Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР


ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
ӘСӘРЛӘР
Таткнигоиздат күптән түгел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре дүрттомлыгының соңгы томын бастырып чыгарды.
Г. Тукай әсәрләренең бе-ренче, икенче томнары 1955 елда басылып чыккан иде. Беренче томга Тукайның 1905—1906 елларда язылган әсәрләре кергән. Китапның башында Г. Халитның Тукайның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында мәкаләсе бирелгән.
һәр томда да Тукайның шигырьләренә, поэмаларына, мәкаләләренә, фельетоннарына һәм хикәяләренә карата искәрмәләр бар. Тукай әсәрләренә карата иллюстрацияләрне Казах-станның атказанган сәнгать эшлеклесе художник Б. Ур- манчи, Г. Мусин, Г. Арсланов ясаган.
Икенче томга шагыйрьнең 1909—1913 елларда язылган шигъри әсәрләре һәм халык әдәбияты турындагы лекциясе кергән. Өченче томда 1906—1908 елларда язылган чәчмә әсәрләре, мәкаләләр, фельетоннар һәм хикәяләр урнаштырылган.
4 нче том «Исемдә кал-ганнар» дигән хикәя белән ачыла. Бу томга 1909— 1913 елларда язылган мәкаләләр, очерклар һәм фельетоннар кергән. Китапның ахырында Г. Тукай әсәрләренең һәм аның турында әдәбиятның кыскача библиографиясе бирелгән.
Г. Тукай әсәрләренең басылуы турында кыскача мәгълүматтан күренүенчә, 1907 елдан 1917 елга кадәр Россиядә Габдулла Тукай әсәрләре, аерым китап булып, татар телендә 55 мәртәбә, 110 мең тираж белән; 1917 елдан 1955 елга кадәрле 108 мәртәбә, 918500 тираж белән 8 телдә басылган.
Бу дүрттомлыкны СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы каршындагы тел, әдәбият һәм тарих институты хәзерләгән. Төзүчеләре: X. Хисмәтуллин һәм Я. Агишев.
Дүрт томлыкның һәр томы суперобложка белән төрелгән коңгырт төстәге лидерин тышлыкта. Беренче томның күләме 284 бит, бәясе 6 сум 80 тиен. Икенче том — 376 бит, бәясе 6 сум 25 тиен. Өченче том — 360 бит, бәясе 6 сум 90 тиен. Дүртенче том — 288 бит, бәясе 6 сум 75 тиен.
Таткнигоиздат Муса Җә-лилнең шигырьләр җыентыгын рус телендә басып чыгарды. Җыентык шагыйрь Әнвәр Давыдовның «Гадилек һәм бөеклек» исемле җылы итеп язылган сүзба- шы белән ачыла.
Җыентык ике бүлектән тора. Беренче бүлек «Юлда» дип атала. Бу бүлеккә М. Җәлилнең төрле елларда язган шигырьләре тупланган. «Чәчәк кабере» исемле икенче бүлек шагыйрьнең атаклы Моабит циклы шигырьләреннән тора.
М. Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итүдә күп тәрҗе-мәчеләр катнашкан. «Моей дочери Чулпан», «След», кВ день суда» исемле шигырьләр күренекле рус шагыйре П. Антокольский тәрҗемәсендә матур яңгырыйлар. Шагыйрьнең күн кенә шигырьләре И. Френкель тәрҗемәсендә бирелгәннәр. Җыентыкта А. Ми- них, Р. Моран, С. Липкин, В. Державин, В. Тушнова, Т. Ян, Р. Галимов. А. Шпирт тәрҗемәләре дә бар.
Төзүче адресына тәнкыйть фикере дә әйтәсе килә. М. Җәлилнең хәзер байтак шигырьләренең нке- өч тәрҗемәсе бар. Җыентыкта бу шигырьләрнең иң яхшы тәрҗемәләре генә сайланып алынмаган, уңышсыз тәрҗемәләр дә урнаштырылган. Тәрҗемәләр М. Җәлилнең рус телендә моңача Москвада чыккан җыентыгы буенча гына алынганнар.
Китап 25 мең тираж белән басылган. Төзүчесе Р. Даутов, редакторы Жаркова. Бәясе 3 сум 75 тиен. МУСА ДЖАЛИЛЬ КРАСНАЯ РОМАШКА Таткнигоиздат 1 956
120
АХМЕД ИСХАК
Таткннгоиздат
1956
Кечкенә күләмле бу китапны ачкач, күренекле татар совет шагыйре Әхмәт Исхакның русчага тәрҗемә ителгән шигырьләре белән очрашасың.
