Логотип Казан Утлары
Публицистика

40 ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕ

Л. ҖӘЛӘЙ, Г. ЭМИРОВ

Татар тел белеменең башлангыч яралгылары гомумән төрки телләрне өйрәнү, фәнни-тикшеренү җирлегендә туган бик борынгы хезмәтләрдән килә. Андый хезмәтләргә Мәхмүт Кашгарый (XI йөз), Ибене Моһанна (XIII йөз), Эб-эл-Гациатый (XIV йөз) һ. б. тарафыннан язып калдырылган фәнни тикшеренүләр керәләр.
Татар тел белеменә нигез салучылар С. Хәлфин, И. Гиганов, А. Троянский, М. Иванов, С. Кукляшев, А. Бессонов, И. Березин, В. Радлов, К. Насыйри һәм башкалар була. Бу процесс XVIII йөзнең соңгы чирегеннән башлана.
XX йөзгә чыккач, 1905—1907 еллар революциясе тудырган яңа рух белән коралланып, татар тел белеме өлкәсенә Г. Сәгъди, Г. Ибраһи- мов, Җ. Вәлиди, Г. Нугайбәк кебек яшь, яңа көчләр киләләр. Болар, асылда, шушы чорның яңа таләпләре, яңа ихтыяҗлары үстереп чыгарган тума талантлар булалар.
Ләкин татар тел белеме чын мәгъ-нәсендә совет чорында гына чәчәк ата.
Октябрьга чаклы дәвердә татар тел белеме шактый тар сукмактан килә, анда мәктәп грамматикалары, ягъни практик грамматикалар төзүдән артыкка киңәю, сузылу булмый. Бу бик табигый да, чөнки ул захман- да татар филологиясе буенча махсус әзерлекле белгечләр җитештерү мөмкинлеге тудырылмый. Патшалык хакимлеге моңа юл куймый.
Бөек Октябрь революциясе патша
Россиясендә изелгән, культуралары үсеше тоткарланып килгән барлык халыкларга киң азатлык бирде. Дус-
2 «Мәгариф», 1927 ел, 10 сан, 66 б.
лык, тугандашлыкка корылган со-ветлар илендәге барлык халыкларныкы кебек үк, татар культурасы да, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли нигездә, чын-чын- иан чәчәк ату бәхетенә иреште. Моның тарихи дөреслек икәнен әле күптән түгел генә Москвада булып узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы да раслады.
Гомумән, татар тел белеменең, фәнни эшкәртелеш процессын күзәт-кәндә, беренчедәй, рус тюркологла-рының бу юлда башкарган хезмәтләрен һәм, икенчедән, рус тел белеме күрсәткән ярдәмне исәпкә алырга кирәк.
Аларның тәҗрибәләренә һәм фәнни уңышларына таянып, татар тел белгечләре уңышлы эш җәеп җибәр-деләр.
Үткән кырык ел эчендә татар тел белеме мөстәкыйль лингвистик фән булып җитеште һәм бик нык алга китте.
1927 елны, Октябрь революциясенең 10 еллыгы уңае белән, татар тел белеменең уңышларына һәм татар әдәби теленең үсешенә йомгак яса-ганда, профессор Г. Алпаров: «Татар әдәби теле хәзер саф, төзек, аһәңле, эшлекле гыйльми бер тел булып урынлашып бара»2,—дин язды.

L
Без бу мәкаләдә, әлбәттә, совет чоры татар тел белеме үсешенең барлык моментларына да туктала алмыйбыз, моның өчен берничә мә-калә, очерклар яки монография язарга туры килер иде.
Октябрь революциясе татар тел белеменең тамыр җәеп, чәчәк атуына бөтен мөмкинлекләр тудырды һәм тел белгечләренә иҗади хезмәт өчен киң юл ачты. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы нигезендә һәм Октябрь революциясе нәтиҗәсендә татар халкы үзенең хөкүмәтен булдыруга — совет социалистик ав-тономия алуга иреште. Аның ана теле дәүләт теленә, социалистик татар милләтенең милли теленә әверелде. Бу инде—соңгы кырык ел эчендә татар теле коммунизм төзү өчен көрәштә көчле корал, татар халкы арасында марксизм-ленинизм идеяләрен таратуда сугышчан пропаганда теленә, мәктәп һәм югары уку йортларында уку-укыту һәм коммунистик тәрбия чарасына, фән һәм техника, культура һәм сәнгать теленә әверелде дигән сүз.
Шушы кырык ел эчендә Комму-нистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте милли кадрлар армиясен — югары квалификацияле тел белгечләрен әзерләүгә зур әһәмият бирделәр һәм бөтен чараларны күрделәр.
Совет чоры татар тел белеме өл-кәсенә югары квалификацияле бел-гечләр хәзерләүне башлап җибәрүче Казан дәүләт педагогия институты була. Аның тарихы, якынча, бо- лай: 1920 елда ул Көнчыгыш педагогия институты итеп оештырыла. Монда татарлардан аерым бер курс төзелә һәм татар теле укытыла башлый. 1925 елмы шушы институт каршында махсус татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырыла, 1931—32 елларны шушы институт каршында татар теле һәм әдәбияты буенча аспирантура ачыла.
