Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАРЛАРЫМДА ГАРӘП ЯЗУЫНА КАДӘР БУЛГАН АЛФАВИТ


Татар культурасының иң катлаулы өлкәсе — язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имла төзәтү тарихы дисәк, һич тә ялгыш булмас. Соңгы утыз ел эчендә генә дә татар халкы өч төрле алфавит һәм орфография кулланды (гарәп, латин һәм рус алфавиты). Татарларда болардан башка алфавитлар кулланылган заманнар да булган. Мәсәлән, Алтын Урда чорында гарәп язуы белән параллель рәвештә уйгур язуы да гамәлдә йөргән, хан сарайларында уйгур хәрефләре белән рәсми документлар, рәсми хатлар төзелгән (Туктамыш ханның Польша короле Ягайлога жибәргән ярлыгы — һиҗри белән 795 ел; Тимер Котлының уйгур һәм гарәп хәрефләре белән аслы-өсле язылган ярлыгы — һиҗри белән 800 нче ел һ. б.) ’. Бу язу Алтын Урда чиновниклары (үзләренең чыгышлары буенча, башлыча, уйгурлар— хан балаларын грамотага өйрәтүчеләр һ. б.) тарафыннан гына диярлек кулланылып, гарәп дине һәм язуының (ул җирләрдә аңа кадәр кулланышта булган язуның) кысрыклавы нәтиҗәсендә, тора-бара бөтенләй онытылырга мәҗбүр ителгән. Шул рәвешчә, татарларда, дөресрәге, Алтын Урда сарайларында, уйгур язуының кулланышта булуы да тарихи документлар, фактик материаллар белән раслана.
1 В. Радлоө, Ярлыки Токтамыша и Те- мир-Кутлуга. «Записки Восточного отделения Ймп. Археол. об-ва», Том III, 1888 (1889), 1—40 бит.
Татарларга, конкрет әйткәндә, Идел, буе болгарларына гарәп язуы ислам дине белән бергә килеп керә. Ислам дине Идел буе болгарларына IX йөзнең ахырларында керә башлап, X йөзнең башында — 922 елда рәсми дингә әверелә. Димәк, Идел буе болгарларында гарәп язуының кулланыла башлавы IX һәм X йөзләр аралыгына туры килә. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр әле башка төрле язу да кулланылган булырга тиеш. Ни өчен без шулай дип әйтә алабыз?
Тарихта билгеле булганча, Казан татарларының борынгы бабалары — болгарлар үзләренең хәзерге тер-риторияләренә VII йөздә килеп уты-ралар. Бу чорда ук инде алар культура ягыннан чагыштырмача алда булалар. Металлдан тормыш-көнкүреш кораллары һәм зиннәтле әйберләр эшләү, алтын-көмеш эшкәртү, матур итеп, сырлап һәм бизәкләп сөяктән төрле-төрле әйберләр ясау, кыйммәтле тире-күн һәм йон товарлары хәзерләп чыгару, терлек асраучылык белән беррәттән игенчелектә дә зур уңышларга ирешү, ниһаять, тирә-як илләр һәм князьлекләр белән сәүдә итүнең һәм дипломатик мөнәсәбәтләрнең тиз вакыт эчендә җанланып китүе борынгы болгарларның культура дәрәҗәсе ислам динен кабул иткәнгә кадәр үк инде югары булуы турында сөйлиләр. Андый культурага ия булган халыкта язуның булмавы мөмкин түгел. Археологик казылмаларны һәм
» > з > - a « e a
Mk jr ASMT ATW Я я .
ZS~ XJ 3 О fl ОСИ1/
113
борынгы тарихны җентекләп тик-шергәндә, бу чыннан да раслана.
