Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛЫ ҖЫРЧЫ


1956 елның август көннәренең берсендә Апае районы Шәмбалыкчы авылында «Насретдиновлар кайткан икән» дигән хәбәр тарала. Татар-станның халык артисты Фәхри Нас-ретдинов белән очрашуны авылдаш-лары түземсезлек белән көтәләр. Артист ялындырмый, ул клубка килә һәм алдан хәзерләнмәгән концерт башлана. Бу концертта Фәхринең туганнары катнашалар: Шәйхи скрипкада, Вәҗият аккордеонда уйный, сеңлесе Ләлә матур итеп бии, Рәфкать җырлый.
Фәхри Насретдиновның дәртле, моңлы тавышы уйларны еракларга алып китә. Тамашачыларның олы буынына 1918 елның көзе, кечкенә Фәхринең халык алдында беренче мәртәбә чыгышы хәтергә төшә...
Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең бер еллыгы бәйрәм ителгән көн иде. Авыл мәктәбе. Скамьялар рәтләргә тезелгән, берничә өстәлдән сәхнә корып куелган, пәрдәсе дә табылган. Барысы да нәкъ чын театрдагыча! Хәтта үзенә күрә «декорация» дә бар. Шау-гөр килеп, тамаша көтеп утыручы халык нәни «артистлар»ны—беренче класс укучыларының чыгышларын көтә. Аларныц берсе — мәрхүм Хөсәен аганың улы Фәхри, үзе кебек кечкенә бер кыз белән бергәләп, Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен көйләп укый.
Залда шау-шулар, сөйләшүләр тына. Башка шаян балалардан моңа кадәр бер нәрсәсе белән дә аерылмаган бу малайның үзенә тарта торган тавышы һәркемне сокландыра.
Бәйрәм үтә, яңадан укулар башлана. Фәхри яхшы укый, дәресне тиз үзләштерә.
Ул кечкенәдән үк табигатьне ярата, күп вакытларын урманда кошлар сайравын тыңлап үткәрә. Өйгә кайткач та кошлар сайравы, урман авазлары аның колагыннан китми.
Кечкенәсеннән зурысына хәтле ба-рысы да яхшы тавышлы, музыкага сәләтле Насретдиновлар, кичләрен тын авыл өстеиә моң сибеп, матур итеп җырлап утырырга ярата торган булалар. Әтиләре матур итеп скрипкада уйный торган була. Анын гомер юлы бик иртә өзмә. 1914 елда ул беренче бөтен дөнья сугышында һәлак була. Ләкин семьяда җырлап кич утырулар гадәте озак елларга кала.
1921 елгы материаль авырлыклар, ачлык аларныц семьясын Урал артына, Себергә китәргә мәҗбүр итә. Төмәнгә килгәч, Фәхринең әнисе үлә. Дүрт бала ятим калалар. Фәхри абыйсы белән бергә балалар йортына урнаштырыла. Ләкин анда озак яшәргә туры килми, 1922 елда дүрт бала да башка авылдашлары белән туган якларына кайталар.
Кардәшләр җыелышып киңәшкәннән соң, уналты яшьлек абыйсы белән Фәхрине Москвага эшкә җибәрергә карар бирәләр, ә апасы белән энесе авылда калалар. Шәйхи Москвада ефәк текстиль фабрикасына өйрәнчек эшче, чүкеч сугучы булып керә, ә Фәхрине татар эшчеләре өчен оештырылган җидееллык мәктәпкә алалар. Монда аның өчен кызыклы тормыш башлана: пионер
6* 83
сборлары, драмтүгәрәк репитиция- ләре, спектакльләр. Еллар сизелмичә үтәләр. Җидееллык мәктәп тәмамлана. Фәхри фабрикада эшли башлый. Ләкин аның күңеле драмтүгәрәкләрдә була. 1928 елда ул беренче мәртәбә Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр» пьесасында Шәрәф ролен уйный. Бу рольне уйнаганда Фәхринең актерлык сәләте ачыла.
