Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЭШЛӘР, БЕЗНЕҢ ХЫЯЛЛАР


Редакция Татарстан язучыларына, композиторларына, артистларына һәм рәссамнәренә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иткән иде:
1. Октябрьның 40 еллыгын сез нинди яңа әсәрләр белән каршылыйсыз?
2. Хәзер нинди әсәрләр өстендә эшлисез? Алдагы иҗат планыгыз белән таныштырсагыз иде!
3. Татар әдәбияты һәм сәнгатенең алдагы үсеше турында Сезнең- фикерләрегез?
Журналыбызның бу санында килгән җавапларның бер өлешен урнаштырабыз.
Бөек бәйрәмне здр хезмәтләр, күренекле иҗат казанышлары белән каршы алу хәзер совет халкының күркәм бер гадәтенә әверелеп бара. Әмма мин үзем, аянычка каршы, бу юлы иҗади куанычка ирешә алмадым. Моннан берничә ел элек үк яза башлаган яңа әсәремне тәмамларга һаман кулым җитми, ул һо ман ярты юлда тукталып тора. Күргәнегез бардыр, кино караганда мотор туктаса, экранда бик мәзәк хәлләр тугалый: кешеләр бер аягын яки бер кулын күтәргән хәтта авызларын ачкан килеш кинәт кенә хәрәкәтсез калалар. Минем яза башлаган әсәремнең дә төп геройлары әнә шундый мәзәк хәлдәрәк торып торалар: тумый да калмаган, туып та җитмәгәннәр...
Арада, бәлки: «Нигә алай? Нигә сузыла? > дип сораучылар да булыр. Андый укучылар була
Татар совет әдәбиятының һәм сәнгатенең киләчәгенә зур өметләр баглыйм, ул киләчәкнең якты да, матур да булачагына чын күңелдән ышанам.
Тик менә хәзер үк, алдан ук сизеп торам: үз халкының әдәбиятына һәм сәнгатенә читтән ваемсыз гына карап торучылар әлеге сүзләрне укыганда ирен кырыйлары белән генә көлемсерәп куячаклар: һи, янәсе, телнең сөяге юк бит аның.
Әйе, әнә шундый скептик көлемсерәүне күреп торуыма карамастан, мин киләчәкнең күркәм булачагына нык ышанам. Чөнки әдәбиятыбызның зур тарихы, аның бай әдәби мирасы, хәзерге әдәби көчләренең иҗат сәләте һәм болар өс- тенә, халкыбызның коммунизм төзелешенең һәр тармагында күрсәткән соклангыч батырлыклары ныклы ышаныч һәм рух күтәренкелеге тудыралар.
Кайберәүләр күрмәмешкә, белмәмешкә салынуга карамастан, милли әдәбият һәм сәнгатьләрнең төп үсеш юллары Коммунистлар партиясе тарафыннан революциянең беренче елларында ук сызылган иде бит инде, ул хәзер торган саен ачыклана гына бара. Мәгълүм ки, һәр халыкның әдәбияты һәм сәнгате, тугандаш халыклар белән үзара тәҗрибә һәм рухи байлыклар алмашкан хәлдә, үз
өмет белән яшим.
калса, алдан ук о^авап биреп куйыйм: зур әдәби әсәр язу күп вакыт бирүне сорый. Миндә исә һаман да вакыт кытлыгы, вакытны җиткереп булмый. Инде
бу бәйрәмгә өлгертә алмасам да, моннан соң, шәт, бик озакка сузылмас дигән
4
туфрагында бөреләнергә, шунда ук чәчәк атарга, барыннан да элек үз җирлегендә җимеш бирергә тиеш. Борынгы мирастан дөрес һәм оста файдалана белеп, аның уңай якларын үстерә һәм тормыштагы яңалыклар белән баета барып, халыкны коммунизм рухында тәрбияләүне төп максат итеп куйган хәлдә өзлексез алга барырга, социалистик илебезнең һәм бөтен дөнья прогрессив культурасының иң югары баскычына омтылырга! Безнең төп бурычыбыз әнә шул. һәркемнең күз алдында: бу юлның иң кулай, иң дөрес, иң туры юл булуын кырык еллык тәҗрибә бик нык раслады. Моңа безнең үз тормышыбыздан да меңнәрчә мисаллар китерергә мөмкин. Менә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын алыйк. Бик зур талант иясе булган бу яшь композитор «Шүрәле»не татар халкының гасырлар буе тупланып килгән чиксез музыкаль байлыгыннан файдаланып язган. Шул ук вакытта ул балетын формасы ягыннан да музыкаль культурасы шактый биек баскычта торучы рус һәм башка халыкларның эстетик зәвыкларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә күтәргән> татар музыкасының үзенә хас нәфис һәм нечкә аһәңнәрен соклангыч осталык белән бирә алган. Менә шунлыктан бу әсәр безнең сәнгатебезнең тарихында беренче булып бөтен дөнья аренасына чыкты.
Яисә татар язучылары һәм шагыйрьләреннән Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган әсәрләрен, Кави Нәҗминең романын һәм башка кайбер әсәрләрне мисалга китерергә мөмкин. Бу әсәрләр, русчага тәрҗемә ителү нәтиҗәсендә, бөек Кытай иленнән һәм Австралиядән алып, Финляндиягә кадәр бик күп илләрдә басылдылар, татар халкының элекке һәм хәзерге тормышы, аның коммунизм юлында батырларча көрәше белән йөз меңнәрчә укучыларны таныштырдылар. Соңгы елларда әдәбиятыбызның дәрәҗәсе үсүен, аның колачы ничек киңәеп китүен татар китапларының русчага күпләп тәрҗемә ителүләре дә бик ачык күрсәтә. Мәсәлән, 1950 елларга кадәр елына нибары берәр генә китап русча чыккан булса, 1956 елда татар язучыла- рының 15 китабы, 1957 елның алты ае эчендә 40 китабы ручса басылып чыкты.
Бик яхшы. Ул шулай булырга тиеш тә. Димәк, безнең заманда социалистик эчтәлек белән, гуманистик идеяләр белән сугарылган яхшы милли әсәрләр, нинди генә телдә язылган булуына карамастан, бөек рус теле аша бөтен дөньяга тарала алалар, халыкларга бер-берсенә тагын да якынаерга, дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итүче көчле кораллардан берсе булып әвереләләр, шул ук вакытта алар илебезнең гомуми культурасына кыйммәтле бер өлеш булып та керәләр. Әйтелә бит: һәр халык коммунизмга үзенең иң яхшы, иң күркәм сыйфатларын, үз тарихының иң якты, иң көчле йолдызларын балкытып килә, иң батыр каһарманнарын алып барырга омтыла.
Үз халкының бу бөек юлга буш кул белән чыкмавы һәркемне горурланды- ра, гомуми культурага, коммунизм төзүче тугандаш халыкларның уртак хәзинәсенә тагын да күбрәк, тагын да затлырак һәм кыймәтлерәк өлеш кертергә ом- тылдыра^
' Ләкин кайберәүләр үз халкы алдындагы изге бурычын башкачарак аңлый, күрәсең. Мәсәлән, шәһәр җирендә үз халкының теленнән, әдәбиятыннан, хезмәт ияләренең бик борынгыдан бирле килгән яхшы гореф-гадәтеннән, гомумән үз сцирлегеннән читләшеп, шулай ук элек-электән туганнарча бергә яшәүче иң якын күршебез, барлык революцион көрәшләрдә, гомумән, һәр эштә арка таянычыбыз булып килгән бөек рус халкының бай культурасын кирәгенчә үзләштереп җит- кермәстән, чамадан тыш «европалашып» китүче чиктән тыш «культурный» кешеләр байтак кына очрый. Хәтта балаларының исеменә кадәр Европадан «кайтартып», Альфред, Ренат, Альберт кебек халыкның күпчелегенә аңлашылмастай исемнәр кушучы кешеләр азмыни? Ихтимал, алар үзләрен бик хаклы саныйлардыр. Әмма андый кешеләр, алда торган бурычлар күзлегеннән караганда, өмәгә чакырылып та эшен эшләмичә, сыйланыр вакыт о^иткәч, мәҗлеснең иң түренә менеп утыручыларны хәтерләтмиләрме икән? Шуның нәтиҗәсендә яшьләр арасында бик сәер хәлләр килеп тугалый. һәркемгә билгеле булганча, партия һәм совет дәүләте патша заманында «инородцы» дип кимсетеп аталган азчылык халыкларны һәм хуҗалык, һәм культура ягыннан алдынгы халыклар дәрәҗә
5
сенә тизрәк күтәрү өчен, ул халыкларның үз эчләреннән меңнәрчә, ун меңнәрчә югары квалификацияле белгечләр җитештерде, моңа санап бетерә алмаслык көч куйды. Әйе, өстә әйткәнемчә, үз халкын тизрәк алга әйдәсен, аңа культурасын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә үз телендә ярдәм итсен өчен, әйтик, татар егетенә, татар кызына урта мәктәпне тәмамларга, аннан соң теләсә кайсы югары уку йортында белем алырга мөмкинлек тудырды. Нинди белгеч булырга телисең? Рәхим ит! Ләкин шунда җиткәч, көтелмәгән эшләр килеп туа. Әлеге чибәр егет белән чибәр туташыбыз укып бетергәннән соң татар авылына эшкә барудан баш тарталар. Ни булган? Ни сәбәп? Чөнки алар, чамадан тыш «европалашып» китү сәбәпле, үз халкының әдәбиятын, аның бай тарихын белү түгел, унбиш ел укуына карамастан, үз телендә хәтта сөйләшә генә дә белми, карчык анасына хат кына язарга да булдыра алмый, имеш, һичшиксез, башка халыкта шундый хәл килеп чыкса, бу бик зур кимчелек саналыр иде. Чөнки унбиш ел укыганнан соң да үз теленнән надан калган кешене күз алдына китерү бик читен эш. Яисә үз телендә доклад, лекция сөйли белмичә, гомумән ана теленнән ваз кичү акылга сыймастай гаҗәп бер хәл түгелмени?
Бәлки кайберәүләр әйтер: нигә, андый яшьләр үз телен белмәсәләр дә. ахыр чиктә, шул ук уртак культурага өлеш кертәләр бит, барыбер түгелмени? — диярләр.
Безнеңчә, барыбер түгел. Бердән, кызганычка каршы, үз халкына ихтирамы булмаган кеше үз туган илен, үз халкының әдәбиятын гына түгел, бәлки барлык социалистик милләтләрнең культурасын алга эцибәрүдә сулый торган һава кебек үк кирәк булган рус телен, рус әдәбиятын да гадәттә юньләп белми торган була. Шулай ук үз халкының тарихын, аның культурасын, аның үсеш юлларын белергә тырышмауны да гомумән яхшы сыйфатлардан дип атап булмый. Иптәш Жданов үз халкына, аның культура мирасына мөнәсәбәт турында бик хаклы бер фикер әйткән иде: «Әгәр интернационализм башка халыкларны ихтирам итүгә нигезләнгән икән, димәк, үз халкыңны ихтирам итмичә, аны сөймичә интернационалист булу мөмкин түгел». Безнең аңлавыбызча, үз халкына культурасын һәм хуҗалыгын алга җибәрүдә ярдәм итү һәр укымышлы кешенең изге бурычы. Әгәр югары һәм урта белем алып чыккан яшьләребез турыдан-туры халык арасында эшләргә китсәләр, халыкның үз телендә лекцияләр, докладлар сөйләсәләр, гомумән башка бик күп тармакларда халыкка хезмәт итеп, аның хуҗалыгын, культурасын, аң-белемен тизрәк үстерергә һәрьяклап ярдәм итсәләр, партиянең милли республикалар алдына куйган төп бурычы тизрәк хәл ителер, республиканың экономикасы гына түгел, әдәбияты да, сәнгате дә, гомумән, бөтен культурасы да чагыштырмаслык дәрәҗәдә тизрәк алга киткән булыр, әдәбиятка һәм сәнгатькә дә яшь көчләр, яшь талантлар күбрәк килер иде.
Октябрь революциясенең кырык еллыгына татар совет әдәбиятьГ~5орынгы вакытлар белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә күренекле уңышлар белән килә. Моның шулай икәнлеген күптән түгел Мәскәүдә булып узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы да раслады. Без сан ягыннан да шактый ук үстек. Хәзер Язучылар союзында член булып торучыларның саны җитмешкә якынаеп килә. Бу нык һәм талантлы коллектив тирәсенә илледән артык яшь һәм башлап язучы тупланган. Язучыларның әдәбиятны әйдәп баручы иң сәләтле һәм эшчән өлеше—зур белем, бай тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе туплаган талантлы иптәшләр.
Шулай да илебез алга киткән саен, халыкның әдәбиятка, аның сыйфатына булган таләбе дә өзлексез үсә, өзлексез катлаулана бара. Безгә хәзер тагын да зуррак иҗтимагый әһәмиятле темаларга язылган киң колачлы әсәрләр, художество көче ягыннан тагын да югарырак баскычка күтәрелгән зур, җитди әдәби әсәрләр иҗат итәргә бик вакыт. Мәсәлән, безнең әдәбиятта күмәкләшү чоры кебек бөек вакыйгаларга бай чорны, шулай ук колхозчыларның хәзерге тормышын Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр» колачы белән, шундый ук тирәнлектә тасвирлаган, бөтенсоюз укучылары алдына чыгарлык җитди әдәби әсәрнең кирәклеге бик сизелә. Татарстанның нефть промышленносте хәзер бөтен дөньяга шаулый. Анда, бөек рус халкының һәм башка халыкларның туганнарча ярдәме белән, бик күп районнарны эченә алган бөтен бер якның экономикасы,
6
культурасы, барлык тормышы баштанаяк үзгәртеп корыла, авыллар урынында- яңа шәһәрләр барлыкка килә, гади колхозчылар берничә ел эчендә квалификацияле эшчеләр булып өлгерәләр. Кешеләрнең тормышында безнең бөек чорыбыз өчен генә хас, яңадан кабатланмастай соклангыч үзгәрешләр, яңалыклар туып тора. Шушы яңа оешып килә торган яшь эшчеләр тормышыннан аларның хезмәт батырлыгына лаеклы булырдай чын мәгънәсендә талантлы, кулдан төшермичә укырлык зур, җитди әсәрләр иҗат итәргә безнең көчебез җитмәс идемени? Әйе, шушындый темаларга һәм безнең каләмебез тигәнне көтеп торган башка бик күп темаларга яңа, һәм яхшы китаплар язарга безнең таланты-быз да, тырышлыгыбыз да. көчебез дә җитәргә тиеш.
Кешелек дөньясына Габдулла Тукайны, Мулланур Вахитовны, Муса Җәлилне биргән, шушы кырык ел эчендә социалистик илебезгә йөзләрчә галимнәр, язучылар, сәнгать осталары һәм туган иле, совет халкы өчен оланын да аямаган меңнәрчә башка батырлар үстереп биргән татар халкы моннан соң да сынатмас, тугандаш халыклар белән кулга-кул тотынып, барлык көчен, бөтен сәләтен Җыеп, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә тагын да кыюрак адымнар белән алга атлар. Безнең язучыларыбыз да үзләренең бурычларын намус белән үтәрләр.
ГОМӘР БӘШИРОВ,
Бөтен совет хезмәт ияләре кебек, мин дә Бөек Октябрьның 40 еллыгын уз иҗатымда яңа әсәрләр тәмамлап каршылыйм. С. Батталның «Оч югары!», К. Нәҗминең «Диңгездә» шигыренә музыка яздым. Болардан тыш берничә җыр язып. 40 еллык уңае белән уздырыла торган конкурска катнашам. Соңгы вакытларда эчтәлеге белән бер төп фикерне туплаган цикллы (теземле) җыр-романслар язу буенча да байтак кына эшләдем. «Тормыш сәхифәләре» дигән циклда ма-тур совет семьясын, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтне, тормышның төрле күңелле күренешләрен чагылдыруны бурыч итеп куйдым. «Туган як лирикасы» циклында Казан шәһәренә,, аның тирә-ягына — Казан артына, Татарстан табигатенә—туган илгә булган мөнәсәбәт тойгыларын чагылдырган җыр-романслар булачак. «Ба
Моннан нибарысы 50 еллар гына элек Г. Тукай һгм Ф. Әмирхан өчен татар халкының үз рәссамнары, композиторлары, музыкантлары булу бер хыялый татлы өмет кенә иде.
Чыннан да, революциягә кадәр татар халкының музыка сәнгате үзешчән хәлдә генә булып, хәзерге көндә ул совет чынбарлыгында гына мөмкин булган югары профессиональ музыкаль культурага әйләнде. Татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшев иҗаты һәм аз санда башкаручы артистлар белән башланган татар совет музыка культурасы хәзер* инде дистәләрчә талантлы композиторлар һәм йөзләрчә зур квалификацияле башкаручы артист-музыкантлардан тора. Шунысы характерлы — бу иҗат көч
тырларга дан!» — бу циклда Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, Ватан сугышы һәм намуслы хезмәт геройларына багышланган әсәрләрне тупларга уйлыйм. Бу теземнәрне язу өчен мин X. Туфан, С. Хәким, С. Баттал, М. Садри, Н. Арсланов, Ә. Исхак, И. Гайсин һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләрен файдаландым. Хәзерге көндә һәм алдагы көннәрдә иң зур иҗат эшем булып Гадел К ут уйның атаклы повесте буенча «Тапшырылмаган хатлар» операсын язу тора.