Шул рәвешчә, КДПИ татар теле һәм әдәбияты өлкәләренә фән эшче- ' ләре әзерләүнең беренче пионеры була.
1924—25 елларны В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университетында татар теле укытыла башлый (барлык факультетларда). 1930 елда татар теле кафедрасы оештырыла; 1943 елны исә университетның тарих-филология факультеты каршында аерым татар бүлеге ачыла һәм яңа баштан татар теле һәм әдәбияты кафедрасы төзе' лә. Шуның белән бергә, бу кафедрага да татар теле һәм әдәбияты буенча аспирантлар әзерләү хокукы бирелә.
1939 елны татар теле, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты төзелә. Бу институтта тел, әдәбият һәм тарих фәннәре өчен махсус секторлар оештырыла. 1946 елны СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы төзелә, һәм әнә шул югарыда исеме аталган фәнни-тикшеренү институты филиалга кушыла.
Шул ук еллардан алып, бу инсти-тутта да тел, әдәбият һәм тарих фәннәре буенча аспирантлар әзерләү башлана.
Шул рәвешчә, 1930 еллардан бирле татар теле өлкәсенә югары ква-лификацияле белгечләр әзерләү Ка-занның үзендә генә дә өч җирдә дәвам итеп килә. Моннан тыш Ленинград, Москва университетлары, Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты татар тел белеменә күп кенә һәм эшлекле галимнәр әзерләп бирәләр.
Җыеп кына әйткәндә, совет шарт-ларында үткән 40 ел татар тел белеменә 5 профессор (М. Корбанга- лиев, Г. Алпаров, X. Бәдигый, Г. Шәрәф, М. Фазлуллин), бер доктор, 25 доцент, филология фәннәре кандидатлары һәм башка бик күп белгечләр әзерләп бирде.
Шундый зур төркемнән торган белгечләрнең җитешүе нәтиҗәсендә Казаннан башка шәһәрләрдәге пе-дагогия институтлары каршында да татар бүлекләре ачарга мөмкинлек туды. Бүгенге көнне, мәсәлән, Тобол, Чкалов, Уфа, Алабуга инсти-тутларында татар бүлекләре яшәп киләләр. Боларда, югарыда күренгәнчә, җидеелык һәм урта мәктәпләрдә татар теле укытучылар, вакытлы матбугат, китап нәшрияты, мәгариф бүлекләре тармакларында эшләүче белгечләр, фәнни тикшере-
93

94
нү өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр җитешәләр.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең кырык еллык бәйрәмен татар тел белеме әнә шундый кадрлар һәм ул кадрларны әзерләп чыгара торган уку йортлары, фәнни- тикшеренү учаклары белән каршылый.
Совет чоры татар әдәби телен фәп- ни-практик эшкәртү революциянең тәүге елларында ук оештырылган Гыйльми Үзәк (Академцентр) һәм Татар телен гамәлгә ашыру комиссиясе (РТЯ) тарафыннан башлап җибәрелә. Боларның беренчесе Татарстан Халык Мәгарифе Комиссариаты. икенчесе Татарстан Үзәк башкарма комитеты каршында оештырыла. Гыйльми Үзәкнең җитәкчесе атаклы филолог, классик әдип, Хезмәт герое Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов була.
Исеменнән үк аңлашылганча, Гыйльми Үзәк татар әдәби телен фәнни яктан эшкәртү мәсьәләләрен бер-бер артлы көн тәртибенә куя һәм шуларны хәл итү, чишү белән шөгыльләнә. Бу үзәк тирәсенә Г. Сәгъди, Г. Алпаров, X. Бәдигый, Җ. Вәлиди, Г. Шәрәф һ. б. белгечләр туплана. Болар шушы чор татар тел белемендә иң актуаль саналган проблемалар өстендә фәнни-тикшеренү эшләрен җәелдереп җибәрәләр.
Үзеннән-үзе билгеле, татар әдәби телен гамәлгә кертү, ягъни аның белән башлангыч, урта һәм югары мәктәпләрдә барлык фәннәрне укыту. аның белән идарә эшләрен алып бару, аны агитация, пропаганда чарасы итеп куллану ихтыяҗы, барыннан да элек, аның терминологиясе эшкәртелүне таләп итә. Дөрес, татар теленең фәнни терминологисенә Каюм Насыйри тарафыннан ук нигез салына. Ләкин совет шартларында киң колач җәеп үсү юлына баскан фән таләпләре К- Насыйри мирасы белән генә чикләнә алмый, аны киңәйтү, баету кирәк була.
Шушы бурычны үтәү максаты бе-лән, Гыйльми Үзәк каршында тер-миннар төзү комиссиясе оештырыла.
3 Г. Толымбайский, 1930 елда «Буржуа теле — безнең телебез түгел» дип аталган китабын бастырып чыгара.
4 «Безнең юл», 1927 ел, 2—3 саннар.
