Логотип Казан Утлары
Публицистика

М. ӘМИРНЕҢ „АГЫЙДЕЛ" ПОВЕСТЕ


«Агыйдел» повеете совет язучы- ларының Беренче Бөтенсоюз съез-дыннан соц туды. Аның кайбер бү-лекләре «Совет әдәбияты» һәм «Азат хатын» журналларында 1934—35 елларда ук басылып чыкты. \ерым китап булып повесть 1936 елда басылды. Сүз уңаенда әйтеп китик, шуннан соц үткән 20 елга якын вакыт эчендә бу әсәр җиде басмада чыкты. Шуларның бише- се — татар телендә, икесе — рус телендә. Ләкин басылуы белән әсәр 30 нчы елларның урталарына туры килсә дә, аның язылу тарихы ерак- карак, 20 нче елларның азакларына таба китә.
Политик белем ягыннан чыныккан студентларның авылдагы социаль көрәшкә катнашулары мәсьәләсе Мирсәй Әмирне күптәннән кы-зыксындырып килә. «Агыйдел»не язар алдыннан Мирсәй Әмир үзе студент юлын үтә. 1926 елда ул Казанга килеп, художество техникумына укырга керә. Үзләштергән белемеңне авылдашларың белән уртаклашу, шуның яктылыгында аларга матур тормыш төзү юлын күрсәтү идеясе һәм шул идеяне образда гәүдәләндерү теләге әнә шул вакытларда туган булса кирәк. 1928 ел азагында, мәсәлән, Мирсәй Әмирнең «Каникулга кайткач нишләргә» XIV дигән мәкаләсе басылып чыга. Биредә ул каникулга кайтасы «образованный» студентларны советларны ныгыту, авылда культура революциясен үткәрү эшенә катнашырга, «Совет властеның тышкы һәм эчке хәлен караңгы авыл почмакларында дөрес итеп аңлатырга»
XIV «Кызыл яшьләр» газетасы, 1928 ел, 15 декабрь.
чакыра.
Биредә, әлбәттә, сүз художество әсәрендә чагылган вакыйгаларны язучы биографиясенә кайтарып кал-дыру турында бармый. Мәсьәлә киңрәк планда хәл ителә. Шунысы әһәмиятле, «Агыйдел» повестенда Мирсәй Әмир, художник буларак, чын тормыш картиналарын сурәтли, күңелгә сеңеп калырлык җанлы кешеләр образын иҗат итә. Биредә без яңа тормыш рухы белән канатланган яшьләр күңеленең романтикасын, шул чордагы тормышның сулышын, тибешен тоябыз. Болар исә әсәрнең тормышчанлыгын, ышандыру көчен, художество буяуларының байлыгын, оригинальлеген, характерларның табигый үзенчәлеген китереп чыгара.
* Ф
«Агыйдел» повесте авылдагы культура революциясенең сыйнфый көрәшкә, җәмгыятьне үзгәртеп коруга һәм яңа кешеләрне формалаштыруга актив йогынты ясавын чагылдыра.
Әсәрдә 1927 еллардагы авыл тор-мышы, колхозлашу хәрәкәтенең бу-сагасында барган кискен сыйнфый көрәш һәм беренчеләрдән булган «Агыйдел» артелен оештыру вакый-галары сурәтләнә. Шушы вакыйгалар эчендә язучы яңа кешеләр тууын, кешеләрнең яңаруын күрсәтә. Кешеләр рухын, аларның эчке дөньясын тулы һәм гүзәл чагылдыру
103
ягыннан «Агыйдел» повесте татар совет әдәбиятының, нигез ташларын-нан берсен тәшкил иткән әсәрләрдән санала.
Әсәрнең сюжеты гади һәм мавык- . тыргыч, композициясе бөтен итеп төзелгән. Повестьның эчтәлеген Ильяс белән Гаяз башыннан кичкәннәрне сөйләү тәшкил итә. Ильяс үз авылына кайта. Ләкин аның якын дусты студент Гаяз ул яклар белән, андагы кешеләр белән, алар- иың холыклары һәм характерлары белән таныш түгел. Гаязга әнә шу- ларны сөйләү дәвамында Ильяс укучыларны да төп персонажлар белән таныштырып бара. Агыйделгә коенырга дип төшеп барган уңайда Ильяслар алдынгы карашлы Тешсез Ибрайиы очраталар. Ул да бул-мый, Агыйделнең аръягында алар ниндидер бер серле кызны күреп калалар. «Кем ул?» Шәһәрдән читтә, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә, Башкортстан- ның шактый караңгы почмакларыннан исәпләнгән тәңгәлендә шундый матурлыкка, кыю батырлыкка ия булырлык серле кыз кем ул?»
Повестька шулай ук элеккеге пар-тизан, хәзер урамда такылдавык шакылдатып йөрүче Имәли дә, юаш, ләкин ниндидер яңалыкка, кыю эшкә атлыгып торучы батрак Күчәр! бай да үзенчәлекле темпераментлары белән вакыйгаларның табигый агышы процессында (кичкырын койма буена җыелган кешеләр арасында сүзгә катнашып китү төсендә) килеп керәләр.
Шунда ук автор кулак сыйныфы вәкилләре Тәкъвә Сәхәүне, Низами-ларны китереп кертә һәм аларның үтә хәйләкәр эш йөртүләренә, егетләр башын чуалта торган кемнәрнеңдер булуына ишарә ясап куя.
Әсәрнең шушы ук өлешендә инде без хикәяләүнең күп төрле тонда барганлыгын да чамалап алабыз. Кыскасы, сюжетның экспозициясендә без геройлар характерының кайбер сызыкларын, бу геройларны чолгап алган обстановканы төсмерләп кенә калмыйбыз, әсәрнең гомуми аһәңен дә тоя башлыйбыз.
