Логотип Казан Утлары
Публицистика

«УРАЛ»

X. ХӘСӘНОВ Тарих фәннәре кандидаты
*

Шушы елның 4 январенда (яңа стиль белән 17 январенда) татар телендә беренче большевистик газета — «Урал»ның чыга башлавына 50 ел тулды. 1905—1907 еллардагы революцион көрәш уты эчендә туган бу газета татар хезмәт ияләре, беренче чиратта, татар эшчеләре арасында марксизм идеяләрен таратуда, аларны революцион рухта тәрбияләүдә һәм большевиклар партиясе тирәсенә туплауда бик әһәмиятле роль уйнады/
Большевистик газетаны оештыру эшенә күренекле профессиональ ре-волюционер Хөсәен Ямашев җитәк-челек итте. Полиция эзәрлекләвеннән качып, ул 1905 елның көзендә Уфага килә һәм анда яшеренеп яши. X. Ямашев Уфа РСДРП комитеты белән бәйләнешкә керә һәм аның составына член итеп тартыла. Бер үк вакытта комитет аны татар һәм башкорт хезмәт ияләре арасында эшләү буенча оештыручы итеп билгели.
Комитет члены буларак, оештыру эшләрен алып бару белән бергә, X. Ямашев татар телендә большевистик газета чыгару хәзерлегенә керешә. Ләкин уйланган планны тормышка ашырырга бернәрсә — акча булмау тоткарлык ясый. 1906 ел ахырында Уфага РСДРП ның Үзәк Комитеты члены И. А. Саммер IV килә. Ул газета чыгару турындагы фикерне яхшы дип таба һәм шул максат өчен партия кассасыннан кирәкле акчаны җибәрергә рөхсәт итә.
Беренче рус революциясе көннә-’ рендә самодержавиегә каршы актив
IV X. Ямашев 1905 елда И. А. Саммер белән бергә Казан большевиклар оешмасында член булып эшли. Партия заданиесе буенча Урал большевиклар оешмасының эше белән танышырга килгән И. А. Саммер, берничә көнгә Уфада тукталып, X. Ямашев квартирасында тора.
V Хәзер Н. Н. Накоряков Москвада тора һәм эшли.
көрәшкә тартылган алдынгы татар эшчеләре ана телендә большевистик матбугат кирәклеген көннән-көн күб-рәк сизәләр иде. Менә шуңа күрә дә партиянең Урал өлкә комитеты һәм Уфа РСДРП комитеты татар телендә большевистик газета чыгару эшен үзләренең практик бурычлары итеп таныдылар һәм аны булдыру өчен барлык чараларны күрделәр. 1906 елда Уфа большевиклар оешмасының җитәкчеләреннән берсе Н. Н. НакоряковV әйтүенә караганда, татар телендә газета чыгару мәсьәләсе Уфа оешмасында киң рәвештә тикшерелә һәм булачак газетага мәкаләләр X. Ямашев әле Уфада торган вакытта ук хәзерләнә башлый.
Газетаны Уфаның үзендә чыгарырга мөмкинлек булмый. Бердән, аңа полиграфик база юклык уңайсызласа, икенчедән, полициянең бик еш тынгысызлавы да чагыштырмача тынычрак урынны эзләргә мәж- бүр нтә. Комитетта үзара киңәшкәннән соң, газетаны Оренбургта чыгарырга кирәк, дигән карарга киленә, һәм 1906 елның ахырында X. Ямашев Уфадан шунда күчеп китә.
1907 елның 4 январенда «Урал» дигән исем астында, татар телендәге легаль большевистик газетаның
93
беренче номеры чыга. Бу, һичшиксез, Урта Волга, Урал һәм бүтән гу-берналарда яшәүче татар һәм башкорт хезмәт ияләре өчен гаять шатлыклы вакыйга була.
«Урал» газетасы 1905 елның де-кабрь кораллы восстаниесе җиңел-гәннән соң, илдә революцион хәрәкәт кими барган чорда чыга башлады. Бу хәлне искә алып, большевиклар, шул моментның бурычларына лаеклы рәвештә, үзләренең тактикаларын үзгәрттеләр. Дума трибунасыннан торып патша хөкүмәтенең хыянәтчел политикасын фаш итү һәм буржуаз партияләргә каршы көрәш алып бару максаты белән большевиклар Икенче дәүләт думасына сайлауларда катнашырга карар бирделәр.