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең беренче ун елы эчендә шушы комиссия (туган тел, матема-тика, физика, ботаника, химия, зоо-логия һ. б. фәннәр буенча) 15 меңгә якын яңа термин кертә.
Бу уңайдан тагын шуны да әйтергә кирәк, яңа терминнар төзү эше шома гына, каршылыксыз, көрәшсез, тартышсыз гына бармый; киресенчә, бу проблема тирәсендәге фикер каршылыклары, көрәш 1930—35 елларга чаклы дәвам итә. Бу тар-мактагы бәхәсләрнең иң куесы татар әдәби теленә элек-электән керә килгән һәм урнашкан гарәп, фарсы сүзләренә, терминнарына мөнәсәбәт мәсьәләсе тирәсендә урала. Мәсәлән, бер төркем телчеләр гарәптән кергән сүзләрнең барысын да чыгарып ташларга да алар урынына татарның үз сүзлек фондыннан һәм борынгы төрки телдән алып яңа терминнар ясарга димлиләр, икенче берәүләре шулай ук гарәп, фарсы сүзләрен чыгарып ташлап, алар урынына рус сүзләрен алырга кирәк ди-гән фикерне алга сөрәләр; гарәп, фарсыдан кергән сүзләрне мөмкин кадәр сакларга кирәклекне дәгъва итүчеләр дә була.
Ниһаять, «буржуа теле — безнең тел түгел» дип, пролеткультчыларча, татар әдәби теленең Октябрьга чаклы тупланган байлыгыннан бөтенләйгә баш тарту юлына басучылар да булмый калмый һ
һәрхәлдә, шунысы ачык, револю-циянең беренче ун еллыгында татар әдәби телен гомумхалык тел байлыгы белән сугару бик киң төс ала. Моның дөрестән дә шулай булганлыгын кайбер күзәтүчеләр үз вакытында матбугат битләренә теркиләр. Мәсәлән, «Безнең юл» журналына урнаштырылган бер мәкаләдә, кайбер татар язучыларының әсәрләрендә чит (гарәп, фарсы) сүзләрне куллану унсигез проценттан өч процентка төште дигән мәгълүмат бирелә3 4. Бу факт, димәк, әдәби телне халык теле белән баету терминнар өлкәсендә генә түгел, бәлки әдәбиятның
95
барлык тармаклары буенча да бар-ганлык турында сөйли.
Гыйльми Үзәк җитәкчелегендә башкарылган иң катлаулы һәм иң җаваплы эшләрдән берсе орфография һәм әлифба мәсьәләләрен чишүдән гыйбарәт була.
Бу өлкәдә ирешелгән төп уңыш— Советлар Союзында яшәүче төрки халыкларның барысының да рус язу системасына нигезләнгән бердӘхМ ал-фавитка күчүләре.
Гарәп әлифбасына нигезләнгән язу системасында да, яңалиф (латин) хәрефләре белән язуда да татар те-лендәге сүзләрнең төп язылыш прин-цибы булган фонетик принципны куллану хәзерге киңлегенә җиткерелә алмаган иде. Без моны рус алфавитына күчүнең күп уңышларыннан берсе итеп санарга тиешбез.
Әлбәттә, бу яңа язуга күчкәндә, телебезнең үзенә хас кайбер якларын исәпкә алып җиткермәү кебек берьяклылыклар булды. Мәсәлән, тирән тел арты къ, гъ авазларына билге алынмады.
Бөек Октябрьның беренче ун ел-лыгында татар лексикографиясенә дә зур гына өлеш кертелә. Гыйльми Үзәкнең фәнни эшләр планы буенча, татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеген төзергә керешелә. Бу сүзлек 100 басма табак күләмендә ике том итеп, һәр томы икешәр кисәккә бүленеп чыгарылырга планлаштырыла. Сүзлекнең Җ. Вәлиди авторлыгындагы 1 нче томы, ике кисәккә бүленеп, 1927 һәм 1929 елларны басылып чыга.
Шул рәвешчә, 1927, 1929 елларны татар теле тулы сүзлегенең беренче томы, совет шартларында барлыкка китерелгән яңа һәм бик зур фәнни хезмәт буларак, дөньяга чыга.
Совет чоры татар теле белеменең беренче карлыгачларыннан саналган бу зур хезмәт әле бүген дә үзенең кыйммәтен югалтмаган. Хәзерге көнне төзүгә әзерләнә торган аңлатмалы сүзлектә бу сүзлекнең материаллары, һичшиксез, тулысы белән файдаланылачак.
1927 елда М. Корбангалиев, Р. Газизов һәм И. Кулиевның «Татар- ча-русча сүзлеге», «РСФСР кодексларына кергән сүзләр» (русча-та- тарча сүзлек) басылып чыгалар.
1931 елда «Яна русча-татарча сүзлек» чыгарыла. Бу сүзлектә 32 мең
рус һәм чит тел сүзләренә кыскача фәнни-популяр аңлатма бирелә. 1930 елда тәрҗемәче 3. Гыйбадул- лина В. П. Антонов-Саратовскийның «Русско-татарский речевой справоч- ник»ын бастырып чыгара. 1931 елда «Русча-татарча терминология сүз- лекләре»нең беренче сериясе (физика, математика һәм астрономия сүзлеге) басыла. Шул ук елны С. Рах- манкуловның анатомия һәм гистология өлкәсендәге сүзләрне аңлаткан «Русча-латинча-татарча терминологик сүзлеге» чыга.
