Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КАЙТМЫЙ...
«Үз көнеңне үзең күрерсең» дип, Ташлап калдырган да анасын... Кайтмый...
...Аккаеным,
Юкка гына аны юатасың...
Ана аңа күкрәк сөтен биргән,
Ә аккаен
Рәнҗи-рәнҗи суын эчергән.
Ә ул
Әнисен дә,
Каенын да
Кайгы диңгезенә төшергән.
Ялгыз каен, юатырга теләп, Тәрәзәгә иелә моңаеп, Әйткән кебек:
«Ул шук малай минем суны эчте, Үзәгемә үтте, корытты, Әнисен дә,
каенын да, намусын да хәзер онытты.
...Җилләр исә,
җилләр иссә,
Каен сыкрый җилләр искәндә.
искә төшә,
искә төшсә,
Ана елый исенә төшкәндә...
Ә ул кайтмый...
МИН БАРЫБЕР СИНЕ ТАБАРМЫН
йөрмә, Зөһрә, проводница булып, Синең урының Монда түгел, зәңгәр һавада.
Юк, кирәкми,
Зөһрә йолдыз бит ул
Зәңгәр күктә яна, яна да
Таңда сүнә....
Ә син көндезен дә йолдыз булып,. Балкытасың җыйнак вагонны.
57
-..Их, онытмам инде гомерем буе Шул вагонда барган чагымны.
Ак алъяпкыч бәйләп, чәй таратып,. Син йөрисең, Зөһрә, вагонда. Вагондагы шушы йолдызымны Күрерменме икән тагын да?..
Юк, күрермен,
Мин барыбер сине табармын.
Әгәр кирәк икән,
Тимер юлда
Якты маяк булып янармын —
Мин барыбер сине табармын. , Кирәк икән, Поезд үткән чакта
Идел-елга булып агармын — Мин барыбер сине табармын. Светофорга карап, Ерак юлдан Синең кайтуыңны көтәрмен. Хисләремне әгәр аңламасаң, Миннән көлсәң, нихәл итәрмен?..
Поезд килер, Светофор янар... Ә нишләрмен, әгәр минем өчен йөрәк светофорың ябылса, Вагондагы Зөһрә йолдызымны Гомерем буе күңелем сагынса?'
КЫЯДАГЫ КАБЕР
Каридел буенда кыяда Агарып бер кабер күренә, Кич булса, шул кабер ташлары Электр нурына күмелә. Дулкыннар ул данлы елларны Хәтерли, онытмый һич кенә. ...Ул егет баскан да кыяга, Караган Каридел өстенә. Караган Каридел өстенә, Хыялы зур булган, ул янган, Колхозы өчен шул елгада ГЭС төзү турында уйланган. Тик егет берни дә сизмәгән, Артыннан кулаклар күзләгән. Соңыннан Ай-шаһит егетнең Гәүдәсен елгадан эзләгән. Карурман шомланып шаулаган. Моңланып яктырган Ай гына, Дулкыннар егетһең гәүдәсен Кыяга чыгарган җай гына. Таң аткач, яктыргач, кешеләр Каридел бөркетен күргәннәр, Егетнең хыялын үтәргә Ант биреп, кыяга күмгәннәр.

...Дулкыннар дан җырлый бөркеткә,
Электр балкыта кыяны, Еракка, еракка нур чәчеп, Яктыра бөркетнең хыялы.
Бер яшь миләш үсә иде Яр буенда, Яр буенда, карт миләшнең Куенында.
Бер вакытны көзге усал Җилләр исте, һәм яшь миләш биек ярдан Егылып төште.
Ята миләш, япь-яшь башын Суга салган, Карт анасы аңа карап Уйга талган.
Сыкранса да, тешен кысып, Яшен тыя, Яшен тыя, яшь урынына Миләш коя.
1956.