Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ГАМИЛ АФЗАЛ
КОММУНИСТ ЙӨРӘГЕ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
Ак кәфендәй бозлы бураннар Үкергәндә январь төнендә, Шалтыратып тимер богаулар Коммунистлар китте Себергә...
Төрмәләрдә ябылып ятканда, Кул, аягы өшеп катканда, Коммунистның сынмас йөрәге Җиңү законнарын өйрәнде.
Коммунистны, йөзен саргайтып, Стенага ачлык терәде, Ундүрт патша тешен ыржайтып, Йөрәгенә туплар төзәде.
Сөенделәр сатлык куштаннар, Илне айкап туплар иңрәде.
Җиргә күмде аны дошманнар, Ә коммунист җирдә үлмәде.
Әрем баскан кысыр кырларны Йөрәк каны белән сугарды, Азат халык итеп колларны, Мәңге батмас кояш чыгарды.
Үлем, дәһшәт чәчеп ябырылган Танкларны бөкте ул йөрәк, Тимер калфак, бетон ябынган Фашистларны тетте ул йөрәк.
Ару-талу, куркып калуны Белми торган йөрәк икән ул, Корыч кебек утта чыныккан Үлми торган йөрәк икән ул.
Ул йөрәккә тирән эз салып Бөек Ленин фикере уелган. Ленин көчен алып ул йөрәк Хаклык дигән нурдан коелган.
70
МАРС АХУНОВ
Минутка да хәтеремнән чыкмый Бормалы Ык буе, туган өй, Кыектагы пар ояда һәр таң Сыерчыклар сузган моңлы көй.
Каләмеңне манып җыр язарлык Зәңгәр анда инеш сулары. Бинокльдән якынайтып кына Карар идем хәзер шулариы.
Туган илем, погоннарың итеп Иңгә салдың өмет кулыңны. Ышан миңа, һични каушаталмас Сөю белән көчле улыңны.