1932 елда Г. Нугайбәк, М. Кор-бангалиев һәм М. Гыймадиев баш-лангыч мәктәпләр өчен «Русча-татарча сүзлек» төзеп бастыралар. 1935 елда Г. Кадыйров һәм башкалар «Русча-татарча авыл хуҗалыгы . терминнары сүзлеге», М. Корбан редакциясендә коллектив төзегән «Русча-татарча табигать белеме терминнары сүзлеге» чыга. 1938 елда. Г. Нугайбәк һәм башкалар төзеп бастырган «Русча-татарча сүзлек» 1940 елда яңадан басыла. 1939 елда авторлар коллективы «Физика һәм. м етеор о л о ги я терм и и нары с үз л е ге » төзеп бастыралар. 1941 елда исә Ф. Махианов һәм башкалар «Русча- татарча политэкономия терминнары сүзлеге» төзиләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда лексикография эше бераз кыскартылып тора. 1946 елны СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы ачылу белән Тел, әдәбият һәм тарих институтында сүзлекләр төзү эше яңадан җанландырыла. Мәсәлән, 1948 елда Р. Газизов һәм М. Гыймадиев башлангыч мәктәпләр өчен «Русча-татарча сүзлек» чыгаралар. Шул ук 1948 елда И. Алексеев һәм X. Халиковның математика терминнарын җыйган русча-татарча сүзлекләре басыла. 1949 елда М. Галиев физика һәм геофизика терминнарыннан русча-татарча сүзлек төзи.
Ә инде 1950 елда берничә сүзлек басылып чыга. Шулардай әһәмияткә лаеклылары: Р. Газизов, Н. Исәнбәт, Г. Ишмухаметов төзеп чыгар-
96
ган, 20 меңгә якын сүзне эченә алган «Татарча-русча сүзлек», В. Горохов, А. Касыймов, В. Хангилдин- нар төзеп чыгарган «Русча-татарча психология һәм педагогика терминнары сүзлеге», Г. Әхметов, М. Гый- мадиев төзеп чыгарган «Авыл хуҗалыгы терминнарының русча-татарча сүзлеге» һәм башкалар бар. 1953 елда Р. Шакирова редакциясендә коллектив төзегән «Тел белеме буенча терминнар һәм әйтелмәләр сүзлеге» басыла һәм 3. Дусаевның «Русча-татарча география терминнары сүзлеге» чыга.
В. А. Богородицкий үзенең бер хезмәтендә татар телчеләре алдына өр-яңа ике бурыч куйган була. Беренчесе — татар теленең диалектологик сүзлеген, икенчесе — татар теленә кергән чит (алынма) сүзләр сүзлеген төзү. Бу бурычлардан беренчесен без азмы-күпме үтәлде дип әйтә алабыз, чөнки татар диалектологик сүзлегенең ике кисәге дөньяга чыгып таралды, өченче кисәге татар китап нәшрияты планына кертелде. Бу сүзлекләрне төзүдә татар диа- . лектологиясе белгечләренең һәм диалектлар өлкәсендә эзләнергә яратучы иптәшләрнең зур гына эшчәнлек- ләре күренде.
- Кызганычка каршы, В. А. Бого- родицкийның икенче васыяте һаман да үтәлмәгән әле. Татар әдәби телендә кулланылган гарәп-фарсы алынма сүзләренең татарчага тәрҗемә ителгән сүзлеген төзү эше 1939 елда ук инде Татар теле, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының тел секторы планына кертелеп 1945 елда төзелеп бетсә дә, бу сүзлекнең әле һаман дөнья күргәне юк.
Сүзлекчеләребездән бер төркем иптәшләр, татар лексикографиясе та-рихында беренче буларак, рус теленең Ушаков редакциясендә чыккан 4 томлык тулы сүзлеген тәрҗемә итеп чыгару өстендә эшлиләр. Моның I томы 1955 елда, II томы 1956 елда чыкты, III томы быел чыгачак, IV томы исә 1958 елга кала. Мондый сүзлекнең дөньяга чыгуы, һичшиксез, телебезнең сүз һәм фразеологик байлыгын туплауда беренче зур фәнни тәҗрибә булачак.
Ниһаять, татар теле белеме тари-хында беренче тәҗрибә саналырлык «Татар фразеологиясе» сүзлеге чыкты (төзүчеләре: Л. Җәләй, Л. Мәх- мүтова, Ы. Борһанова).