. Икенче дәүләт думасына сайлаулар уңае белән «Урал» массалар арасында киң агитация җәеп җибәрде. «Халык киләчәк Думага кемнәрне сайларга тиеш» (№ 2), «Дума җыелачак» (№ 3), «Бу Дума халыкка ни бирәчәк» (№ 8) һәм күп кенә башка мәкаләләрдә газета патша хөкүмәтенең ихтыярына бәйле булган Думаның халык сорауларын канәгатьләндермәячәген аңлатты, ре-волюцион халыкның җиңүе өчен ду-мадан. тыш көчле көрәш җәеп җибә-рергә кирәклеген, революцион кө-рәшсез бернинди җиңүгә ирешеп булмаячагын исбат итте.
Дәүләт думасына сайлаулар ал-дыннан газета В. И. Ленинның «Дәүләт думасына кемне сайларга» дигән мәкаләсен тәрҗемә итеп басып чыгарды. Бу мәкаләдә сайлауларга катнашучы өч төп партиягә: социал демократлар, карагруһлар һәм кадетлар партиясенә кыскача характеристика бирелгән иде. Ул партияләр кайсы сыйныф интересларын яклауларын һәм үзләренең соңгы максатларын тормышка ашырсалар, нәрсәгә ирешәчәкләрен массаларга төшендерүдә бу мәкалә, һичшиксез, бик мөһим роль уйнады. Тагын шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: «Урал» газетасы В. И. Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп бастыруның беренче башлангычын бирде, дип әйтергә була. Дөрес, В. И. Ленин тарафыннан язылган бер мәкалә («Өч конституция») 1905 елда листовка рәвешендә татар телендә басылып чыкты. Ләкин, «Урал»га кадәр В. И. Ленин әсәрләрен татар вакытлы матбугатында басып чыгару факты булмады.
Массаларны социал-демократиянең сугышчан кызыл байрагы астына тупларга омтылып, «Урал» икенче Думага сайлаулар барышында һәм аннан соң да буржуаз партияләргә каршы рәхимсез көрәште һәм ал арның хыянәтчел политикасын әледән-әле фаш итеп торды. «Уң партияләр» (№ 2), «Дума һәм партияләр» (№ 13) һ. б. мәкаләләрдә «Рус халкы союзы», «17 октябрь» партияләренең самодержавие хөкүмәте белән бергәләп революциягә каршы көрәшүләре ачып салынган иде. Газета кадетлар партиясенең («Кадетлар» дигән мәкалә) икейөзле партия икәнлеген, демократия битлеге киеп, халыкны алдарга маташуын массаларга аңлатып бирде.
Сайлауларга катнашучы уң пар-тияләрнең контрреволюцион максат-ларын ачып салу белән беррәттән, «Урал» хезмәтчел халыкны Россия социал-демократик эшчеләр партиясе билгеләгән кандидатлар өчен тавыш бирергә чакыра. Чөнки, ди ул, бу партия тулы азатлык өчен, республика өчен, 8 сәгатьлек эш вакыты өчен, барлык җирләрне крестьяннарга бернинди түләүсез бирү өчен, изелгән милләтләргә үзбилгеләнү хокукы яулап алу өчен көрәшә.
Икенче Дума җыелганнан соң «Урал» хөкүмәт һәм буржуаз пар-тияләр тарафыннан Дума утырыш-ларында тикшерү өчен кертелгән проектларны, аларның халыкка хыя-нәтчел характерын фаш итеп тора; Думаның эшенә большевистик по-зициядән торып кискен тәнкыйть белән чыга һәм аның халык интересларын санга санамавын күрсәтеп бара.
Шул рәвешчә, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендәге «Урал» газетасы Икенче дәүләт думасына мөнәсәбәттә эзлекле большевистик политика үткәреп килде.
Большевиклар партиясе алдында торган практик бурычларны тор-
94
мышка ашыр)’ эчен көрәш белән беррәттән «Урал» үз битләрендә марксизм идеяләрен пропагандалаучы теоретик мәкаләләр дә урнаштырып барды. Аның 6 номерында чыккан «Социализм» исемле мәкалә аеруча әһәмиятле.