Борынгы Болгар дәүләте террито-риясендә һәм аның тирә-юньнәрендә археологлар язулы савыт-сабалар яки бизәнү әйберләре, язулы ташлар һ. б. табалар. Ул предметларда гарәп язуы гына түгел, аерым очракларда башка төрле язулар — рун хәрефләре дә очрый. Мәсәлән, Э. Ленц- ның бер мәкаләсендә Болгар дәүләтендә табылган очлы төпле чүл- мәк-шешәләр һәм алардагы үзенчәлекле язулар — рун язулары турында да кайбер мәгълүматлар һәм рәсемнәр бирелә Археологик комиссиянең 1882—1888 ел өчен ясалган отчетында Глазов өязе, Вятка губер- ниясе, Седъяр починкасы янында 1884 елның 6 июнендә рун язулы көмеш кувшин табылуы турында әйтелә10 11. Ул язуны П. Мелиоранский укырга тырышып карый, шул турыда бер мәкалә дә язып чыга 12. Ниһаять, шуны искә алып үтәргә кирәк, венгрлар үзләренең борынгы рун язуларын үзебез белән янәшә торган төрки халыклардан алдык дип баралар 13. Ә аларның күршесендәге төрки халыклар борынгы болгарлар була 14. Менә боларның барысы да борынгы болгарларда рун язуы кулланылган булырга тиеш дигән уйга китерәләр. Ләкин бу уйны ныгыту өчен тагын да ышанычлырак дәлилләр кирәк. Чыннан да, әгәр борынгы болгарларда рун алфавиты кулланылган икән, алар аңа яңа җирләргә — Идел-Кама буйла-рына күчкәч Кенә ия булган булырга тиеш түгелләр. Ул алфавит белән алар үзләренең борынгы территорияләрендә яшәгән чакта ук яза торган булырга тиешләр.
" Болгарларның борынгы террито-рияләрендә — Азов һәм Дон буйла-рында табылган, савыт-саба һәм таш, кирпеч диварларга төшерелгән язуларга игътибар итсәк, без алар- да чыннан да рун язуын хәтерләткән хәрефләрне күрәбез.
10 Э. Ленц, О глиняных сосудах с коническим дном, находимых в пределах мусульманского Востока, «Записки Вост, отд. Имп. рус Археол. об-ва», том XV, вып. IV, 1904 ел, 0101—0112 бит.
11 Отчет Имп. Археол. Комиссии 1882— 1888 г.г., 1891, VI бит.
12 П. Мелиоранский, Два серебряных сосуда с енисейскими надписями, «Записки Вост. отд. Имп. Археол. об-ва», 1901 (1902), 017—022 бит. 13 ИётеИг J. A magyap rovasiras, Budapest,
1934, 26—32 бит.
G Венгр галимнәре Идел буе болгарларыннан рун язуларын гына түгел, авыл хуҗалыгына, игенчелеккә һәм культурага караган сүзләрне алулары турында да язалар (И. Балашта, Венгерский язык, М., 1945).
Иң элек тарихка күз төшерик.
Азов һәм Дон буйларындагы бол-гарлар турында сакланып калган беренче тарихи мәгълүматлар 344 нче елга туры килә. Борынгы болгар кабиләләренең IV—VI йөзләрдәге территориясе көньякта Кубань елгасына җитә, көнбатышта Азов диңгезенә һәм Дон елгасына барып терәлә. Борынгы болгар кабиләләре VI йөзнең ахырларында мөстәкыйль бер берләшмә төзиләр. Бу берләшмәнең башында Кубрат тора. Ләкин бу берләшмә нык булмый һәм башлыгы Кубрат үлгәннән соң таркала. Хазарларның кысрыклаулары нәти-җәсендә, болгарларның бер өлеше төньяк-көнчыгышка — Урта Идел һәм Кама буйларына (хәзерге Татарстан территориясенә) китә, җирле халыкны (башлыча, угро-фин халыкларын) үзенә һәм үзенең теленә (төрки телгә) буйсындыра һәм шунда үзенә башка дәүләт—Болгар дәүләте төзи. Болгарларның икенче өлеше Аспарух (Исбар-ыруг) җитәкчелегендә Көнбатышка —Дунай буйларына барып чыга, нәкъ йөз ел буе — 664 елдан алып 765 елга кадәр шундагы славян кабиләләре өстеннән хакимлек итә, ләкин үз туган телен югалта, тик дәүләт исеме генә шул чордан башлап Болгария булып китә. Болгарларның тагын бер өлеше исә үзләренең элекке урыннарында кала һәм хазарларга буйсындырыла 15.