Югарыда китерелгән фактлар татар лексикографиясенең соңгы 40 ел эчендә — совет чынбарлыгында инкарь ителмәслек яңалыкларга ирешкәнлеген раслыйлар. Ләкин шулай да без әле бу өлкәдә иң зур эшне башкардык дип әйтә алмыйбыз. Хәзерге көнне безнең лексикография алдында бик җаваплы бурыч—телебезнең тулы аңлатмалы сүзлеген төзү бурычы тора. Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, тулы аңлатмалы сүзлеге булмаган тел — ул әле тулы канлы әдәби тел түгел. Без моны яхшы аңларга тиешбез, чөнки гомумхалык телендәге сүз байлыгы фәнни эш-кәртелми, андагы лексик катлаулар исәпкә алынмый торып, аңа нигез-ләнгән әдәби телнең лексик нормалары билгеләнә һәм әдәбиятта беркетелә алмыйлар. Хәзерге татар әдәби телендә терминнар, сүз, атамалар куллану төрлелеге, чуарлыклары, мөгаен, әнә шуның белән аңлатыла да.
Лексикография, тел белеменең бер тармагы буларак, лексикология фәне белән органик бәйләнештә. Болар- дан беренчесе (лексикография) сүз-лекләрнең төрләрен, аларның төзелү принципларын билгели торган фән булса, лексикология — шушы телнең сүзлек фондын (тамыр сүзләрне), сүзлек составын, аның катлауларын (яшәешнең төрле тармакларына ка-раган сүзләрне), ул катлауларның барлыкка килү, үсү, киңәюләрен; сиионимик, омонимик, антонимия сүзләрне; фразеологик, идиоматик берәмлекләрнең барлыкка килүләрен һ. б. күп кенә якларны өйрәнә торган фән.
Т атар теленең лексикологиясен фәнни нигезгә салу яки шуңа омтылыш ясау Октябрьга чаклы чорда күзәтелми.
Соңгы 40 ел эчендә дә бу пробле-маның тиешле яктыртылыш алганы юк. Бу мәсьәләгә багышланган тик-шеренүләр бармак белән генә санар-лык.
7. ,с. Ә.“ № 10. 97
Тел белеменең лексикология һәм лексикография тармакларына бәйлә-нешле этимология дип атала торган бер бүлеге дә бар. Монысы, чагыштырма-тарихи методның иң ышанычлы чараларыннан берсе рәвешендә, бер гаиләгә кергән телләрнең тарихларын өйрәнүгә ярдәм итә.
Татар теле белгечләреннән бу сук-макка беренче тапкыр аяк басып ка-раучы, эз салып караучы Каюм На- сыйри була. Мәсәлән, ул үзенең «Ләһҗә»сеидә (1895 елда басылган) бусага, буйсыну, өйлек (хатын), стакан һ. б. шундый берничә сүзнең этимологиясен (кайдан, ничек килеп чыгуларын) тикшерә.
Җ. Вәлиди үзенең «Татар әдәбия-тының барышы» (1912 елда басылган) исемле китабында кайбер ку-шымчаларның этимологик чыганак-ларын ачарга омтыла.
Совет чоры татар теле белемендә этимологик эзләнүләр белән җитдирәк мавыгучы Г. Алпаров була. Аның 1925—30 елларда дөньяга чыккан хезмәтләре арасында «Кушымчалар килеп чыгу», «су» сүзенә яса га н эти мол огик а ңл атма -эзләнүләре әнә шуннан гыйбарәт 1933 елда басылып чыккан «Вве-дение в татарское языкознание» исемле китабында В. А. Богородицкий төрки телләрдәге килеш кушымчаларына төпле генә этимологик анализ бирә 5 6.
Ш. А. Рамазанов хезмәтләре ара-сында да этимологиягә караган мәсьәләләр кузгатыла. Мәсәлән, аның «Татар телендә фигыль ясалышы» дигән мәкаләсендә фигыль яса- гыч кушымчаларга шактый тирән анализ ясала, аларның этимологик чыганаклары турында ышандыргыч аңлатмалар бирелә7.
Хәзерге татар әдәби теленең фәнни грамматикасы өстендә эшләүче В. Н. Хангилдин да үзенең эзләнүләрендә кайбер кушымчаларның эти-мологияләренә кагыла. Мәсәлән, үткән заман хикәя фигыль кушымчасы т-ы, т-е; д-ы, д-е ләрнең килеп чыгуларына карата үзенең фикерләрен терки һ. б.8.
Л. Җәләйнең татар теленең тарихи грамматикасы буенча язып ята торган
5 Бу материалларны Г. Алпаровның «Сайланма хезмәтләр»еннән кара, 1945 ел.
6 В. А. Богородицкий. «Введение в татарское языкознание», 1953 ел, 2 басмасы, 150—154 битләр.
7 Ш. А. Рамазанов. «Татар теле буенча очерклар», 146—181 битләр. 8 В. Н. Хангилдин, Татар теле грамматикасы, 1954 ел, 233—234 битләр.
очеркларында һәм «Татар теленең урта диалекты» темасына язган монографиясендә аерым сүзләр һәм кушымчалар этимологиясенә, «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар»да (басылып чыккан китап) фонетик этимологиягә байтак кына урын бирелә.
Басмага тапшырылган «Татар те-лендә сан исемнәре» дигән очерк (Л. Җәләй һәм Н. Борһанова хезмәте) тулысы белән этимологиядән тора.