Капиталистик җәмгыятьтәге төн каршылыкларны һәм ул каршылык-ларны китереп чыгарган төп сәбәп-ләрне санап үткәннән соц, мәкалә капиталистик җәмгыятьне социалистик җәмгыять белән алмаштыру котылгысыз икәнлекне фәнни исбат итә.
Бу мәкаләдә социалистик җәмгыять турында да төп төшенчә бирелә. «Социализм булгач,—дип аңлата. мәкалә, — халыкның төрле сыйныфларга бүленүе бетәр, ул ва-кытта мал бер план белән эшләнер, хәзерге кеби, мал артык эшләнеп ташланганнан, шул малны ясаучы-ларның ачлыкта йөрүләре бетәр. Социализм, халыкның бер өлешенең икенче өлешен җәберләвең бетереп, бөтен инсаниятне хәзерге җәфа, җә-задан коткарыр».
«Эшчеләргә ни кирәк» дигән ре-дакцион мәкалә капиталистик җәм-гыятьне җимерү, аның урынына со-циалистик җәмгыять төзү өчен про-летариат ничек хәрәкәт итәргә тиеш дигән сорауга җавап бирә. Анда болан диелә: яллы хезмәтне һәм эшчеләрнең ач-ялангач яшәүләрен бетерү өчен кирәкле төп шарт — буржуазиягә каршы кискен көрәш, социаль революция юлы белән аның властен бәреп төшерү, буржуазия өстеннән пролетариатның политик хакимлеген (диктатурасын) урнаштыру. Шуның белән бергә мәкалә эшчеләр сыйныфын социал-рефор- мистлар корган тозакка эләгүдән сак булырга чакыра. «Бу фәкыйрьлекне, бу җәберләүне, — ди газета, — бернинди дә социальный ре-формалар бетерә алачак түгел, бу фәкыйрьлекне, бу золымны бары тик социальный революция генә, ягъни хәзерге тормышны бөтенләй икенче тормыш белән алмаштыру гына бетерәчәк» (№ 17).
Без монда мисал өчен ике мәкаләне генә алдык. Билгеле, «Урал»да басылган теоретик мәкаләләрнең саны болар белән генә чикләнми. Газета үз битләрендә күп кенә бүтән теоретик мәсьәләләрне дә күтәреп чыкты. «Урал»да басылган шул мәкаләләр, әлбәттә, эшчеләр сыйныфын политик тәрбияләүдә һәм аны социализм өчен көрәшкә хәзерләүдә гаять әһәмиятле роль уйнадылар. Рус телендәге әдәбиятны укый алмаган татар эшчеләренең күбесе большевизм идеяләре белән беренче тапкыр шушы мәкаләләр аша таныштылар.
«Урал» газетасы самодержавие хөкүмәтен бары тик кораллы восстание юлы белән генә бәреп төшерергә мөмкин икәнлеген туктаусыз пропа-гандалап килде. Дөрес, патша цен-зурасы моңа ирек бирми иде. Ләкин газетаның җитәкчесе Хөсәен Яма- шев, кораллы восстание идеясен легаль газета битләрендә пропагандалау өчен мөмкинлекләр тапты. Иске тәртипне җиңәр өчен,—дип язды «Урал», — ул тәртипнең начар- якларын тәнкыйтьләп тору гына җитми. Чөнки ул тәртипне яшәтү белән кызыксынучы сыйныфлар кулында көч, куәт бар. Әнә шул көчкә- каршы халык үз көчен каршы куярга тиеш. Билгеле, иске стройны тәмам җиңәрлек булсын өчен, ул көч берләшкән, нык оешкан булырга тиеш. «Көч» дигән сүз биредә халыкның кораллы восстаниесе урынына кулланып йөртелә. Патша цензурасы шартлары буенча «Урал» ул турыда ачыктан-ачык яза алмады.