Минем алда торган бурыч — бу операны киләсе көзгә тәмамлап сәхнәгә чыгару.
7
лә ре барысы да совет хөкүмәте чорында тиешле профессиональ белем алдылар һәм аларның актив иҗатлары 30 нчы елларда башланды. Республикабызда 15 балалар музыка мәктәбе, Казан музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясе музыкаль тәрбия һәм музыка белгечләре хәзерләү буенча бик зур эш алып баралар. 1939 елда ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театры, Г, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе — иҗат көчлә ребезнең талантларын үстерергә, киң җәелдерергә мөмкинлек бирү белән бергә, татар музыка сәнгатенең яхшы үрнәкләрен Татарстанда гына түгел, Советлар Союзының күп урыннарында пропагандалау буенча зур эш алып баралар. 1939 нчы елда Татарстан композиторлар союзы оештырылды. Ул вакытта 7 композитордан торган бу союз соңгы елларда Москва һәм Казан консерваториясен тәмамлаган яшь композитор һәм музыка белгечләре хисабына хәзерге көндә 20 кешелек профессиональ көчле иҗат оешмасына әйләнде. Бөек Октябрьның 40 еллыгына бу оешма зур иҗат уңышлары белән килә. Илебезнең тарихи үсешен, халкыбызның партиягә һәм туган илгә булган мөнәсәбәтен чагылдырган җырлар даими рәвештә радиодан да, концерт залларында да гүзәл тормышыбызның моңнаро1 булып яңгырыйлар. Кечкенә ансамбльләр өчен язылган программаларыбыз да тиешле урынны алып торалар. С. Сәйдгшевнең симфоник музыкада башлангыч булган драмаларга увертюралары, маршлары, М. Мозаффаровның Г. Тукай һәм М. Вахитов исеменә багышланган симфоник поэмалары, /1. Ключаревның «Симфониясе», сюиталары, А. Леманның «Оркестр белән скрипка өчен концерты», «Татар сюитасы», Н. Җиһановның «Татар халык көйләре сюитасы», «Нәфисә» увертюрасы, Р. Яхинның «Оркестр белән фортепиано өчен концерты», А. Вәлиуллинның «Тынычлык сугышны сҗиңәр» увертюрасы — татар симфоник музыкасының күренекле әсәрләре булып торалар.
Инде татар композиторлары иҗат иткән сәхнә әсәрләренә, ягъни опера, балет, музыкаль комедия һәм музыкалы драмаларга килсәк, монда да без шактый зур иҗат көче куелганны күрәбез — барлыгы 24 әсәр. Шул сан эчендә — 11 опера, 5 балет, 3 музыкаль комедия һәм 5 музыкаль драма. Бу факт безнең композиторларның көчле һәм иҗади эшлекле булуларын раслый. Бу әсәрләрнең сигезе Н. Җиһановның эзләнүчән киң колачлы иҗатына кайтып кала. С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Л4. Юдин, А. Ключарев, 3. Хәбибуллин, X. Вәлиуллин, Ә. Бакиров һәм башкалар да бу әсәрләрнең калган өлешен иҗат итеп Татар дәүләт опера һәм балет театрына милли репертуар тудыруда зур хезмәт күрсәттеләр. Әлбәттә, бу әсәрләр үзләренең художество һәм идея эчтәлекләре белән бар да бертигез югарылыкта түгелләр. Аларның күбесе совет тамашачы-тыңлаучыларының зур сорауларына җавап бирә алмау нәтизкрсендә опера сәхнәсендә озын гомерле була алмадылар, ә кайберләре бөтенләй театр сәхнәсенә чыкмыйча, китапханә шүрлекләрендә ятып калдылар («Зөлхәбирә», «Тау әкияте» һәм «Язгы ^җилләр»). Ләкин, аларның шүрлектә ятулары хаклымы, хаксызмы? — бу сорауга хәзергә хәтле ачык җавап бирерлек җәмәгато фикере тупланганы юк. Культура министрлыгы, язучылар, композиторлар союзы һәм театрның художество о^итәкчеләре бу хәлне ачыкландырырга тиешләр. Сәхнәдән төшеп калган әсәрләрнең дә кайберләре игътибарга лаеклы — театр һәм авторлар бергәләшеп аларга яңа тормыш бирү өчен дәвалау эше алып барырга тиешләр. Югарыда телгә алынган фактлар Бөек Октябрьга хәтле профессиональ музыка сәнгате булмаган татар халкының музыка культурасы никадәр зур адымнар белән алга барганын раслыйлар. Күптән түгел татар халкының музыкаль культурасы һәм татар композиторларының иҗаты белән танышу өчен Казанга килгән Варшава һәм Лодзь консерваторияләре профессоры — поляк композиторы Казимир Юрдзинский безнең белән очрашуда болай диде: — «Әгәр дә Польша һәм кайбер Европа дәүләтләренә үзләренең милли музыка культураларын хәзерге югарылыкка җиткерү өчен йөзәр ел вакыт кирәк булган булса, сез — татарларга шул ук уңышларга ирешү өчен нибарысы 35—40 ел вакыт җиткән. Гаҗәпләндергеч хәл, искиткеч уңыш!»
Профессор Юрдзинскийның бу мактау сүзләрен без бик гади кабу г иттек, чөнки татар музыка культурасының болай тиз үсүенең төп сәбәбе совет
8
чынбарлыгында — партиябез һәм хөкүмәтебезнең көндәлек кайгыртучанлыгында икәне безгә ачык иде.
Безнең идеал — социалистик реализм нигезендә югары художестволы, коммунистик идеаллы, халыкның аңына азык булырлык һәм аның күңел кылларын тибрәтә алырлык музыкаль әсәрләр язу. Бу, әлбәттә, бик җаваплы һәм авыр бурыч, чөнки, югары художестволы дисәк — ул мелодиягә бай булуны һәм музыка сәнгатенең бөтен үсешеннән чыгып, мастерларча эшләнүне таләп итә; коммунистик идеяле дисәк — ул язылган музыка әсәрләренең халык һәм партиянең бүгенге сорауларына җавап бирә алуында; халыкның аңына азык булырлык дисәк — ул совет халкының коммунизм төзү чорында булган кичереш, өметләрен дөрес һәм үз вакытында чагылдыра алуда; инде халыкның күңел кылларын тибрәтә алырлык дибез икән — ул үз милләтеңнең гасырлар буенча тудырган музыка телендә, халыкка аңлаешлы телдә иҗат итү дигән сүз.
Менә туларның берсе генә дә композитор тарафыннан дөрес хәл кылын- маса, язылган музыка әсәре зәгыйфь яңгыраячак, халыкка барып (җитмәячәк һәм социалистик реализм сорауларына тулы (җавап бирә алмаячак. Ул әсәр, я эчтәлеге белән көчсез булып, бары аңлаешлы мелодиягә — тышкы матурлыкка гына кайтып калачак, я киресенчә, эчтәлегендә зур мәгънә булып та, мелодиясез, колакка ятышсыз булганга, авторлар куйган максатны халыкка җиткерә алмый торган аңлаешсыз әсәр булып калачак.
Күптән түгел Н. С. Хрущевның сәнгать эшлеклеләре киңәшмәсендә сөйләгән речендә һәм «Правда» газетасында басылган шул речьнең кыскартылган стенограммасында партиялелек белән халыкчанлыкның бер-берсеннән аерылмавы аңлатыла. Партиябезнең бу тарихи документы совет кешеләренең алдагы иҗат эшләренә ачык юл күрсәтә. Безнең алда торган бурыч — партиянең бу күрсәтүләреннән чыгып, коммунизм төзүче совет халкы сорауларына җавап бирә алырлык чын мәгънәсендә матур әсәрләр тудыру.
ҖӘҮДӘТ ФӘЙЗИ,
РСФСР ның һәм Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе
Яшь чагымда мин шушы бүгенге шатлыклы көн өчен беренче совет артистларының бригадалары белән фронтларда йөрдем, сәнгать коралы белән совет власте өчен көрәштем. Урта Азиядә төрле милли театрлар оештыруга ярдәм иттем. Ташкент шәһәрендәге быелгы гастроль вакытында үзбәк сәнгать работниклары бу турыда искә төшерделәр. 40 еллык бәйрәмгә шатланып киләм. Партиябез, хөкүмәтебез мине бик зурлады: Мәс- кәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән СССРның халык артисты исемен бирде.
Татар дәүләт академия театры декадада Мәс- кәү тамашачылары алдында зур уңыш казанды. Хәзер без үзебезне башка зур театрлар белән бер рәткә куя алабыз. Безнең театрны зур бүләк — Ленин ордены белән бүләкләделәр. Бу
СССРның халык артисты
югары бүләк татар театрының зур уңышларын билгеләү белән бергә, бездән киләчәктә зур эш сорый, бер урында тукталып калмауны таләп итә. Үзебезнең осталыкны үстерү, репертуарны баету буенча безгә күп эшләргә кирәк әле.
Репертуарда бүгенге көнне чагылдыра торган әсәрләр бик аз. Аны тудыру безнең язучыларыбызның мөһим бурычы. Үзебезгә алмаш буын хәзерләргә тиешбез Безнен яшьләребез алга, сәнгатьнең югары нокталарына күтәрелсеннәр иде.
ХӘЛИЛ ӘБЖ.ӘЛИЛОВ,.
9
Капыл гына китереп бирелгән сорау мине редакциядәге иптәшләр, язучылар җәмәгатьчелеге каршында, алардан да бигрәк меңәрләгән укучылар массасы алдында бик уңайсыз хәлдә калдырды. Чөнки мин Октябрьның 40 еллыгына махсус атап бернинди дә яңа әсәр яза алмадым. Дөрес, «Гөлшаян» исемле комедиямне, шушы арада гына тәмамлап, Татар дәүләт акаде- *’ мия театрына тапшырдым. Фольклор материалларына нигезләп язылган һәм татар хезмәт ияләренең Октябрь революциясенә кадәрге чорда нинди шартларда яшәүләрен, аларның азатлыкка омтылуларын, кеше көченнән файдаланучы паразитларга каршы үзләренчә көрәш алып баруларын гәүдәләндерүгә багышланган бу әсәр театрның быелгы сезон репертуарына кертелде дә. Уңышлы спектакль килеп чыга икән— бу инде
бик кечкенә эш түгел дигән сүз. Шулай да Октябрьның 40 еллыгына шул бер әсәр белән генә килү ничектер азрак шикелле.
Чынлап та, мин соң, язучы буларак, шундый зур бәйрәмне, шундый бөек тантана көннәрен шулай бик ярлы каршылыйммыни?
Юк, алай булмаска тиеш. Ни өчен дисәгез, мондый анкеталарны редакция һәр елны таратмый, мондый сорауны да язучыга бәйрәм саен бирмиләр. Мондый сорау, гадәттә, күп еллык эшләргә йомгак ясый торган зур юбилей көннәрендә бирелә. Шуңа күрә аңа җавап биргәндә дә бер генә елны (ягъни бу очракта Октябрьның 39 еллыгыннан соң 40 нчы елына кадәр генә булган чорны) истә тоту дөрес булмас иде.
Хәтеремдә, Октябрьның 10 еллыгын мин яшь язучылар исемлегенә керү белән каршылаган идем. Ул вакытта бу минем өчен зур уңыш иде. Ә быел, шул ук Октябрьның 40 еллык тантанасын исә мин инде 30 еллык әдәби стажы булган 50 яшьлек язучы сыйфатында каршылыйм.
Дөресен генә әйткәндә, икенче сорауга җавап бирү дә минем өчен бик үк күңелле түгел. Чөнки «Ялантау кешеләре» романының икенче китабы өстендә эшләвем турында бер тапкыр язган идем инде, һаман шуның белән утырам. Бу китапның тизрәк тәмамлануын түземсезлек белән көтеп, чиратта торучы тагын ике темам бар. Берсе бүгенге яшьләр тормышына багышланган хикәя формасына керүне көтә, икенчесе революция елларындагы вакыйгаларны эченә алган әсәр булырга чамалый. Повесть формасына керерме ул, әллә драма булырмы, — анысын хәзергә үзем дә аера алмыйм, чираты җиткәч, ачыкланыр.
Әдәбиятның, сәнгатьнең үсеше җәмгыятьнең материаль культурасы үсүг э бәйләнгән. Барыбыз да күреп торабыз: Совет власте шартларында узган 40 ел эчендә безнең илебезнең, халкыбызның материаль культурасы үткән белән чагыштырмас дәрәэ^әдә үсте, алга китте. Бусы бер хәл. Тагын да әһәмиятлерәге шул: алдагы елларда тагын да тизрәк һәм шәбрәк үсәргә нигез салынды. Әдәбият һәм сәнгатебезнең дә бүгенге торышы үткән белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә югары. Без моны быел булып үткән әдәбият һәм сәнгать декадасы вакытында бик ачык күрдек. Ә аларның иртәгәсе тагын да зуррак үсешләр вәгъдә итә. Чөнки моның бездә материаль нигезе бар. Материаль нигез, әлбәттә, хәл кылгыч фактор. Ләкин бу әле бик абстракт төшенчә. Сәнгатьнең, әдәбиятның үсеше өчен, материаль нигез булу өстенә, тагын политик, мораль характердагы бик күп конкрет шартлар кирәк. Әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең үсеше өчен кирәк булган ул шартларны тудыру буенча, соңгы елларда партия аеруча күп һәм зур эшләр эшләде. Шәхес культы һәм шуңа бәйле буларак барлыкка килгән төрле ясалма кануннар әдәбиятыбызның үсешен тоткарлаучы җитди киртәгә әйләнгәннәр иде. КПССнъщ XX съезды карарлары ул киртәләрне алып ташлады. Әдәбиятка, сәнгатькә, гомумән культурабызга алга барырга киң юл ачылып китте. Язучыларыбыз тормышны тулы һәм дөрес чагылдырган әсәрләр
10
иҗат итә башладылар. Театр сәхнәләребез халыкның рухи культурасы байлык- ларыннан киңрәк файдаланырга керештеләр.
Ләкин хаталанулар да булмады түгел. XX съезд чишеп җибәргән чын демо- кратия яктылыгының көчле нурларына кайбер иптәшләрнең күзләре чагылды: дөрес юлны тиз генә күрә алмыйча, читкә тайпылу күренешләре булды. Җирдә беренче булып коммунистик җәмгыять төзүче совет халкының героикасын күрсәтү шикелле төп юнәлешне читтә калдырып, вак-төяк көнкүреш вакыйгалары, тормышның караңгы, тискәре якларын беренче планга кую белән мавыгучыларны күрдек без. 7 өп геройлары бозык ир яки бозык хатын булган, төп конфликтлары шул бозык ир белән бозык хатын арасындагы низагыга нигезләнгән дистәдән артык сәхнә әсәрләре язылды.
Дөнья күләмендә социалистик лагерь белән буржуаз лагерь арасында барган кискен көрәш шартларында яшәвебезне онытып җибәреп, тормышта булган кимчелекле якларны дошман өчен файдалырак планда чагылдырырга омтылу фактлары да булды. Ләкин шунысы куанычлы: безнең Татарстандагы язучылар җәмәгатьчелеге бу мәсьәләдә нык, дөрес принципта торганлыгын, уяулыкны югалтмаганлыгын күрсәтте. Андый әсәрләр бездә дөньяга чыга алмадылар.
һәрхәлдә, XX съезд ачып җибәргән киң юлдан безне читкә тартырга маташучы кайбер кара тармаклар күренгәли башлаган иде. Ләкин әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең сафлыгы, аның бүгенге һәм иртәгәсе турында өзлексез кайгыртучы Коммунистлар партиясе тагын ярдәмгә килде. Иптәш Хрущевның «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең халык тормышы белән тыгыз бәйләнеше өчен» исеме астындагы чыгышы яктылыгында без төп юнәлешнең кайда булуын, тегенди-мондый караңгы тармакларның әдәбия!ны-сәнгатьне кая таба өстерәүләрен бик яхшы күрдек. XX съезд ачкан киң юлны иптәш Хрущевның бу чыгышы тагын да яктыртып җибәрде.
Димәк, хәзер бездә әдәбиятның үсүе, алга китеше өчен иң кирәк булган конкрет шартлар чын мәгънәсендә бар дигән сүз. Шуңа күрә һич икеләнмичә әйтергә мөмкин: безнең әдәбиятыбыз якын киләчәктә совет кешесен, аның тормышын,' көрәшен бөтен катлаулылыгы белән тулы гәүдәләндергән яңа, җитди әсәрләр исәбенә баерга тиеш.
Алдагы елда без яшьләр өчен татар телендә яңа журнал да чыга башлавын көтәбез. Каләм мәйданының киңәюе, әлбәттә, әдәбият сафына килүче яшьләрнең дә санын моңарчы булганга караганда бик күп арттырачак. Әдәбиятыбызны үстерү, зурайту өчен кирәк булган шартлар тагын да күбрәк тудырыла бара дигән сүз.
