыны күкрәк баласы белән килеп төшә. Бу турыда ишеткәннән соң, Дмитрий Васильевич Шиһабка әйтеп куя:
— Кичен сезгә кунакка барам.
һәм менә чал сакалын, ак чәчен ничектер ачыграк күрсәткән кара костюм кигән Дмитрий Васильевич аларның кеп-кечкенә, буп-буш бүлмәләре ишеге төбендә басып тора. Аның йөзендә гаҗәпләнү, ләкин Шиһаб белән аның ак яулыклы яшь хатыны тагын да ныграк аптыраштылар, алар кадерле кунакны кая утыртырга белмиләр.
Чәйне идәндә, палас өстенә ашъяулык җәеп, эчәләр, — чөнки өстәлләре дә, урындыклары да булмый аларның.
— Тагын акча юкмы?—дип шаяртып сорый Дмитрий Васильевич Шиһабтан. Шиһаб елмая гына. Кунакның ачуланмавы, аның шат күңелле булуы һәм татарлар кебек аяк бөкләп утыруы хуҗаларның да күңелен күтәрә. Алар тартынуларын оныталар. Кунакны авыл күчтәнәчләре белән сыйлыйлар.
Чәй эчкәннән соң Волков Шиһабны үз өенә алып китә, — алар күршедә генә торалар. Биредә, икәүдән-икәү генә калгач, Дмитрий Васильевич Шиһабны хатынының киләсен алдан әйтмәве, хатынын шундый шыксыз бүлмәдә каршылавы өчен бик каты орыша, оялта. Аннары, бераз йомшый төшеп:
— Менә бу өстәлне, шушы тумбочканы ал, сарайда тимер кровать бар. Хәзергә ярап торырлар, — ди. Дмитрий Васильевич Шиһабка акча да бирә. Шиһаб рәхмәтләр әйтеп акчадан баш тартып карый, ләкин карт тимерче тыңларга да теләми:
— Соңыннан, хәл кергәч бер кайтарырсың әле. Безнең, эшчеләрнең гадәте шундый. Бер-береңә ярдәм итешәбез...
Бер елдан соң Дмитрий Васильевичны, тимерчелектән алып, икенче участокка күчерәләр. Ул киткәч Шиһаб боегып кала. Яңа тимерче аңа бөтенләй ошамый. Ул Волковтан бик күп яшь, тәҗрибәсезрәк булуына карамастан, мактанырга бик ярата, бик күп сөйли, бигрәк тә хатын-кызлар турында күп сөйли ул. Шиһаб аның әдәпсез сүзләреннән кызарып читкәрәк китә, ләкин эшне барыбер элеккечә яратып, җан атып эшли. Ләкин яңа тимерче аның эшен бөтенләй күрми иде.
Еш кына алар янына Волков кереп чыга һәм эшләренә сүзсез генә читтән карап тора иде. Бер көнне ул Шиһабны читкә чакырды да:*
— Мин сине яңадан үз яныма алам. Монда син бернәрсәгә дә өйрәнә алмыйсың, — диде.
Шиһабның түбәсе күккә тиде. Ул икенче көнне үк Дмитрий Васильевич янына — монтаж участогына күчте. Карт мастер аны әкренләп бораулау эшенә, кыздырып чүкергә һәм монтаж эшләренә өйрәтә башлады. Бу вакытта Шиһаб инде русча аз-маз укый-яза белә иде, гади чертеж
89,
ларны да таный иде. Волковның, үзе белән бергә эшләүче иптәшләренең, бигрәк тә комсомолецларның ярдәме бушка китмәде.
Слесарьлык эшенең нигезләрен бер үзләштереп алганнан соң, Шиһаб гаҗәеп булдыклылык күрсәтә башлады. Кайчандыр өстә эшләгән мон- тажникларның эшенә исе-акылы китеп карап торган Шиһаб хәзер үзе дә шул монтажниклар белән бергә күкләрдә эшләде, егылырмын дип уйлап та карамады. Зур-зур тимер конструкцияләрне гаҗәп бер җитезлек һәм осталык белән беркетте.
— Кыю син, Шиһаб, ләкин сак булырга кирәк, — дип еш кына кисәтә иде аны Волков, — күбрәк баш белән эшлә, акробатика цирк артистларына калсын.