Мәгълүм ки, беренче рус револю-циясе чорында татар буржуазиясе халык хәрәкәтен үз җитәкчелегенә алырга һәм, милли байрак астына яшеренеп, ул хәрәкәтне үзенең сыйн-фый интереслары өчен файдаланырга маташты. «Мөселман иттифакы» (№ 3), «Хөкүмәт һәм Дума» (№ 18), шулай ук күп кенә башка мәкаләләрдә «Урал» татар буржуазиясенең политик партиясе булган «Мөселман иттифакы»н, аның социаль һәм идеологик нигезләрен фаш итте. Газета эшче һәм крестьяннарны татар буржуазиясенең контрреволюцион агитациясенә бирелмәскә һәм аның партиясенә кермәскә чакырды. «Бу «Мөселман иттифакы», — дип язды «Урал», — җирсез авыл халкы өчен
95
һәм эшчеләр өчен.фәкать зарарлы бер партиядер» (№ 3).
Пролетариат идеологиясенең саф-лыгы өчен көрәшеп, «Урал» татар эсерлары тарафыннан оештырылган «Мөселман хезмәт таифәсе»иең (мө-селман хезмәтчел группасының) мил-ләтчелек идеологиясен һәм ялган социализмын фаш итте.
Ләкин шуны әйтеп китәргә кирәк, «Урал» бу группаның ялган социа-лизмын һәм народниклык хыялларын бик дөрес һәм урынлы тәнкыйть итсә дә, Икенче думадагы мөселман крестьян депутатларын либераль буржуазия йогынтысы астыннан азат итү мәсьәләсен куймый. Димәк, ул мөселман хезмәтчел группасын тәнкыйть итүгә бер генә яклы килә.
«Милләтчеләр» (№ 5) һәм «Тагын милләтчеләр» (№ 8) исемле мәкаләләрендә большевистик газета үзенең көчле тәнкыйть утын эксплу-ататор сыйныфлар ялчысы булган буржуаз милләтчеләргә каршы юнәлдерә һәм аларның милләтне тәрәккый иттерү турындагы лыгыр-даулары алпавыт, муллалар һәм буржуаз культура турында кайгыр-тудан гыйбарәт икәнлеген ачып сала. Бер үк вакытта «Урал» атаклы паитюркист-милләтче Исмәгыйль Гаспринский редакторлык итә торган «Тәрҗеман» газетасын каты тәнкыйтьләп чыга һәм аның, милләт исеменнән спекуляция ясап, эшче һәм крестьяннарны революцион көрәштәй читкә этәрергә маташуын фаш итә. «Милләтне сөюче газета,— дип яза «Урал», — милләтнең күп өлешен онытып (эшче һәм крестьяннар күздә тотыла.—X. X), аның башын булмаслык хыяллар белән тутырып, хөкүмәткә каршылыкның йомшаруына хезмәт итмәкче буладыр. Ләкин мондый «бәк»ләр файдасын күзәтүче газеталарның күрсәткән ю л л ары 11 ы ң ялгышлыгын дөнья үзе тиздән күрсәтер» (№ 13).
Татар либераль буржуазиясенең паитюркистик идеологиясенә каршы кискен рәвештә көрәшеп, «Урал», патша самодержавиесенең милли- колоииаль политикасыннан җәфа чигүче халыклар бары тик пролетариат җитәкчелегендә генә үзләрен азат итүгә ирешә алачаклар, дигән большевистик идеяне киң популярлаштырды. Милли мәсьәлә буенча газета большевизмның төп лозунгы- сын — милләтләрнең үз-билгеләнү хокукы турындагы лозунгысын тормышка ашыру өчен көрәште һәм бу мәсьәләдә ул В. И. Ленин күрсәтмәләре белән кулланып эш итте.
Беренче рус революциясе чорында эшче һәм крестьяннарның иске тор-мышны җимерүгә юнәлдер ел гә н бөек хәрәкәтенә укучы яшьләр дә кушылды. Рус һәм башка милләт яшьләре артыннан бу хәрәкәт татар шәкертләрен дә чолгап алды. Алар, башлыча, мәктәп һәм мәдрәсәләрдә яшәп килүче реакцион тәртипләргә каршы чыктылар, гражданлык тор-мышы өчен кирәкле фәннәрне укытуны таләп иттеләр.