Күптән түгел «Совет Татарстаны» газетасында мин Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ш. Сарымсаков иптәшнең бер мәкаләсен укыган идем. Иптәш Сарымсаков анда Казанда тагын бер театр ачу турында тәкъдим кертә. Безгә татарча музыкаль драма театры кирәк, ди. Һәм аның кирәклеген бик көчле дәлилләр белән исбат итә. Мин бу тәкъдимне биш куллап каршы алам һәм ул тормышка ашар дип тә ышанам.
Әйе, әдәбиятыбыз, сәнгатебез якын киләчәктә тагын да тизрәк үсәргә, тагын да нурланыбрак чәчәкләнергә тиеш. Моның өчен бездә материаль нигез дә бар, рух көчебез дә җитәрлек.
МИРСӘЙ ӘМИР,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
☆ ☆
Татарстанның рәсем сәнгате эшлеклеләре Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын зур уңышлар белән каршы алалар. Татар халкы өчен рәсем сәнгате Бөек Октябрь биргән җимешләрнең берсе булып санала. Чөнки революциягә чаклы татарлардан рәссамнар бөтенләй булмаган диярлек. Шул сәбәпле татар халкы культурасы тарихында рәсем сәнгате бик артта калган. Революциядән соңгы елларда безнең республикабызда күп кенә профессиональ художниклар үсеп чыкты һәм хәзерге көндә алар алдынгы совет культурасының ■чәчәк атуы өчен үзләренең күзгә күренерлек өлешләрен кертәләр.
Н
Быел Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы вакытында ачылган, безнең рәссамна- рыбызның әсәрләреннән торган күргәзмә Татарстан рәсем сәнгате осталарының иҗат өлкәсендәге оцитешкән уңышларын күрсәтте.
СССР Художество академиясе президенты, СССР халык художнигы Б. Иогансон декада күргәзмәсе буенча фикер алышулар вакытында Совет Татарстанының рәсем сәнгате алга китүен һәм республикабызда җитди художество әсәрләре иҗат итәргә сәләтле реалистик художникларның зур армиясе барлыгын әйтеп узды. Бу күргәзмә татар рәсем сәнгате тарихында булган күргәзмәләр арасында әсәрләрнең күплеге, күп жанрда булуы һәм профессиональ сыйфаты белән иң зурысы булып санала. Шулай ук ул безнең рәсем сәнгатенең Советлар иленең 40 еллыгы чорында ирешкән уңыш нәтиҗәләрен күрсәтте.
Башкалабыз Мәскәүдә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына багышланган РСФСР рәссамнары күргәзмәсендә Татарстан художниклары актив катнашты. Алар арасында тематик эшләрдән Л. Фәттахов, А. Бурлай, Н. Кузнецов картиналары, С. Ротницкий, В. Куделькин тарафыннан башкарылган
портрет әсәрләре, Э. Гельмсның графика өлкәсендә эшләгән рәсемнәре һәм кайбер яшь художникларның эшләрен әйтеп узарга була.
Мин үзем бу күргәзмәгә татар совет хатын-кызларына, авыл семьясына багышланган «Ана» исемле зур полотно яздым. Хәзерге көндә минем иҗат планында беренче булып, художник Л. Фәттахов белән бергәләп, Казанда Совет хөкүмәтен игълан итүгә багышланган картина эшләү тора.
Республикабызның рәсем сәнгате киләчәктә югары идеяле һәм художество ягыннан югары булган яңа әсәрләр иҗат итү өчен үзләренең көчләрен кызганмаслар.
ХАРИС ЯКУПОВ.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесс
Бәйрәм көннәрен мин Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Бөек Ватан сугышының геро- ик көннәрен чагылдырган ике пьесада татар хатын-кызы образын уйнау белән каршылыйм. Беренчесе — Н. Исәнбәтнең «Муса» трагедиясеннән Әминә, икенчесе — М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасыннан Миңлекамал образы.
Миңлекамал образын мин сугыш елларында ук тудырган идем. 1944 ел. Татарстан авылларында еш кына гастрольләрдә йөрү колхозчыларның ничек яшәвен, аларның эшендә нинди авырлыклар очравын, җиңү өчен ничек батырларча көрәшүен күрергә ярдәм итә. Ил менә шундый көннәр кичергәндә театр М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасын сәхнәгә куярга алды. Миңа Миңлекамал ролен бирделәр. Башта мин зур шөбһәгә төштем. Яшем белән Миңлекамал- белән дә аңа охшамаганмын дип уйладым. Уйна
маска булдым. Әмма бу батыр хатын образы миңа тынычлык бирмәде. Пьесаны берничә кат укып чыгып, роль өстендә чынлап эшләргә керештем.
буяулар табарга ярдәм итте. Халык көчен мактаган, татар совет хатын-кызларының матур образларын тудырган бу спектакль үз вакытында уңыш казанды, һәм
га тиң түгелмен, характерым
Авылларда җанлы Миңлекамаллар белән очрашып тору образ өчен кирәкле
12
менә театр юбилей көннәрендә бу спектакльне яңадан куя башлады. Миңлекамал образы һаман да миңа якын. Бу образны камилләштерүне һаман да дәвам итәм.
Менә хәзер 40 еллык бәйрәмне дә мин бик шатланып шушы Миңлекамал образы белән каршылыйм.
ГАЛИЯ БУЛАТОВА, РСФСРның халык артисткасы
☆ ☆
1957 нче ел республикабызның хезмәт ияләренә ике зур бәйрәм алып килде. Берсе аның — быел май аенда Мәскәүдә узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы, икенчесе—Бөек Октябрьның 40 еллык бәйрәме. Декадада мин, башка эшләрем белән беррәттән, яңа әсәрем — «Сабан туе» картинасы белән катнаштым. Декада күргәзмәсе ябылгач, яңадан шул ук әсәрне төзәтергә керештем. Мөмкин кадәр гадиләштердем, кайбер образларны алып, кайберләрен психологик яктан тирәнәйттем. Шулай итеп, «Сабан туе» композиция ягыннан да, төс ягыннан да шактый үзгәрде, төгәлләнде.
Мәскәүдә, Бөек революциянең 40 еллыгына багышлап, РСФСР рәссамнарының күргәзмәсе ачылды. Мин дә күргәзмәгә «Сабан туе» белән катнаштым. Күбесенчә, зур рәсемнәр (картинагышланган әсәрләр эшләргә уйлыйм.
Татарстанның гүзәл сәнгате соңгы елларда зур казанышларга иреште. Менә быелгы РСФСР рәссамнары күргәзмәсендә безнең коллективтан 19 автор 68 эш белән катнаша. Бу саннар безнең сәнгатьнең гаять зур үсеше турында сөйлиләр. Осталык ягыннан кимчелекләребез дә, иҗади эшне оештыру буенча тоткарлыклар да юк түгел. Ләкин, шуңа карамастан, Татарстан рәссамнарының
РСФСРның атказанган
сәнгать эшлеклесе
ятим калган батрак улын — мине дә бәхетле итте. Кечкенәдән үк мин музыка язу белән, музыкант булу белән хыяллана идем. Совет илендә тудырылган зур мөмкинлекләр аркасында теләгемә ирештем. Татар совет шагыйрьләре белән берлектә, йөздән артык җыр, марш, романслар, дра- матургларыбызның драма, пьеса һәм комедияләренә көйләр, симфоник әсәрләр иҗат иттем. Балалар өчен дә шактый гына әсәрләр яздым. Хәзер «Раушан» исемле балет төгәлләп киләм.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең кырык еллык тарихи бәйрәменә хәзерлек чорында мин аеруча дулкынланып эшләдем. «Октябрь турында җыр», «Төзүчеләр җыры», «Кама буйларында», «Тукучы кыз Мансура», «Чәчәкләр», «Автоматым» дигән яңа җырлар яздым. Г. Тухалык җырлары эшкәрттем.
лар) ясасам да, шактый гына вакытымны матур әдәбият әсәрләрендә иллюстрацияләр эшләргә дә бирәм. Хәзер «Татар халык әкиятләремнең беренче томына рәсемнәр хәзерлим. Бу эш тәмам булгач, яшьлек һәм яз темасына ба
яңадан-яңа уңышларга ирешүенә һичшиксез зур ышаныч багларга мөмкин.
ЛОТФУЛЛА ФӘТТАХОВ,
Октябрь социалистик революциясе кечкенәдән
кай исемендәге дәүләт филармониясенең Татар җыр һәм бию ансамбле өчен
13
Татар сәнгатенең хәзергесе һәм киләчәге турында тукталып, шуны әйтәсе килә: быел Мәскәүдә булып үткән татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы вакытында безнең сәнгатебез һәм әдәбиятыбыз югары бәя алды. Бу — Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә, барлык совет халыкларының дус семьясында, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, безнең культурабызның гаять дәрәҗәдә югары үсүен күрсәткән зур факт булды. Быел шушы тарихи бәйрәм елында булган декада безнең сәнгатебез көчләрен, шул исәптән республикабызның композиторларын да тагын да ялкынланыбрак эшләргә, культурасы гаять дәрәҗәдә зур үскән халкыбызга лаеклы яңадан-яңа әсәрләр иҗат итүгә рухландыра.
ЗАҺИТ ХӘБИБУЛЛИН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Ноябрь аеның беренче яртысында, Октябрь революциясе алып килгән яңа тормышыбызның кырык еллык юбилеен тантана иткәндә, миңа 63 яшь тула. Россиядә булып үткән өч революцияне дә мин үз күзем белән күрдем. Әле бүген дә ачык хәтерлим, Октябрь революциясен мин — беренче империалистик сугыштан кайтып кына кергән, өстендәге ертык шинеленнән бүтән бер нәрсәсе дә булмаган буйдак солдат — үземнең туган авылымда каршыладым.
Ул көннән бирле кырык ел үтте. Аз гомер түгел! Шул дәвер эчендә Октябрь революциясе иске Россияне күкрәп үскән Советлар иленә, социалистик җәмгыятькә әйләндерде. Бу чор минем яшьтәге кешеләр өчен тагын да гыйбрәтлерәк. Безнең гомер ике заманга, тарихның капма- каршы ике чорына туры килде. Патша Россиясе ул халыклар төрмәсе, гомумән хезмәт ияләрен тере мәетләр хәлендә җәберләгән ташкапчык иде. Совет Россиясе — чын-чыннан ирек мәйданы, иҗат йорты, коммунизм бакчасы. Моның тарихи чынбарлык икәнен мин китаптан яки газе- та-журналлардан укып түгел, бәлки үзем яшәгән гомер, кичергән тормыш сәхифәләренә теркәлгән үзгәреш, алмашыну, яңалыклардан күреп беләм. Мин, мәсәлән, Октябрьга- чаклы гомеремне чабатага да мохтаҗ булып йөргән бер бат рак-ялчы булып уздырдым. Советлар шартларында исә мин фән кешесе булдым. Октябрьның 40 еллык тантанасын мин дә, миллионлаган галимнәребез сафының бер солдаты буларак, филология фәннәре докторы дигән зур дәрәҗә белән каршылыйм. Октябрь революциясе булмаса, Ленин милли политикасы тормышка ашырылмаса, минем ише ярлы татар малаена андый дәрәҗәгә ирешү түгел, аны төшендә дә күрмәс иде. Бөек Октябрь безне яңадан тудырды, ул безне кеше итте, ул безгә иҗат сәләте бирде, ул безгә канатлар куйды, ул безнең йөзләребезгә нур кертте һәм бөтен кешелек дөньясы каршында даныбызны күтәрде. Быел Мәскәүдә узган әдәбият һәм сәнгать декадабыз моның матур мисалы булды. Бу декада Октябрь кояшы, Ленин кояшы астында чәчәк аткан татар халкы культурасының нинди зур уңышларга ирешкәнен күрсәтте. Мин ышанам: Бөек революциянең 40 еллык бәйрәме безне тагын да зуррак иҗат уңышларына, культурабызны яңа казанышлар белән баетуга рухландырыр.
ЛАТЫЙФ ҖӘЛӘЙ, филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче
14
Бөек Октябрь социалистик революциясенә
10 ел тулды. Бу зур вакыйга уңае белән әйтеләсе сүзләр, башка килгән фикерләр, әлбәттә, аз түгел. Бигрәк тә безнең — Октябрьга кадәрге дөньядан да аз-маз авыз иткән һәм бу үз дөньябызның — Октябрь дөньясының тулы хокуклы гражданнары сыйфатында, аңа актив катнашып, аны төзү өчен кулдан килгән көчебезне биреп килгән кешеләрнең әйтәсе сүзләре күп булыр.
Бу урында сүз Октябрьның 40 еллыгы уңае белән «Совет әдәбияты» журналы редакциясе куйган берничә конкрет сорау тирәсендә генә барачак.
Дөресен әйткәндә, сораулар үтә конкрет куелганнар һәм бу нәрсә безнең эшне беркадәр кыенлаштыра да. Чөнки конкрет сорауга конкрет җавап бирергә кирәк, конкрет һәм кыска җавап бирү өчен озак уйларга кирәк.
Мин үзем, мәсәлән, бу зур иҗтимагый-политик вакыйганы — Октябрьның 40 еллыгын — «Җәяүле кеше сукмагы» дигән яңа роман белән каршылыйм. Әсәр хәзергә әле дөньяга чыгып җитмәгән, шуңа күрә аның турында алдан ук бик җәелеп сөйлисе килми. Ләкин аны язганда үзем кичергән хисләр турында курыкмыйча әйтергә мөмкин: мин бу әсәремне аеруча яратып, олы теләкләр һәм кайнар хисләр белән канатланган хәлдә яздым. «Бер яшьлектә, бер карт- лыкта» дигән сүз бар халыкта. Яшь чакта шундый изге «шашынулар» була торган иде һәм менә картайгач Муза апа белән бер очрашып карадык...
Дөресен әйткәндә, куелган максат миңа тынгы бирмәде. Октябрьга кадәрге татар авылы — үземнең балачагым шаулап узган авыл — һәм анда кайнап торган иҗтимагый каршылыклар. Һәм шул каршылыкларның ничектер өстенә сикереп чыгарга, аларда чәбәләнеп калмыйча, бәхеткә баруның кыскарак юлларын эзләп табарга маташучы фантазёр егет... аның маҗаралары, аның өметләре, аның омтылышлары, аның мәхәббәте, аның соңыннан сабын күбеге булып шартлаган иллюзияләре... Кызганыч та, көлке дә ул. Ләкин соңыннан, сөртенеп егылып борын канатулардан соң, тормышның тимер логикасы шулай да аны әкренләп акылга утырта. Кычытканнар һәм чокырлар аша сузылган тар «сукмак» олы юлга — Октябрь юлына килеп кушыла һәм егет чын бәхетне дә нәкъ әнә шушы юлда таба.
Үтәлеше ничек булып чыккандыр, анысы турында укыгач әйтерсез, ә төп уе мавыктыргыч бит! Кешеләргә матди һәм мәгънәви азатлык китергән Бөек Октябрь социалистик революциясенә үземчә ^җырланган бер мактау җыры итеп карый торган һәм үземчә бик җитди, үтә җитди эш итеп санап, тормышта илле, әдәбиятта утыз ел буена җыйган тәҗрибәмне салып язган бу әсәремне мин Октябрь революциясенең 40 еллыгына багышлыйм.
Бу зур теманы күтәргәндә, әлбәттә, интуициягә генә ышанып булмый, миңа шул чорны төсмерләргә ярдәм итәрдәй байтак кына әдәбият һәм фактик материаллар белән танышырга туры килде. Аерым алганда, Октябрь революциясе алдыннан булган унъеллыкта Казан губернасындагы крестьяннар хәрәкәте белән танышу, беренче империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы тарихларын якынтын күздән кичерү, бу турыда язылган художество әдәбиятын конкрет максат яктылыгында җентекләбрәк өйрәнү, беренче империалистик сугышта үзләре катнашкан карт солдатлар һәм солдат хатлары белән танышу әсәрнең реаль җирлеген ныгытуда нык ярдәм итте. Хәер, нәрсәгә ирешелгән — анысы күренер инде.
Анкетада куелган икенче сорауга да җавап шушы беренче җавапта, минемчә. Әйе. Хәзергә мин югарыда әйтелгәннәр, бары тик шулар белән генә яшим. Ятсам — шулар, торсам — шулар, аерылсам тик йокы сәгатьләремдә генә беркадәр аерылып тора торганмындыр. Вакыты-вакыты белән, бигрәк тә, үтә
15
мавыгу белән этләп, артык, алҗып киткән минутларымда, миңа бик үк шаулап әйтергә ярамый торган юләр бер фикер килгәли: гүя мин үземдә булганнарның барысын да шушы «Җәяүле...» фетнәчегә биреп бетердем шикелле инде. Дөньяны аңлавым да, яратуым да, бала чагымнан саклап килгән бизәкләрем дә, яшерен серләрем дә, сөенечләрем дә, йөрәкнең шашынып тибүләре дә — барысы да, барысы да шунда салынды. Калса, тик үземдә картларга хас салкын акыл һәм тәрәзәм каршында сикергәлән уйнаучы бала-чагаларга кычкырырлык карлыккан тавышым гына калгандыр... Ләкин бераз хәл җыеп, бусагадан тормышка атлау белән, шунда ук сизә башлыйм: яңадан көч җыела, күңелдә яңадан җыр туа, йөрәк яңадан тилерә башлый. Ахырысы, «Бетте!» дигәнне шаяртып кына әйтәм бугай. Язучының тәүбәсе, мөгаен, тукран тәүбәсе белән бер тирәдә йөри торгандыр. Тукран да бит, агачны чукый-чукый башы авыртканнан соң, әйтә ди: инде башка чукымам, дип әйтеп әйтә, ди. Ә кайчан соң тукранның чукып туктаганы бар!