«Агы йдел »дә кати а шкан төрле
сыйныф кешеләренең капма-каршы омтылышларын күрсәтү шул ук ва-кытта конфликтның башлануы да дигән сүз. Әсәрдә Низами дигән кеше сурәтләнә. Гаязлар аның бөркәнчек ябынган дошман икәнлеген сизеп алалар. Биредә инде килешә алмый торган ике каршылык барлыкка килгәнен күрмичә мөмкин түгел. Бер яктан, әлеге Низамилар, Тәкъвә Сәхәүләр теттереп сәүдә итәләр, батрак тоталар, байлык җыялар, икенче яктан, ярлы Имәли ише- ләр, гаделсезлекне күреп, моннан чыгу юлын белмичә өзгәләнәләр.
Авыл хезмәт ияләре шәһәрдән кайткан студентларга «хөкүмәткә якынрак торган кешеләр» дип ка-рыйлар һәм алардан әлеге юлларны күрсәтеп бирүне көтәләр.
Авылдагы эшчәнлекләреи Ильяс башта таррак итеп күз алдына китерә. «Нит әйтсәң дә, без бит монда вакытлы гына. Әдәби кичә-фәләи оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк... Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без», — ди ул Гаязга. Ләкин ул чорда комсомол алдына кулакларның басым ясауларына каршы көрәшү, ярлылар интересын яклау бурычы куелган иде. Партия комсомолны партиянең һәм Совет властеның авылдагы ярдәмчесе итеп, авылда пролетариат политикасын үткәрүче итеп карады. Шушындый бурычлар яктылыгыннан карап эш итүче Гаяз, әлбәттә, Ильяс куйган чик белән килешә алмый. Ул, халыкның аң дәрәҗәсен күтәрү нигезендә, артель оештырып җибәрүдә партиягә булышу максатын куя. Гаязлар көрәшен автор партиянең волость комитеты киңәшләре, җитәкчелеге нигезендә алып барылган планлы хәрәкәт итеп күрсәткән.
Артель оештыру юлында очраган каршылыклар бөтен нәрсәне бер үзәккә оештыра, башта очраклы рәвештә генә күренгән Артыкбикә белән Гаяз һәм Ильяслар арасында үзара бәйләнеш һәм дуслык тойгыларын китереп чыгара, Ибрай, Имә- лиләрне, авыл комсомолецларын, хезмәт иясе крестьяннарны Гаязлар тирәсенә тарта, Күчәрбайны гомуми хәрәкәткә кушып җибәрә һәм сеңле- се Артыкбикә белән туганлык җеп
104
ләрен бәйли. Артель төзүгә төрле мөнәсәбәттә торуга нигезләнгән төп конфликт уңай геройлар белән тис-кәреләрнең катлаулы көрәш бәйлә-нешен китереп чыгара, ике яктагы араны Низами, Зоя. Маһибикәләр тоташтыра. Вакыйгалар үсеше дә-вамында төп конфликтка ялгана торган башка конфликт тармаклары— Күчәрбай белән Тәкъвә Сәхәү арасында, Артыкбикә белән Әлим- гул арасында һәм башкалар килеп чыга. Геройлар характеры, образларның үсеше әнә шул көрәш дәвамында ачыла.
«Агыйдел»дә Мирсәй Әмирнең по-весть язылган чордагы яңалыгы һәм гомумән иждди уңышы шунда булды, ул көчле ихтыярлы уңай геройлар образын җанлы һәм калку итеп гәүдәләндерүгә, аларның эчке рухи дөньяларын бөтен тулылыгы, кат- лаулылыгы һәм матурлыгы белән ачуга иреште.
Әсәрнең баш герое Гаяз повестька бик табигый һәм гади килеп керә. Гаяз образына язучы тирән фәлсәфи мәгънә салган. Бу образда Мирсәй Әмир яңа кеше тууын күрсәтә, Ни-колай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәрендәге шикелле үк, «Агыйдел»дәге Гаяз образы иске тормышны, эксплуатация тормышын җимерү пафосын һәм социализм төзү өчен барган көрәшнең романтикасын, бөеклеген, изгелеген һәм матурлыгын, кирәк булган чакта корбан таләп итәрдәй тәвәккәллек-ләргә дә баруын чагылдыра.
Автор Гаязны үткәнендә заводта тәрбияләнгән кеше итеп сурәтли. Бу юкка гына түгел. Моның аркылы язучы авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә бастыруда эшчеләр сыйны-фының җитәкчелек ролен чагылдыра. Дөрес, аның заводта, эшчеләр арасында ничек чыныкканлыгы ачык сурәтләнми. Аның каравы әсәрдәге вакыйгалар эчендә бу характер тулысынча ачылып җитә. Сүз уңаенда әйтеп китик, М. Шолохов та бит Давыдов образын нигездә әсәрдә бара торган төп вакыйгалар эчендә генә гәүдәләндерә.
Повестьта иске белән яңа көрәшә. Авылда, соңыннан үсеп, зур көчкә әйләнердәй карашлар өлгереп җитә. Тешсез Ибрай әнә шул яңаны ча-гылдыручы итеп бирелгән. Ул инде 1927 елларда ук ил байлыгын ишәй- тү өчен күмәк хуҗалыкта, социалистик стройда нинди зур мөмкинлекләр яшерелгәнен шактый ачык аңлый. «Беләсезме сез, безнең Агый- дел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята?» — ди ул егетләргә.
Тешсез Ибрайдагы кыю омтылыш-ларның тирән мәгънәсен авыл егете Ильястан да элегрәк, формалашмаган хәлендә үк, Гаяз күреп ала һәм моның иҗтимагый эчтәлеген үзләренә үк аңлатып бирә. Үзенең эшендә Гаяз әнә шул Ибрай кебекләрнең алдынгы карашларына таяна, аларның омтылышларыннаи рух ала һәм беркайчан да тоткан * юлыннан авышмый. Характерлы детальне искә төшерик. Гаязлар, авылда ничегрәк эшләргә кирәклеге турында киңәшү өчен, волость комсомол комитетына баралар. Секретарь Рахманов — шактый бюрократлашкан, политик яктан артта калган, шуның нәтиҗәсендә социалистик төзелеш һәм сыйнфый көрәш юлларын сизеп җиткерми башлаган җитәкче. Үзе тагын тупас, һавалы. Гыйлем тирәсендә бик сай йөзсә дә, үз белдегенә сокланып яши. Әнә шул кеше, сыйнфый көрәш мәсьәләләренә либералларча карап, Гаязларга мондый киңәшне бирә: — Кайтыгыз да, Низамилар белән бергәләп, тыныч кына эшләгез, — ди.