«Урал» киң җәелеп бара торган шәкертләр хәрәкәтенә дөрес юнәлеш бирү һәм аны татар контрреволюцион буржуазиясенең зарарлы милләтчелек йогынтысыннан саклап калу турында кайгыртты. «Шәкертләргә ачык хат» (№№ 15—16) һәм «Чит илләрдә татар шәкертләре» (№ 21) исемле мәкаләләрдә газета, татар укучы яшьләренең авыр тормышын характерлап, шул михнәтле хәлдән котылу өчен, аларны, социал- демократиянең кызыл байрагы ас-тында, пролетариат белән бер сафта торып һәм аның җитәкчелегендә самодержавиегә каршы көрәшкә кү-тәрелергә чакырды. Бер үк вакытта газета татар либераль буржуазиясенең укучы яшьләрне милли йомыклыкта тотып, аларны рус хөкүмәт мәктәпләренә кереп укуларыннан тыярга маташуын фаш итеп чыкты. Мәктәп һәм мәдрәсәләр ирке өчен көрәшүче шәкертләрнең урыны со-циал-демократлар белән бергә булырга тиешлеген әйтеп, газета: «Шәкертләр, социалистлар тавышы, эшчеләр һәм бөтен халык тавышы булган кебек, сезнең дә тавышыгыздыр» дигән бик мөһим нәтиҗәне ясый.
«Урал» үзенең укучыларын Россиядәге һәм чит илләрдәге эшчеләр хәрәкәте белән даими рәвештә таныштырып торды, Урал һәм Волга буе районнарындагы крестьяннарның революцион хәрәкәтләре турын-
96
да мәкалә һәм хәбәрләр басып чыгарды.
Билгеле, «Урал» беренче чиратта политик мәсьәләләрне, революцион заман таләп иткән һәм кичектерүе мөмкин булмаган иң актуаль проб-лемаларны яктыртты. Ләкин социал- демократик газета үзенең шушы гөп бурычын үтәү белән генә чикләнмичә, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә дә җитди игътибар бирде. Чөнки ул әдәбият һәм сәнгатьне коры күңел ачу чарасы итеп түгел. бәлки массаларга идея йогынтысы ясауның, аларны революцион рухта тәрбияләүнең көчле бер чарасы итеп таныды. Менә шунлыктан да газета үзенең битләрендә байтак кына революцион җырлар һәм шигырьләр дә басып чыгарды. Шулардай иң әһәмиятлесе «Төрмәдән» дигән шигырь. Самодержавиегә каршы кабынып киткән көчле революция утын сүндермәскә һәм аны азатлык тантанасына ирешкәнчегә кадәр дәвам иттерергә өндәүче бу шигырь татар революцион поэзиясенең үр-нәкләреннән берсе булып тора:
Төрмәләрдә черсәм дә палачларның кулында, Жаным-тәнем фида булсын хөрриятнең юлында.
Телем берлән әйтәмен ант шәһитләрнең санына, Каләмемне манчып яза<м йөрәгемнең канына.
Жир йөзен ут алса да, кире кайтмам юлымнан, Жан бирсәм дә, бән бирмәмен хөрриятне кулымнан.
Әй туганнар, тырышаек хөрриятне алырга, Залимнарның җаннарыны җәһәннәмгә салырга.
Әгәр бу шигырьнең кара реакция болытлары куерып килә торган, бөтен ил хәрби-полевой судлар һәм дар агачлары белән тулган бер заманда басылып чыкканын искә алсак, «Урал»ның массаларны көрәшкә чакыру авазы никадәр зур көчкә ия булганы тагын да ачыграк аңлашылыр.
Газетаның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә зур игътибар иткәнлеге тагын шунда күренә, ул Оренбургта шул вакыт татар яшьләре тарафыннан оештырылган әдәби кичәләр турында информацияләр урнаштырып бара, - шушы кичәләрнең эчтәлегенә халык интересларыннан чыгып бәя бирә. Бер үк вакытта «Урал» татар телендә уйналган спектакльләр турында рецензияләр урнаштыра. Оренбургтагы Народный домда Ф. Халидииең «Морат Сәлимов» исемле пьесасы куелгач, ул түбәндәге бәяне бирә: «Театр кеби әһәмиятле бер эшне хәзергәчә әле булмаган бер җирдә мәйданга кигерү бик зур эштер. Сәбәпчеләрне (әсәрне сәхнәгә куючыларны мәгънәсендә — X. X.) тәбрик итәбез» (№ 26).
