Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҮСҮ ЮЛЫ» МАТУРЛАНА БАРА


Фикерләрне альманахтагы 25 ши-гырьләрдән башларга кирәк. Алар төрлеләр, төзелешләре ягыннан барысы да диярлек әйбәт, шома эшләнгәннәр. Бу альманахка кергән җырлар, халыкчага тартым гадилек белән һәм яшьлек сафлыгы белән язылганлыктан (Г. Зәйнашеваиың «Минем бүләгем», Д. Вәлиуллина- ның «Юл җыры», И. Юзеевның «Ка- ридел кызына», «Җилләр ачсын тәрәзәңне» һәм А. Сәләхетдиновның «Әнисә») үзләренә көй сорап торалар. Боларның күбесе
25 «Үсү юлы». Яшь язучылар альманахы. 12 нче китап. Җаваплы редакторы Г. Иделле. Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе. 1957 ел, Тираж 2000. 148 бит. Бәясе 3 сум 75 тиеи.
лирик шаян характерда, бер уку белән хәтергә урнаша торганнар. Г. Гарә- фетдиновның «Бер начальник җи-тешми» шигыре аеруча үткен, ул актуальлеге белән безне аеруча шат-ландыра, яшь автор киләчәктә дә
120
тормыш белән элемтәне өзмәсен иде дип әйтәсе килә. Г. Зәйнашеваның «Ялындыру» һәм II. Юзеевның «Бер кыз зары», «Әнием сизә бит инде» шигырьләре юмор теле белән языл-ганнар, ләкин мәгънәләре белән әллә ни әһәмияткә ия түгелләр. Аларда яңалык җитешми һәм укучы күңелен дә озакка яулый алмыйлар. X. Халиков исә, «Тукта, Гөлсем» шигырендә бөтенләй тапталган сукмактан бара. Бу эшлексез кызга акыл сату, спекуляциягә бирелгән япь-яшь кызга үгет кенә файдасыз. Мондый темага сатира белән, җитди рәвештә язарга кирәк иде.
Рәшит Гәрәй иптәшнең ике шигыре дә («Комсомол исеменнән» һәм «Учак яктысы») бер үк темага — яшьлекне сагынуга багышланган. Фикер-форма ягыннан төгәл эшләнгән бу шигырьләрдә дә тәэсир көче аз. Р. Гәрәй иптәшкә картаерга иртәрәк түгел микән?! М. Мин- шинның «Абзый кеше...» дип башланган исемсез шигырендә дә шул ук мотив! Бу минемчә, япь-яшь баштан олыгайган булып кылану гына!.. Шул ук авторның «Әнкәйгә хат» исемле шигырендә:
Без Кырымга ял йортына түгел, — Путевкабыз — эшкә, Себергә. Бабайларга сөрген булган җирне Без барабыз ямьгә төрергә, —
кебек юлларын укыгач, күңел була. Яшь авторларның да җитди адымнар атлый башлавын күрәсең. Д.Си- рай иптәш шигырьдә җитдилекне сөйгән кызына («Астроном кыз») профессия исеме тагу юлы белән тапмакчы булган. Ләкин аңа карап кызны һич тә астроном итеп күз алдына китереп булмый.
А. Сәләхетдииов иптәшнең «Сора-ма», «Әйткән идең» шигырьләрендә мин тойгылар юк димәс идем. Бу шигырьләрдә яшь авторның тапталган юл белән баруы, үз тавышын эзләмәве күренеп тора. Сәләтле автор бу турыда уйланырга тиеш. Зәйна- шеваиың «Шомырт чәчәк аткай бер көн иде...» шигырендә хиснең сафлыгы, тел чисталыгы, музыкальлек— уңай сыйфатлар. Ләкин бу шигырь традицион рамкалар эченнән чыгып китә алмаган. Интим хисләр аша да, изге теләкләргә, мәхәббәткә яңача якын килергә буладыр бит!..
Күңелгә ятышлы фикер һәм аны җыйнак әйтү ягыннан К. Латыйпов иптәшнең шигырьләре өстенрәк тора.
Кешегә кешеләрчә кадер Кирәк, дуслар, тормышта. Кадерсезлектән тутыгып Сына кайчак корыч та.
Сурәтләү, мәгънә һәм дәртле өндәү ягыннан «Үсә девон каласы» — Ә. Маликов шигыре дә әһәмиятле. Ләкин сурәтләүләрдә, җансыз нәрсәләргә, машиналарга җан кертергә тырышулар уңышлы булып чыкмаган.
«Мәгърур сакчы шикелле Тора вышка —
тимердән.