Низами — моңарчы кызыл фраза-ларга, шома кыланышларга оста яшеренеп яшәгән кеше. Авыл советы председателен дә, кооперативны да, комсомол ячейкасын да ул үз кубызына биетеп тора. Комсомол ячейкасы бюросы составында урын алып, ул үзен Рахманов алдында активист итеп таныткан. Рахманов аның сыйнфый асылын, сәүдәгәрлек итүен, совет власте турында кешеләрдә начар караш тудыруын күрми башлаган. Низами Гаяз белән Ильясны да, кунакка чакырып, үз ягына аударырга, шулай итеп, аларның көрәш дәртен сүрелдерергә тели. Үз.
105
ниятен җиренә җиткерү өчен Низами кыйммәтле коньякларны гына файдаланмый, ул сеңлесе Маһибикәнең саф тойгысын да эшкә куша. Яна гына балалыктан аерылып килгән бу кызчык абыйсының көрәшендә, хисле, җанлы кеше булудан бигрәк, чит көч белән хәрәкәткә китерелүче курчак ролен уйнарга тиеш була. Аңа кызларга хас булган бөтен сыйфатлары, сөйкемлеле-ге белән егетләрнең башын әйләндерү бурычы йөкләнгән. Маһибикә катлаулы психологик кичерешләр уртасында кала. Абыйсы Низаминың исәбе буенча, ул һич тә хисләргә бирелмәскә тиеш. Ләкин аңарда, абыйсының катгый чикләвенә дә карамастан, Ильяска карата балаларча саф, әле берничек тә вакланмаган, бүленмәгән беренче тойгылар дөрләп китә. Ул шуларны, абыйсы таләбе белән, гарипләндерергә, буарга мәҗбүр була. Маһибикәнең психологик кичерешләре үстерелеп, логик рәвештә дәвам иттергәндә, бер яктан, кулак лагеренда булуы һәм, икенче яктан, Ильяска карата туган тойгысы ара-сында каршылык килеп чыгуы, моның Маһибикәне психологик фаҗи- гага китереп чыгаруы ихтимал иде. Ләкин язучы бу отышлы моментны ахырына кадәр ачып җиткермәгән.
Бөтенләй башка характер — Зоя. Ул Низами байлыгына табынучы һәм шуңа тугрылыклы хезмәт итүче хиссез корал. Кешелек хисләрен ул Низамига файдалы булган кешеләргә өләшеп бетергән.
Гаязның ихтыяр көче, мораль сафлыгы вакыйгаларга аек карарга мөмкинлек бирә.
Секретарь Рахманов исә Гаязларга әнә шул Низамилар белән «бергәләп, тыныч кына» эшләргә тәкъдим итә. Гаяз, билгеле, моның белән килешә алмый: «— Болай булса, — диде Гаяз, — Низами белән генә түгел, безнең юллар сезнең белән дә аерылышыр ахры».
Гаяз образын Мирсәй Әмир киң фантазия белән, төрле хәлләргә куеп, мавыктыргыч һәм катлаулы ва-кыйгалар эчендә сурәтли.
Гаязның көрәш юлын, омтылыш-ларын, тойгыларын язучы көчле ро-мантикага төреп бирә. Гомумән, әй тергә кирәк, «Агыйдел» повестеның һәр юлыннан көчле романтика бөркелә. Анда тасвирланган Агыйдел елгасының, аның буендагы тауларның, урманнарның мәһабәтлеге, Кү- чәрбайның, әкият батыры кебек, чытырманлыкларны ерып, тауга кү-тәрелүе, Артыкбикәнең башта нин-дидер сергә төрелүе, яшьләрнең аш-кынулары, кыю тәвәккәллекләре һәм башка күренешләр — болар барысы да Гаязлар көрәшенең романтик характерын ачыграк тою өчен хезмәт итәләр.
Гаязның кыя читенә якынлашуында да, разведка максаты белән Тәкъвә Сәхәүләр өенә үтеп керүендә дә романтик батырлык билгеләре бар. Тәнкыйть әдәбиятында бу күренешләрне «җиңел мәзәк» дип, «әсәрнең җитдилеген киметә» дип бәяләделәр. Чыннан да, тауга күтә-релгән чагында Гаязның, тилгән оясын туздырыр өчен, кыя читенә үк барып, ярдан егылып төшү эпизодын автор драматизм тудыру, укучыларны киеренке хәлгә кую яки Гаязның тәвәккәллегенә, кыюлыгына сокландыру өчен генә кертмәгәнме? Андый теләк тә булган, әлбәттә. Ләкин төп максат ул түгел. Аның бу адымы гомумән яшьлеккә хас канатлы омтылыш (мәсәлән. Артыкбикә алдында егетлек күрсәтүе) .белән аңлатыла. Шуның белән бергә, повестьта аның икенче бер вакыйга белән бәйләнеше бар. Ул повесть тукымасында соңгы фаҗига белән үрелә. Аңлымы, аңсыз рәвештәме, язучы биредә кыя читенә якынаю белән Тәкъвә Сәхәүләр өенә үтеп керү максатының олылыгы арасында уртак һәм контраст якларны күрсәтә.