Анкетада куелган өченче сорау—«Татар әдәбиятының һәм сәнгатенең хәзерге торышы, алдагы үсеше...» турындагы сорау — зурлыгы һәм киңлеге ягыннан беренче ике сораудан нык аерыла. Шуңа күрә бу җитди сорауга билгеле бер дәрәҗәдә канәгатьләндерерлек oigaean бирүне бу кыска чыгышта гына өстемә ала алмыйм. Шулай да, форсаттан файдаланып, кайбер нәрсәләр әйтәсе килә.
Без, әлбәттә, байтак нәрсәләр эшләдек. Татар совет әдәбияты, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, сизелерлек үсте, ул хәзер әкренләп киң аренага — Советлар Союзы аренасына чыгып бара. Быел җәй башында булып узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы моның шулай булганлыгын янә бер кабат раслады. Ләкин, тулаем алганда, без — татар совет язучылары — Октябрь тудырган киң иҗат мөмкинлекләреннән тиешенчә файдаланып җитмибез шикелле әле. Шулай ук аерым язучылар үзләре дә аларда булган табигый талант һәм акыл көчен бөтен :җегәренә эшкә җигеп бетерәләр дип әйтмәс идем мин. Проза жанрын гына алып карыйк. Бездә, мәсәлән, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Гомәр Бәшир, А. Шамов, Г. Минский кебек һәрберсе үзенчәлекле талантка, чын әдәби телгә, әдәби осталыкка ия булган прозаиклар бар. Аларның тормыш тәэ1$рибәләре дә, белем багажлары да җитәрлек дип уйлыйм мин. Шулай да., шулай да, кулны күкрәккә куеп ант итә башласак, әйтергә туры килә: бу арсланнар үзләренең бөтен көчләренә сикереп күрсәтмәделәр шикелле әле! Шундый ук арсланнар поэзиядә дә, драматургиядә дә, балалар әдәбиятында да бар.
Аннары тагын «күтәрелмәгән чирәм»нәр турында да әйтәсе килә. Бездә — Октябрь кояшы астында үткән кырык ел дәвамында — көрәш пафосы һәм эчке драматизм белән тулы әллә никадәр вакыйгалар булды. Октябрь революциясе — үзе генә дә ни тора! Никадәр көчле халык кузгалышы, күпме эчке драматизм, якага-яка килгән иҗтимагый төркемнәр! Яки масштабы һәм дәртләрнең мәйданга ташлануы ягыннан Октябрь вакыйгаларына тиң килерлек икенче бер эпохиаль вакыйганы — колхозлашу хәрәкәтен алыйк. Яки Бөек Ватан сугышын ал. Язучы өчен, бигрәк тә прозаик өчен, никадәр бай материал монда. Ләкин, дөресен әйтергә кирәк, зур масштаблы һәм дөнья тетрәткеч бу вакыйгаларны без — татар совет язучылары — әле тик чит-читләреннән «тешләп кенә» карадык, аларны бөтен киңлеге һәм катлаулылыгы белән күтәрү эше алда изге бурыч булып калуында дәвам итә.
Хәлбуки, кайберәүләр уйлаганча, инде артта калган, искергән темалар түгел алар. Әгәр кешене чын мәгънәсендә күрсәтә аласың икән, бөтен темаларның да яңача яңгыравы мөмкин һәм яңгырый. Ә югарыда телгә алынган зур һәм катлаулы темалар — алар бит, барыннан да элек, кешеләр катнашы белән барган һәм кешеләр бәхете өчен борган вакыйгаларны эчләренә алалар. Андый темаларның искерүе мөмкинме соң!
Шушы уңайдан икенче бер бик әһәмиятле мәсьәлә килеп туа, ул — әдәбиятта бөтен катлаулылыгы белән, рухи һәм физик дөньясындагы барлык хәтәр борылышларын ачып, кешене күрсәтү турында. Без әле, күбесенчә диярлек,
16
.чикерткә кебек темадан, темага сикергә либез. Ә әдәбият — кешене өйрәнү, дип өйрәтә М. Горький.
Кыскасы, Октябрьның 50 еллыгына, тормышыбыздагы кебек, берсен-берсе кабатламый торган, ләкин шул ук вакытта уртак максатның кызу нурыннан барысы да өлеш алган, көрәшә һәм яши белүче, сөя, көнләшә, җырлый һәм, шуннан башка мөмкин түгел икән, елый да белүче җанлы кешеләре — образлары күп булган, тагын да баерак әдәбият белән килсәк иде. Бөек Октябрь оциалистик революциясенең бишенче унына аяк басканда күңелгә килгән җитди теләкләрнең берсе әнә шул.
ФАТИХ ХӨСНИ
«Совет әдәбияты» журналының анкетасын алганда мин Үзәк Комитетның беренче секретаре иптәш Хрущевның чыгышы белән танышып утыра идем. Иптәш Хрущев сәнгать эшчеләре алдында ясаган чыгышында әдәбият һәм сәнгать-нең партияле булуы һәм халык тормышына якын булырга тиешлеген сөйли. Чыннан да, бу бик вакытлы һәм кирәкле сүзләр. Безгә, сәнгать эшендә практик эшләүчеләргә, бигрәк тә якын, бигрәк тә аңлаешлы күрсәтмәләр. Безне үстерүче дә, тәрбияләүче дә туган Коммунистлар партиясе, Ленин партиясе. Ә безнең бөтен эшебез дә халыкка, илебезгә багышланган. Шуңа күрә безнең язучылар, композиторлар, шагыйрьләр, артистлар никадәрле халыкка якын булсалар һәм халыкка кирәкле, аңлаешлы әсәрләр иҗат итсәләр, шул кадәрле безнең сәнгать эше гөрләп
Күптән түгел Мәскәүдә булып узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы безнең республикабызның культура үсешен күрсәтте. Безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры да декадага хәзерләгән спектакльләрен күрсәтте. Бу спектакльләрдән «Муса Җәлил» һәм «Самат» опералары театр коллективы тарафыннан бөек Октябрьның 40 еллыгына багышланып эшләнделәр. Моннан башка бу тарихи датага багышлап театрыбыз композитор Әнвәр Бакировның «Алтын тарак» исемле яңа балетын куя.
Миңа килгәндә, мин югарыда күрсәтелгән «Муса Җәлил» операсында Муса Җәлилнең иптәше Сатпаев ролен башкарам. Бу башка рольләргә караганда кечкенә булса да, мин Сатпаев образын бөтен җаным белән бирелеп эшләдем, тамашачылар алдында да яратып уйнадым. Чөнки Сатпаев образы — безнең тугандаш казах халкының илебез өчен фашистларга каршы сугышып геройлык күрсәткән батыр улы.
Октябрьның 40 еллыгына багышлап мин берничә концерт программасы әзерлим. Театр совет композиторлары әсәрләреннән төрле өземтәләр куячак. Шулар арасында Тихон Хренниковның «Давылда» операсыннан бер өзек куелачак. Бу өземтәдә мин бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин ролен башкарам. Моннан берничә ел элек бу спектакль безнең театрыбызда барган көннәрендә мин бу спектакльдә сәхнәгә зур дәрт һәм дулкынлану белән чыга идем. Халыкның алкышлары, әлбәттә, минем уйнавыма түгел, ә бәлки безнең мөкатдәс күз нурыбыз Ильичка багышланалар иде.
Быелгы сезонда безнең театрыбызда яңабаштан куела торган «Травиата» операсында Альфред ролен башкарам. Спектакльне сәхнәгә куючы, театрыбызның баш режиссеры Нияз Даутов, хәзерге көнне бу спектакльгә күп иҗади яңалыклар кертеп, репетицияләр алып бара. Бу рольне күптән уйнап килсәм дә, аны яңадан эшләү, баету мине бик кызыксындыра.
алга барачак һәм үсәчәк.
Минем теләкләрем:
Беренчесе—композитор Җәүдәт Фәйзи Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча яза башлаган операсын тизрәк язып бетерсен иде дә, мин шул операда Вәли ролен сәхнәләштерүдә ярдәм итсәм иде.
Икенчесе — композиторыбыз Салих ага Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасы тиздән, 1958 нче елдан да калмыйча, безнең опера театрында куелсын иде. Бу тарихи әсәр яңа опера бинасында зур оркестр, хор, балет катнашулары белән тагын да гүзәлрәк булып яңгырасын иде. Минем белән очрашып сөйләшкән күп тамашачыларның да теләге шул.
Өченчесе — заманында зур уңыш белән барган Нәҗип Җиһановның «Түләк» операсы да һәм Мансур Мозаффаровның күптән язылып беткән «Зөлхәбирә» операсы да театрыбызның зур сәхнәсендә яңгырасыннар иде. Биредә мин искә алмаган опералар һәм балетлар да бар. Күрәсез, культурабызның байлыгы т. Ләкин алар җирдә күмелгән алтын шикелле культура министрлыгы бу әсәрләргә тиз көндә
ФӘХРИ НАСРЕТДИНОВ, РСФСР ның һәм Татарстанның халык артисты
☆ ☆
Ел ярымнан артыграк вакыт эчендә мин Татарстан нефть промыселлары эшчеләренең хезмәтен күрсәтә торган катлаулы бер композиция өстендә эшләдем. Нефть районнарында булып, кызыклы материал җыйный алдым. Мәскәү- дәге татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы ал-дыннан «Нефть эзләүчеләр» исемле картина тәмамланып килә иде. Бу картина декада күргәзмәсендә яхшы бәя алды һәм РСФСР культура министрлыгының 1 нче дәрәҗә дипломына лаеклы дип табылды.
Декада үткәч, мин бу картина өстендә эшләвемне дәвам иттердем һәм аны Бөек Октябрьның 40 еллыгына багышланган РСФСР художникларының күргәзмәсенә тапшырдым. Шул ук күргәзмәгә минем тагын ике картинам — «Баулыда яз» һәм «Горький белән Стасов Репин мастерскоенда» һәм 3 этюдым экспонат итеп алындылар. Күргәзмәдә бу картиналар яхшы бәягә лаеклы дип табылды. Алар арасыннан икесе — «Нефть эзләүчеләр» һәм «Горький белән Стасов Репин мастерскоенда»—Бөтенсоюз күргәзмәсе өчен сайланып алынды. Бу минем өчен зур шатлык.
Мине гади кешеләрнең хезмәте, бигрәк тә эшчеләр хезмәте үзенә тарта. Шуңа күрә дә мин бораулаучыларның хезмәт батырлыкларын сурәтли торган картина иҗат итәргә уйлыйм һәм аның композициясен инде уйладым. Бер үк вакытта нефть районнарының табигать матурлыгын күрсәтә торган картиналар өстендә эшләргә уйлыйм.
Татарстан сәнгате социалистик реализм юлыннан алга бара. Татар рәссамнарының иҗади уңышларын күрсәтү ягыннан декада вакытында оештырылган күргәзмә һәм Октябрьның 40 еллыгына багышланган РСФСР художникларының күргәзмәсе аеруча зур әһәмияткә ия булып торалар. Татарстан художниклары коллективы тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен көрәшә.
Совет кешесенең тормышын, туган якның матурлыгын, революция елларының героикасын үз картиналарында чагылдыру эше күңелле дә, җаваплы да. Тормышны дөрес сурәтләгән киң полотнолы әсәрләр тудыру — безнең изге бурычыбыз.
АЛЕКСЕЙ БУРЛАЙ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
2. ,с. Ә.- № п.
булып торган әсәрләребез к файдасыз яталар. Татарстан игътибар итсен иде.
17
18
Быел драма сәхнәләре өчен «Резидәкәй» исемле лирик музыкаль әсәр яздым. Бу әсәр совет яшьләренең бүгенге тормышлары: эшләре, сөюләре, матур хыяллары турында сөйли. Әсәргә кирәк булган лирик орырлар, ариозалар һәм башка музыкаль номерларны да язып тәмамладым. Әсәр театр эшлеклеләре тарафыннан укылып, сәхнәгә куярга яраклы дип табылды.
Пьеса язу белән бергә, лирик җырлар язуны да дәвам итәм. Мәхәббәт, дуслык, тынычлык темасына күп кенә орырлар, шулай ук эстрада өчен җиңел, шаян орырлар яздым. Мәсәлән: «Улым үземә охшаган» (Ә. Фәйзи сүзләре), «Синең эцырың, Һинд стан» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Шофер» (И. Юзеев сүзләре), «Дуслык җыры» (Б. Әхсән сүзләре) һ. б.
Казан дәүләт курчак театрының татар группасы Октябрьның 40 еллыгына язучы Әнәс Камал тарафыннан Тукай әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кисекбаш» исемле спектакль хәзерли. Хәзер мин бу спектакльнең музыкаль оформлениесен эшлим. Шулай ук фәнни-фантастик пьеса язып ятам. Октябрь көннәрендә «Лирик җырлар» исемле җырлар җыентыгым аерым китап булып басыеып чыгачак.
Бөек Октябрьның 40 еллыгына багышланган марш язып бетердем. Бу марш бәйрәм көннәрендә Казан музыка училищесы студентлары тарафыннан беренче тапкыр симфоник оркестр белән башкарылачак.
Якын киләчәктә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балалар бакчасы» исемендә җырлар җыентыгы бастырып чыгарырга хәзерлек алып барам.
ШАКИР МӘЖ.ИТОВ
ңел түгел. Чөнки автор Альбиковны эш өлкәсендә генә түгел, ә үз семьясының чолганышында да күрсәтә. Шулай ук мин Аль- биковның нинди яклары татардан калган, нәрсәләре аның фашизмнан алынган булуын тамашачы алдында ачарга тиеш. Аннан соң, ул бит элекке татар баеннан бик нык аерылып тора. Менә бу үзенчәлеген дә ачыкларга кирәк булачак.
Академия театрының репертуар мәсьәләсе мине бик борчый. Чөнки бүгенге көн темасына куелган спектакльләр бик аз. Безнең драматургия дөньясына зур хәзинә кайтты: К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ш. Усманов һәм башка авторларның әсәрләре. Безнең театр җитәкчеләрендә «иске пьесалар күп, алар берничә елга җитә, яңа пьесалар әзерләүдә ашыкмаска кирәк», — дигән бер фикер дә туды булса кирәк. Ләкин ни әйтсәң дә, ул пьесалар күптән язылган һәм аларны
Октябрь бәйрәме көннәре алдыннан мин Әзер- бәйҗан язучысы Мирза Ибраһимовның «Көн туар» романы буенча «Тау чәчәге» исемле пьеса яздым. Хәзер бу пьеса Татар дәүләт академия театрында бара. Муса исемле ярлы крестьянның фаҗигале авыр язмышы аркылы мин тамашачыларга капитализм чынбарлыгын күрсәтергә теләдем.
Ә инде артистлык эшенә килсәк, Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясендә мин татар бае, ак эмигрант Альбиков роле өстендә эшлим. Ул — үз илен саткан бер адәм — фашист Германиясендә көн күрә. УЛ совет иленең җиңелүен көтә, аның иске феодаль тормышны кайтарасы, совет кешеләрен дә кол итәсе килә. Образ әйбәт язылган. Ләкин бу рольне башкарып чыгу җи
2* 19
тәнкыйть күзе аркылы үткәрергә кирәк. Шуның белән бергә, алар нинди генә әйбәт булсалар да, безнең бүгенге көнне аз чагылдыралар. Әлбәттә, «Җилкәнсезләр» дә, «Кандыр буе» да, «Таһир һәм Зөһрә» дә сәхнәдә уйналырга тиеш. Ләкин мин бер нәрсәдән куркам, бу әсәрләр хәзерге авторларның әсәрләрен күмеп китмәсеннәр дим. Шуңа күрә безнең театр җитәкчеләре ул әсәрләр белән бергә, бүгенге әсәрләрне дә онытмасыннар һәм куйсыннар иде. Аннан соң тагын бер зур кимчелек бар. Репертуарда яшүсмерләр өчен спектакльләр юк. Хәзер балалар өчен көндезге спектакльләр куелмый. Бара торган спектакльләр зурлар өчен генә. Шулай итеп без яшь тамашачыны театрдан мәхрүм итәбез. Ә кайчандыр без «Тапкыр егет», «Кызыл галстук» кебек спектакльләрне балалар өчен куя идек. Балаларны театрга тартырга кирәк, чөнки алар өчен яшь тамашачылар театры юк бит. Татар мәктәбендә укучы балалар ял көнне кая барырга тиешләр? Кайда алар милли театр карыйлар? Үткән елда без театр училищесына укучылар җыйдык. 150 дән артык гариза булды. Ләкин бик күп кешене кире кайтардык. Чөнки алар татар телен белмиләр, әдәбиятын укымыйлар. Бу бер яктан яшь буынның театрга йөрмәвеннән дә килә. Шуңа күрә балаларны тәрбияли, аларга культура бирә торган спектакльләр кирәк.