Борынгы болгарлар турында тарихи мәгълүматлар кыскача менә шулай. Идел буе болгарларының борынгы территориясе һәм аның чик-
6 История Болгарии, Том I, АН СССР, М., 1954, 56 бит; /. /. Mikkola, Хронология дунайских булгар (тюркского племени), немецчәдән тәрҗемә, Казан, 1915.
8. .с. Э.“ № 10.
ИЗ

114
ләре, шул рәвешчә, анык билгеләнә. Инде хәзер шул җирләрдә табылган борынгы язма хатирәләргә әйләнеп кайтыйк.
Археолог М. И. Артамонов күр-сәткәнчә 16, Новочеркасск музеенда күптән инде 16 хәрефтән торган рун язмалы баклажка сакланып килгән. Ул язманы укырга тырышуның барысы да уңышсызлыкка очрый торган булган.
Бөек Ватан сугышы вакытында — 1942 елда Новочеркасск музеена тагын бер шундый ук язулы баклажка килеп керә.
Бу баклажкаларның һәр икесе дә — су яки кымыз салып йөртү өчен ясалган савытлар. Новочеркасск музеенда андый баклажкалар тагын да бар, ләкин аларында язу юк.
Әлеге баклажкалар өстендәге язулар шуның белән кызыклы, ди М. И. Артамонов, алардагы хәрефләрнең күбесе Тихая Сосна елгасының Донга кушылган җиренә урнашкан Маяцкое городище диварларындагы язмаларда да очрый. Маяцкое городище диварларына төшерелгән язулар турында да байтактан әйтеп киләләр 17, ләкин моңарчы алар да беркем тарафыннан да рәтләп укылмаганнар иде.
Новочеркасск баклажкаларындагы һәм Маяцкое городище диварларын-дагы язуларны беренче тапкыр җен-текле һәм нәтиҗәле рәвештә А. М. Щербак укый 18. Озак эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә ул иң элек шундый нәтиҗәләргә килә: әлеге язулар башка рун язуларыннан хәреф ягыннан да, тел ягыннан да үзенә башка булу белән аерылалар. Шуңа күрә аларны моңа кадәр билгеле булган рун алфавитларының — борынгы төрки (Орхон, Енисей, Та- лас), Скандинавия, печенег яки венгр алфавитларының — кайсына булса берсенә туры китереп укырга тырышу уңышсызлыктан башка берни дә бирмәячәк. Бу — беренче нәтиҗә. Икенчедән, ул язулар уңнан сулга укылырга тиешләр, чөнки язуның савыт торышына (ияргә эленү
16 М. И. Артамонов, Надписи на баклажках Новочеркасского музея и на камнях Маяцкого городища, «Советская археология», XIX, М., 1954, 263—268 бит.
17 Н. Е. Макаренко, Археологические ис-
следовния 1907—1909 гг., «Известия Археологической комиссии», вып. 43, 1911,
21—22 бит; М. И. Артамонов, Средневековые поселения на Нижнем Дону, Л., 1935, Һ. б,
18 А. М. Щербак, Несколько слов о приемах чтения рунических надписей, найденных на Дону, «Советская археология», XIX, 1954, 269—282 бит.
19 М. И. Артамонов, Надписи на баклажках Новочеркасского музея и на камнях Маяцкого городища, «Советская археология», XIX, 1954, 262—263 бит.
уңаена) карап урнаштырылуын һәм тамганың сул якта, ягъни язу азагында булуы шуны күрсәтә. Өченчедән, Дои һәм Кубань буйларындагы далаларда борын-борын заманнан ук төрки кабиләләр яшәп килгән, димәк, Дон буйларында табылган текстлар нинди дә булса төрки телләрнең берсендә язылганнар. Биредә шулай ук рун язуының төрки халыклар арасында киң таралган булуын да искә алырга кирәк.
Шул принциплардан чыгып, А. М. Щербак барлыгы җиде язманы укый. Ул язмаларның икесендә — баклажка өстендәгеләрендә, мәсәлән, менә мондый сүзләр була:
...кымыз үшә бадык ауызыка тул- дыра ич — кымызны шушы зур авыздан тутырып эч.