Теге яки бу вакыйганың әдәби әсәрдә урын алырга хаклы яки хаксыз булуы сюжет үстерелешендә а н ың у ку ч ыл арны ы ш а н д ы р ы р л ык дәрәҗәдә логик акланган булуы белән билгеләнә. «Агыйдел» әсәренең вакыйгалар үстерелешендә бөтен конфликт сызыклары бер ноктага килеп төйнәлә: «артельгә оешып эшләргә теләүчеләр исеменнән җир кисеп алырга сорап җибәрелгән гариза кантон җир бүлегенә терәлеп,
106
җавапсыз ята, Артыкбикәгә һөҗүм иткән өчен безнең тарафтан судка бирелгән Әлпмгулның эше дә, 1\ү- чәрбайның Тәкъвә Сәхәүгә биш ел эшләгән өчен хезмәт хакы даулап биргән шикаяте дә һаман нәтиҗәсез буталып йөриләр». «Күңел сизә: бу эшләрдә шул ук Тәкъвә Сәхәү- ләрнең, Низамиларның кулы уйный». Шулай итеп, башта җанлы гына башланган эшләр ярты юлда тукталып калалар булып чыга, ә бу күпләрнең дәртен сүрелдерә. Гаязларга бу төенне чишәргә, халык хәрәкәтен буып яткан буаны ерып җибәрергә кирәк була. Сыйнфый көрәшне дәвам иттерү әнә шуны сорый. Менә шуңа күрә Гаяз, Тәкъвә Сәхәүләргә үтеп кереп, дошман тылында разведка ясарга тели.
Кулакларның яшерен . эшләрен фаш иткәч, әсәрнең конфликты берьюлы чишелеп китә. Ул Гаяз һәлакәте белән чишелә.
Ләкин Гаязның үлеме бездә тө-шенкелек тудырмый, ул бездә Гаяз башкарган эшнең тантанасына ышану тойгысы уята.
Гаяз образы партия эше өчен, халык бәхете өчен фидакарь көрәшнең бөеклеген гәүдәләндерә. Укучыда Гаязга карата иң җылы хисләр кала. Ул Гаяз башлаган эшнең үсәчәген, башкалар тарафыннан дәвам иттереләчәген аңлый.
Ильясны автор шулай ук уңай герой итеп сурәтли. Ләкин Ильясның дөньяга карашында, характеры фор-малашуында зәгыйфь кенә булса да каршылыклар бар. Повестьта без Ильясның кайчакта төрле сыйнфый күренешләргә, вакыйгаларга өстән-өстән генә, ялгыш бәя бирүен, вакыты-вакыты белән консерватив позициягә басуын күрәбез. Ильястагы бу сыйфатларның тирән тамыры гомумән крестьяннарның каршылыклы табигатенә барып тоташа. Аннары аның артында ук әле сәүдәгәр булырга җыенучы абыйсы тора. Бу нәрсә Ильясның характерында, психологиясендә мәгълүм дәрәҗәдә эз калдырган. Ләкин хикәяләү барышында Ильяс характерына уңай оеткылар салына килә. Гаяз аны актив көрәшче юлына бастыра бара. Акрынлап җыелып килгән шушы сыйфатлар Гаяз һәлакәтеннән соң берьюлы оешып китә, Ильяс үсешендә зур сикереш туа.
Ильясның сыйнфый сизгерлеге аеруча авылга трактор килү вакый-гасында ачык чагыла. Бу эпизод ки-тапның беренче басмасында булмый. Язучы аны икенче басмада өстәгән. Бу вакыйгада Ильяс авторитетлы оештыручы итеп бирелә.
Гаяз белән Ильяс мөнәсәбәтендә күзгә ташланган нәрсә шул: биредә Гаязның Ильяска ясаган йогынтысы аркылы эшчеләр сыйныфы вәкиленең җитәкче роле гәүдәләнә. Гаяз үзен алмаштырырлык лаеклы көрәшче тәрбияли. Бу — яңа интеллигенция, авыл биргән совет интеллигенциясе. Иң әһәмиятлесе шунда, Ильясның киләчәктә, повестьтан соңгы вакыйгаларда үсеп китәчәге тагын да ачыграк сизелә.
❖ *
«Агыйдел» повестеның гомуми идеясен ачуда Артыкбикә образы үзенә бер урын алып тора. Бу образ әсәргә яңа ямь бирә.
«Агыйдел» повестына гомумән ли-рик ягымлылык хас. Китапны ачу белән гүяки укучыга көчле яшьлек хисләре беркелә. Туган якның мәһабәт табигатен тасвирлау кебек үк, Артыкбикә образы да әсәргә кабат-ланмас гүзәллек, лирик нәфислек алып килә.
Бу образ ничек гәүдәләнгән соң?
Артыкбикәне автор чиксез зур их-тирам белән, тирән хөрмәт белән, дус итеп, якын итеп сурәтли. Ул аның гүзәллегенә, уңганлыгына, кыюлыгына соклана.
Бу образның гәүдәләнешен, аның характеры ачылу процессын без зур кызыксыну белән күзәтәбез. Артык-бикә образын тудыруда кулланылган бай алымнарның берсе, шунда, автор аны бөтен повесть буена диярлек ниндидер бер сер-гә төреп алып бара. Артыкбикә образында без азатлыкка чыккан гади хатын-кызларның матурлыгын күрәбез. Чын
107
нан да, түбәндәге юллар авторның эстетик идеалын аңлауга ачык ишарә ясыйлар: «Мин аның уйнап торган зифалыгына, күзләрне камашты-рырлык чисталыгына, кайнар яшь-легенә, тиңсез матурлыгына сокланып, онытылып калдым», ди ул.
Октябрь революциясеннән соң милли республикалардагы хатын- кызларның рухи үсешен чагылдыру милли әдәбиятларның мөһим үзен-чәлекләреннән берсе булды. Әле Октябрь революциясенә кадәр, башка' демократик татар язучылары белән бергә, Мирхәйдәр Фәйзи Галиябану образын, революциядән соң Мәҗит Гафури Галимә образын иҗат иттеләр.
Афзал Шамов исә «Рәүфә» пове-стенда (1926) Рәүфәнең совет власте шартларында уянуын сурәтләде. Бу образга да матурлык хас.
