Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИСЫР КҮГӘРЧЕННӘРЕ


Р. ӘХМӘТҖАНОВ

Күз алдымда дөнья картам, Алган идем әле яңа.
Хәзер аңа ялкын капкан — Бер ноктасы Яна, яна...
Шуңа ярсу, дуслар, күңел, Тыныч карау мөмкин түгел.
Карта якын, стенада, Ләкин уты ерак яна. Үрелеп кенә сүндерергә Буй җитәрлек түгел аңа, — Ул еракта дөрләп яна.
Хөрмәләрне ялый ялкын, Бәгырьләрне ялый ялкын, Нинди хәсрәт, нинди нәфрәт Биләп алган Мисыр халкын...
Менә шуңа сыкрый күңел, Сызланулар — юкка түгел: Дөньяның бер чите яна, — Чын мәгънәсе — нокта түгел.
йөземдә ялкын шәүләсе, Әйләнәмдә сугыш бара, йөземдә ялкын шәүләсе, Туп тавышы колак яра.
Бу тупларның гөрелтесе Сузылмаса ярый күпкә. Оясыннан мәхрүм калган Күгәрченнәр оча күктә...
Хаклы алар гомерләрен Тыныч кына уздырырга. Нигә кирәк ул кошларның Ояларын туздырырга, Нигә кирәк?..
Күз алдымда дөнья картам. Алган идем әле яңа.
Хәзер аңа ялкын капкан — Бер ноктасы Яна, яна..