Шулай алар өч елдан артык бергә эшләделәр. Заводны төзеп бетергәннән соң Волков бөтен семьясы белән яңадан Мәскәүгә кайтып китте. Казан вокзалында алар, Шиһаб белән берәр рюмка эчеп, кочаклашып үбештеләр дә бөтенләйгә аерылдылар.
— Дмитрий Васильевич миңа туган әтием кебек булды, — ди хәзер Шиһаб, үткәннәрен искә төшереп. — Мин аңардан һөнәргә генә түгел, бүтән бик күп нәрсәгә дә өйрәндем. Ул минем укытучым булды.
Дмитрий Васильевичны озатканнан соң, Шиһаб та икенче урынга күчте. 1932 нче елның маенда ул «Урак-чүкеч» заводына алтынчы разрядлы котельщик булып эшкә керде. Биредә Шиһаб абзый бүгенгәчә, менә егерме биш елдан артык инде эшләп килә.
Авыр машиналар төзү министрлыгына карый торган «Урак-чүкеч» заводы Советлар Союзында асылма юллар өчен кирәкле барлык җиһазларны эшләп чыгара торган бердәнбер завод. Аның продукциясе илебезнең барлык почмакларына — Кавказга, Урта Азиягә, Ерак Көнчыгышка китә. «Урак-чүкеч» заводы эшләп чыгарган асылма юл җиһазлары шулай ук чит илләргә дә — Польшага, Вьетнамга, Кореяга, Кытайга җибәрелә. Асылма юл җиһазларыннан тыш завод 1,5 тонна йөк күтәрә торган лебедкалар, ком-туфрак кебек таралучан әйберләрне ташу өчен кул-ланыла торган «пластинчатый питатель» дип аталган зур агрегатлар эшләп чыгара. Быел завод шушындый өч агрегатны ясап, һиндстанга — Бхи- лаи шәһәре янында төзелә торган металлургия заводына җибәргән.
— һиндстанга җибәрелгән пластинчатый питательләрнең төп узелларын,— ди заводның баш инженеры Мирсәет Рәхимкулов, — безнең иң яхшы электросварщигыбыз Шиһаб абзый Әхмәтгалиев кыздырып ябыштырды.
Озак еллар заводта эшләү дәверендә котельщик, дөресрәге эре металл конструкцияләрен җыючы Шиһаб Әхмәтгалиев бүтән бик күп һөнәрләргә дә өйрәнгән. Хәзер иптәшләре аны җитмеш җиде һөнәр остасы дип кенә йөртәләр.
Сугыш башланган елны заводта кыен хәл килеп туган. Тәҗрибәле эшчеләр, шулар җөмләсендә, электросварщиклар да фронтка киткәннәр. Шушы көннәрдә инде слесарь Шиһаб завод җитәкчеләре янына барып: «Миңа электросварщик булып эшләргә рөхсәт итегез әле. Мин бу эшне булдырам», — дигән. Аңа шатланып рөхсәт биргәннәр. Ләкин бер тарыдан ботка пешми дигәндәй, бер электросварщик та заводның бөтен эшен эшләп бетерә алмый. Шиһабка башкаларны да сварщиклыкка өйрәтергә кушалар. «Киттем шулай укытучы булып...» дип елмая Шиһаб абзый һәм башын чайкап куя. Башта аңа өйрәнчек итеп өч татар кызы бирәләр. Авылдан яңа гына килгән оялчан гына япь-яшь кызлар булалар алар, электрдан һәм уттан котлары оча, электрод тоткычын кулларына алу түгел, аңа якын килергә дә куркалар.
Бу кызларда Шиһаб абзый үзенең инде еракта калган яшьлеген күргәндәй була һәм, кайчандыр үзен өйрәткән Дмитрий Васильевич кебек, кызларны һөнәргә өйрәтү өчен йөрәгенең бөтен җылысын бирә. Моңа күпме хезмәт, күпме түземлек киткәндер, хәзер хәтерләве дә читен. Кыз
90
ларның кулларында электрод кыстырган тоткыч калтырамасын өчен аларның куркуларын да, үз көчләренә ышанып бетмәүләрен дә, шикләнүләрен дә бетерергә кирәк булган. Шиһаб абзый боларның барысына да ирешкән. Өйрәтә торгач, кызлар ул чакта әле ничектер татар кызлары өчен ятсыман тоелган электросварщиклык һөнәрен бик яхшы үзләштергәннәр. Ул кызларның кайберләре бүген дә шул хезмәттә эшлиләр һәм производство алдынгылары булып саналалар.