Ә инде «Агыйдел» белән бер чорда язылган «Тапшырылмаган хат- лар»да (1936) Гадел Кутуй совет чоры үстергән яңа кешенең, врач булу дәрәҗәсенә ирешкән Галиянең, актив төзүченең җанлы образын гәүдәләндерде. Татар совет язучылары, гүяки, бер образның төрле этаптагы үсешен күрсәтү ягыннан берсен-берсе дәвам иттерәләр. Мирсәй Әмирнең Артыкбикәсе дә әнә шул чорда күтәрелгән, ләкин Галиябанулар белән бәйләнгән татар-башкорт хатын-кызлары образын чагылдыра. Соңыннан, Миңлекамал, Нәфисә, Фатыйма образлары йөзендә, боларның зур сынау чорындагы батырлыклары һәм рухи байлыклары чагылачак. Шуңа күрә дә «Агыйдел» повестенда Артыкбикәнең кешелек матурлыгын ачуга аеруча басым ясалуын яңа чор тудырган эстетикадан чыгып аңлатырга туры килә: бу образда язучы Октябрь революциясе үстергән яңа кешенең матурлыгын күрә. Аның уй-той- гылары, шәхси интереслар кысасын үтеп чыгып, киң халык интересын кайгырту киңлегенә җәелгәннәр.
Артыкбикәне Ильяслар икенче тапкыр волкомолда очраталар. Ләкин монда да әле алар бу кыз турында күп нәрсә белә алмыйлар: ул .авыл хуҗалыгы техникумында укый .икән, хәзер каникулга кайткан да, авылда кулакларның баш булуына, комсомолецларның булмавына бор-чылып, монда килгән. Артыкбикә турында Ильясларның бар белгәннәре әнә шул. Әле тагын волость партия оешмасы секретаре Аязгулов- ның: «Беләм мин сине, моннан дүрт ел элек кияү куеныннан чыгып, безгә килгән кыз бит син?..» — дип сорап куюы 18 яшьлек бу комсомолка турында тагын да катлаулырак уйлар кузгата. Моның сере волкомнан кайтканда да, Элим гул һөҗүменнән соң Артыкбикәнең: «...Мине аңа кияүгә биргәннәр иде, ләкин мин аның хатыны түгел...»,—дип әйтүеннән дә ачылмый. Моны тик Артыкбикәләр авылында Рабига җиңгәсе генә ачып сала. Автор, шулай итеп, Артыкбикәнең үткәнен яктырту алдыннан, укучыда аның турында тирән кызыксыну хәзерли. Моның белән язучы, бердән, повестьның сюжет җебен тыгыз итеп үрүгә ирешсә, икенчедән, Артыкбикәнең элекке тормышы белән хәзерге хәле арасындагы контрастны, аның, шәригать йолаларын җимереп, яңа тормышка сикерүдәге батырлыгын ачык төсмерләтү мөмкинлеген ала. Рабига җиңгәнең сөйләвеннән без Артыкбикәнең ярлы семьяда туганлыгын, тугызынчы бала булганга һәм чибәрлеге өчен аңа «Артыкбикә» исеме кушылуын, әти-әписе һәм туганнары үлеп, абыйсы Күчәрбай белән генә калгач, Артыкбикәне йомагыл байның асрауга алуын һәм аны Элим гул га кияүгә бирергә ниятләвен беләбез. Ләкин Артыкбикә мондый ирексезлекне җимерә — ул, авылга килеп киткән бер комсомолец киңәшен тотып, Рабига җиңгәсе ярдәмендә качып шәһәргә китә һәм укый башлый.
«Агыйдел» повестында Мирсәй Әмир Артыкбикә һәм Гаязлар арасында урнашкан эчкерсез дуслыкны сурәтли. Эш гомумән мәхәббәтне сурәтләүдә яки сурәтләмәүдә түгел, эш шунда, кешегә кадерле тойгыларны сәнгатьчә осталык белән тасвирлау образның рухи дөньясын ачарга ярдәм итәме, юкмы — әнә шуннан чыгып сөйләшергә кирәк. Бу — мәсьәләнең бер ягы. «Агый- дел»нең икенче нәтиҗәсе моннан
108
гыйбарәт: мораль тотнаксыз, өстәвенә чит лагерьда булган Зоя белән дуслашу яки әле беренче, яца туган хисләре бүленергә өлгермәгән, ләкин тормыш шартлары белән барыбер дошман йогынтысы астында булган Маһибикәнең тойгыларын уртаклашу сыйнфый көрәшкә никадәр зыян китерсә, саф күңелле, бер омтылышта булган Артыкбикә белән дуслашу көрәшкә шулкадәр ныграк рухландыра. Гаяз белән Ильясның да, Ар-тыкбикәнең дә дөньяга карашлары, максатлары бер төрле. Алар дуслыгын әнә шул ныгыта.
Гаяз үлгәннән соң повесть соңында дуслык проблемасы үзенчәлекле чишелә. Ильяс болай ди:
«Бу вакытта инде мин Артыкбикәне Гаяз исән вакыттагы яратуым белән яратмый идем: Гаязны яраткан ярату белән ярата идем мин аны. Аның да миңа булган әүвәлге шаян карашлары беткән, алар урынына гади, ачык — көрәштәш иптәшлек мөнәсәбәте урнашкан иде».
Артыкбикә образында без авылдагы культура революциясенең гади хезмәт ияләрен, элек басынкы хәлдә булган хатын-кызларны киң тормыш эченә кертеп җибәрүен, аларга ышаныч, көч, кыюлык бирүен күрәбез. Татар, башкорт хатын-кызлары тор м ы ш ы н д а туга н иҗтимагый үзгәрешне шушы образда чагылдыру Мирсәй Әмирнең яңалыгы булды. Бу образ йөзендә Мир-сәй Әмир совет тормышы шартларында күтәрелеп чыккан яңа кешенең тулы матурлыгын сурәтләде. Шуңа күрә язучының бу образны гәүдәләндерүдә бай художество чаралары куллануы бик табигый. «Агыйдел» повестеның журналдагы басмасы «Артыкбикә» исеме белән аталуын да искә төшерсәк, бу тагын да ачыклана. Артыкбикә — совет әдәбиятында сурәтләнгән хатын-кыз образларының уңышлыла- рыннан берсе һәм гүзәле.