Таткннгоиздат Әхмәт Ис- хакның төрле елларда язылган шигырьләрен туплап, 140 битлек бер китап чыгарган. Шуны әйтергә кирәк, таләпчән укучы аннан бнк күп шигырьләрнең тыгыз эчтәлекле, Әхмәт Ис- хакның үзенә генә хас үткен телле, тиешле урында хәтта ачы телле булуын күреп, тирән канәгатьләнү тоячак.
Җыентыкка кергән ши-гырьләр берничә бүлектә бирелгәннәр. Беренче бүлек — Туган илем (Моя родина) дип аталган. Аида М. Львов, Б. Дубровин, Л. Пеньковский, Т. Стрешнева тарафыннан тәрҗемә ителгән уналты шигырь бар, алар” чыннан да шагыйрьнең Ватан турындагы уйларын, йөрәк хисләрен матур сурәтлиләр. Икенче бүлек Чәчәк һәм үч (цветок и месть) диелә. Монда Бөек Ватан сугышы һәм аның батыр көрәшчеләре турында язылган шигырьләр һәм баллада урнаштырылган. Сугыш елларында К. Симонов үзенең атаклы «Жди меня» шигырен язып, окопта яткан көрәшченең изге тойгыларын сурәтләгән иде: ул шигырь заманында бик популяр булды. Шул шигырьгә поэтик җавап рәвешендә Ә. Исхак «Көтәм сине» шигырен язды һәм аның тәрҗемәсен без хәзер бнк канәгатьләнеп укый-быз:
Ты далеко
Войною занесен.
Но жду тебя.
Тобой одним живу.
Ты постучишься в дверь
мою И в сои,
11 в жизнь мою войдешь ты Наяву.
Китапның «Лирика» бү-легендә шагыйрьнең сугыш елларындагы тойгылары да кабатлана, шунда ук без аның шаянлыгын, җиңел чә көләргә яратуын сизеп алабыз. Әхмәт Исхак үзенең лирикасында да мәгънәгә, эчтәлекнең бөтенлегенә әһәмият бирә.
Юмор һәм сатира бүлеге шактый киң урын алган. Бу бүлектән Ә. Исхакның юмор, сатира өлкәсендә бик оста эшләвен күрәсең. Үзенең үткенлеге белән, оригиналь төзелеше белән шигырьләр укучыны җәлеп итәләр, аны көлдерәләр, уйландыралар. Шушы ук бүлектә шагыйрьнең мәсәлләре бирелгән. Балалар өчен язылган шигырьләрнең шулай ук матурлары сайланып тәрҗемә ителгән. Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Горький, Маяковский шигырьләренең поэтик көчен, эстетик югарылыгын татар халкы ана телендә укыды, тойды. Бу эштә Ә. Исхакның хезмәте аеруча зур булды. Хәзер үз шигырьләрен рус укучыларына биргәндә, аның яхшы тәрҗемә таләп итәргә хакы бар. Беренче танышу безне күңелсезләндермәде. Тәрҗе-мәче рус шагыйрьләре чыннан да Ә. Исхакның үзенчәлеген, үз тавышын саклаганнар, оригиналдан бөтенләй диярлек ераклашмаганнар. Дөрес, «Три парня». («Өч егет») шигырендә Камиль, Батыр, Газиз исем-нәренә бәйле строфалар, тәрҗемәдә гомумиләштере- леп бирелү аркасында, татарча сүз уйнату кебек нечкәлек килеп җитми. Ләкин шигырьнең гомуми рухы, шаянлыгы бик матур сакланган. Тәрҗемә итүчеләр арасында тагын В. Бершадский бар. Ләкин ши-гырьләрнең күбесен М. Львов тәрҗемә иткән. Аның хезмәтен тәкъдир итми мөмкин түгел.
Китапның азагында био-график белешмә бирелгән, анда Ә. Исхакның тугыз җыентык чыгаруы әйтелгән һәм утыз елдан артык әдәбиятта хезмәт итүе күрсәтелгән. Шулай булгач, издательство бу оригиналь шагыйрьнең җыентыгын рус укучыларына зуррак күләмдә дә тәкъдим итә алыр иде, диясе килә. Шагыйрь-нең поэмалары әле бөтенләй тәрҗемә ителмәгәннәр. Бу — теләк киләчәктә искә алыныр.