ХӨСӘЕН УРАЗИКОВ,
РСФСРныц атказанган, ТАССРның халык артисты
чыны материаль кызыксындыру мәсьәләсе җитди хөкүмәт эше булып алга басты. Бары шул нигездә генә колхозларның җитештерүчәнлеген күтәрү мөмкинлеге исбат ителде. Ләкин шуңа да карамастан, шәхес кулыгының авыл хуҗалыгына ясаган зыяны фаш ителмәгән, тарихи егерменче съезд булмаган идг әле ул чакта. Бу исә авылдагы алдынгы көчләрдән һәртөрле искелек калдыкларына каршы зур көрәш таләп итте. Романның төп, уңай каһарманнары шундый шартларда хәрәкәт итәләр. Алар — арттагы колхозга үзе теләп председатель булып килгән райком секретаре, Советлар Союзы Герое коммунист Ифрат Аллаһияров, шулай ук үзе теләп авылга киткән коммунист зоотехник Солтан Фәхретдинов, Өлкә Комитеты инструкторы Иван Иванович Морозов, сыер савучы хатын Фатыйма һ. б. Мин романымда шушы үзәк образлар аша укучыга көрәшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын, барлык алдынгы кешеләребезгә ни дәрәҗәдә батырлык, тапкырлык күрсәтергә кирәк булганлыгын һәм безнең совет чынбарлыгында, кагыйдә буларак, көрәш һәрвакыт уңай көчләрнең җиңүе белән беткәнлеген, «кышның» һичшиксез узачагын күрсәтергә омтылдым. Минем шул ук вакытта укучымны пассив тынычлыкта да калдырасым килмәде. Яшәп килгән, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр турында уйлануын теләдем, намуслы, чын совет кешесе үзенең чынбарлыкка карашын киләчәк көн
Мин Бөек Октябрьның кырык еллыгын «Кыш узар» исемле романым белән каршылыйм. Бу әсәремне тирән дулкынлану белән яздым. Чөнки анда үземә якын булган, һәркөнне күз алдымда торган, мине борчыган, шатландырган нәрсәләр турында яздым. Барлык кешегә ачык бит, Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең аталарча кайгырт у чанлыгы нәтиҗәсендә соңгы елларда безнең авыл хуҗалыгында алга китеш сизелә. Хәзер без авыллардагы тормышның көннән- көн яхшыра баруын күрәбез. Ләкин барысы да тиешенчә булсын өчен алда эшләнәсе эшләр күп әле. Мин бу әсәремдә 1953 нче елгы тарихи сентябрь Пленумыннан соңгы чорны алдым. Ул вакытларның үзенчәлеге шунда иде ки, авыл хуҗалыгы кәсебен оештыручы көчләргә пленумнан соң зур мөмкинлекләр ачылып китте. Колхоз
20
таләпләреннән чыгып булдырырга тиеш дигән принципны алга сөрдем. Белмим. минем изге теләкләрем, яхшы ниятләрем нинди рәвештә әсәрдә җанлангандыр. Анысын укучының хөкемендә калдырам...
Мине күптән халкыбызның сөекле улы Хөсәен Ямашевның образы дулкынландыра. Ниһаять, мин аның турында күләмле әсәр язарга батырчылык иттем, һәм менә бер елдан бирле инде аңа бәйләнешле булган материалларны өйрәнәм. Быел җәен ул еш булган һәм бишенче елларда крестьяннар арасында революцион эш алып барган Чистай, Әлмәт районнарында булып, андагы материалларны туплап кайттым. Өйрәнелгән һәм өйрәнелергә тиеш булган материал көннән-көн арта. Башта корган планнарым үскәннән-үсә баралар. Ялкынлы революционерыбыз Хөсәен Ямашевның катлаулы образы күз алдымда ачыкланганнан-ачыклана бара. Бишенче елны аның белән озак кына вакыт бергә булган һәм һичшиксез аңа нык йогынты ясаган Яков Михайлович Свердловның да чиксез бай, колоритлы образы, Гафур Коләхметовның сөйкемле образы һәм башка тагы бик күп тарихи кешеләр өйрәнелә, һәм язылачак әсәремнең рамкалары киңәйгәннән-киңәя бара. Әлбәттә, алынган темам катлаулы, җаваплы бер тема. Ләкин ничек кенә булмасын, минем чигенергә исәбем юк. Бу әсәрне язып чыгу минем алда торган беренче нәүбәттәге эш.
Балалар өчен дә ике әсәр өстендә эш алып барам. Боларның берсе детектив, икенчесе фәнни-мавыктыргыч повесть. Шулай ук җылы юмор белән сугарылган бер повесть язу турында да хыялланам... Ярар, шул әйткәннәрем җитеп торсын. Язучының башында нинди хыяллар булмас ул?!.
Татар совет әдәбиятының үсешендә нинди мәсьәләләр борчый һәм уйландыра соң мине? Мин аның көннән-көн ныгыганын һәм үскәнен күреп торам. Ләкин мин аның чын мәгънәсендә зенитына менүен, иң алдынгы халыклар әдәбияты дәрәҗәсенә җитүен телим.
Бу эш мөмкинме? Мөмкин һәм шулай булырга тиеш.
Минемчә, әгәр без чын күңелдән эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли әдәбиятыбызның зенитына җитүен, бөтен дөнья культура хәзинәсенә җәүһәрләр биреп калдыруын телибез икән, үзебезнең мастерлыгыбызны, белемебезне, гражданлык хисләребезне җитлектерү белән беррәттән, Э1$итди укучы өиен дә көрәш алып барырга тиешбез. Әдәбиятыбыз турында сүз кузгалган саен, минем күңелемә шундый уй килә.
АТИЛЛА РАСИХ
Театрда 1919 елны эшли башладым. Шуңа күрә үземне Октябрь революциясенең җимеше дип карыйм. Ул вакытта без атнасына бер премьера уйный идек. Чын сәхнә образларын мондый кыска вакытта тудыру кыен, әлбәттә. Ләкин заман бездән таләп итә иде һәм без яшьлек дәрте белән булмастаен да булдырып чыга идек.
Беренче сәхнәгә чыгуымнан алып мин Академия театрында эшләп киләм. Шушы 38 ел вакыт эчендә бик күп кыенлыклар да, шатлыклар да булгандыр, билгеле. Ләкин мин нинди авырлыкларга да карамастан, бөтен көчемне татар сәнгатен, театрны үстерүгә багышладым. Совет властеның 40 еллыгын без яңа зур иҗат эшләре белән каршы алабыз.
Хәзер мин Ә. Фәйзинең «Рәүфәнең туган көне» исемле драмасында бер карчык ролен
әзерлим. Ул болай үзе зур роль түгел. Ләкин минем өчен зурмы, кечкенәме, ул барыбер роль. Иҗат эшен сорый торган роль. Шуңа күрә хәзер мин шуның
21
турында гына уйлыйм. Кешеләрне өйрәнәм, аларның йөрешләрен, хәрәкәтләрен, сөйләүләрен күзәтәм. Бу эш миңа зур шатлык бирә. Чөнки дөньяда иҗат белән эш үзе шатлык.
ГӨЛСЕМ клмскля,
РСФСРныц атказанган.
Татарстанның халык артисткасы
☆ ☆
Октябрьның 40 еллыгына мин байтак вокаль- инструменталь әсәрләр: романслар, җырлар, скрипка һәм виолончель өчен пьесалар, фортепиано өчен балаларга пьесалар язып тәмамладым.
Хәзер мин үземнең фортепиано һәм оркестр өчен язылган концертымны матбугатка чыгару өстендә эшлим.
Минем киләчәк планымда яңа җырлар, романслар язу белән бергә, сәхнә өчен нинди дә булса зур күләмле әсәр—опера яки балет язу бар.
Анкетадагы сорауга бәйләнешле рәвештә үземне борчыган бер мәсьәләне әйтеп үтәсе килә. Безнең сәнгать Октябрьдан соң үткән 40 ел эчендә күрелмәгән зур уңышларга иреште. Әмма сәнгатьнең аерым төрләре арасындагы бәйләнеш тыгызрак булса, композиторлар һәм музыкантлар
Илебезнең политик-экономик, тормышына гына
түгел, аның рухи культура үсешенә, шул исәптән сәнгатькә һәм әдәбиятка яңа эра ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгы ул — безнең өчен, Октябрьдан соң туган чагыштырмача яшь буын өчен, аеруча зур һәм шатлыклы бәйрәм.
Бөек юбилей хөрмәтенә һәм аңа багышлап, мин «Үлемсезлек» исемле поэтик симфония иҗат иттем. Бу әсәр совет кешеләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакарь батырлыгын чагылдыра. Хәзер «Полк намусы» исемле трагедия өстендә эшлим һәм аны якын араларда язучылар җәмәгатьчелеге алдына тикшерергә куярга уйлыйм. Татарстан китап нәшриятында балалар өчен «Яшәү көче» дигән әкияг-пээмам басылып чыгу алдында тора. Чуваш әдәбияты
ижат эшендә язучылар, драматурглар һәм артистлар белән ныграк аралашсалар, культурабызның, сәнгатебезнең уңышлары тагы да зуррак булыр иде. Стасов, Шаляпин, Мусоргский, Балакирев, Крамскойлар вакытында шундый бәйләнеш әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешенә нинди зур йогынты ясаган. Үзара дуслыкны көчәйтү рухи дөньяны баетырга, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итәр иде. Безнең сәнгать моңардан отар гына иде, тагы да баерак, төрлерәк һәм матуррак булыр иде.
РӨСТӘМ ЯХИН
классигы Константин Ивановның «Нарспи» исемле поэмасына яңадан әйләнеп кайтып, аның икенче вариант тәрҗемәсен эшләдем. Хәзер ул басылырга әзерләнә. Шулай ук бөек инглиз драматургы Вильям Шекспирның «Король Ричард III» дигән драматик хроникасының тәрҗемәсе дә Татар дәүләт академия театры тарафыннан кабул ителде. Әсәр быелгы сезонда сәхнәгә куелу өчен театр планына кертелгән.
22
Әлбәттә, һәрбер язучыныкы шикелле үк, минем дә иҗат планнарым күләме белән дә, темасы белән дә шактый зур. Ләкин мин бүген күз алдында торган һәм якын араларда язылачак әсәрләр турында гына әйтә алам. Мин татар халык мифологиясе герое Алып батыр турында поэма язарга керештем. Билгеле булганча, безнең халыкның мифологиясе дә легендар геройларга, сок-ландыргыч образларга ярлы түгел. Шүрәле, Алып батыр, Айдагы, кыз һәм башка мифик образлар элегрәк безнең халыкта бер бөтен, төгәлләнгән фольклор иҗаты булып йөргән булсалар да, соңыннан алар үзләренең калыпланган әдәби формаларын югалтканнар. Мәсәлән, Алып батыр турында мифологик материал бик аз сакланган. Димәк, миңа бу образны иҗади рәвештә яңадан тудырырга туры киләчәк. Шүрәле образын шигъри чаралар белән яңадан тудырган безнең бөек Тукай миңа бу эштә рухландыргыч үрнәк булып тора.
Болар реаль нәрсәләр. Әмма хыялдагы нәрсәләр турында сөйләргә әлегә иртәрәк.
Безнең әдәбият моннан кырык ел элек Бөек социалистик революция ачкан туры юл белән алга барачак һәм елдан-ел үсәчәк.
Ләкин мин, иу үсешне тәэмин итү өчен, иң мөһим, иң зарур бурыч итеп яшьләр белән эшләүне саныйм. Иҗаты белән генә түгел, яше белән дә яшь булган яңа талантлар өчен көрәш безнең изге бурычыбыз булырга тиеш. Завод-фабрика ларда. югары уку йортларында һәм урта мәктәпләрдә, китапханәләр, район газеталары редакцияләре каршында әдәбият түгәрәкләре оештырырга. аларга язучыларның конкрет шефлыгын тәэмин итәргә кирәк. Әлегә чаклы йомылып яткан яшь талантларны ачуда һәм үстерүдә яшьләр журналы бик зур ярдәм итәр иде. Минемчә, «Үсү юлы» альманахын айлык яшьләр журналы итеп үзгәртеп корырга бик вакыт. Татарстанда балалар өчен махсус газетаның булмавы да яшь буынга кечкенәдән үк әдәби тәрбия бирүгә бик нык комачаулый.
Кыскасы, татар әдәбиятының һәм сәнгатенең алдагы үсеше лаеклы әдәби алмаш турында безнең аталарча кайгыртуга бәйле.
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС
булган Октябрь революциясе көннәрендә туып, совет чынбарлыгында үстем.
1936 елдан башлап татар сәхнәсендә минем дә самими хезмәт өлешем керә. Иҗат башлангычы буларак миңа «Дәүләт Бәдриев»тә — комсомолка Нәфисә, «Дошманнар»да — Надя, «Мактаулы заман»да Людмила рольләрен башкарырга туры килде. Октябрьның 20 еллыгына «Ташкыннар» драмасында Гөлчирә ролен хәзерләдем. Бу еллар минем тормышымның иң якты, иксез- чиксез өмет-шатлык, омтылыш еллары иде.
Еллар шундый тиз узалар, аны туктатып та, куып җитеп тә булмый. Һәм менә мин дә 21 ел гомерне сәхнәдә уздырганымны сизми дә калдым. Ә ул елларди күпме иҗади куанычлар, күпме авыр көрсенүләр булды. Әйе, иҗат һәрвакыт артист йөрәге өчен бу бик авыр яра.
Миңа күбрәк совет чынбарлыгын чагылдырган спектакльләрдә катнашырга туры килде. «Изге аманәт»тә— Лида, «Мәрьям»дә— Мәрьям, «Икенче фронт артында» — Джесси, «Мылтыклы кеше»дә—Катерина, «Икенче мәхәббәт»тә— Груня, «Аяз таң илендә» — Инсен, «Миңлекамал»да — Гайни, болар минем иң яраткан образларым. Алар минем иҗат яшьлегенең күркәм чәчәкләре. Еллар узу белән иҗат көчләрендә дә табигый борылышлар була, ул борылыш тагы
Мин Россия халыклары өчен бөек борылыш
уңышлы гына булып бетми, аның уңышсызлыкка очраган чаклары да була, ә
23
да җитдирәк, эш таләп итә. «Анджело»да—Тизба, «Талантлар һәм аларга баш иючеләр»дә — Смельская, «Минем хатын»да Әхтәмова образлары минем өчен яңа пландагы зур эшләр иде һәм алар миңа яңа иҗади азык бирделәр.
Ләкин театрда артистларның бу борылыш чорына тиешле хәзерлек җитенкерәми. Ә бу бик әһәмиятле мәсьәлә, чөнки һәр артист, һәр артистка бу хәлне кичерә. Шуңа күрә дә репертуар туплаган вакытта да, иҗат анализлары ясаганда да театр җитәкчеләре, режиссерлар моңа нык әһәмият бирергә тиеш. Шулай ук драматурглар да аерым артистларны күз алларында тотып, шулар иҗатына багышлап әсәрләр язарга тиешләр. Мәрхүм Кәрим ага Тинчурин бу мәсьәләдә язучыларга һәм театрга үрнәк булып тора.
Октябрьның 40 еллыгына һәркем яңа хезмәт белән килә һәм шул көннәрдә нинди генә дәрәҗәдә булса да иҗат җимеше бирәсе килә. Мин Н. Исәнбәтнең «Муса» трагедиясендә яшь немец кызы Эльзаны уйнаячакмын. Ул фюрерның раса законына буйсынмыйча татар егетен ярата һәм «Россия законы миңа ошый, анда кешеләрне яратудан тыймыйлар», ди.
Ә. Фәйзинең «Рәүфәнең туган көне» әсәрендә тынгысыз инженер Наташа ролен хәзерлим.
Октябрьның 40 еллыгына килгән көннәрдә, үткән елларга борылып карап күбрәк, яхшырак эшлисе килә, — дип әйтәсем
РӘШИДӘ ҖИҺАНШИНА,
ТАССРныц атказанган артисткасы
☆ ☆ Дөрес, бездә турыдан-туры революциягә яки аның бәйрәменә багышлап язылган «Октябрь романнары» яки «Октябрь поэмалары» соңгы елларда күренмәделәр. Андыйлар да һичшиксез язылырлар әле. Чөнки татар язучылары сафында үзләренең үсмер һәм яшьлек елларын революция давылларында үткәргән, Совет властен саклау һәм ныгыту көрәшләрендә беренче елларда ук үзләре катнашкан зур каләм, осталары бар. Гомәр Бәширов һәм Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов һәм Мәхмүт Максуд, Усман Бакиров һәм Риза Ишморат, Әхмәт Фәйзи һәм Шәйхи Маннур һ. б. иптәшләр ул көннәрнең онытылмас истәлекләрен яңа әдәби әсәрләр теле белән ничек тә булса сөйләрләр, әлбәттә. Озакламый без И. Газиның «Онытылмас еллар»ын (икенче китап) һәм Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукма-гын» күрербез. Үткәннең кайнар сулышын бүгенге көннәргә җиткергән яңа сәхифәләр язылмый калмас! Без моны үтенәбез һәм без моңа ышанабыз. Үтенәбез— чөнки кирәк; ышанабыз — чөнки бу нәрсә моңарчы эшләнелмәде, дөресрәге, оештырылмады.