*
Повестьтагы башка әһәмиятле образлардан Күчәрбәй образы «Агыйдел»дә генә түгел, гомумән татар совет әдәбиятында да үзенең оригинальлеге белән аерым урын алып тора. Повесть дәвамында барыннан да күбрәк Күчәрбай үсә. Элек Күчәрбайның бөтен таланты, иҗаты, энергиясе буылып торган, авылда туган кискен социаль үзгәрешләр исә Күчәрбайның талантын һәм энергиясен киң дөньяга ерып чыгарган.
«Суксаң тимер өзәрлек» бу гайрәтле егетне укучы башта гаять кыюсыз, соң дәрәҗәдә басынкы, оял- чаи, халык хәрәкәтенә кушылмый торган кеше итеп күрә. «Ул, үзе әйткән сүзгә үзе уңайсызлангандай, оялып кына безнең белән исәнләште һәм, төркемнән шактый читкә китеп, чирәмгә чүгәләде», — ди аның турында язучы. Аның «төркемнән читкә китеп чүгәләве» турындагы бу деталь әсәргә юкка гына кертелмәгән, автор моның белән, гүяки, Күчәрбайның гомумән тормышта үзен хокуксыз санавына ишарә ясагандай була. Аның җырлаган җыры да үзәк өзгеч моңсулыкны, ялгызлыктан җәфа чигүне һәм төшенкелекне чагылдыра:
«Сахраларга чыксам табалмыймын, Югалтканмын зөһрә йолдызын;
Ялгыз да гынай башым, юк юлдашым, Адашырмын ахры бер үзем...»
Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, өзелеп-өзелеп җырлаган бу җыр Күчәрбайның күңеле сызлануын гына күрсәтеп калмый, ул аның рухи дөньясының, поэтик байлыгының бер почмагын да ача.
Ни генә булмасын, Күчәрбай бездә башта каршылыклы тойгы тудыра: хезмәт иясе буларак, бу безгә якын, ә инде үзенең коллык хәленә шулкадәр ияләшүе белән ул тискәре мөнәсәбәт уята. Ләкин без аның эчке хәләтен дә күрмичә кала алмыйбыз. Аңарда каршылыклы ике тойгы көрәшә. Бер яктан, ул үз хәленнән соң дәрәҗәдә кимсенә, халык арасында үзен ят итеп сизә. Икенче яктан, никадәр генә кимсенмәсен, күңеле аны шушында, тормыш турында иркен фикер йөртүче крестьяннар янына, хезмәт ияләре гәп-ләшеп утыра торган төркемгә таба тарта. Күчәрбай тибы язмышка нәфрәт белдереп тә, ул язмышны.
109
•үзгәртергә базмаучы юаш крестьяннар катламын чагылдыра. Ул икенче төрле яшәргә омтыла, һәм бераздан инде без Күчәрбайның чын табигатен күрә башлыйбыз. Мирсәй Әмир аны, реаль җирлектән һич тә аермаган хәлдә, халык иҗаты батырына якын китереп, халык әдәбияты стиле белән сурәтли.
«— Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмар-ларыгызны,— дип сөрән салыр идем мин, — бүре ауларга барабыз. Ара-бызда яман бүре бар. Ул безне буа. Малларыбызны ега. Аиы тотарга кирәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөртергә кирәк ул елан- . иы». Ләкин әкиятләрдә сөйләнә торган көрәштән һәм ерткыч хайван- .нарны аулаудан башка нәрсәдән хәбәрдәш булмаган Күчәрбай әле социаль көрәш юлларын белми, өстәвенә аңа наданлык та комачаулый.
Яңа фикерләр ишетү, кешеләр белән аралашу, авылда культура ре-волюциясенең көчәюе, укый-язарга өйрәнеп, дөньяны таный башлау нә-тиҗәсендә Күчәрбай үзенең кешелек кыйммәтен аңлый, үз кадерен белә башлый.
Күчәрбай, үз хакын даулап, элекке хуҗасы кулак Тәкъвә Сәхәү өстеннән судка гариза бирә. Бу — Кү- чәрбайның күзе ачылуы, политик үсешенең җитди баскычы. Соңыннан ул кулаклар белән ачык көрәшкә ташлана, ' социализм төзүчеләрнең алгы сафына баса, совхоз тракторына утырып, тормышның яңа юлларын сыза башлый. Хәзер инде аның энергиясен, тимердәй сәламәтлеген, зур ихтыярын кулак ялчысы Пүлән- нең салкын коралы да какшата алмый. Күчәрбай үсешенең логикасы укучыны бердәнбер шушы нәтиҗәгә китерә.
«Агыйдел» повестенда вакыйгалар Башкортстан җирендә, татар авыллары белән башкорт авыллары аралашып урнашкан төбәктә бара. Артыкбикә дә, Күчәрбай да — башкорт халкы вәкилләре. Художник аларны дулкынланып, яратып сурәтли. Авторның бу геройларга сокланып тасвирлавында, Артыкбикәнең гүзәллегенә соклануында, аның йөзендә яңа чорның яңа кешесен кү-рүендә, Күчәрбайның иҗат талантын, яңа тормышка таба зур көч белән атлыгуын күрүендә, Гаязларның, Ильясларның Артыкбикәгә булган дуслык тойгыларында, Ибрай, Имәлиләрнең Күчәрбайны үлемнән алып калуларында (аны Ибрай дәвалап терелтә), башкорт халкының гореф-гадәтләренә, теленә, башкорт иленең гүзәллегенә хөрмәт белән карауда — һәрбер детальдә тугандаш башкорт халкына булган олы мәхәббәт чагыла. «Агыйдел» повесте күрше башкорт халкы белән татар халкы арасындагы дуслыкны киң күләмдә чагылдырган уңышлы әсәрләрнең берсе. Халыклар дуслыгы идеясе бу әсәрдә ачык итеп, сәнгать югарылыгына, эстетик мәгънәдәге матурлык югарылыгына күтәреп гәүдәләндерелгән.
