Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЧӘЧӘКЛӘР
Урамда бер апа Чәчәкләр сата. Чәчәкләр, чәчәкләр Хуш ис тарата.
Ал, кызыл, зәңгәре, Күкселе, агы...
Чәчәкче кадерләп Үстергән аны.
Көн саен су сипкән, Утаган чүбен.
Ә үзе өзгән дә Сатарга бүген
Чыгарган аларны Кызган м ы й -нит м и.
— Алыгыз, алыгыз! Матурлар бик,—ди.
Чәчәкләр янында Торам мин басып, Хыялый кешедәй Җилкәмне кашып.
Шул кадәр матурлар. Нәфис үзләре.
Теп-тере, җемелдәп Тора күзләре.
Алыйммы, Алмыйммы
Акчамны түләп. Кемгә соң, Нигә соң, Кирәк бу бүләк?!
Акчамны йомарлап Торам да торам. Барысын бер юлы Алмакчы булам.
— Энем, — ди чәчәкче Миңа елмаеп, — Акчаңны йомарлап, Торма моңаеп.
Барыбер сатмыймын Барысын бергә.
Кирәк, — ди, — чәчәкнең Кадерен белергә.
һәркемгә букетны Берәмләп бирәм. Куркам мин башканы Мәхрүм итүдән.
Син әле малай шул, Аңламыйсың тик. Чәчәкләр — матурлар. Өзгән, дисең, ник?
Ул чакта нигә соң Кирәге аларның?
Ул чакта чәчәкләр Кемнәргә назланыр?
Өзмәсәң чәчәкне Вакытын белеп.
Шиңә дә бетә ул, Корып һәм кибеп.
54
ЯШЬЛЕГЕМ — ТУГАН ЯГЫМ
Җәйге кич, тузанлы юллар, «Победа» үтә выжлап. Телеграмм чыбыклары Пи сөйли икән чыжлап?
Бриллиант кебек йолдызлар Сибелгән күл төбенә.
Саргылт .йөзле ай да чыккан Йолдызларны күрергә.
Бастым да мин күл читенә Бик озак карап тордым. Сокландым кичке тынлыкка, Тыңладым авылым җырын.
Ләкин мин тиздән китәмен йолдызларыңны урлап. Тик зинһар өчен сөйләмә, Артымнан мине хурлап.
Чумам да күлнең төбенә, Йолдызларыңны чүпләп, Тутырам кесәләремә Берәмләп түгел, күпләп. '
Мин аларны өләшермен Шәһәрдә дусларыма.
Карак малай икәнсең дип Сөйләмәс булсаң гына.
Бизәрмен мин кызларның да йолдызлар белән чәчен. Толымнарына кушарга Бүләк итәрмен яшен.
ҮГЕЗ ҺӘМ МАЛАЙ
Үзәнлектән үргә таба үтә Боргаланып сары комлы юл, һич ашыкмый үгез, Ни әйтсәң дә Үгезлеген итә инде ул.
Күчерендә каеш чыбыркылы Яшь кенә бер малай утыра.
— Үгез, үгез, Олы мөгез, — ди дә, Төшереп ала берне сыртына.
Ыжламый да үгез чыбыркыга Кызулатмый һич тә йөрешен. Аның өчен нәрсә, Бик ашыкса, Малай үзе төшеп йөгерсен.

Уйлый малай:
'Синең вакытында, Соңлавыңда аның ни гаме. Өлгертергә кирәк машинага Җир өстеннән ташып көлтәне.
Үгез көен көйләп йөрер чакмы, Җыйныйсы бар күпме ашлыкны. Аяк өсте йоклап йөри бит ул, Эшең күп дип һич тә ашыкмый.
Тотам да. мин әйтәм бригадирга: «Үзең утырып кара үгезгә.
йөз үгезгә очко бирә торган Бер машина бир дип син безгә!»
янды
Башканы сөя, диделәр, Ләкин мин ышанмадым. Гайбәтең чәчеп йөрсә дә, Көнләшеп, дошманнарың.
— Дәрте юк,’ имеш, егетнең, Өйләнми кала инде.
Сөюнең тәмен татымый Картаеп бара инде.
Кабынды ялкын йөрәктә, Аннан һич сүрелмәде.
Синнән башка беркемгә дә Күңелем үрелмәде.
Бер көнне гайбәт төтенләп, Янды да бетте кинәт, йөрсеннәр хәзер, болар бик Пар килгәннәр дип сөйләп.

56