Бу егетләр кимендә
Мец метрны «кимергән». ••
Автор биредә рифма яңгырашы белән мавыгып, фикер төгәллегенә зарар китерә. Вышкалар — егетләргә әйләнеп китәләр һәм «җир кимерү-челәр» булып чыгалар. Вышка җир кимерми бит. Бу эшне турбобур эшли.
Автор бу шигырен шигырь дияргә тартына, репортаж дип кенә атый. Шундый актуаль «репортажлар» күбрәк булсачы!..
Альманахтагы шигырьләр арасында X. Камалов шигырьләре иң нык тәэсирлеләр. Шагыйрь үзенчәлекле яза, ләкин, урыны-урыиы белән үз сүзләренә үзе гашыйк булып (мәсәлән: «зәңгәр моң» сүзе!) шуларны кабатларга тотына.
Яшь шагыйрьләребез зур мәйданга чыгарга талпыналар, эзләнәләр... Мондый үсү юлында андый гына ча- т а к л ы к л а р бул м ы й ч а м ө м к и н м е н и! Иң кызганычы шунда: шигырь язарга өйрәнеп җитү — анысы булыр, менә бүгенге көнебезгә якын килеп җитү, бүгенге бурычларны, пробле-маларны яктырту көненә килеп җитсәк икән! Бу яктан, ай-һай, әкрен кыймылдыйбыз да соң!..
Инде хикәяләргә килсәк, альманахта бу як бик ярлы. Без анда бары икене генә: С. Таһировиыц «Актирәктә бер кич» һәм М. Шәри- фуллинның (китапта, ии өчендер Шәфигуллип дип хата язылган!) «Осталар яллаганда» исемле хикәяләрен генә күрәбез. Бигрәк тә шунысы кадерле, авторлар яңа ке
121
шеләребезне, алар арасындагы яңа- ча мөнәсәбәтләрне, чын мәхәббәтне, чын кичерешләрне күрә белә. Хикәяне рәхәтләнеп укып чыгасың. Беренче хикәядә Рөстәм белән Зәйнәп арасында туган конфликт өчен дулкынланасың һәм ахырында, алар аерылышсалар да, аларның яңадан бергә, бәхетле булачакларына ышанасың... Хикәянең шул ягы да әйбәт, автор тор м ы шта гы а выр л ы кл ар да н да күз йоммый; институтта укыган чакта өйләнеп стипендиягә генә торып булмавын да яшерми, хәзерге авылны да баштанаяк муллыкка күмеп ташламый.
Икенче хикәя дә колхоз төзеле-шендәге җитешсезлек шартларында бара. Иске җитәкчелек вакытында, эш юклыктан авылның барлык балта осталары читкә таралганнар. Менә яңа председатель-утызмеңче яңа клуб салдырырга уйлый һәм станциягә барган җирендә таныш түгел осталарга очрап, аларны авылга алып кайта. Бу балта осталары, шушы авылныкылар булып чыга. Кызыклы конфликт һәм көтелмәгән ситуацияләргә корылган бу хикәя дә җиңел укыла. Авторның теле юморга бай һәм гади генә хәлләрне кызыклы итеп сурәтли белә. Моның өстенә, ул диалогларда һәркемнең үз сөйләмен табарга омтыла. Минемчә, хикәядә әле кимчелекләр дә юк түгел: нишләптер, Әхметов һаман да яхшы председательгә охшап җитмәгән — бусы да коры администратор булырсыман тоела. Өстәвенә, хикәянең ахырында Әхметовның: «Договор төзеп торырга кирәк булыр микән?» — дип әйтүе дә шул тойгыны көчәйтә. Осталар яңадан да алданырлар кебек...
Тулаем алганда, ике автор да бик өметле, алардан тагы да көчлерәк әсәрләр көтәргә генә кала.
Берничә ел сәхнә сынавын үтеп, Москвага Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасына барырга лаеклы булган Юныс Әминов иптәшнең «Язылмаган законнар» драмасы турында да бераз тукталмыйча мөмкин түгел. Әсәрнең сәхнә гомерен тагын да озайту теләгеннән чыгып, мин андагы зур булмаган кимчелекләрне күрсәтергә уйлыйм.