Мәкаләнең башында без «Агыйдел» повестенда авторга якын булган тормыш сурәтләнүе хакында әйтеп киткән идек. Моннан образларның да индивидуальлеге килеп чыга. Без, мәсәлән, биредә Имәлине, Күчәрбай шикелле үк, төрле яктан күрәбез. Башта ул укучылар күз алдына тормыштан гаять ризасыз, бунтарь, әче телле кеше булып килеп баса. Имәли— көчле темперамент кешесе. Әйтерсең лә ул, суынмыйча, һәрвакыт янып тора. Ләкин аның темпераменты оештыручы сыйфаттан башка яши. Ул читтән килеп күтәреп җибәрүне көтә. Аның бун-тарьлыгы, темпераменты әче сүзләр әйтүдән узмый, ул пассив протест белдереп йөри. Автор аның урамда такылдавык шалтыратып йөрү штрихын бик урынлы керткән. Бу деталь, беренчедән, Имәлигә инди-видуальлек өстәсә, икенчедән, аның рухи дөньясын һәм әлеге үзенчәлекле табигатен ачарга ярдәм итә.
Соңга таба Имәли икенче яктан күренгәндәй була. Аның актив көрәшкә атылуы, мөлаемлеге, кешелек- леге ачыла, һәм бу үзгәреш Имәли-
110
нең телендә, аның ягымлы сөйләшә башлавында чагыла.
Тискәре геройларны сурәтләгәндә художникның буяулары икенче төс ала. Ллариың образлары башлыча Ильяс белән очрашкан вакытта гына гәүдәләндерелә. Ләкин автор аерым штрихлар аркылы да алар- ның тулы йөзен төсмерләтергә тырыша. Тәкъвә Сәхәүие ул сатирик көлү белән тасвирлый. Тәкъвә Сә- хәү якынлашканда бер-нке малайның аның алдына төшеп, алмаш- тилмәш төкереп баруы, ә Тәкъвә Сәхәүнең исә бу нәрсәләрне, акча дип белеп, кәвеше белән ышкый- ышкый узуы — бу деталь Тәкъвә Сәхәүне укучылар алдында тәмам мәсхәрәгә калдыра һәм аның комсыз табигатен күрсәтә.
«Агыйдел» повесте башыннан алып ахырына кадәр ягымлы лиризм белән сугарылган, дидек. Анда тасвирланган пейзаж әсәрнең бу үзенчәлеген тагын да көчәйтә төшә. Туган ил ямен художник сокланып тасвирлый. Моның үзенең сәбәбе бар. Әсәрне хикәяләп баручы Ильяс Агыйдел тугайлыкларын бик сагынып кайткан, бу якның һәр нәрсәсе аның күңелендә шатлыклы хисләр уята.
«Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел...»,—дип башлый автор Агыйдел картинасын. Моның белән художник укучыда елга образын кабул итүгә мөлаем бер настроение хәзерләп куя, гүяки, безнең колак төбендә генә назлы скрипка кыллары таныш көйнең моңлы авазларын сыздырып җибәрә-ләр. Шуннан соң ук автор бу «серле һәм моңлы» елганың халык поэзиясендә яшь гомергә тиңләштерелеп йөрүе турында хәбәр итә. Бу детальнең игътибарга лаеклы художество функциясе бар. Аның аркылы язучы шушы образ белән яшьлек апасында ниндидер уртаклык барлыгын күрсәтә: Агыйдел образы әсәргә юкка гына кертелмәгән, ул повестьта сурәтләнгән яшьләрнең тойгыларына хуш килә, аларның эчке дөньяларын ачарга булыша. Чыннан да, повестьта Агыйдел картинасының уңышлы тасвирлануының сере дә шунда булса кирәк, художник аның сыйфатларын, төсләрен коры санап чыгу белән генә канәгатьләнми. Ул аны, тере җан иясе төсле, кешеләр халәте белән бәйлә-нештә гәүдәләндерә. «Бик кыска гына вакыт эчендә дә,—дип дәвам иттерә язучы, — чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың—яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баш түбән ага. Ул арада булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төи йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле, уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора». Агыйдел елгасының хәрәкәтендә һәм төрлечә үзгәрүендә ав-тор, шулай итеп, кеше көченең һәм рухының үзенчәлекле чагылышын төсмерләтә, шуңа күрә дә ул Агый- делиең куәтен кешенең чиксез иҗат энергиясе белән, аның талгын яки тиз агышын кешенең эчке халәте һәм кичерешләре белән чагыштыра.
Агыйделие тасвирлауда язучы төсләр белән генә эш итми, әдәбият мөмкинлекләрен киң файдаланып, ул халык рухына, иҗатына, патриотик тойгыларына таяна — туган ил ямен художник халык эстетикасына нигезләнеп сурәтли.
Агыйдел образын күздән кичер-гәннән соң, әсәрнең беренче басма-сында «Артыкбикә» дип аталып та, соңгыларында «Агыйдел»гә алмаш-тырылуының сәбәбе ачык аңлашылса кирәк.
«Редакциягә хат» дигән бер мәка-ләсендә Мирсәй Әмир 1936 елда «Кызыл Татарстан» газетасының 30 сентябрь номерында болай язган
111
иде: «Мин «Агыйдел»ие язган вакытта һәрбер җөмләгә генә түгел, җөмлә эчендәге һәрбер сүзгә, һәрбер басымга бик нык игътибар иттем, әдәби телне эшләнеп җитмәгән җөмләләр белән бозмау, кирәге булмаган артык сүзләр белән пычратмау, аның сафлыгын саклау өчен бөтен көчем белән тырыштым». Бу сүзләрдә дөреслек бар. Моның шулай икәнлеген югарыда китерелгән мисаллардан да бер чама күрергә мөмкин.
«Агыйдел» повестеның лирик рухы аның теленә, әйтергә яраса, хикәяләү көенә поэтик аһәң биргән.