— Барлык өйрәнчекләремне санап та бетерә алмам, күп булды алар... — ди Шиһаб абзый, — әмма сварка эше миңа шул хәтле ошап китте, мин үз балаларымны да шушы һөнәргә өйрәтергә булдым. Иң башта өлкән улым Нәкыйпне өйрәттем, ул армиягә киткәч, икенче улым Рәшитне өйрәтә башладым. Рәшит белән икәү эшләп йөргән арада өченче малаем — Рифкать үсеп җитте. Абыйсы армиягә киткән көнне ул аның урынына эшкә чыкты. Хәзер Рифкатькә унсигез яшь. Ләкин ул инде дүр-тенче разрядлы сварщик. Рифкать армиягә киткәнче, Илсур үсеп җитәчәк. Аны да шул һөнәргә өйрәтергә исәп бар. Әхмәтгалиевләр семьясы потомственный электросварщиклар семьясы булсын дип торам!
Үзенең һәм улларының хезмәте турында сөйләп, үзенең һәм улларының ничәмә-ничә почет грамоталарын күрсәткәндә, Шиһаб абзыйның күзләрендә чын эшче горурлыгы якты нур булып кабынып китә. Аннары ул бераз уйга кала да болай сөйли:
— Безнең заводта потомственный эшчеләр бик күп — заводның эшли башлавына йөз елдай артык бит инде. Алар арасында ата-бабаларының буыннан-буынга күчкән һөнәрләрен дәвам иттереп килгән һәйбәт мастерлар бар. Ләкин хәзер күпләрнең ата-бабадан килгән һөнәрләре өзелә. Балалары әтиләре һөнәре буенча бармыйлар. Мәсәлән, Газим абзый Габ- драхмановны алыйк. Аның кебек оста токарь тагын булырмы икән. Аның кебек токарь булу яшьләрнең төшенә дә керми әле. Теләсә нинди детальне кәртинкә итеп кырып бирә ала. Ләкин аның һөнәре нәселенә күчми. Балаларының берсе дә әтиләренең һөнәрен өйрәнмәде. Әлбәттә, эшче семьядан врачлар, инженерлар, музыкантлар чыга икән, анысы бик яхшы... Ләкин дә без, эшчеләр, үз һөнәребез белән дә хаклы рәвештә горурланабыз. Безнең шундый «секретларыбыз» бар, алар турында бер китапта да язмыйлар, аларны йөрәктән йөрәккә генә биреп була. Мин хәтерлим, Дмитрий Васильевич эчә төшсә, үзе урынына калдырырга малае булмаганга елый да иде. «Волковларның рабочий династиясе бетә», ди иде ул. Ә Дмитрий Васильевич зур акыллы кеше иде, ул алга, бик еракка карый белә иде.
Без килеп кергәндә электросварка цехы гөрләп тора иде: бер почмакта металл чыңнары, икенче урында трансформаторлар гүләве, электродлар чытырдавы ишетелә. Әледән-әле, күзне чагылдырып, яп-якты утлар кабына. Бер-берсениән күчерелеп йөртелә торган щитлар белән аерылган электросварщиклар, йөзләренә маскаларын каплап, эшлиләр. Шиһаб абзый да, аның улы Рифкать тә биредә. Шиһаб абзый бүген диаметры 5— 6 метр чамасындагы дәү шкивның аерым кисәкләрен кыздырып ябыштыра.
Электросварщик эше бик зур күнегү таләп итә торган һөнәр. Дөресен генә әйткәндә, электросварка ул әлегә кадәр кул хезмәте, һәрбер кул хезмәте кебек, бу һөнәр дә үзенең башкаручысының сәләтенә, тәҗрибәсенә, белеменә бәйләнгән.