Әлчи йәмә Ата-әч йәмә Бука — үчәү(и)— Әлчи янә Ата-әч янә Бука — өчәү (Әлчи, Ата-әч, Бука — ялгызлык исемнәр).
Новочеркасск һәм Маяцкое горо-дище язмалары —VII гасырның азакларына кадәр шул җирләрдә яшәгән һәм аннан соң бер өлеше Идел-Кама төбәгенә, икенче өлеше Дунай буйларына киткән болгарларныкы яки, шул ук территориядә калып, хазарларга буйсындырылган болгарларныкы. Археологик казылмаларга һәм башка төрле тарихи фактларга нигезләнгән тикшеренүләр шул турыда сөйлиләр 19.
Борынгы болгар рун язмалары Венгриядә — Сент-Миклош казна-сында булган алтын савытлар өстендә дә табыла, һампел, Кондаков, Циммерман, Томсен, Феһер һ. б. ул язмаларны VIII—IX йөзнеке — бол-гарларның бер өлеше һуннар соста-вында Венгрия территориясенә ба-
115
рып чыккан вакытларда язылып калган дип күрсәтәләр Ч Ул язмаларда венгр профессоры Ю. Немет шундый сүзләрне укый: Турум ичаяк, — Турумның эчү савыты; Сәүинүг бичә — Сәүинүг бичә; Бойла Чабан чәриз каш — Бойла Ча- ' банның дисерт тәлинкәсе; Табак —
1 J. Nemeth, Die Inschriften des Schatzes von Nagy-Szent-Miklos, Budapest-Leipzig, 1932, 7—8 бит.
8* табак; әңиз агыз — киң авызлы савыт; Илбәк — Илбәк
20 J. Nemeth, Die Inschriften... 7—8 бит
(ялгызлык исем) 20.
А. М. Щербак Орхон-Енисей, Сент- Миклош, Новочеркасск һәм Маяцкос городище рун язмаларындагы хәреф-ләрнең чагыштырма таблицасын төзи. Ул таблицаны биредә дә китереп үтик: бәлки укучылар шундый 4"*'**‘V Ортo»o ■ pp*/<‘ Ct н/п ■ л/и"/>ои/Г"ие Ру”*' Zy-л/ -О бОнЛО^СнЦТ гтрлОища а . J г г x 2 _____ >_ ___ > о . У > > _ 0 п о . у Г Р Н 1*1 / . Z гь 1 ч __ б' <5 ____ Л ____ ______ бг $ I 4 Yт V V 4 ________ _________ г € Г £ ___ д' « 3 » _____Ч" г X X X гн ч, и г ___э _______ D И ’ j 9 4<1 /> Я Н о о X 1 им ____ 1 ____ Л 9 "? J т п* J О® ~ф’ лг/С7 Y Y и А А О О э D eq 7 3 3 г иг г? г т 7 4 Р 8 8 *77 и о о ө 0 9 г п 1 ¥ _____ Р\ ч ч 8 V- X ’ Р1 т Y с’ ч Сг I .. ! 1 1 /п1 г s , 3 > к 1 AY I ъ ъ Л Y ui ¥ Y И Ч И л D D D inclj) В ег Я. ? Г’ А ’ •

]16
хәрефләр белән ташка, кирпечкә, чүлмәк китекләренә, алтын яки көмеш савытларга, агачка яки тузга язылган язуларны үзләре яшәгән урыннарда да (Татарстан, Башкорт- стан,Чуваш АССР территорияләрендә һ. б.) табарлар һәм шул турыда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалына (Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 2/31) хәбәр итәрләр.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә киләбез:
Казан татарларының борынгы ба-баларында — Азов һәм Дон буе бол-гарларында язу булган. Ул язуның рун язуы булуында шик юк. Архео* логик казылмалар — Новочеркасск баклажкаларындагы һәм Маяцкое городище диварларындагы язмалар, шулай ук Венгриядә табылган Сент- Миклаш казнасы язмалары — моңа
Сент-Миклош казнасыннан бер алтын савыт. Язуы: Турум ичаяк, (Турумның эчү савыты).