Ә. Давыдовның «Ташу» исемле җыентыгына яңа шигырьләре һәм поэмалары •тупланган. Җыентыкка кергән әсәрләр өч бүлеккә бүленгән. «Яна шигырьләр» дип исемләнгән беренче бүлектә шагыйрьнең 1953—56 елларда язылган егермедән артык шигыре теркәлгән. Бу шигырьләр колхоз авылындагы үзгәрешләрне, кешеләрдәге коммунистик аңның үсешен, совет кешесенең тынычлык өчең көрәшен су-
* * * рәтлиләр. Күп кенә шигырьләр яшьлеккә, мәхәббәткә багышланганнар. «Әдип Әдәпле», «Ялкау бояр», «Эш кешесенә» һәм башка шигырьләр сатирик рухта язылганнар.
Китапның икенче бүлеге «Төрле еллардан» дип исем-ләнгән. Бүлекнең исеме үк әйтеп торганча, биредә төрле елларда (1947—51) язылган шигырьләр теркәлгән. Бу бүлек үзе зур кү-ләмле булмаган шикелле үк. аңа кергән шигырьләр дә кыскалар, кечкенәләр. Алар башлыча бер, ике строфадан гыйбарәт. Бу кечкенә генә лирик шигырьләр совет кешесе күңелендәге саф,, нечкә хисләрне сурәтлиләр.
«Нигә», «Ташу», «Тыныч мәхәббәт» поэмалары китапның зур өлешен алып тора. «Нигә» поэмасында шагыйрь кешеләргә карата игътибарлы булу мәсьәләсен чагылдыра. Врач Га-лиянең үз вакытында ба-4
121
Матур кәгазьдә, кечерәк форматта басылган бу әсәр укучыларны халык шагыйре Габдулла Тукайның эстетик карашлары белән таныштыра. Эчтәлектә: «Тукай — революцион демократ шагыйрь», «Әдәбиятта халыкчанлык турында Тукай», «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты», «Тукайның әдәби тәнкыйть принциплары», «Тукайның әдәби традицияләре», «Әдәби осталыкның кайбер мәсьәләләре турында Тукай», «Тукай тәнкыйтендә реализм һәм типиклык мәсьәләләре» дигән бүлек- ләр бар.
Автор алган темалары өстендә күп тикшергән һәм гыйльми эзләнүләр нәтиҗә-сендә, логик дөрес йомгак-лауларга килгән.
Иптәш Нуруллин дөрес сайланган мисаллар, уңышлы чагыштырулар һәм анализлар auid Тукайның ул заман әдәбиятында тоткан урынын билгели, «Тукайның шул заман әдәбиятында туган һәрбер яңалыкны бик тиз күреп алып, аның тамыр җәюенә булышуын, әдәби әсәрләргә бәя бир-
II. НУРУЛЛИН
ТУКАЙ ЭСТЕТИКАСЫ
Таткни гоиздат 1956
ә. ДАВЫДОВ
ТАШУ
Таткнигоиздат
1956
рып ярдәм күрсәтмәве ар-касында Фәния һәм Низамның бердәнбер балалары үлеп китә. Менә шул кызганыч күренешне Давыдов
дулкынландыргыч шигырь юллары аша сурәтли.
Поэманың ахырында, үз гсроинясе Галиягә мөрәҗәгать итеп, шагыйрь болан ди:
«Ләкин, Галия,
безгә синең белән шуны Беләсе иде:
Нигә
Ничек үлем керә алды бу юлы Менә бу өйгә?
«Тыныч мәхәббәт» поэмасы студентларга һәм аларның тормышына багышланган. «Ташу» поэмасының төп геройларыннан берсе—тракторчы Мәймүнә. Вакыйгалар Мәймүнәнең грактор бригадасы брига
диры Абдуллага булган мә-хәббәте тирәсендә бара. Икейөзле Абдул үзенең матур сүзләре белән, хатыны, балалары булуга карамастан, Мәймүнәнең мәхәббәтен яулап алуга ирешә. Поэмада кискен конфликт әнә шул мәхәббәткә нигезләнгән. Поэма кызыклы һәм зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Китапның башында Ә. Да-выдовның портреты ур-наштырылган. Портрет ху-дожник Б. Альменов тара-фыннан гуашь белән эшләнгән. Китап ахырында Ә. Давыдов турында кыска гына биографик белешмә бирелгән. Җыентыклык күләме 156 бит, бәясе 3 сум 20 тиен.
Гариф Ахуновның исеме укучыларга 1951 еллардан бирле таныш. Шул вакыттан алып ул үзенең хикәяләре, очерклары һәм тәнкыйть мәкаләләре белән вакытлы матбугатта актив катнашып килә. Югарыда күрсәтелгән китап — яшь язучының беренче зур әсәре. Ул аны 1955 елда тәмамлый.