Шушы ук елда Ф. Насретдинов Москва Татар эшчеләре күчмә теа-трының ярдәмче составына кабул ителә. Театр елның күп өлешен гас-трольләрдә уздыра. Гастроль ва-кытларында артистларның үз ини-циативалары белән еш кына концертлар бирелә, эшчеләрнең, шахтерларның яраткан көйләре башкарыла. Бу концертларда Фәхри Насретдинов зур уңыш казана. Ул борынгы озын көйләрдән «Кара урман», «Шахта», лирик көйләрдән «Зәңгәр шәл»не моңлы итеп, йөрәк түреннән чыккан матур тавыш белән, хис белән башкара. Тавышының аеруча музыкаль, чиста булуы, ягымлы тембры тыңлаучыларны дулкынландыра.
Укырга, музыкаль белем алырга кирәклеге сизелә... Ниһаять, Фәхри Насретдинов Рубинштейн исемендәге Москва музыка техникумы студенты!
Ул музыка техникумын тәмамлауга Москва консерваториясе каршында татар студиясе ачыла. Студиягә Татарстанның күп кенә музыкага сәләтле яшьләре җибәрелә. Ф. Насретдинов җырчы артист буларак инде шунда формалаша. Студиядә укыган елларын, андагы укытучыларны ихтирам белән искә алып, Ф. Насретдинов болай ди: «Укытучым профессор В. И. Садов- никовка мин бик бурычлы. Студиядә бөек рус һәм көнбатыш Европа классиклары операларындагы җаваплы партияләрне аның җитәкчелегендә хәзерләдем».
Ф. Насретдинов студияне тәмам-лаганда, «Евгений Онегин» опера-сыннан Ленский, «Фауст» операсыннан Фауст һәм Н. Җиһановиың «Качкын» операсыннан Кирәмәт партияләрен ныклап үзләштергән була. 1938 елның декабренда Ф. Насрет- динов байтак кына татар җырчылары, композиторлары һәм музыкантлары белән бергә, студияне тәмамлап, Казанга кайта.
1939 ел. 17 июль. Сәхнәдә яшь композитор Н. Җиһановиың «Качкын» операсы куела.
Ф. Насретдиновпың беренче чы-гышы тамашачыларда онытылмаслык һәм көчле тәэсир калдыра. Аның ягымлы тавышы һәм гүзәл таланты һәркемнең игътибарын үзенә тарта.
Насретдинов бу операда төп пар-тияләрдән берсе — Кирәмәтне башкара. Кирәмәт тапкыр сүзле, җитез, шук, бервакытта да күңелен төшерми торган авыл егете. Ф. Насретдинов бу беренче партия өстендә җитди һәм уйлап эшли. Китапханәләргә, музейларга бара, күп укый, тарихи фактлар белән таныша, чорны, геройның тормышын өйрәнә.
«Беренче татар операсындагы Ки-рәмәт партиясе өстендә эшләү мине илһамландырды. Кирәмәт — алпа-вытлар алдында юләргә салыша. Беренче карауга шулай тилесыман күренгән бу шат күңелле, җитез крестьян егетендә халыкның акылы һәм тапкырлыгы чагыла... Бу катлаулы образ миннән, яшь опера солистыннан, җитди һәм зур эш таләп итте. Моның өчен миңа күп укырга туры килде, тарихны өйрәндем, Пугачев восстаниесе турындагы материаллар белән җентекләп таныштым» — дип яза Ф. Насретдинов.
Табигатенә лирик характердагы геройлар якын булсалар да, Насрет-динов үз өстендә эшләп. Кирәмәт образын тулы һәм күп яклы итеп ача.