ышанычлы дәлил. Ул рун язуы Ор- хон-Енисей алфавиты белән бер үк чыганакка кайтып кала. Алар арасында теге яки бу аермалар бар, ләкин нигезләре бер үк. Күрәсең, төрки халыкларның барысында да бо- рын-борын заманнарда ук язу — рун язуы булган, ул язу төрле территориядә, төрле кабиләләрдә һәм кабилә берләшмәләрендә төрлечәрәк график һәм орфографик төс алган, төрлечәрәк камилләшкән. Ләкин төрле социаль һәм политик сәбәпләр аркасында төрки халыклар ул язуны то- ра-бара ташларга мәҗбүр булганнар. Дон һәм Азов болгарларының бер өлеше, мәсәлән, ул язуны ^Дунай буйларына киткәч югалткан. Җирле славян халыкларының чагыштыргысыз дәрәҗәдә күпчелек тәшкил итүе аркасында, алар үзләренең язуын гына түгел, югарыда әйтеп үтелгәнчә, туган телләрен дә югалтканнар. Христиан диненең басымы, греклар тарафыннан миссионерлык хәрәкәтенең көчәюе нәтиҗәсендә, аларга грек алфавитына нигезләнеп төзелгән башка бер алфавит килеп кергән (Кирилл һәм Мефодий алфавиты). Шулай ук Идел һәм Кама буйларына күтәрелгән болгарлар да ул рун язуы белән инде артык файдалана алмаганнар. Яңа территориягә килеп бер-ике гасыр үткәч үк аларга гарәп дине үтеп кергән, гарәп дине ул халыкка үзенең хәрефләрен — коръән хәрефләрен дә китереп таккан. Ислам дине халыкның аңа кадәрге гореф-гадәтләренә, ышануларына (диннәренә), ниһаять, үзенчәлекле язуына каршы кискен көрәш ачкан, аларны тамырыннан юк итәргә ты-рышкан. Бәлки руи язуы шайтан язуы, шайтан ырым-сызымы дип тә игълан ителгәндер. Нәтиҗәдә ул язу тулысынча юкка чыгарылган. Җит-мәсә, рун язуын кулланган чорда әле бу тирәләрдә берәр төрле кәгазь яки пергамент та булмаган. Рун язуы башлыча тактага төшерелә торган булган. Язулы такталар заманнар үтү белән черегән яки янгынга эләгеп харап булган. Шуңа күрә ул язуны балчыктан яки череми торган металлдан — алтын-көмештән ясалган савыт-сабаларда яки кабер ташларында, таштан я кирпечтән төзелгән диварларда гына очратырга мөмкин. Ләкин рун язулы кабер таш-ларының мөселман дине таралган территорияләрдә сакланып калуы шикле: андый кабер ташларының фанатик дин әһелләре тарафыннан җимерттерелүе, ваттьфылуы бик мөмкин. Шул ук сәбәптән андый язу таш, кирпеч диварларда да бик үк сакланмагандыр. Аннары язуның борынгы чорларда хәзерге белән ча-гыштыргысыз сирәк кулланылганын да истән чыгармаска кирәк: яза белү осталыгына аерым кешеләр генә ия булганнар. Археологик казылмаларда язулы әйберләрнең бик аз табылуы шуның белән дә аңлатыла.
Менә шул күреп үтелгән сәбәпләр
аркасында хәзерге Татарстан терри-ториясеннән (шулай ук хәзерге Бол-гария территориясеннән дә) борынгы болгар рун язуларын табу бик кыен. Табылган материаллардан иң элек кайчандыр Казан шәһәр музеенда сакланган һәм өстендәге язмалары Э. Ленц мәкаләсендә 21 телгә алынган очлы төпле чүлмәк-шешә- ләрне күрсәтергә мөмкин.
