Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ


Шәехзадә Бабич (1895—1919) үзенең талантлы шигырьләре һәм поэмалары белән татар һәм башкорт поэзиясе тарихында күренекле урын тота. Ул кара реакция елларында әдәбиятка килә һәм тиз арада үзенең тирән хисле, яктылыкка юл эзләүче шигырьләре белән халыкның мәхәббәтен яулап ала. Бабичның иҗат юлы озын түгел. Ул 1919 елны, 24 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Үзенең кыска гына гомерендә Бабич бай әдәби мирас калдыра. Шул чорның каршылыгын һәм дөреслекне эзләүнең катлаулы юлын чагылдырган иҗаты халыкка якын, кадерле. Аның әсәрләре башкорт һәм татар поэзиясенең алтын фондына кергәннәр. Шәехзадә Бабичның иҗаты һәм тормыш юлы аз өйрәнелүне искә алып, редакция түбәндә шагыйрьнең Сәрвәр Әдһәмовага язган хатын һәм яңа табылган бер шигырен урнаштыра. Бу материалларны редакциягә Сәрвәр Әдһәмова тапшырды.
Уфа, 29 июль, 1917 ел Сәрвәр!
Сиңа хәзер, тәэссеф, үзең кебек матур итеп, үзем кебек озын итеп, әниең сүзләре кебек татлы итеп, сеңелең кебек сөекле итеп хат яза алмыйм. Хәзергә бу кадәресен гафу ит!
Ләкин моңа кадәр озын итеп язалмый торуымны гафу итмәсәң, хакың бар.
Көттем мин буш вакыт, ләкин барып чыкмады. Тәмле-тәмле итеп язарга дип, 2—3 мәртәбә утырдым. Барып чыкмады: иптәшләр килеп керделәр дә, алып чыгып киттеләр. 2 хат башланган көе калдылар. Берсен, әбәү мәхәббәтсез, бигрәк әчеләндереп-төчеләндереп яза башлаган булган идем, бигрәк. Имеш, синең назлы, саф, тылсымлы күңелеңә, имеш, үземнең дәртле, нишанлы күңелемнең мәгъсүмият бакчасында җитешкән чәчәгеннән иң кызылын, иң ислесен, иң нәфисен алып кадарга телим... Имеш, әллә нәрсәләр. Менә хатымның берсен шулайрак башлаган идем... Инде эш килеп терәлгәч кенә сиздем.
Уфада вакытта юньле-башлы бер хат та язып булмый, ахрысы, дип, я, ни булса ул булыр, ул булмаса кыз булыр, дип тоттым да керештем. Гаеп итмәссең әле, нәрсә, син бит тәкәллефсез кыз, син бит Азия кызы!.. Безнең бу якта гына ул кырык төрлегә төрләнеп, шомланып бетәләр.
Менә нәрсә, туган, миңа бик кинәт кенә китәргә туры килде. Бер дә сизмәстән китәм:
— Әти вафат!!
Юк, юк, юри генә әйтәм. Әти дә, аллага шөкер, исән, үзем дә сау, дөньям тыныч... Менә нәрсә:
«Мине «Кармак»ка 1 чакыралар иде. Мин: айга ике йөз бирсәгез,, барырмын, дип язган идем. Ш\'л язуга җавап килде: җавап белән бергә
100
«Кармак»ның иптәш пашире 3. Дәминов дигән егет тә килде: хәзергә ике йөзне «Кармак» күтәрә алмый, 150 бирәмез, ди. Әйдә, риза булсаң, ди. Хәзер мин Нижный(га), Мәскәү (гә) барам, ди. Әйдә бергә, ди. Мин күп уйламадым, риза булдым. Менә иртәгә, алла боерса, китәм. Сөекле Уфамнан китәм. Дәминов белән бергә үк китәремне уйламаган да идем, аныц белән китәргә, кичә (28 июль) кич театрда гына карар бирдем.
Шулай көндез 22 кеше (11 се туташ) Дим буенда йөреп кайттык. Кич театрга бардык. Күңел хәдтән тыш шат. Шунда китәргә карар бирдем. Rep генә кешегә әйткән идем китәремне... Менә бер заман шул хәбәр, яшен суккан кеби, театр эчен алган: тегесе дә килә, монысы да: «Китәсеңмени? Китәсең дип ишеттем!.. Китмә! Уфаңны ничек ташлыйсың!.. Бик зур «успех»лар казанган идең, фәлән идең... Ник китәсең ташлап!..» Колаклар тонып бетте инде менә...
Шунда үземә дә Уфа халкы кызганыч вә сөйкемле тоелды, һәммәсе мине ихтирам итә... һәммәсе үз итә кебек.
Шунда, почта уенында, Уфаның иң алдынгы, һәр җәһәттән иң өстен торган бер туташка (шәфкать сеңлесе булып хезмәт итә) көйле итеп бернәрсә яздым. Китүем мөнәсәбәте булганлыктан, син гаеп итмәссең дип. күңелеңә таянып, шуны монда күчерәм. Мин аның черновасын алып калган идем.
Менә ул:
Мин китәр чакта гына сөйкемле күренә һәммә шәй Барчасы шат, барсы якты, барсы нурлы мисле ай! 6 7
. Сез мина бигрәк тә нур, бигрәк тә яктырган кебек, Бер карашың Исрафил илһам сурын өргән кебек.
Бер танышта сезне мин куйдым күңелнең өстенә, Бер танышта сезне охшаттым кадерле дустыма!
Беп танышта сезгә багланды күңелдән хөрмәтем,
Охшады калбең8, сүзең һәм нурга чумган килбәтен!
БҮ рыясыз бер генә кат сүзләремне ит гафу,
Китсә кәефең, янда йөртмә, ташла утка, ит мәхү!9
Уфада көннәрем гаять кызык, күңелле узды. Шуннан артык нң дим инде. Хәерле булсын, китәм инде, ахрысы. Юкса Уфада яхшы гына урыннар да бар иде. Мәсәлән, иң яхшысы «Дарелмөгаллимәт»кә 10 11 татар теле мөгаллименә үтенгәннәр иде. Вазифа да бик яхшы иде. Мәсләк5, максат хакына барысы фида...
Мәсләгем хакы өчен «Уфа»мны корбан әйләрем! Әлмөхәммәдев12 тә безнең илә бергә юлга чыга. Бәлки аның илә Мәскәүдә концерт бирер- мез әле. Оренбургка баргач та, хат язармын. Ләкин сип дә хат язу тугрысына минем кебек сарансың бугай, шулаймы?
Хәзергә хуш, Сәрвәр! Догада, Сәрвәр!
Хуш!
Кулыңны кысып, сәлам вә ихтирам белән Ш. Бабич.
6 Һәммә шәй — һәр нәрсә.
7 М и с л е ай — ай кебек.
8 Калбең — күплең.
9 И т м ә х ү — юк ит.
s «Д а р е л м өг а л л и м әт» - хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган мәктәп.
11 Мәсләк — тоткан юл.
12 Әлмөхәммәдев — биредә сүз жырчы Газиз Әлмөхәммәдев турында бара.