Сан ягыннан алганда, татар совет тел белемендә этимология өлкәсенә игътибар артканлык сизелә. Ләкин болар әле башлангыч адымнар гына. Бу тармак телчеләребездәи зур эшләр көтә.
Теге яки бу телнең фәнни әдәби эшкәртелеш, камилләштерелү тари-хында әдип, шагыйрь, фән әһелләренең (ияләренең) роле бик зур. А. М. Горький билгеләмәсе белән әйткәндә, әдипләр һәм шагыйрьләр— алар, гомумхалык телендәге «чи» материалны әдәби эшкәртүче, шомартучы, камилләштерүче осталар.
Шуңа күрә, мәсәлән, рус тел беле-мендә язучылар телен өйрәнүгә бик зур әһәмият бирелгән, бүгенге көндә дә бу юнәлештә күп эшләр эшләнә, аерата классик язучылар теле буенча диссертацияләр языла, фәнни нәтиҗәләр чыгарыла.
Аннары, мондый тикшеренүләр, үз чиратында, матур әдәбият теленең стилистик сәләтен, сәнгатьчә сурәтләү көчен һәм әдип, шагыйрьләрнең тел иҗаты эшчәнлекләрен барларга, үсеш юнәлешен дөрес билгеләргә җирлек тудыра.
Кызганычка каршы, татар тел белеме бу эштә үзенең булдыклылыгын күрсәтә алганы юк әле. Язучы

9S
лар теленә күзәтүләр ясау, алардагы үзенчәлекләрне өйрәнү проблемасы Октябрьга чаклы чорда бөтенләй кузгатылмый да һәм анда моңа мөмкинлек тә булмый. Соңгы 40 ел эчендә дә азмы-күпме тулы итеп санарлык эш күренгәне юк. Дөрес, Ш. А. Рамазаиовның «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» дип аталган очеркы, Л. Җәләйиең «Башлап язучылар теле» («Совет әдәбияты» журналы № 7, 1937 ел), «Г. Тукай телендә фигыльләр» («Совет әдәбияты» №№ 3, 4, 5, 1938 ел), «Ш. Камал геройларының теле» («Совет әдәбияты № 1—2, 1940 ел), «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә кайбер күзәтүләр» («Совет әдәбияты» № 10, 1951 ел), «Г. Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчә-лекләре» («Совет әдәбияты» № 4, 1954 ел) кебек мәкаләләре дөньяга чыктылар. Ләкин болар зур, киң өлкәгә кечкенә кереш булудан артык китә алмыйлар. Чөнки, беренчедән, бу күзәтүләрдә бөтенлек һәм систе-малылык юк, икенчедән, анык прин-ципка нигезләнмәгәннәр. Теге яки бу чор язучыларының телен, стиль үзен-чәлекләрен өйрәнү мәгълүм прин-ципларга нигезләнергә тиеш, без исә ул принципларны төгәл билгеләгәнебез юк әле. Димәк, безгә — тел бел-гечләренә, әдәбиятчыларыбыз белән берлектә, әнә шул принципларны билгеләргә һәм тиз арада бу эшкә керешергә кирәк; юкса, әдәби телебез тарихын өйрәнүдә иң зур чыга-накларның берсе булган язучылар телен тикшерми торып, телебезнең үсеш юнәлешен билгели алмаячакбыз.
Хәзерге татар әдәби теленең фәнни грамматикасын төзү һәм баету мәсьәләсенә карата, кыскача гына, түбәндә! еләрне әйтергә тиешбез.
Хәзерге татар әдәби теленең нигезе Г.-Җ. Кандалыйлар, К. Насыйри- лар чорында, ягъни XIX йөзнең икенче яртысында ук салына, һәм аның грамматик төзелешен гыйльми эшкәртү дә шул чордан башлана. ЛАатбугатта күптән әйтелгән һәм расланганча, хәзерге татар теле грам- матикасыиа беренче башлап фәнни нигез салучы К. Насыйри була, аның «Әимүзәҗ»е (1895 елда басылган) әнә шундый документ санала.
XX йөзгә чыккач, К. Насыйри башлаган эшне дәвам иттерү, үстерү юлында Г. Нугайбәк, Г. Ибраһимов, Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди зур эшчәнлек күрсәтәләр. Ниһаять, шушы үсешнең күрсәткече һәм нәтиҗәсе буларак, 1919 елда Җ. Вәлидинең «Татар теленең грамматикасы» дөньяга килә. Бу китапка Г. Сәгъди һәм Г. Алпаров бик зур бәя бирәләр. Мәсәлән, Г. Алпаров: «Җәмал Вәлидинең 1919 елда чыккан грамматикасы телебезнең табигатен тикшерүдә тагын да тирәнрәк, тагын да киң адымнар ясый»; «Анда телебезнең фонетикасы, морфологиясе, нәхуы бик тулы рәвештә тикшерелә», «...бу китап — кирәк тәфсыйлат байлыгы белән, кирәк фәнни багажы белән телебезне өйрәнүчеләргә кыйммәтле кулланма бер әсәр», — дип бәяли.