Ул савытларның берсендә менә шундый язу игътибарны үзенә тарта:
с/х
Бу язуны уку шактый авыр. Уңнан беренче хәреф һичшиксез «ч». Ул хәрефнең нәкъ шул рәвешчә бирелеше Кыргызстандагы Талас хатирәләрендә — агачка төшерелгән язуда да очрый22. Аның күршесендә — «г» хәрефе (ул хәрефнең берникадәр үзгәртелгән варианты). Аннан соң килгән хәреф А. М. Щербак таблицасында юк. Ләкин Ю. Немат таблицасында аңа охшаган бер билге — «с» хәрефе бар. Ниһаять, соңгы хәреф — Талас ха- тирәләрендәгечә 23 кирегә әйләндереп язылган «у». Шул рәвешчә, уңнан сулга укылырга тиешле усгч авазлары тезмәсе килеп чыга. Борынгы рун орфографиясендә сузыклар язылышы бик чамалы гына булуын искә алып, ул язманы болай укыйбыз: иЧүг су^ичүг су, ягъни эчә торган су.
Э. Ленц мәкаләсендә Казан шәһәр музеенда сакланган башка шундый савытлар да китерелә, ләкин алардагы язулар рун язулары түгел, бәлки борынгы Мисыр, әрмән, гарәп язулары яки тамгалар.
Безнең өчен Глазов өязендә табылган көмеш кувшин да кызыклы.
Бу кувшин Урта Азиядән яки Персиядән килгән булырга тиеш. Шуңа күрә аның тоткасындагы язу да Урта Азия илләренең берсендә (мәсәлән, Хорезмда) язылмадымы икән дигән уй төшә. Ләкин алай дигәндә, ул текстның кайбер хәрефләре Урта Азиядә табылган рун язулары хәрефләреннән нык кына аерыла. Шунлыктан, болай
21 Э. Ленц, күрсәтелгән хезмәт, 0112 бит.
22 С. Е. Малов, Таласские эпиграфические памятники, Академия наук СССР, Комитет наук Узб. ССР, Материалы.., выпуск 6—7, М.-Л. 1936, 37 бит.
Муса Җәлил. Гәһрәманлыг маһнылары. Әзербайжан телендә. Баку. 24 /7. Мелиоранский, күрсәтелгән хезмәт, 021—022 бит.
уйларга кала: ул кувшинга язу Болгар дәүләтенең төньяк оборона пункты, аның провинциясе — соңыннан Глазов өязе дип аталган территориядә язылган булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәлә, әлбәттә, бәхәсле. Кувшинның тоткасында рун язуы аерым-ачык итеп төшерелгән, ләкин, шуңа карамастан, аны уку да җиңел түгел. Беренчедән, тотка өчкә сынган һәм уртадагы кисәк,— П. Ме- лиоранскнйның әйтүенчә, 11 —17 хә-рефне эченә алган кисәк — югалган. Икенчедән, кайбер хәрефләр моңарчы билгеле булган төрки руннарының берсенә дә туры килми.
Тоткадагы язмада өч сүз тулы- сынча сакланган. Сүз белән сүз арасы Орхон яки Скандинавия рун язмаларындагы кебек ике нокталар белән аерылган. П. Мелиоранский үзенең 1902 елда чыккан бер хезмәтендә ул язуны түбәндәгечә укый: кәг (киг?) ...дәг (диг) кәнчә гә- рүнчә кәлүнчә г мүч [әси]. Ягъни: «За младшую дочь Герюнчу, (как) невесту, (полученный) подарок»24.
Безнеңчә, болай уку уңышсыз. С. Е. Малов һәм аеруча А. М. Щербак хезмәтләрендә күрсәтелгән алымнардан файдаланып укыганда, ул язма бөтенләй башкача яңгырый:
«Би... ди... бәгә ичүгә бирүг... и... тү...у> Ягъни язмада тулысыңча сак-ланган өч сүзнең мәгънәсе шулай: «...бәккә эчәргә бирү...» (текстның калган өзекләрен уку читен).
Югарыда китерелгән материаллар, әле аз булуларына һәм ничек укылуларыңа карамастан, безнеңчә, Идел буе болгарларында рун язуының чыннан да кулланылган икәнлегенә һичшиксез дәлил була алалар.