Повесть студентлар тор-мышыннан алып язылган. Әсәрдә университет сту-дентларының тормышы төрле яклары белән күз алдына килеп баса. Биредә аларның укулары да, комсомол эшләре дә, фәнни түгәрәкләрдә беренче хез-мәтләрен язулары да, спорт
Г. АХУНОВ
ЯШЬЛЕК ЯМЕ
Таткнигоиздат
1956
белән шөгыльләнүләре дә автор тарафыннан тормышны, материалны белеп дөрес тасвирланган.
Яшьлек, студентлык чоры — кешенең формалашу,
чыныгу, аның дөньяга, ке-шеләргә, мораль мәсьәләләренә булган карашларының оешу чоры ул. Повестьның төп персонажлары арасында, Таһир белән Айрат арасында туган конфликт аша автор әнә шул фикерне раслый, эгоист һәм карьеризм чире тиеп бозыла башлаган Айратны фаш итә, студентлар коллективының көчен күрсәтә.
Китап авторның портреты һәм художник М. Мә- җитовның матур гына эшләнгән рәсемнәре белән яшьләр — балалар әдәбияты редакциясе тарафыннан чыгарылган. Редакторы X. Камалов. Китапның күләме 182 бит. Бәясе 3 сум 95 тиен.

тәндә, принципиаль югары-лыктан торып, демократик әдәбият дошманнарына каршы аяусыз көрәшүен» күрсәтә.
Тукайның тәнкыйтькә карата фикерләүләренә йомгак ясап, аныц әдәби тәнкыйть принципларын билгели.
Авторның әдәби әсәрдәге форма һәм эчтәлек мәсь-әләләренә Тукайның карашы турында язганнары аеруча уңышлы. Мәкаләдә хәзерге әдәбият проблемаларына да яңгырашлы фикерләр әйтелә һәм шул уңай белән яшь язучыларга карата файдалы киңәшләр бирелә.
Әсәр җиңел аңлаешлы тел белән язылган.
Китап Таткнигоиздатнын матур әдәбият редакциясе тарафыннан Г. Кашшаф редакциясендә чыгарылган. Издательство редакторы С. 3. Сибгатуллииа. Күләме 135 бит. Бәясе 2 сум 30 тиен.
Күренекле татар совет язучысы Кави Нәҗми шактый зур һәм катлаулы иҗат юлы үтте. Аның бай прозасы, поэзия һәм публицистикасы, балалар өчен язган әсәрләре аерым эз- ләнү-тикшеренүләрне сорый-лар.
Яшь тәнкыйтьче Н. Гыйз- зәтуллин югарыда күрсәтелгән тәнкыйть-биографик китабында андый киң максат куймый. Ул Кави Нәҗминең аерым әсәрләрен киң планда тикшерүдән бигрәк, аның үсешен, иҗатындагы төп тенденцияләрне ачыклауны максат итеп куя.
Автор Кави Нәҗминең <Яр буенда учаклар», «Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр^ исемле повестьларына туктала һәм бу әсәрләрдә татар халкының социалистик революциягә килү темасының чагылышын тикшерә. Китапның төп өлеше, табигый рәвештә, «Язгы җилләр» романын тикшерүгә багышланган, чөнки бу
н. ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН
КАВИ
Таткннгоиздат
1956
роман, татар совет прозасының казанышы булу белән бергә, язучының беренче әсәрләрендә үк ча- гылдырылган темаларны үзендә берләштерә һәм аларны яңа художество югарылыгында, тарихи-со- циаль роман чаралары белән хәл итә. Очеркның бу өлешен язганда автор «Язгы җилләр» романының төп персонажларына аерым рәвештә туктала. Очеркта язучының биографиясе ту-рында белешмәләр дә шактый киң бирелә.
Китапның ахырында Кави Нәҗми әсәрләренең сайланма библиографиясе һәм аның иҗаты, аерым әсәрләре турында рус һәм татар матбугатында чыккан тәнкыйть мәкаләләр исемлеге бирелә.
Текст фотоиллюстрацияләр белән аралаштырыл- ган. Алар арасында М. Горькийның Кави Нәҗмигә язган хатының фото-копиясе, төрле елларда Кави Нәҗминең каләмдәшләре Гадел Кутуй, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил һ. б. белән төшкән фоторәсемнәре аеруча игътибарга лаеклы.
Китап Таткнигоиздатнын матур әдәбият редакциясе тарафыннан чыгарылган. Редакторы С. 3. Сибгатул- лина. Күләме 87 бит. Бәясе 3 сум 20 тиен.