Ләкин шул ук вакытта икенче бер нәрсәне дә бер дә икеләнмичә әйтергә мөмкин бит: безнең язганнарыбыз барысы да Октябрьга багышландылар һәм багышланалар, алар барыбер Октябрь темасы әсәрләре булып килделәр һәм киләчәкләр. Чөнки татар әдәбиятындагы иң яхшы әсәрләрнең врач Галия һәм колхозчы Нәфисә, кечкенә Хәлим һәм яшь егет Галим Урманов, шагыйрь Муса Җәлил һәм тракторчы Айдар һ. б. кебек геройлары барысы да Октябрь тудырган геройлар бит! Аларның олы йөрәге Октябрь азат иткән хезмәттә, яки Октябрь казанышларын яклау өчен үзләрен-үзләре аямыйча көрәшкәндә чыныкты.
Шулар сафын яңа батырлыклар эшләгән яңа исемнәр белән тулыландыруны һәр язучы үзенең төп бурычы итеп саный. Мин, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында үз күзләрем белән күргән батыр иптәшләрем турында язмый
мин: — Әле бу аз, тагын да килә.
24
ча һич тә булдыра алмам, шикелле. Күптән түгел генә татар хатыны Гөлсем турында кечкенә поэма тәмамладым. Сугышта фашистлар аның ирен үтерәләр. I өлсем, уналтынчы ел инде, тол булып яши. Чик буенда ире белән бергә илбасарларга каршы үзе дә сугышканда аның карынында бер айлык бала була. Хәзер инде ул малай — мәктәп баласы. Быел Мәскәүдә фестивальдә булган һәм Көнбатыш Германиядән килгән яшьләр белән дә дуслашып кайткан. Лңа Германиядән хат килә. Кем белсен, бәлки, аның да әнисен сугыш тол иткәндер, бәлки, хәзер ике илдә үсүче шул ике егетнең әтиләре үткән сугышта бер-берсен үтерешкәннәрдер. Атомчы фашистлар җирдә тагын сугыш башламасын һәм шул үсмерләрнең үзләрен дә үтермәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? — Ананы әнә шул сорау борчый һәм ул ерак Эльбада торучы немец хатынына хат яза. Минем поэмам — әнә шул хат үзе инде. Анда Гөлсемнең сугышта күргәннәрен һәм кичергәннәрен, тол ана буларак, немец илендәге бер анага әйтергә теләгән уй-хисләрен сурәтләргә тырышылды. Бу тырышуның нәтиэ^әле булу-булмавы турында, әсәрне укыгач, каләмдәш дусларым һәм хөрмәтле укучылар әйтерләр дип ышанам. Поэма-хат Октябрьга багышлап язылды.
Киләчәктә мин партизан хикәяләре китабын язачакмын. Сугыш елларында белорус партизаннары сафында бергә сугышкан иптәшләремнең кичерешләре һәм күрсәткән батырлыклары турында инде кат-кат уйланылган һәм йөрәктә «җитлегеп» килгән бик күп материал бар. Ләкин хикәя итү өчен нинди яңа һәм кызыклы форма табарга? — Мине барыннан да бигрәк әнә шул нәрсә һәм проза өлкәсендәге тәҗрибәсезлегем борчый. Дөресен әйтергә кирәк, партизаннар сугышы темасына төрле әдәбиятларда бик күп төрле китаплар чыкты, бик күп язмалар һәм истәлекләр бар. Шуларны кабатлаудан ничек кенә булса да сакланырга кирәк бит. Ниндидер бүтәнчәрәк алымнар табасы һәм тапталмаган юлдан барасы иде. Әле тиешенчә чыныкмаган һәм чарланмаган минем проза каләмем өчен җиңел бурыч түгел бу. Ләкин зур тәҗрибәле проза мастер- ларыбызның ярдәмчел киңәшләренә мин бик зур өмет баглыйм.
Татар әдәбиятының киләчәк үсешендә әдәби осталык тәҗрибәсен уртаклашулар һәм киңәшләшүләр гомумән күбрәк булырлар, дип ышанасы килә. Шул җирлектә «каләмнәре әле тиешенчә чыныкмаган һәм чарланмаган» авторларга карата таләпчәнлек тә көчәя һәм эшлеклеләнә төшәр.
Безнең әдәбият — җитди һәм оцитлеккән зур әдәбият. Декада көннәрендә тикшерү һәм сөйләшүләр моны бик ачык күрсәтте. Соңгы 3—4 ел эчендә генә җитмешкә якын китабы рус телендә басылып бөтен Союз укучысына җиткерелгән татар әдәбиятының нинди дә булса ташламага исәп тотып эшләргә һичнинди хакы юк һәм ул үзенең күп санлы һәм таләпчән укучыларына уртача гына сыйфатлы әсәрләр дә тәкъдим итә алмый. Шуңа күрә дә, әдәби осталыкны күтәрү бурычы — безнең өчен иң җитди бурыч. Аны үтәү теге яки бу яңа әсәрне тикшерүләр һәм бәяләүләр вакытында авторның нәрсә язганын гына түгел, ничек язганына да җентекләбрәк анализларга тырышудан башлансын иде Язучылык хезмәте буенча фикер алышулар һәм тәҗрибә уртаклашулар, поэтик технологиянең аерым детальләре, аерым авторларның иҗатына хас тел һәм стиль үзенчәлекләре турында чыгышларның күбрәк булырга кирәклеге дә нәкъ шуңа бәйле нәрсә. Әдәби журналыбыз һәм яшьләр альманахы битлә-рендә дә шундый материалларга күбрәк урын бирелер дип ышанасы килә. Ә шул характердагы чыгышлар тупланган китапның (бәлки, ул «әдәби осталык мәктәбе» дип аталыр!) Таткнигоиздатта аерым чыгарылуын яшь һәм башлап язучыларның, барлык әдәбият сөючеләрнең инде күптән көтүләрен әйтеп тә торагы юк.
Кыскасы: әдәбият үсеше — әдәби осталык белән таләпчәнлек үсеше ул! — дигән хакыйкатьне бер минутка да истән чыгармыйча иҗат итүне безнең һәр- кайсыбыз чын күңелдән тели.
ЗӘКИ НУРИ
Октябрь бәйрәменең 40 еллыгы хөрмәтенә мин «Восстание» исемле программалы симфоник поэма язам. Поэманың программалы дип аталуы ук аның билгеле бер эчтәлеккә, программага корылуы турында сөйли. Әсәрнең төп программасы итеп Кави Нәэ^минең «Язгы җилләр» ро-манындагы вакыйгаларны, бигрәк тә соңгы кузгалышны алдым. Шушы роман буенча нинди дә булса музыка язу миндә романны укыгач та туган иде. Әлегә кадәр бу тема миңа тынычлык бирмәде һәм быел мин шушы теләгемне тормышка ашырырга — симфоник поэма язарга керештем. Поэмада мин халыкның бәхетле тормыш турындагы хыялын, бу хыялның героик көрәш нәтиҗәсендә тормышка ашуын, халыкның көчен, батырлыгын, революциянең җиңү тантанасын күрсәтергә уйлыйм. Поэма ничек булып чыгар, анысын тыңлаучылар үзләре бәяләр инде.
Минем алдагы иҗат планымда «Асылгөл» исемле балет язу. Балетның либреттосын шагыйрь Әхмәт Ерикәй язды. Либретто Язучылар союзында да, Композиторлар союзында да, Опера һәм балет театрында да тикшерелде, уңай бәя алды.
Гадәттә балет өчен сюжет итеп әкиятләр алына, ә «Асылгөл» либреттосында реаль тормыш, Октябрьга кадәрге чордагы авыр тормыш, социаль каршылыклар, кискен корәш сурәтләнә. Ә. Ерикәйнең бу либреттосы менә нәкъ шул реаль тормышны чагылдыруы, конфликтның көчле булуы, композицион яктан яхшы эшләнүе белән мине үзенә тарта алды. Әсәр сыйнфый җәмгыятьтә саф мәхәббәтнең фаҗигага очравы турында сөйли. Балетның төп геройлары Асылгөл дә, Кәрим дә һәлак булалар.
Мин хәзер бу әсәр өстендә бик бирелеп эшлим, хәтта әсәрдәге геройларымны күрәм һәм алар белән сөйләшәм, алар белән яшим кебек.
Дөрес, хәзергә шундый зур әсәр — балет язар өчен минем тәҗрибәм аз, ләкин миңа кайбер проблемаларны хәл иткәндә Композиторлар союзы, өлкән, тәҗрибәле композиторлар ярдәм итәләр.
«Асылгөл» балетын якын киләчәктә тәмамлап, тамашачылар хөкеменә тапшырырмын дип ышанам.
Совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясе татар сәнгатенең, музыкасының үсеше турында даими кайгыртып тора. М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының яңа бинасы ачылу артистлар өчен генә түгел, композиторлар өчен дә зур шатлык булды. Опера һәм балет театрының яңа, матур, мәһабәт бинада эшли башлавы, талантлы артистлар, музыкантлар белән тәэмин ителүе композиторлар иҗатын активлаштырырга ярдәм итәчәк, яңа милли опе-ралар, балетлар тудырырга этәргеч бирәчәк. Шушы уңай белән мине генә түгел, күп композиторларны борчыган бер теләкне әйтәсе килә: композиторлар белән язучылар арасындагы бәйләнеш һич тә канәгатьләнерлек түгел әле. Шагыйрьләр опера һәм балет өчен либреттолар аз язалар, композиторлар белән иҗади дуслыкта бик аз шагыйрьләр генә эшли.
АЛЛЛҺИАР ВӘЛИУЛЛИН
Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Казанда тик ике югары мәктәп—университет һәм ветеринария институты булган. Хәзер Татарстанда 13 югары уку йорты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы бар. Югары уку йортларында һәм фән учреждениеләрендә эшләүче галимнәр саны 2 300 дән арта. Алар арасында 2 академик, 145 профессор һәм доктор, 900 доцент һәм кандидат бар.
Татарстан галимнәре гаять зур, әһәмиятле фәнни ачышлар ясадылар. Безнең республикада фәннең төрле тармаклары уңышлы рәвештә үсә һәм киңәя бара.
Без Татарстан галимнәренең түбәндәге анкетага җавапларын урнаштырабыз:
1) Октябрьның 40 еллыгын сез нинди фәнни казанышлар белән каршылыйсыз?
2) Сезне хәзерге вакытта фәннең нинди проблемалары кызыксындыра? Сезнең иптәшләрегез нәрсә өстендә эшли?
Берничә ел инде проф. М. Т. Нужин һәм башка иптәшләр белән бергәләп математика һәм механика өчен яңа булган «Кире кырый мәсьәләләре» (Обратные краевые задачи) дигән өлкәдә эшлим. 1955 елда «Казан университетының гыйльми язмаларында» басылып чыккан «Кире кырый мәсьәләләре» исемле монографияне мин үзебезнең иң зур уңышыбыз дип са-ныйм. Бу монографиядә без профессор М. Т. Нужин белән Казан механикларының һәм математикларының кире кырый мәсьәләләре өлкәсендәге казанышларын һәм бу хезмәтләрнең гидроаэромеханика һәм фильтрация теориясендә кулланылышы турында системалы рәвештә сөйләп бирергә тырыштык.
Минем уйлавымча, бу яңа юнәлеш киләчәктә тагы да үсәчәк.
Бу мәсьәләләр белән беррәттән мин хәзерге вакытта рир асты гидромеханикасы мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәм. КГУ каршында II. Г. Чеботарев исемендәге математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының күпчелек сотрудниклары да шушы ук проблемалар өстендә уңышлы
эшлиләр.
Безне, башлыча, нефть промышленносте ихтыярлары белән бәйләнешле мәсьәләләр кызыксындыра. Болар: суның һәм нефтьнең бер-береннән аерылып тору чикләренең торышын һәм, гидромеханика методлары кулланып, катлауның үткәрүчәнлеген, катлау басымының зурлыгын билгеләу.
2G
27
Хәзерге вакытта, Баулы нефть промыселы идарәсе белән булган договорны үтәү тәртибендә, кайбер тикшеренү нәтиҗәләрен производствога кертеп җибәрү өчен хәзерлек эшләре алып барыла. Киләчәктә фәнни мәсьәләләрне чишүдә тагын да зуррак уңышларга ирешербез дип ыша
Г. Г. ТУМАШЕВ,
Казан дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы
Йогышлы авыруларны булдырмау өчен алдан чарасын күрү, аларны бөтенләй бетерергә тырышу сәламәтлек саклау эшенең иң мөһим проблемаларыннан санала. Совет власте елларында ваба, чәчәк, кайтма тиф, чума кебек авыруларны бетерергә мөмкин булды. Соңгы ун ел эчендә бизгәк, тимгелле тиф, туляремия кебек чирләрнең халык арасында киң таралуыннан котылдык, корсак тифы, туберкулёз, бруцеллёз һ. б. белән авырулар да нык кимеде.
Йогышлы авыруларны булдырмау һәм дәвалау эшендә микробиология фәненең роле зур. Андый авыруларны булдырмау өчен иң эффектив вакциналар эзләп табу һәм ул авыруларны дәвалау өчен антибиотиклар эзләү кебек микробиология фәне шөгыльләнгән ике җитди мәсьәләне генә алып карыйк.
Иң куәтле профилактик препаратлар булып көчсезләндерелгән тере микроблардан алынган вакциналар хезмәт итүе билгеле. Совет микробиологлары, төрле авырулар тудыручы микробларның табигатен аерым бер юнәлештә үзгәртә барып, шундый күп төрле препаратлар ясый алдылар. Кыска вакыт эчендә бруцеллёзга, туляремиягә, гриппка, түләмәгә һәм башка йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен вакциналар эшләнде. Бу препаратларның кайберләре шул вакциналар җибәрелгән кешеләрнең асыручанлыгын күп мәртәбәләр киметә.
Безнең микробиологлар антибиотик матдә тудыра торган микроорганизмнар эзләп табуда зур уңышларга ирештеләр. Пенициллин, стрептомицин, синтомицин, биомицин кебек танылган антибиотикларны әзерләү һәм киң практикага кертүдән тыш, соңгы елларда вируслы һәм риккет- сиоз йогышлы авыруларга, хәтта шешкә каршы да кулланырга мөмкин булган антибиотиклар нык өйрәнелә. В. И. Ленин исемендәге Казан врачлар белемен камилләштерү институтының микробиология кафедрасы коллективы да көченнән килгәнчә эпидемиягә каршы көрәшү эшендә катнаша. Илебезнең төрле өлкәләре өчен квалификацияле микробиолог кадрларын хәзерли. Камилләшү һәм специальләшү курсларына күрше республикалардан, Уралдан, Читадан, Кавказдан һәм башка урыннардан врачлар килә. Курсларда укучылар, нигездә, төрле йогышлы авыруларга лаборатор диагностиканың иң яңа методларын өйрәнәләр. Кафедрада, педагогик эшләр белән беррәттән, фәнни эшләр дә алып барыла.
Спирохеталар тудырган авырулар проблемасын (спирохеталар — кайтма тифны, лептоспироз һ. б. инфекцияләрне тудыручы микроблар) өйрәнү шушы гасырның 20—30 нчы елларында Казанда профессорлар Аристовский һәм Гельтцер тарафыннан башланды. Башка фәнни темалар белән бергә, бу проблема белән безнең микробиология кафедрасы да шөгыльләнә.
набыз.
28
Мин үзем инфекция тудыручы микробка бәйләнешле ике диссертация яздым. 1913 елны яклаган кандидатлык диссертациясендә бу микроорганизмның моңа кадәр өйрәнелмәгән биологик үзенчәлекләре турында материаллар китерелде. Докторлык диссертациясен мин 1955 елны хатын-кызлар көнендә 8 нче мартта врачлар белемен камилләштерүнең Үзәк институтында якладым. Диссертация төрле пенициллин препаратларының ак спирохетага тәэсир итү мәсьәләсенә багышланган иде. Эш шунда: ун елдан артык инде ак спирохета пенициллин белән уңышлы дәвалана, ләкин бу авыруларны тудыручы микробка ничек тәэсир итүе әз өйрәнелгән. Ә бу мәсьәләне ачыклау дәвалауның рациональрәк схемаларын булдырырга һәм кайбер очракларда уңышсыз дәвалауның сәбәпләрен белергә ярдәм итәчәк иде. Мәскәүдә, Врачлар белемен камилләштерүнең Үзәк институтында докторантурада укыганда бу мәсьәләне ныклап өйрәндем, тикшердем. Тәҗрибәләр вакытында спирохеталар төрле пенициллин пре-паратларының тәэсиренә дучар ителделәр. Препаратларның тәэсир итү механизмын ачыклаудан башка, тәүлегенә 1—2 мәртәбә (җибәрелгән пенициллин дюрант препаратларының (новоциллин, экмоновоциллин) дүрт сәгать саен җибәрелеп торган гади пенициллин кебек үк бердәй тәэсир итүе беленде.
Хәзерге вакытта кафедрада ак спирохетаның химик составын өйрәнү буенча тикшеренүләр алып барыла. Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре авыруның иммунитетын аңларга һәм шулай ук лаборатор диагностика өчен препаратлар әзерләргә ярдәм итәчәк.
Хайванның саклану механизмына пенициллинның тәэсир итүе турында эксперименталь эшләр үткәргәндә кызыклы мәгълүматлар алынды. Пенициллин инфекцияләренең фагоцитар реакцияне активлаштыруы ачыкланды. Кан аксымнары составының микробларга каршы көрәшү үзенчәлегенең яхшы якка таба берникадәр үзгәрүе һ. б. беленде.