Дөрестән дә, Җ. Вәлиди грамма-тикасы фәнни-тикшеренүчеләргә бү-генге көнне дә чыганак хезмәтен үти ала. Бу грамматиканың төп тарихи әһәмияте шунда, К. Насыйри грам-матикасыннан башланган логицизм монда үзенең югары баскычына үсеп чыга һәм тәмамлана. Совет чоры татар тел белемендә исә 1910—1911 еллардан (Г. Нугайбәк, Г. Ибраһи- мовлардан) башланган формализм мәктәбе үстерелә һәм Г. Алпаров- ның «Шәкли грамматика»сында үзенең югары баскычына күтәрелеп тәмамлана.
Совет чоры татар теле граммати-касының фәнни эшкәртелеше аның югары мәктәп курсы булып әверелүе белән билгеләнә. Югарыда әйтелгәнчә, 1920 елда Көнчыгыш педагогия институты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оештырыла. Шул көннән алып, хәзерге татар әдәби теленең югары мәктәп программасы һәм кулланмалары төзелә башлый. Бу эшкә М. Фазлуллин, Г. Алпаров, X. Бәдигый, соңрак Ш. Рамазанов, В. Хангилдин һ. б. якыннан катнашалар. Шушы процесста Г. Алпаров үзенең «шәкли грамматикасын» төзеп чыгара, X. Бәдигый читтән торып

7* 99
укучылар өчен грамматика-кулланма төзеп бастыра. В. А. Богородицкий татар теленең эксперименталь фонетикасын фәнни эшкәртә һәм татар теленең бүтән төрки телләргә чагыштырма грамматикасын төзи (1933 еллар). Аның шәкерте Г. Шәрәф татар теленең фонетик төзелешенә караган кыйммәтле хезмәтләр яза («Палатограммы», «Сонорная длительность» һ. б.).
Соңгы 15 ел эчендә хәзерге татар әдәби теле буенча 11 диссертация якланды. Шулардан берничәсе ба-сылып дөньяга да чыкты: «Татар теле үсештә» (Л. Яфаров), «Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре» (X. Курбатов), «Татар телендә тыныш билгеләре» (К. Са-биров). Болардан тыш, хәзерге әдәби телгә караган төрле мәсьәләләр буенча журнал, газета битләрендә мәкаләләр басылып килә. 40 ел буенча язылган бу төр мәкаләләрне бергә җыйнасак, томнарга җитәр иде.
һәрхәлдә, без хәзерге татар әдәби теленең фәнни курсын эшкәртү буенча 40 ел эчендә зур уңышларыбыз бар, дип әйтә алабыз. Моның реаль күрсәткече — В. Ы. Хангилдин тарафыннан дөньяга чыгарылган «Татар теле грамматикасы» (морфология буенча очерклар, 1954 елда басылды). Бу китап югары мәктәпләрдә хәзерге татар әдәби теленең фәнни курсы программасы буенча төзелгән һәм бай кулланма хезмәтен үти. В. Н. Хангилдин бу курсның синтак- сик бүлеген дә тәмамлап матбугатка тапшырды. Р. Шакированың «Хәзерге татар теле фонетикасына кереш» (1954 елгы басма), М. Зәкиевнең «Татар теле синтаксисы» (кулъязма хокукы белән басылып чыга); Үзбәк Байчураның «Татар теленең эксперименталь фонетикасы» буенча язган диссертациясе һ. б. — болар барысы бергә хәзерге татар әдәби теленең фәнни грамматикасына нигез була алалар.
Бүгенге көнне, В. Хангилдин җи-тәкчелегендә, бер төркем белгечлә-ребез «Югары мәктәпләр өчен татар теле грамматикасы» курсын төзиләр. Ике-өч елдай бу хезмәтнең мәйданга чыгуы көтелә.
Хәзерге тел курсының фәнни эш-кәртелеш дәрәҗәсен тикшергәндә, тыныш билгеләре куллануның фәнни нигезләрен билгеләү (К. Сабиров хезмәте), татар әдәби теленең кайбер стилистик нормаларын билгеләү (X. Курбатов хезмәте), татар язу тарихыннан яңа фактлар ачылу — Идел буе болгарларының руник язу системасын кулланган булуларының ачылуы (шул ук X. Курбатов хез- хмәте), татар әдәби теленең орфоэпик нигезләрен билгеләү (Л. Җәләй китабы) кебек яңалыкларны да исәпкә алырга кирәк.
Җыеп әйткәндә, 40 ел эчендә хәзерге телне фәнни эшкәртү буенча бик күп яңалыклар, уңышларга ире- шелде. Алдагы көнне боларны беркетү, үстерү, җәелдерү бурычы тора.
Татар диалектологиясе совет чоры татар тел белеменең өр-яңа тармагы булып тора. Безнең бу тезисыбыз, әлбәттә, XIX йөздә үк татар теле диалектларын өйрәнү юлында рус тюркологлары башкарган хезмәтләрне инкарь итми. В. В. Радлов, И. Березин, Г. Бессонов, С. Кукля- шев, Н. Катанов, С. Малов, Г. Ах- маров һ. б. бу өлкәне шактый өйрәнгәннәр һәм безгә кыйммәтле ма- териал-хәзинә калдырганнар. Ләкин ул чорда, ягъни Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы, татар диалектологиясе мөстәкыйль фән дәрәҗәсенә килеп җитми.
