Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ХИСАМ КАМАЛОВ

АЛМАГАЧЛАР, ЧИЯЛӘР
Ташласаң да мине, һаман әле, Җырлап узганда шул турыдан, Якты эзләгән төнге күбәләктәй, Шашып киләм тәрәз нурыңа.
Алмагачлар, чияләр Синең өчен яналар да көяләр: Нигә сөйдең, нигә сөйдең, Тиң булмагач, дияләр.
Гомерлеккә, бәлки, сүнмәс инде Күкрәгемдә сөю ялкыны.
Тәрәзәңдә якты күргән саен . Күбәләктәй җаным талпыныр.
Алмагачлар, чияләр
Синең өчен яналар да көяләр: Нигә сөйдең, нигә сөйдең Тиң булмагач, дияләр.
Ш. ТУЛЬВИНСКИЙ

ЖӘЙГЕ ТАҢ
Көнчыгыштан ал таң ата Ал ефәккә уралып, Көнбатышта ак ай бата Таң нурыннан оялып.
Шул чагында зәңгәр күлдә Серләшәбез көймәдә, Сандугачлар, тәбрик итеп, Сайрый безнең тирәдә.
Букет суза төнбоеклар, Канат үсә күңелгә.
Шундый кадерле минутлар Еллар өсти гомергә.

85