Кафедра сотрудниклары тарафыннан спирохетаның икенче төре — кешегә һәм төрле хайваннарга йога торган лептоспирозлар тудыручы микробны өйрәнү буенча эшләр башланды.
Дифтерия таякчыгын өйрәнү буенча да эшләр алып барыла. Төрле антибиотикларның тәэсире нәтиҗәсендә дифтерия таякчыгының үзгәрүе өйрәнелә.
Химия-технология институты һәм медицина институтының фармакология кафедрасы сотрудниклары белән бергә төрле фосфор-органик кушылмаларның микробларга каршы көрәшү үзенчәлекләре тикшерелә.
Эшләр аз түгел кебек, ләкин алда тагы да зуррак һәм (җаваплырак бурычлар, эшләр көтә.
С. М. ВӘСИЛЕВЛ, профессор, медицина фәннәре докторы
☆ ☆
Хәзерге биологиядә фәнни яктан чишеләсе проблемаларның берсе — нуклеин кислоталарның биологик роле турындагы мәсьәлә.
Казан дәүләт университеты микробиология лабораториясе сотрудниклары медицина институтының биохимия кафедрасы доценты Н. М. Абрамова белән бергә, биологик процессларда нуклеин кислоталарның ролен өйрәнүнең зур әһәмияткә ия булуын искә алып, бу мәсьәлә буенча тикшерү эшләре башлады.
Без төп игътибарны, организмда яман шеш үсә башлаган вакытта нуклеин кислоталарның ролен ачыклауга, шулай ук бактерияләрдәге нуклеин кислоталарын өйрәнүгә юнәлдердек. Бер үк вакытта нуклеин кислоталарны юкка чыгара торган микроорганизмнар эзләп табу, ул организмнарны һәм аларның ферментларын яман шешкә каршы препаратлар итеп куллану буенча да эш алып барабыз.
29
Алты ел буена алып барылган эшләрнең нәтиҗәләре шеш процессында дезоксирибонуклеин (ядро) кислоталарның билгеле бер роль уйнаулары турында сөйли. Тикшеренүләр таза организм күзәнәкләрендәге ядро кислотасының, яман шеш вакытында барлыкка килгән ядро кислотасы белән чагыштырганда, сыйфат ягыннан башка булуын күрсәтә.
Зарарланган тукыманы тазасыннан аеру өчен, аларның үзенчәлекләрен ачыклау бик әһәмиятле. Без шештә була торган кислоталарны оцимерә алырлык төрле микроорганизмнар табуга ирештек. Микробларны кирәк юнәлештә тәрбияләү методын файдаланып, яман шешләрнең төрле кислоталарына ияләшкән бактерияләр алынды. Мик- кислотасын актив җимерә торган ферментлар организмның эчендә дә һәм тышында да рак күзәнәкләрен җимерергә бик сәләтле булып чыктылар.
Физик методларны биологиядә куллану, шулай ук химиянең яңа казанышларын файдалану якындагы елларда фәннең үсешендә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
биология фәннәре докторы, профессор
күпме күләмдә кулланырга, җирне күпме тирәнлектә сөрергә фәнни нигез булып хезмәт итәләр. Бу материалларның кайберләре матбугатта басылып чыкты, ә башкалары шул колхозларның, совхозларның һәм МТСларның оештыру эшендә куллану өчен аңлатма язулары белән бергә үзләренә тапшырылды.
Моннан тыш, 1933 елдан алып, мин аз уңдырышлы көлсыман туфракларны культуралаштыру һәм тирән сөрү катлавы булдыру методын эшләү кебек проблемалар белән шөгыльләнәм. СССРда көлсыман һәм урман-дала туфраклары Союзның ярты территориясен алып тора. Бу җирләрдә климат шартлары уңайлы булса да, туфракның табигый уңды- ручанлыгы начар булганлыктан, уңыш түбән була. Даими рәвештә югары уңыш булдыру өчен әле әйтеп узган эшләрнең әһәмияте зур.
Хәзерге вакытта мин төньяктагы кара туфраклы булмаган җирләрнең барлык төрләрендә уңдырышлы, тирән сөрелгән катлаулар булдыру
роорганизмнардан шешнең табылды. Бу препаратлар
Октябрьның данлыклы юбилеен мин фәнни һәм практик әһәмияткә ия булган берничә фәнни хезмәт белән каршылыйм. Туфрак кафедрасы сотрудниклары белән бергә күп кенә колхоз-совхозларның туфрак катлавын тикшердек һәм туфрак, аг- рохимик-туфрак карталарын төзедек. Баш- кортстан АССРның күп кенә колхозлары, Куйбышев өлкәсендәге Ленин һәм Кошкино районнары, Манычтагы «Гигант» совхозы, Мордва АССР колхозларының берка-дәре, Татарстан АССРның Саба, Тәкәнеш, Кукмара, Балтач, Арча һәм Кама Тамагы районнары тикшерелде. Бу карталар колхозда чәчү әйләнешен дөрес итеп оештырырга, ашламаларны кайда, ничек һәм
30
ның дифференциаль методларын эзләп таптым һәм авыл хуҗалыгында бу эшләрне файдалану өчен берничә хезмәтне бастырып чыгардым.
Кәсле-көлсыман туфракларның профиль төзелешен бик нык үзгәртү өчен махсус сабан ясадым. Ул сабан туфракның аскы катлауларын урыннарын алмаштырыпг яруслар ясап сөрә. Шул ук вакытта өстәге сөрү катлавын әйләндереп сала да урынында калдыра. Димәк, сөрү катлавы астындагы көлсыман һәм иллювиаль катлаулар урыннарын алмаштыралар. Нәтиҗәдә туфрак профиленең төзелеше 50—60 см тирәнлеккә кадәр бөтенләй үзгәрә. Көлсыман катлау гасырлар буенча үзенең уңды- ручанлыгын югалта барган, структурасыз әче катлау ул. Андагы матдәләр йөз еллар буенча юылып, 40—50 см тирәнлектәге иллювиаль катламда җыелып, тупланып килгәннәр. Сөрү вакытында менә шушы катламнар урыннарын алмашалар. Туфрак уңдыручанга әйләнә.
Арча районының «Авангард» колхозында яңа конструкцияле ике яруслы сабан белән 4 ел буена зур мәйданда үткәрелгән сынаулар уҗым ашлыкларының да, сабан ашлыкларының да, шулай ук тамыразыкларның да уңышы шактый артканын күрсәттеләр.
Ике яруслы сабан эшкәрткән туфракларның физик үзлекләрен, химик составын һәм микробиологик активлыгын лабораторияләрдә җентекләп өйрәнү төньяктагы кара туфраклы булмаган урыннарны яруслап сөрүнең зур өстенлекләре барлыгын безгә бик ачык күрсәтте. Бу сабан Арча МТСы мастерскоенда гади генә итеп ясалган булганга, аның җи- тештерүчәнлеге зур түгел әле.
Сабанның хәзергә бер рәте, бер секторы гына бар. Мин аны өч секторлы (өч корпуслы) итеп ясау, аның җитештерүчәнлеген күтәрү һәм тиз арада авыл хуҗалыгында күпләп куллану турында хыялланам. Мондый сабанны күпләп әзерләү өчен завод ярдәме кирәк. Без аның сызымнарын һәм хисаплауларын хәзерләдек инде.
Кафедра коллективы членнары В. А. Михайлова һәм А. М. Плохова бу эштә актив катнашалар. Доцент В. С. Колосков туфракның эрозиясе (юылуы, ашалуы) белән көрәш методларын эшли, доцент П. Д. Трусов туфракны сугару һәм киптерүнең рациональ юлларын өйрәнә, ә өлкән укытучы С. С. Дериновский басуның үзенчәлекләренә карап махсус сөрү методларын табу өстендә эшли.
Безнең коллектив бәйрәмне менә шундый эшләр белән каршылый.
И. В ҮТӘЙ,
Казан авыл хуҗалыгы институты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты
Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын мин «Татарстанда нефть байлыгы һәм аның геологик төзелеше» темасына монографиямне төгәлләү белән каршылыйм.
Монография Татарстанда соңгы 15 елда нефть разведкасы буенча үткәрелгән геологик материалларны эшкәртү һәм гомумиләштерү нигезендә язылды. Аның эчтәлегендә нефть чыганакларында стратиграфия, тектоника, палеогеография, нефть чыгышлы җирләрнең урынлашу закончалыклары һәм разведка мәйданнарының перспективалы яки перспективасыз булу мәсьәләләре яктыртыла. Нефтьнең килеп чы-гышы проблемаларын эшкәртүдә дә, чыганакларның формалашуын билгеләүдә дә
һәм разведка методикасын камилләштерүдә дә аның әһәмияте зур булыр. Хәзерге вакытта бу проблемалар аеруча әһәмиятле булып торалар,
31
һәм аларны җиденче бишьеллыкта нефть промышленностендагы үсеш бурычларына туры китереп чишәргә кирәк.
Чөнки яңа нефть чыгышлы яңа урыннарны ачу эшләре елдан-ел кыенлаша бара. Чагыштырмача ансат табыла, торган барлык нефть чыгышлы структураларга разведкалар ясалып бетте инде. Хәзер инде нефть хәзерләү эшләре иң кыен шартларда, әйтергә кирәк, ябык районнарда алып барыла. Хәзер инде нефть чыганакларын җир өстендә булган билгеләр буенча гына эзләү, моңарчы яшәп килгән методлар белән генә эш итү җитми, бик калын катлау җир токымнары астында күмелеп калган структураларны җир өстеннән торып кына билгеләп булмый. Моның өчен нефтьнең барлыкка килүендәге закончалыкка нигезләнгән фәнни прогнозларга таянырга кирәк, нефтьне табу өчен мәйданнар хәзерләү эшендә дә бу прогнозлар бик әһәмиятле. Хәзерге көндә мин әнә шул проблемаларны хәл итү өстендә эшлим.
Нефтьнең барлыкка килүе, билгеле булганча, ике төрле, бер-берсенә диаметраль каршы булган (органик һәм органик булмаган) гипотезалар белән билгеләнә.
Беренче гипотеза буенча, нефть җир астындагы органик продуктларның калдыкларыннан, аларның таркалулары исәбенә, икенчесендә — бик тирәндә магматик токымнарның углеводородлар аерып чыгарулары исәбенә туа.
Соңгы елларда совет һәм чит ил галимнәре органик гипотезаларның ышанычлы булуын раслаган бик күп яңа фактларны таптылар. Мәсәлән, хәзер диңгез утырмаларында (юшкыннарында) нефть рәтләре булу, углеводородның барлыкка килүе фактлары расланды.
Геологик үсеш тарихын, нефть туу һәм аларның урынлашу шартларын тикшереп, Татарстан нефтенең физик-химик үзенчәлекләрен өйрәнеп, без шундый нәтиэмәгә килдек: күрәсең, органик гипотеза, органик булмаган гипотезадан өстен тора һәм ул аны э^иңәчәк. Бик күп тикшеренүчеләрне дулкынландырган нефтьнең барлыкка килү проблемалары, бик ихтимал, хәл кылыну алдында торадыр. Ләкин бу мәсьәләләр өстендә бик күп эшлисе бар әле. Мондый катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып — нефтьне барлыкка китерә торган свиталарның (оеткыларның) үсешлә- рендәге үзенчәлекләрне тикшерү тора. Бик күп тикшеренүчеләр нефть ятмалары булган җирдә нефтьне барлыкка китерә торган свиталар да була дип исәплиләр. Алар уенча, токымнарда калдык органик матдәләр төрле температура шартларында үзләреннән нефть аерып чыгарырга тиешле, хәтта 30 градустан артмаган эсселектә дә бу процесс хәл кылына ала, диләр. Менә шушы ялгыш караш аркасында, нефть чыганакларын бөтен әмирдән, коллекторлары (нефтьле токымнары) булган юшкын-лы әмирләрдән, нефтьне үзенә концентрацияли алучы токымнар булган урыннардан эзләргә дигән нәтиҗәгә киләләр. Нефть тудыручы свиталар турында мондый нәтиҗәгә килүче органик гипотеза тарафдарлары нефть разведкасы эшләрендә ачык ориентация тудыра алмыйлар; шуның аркасында үзенең практик әһәмияте ягыннан өстен саналган органик гипотеза да органик булмаган гипотеза каршында өстенлеген югалта. Бу соңгысы шулай ук көчләрне консолидацияләүгә дә, материаль мөмкинлекләрне файдалануга да мөмкинлек тудырмый, киресенчә, нефть разведкалары эшенә дезориентировка кертә. Нефть тудыручы свиталарны эзләү эшләре көчләрне һәм материаль средстволарны әрәм-шәрәм итү юнәлешендә алып барылмаска тиеш. Киресенчә, нефть разведкасы эшләрен, җир кабыгын перспективалы һәм перспективасыз мәйданнарга дөрес бүлү юлы белән барлык эшләрне тик беренче мәйданнарда гына алып барырга кирәк. Татарстандагы нефть чыгышлы урыннарны тикшергәннән соң, без, органик калдыклары булган токымнарның нефть чыгышлы булулары, әгәр алар 3,5—4 километр тирәнлектә ятсалар һәм температура да 90—100° С булса гына шарт дигән нәтиҗәгә килдек. Нефтьле токымнарның һәркай-
32
сы нефть чыгышлы була алмый. Нефть бик хәрәкәтчән булганлыктан, аның нефть чыгышлы токымнар булмаган урыннарда да формалашуы бик мөмкин, нефть бик ерак араларга да җәелә (мигрировать итә) алу- чан. Җир катламының иң тирәндә урнашкан юшкынындагы нефть гид- ростатик басым нәтиҗәсендә, гөмбәз рәвешендәге тозак урыннарга җыела яки башка төрле җирләргә юнәлеп, миграция ясый ала. Бу хәл гравитация (тарту көче) нәтиҗәсендә була. Җир шарында нефть туу урыннарының, күбесенчә, тирән бөгелешле урыннарга җыелуы, алардагы эре структураларның яннарында мул булып урнашуы очраклы хәл түгел. Шулай итеп, барлык фактлар — нефть тууның һәм нефть чыгышлы урыннарны табу эшендә термо һәм гидродинамиканы өйрәнү бурычын таләп итә. Нефть чыгышлы свиталарны тикшерү мәсьәләсе, безнең фикеребезчә, иң төп мәсьәлә булып тора. Хәзер инде нефть юшкынлы токымнарда гына, литологик яки стратиграфии структуралардагы тозакларда гына концентрацияләнә дип әйтү җитми, моның өчен конкрет районнарны күрсәтергә, нефть чыгышлы урыннарны, бораулау станцияләрен кайда корырга икәнен ачык күрсәтеп бирергә кирәк. Разведкачыларны перспек-тивасыз мәйданнарда эшләүдән коткарырга кирәк — менә безнең бурыч нидән гыйбарәт. Безнең омтылыш, нефть промышленностенда нефть табу планын елдан-ел арттыра бару, нефть запасларын табуны актив баланска кертү булырга тиеш.
Безнең секторда, разведка өчен мәйданнар хәзерләү өлкәсендә күрсәтелеп үтелгән проблемалардан тыш, гравиметрии һәм магнито-метрик төшереп алу методикасын камилләштерү буенча эш алып барыла.
Тиешле приборлар ярдәмендә билгеләнә торган графитацион һәм магнит аномалияләр тирәндә яткан токымнар составының, геометрик формаларының үзгәрешләрен чагылдыралар. Фәнни сотрудник А. Г. Салихов, Татсовнархоз нефть управлениесенең геофизика тресты белән хезмәттәшлектә, гравитацион-магнит төшереп алу юлы белән тупланган материаллар нигезендә, җир өстендә чагылмаган, гөмбәз рәвешендә күтәрелеп торган тирәндәге структураларны билгеләү методикасын тудыру өстендә эшли. Андый структуралар, кагыйдә буларак, перспективалы нефть чыгышлы мәйданнарда промышленность ягыннан әһәмиятле нефтькә бай булып торалар.
