Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДАГЫ РЕВОЛЮЦИОН ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ


12—15 октябрь. Казан гарнизоны сол-датларының массовый митинглары.
Металлистларның җиңү белән тәмамланган забастовкалары Казан губернасында революцион хәрәкәтнең тагын да күтәрелешенә этәрде. Бу забастовка йогынтысы нәтиҗәсендә солдатлар һәм губернадагы крестьяннар арасында революцион хәрәкәт киңрәк колач алып үсеп китте. Большевикларның хәрби оешмасы җитәкчелеге астында 12 октябрьда 2 запас артбригаданың 1-дивизионы плацында Казан гарнизоны солдатларының зур митингысы җыйналды. Митингта чыгыш ясаучылар солдатларны Вакытлы хөкүмәткә буйсынмаска өндәделәр, сугышны туктатуны, кичекмәстән килешү төзүне таләп иттеләр.
15 октябрьда Казан гарнизонындагы 40 мең солдат катнашында гаять зур митинг һәм демонстрация булды. Бу көнне иртән гарнизондагы барлык частьлар оешкан төстә сафларга тезелеп вокзал янындагы үзәнлеккә килделәр. Көндезге сәгать 2 дә митинг ачылды. Митинг бөтен властьның хезмәтчел халык кулына, Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары советы карамагына күчүен таләп итеп, резолюция кабул итте. Соңыннан митингка катнашучылар В. И. Ленинга, Москва, Петроград һәм Кронштадт Советларына котлау телеграммалары җибәрделәр. Митинг солдатларның демонстрациясе белән тәмамланды.
23 октябрь. Советлар властен яулап алу өчен Кораллы восстание башлау турында РСДРП (б)ның Казан Комитеты карар кабул итте. Карарда башында Вакытлы хөкүмәт комиссары капитан Калинин торган юнкерлар штабына сугыш игълан итәргә, эшчеләрне гомуми забастовкага чакырырга, Кызыл гвардия отрядларын сугышчан тәртипкә китерергә һәм аларны юнкерлар белән көрәшкә алып чыгарга күрсәтмәләр бирелә.
Бу карар шәһәрдәге район партия оеш-малары, барлык коммунистлар, шулай ук Казан пролетариаты өчен кораллы восста-ниене тормышка ашыруда сугышчан ди-ректива иде.
24 октябрь. Казан шәһәрендә һәм аңа кергән бистәләрдә сугыш хәле кертелү.
Вакытлы хөкүмәтнең хәрби комиссары Калинин, губерна комиссары Чернышев, хәрби округ командующие Архипов җитәк-челегендә Казандагы контрреволюцион көч-ләр кораллы восстаниене булдырмау ча-расына керешәләр, революция көчләрен оуимерү өчен юнкерлардан җәза отрядлары төзиләр. 24 октябрьда алар Казанда сугыш хәле игълан итәләр.
24—26 октябрь. Казанда Октябрь со-циалистик революциянең җиңүе.
24 октябрь көнне иртән контрреволюцион штаб приказы буенча җәза отрядлары 2 артдивизион солдатларын коралсызландырырга чамалап карый һәм бер. үк вакытта солдат казармаларын утка тота. Шул ук көнне Арча кырында юнкерлар белән революцион солдатлар-артиллерист- лар арасында атыш башлана. Завод гу-доклары шомлы тавыш белән кораллы восстаниенең башлануын белдерәләр. Кызыл гвардия һәм эшче отрядлары сугышка керә. Революциянең кораллы көчләре 24 октябрьда ук контрреволюциягә җитди зыян китерәләр
25 октябрьда Казан пролетариатының кораллы көрәше җиңүгә ирешә. 1917 елның 26 Октябренда иртәнге өч сәгатьтә контр- революциянең кораллы көчләре тулысынча бирелделәр.
26 октябрь. Казанда һәм Казан гу-бернасында Совет власте игълан итү. 26 октябрь көнне кич дворян җыелышы бинасында Эшче, солдат һәм крестьян де-путатлары советы членнарының җыелышы булды. /Кыелышка полк, рота һәм фабрика, завод комитетлары вәкилләре дә катнаша. Анда 20 кешедән Вакытлы башкарма бюро — Революцион комитет сайлана.
Советның бу җыелышыннан соң, Ревком Вакытлы хөкүмәтнең төшерелүен һәм Казан губернасында Совет власте урнашты-рылуын халыкка игълан итә.