Массалар арасында марксизм идея-ләрен мөмкин кадәр күбрәк таратуны максат итеп алган «Урал», газетага кушымта рәвешендә, русчадан татарчага тәрҗемә итеп, 5 брошюра чыгарды. Алар түбәндәгеләр: «Гомуми сайлау правасы турында», «Россия социал-демократлары авыл халкы өчен нәрсә булдырырга тырышалар», «Төрле милләтләрне җәберләү кемгә кирәк», «Безнең якында булдырырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз», «Эшчеләрнең котылуы үзләренең эше булырга тиеш». Бу соңгы брошюра «Гали» псевдонимы белән Хөсәен Ямашев тарафыннан тәрҗемә ителгән. Анда җәмгыятьтә иң алдынгы һәм иң революцион сыйныф булган эшчеләр сыйныфының социаль азатлык өчен көрәштәге бөек роле характерланган.
«Урал» коллектив агитатор гына түгел, бәлки коллектив оештыручы да иде. Азатлык өчен көрәш процессында күтәрелгән алдынгы эшчеләр һәм укучы яшьләр «Урал»иың актив хәбәрчеләре булдылар. Газета Оренбург, Уфа, Казан, Самара һәм башка губерналарга керә торган күп кенә өязләр белән элемтә урнаштырды. «Урал»пың төп җитәкчесе Хөсәен Ямашев Оренбург эшчеләренең җыелышларында бик еш чыгышлар ясады. Аның белән бергә газетада эшләүче татар социал-демократлары завод-фабрикаларда оештырылган марксистик түгәрәкләр белән җитәкчелек иттеләр. «Урал» РСДРПның Казан һәм Уфа коми-тетларына татар телендә проклама-цияләр басып таратуда турыдан-
v. „с. ә.- № 1. 97
туры булышлык итте. Революцион хәрәкәттә катнашкан өчен хуҗалары тарафыннан урыннарыннан чы-гарылган эшчеләргә һәм шул ук сәбәп буенча мәдрәсәләрдән куылган шәкертләргә газета материаль ярдәм күрсәтү эшен оештырды.
Революцион көрәш уты акрынлап сүрелә барган, реакция көинән-көн киңрәк канатын җәйгән бер чорда «Урал»га, билгеле, гаять авыр шарт-ларда эшләргә туры килде. Барлык алдынгы фикернең явыз дошманы булган кара элементлар, төрле битлек астына яшеренгән провокаторлар, иске стройны мәңгеләштерү уе белән хыялланган монархистлар аңа әледән-әле донос ясап тордылар. Большевистик рухта язылган мәка-ләләрне укып коты очкан реакцион муллалар, байлар, аларның итеген ялаучы милләтчеләр «Урал»ны бер минут кичекмәстән яптыруны таләп иттеләр. Патша хөкүмәтенең туры-лыклы ялчылары булган цензорлар, юк кына сәбәп табып, газетаның аерым мәкаләләрен сызгаладылар һәм кискәләделәр, аның нормаль рәвештә чыгуына төрлечә комачауладылар. Полиция күп тапкыр «Урал» редакциясендә тентү ясады һәм ул чыгарган брошюраларның күбесен конфисковать итте. Оренбургта гына түгел, «Урал»ның аерым номерлары бүтән урыннарда да, мәсәлән, Тро- ицкида, Уфада, Бәләбәйдә, Чистай- да һәм башка урыннарда конфиска-цияләнде. Казан жандармнары, Га- лиәсгар Камалның «Мәгариф» китап кибетендә тентү ясап, «Урал»- ның «Безнең якында булдырырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз» дигән брошюрасына арест салдылар. Самодержавие строена каршы язылган шушы китапны саткан өчен Г. Камал патша судына тартылды.
Көннән-көн көчәеп бара торган полиция эзәрлекләүләре 1907 елның 27 апрелендә «Урал»ның ябылуы белән тәмам булды. Хөсәен Ямашев һәм газетаның башка сотрудниклары самодержавиегә каршы агитация алып баруда гаепләнеп, судка бирелделәр. Бары тик хөкемгә тарту буенча тикшерү эшләре озакка сузылганга күрә генә, газета сотрудниклары вакытлыча иректә калдылар.