Вакыт-вакыт Кирәмәт күңелсез уйларга бирелә. Кирәмәт-Насретди- нов бабасы белән әтисенең газап чигүләрен тирән кайгы белән сөйли. Ләкин Кирәмәт бервакытта да озак кайгырмый. Аның бетмәс көче, дәрте кайнап тора, бер шуклыгы икенчесе белән алмашына. Җитез, хәрәкәтчән, кешегә һәрвакыт ярдәмгә килергә өлгерүче, мәзәкче, шаян музыкант — Кирәмәт-Насретдинов— әнә шундый.
84
Яшь опера солистының ул сезонда эшләгән икенче партиясе беренчесенә бөтенләй капма-каршы була. Студиядә чакта ук хәзерләнгән «Фауст» партиясен ул татар телендә җырлый. Зур вокаль осталыкны галәп итә торган бу партияне яшь <ырчы бик нык үзләштерә, бу тирән лирик партиядә аңа киң мәйдан .чыла. Бу партия өстендә эшләү, артистның иҗади формалашуында әһәмиятле адым була.
Икенче сезонда Ф. Насретдинов төрле характердагы өч партия өстендә эшли: Сәлим (Н. Җиһанов- ның «Ирек» операсында) — революцион пастроениедәге алдынгы крестьян, Герцог Мантуанский (Вердинең «Риголетто» операсында) — гамьсез, җиңел акыллы, эгоист һәм (М. Мозаффаровның «Галиябану» операсында) лирик образ — Хәлил.
Герцог образын гәүдәләндерү — яшь җырчының зур иҗади үсеше булып тора. Үзенә кадәр булган башкаручыларның традицион үрнәк-ләрен дәвам итеп, Ф. Насретдинов чын художестволы образ тудыра. Бу катлаулы партияне ул әле хәзер дә җырлый. Сәлим белән Хәлил аңа яхшы ук аңлаешлы һәм якын образлар. Алар Насретдиновның өлкән замандашлары, тормышта күп тапкырлар очраткан кешеләре. Шуңа күрә саф күңелле, кыю Хәлил һәм йомшак, лирик йөрәкле Сәлим партияләрен башкарганда, Фәхри аларның серенә тиз төшенә.
Ленский партиясен башкарганда, Ф. Насретдиновның лирик сәләте тагын да тулырак ачыла. Бу партияне башкару тулысыича формалашып җиткән опера җырчысы Насретди- новныц сәхнә иҗатында, үзенә бертөрле имтихан булды.
Фәхри Насретдинов гашыйк булган яшь шагыйрьнең җанлы образын тудыра алды. Беренче пәрдәдә, Ольгага үзенең мәхәббәтен аңлату күренешендә, Лсиский-Насретдинов- та күпме эчкерсезлек һәм сафлык! Ф. Насретдинов тарафыннан тудырылган бу образ Пушкин героена бик якын, бик охшаган. Ләкин Ф. Насретдинов* Ленский образын П. И. Чайковскийның музыкаль характеристикасына туры китереп, үзенчә уйный. Яшь шагыйрь Лен- ский-Насретдипов үзенең трагик язмышын бик авыр кичерә.
Лариннар өендә балда Ленский- пың уйлары, настроеииесе, үз-үзен тотышы ничек тиз алмашынуын Насретдинов бик оста итеп башкара.
Дуэль күренешен Ф. Насретдинов зур җылылык белән, дулкынландыргыч итеп алып бара. «Кая, кая югалдыгыз сез...» дип башлана торган ария, шагыйрьнең үткән бәхетле минутлары турында кайгылы уйланулары булып яңгырый.
«Евгений Онегин»ның беренче премьерасыннан соң инде 16 ел вакыт үтте, ә Фәхри Насретдинов һаман Татар Дәүләт опера һәм балет театры спектакльләрендә бу партияне иң яхшы башкаручы булып килә.
Тырыш һәм җитди хезмәт нәти-җәсендә, сугышка кадәрге соңгы се-зонда, Фәхри Насретдинов тагын ике образ иҗат итә.