Безнең теоретик эзләнүләребез, әнә шулай, республикабыздагы нефть запасларын табуга яки табылганнарын чыгару бурычларына юнәлтел- гән. Нефть промышленностеның геологлар алдына куйган таләпләре әнә шундый. Бу юнәлештәге эзләнүләрдән тыш, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы геологлары ачык табыла торган нефть чыгышлы урыннарның төзелешләрен тикшерәләр, аларны эксплуатацияләүдә хәзерге рациональ методларны кулаану, бигрәк тә о^ир катламына су кудыру, нефть чыгышлы катлаулардан гидравлика юлы белән чыгару юлларын эзлиләр. Бу тикшеренү эшләре белән профессор JI. М. Миропольский җитәкчелек итә. Казан филиалы, геологлары төзелешләрне су белән һәм материаллар, чималлар базасы белән тәэмин итү проблемалары өстендә дә эшлиләр. Хәзерге вакытта, промыселларны су белән тәэмин итү проблемасы бик мөһим мәсьәлә булып тора. Җир катламына эшләргә тотыла торган көнлек су күләме йөз мең кубометрларга эи;итә. Бер кубометр нефтьне җир катламыннан чыгару өчен ике кубометрга якын су кирәк. Бу—Татарстан нефть районнарындагы елгалар һәм күлләрнең көндәлек расходыннан да артып китә дигән сүз. Су белән тәэмин итү проблемалары өстендә нефть промыселлары белән берлектә Казан геологларының бер төркеме эшләп килә. Фәнни сотрудник М. С. Кавыев бу группага җитәкчелек итә. Төзелешкә кирәк булган таш материалларны табу буенча Н. Б. Кирсанов оцитәкчелегендәге аерым группа эш алып бара. Бу группа нигездә, бораулаучылар белән берлектә, алебастр, цемент, известь, гравий, ком һәм балчык табу мәсьәләләрен хәл итә. Геология институтының
дүрттән өч өлеш сотрудниклары, нефть промышленностебызның үсешенә бәйләнешле эшләр белән шөгыльләнәләр. Ләкин, Татарстан җир асты байлыклары нефть белән генә чикләнми, анда күмер дә бик күп. Шуңа күрә, геологларның бер группасы, өлкән фәнни сотрудник А. П. Влудо- ров җитәкчелегендә, күмер чыганакларын табу мәсьәләләре буенча эш алып бара. Дөрес, бездә күмер катламнары бик тирәндә, 900—1100 метр түбәндә ята. Әмма, шахта төзелешләренең хәзерге техника казанышлары һәм аларны эксплуатацияләү шартлары мондый тирәнлекләргә үтеп керү өчен мөмкинлекләр тудыра. Күмерне җир астында ук газга әйләндереп чыгару мәсьәләсе бу өлкәдә ирешелгән аеруча зур казаныш. Минем уемча, күмерне җир асты газификациясе әмәле белән чыгару, Татарстанда тикшеренүләр алып бару — киләчәк эшебезнең төп юнәлеше булырга тиеш.
Б. М. ЮСУПОВ,
Геология-минералогия
фәннәре кандидаты
Мин гидробиология өлкәсендә эшлим. Безнең республикада гидробиологлар өчен эш чиксез күп. Татарстан — сулыкларга бай җир. 1957 елда ул, Куйбышев диңгезе җәелгәч, тагын да баеды. Бу су-лыкларның балык хуҗалыгы ягыннан зур әһәмияте бар.
Балык үрчетү эшендә сулыкларны һәрьяклап даими өйрәнеп торганда гына уңышлы файдаланырга мөмкин. Шушы тикшеренү-өйрәнү өлкәсендә зур урынны балыкларның азык ресурсын билгеләүгә бәйләнешле эшләр алып тора, чөнки балыкларның үрчүен, аларның запасын, нигездә, азык ресурсы хәл итә. Балыкларның азык базасы вак кына организмнардан — суда йөзеп тереклек итүче планктоннардан һәм төптә яшәүче бентослардан тора. Мин (Казан дәүләт университетының умырткалылар зоологиясе кафедрасында эшләүче башка кайбер работникларның булышлыгы белән) Идел һәм аның затоннарындагы, Идел суыннан бүленеп калган күлләрдәге бентосның сыйфат ягыннан составын һәм үрчүен өйрәндем. Соңгы елларда шул сулыкларның планктонын тикшердем. Бу эш белән шөгыльләнгәндә әлеге сулыкларга аеруча игътибар итәргә туры килде, чөнки бу сулыклар, хуҗалык ягыннан зур әһәмиятләре булуга карамастан (алар балыкларның үсү һәм үрчү урыны), гидробиологии яктан бөтенләй аз өйрәнелгән иде. Нәтиҗәдә 1956 елны, бу сулыкларны Куйбышев диңгезе күмәр алдыннан, мин шушы зур эшемне язып бетердем. Бу хезмәтемдә мин елның төрле вакытында язгы ташу тәэсиренә һәм сулыкның гидрологик режимы (химик һәм физик факторлар) үзгәрүенә карап планктон һәм бентосның үсүендәге үзгәрешләрне яктырттым һәм бентосның практик яктан зур әһәмияте булган, сулыкларда күп таралган кайбер төрләре барлыгын күрсәттем. Аннары, шул хезмәтемдә, үзем тикшергәннәрдән һәм моңарчы булган сулыклар хакында әдәбиятта язылганнарның Куйбышев сулыгы шартларына ярардайларыннан чыгып, иң типик тугайлык өлешләрнең берсенә карата, аның планктонына һәм бентосына прогноз бирдем. Яңа сулыктагы шартларны үзгәртү ягыннан бу мәсьәләнең зур әһәмияте бар, чөнки сулыктан файдалануга бәйләнешле практик бурычлар сулыкларга билгеле бер төстә йогынты ясауны таләп итә. Бу хезмәт Октябрьның 40 еллыгына басылып чыга.
з. .с. ә.- № п.
33
31
Хәзерге вакытта безнең кафедра коллективы, бөтен көчен куеп, зур бер мәсьәләне хәл итү — иң күп таралган кыргый хайваннарның биологиясен һәм аларның Куйбышев сулыгы, аның яр буе фаунасы формалашуындагы ролен ачыклау өстендә эшли.
Куйбышев диңгезе, Татарстанда зур мәйданга җәелеп, хуҗалык ягыннан гаять әһәмиятле сулык булып китте. Аңардан төрлечә файдаланылачак, аерым алганда, балык һәм җәнлек табышы китерү районы буларак та файдаланылачак. Ләкин бу яңа сулык һәм аның тереклек дөньясы безгә бөтенләй билгеле түгел диярлек. Шуңа күрә Куйбышев сулыгында һәм аның яр буйларында яши торган тереклек ияләрен — аның планктонын, бентосын, балыкларын һәм кошларын өйрәнү мәсьәләсе бурыч булып алга килеп баса. Бу мәсьәләне өйрәнү, бер яктан, Куйбышев сулыгындагы табигый байлыктан тулырак файдалану мөмкинлеген ачса, икенчедән, андагы тереклек дөньясына актив йогынты ясау өчен кирәк.
Без бу яңа сулыктагы эшебезне 1957 елның җәендә, Куйбышев диңгезе барлыкка килгән елда ук башлап җибәрдек. Кафедра, махсус катер алып, экспедиция оештырды. Иделнең Васильеводан Кама Тамагына чаклы булган өлеше, Кама, Зөя һәм Мишә елгаларының түбәнге агымнары тикшерелде.
Куйбышев сулыгының тереклек дөньясын системалы рәвештә өйрәнеп, андагы аерым төрләрнең ролен, аларның кайсы вакытта кайда күбрәк туплануын ачыкларга мөмкин. Моны белүнең промыселны дөрес оештыру, промысел яки азык ягыннан кирәкле төрләрнең санын арттыру һәм хуҗалык ягыннан зарарлы төрләрне киметү өчен зур әһәмияте бар.
Соңгы елларда гидробиология өлкәсендә алып барыла торган иң зур эшләрнең берсе — азык хезмәтен үтәүче тереклек ияләренә актив йогынты ясап, балыкларның азык ресурсын үзгәртү. Шушы уңай белән ВНИОРХның Саратов бүлегендә эшләнгән терек азыклар үрчетү методларының, Украина ССР Фәннәр академиясенең Гидробиология институтында башланган азык хезмәтен үтәүче тереклек ияләрен яңа сулыкларга күчерү тәҗрибәләренең, ВНИОРХның Саратов бүлегендә, Астрахань Дәүләт заповеднигында, СССР Фәннәр академиясенең Яңа сулыклар институтында, Мәскәү дәүләт университетында һәм безнең кафедрада (1955—56 елларның җәй айларында) иң мөһим азык объектларының биологиясен тикшерү буенча лабораторияләрдә алып барылган эшләрнең бик зур әһәмияте бар, Болар гидробиологиянең үсүендә яңа бер этап булып тора. Хәзер инде тикшеренүчеләр аерым төр тереклек ияләренең табигый шартларда үсү, үрчү закончалыкларын ачыклап кына калмас- тан, берише төрләрнең үсүен һәм үрчүен көчәйтеп, икенче бер төрләрен юкка чыгара барып, алар белән идарә итә башладылар. Бу хәл исә табигый һәм ясалма сулыклардагы балыкларның азык базасын яхшыртырга, балык хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтергә мөмкинлекләр ача.
X. М. КОРБАНГАЛИЕВА,
Казан дәүләт университеты доценты, биология фәннәре кандидаты
☆ ☆
Казан астрономнарының инде 60 елдан артык вакыт буена өйрәнеп килә торган традицион темалары бар. Алар җирнең тарту көче нәтиҗәсендә Айның тигез генә әйләнүендә барлыкка килә торган аз-аз тайпылышларны, фәнчә әйткәндә, Айның физик либрациясен өйрәнәләр.
Айның физик либрациясен тикшерү хәзерге заман фәненең актуаль бер мәсьәләсен хәл итүдә, атап әйткәндә, Җирнең тигез әйләнмәвен өйрәнүдә бик кирәкле бер этап булып тора. Бу соңгы мәсьәләне ачыклау исә геологларга планетабызның эчке төзелешен белергә мөмкинлек бирәчәк.
з* 35
Ай хәрәкәте законнарын тулырак өйрәнүнең тагын шул яктан да әһәмияте бар: хәзерге вакытта фән бер планетадан икенче планетага очу мәсьәләләре белән якыннан торып кызыксына башлады. Мондый очышларның иң беренчесе безгә иң якын торган күк җисеме Айга булачагы табигый. Шуңа күрә соңгы вакытта астрономнар Айның хәрәкәтен тулырак өйрәнүгә зур игътибар бирә башладылар.
Айның физик либрациясен өйрәнү тарихына күз ташласак, кызыклы гына бер хәлне — бу мәсьәләне тикшерү үзәгенең Көнбатыштан Көнчыгышка таба күчә килгәнлеген күрәбез. Айның әйләнүендә аз-аз тайпылышлар барлыгы турындагы фикер иң элек Англиядә туса да, мөһим теоре-тик тикшеренүләр һәм. беренче күзәтүләр Франциядә үткәрелә, ә инде узган йөзнең икенче яртысыннан башлап күк механикасының бу катлаулы проблемасы иң зур тырышлык белән Германиядә өйрәнел, башлады. Ләкин Айның әйләнүен күзәтү буенча Германия дә алдынгы ил булып калмый. XX йөзнең башында Германиядә Айның әйләнү проблемасы белән кызыксыну әкренләп бетә барган вакытта, Казан астрономнарының бу тема белән нык кызыксына башлауларын күрәбез.
Актив күзәтүләр һәм бу эшне өзлексез дәвам иттерү нәтиҗәсендә Казанда бүгенге көндә бер үк инструмент ярдәмендә бердәм программа буенча иң күп күзәтүләр ясалды.
Айны күзәтүчеләрнең Казан мәктәбенә нигез салучылар булып проф. Д. И. Дубяго һәм СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты /4. А. Яковкин санала. Казан астрономнары А. В. Краснов, А. А. Михайловский, А. А. Яковкин һәм аның шәкертләре И. В. Белкович һәм А. А. Нефедьевның күзәтүләре астрономия фәненә кыйммәтле өлеш булып керделәр. Бу күзәтү нәтиҗәләренә таянып, Айның әйләнүе белән бәйләнгән күп кенә мәсьәләләрне тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкин булачак.
«Совет әдәбияты» журналының «Октябрьның 40 еллыгын сез нинди уңышлыклар белән каршылыйсыз?» дигән соравына җавап биргәндә, Айның әйләнүен өйрәнүдәге яңа методка багышланган һәм Казан астрономнарының ярты гасырдан артык тикшеренүләренең дәвамы булып торган хезмәтемне әйтеп китәсем килә.
Айның физик либрациясен тикшерү турындагы 1957 елда тәмамланган монографиямне Октябрьның данлыклы 40 еллыгы көннәрендә астрономия фәненә кергән кечкенә генә бер өлешем итеп саныйсым килә.
Хәзерге вакытта безне, Казан астрономнарын, нинди фәнни мәсьәләләр кызыксындыра соң?
Барысыннан да элек безне халыкара геофизик ел программасы буенча күзәтүләр ясау мәсьәләсе кызыксындыра.
Минем белән эшләүче бер төркем астрономнар махсус ясалган ай камерасы ярдәмендә Айны фотографик күзәтү белән шөгыльләнәләр, Җирнең фигурасын һәм югары геодезиянең кайбер мәсьәләләрен хәл итү өчен, аерым алганда, континентларның шуышуларын ачыклау өчен бу күзәтүләрнең бик зур әһәмияте бар. Мондый күзәтүләр Ленинград, Мәс- кәү, Казан һәм Киев шәһәрләрендә оештырылган.
Доцент К. В. Костылев җитәкчелегендә эшләүче икенче бер төркем астрономнар радиолокация методы белән метеорларны күзәтәләр. Казан радиолокация установкалары СССРда халыкара геофизик ел програм-
36
мае ы буенча этли торган шундый установкаларның иң зурларыннан санала.
Бу күзәтүләрне уңышлы үткәрү галимнәргә атмосфераның югарыгы катлаулары физикасын бөтен нечкәлеге белән өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Өлкән фәнни сотрудник Н. Д. Чудовичева эцитәкчелегендәге өченче бер төркем астрономнар полюсның хәрәкәтен күзәтүдә катнаша. Моның очен быел безнең обсерваториягә туган илебездә ясалган зур зенит-теле- скоп куелды. Башлангыч күзәтүләр аның яхшы сыйфатлы булуын күрсәтә. Ниһаять, доцент 10. В. Евдокимов һәм физика-математика фәннәре кандидаты М. И. Лавров җитәкчелегендәге дүртенче төркем безнең илдән җибәрелгән ясалма иярченне күзәтү өчен станция оештырдылар. Ясалма иярченнең хәрәкәтен күзәтүнең бик зур әһәмияте бар. Моның нәтиҗәсендә атмосфераның бик югары катлауларын өйрәнергә һәм ясалма иярченнең теоретик орбитадан тайпылу сәбәпләрен ачыкларга мөмкин.
Казан астрономнарының Халыкара геофизик ел программасы буенча күзәтүләрдә катнашуы безнең өчен зур вакыйга. Без моның әһәмиятен аңлап, Совет дәүләтенең безгә күрсәткән ышанычын аклар өчен, бөтен көчебезне салабыз.
Безнең бурыч — Халыкара геофизик елда югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле күзәтүләр бирү.
Ш. ХӘБИБУЛЛИН,
Казан дәүләт университеты доценты.
физика-математика фәннәре кандидаты
Безнең өчен, совет кешеләре өчен Октябрьның 40 еллыгы аеруча кадерле. Үткән чорны бүгенге көн белән чагыштырып караганда, һәр өлкәдә зур үсеш күренә. Совет фәне казанышларының берсе булып, фәннең практикага якынаюы, ә практиканың фән белән тыгызрак бәйләнүе тора. Д. И. Менделеев үз вакытында: «Фән белән промышленность — идея белән эш дигән сүз ул», — дип язган иде. Ләкин революциягә кадәрге Россиядә Д. И. Менделеев кебек галимнәр — практиклар бик аз иде, күпчелек галимнәр фән казанышларын практикага кертеп җибәрү эше белән шөгыльләнүне түбәнчелек дип саныйлар иде. Хәзер инде эшләр бөтенләй башкача. Астронавтика, атом энергиясен өйрәнү һәм фәннең фән һәм практиканың бердәмлеге нәтиҗә
Мин үз эшемдә теоретик тикшеренүләрне практика белән бәйләргә омтылам. Соңгы ун елда бу өлкәдә шактый уңышлар бар. 1956 елда химия-фармацевтика промышленносте «Армин» дип аталган кушылмабызны киң куллануга чыгарды. Бу кушылма күз авыруын — глаукоманы дәвалау өчен яңа дару. Шушы ук кушылма акушерлык эшендә дә кулланыла. Моңа кадәр глаукоманы дәвалау өчен пилокарпин дип аталган,
сендә генә зур уңышларга ирештеләр.
Мин 35 ел инде фосфорның органик кушылмаларын өйрәнәм. Фәннең бу өлкәсенә минем укытучым академик А. Е. Арбузов нигез салган иде.
күп кенә башка тармаклары
чит илдән кертелә торган матдә кулланыла иде. Армин пилокарпинга караганда 200 мәртәбә активрак, пилокарпин һәм башка чаралар тәэсир итмәгәндә дә файда китерә. Бу — фосфорның медицина практикасында кулланылган беренче органик кушылмасы.
Бу эштә безгә медицина институтының фармакология кафедрасы һәм Советлар Союзының күп кенә клиникалары ярдәм итте.
Күздәге төрле авыруларга һәм тәннең моңа кадәр дәвалап булмаган гөмбәчекле авыруларына каршы көрәшү уңышлы гына бара. Бу өлкәдә дә матур гына нәтимрләр бар инде.
Безнең киләчәк планда рак, саркома һәм туберкулез кебек авыруларга каршы көрәштә яңа, эффектлы препаратлар табу тора.
Без, совет галимнәре, Партиянең һәм Хөкүмәтнең даими кайгыртучан- лыгы астында күтәренке күңел белән, шатланып, рухланып эшлибез. Бу — фәннең һәм техниканың яңа, моңа кадәр күрелмәгән уңышларына ирешү өчен әһәмиятле шартларның берсе.
А. И. РАЗУМОВ,
Химия фәннәре кандидаты, доцент