Оренбургта яшәү шартлары чиктән тыш кыенлашканлыктан, X. Ямашев 1907 елның маенда аннан Чи- ләбегә күчеп китә һәм «Урал»ны яңадан чыгара башлау хәзерлегенә керешә. Екатеринбург һәм Чиләбе ■промышленность предприятиеләрен-дә, Уралдагы күмер, шахталарында, Златоуст металлургия заводларында күп кенә татар һәм башкорт эшчеләре эшләвеи искә алып, большевикларның Урал өлкә комитеты ул халыкларның ана телендә газета чыгаруны бик кирәкле эш дип тапты һәм X. Ямашевка «Урал»ны яңадан торгызуда һәрьяклап булышлык итте.
1907 елның 7 июлендә X. Ямашев, Урал большевикларының өлкә ки-ңәшмәсендә чыгыш ясап, «Урал» газетасы эше турында сөйләде һәм татар, башкорт эшчеләрен политик тәрбияләү бурычларын яктыртты. Бу киңәшмәнең карары «Уральский ра-бочий» газетасының 26 июльдәге но-мерында урнаштырылды. Ул карарда татар һәм башкорт эшчеләре арасында социал-демократик эшне һәрьяклап көчәйтергә Һәм алариы мөмкин кадәр күбрәк революцион эшкә тартырга кирәклеге әйтелгән иде.
Бу мәсьәлә икенче тапкыр Урал большевикларының 1907 елның сен-тябрендә булган конференциясендә каралды. Ул, югарыда әйтелгән ки-ңәшмә билгеләгән чараларны тулы- сынча раслап, татар һәм башкорт эшчеләре арасында политик эш алып бару буенча, махсус оештыручы бил-геләргә һәм «Урал» газетасын яңадан чыгара башларга кирәк, дигән карарны кабул итте.
Ләкин, Урал өлкә комитетының. I г ы к л ы бул ы ш л ы гы н а кара м а ст а и, X. Ямашев куйган максатына ирешә алмады. 3 июнь переворотыннан соң илдә башланып киткән каты реакция шартларында газета чыгару мөмкин булмады, һәм Ямашев 1907 елның җәендә Чиләбедән Уфага күчте, ә көзен Казанга кайтты.
«Урал» газетасы Урал һәм Волга буе районнарындагы большевистик оешмаларның тарихында бик әһә-

миятле роль уйнады. Төрки телендә чыга торган бердәнбер социал-де-мократик газета буларак, ул, Урта Азия шәһәрләрендә һәм авылларында таралып, андагы хезмәт ияләре арасына марксизм идеяләренең барып керүенә сәбәпле булды. Дөрес, газета кайбер мәсьәләләрдә, мәсәлән, аграр мәсьәләдә, җитди политик хата да ясады. Чөнки ул үзенең аерым мәкаләләрендә һәм брошюраларында меньшевистик муниципализация теориясен пропагандалап килде. Ләкин тулаем алганда газета татар һәм башкорт эшче-кре- стьяннарының политик уянуына, аларның самодержавиегә" каршы кискен көрәшкә күтәрелүенә гаять зур ярдәм итте. «Урал»ның марксизм идеяләрен пропагандалаудагы хезмәтләренә югары бәя биреп, РСДРПның Урал өлкә комитеты органы «Уральский рабочий» 1907 елда бол ай дип язды: «Кыска гомерле булуына карамастан, газета үзенең эшен эшләде: партиягә теләктәшлек итүче татар эшчеләренең саны артты. Хәзерге вакытта социал-демократик әдәбиятка сорау бик зур, бөтенесе «Урал»иыц яңадан чыга башлавын көтәләр».
«Урал» заманында яшәгән һәм башлыча аның идея йогынтысы ас-тында революцион көрәшкә тартылган күп кенә татар эшчеләре, илебезнең барлык эшчеләре белән берлектә һәм Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бөек Октябрь кө-рәшләрендә катнаштылар, һәм бу изге көрәш нәтиҗәсендәге җиңү кешелек тарихында яңа чорны, коммунизм тантанасы чорын ачты.