Лирика белән драматизмның бергә үрелеп үсүе ягыннан Альфред партиясе Ленскийга якын тора. Шулай да Насретдинов Ленскийны кабатламый, янып сөюче икенче бер яшь егет образын тудыра. Фәхри Насретдинов образ белән эчке бәйләнешне таба. Лирик күренешләрдә йомшак итеп, драматик моментларда киереике-дулкынландыргыч итеп, күңелгә кереп урнаша алырлык образ тудыра.
Җик — бөтенләй башка характер-дагы персонаж. Ул татар халык эпосының легендар герое, ирек өчен көрәштә халыкның какшамас ихтыяры символы, җиңелмәс халык көче символы.
Җик — тугыз батыр анасы Туг- закның соңгы оныгы. Ул үзендә Тугзакиың тугыз улының «сәләте һәм дәрманы»н туплаган. Җик кешеләрдән еракта, кара урман уртасында үсә. Ул искиткеч кыю, гайрәтле. Ф. Насретдинов лирик ягына басым ясап, образны үзенчә гәүдәләндерә.
Менә ул таң алдыннан кошлар белән бергә кара урманда йокысыннан уяна. Иртәнге урманга, күп ел-

I
лык агачларның куе яфраклары арасыннан үтеп кергән кояш нурла-рына сокланып карый һәм үзен тәр-бияләп үстергән урманга багышланган «Кара урман» ариясен җырлый. Бу ариядә Насретдинов Җикнең күп еллар буе эзләгән туган илен, туганнарын сагыну кайгысын чагылдыра. Бу кайгы белән Ф. Насретдинов геройның патриотик хисләрен ача.
Җик-Насретдинов — ышанучан, саф күңелдән сөя белүчәи. Өченче пәрдәдә ул сокландыргыч эчкерсез, ә финалда, Кулупайга каршы көрәшкә китү вакытында, романтик күтәренке рухлы. Насретдинов әбисе Тугзак белән очрашуны зур эчке хисләр белән башкара. Җикнеҗырлаганда Фәхри Насретдинов нечкә борылмаларны гадәттән тыш зур осталык, җылылык белән башкара.
Җикне герой-батыр итеп күрсәтү артистка җиңел бирелми. Ләкин Насретдинов кыюлык, геройлык өс-тәргә омтылып, бу образны спекта- кльдән-спектакльгә тирәнәйтә бара.
Бөек Ватан сугышы елларында театр коллективы зур кыенлыкларны җиңеп, Казан хезмәт ияләре өчен байтак спектакльләр куйды. Насретдинов бу спектакльләрнең һәрберсендә диярлек катнашып, яңа- дан-яңа образлар тудырды. Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән Галимҗан, Н. Җиһанов- ның «Илдар» операсыннан Илдар образлары әнә шул елларда иҗат ителделәр.
Ф. Насретдинов Галимҗанны зирәк, бәхеткә омтылучан, алдынгы карашлы егет итеп сурәтли.
Илдар партиясе өстендә эшләгәндә, Насретдинов алдына башка бурычлар килеп баса. Совет колхозчысының сугышчы батыр булып чыныгуын күрсәтергә кирәк була. Җырчының тавышы героик нотка- лар белән баетыла. Җитди, кырыс күз карашы, ышанычлы хәрәкәтләр белән артист тамашачы алдында бу образның эчке эволюциясен ачып салуга ирешә.
Шушы ук елларда ул, Римский- Корсаковның «Патша кәләше» опе-расыннан Лыков һәм Җ. Фәйзинең «Акчарлаклар» музыкаль комедия-сеннән Зиннәт партияләрен башкара.
Художник буларак, Ф. Насретди- новның иҗаты сугыштан соң тагы да үсә, ныгый. Ф. Насретдинов зур тырышлык, иҗади киеренкелек белән эшли. Рус классикларының лирик геройлары белән бергә, совет чоры операларындагы образлар өстендә дә туктамый иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Н. Җиһановнын « Н а мус» операсы н на н М а нсу р, Җ. Фәйзинең «Идел буенда» исемле музыкаль комедиясеннән Гариф һәм башка яңа образлар тудыра.
Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсыннан патша Берендей партиясендәге вокаль авырлыкларны Ф. Насретдинов зур осталык белән җиңеп чыга. Тавышының матур яңгыравы, бигрәк тә, Берендей каватинасын бөтен нечкәлекләре белән башкаруы — болар барысы да образны тулысымча ачуга ярдәм итәләр.
Д. Кабалевскийның «Тарас семья-сы» операсындагы карт эшче Назар совет патриоты, чын тормыштан алынган реаль образ булып харак-терлана. Ул намуслы карт, рус ре-волюциясенең карт буын вәкиле. Ф. Насретдинов бу геройны тамашачы алдында нәкъ шулай итеп гәү-дәләндерә дә. Т. Хренниковның «Да-вылда» операсында ул сөекле юл-башчыбыз В. И. Ленин образын башкара. Ягымлы, тыйнак юлбашчы образын күз алдына китереп бастыра торган штрихлар табып, Ф. Нас-ретдинов тамашачыларның мәхәб-бәтен казанды.
Фәхри Насретдинов эстрадада ха-лыкның яраткан җырчысы. Аның концерт репертуары бик бай. Ул ко м п оз ито р л а р н ы ң я ңа әсәрләрен җентекләп өйрәнеп, беренче булып башкаручы.
Җ. Фәйзинең «Көлемсерәп каршы ала идең» элегиясе һәм «Кызыма» җыры, М. Мозаффаровның «Җырлама син, иркәм» романсы һәм башка бик күп әсәрләр Ф. Насретдинов исеме белән аерылгысыз бәйләнгәннәр. Ф. Насретдинов беренче булып башкарган йөзләрчә әсәрләрне санарга мөмкин. Алар арасында лирик җырлар белән беррәттән шаян
85
һәм героик характердагы җырлар да күп.
Татар халкының озын көйләрен һәм хәзерге заман лирик җырларын башкарганда, аның тавышы йомшак һәм тигез яңгырый. Халык көйлә-рендәге бөтен үзенчәлекләрне, бөтен нечкәлекләрне Насретдинов тыңлау-чыларга профессиональ югарылыкта, художество югарылыгында җиткерә. Ул — рус вокаль культурасын иҗади үзләштереп һәм милли моңнарны саклап, халык җырларын оста башкаручы артист.
Үзенең зур иҗат эшчәнлеген Ф. Насретдинов җәмәгать эшләре белән бергә алып бара. Ул промышленность предприятиеләре эшчеләре белән бик еш очраша. Тула корал заводы эшчеләре, Пенза һәм Чебоксар хезмәт ияләре белән очрашулар аның өчен аеруча күңелле, онытылмаслык истәлек калдырдылар. Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Насретдинов опера театрының башка артистлары белән бергә, госпитальләрдә һәм хәрби гарнизоннарда чыгыш ясый. Фронтовикларга һәм Белоруссия партизаннарына ярдәм фонды өчен спектакльләр, концертлар куюда катнаша. Сугыштан соңгы тыныч төзелеш елларында да Ф. Насретдинов хәрби частьлар өчен концерт бирә.
Татар сәнгатен үстерүдәге хез-мәтләре өчен 1944 елда Ф. Насрет- дииовка «Почет билгесе» ордены, ТАССРпың атказанган артисты дигән мактаулы исем, ә 1950 елда «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Ф. Насретдинов — егерме еллык иҗат юлы үткән, татар вокаль куль-, турасының талантлы мастеры. Ул үзе өстендә туктаусыз эшли. Татар Дәүләт опера һәм балет театрынын яшь артистларына иҗади булыша, үз тәҗрибәсен зур теләк белән ур-таклаша.
Хәзер Татарстан сәнгатенең барлык работниклары беләи бергә, Ф. Насретдинов та Москвада булачак татар әдәбияты һәм сәнгате де-кадасына хәзерләнә.