Ничек дип кенә аңлатырга инде сезгә,—ди Шиһаб абзый,— без, сварщиклар, кием тегүчеләр кебек. Тик безнең кулда инә белән материя түгел. Оста’тегүче, күргәнегез бардыр, теккәндә инәсенә карап та тор
91
мый, кая чәнчәсен аның кулы үзе белә. Оста сварщикның кулы да шул тегүче кулы кебек инде.
Мин Шиһаб1 абзыйның нык, сеңер кулларына күз төшерәм һәм аңардан үзенең яңа эш методы турында сөйләвен үтенәм.
Шиһаб абзый башында таҗсыман утырып торган маскасын сала. Масканы йөзгә каплаганда комачауламасын өчен кепкасын козырегы бе- .лән артка әйләндереп кигән. Шиһаб абзыйның өстендә кайбер урыннары көеп чыккан брезент куртка һәм шундый ук чалбар. Киң җилкәле, уртача буйлы Шиһаб абзый бу киемдә эшкә чыккан матроска охшый. Ул тигез, таза тешләрен күрсәтеп елмая, башын чайкап ала.
— Берәрсе такылдагандыр инде, — ди ул, җитди итеп. — Методка кадәр ерак әле. Сварканы үземчә эшлим, нибары шул гына.
Мәгълүм ки, сварщик маскасының яки щитының кара пыяласы аркылы бик якты ут кына күренә. Сварщик электродны металлдай алуга, вольт дугасы шул ук секундта сүнә һәм кара пыяла аркылы бернәрсә дә күренми башлый. Тоташтан кыздырып ябыштырып барырга кирәк булмаган чакларда, сварщик, электродын яңа урынга күчерер өчен, маскасын ачарга тиеш була. Ләкин моңа вакыт кирәк. Шиһаб абзый Әхмәтга- лиев маскасын ачмыйча гына электродны яңа урынга күчереп, кыздырып ябыштыруын дәвам иттерә. Ул үзенең кулын шулкадәр күнектергән, аның кулы «сукыр» килеш тә электродны нәкъ кирәк урынга күчерә ала. Шулай итеп ул бер минутын да әрәм итми.
— Гаҗәп тыйнак кеше безнең Шиһаб,— ди цех мастеры Андрей Акимович,— балалары да үзе шикелле. Өлкән малае башка сменада эшләгәндә көн саен әтисен мотоциклда килеп ала.
Мин Шиһаб абзыйда кунакта да булдым. Хәзер ул эшчеләр поселогында үз өендә тора. Калай түбәле, алты почмаклы бу йортны ул дәүләттән ссуда алып үз кулы һәм семья членнарының кул көче белән салган. Завод аңа төзү материаллары белән ярдәм иткән.
Йорт тирәсе койма белән әйләндереп алынган. Йорт артында бик матур бакча, бакча эчендә ак мунча, беседка.
Матур капкадан иркен ишек алдына килеп кергәч тә безне Шиһаб абзыйның хатыны Шәмсекамал апа каршы алды. Ак яулыгын яшь киленнәрчә артка кайтарып бәйләгән, гаҗәп җиңел сөякле, ачык йөзле Шәмсекамал апа безне ак якка алып керде. Өй эче гаҗәп чиста, якты, гөлләр белән тулы. Ак тумбочка өстендә баян, китаплар, комод өстендә радио, стеналарда рәсемнәр һәм почет грамоталары. Барысы да матур рамкалар эчендә.
— Әнә шул тумбочка инде, Дмитрий Васильевич биргән, — диде Шиһаб абзый, — истәлек итеп саклыйбыз.
Шунда ук сүзгә кушылып киткән Шәмсекамал апа бу гүзәл дуслык турында тагын бик күп нәрсәләр сөйләп бирде. Хатын-кыз күңеле нечкәрәк бит, ирләр хәтерләмәгәнне хәтерли.
— Картыбызның заводны яратуы да шул Дмитрий Васильевичтан инде, — диде ул, ахырда. — Заводка барсам, дип әйтә, күңелем рәхәтләнә. Кайтасым да килми, ди. Бер ару, бер зарлану белми.
— Ярар, хатын,— дн Шиһаб абзый, көлеп,— син, булмаса, орденыңны күрсәт. Үземнекеләр турында мин сөйләдем инде.