Юныс Әминов иптәшнең талантлы булуы һәм тормышны белүе һич-шиксез. Ул тормышны бик үзенчә сиземли һәм шуңа да аның пьесалары яңача яңгырыйлар. Язучы халыкның көндәлек тормышындагы аерым кызыклы якларны тотып ала һәм шунда ук, аны үз карашыннан чыгып, тамашачы алдына китереп бастырырга, аның хөкеменә куярга тырыша. Ләкин яшь драматургта тормыш фактларының әһәмиятлеләреп аерып алып эш итә белү тәҗрибәсе җитми әле. Күбесенчә аның пьесаларына вак-төяк хәлләр дә җыйнала. Шуңа да пьеса артык сузынкы төс ала, кызыклыны кызыксыз күренешләр басып китә. Автор үзе халык арасында кайнап үскәнгә, халык теленә, тапкырлыгына бай, һәм ул, язган вакытында шул әйтемнәр белән мавыгып китеп, һәрбер ишеткән, күргән-белгәнен урынлымы-урынсыз- мы, бар төшкә дә чәчә башлый. Катнашучыларның яхшысына да, яманына да тапкыр теллелекне өләшә. Нәтиҗәдә пьесадагы һәрбер кеше үткен телле, тапкыр сөйләмлегә әйләнеп китә. Икенче төрле әйткәндә, образларның телләре бертөсле — ав-торның үз теленә охшый. Бу хәл исә, тамашачыны буталышта калдыра, һәм ул, үз күңелен кемгә салыр-, га, кем яклы булырга белмичә, аптырашта кала. Бу хәл тулаем әсәрнең идеясен ачык күрергә дә комачаулый. Юныс Әминов иптәшнең пьесалары шау чәчәктәге алмагач- сыман, аны бераз тотып селкисе бар, югыйсә, агачта кайда ботаклар, кайда яфраклар, һәм кайда кәүсә икәнне дә күреп булмый.
Драма бик җанлы башлана. Ләкин ситуацияләрне шулкадәр тиз куертырга кирәкмәс иде. Без беренче пәрдәдә үк персонажларның кемнәр булуы белән танышып кына калмыйча, аларның арасында нинди конфликтлар туачагын да сиземли башлыйбыз. Мәсәлән, авыру карчык Хөб б иҗа мал һ и ч ш и ксез И а зл ы б и кә тарафыннан кыерсытылачак, Назлыбикә Шәйхенурны үзенә каратачак, Фәридә белән Шәйхенур бергә тора алмаячак, Хатип белән Былбыл бергә булачак... Минемчә, беренче пәрдәдә үк, бу кадәр ачык күңелле

булу ярамас, автор йомгакның очын яшерә төшсә, эзлеклерәк рәвештә чишә барса, яхшырак булыр иде.
Шулай ук, Шәйхенурның капылт кына Назлыбикә ягына авышуы (шул ук беренче пәрдәдә) бик үк акланмый. Бу хәлне, һич булмаганда, икенче картинага күчерергә кирәктер шикелле. Шушылар нәтиҗәсендә, икенче картинада вакыйга сурәнләнә төшә, өченче картинада исә, вакыйга яңадан җанлана, үсә, чөнки Назлыбикә белән Майлыбикә- нең һөҗүмнәре, өйгә үз тәртипләрен кертүләре башлана. Дүртенче картинада инде пьеса тәмамлана. Барлык конфликтлар хәл кылына һәм бишенче картинаның бөтенләй кирәге калмый. Нәкъ менә шуңа күрә дә, соңгы картинада автор вакыйга барышын ничек сузарга белмичә, бетерә алмыйча җәфалана. Шуңа күрә, ул картина сүлпән, диалоглар сузынкы. Җырлар-биюләр, матур болынлык күренешләре белән генә, тамашачыны кулда тотарга мөмкин түгел.
Драмада яңадан бер кимчелек бар. Шәйхенур анасының үлеменә сәбәпче була. Ләкин бу фаҗига Шәйхенурны бер дә тетрәтми. Ул бигрәк аерылган хатыны, баласы, һәм үзенең киләчәге турында гына кайгырасыман. Ничек кенә булмасын, ана хәсрәтен көчәйтергә кирәк, югыйсә, шундый олы җанлы ана үлә дә, аиы бары да оныта. Әсәрнең бу ягы да төзәтелсә, драма тагы да көчәя, тирәнәя төшәр иде һәм шуның белән соңгы картинаның да, бәлки, кирәге артыр иде. Кыскасы, «Язылмаган законнар» — яшәргә хаклы драма.
Альманахның ахырында Н. Юзеев- ның «Шигырьдәге интонацион-рит- мик рәсем турында» һәм Г. Әпсәлә- мовның «Семинар йомгаклары» исе-мендә мәкаләләре бирелгән. Болар яшь язучыларга ярдәмгә килүдә кирәкле чаралар. Тулаем алганда, «Үсү юлы» барган саен матурлана, кызыклана бара. Редколлегия дә яхшы ук сайлап эш итүгә ирешкән.