СӘРВӘР СЕҢЛЕСЕ САҖИДӘНЕҢ АЛЬБОМЫНА13
Син әле яшь, син яңа яфрак чыгарган бөрлегән, Син яңа зәңгәр чәчәкләргә бәрелгән бер үлән.
Син газиз әнкәң канатыннан яңа чыккан бала, Изге әнкәңнән әдәп-әркән ала чыккан бала.
Бел шуны: яшьлек үтәр, җайиап үсәрсең бер заман, Кып-кызыл пешкән җимеш төсле пешәрсең бер заман.
Вакыты җиткәч бар чәчәкләр дә аталар бөреләнеп, Син дә балкырсың шулай аткан чәчәк тик нурланып.
Саҗидә үскәч, чәчәк булгач, ходаем сакласын, Кунмасын туфрак чәчәккә, җил-давыллар какмасын.
Ян-ягын нурландырып, күкрәп яшәсен Саҗидә, Булмасыннар бервакыт та Саҗидәдән рәнҗүдә.
1916.
13 Бу шигырь Саҗидә Әдһәмованың альбом дәфтәренә язылган. Кулъязмада шигырьнең беренче алты юлы гына сакланган. Калган алты юлы Әдһәмованың хәтерендә калган, аның әйтүе буенча язылды. Шигырьнең язылу вакыты ачык билгеле түгел. Әмма альбомның икенче битендә, берәүнең язган шигыре янындагы 1916 ел, ноябрь, дигән датага карап, шигырьнең шул ук елны язылуын белергә мөмкин. Саҗидә Әдһә- мова хәзер Казандагы 18 нче мәктәптә тел-әдәбият укыта.

102