Шәмсекамал апа, ире кебек үк, бик озак вакытлар производствода эшләгән һәм балалар үстергән. Аларның барлыгы тугыз балалары булган, җидесе бүгенге көндә дә исәннәр.
Шкаф тартмасыннан алып Шәмсекамал апа орденын һәм кенәгәсен •суза. Бу өченче дәрәҗә Ана даны ордены.
Шул чакта безнең янга йөзен җыерчыклар баскан бер карчык килеп керде. Бу Шиһаб абзыйның әнисе икән. Аңа инде җитмеш сигез яшь.
— Аналарга хәзер бик зур хөрмәт, — диде ул, кибеп беткән кулы белән орденны сыпыргалап. — Элек хатын-кызны кешегә дә санамадылар.
йөзебезне ачып йөрергә дә кушмыйлар иде. — Карчык бераз уйланып утырды да яңадан сөйли башлады. — Бәхетле кеше син, Шиһабетдин! Хатының да, балаларың да бәхет эчендә йөзә. Әткәң, мәрхүм, бүгенге тормышны күрсә, шатланып туя алмас иде. Ышанмас та иде, мескен. Чабатачы Әхмәтгали малаеның өеме бу, байлар өеме, дип әйтер иде. Безнең авылдагы өйгә иелеп кенә кереп була иде, йөргәндә дә, басып торганда да, гел иелергә туры килә иде. Әтиегез, мәрхүм, әйтә торган иде, бер генә ел булса да иелми йөреп була торган өйдә яшәсәң иде, ди иде. Ә сезнең түшәмегез әнә, иң озын кеше кулын сузса да җитмәс...
Карчыклар күп сөйләүчән булалар, яшьләр еш кына аларга сөйләргә дә бирмиләр. Ләкин бу өйдә карчык аиа сөйләгәндә мин хәтта ачулы караш та сизмәдем. Киресенчә, аны барысы да бик зур хөрмәт белән тыңладылар. Бары тик карчык яңадан: «Бәхетле кеше син, Шиһабетдин...» дип кабатлый башлагач кына, улы аның сүзен бүлеп:
— Заманасы бәхетле, әнкәй, шуңа синең Шиһабетдинең дә бәхетле. Әткәйнең дә бәхете булган, бөтенләй бәхетсез кеше дөньяда булмый, тик аның бәхетен башкалар урлаганнар. Чөнки заманасы шундый булган.
Бу зур, тату эшче семьяда гаҗәеп матурлык бар иде. Мин аларныц чын күңелдән сөйләгән сүзләрен байтак язып утырдым әле. Шиһаб абзыйның өлкән улы Нәкыйп эштән кайтты. Аннары аның хатыны Тәнзилә кайтты. Ул икмәк заводында эшли икән. Бераздан Шиһаб абзыйның өлкән кызы, тукучы булып эшләүче Мәстүрә, аның кияве электромонтер Тәлгать кайттылар. Мәҗлес тагын да күркәмрәк булып китте.
Саубуллашканда Шиһаб абзый кулымны кысып:
— Безнең тормыш уч төбендәге кебек инде, һәркемгә билгеле, һәркемгә күренеп тора. Үзебез дә башкаларны күреп торабыз. Рабочийлар- ның тормышы бер инде.
Мин аның бу сүзләренә һич тә гаҗәпләнмәдем. Әмма Шиһаб абзый бу сүзләрне тикмәгә генә әйтмәгән икән. Аның тирәсендә язучылар күренә башлагач,— беренче көндә без аның янында бер хәбәрче иптәш белән булган идек, — кайсыдыр шаяны әйтеп куйган икән аңа. Хәзер инде Шиһаб абзый, дигән, синең турыда булмаганны бар дип язып бетерәчәкләр. Югарыдагы сүзләрне Шиһаб абзый шуңа борчылып әйт-кән икән. Ләкин булганы да бик матур булгач, ник булмаганны язарга инде?!
Шиһаб абзый елмайды һәм тагын бер мәртәбә кулымны кысты. Кайткан чакта мин: «Октябрь тудырган миллионнарча яңа кешеләрнең берсе шушы Шиһаб абзый инде», дип уйладым. Бу чыннан да шулай бит!