Совет шартларында диалектларны өйрәнү эше Гыйльми Үзәк тарафыннан планлаштырыла. Бу эш Җ. Вәлидигә тапшырылып, ул 1926 елда татар телендәге диалектлар һәм алардагы тел үзенчәлекләре турында доклад ясый, һәм аның бу доклады 1927 елда «Вестник научного общества татароведения» (№ 6) журналында басылып чыга. Бу материал совет чоры татар диалектологиясенә беренче адым була. 1929 елда проф. Н. И. Воробьев белән Җ. Вәлиди Нократ татарларына (Киров өлкәсе) экспедиция оешты-ралар. Н. И. Воробьев аларның эт-нографиясен, Җ. Вәлиди телен өй
100
рәнеп кайталар. Нинди сәбәпләр беләндер, 1938—39 елларга чаклы бу эш тукталып тора. 1938—39 уку елында татар диалектологиясе аерым фән итеп Казан дәүләт педагогия институтының татар бүлегендә укытыла башлый. Бу исә татар диалектологиясен чынлап торып эшкәртүне. фән дәрәҗәсенә күтәрүне таләп итә. 1939 елда КДПИның татар теле кафедрасы Татарстанның төрле төбәкләренә диалектологик экспедицияләр оештыра. 1940 елда Татар теле, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты да бу эшкә керешә. Җыелган материаллар җирлегендә, 1947 елда Л. Җәләй- нең «Татар диалектологиясе» дигән бер кулланмасы дөньяга чыга. Җиде аспирант Урта Урал татарлары, типтәр диалекты, Бараба татарлары, Нократ татарлары. Горький өлкәсе мишәрләре теле, Касыйм татарлары, Төмән татарлары теле буенча канди-датлык диссертацияләре, Л. Җәләй «Урта диалект буенча» докторлык диссертациясе яклый.
1955 елда 9 телче-диалектологның рус телендә «Диалектлар буенча материаллар» дигән җыентыгы ба-сылып чыкты.
Лексикография бүлегендә әйтел-гәнчә, татар диалектологик сүзлеге (өч кисәк) төзелеп, икесе инде басылып чыгып таралды. Моннан кала төрле журнал, газета битләрендә татар диалектологиясе буенча байтак материаллар чыгып килә.
Боларның барысы бергә 40 ел эчендә татар диалектологиясе тарма-гында бик зур эш башкарганлык турында сөйлиләр. Нәтиҗәдә, бүгенге көнне, мөстәкыйль курс итеп, татар диалектологиясе югары мәктәпләрнең татар бүлекләрендә укытыла.
Хәзерге көнне татар теленең диа-лектологик атласын төзүгә әзерлек алып барыла.
тәлде: беренчесе — татар теленең та-рихи грамматикасы, икенчесе —татар әдәби теле тарихы. Бу курслар да югары мәктәпләрдә мөстәкыйль фән итеп укытылалар. Бу фәннәрне эшкәртү әлегә шактый акрын бара. Мәсәлән, тарихи грамматика буен- ча, «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар» (1954 ел басмасы, Л. Җәләй китабы) дигән материалдан башка, берни дә чыкканы юк. Татар әдәби теле тарихына карата да шуны ук әйтергә кирәк !.
Югарыда теркәлгәннәрдән чыгып, шуны әйтә алабыз: кырык ел эчендә татар совет тел белеме тарихта күрелмәгән яңалыклар, уңышлар ка-занды. Бу турыда ике төрле сүз булырга мөмкин түгел.
Билгеле, бу казанышлар шома гына һәм җиңел генә барлыкка килмәделәр. Маррчылык белән мавыгулар, төрле «измнар» арасындагы тартышлар — болар барысы да татар теле белеменең совет чорындагы үсешенә шактый комачауладылар.
Бүгенге көнне татар теле белеме алдында зур һәм катлаулы бурычлар тора. Аларны вакытында һәм тулы сыйфатлы итеп үтәү өчен, тел- челәребезнең үзара ярдәмләшү, бер-ләшеп эшләүләре кирәк.
XX съезд кушканча, эштә колле-гиальлек өчен көрәш — барлык фән-нәрнең үсүенә дә терәк һәм юл күр-сәткеч йолдыз ул.
1 Татар әдәби теле тарихы формалашу процессы турында әлегә бер-ике генә материал бар. Ул да булса: Г. Халитның «XX йөз башында татар әдәби теле мәсьәләләре» («XX йөз башында татар әдәбияты». Казан, 1954 ел, 357—385 битләр, «Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фән- ни-практик конференция материаллары», 1953 ел, 20—48 битләр) һәм «Совет әдәбияты» журналының 1956 елдагы № 5, 85—91 битләрендә басылган Л. Җәләй һәм Ә. Ахунҗановның «Әдәби тел» дигән мәкаләсе.