Мирсәй Әмир автор хикәяләвендә гаҗәп җегәрлекле, төгәл сүзләр сайлый. Агыйдел «баш түбән ага», ди язучы. Бу күп заманнар буена чынбарлыкны, табигать күренешләрен күзәтү нигезендә халык телендә туган, кристаллашкан образлы уйлау, образлар аркылы фикер йөртү системасыннан алынган әйләнмә. Моның ярдәмендә художник күре-нешне максимум ачык һәм көчле итеп бирүгә ирешә. Ләкин Мирсәй Әмир халык телендә туган әзер әйләнмәләрне файдалану белән генә чикләнми. Ул аларны үзе дә барлыкка китерә. Бу җәһәттән түбәндәге мисал бик характерлы:
«Кызыл яр артына җәелгән чиста чуер ташлар өстенә йомшак санда-лиларыбыз белән басып, иртәнге тынлыкны чатната-чатната су чите-нә якынлаштык.» Бусы инде худо-жестволы сурәтләүнең автор тапкан матур үрнәге. «Иртәнге тынлыкны чатната-чатната» сүзләреннән соң без, әйтерсең лә, иртәнге тынлыкны үзебез сизәбез һәм чуар ташларның бер-берсенә бәрелеп, кискен тавышлар чыгарып, иртәнге тыныч һаваны төрле якка яргалап китүен ишетәбез. Ә бит «чатнау» сүзе югыйсә күбесенчә уалучан каты предметларга карата гына кулланыла. Мирсәй Әмир ул сүзне бөтенләй яңа обстановкам күчергән. Художник гомумән авыр мәгънә тарта торган тәгъбирләрне сайларга тырыша. Мәсәлән, Тешсез Ибрай белән очраш-кач, «читән аркылы гына тыгыз итеп күрештек» сүзләреннән инде без һич тә кулларны физик яктан нык кысышуны гына аңламыйбыз, без моннан әлеге кешеләрнең бер-берсенә рухи якынлыгын да чамалап куябыз.
Художество әсәренең тел байлыгы сүзлек запасының муллыгы, фор-маларның төрлелеге белән үлчәнә. «Агыйдел» язылганнан соң үткән 20 ел эчендә татар әдәби теле бик күп үсте һәм баеды. Ләкин кайбер яклары белән «Агыйдел» теле әле бүген дә үрнәк булып хезмәт итә ала. «Татарча-русча сүзлек»тә (Татго- сиздат, 1950) без «тайчыну» сүзен тапмыйбыз. Ләкин «шушы күбәләк кебек кызларын да кирәк урында файдаланырга тайчынмыйлар микәнни болар?» дигән контекстта ул фикерне иң төгәл белдерүче сүз булып килгән.
Югарыдагы мисаллар авторның • хикәяләү теленең образлылыгын, төгәллеген, байлыгын күрсәтәләр. Ләкин хикәяләү теле никадәр генә оста эшләнгән булмасын, әгәр персонажлар теле индивидуальләште- релмәгән булса, образ тудырып булмый. «Агыйдел» повестенда Мирсәй Әмир барлык геройларның да диярлек телен индивидуаль үзенчәлекләргә төреп биргән. Моңа ышану өчен, Низами сөйләшен генә тыңлап карыйк. «Их, чорт возьми!—диде Низами, үрсәләнеп ботына сугып куйды. — Шушы авылда торып, артта калабыз, билләһи. Менә мин, хәзер «Багдадский вор»ны карар өчен генә булса да, шәһәргә барып, то-рыр идем. Их, Багдадский вор бит ул! Күргәнегез бардыр, конечно, әмма эшли дә бит, чукынган, үзе йоклап ята, ә кулы эшли...» Мирсәй Әмир Низами сүзләренә субъектив бәясен дә бирми, шулай да әлеге каракның эшенә соклануында Низаминың сәнгать әсәрләренә карата татымы гына түгел, аның яшәү максаты да, бөтен әшәке омтылышы да ачыла.
Повестьта кайбер персонажлар теленә башкортча сөйләшүне кертү җирле һәм милли колоритны тудыруга, милли аһәңне сиздерүгә хезмәт итә.
Билгеле, аз гына санда булса да, әсәрнең телендә төгәлсезлекләр дә калган әле. Сүзләргә экономия ясау

ягыннан караганда, мәсәлән, «тор-ганның соңында да» урынына «торгач та» сүзе, «колач сала-сала беләкләр аргач, сырт өстен ә әйләндек» җөмләсендә «чалкан әйләндек» сүзләре уңышлырак һәм килешлерәк булыр иде. Бер урында шушындый җөмлә бар: «Хәзер кайтып китәргә кирәк, беренчесе дә, актыккысы да шул булсынм, Бу русчадагы «первый и последний» тезмәләреннән калькалаштырылган. Хәлбуки, татар телендә аның үзенең матур әйләнмәсе бар. Халык сөйләмендә «башы, ахыры шул булсын» диләр. «Җырлары, уеннары да, эшләгән эшләре дә безнең карамакта аны һаман югарырак күтәрә генә бардылар» тезмәсендәге «безнең карамакта» тезмәсе дә урынлы түгел. Моннан башка тагын «тырма тү-тәлләрем кебек хата сүз дә очрый, һәм ул басмадан басмага күчеп килә. Монда, әлбәттә, «торма» кирәк, чөнки «тырма» әдәби телдә хуҗалык эшендәге бер коралны аңлата.
* * *
«Агыйдел» повестенда Мирсәй Әмир мөһим проблеманы яктыртты һәм авылда социализм төзү өчен кө-рәшүче алдынгы яшьләрнең бай рухлы, олы тойгылы, тулы канлы романтик образларын тудырды. Биредә без социалистик чынбарлык тәрбияләгән яңа кешеләрне һәм көрәш процессында кешеләрнең яңаруын күрдек. Әсәр геройларның иҗтимагый һәм шәхси тормышларын, эшләрен һәм кичерешләрен аерылгысыз бердәмлектә гәүдәләндерә. Геройларның характеры конфликтлар бәйләнешендә, сюжет үстерелешендә үзәк бер җеп тирәсенә үреп үстерелә. «Агыйдел»нең конфликты Гаязның корбан булуы бәрабәренә сыйнфый дошманнарны фаш итү белән чишелә. Әсәрнең финалында вакыйгалар кызу ага. Конфликт чишелү белән артель төзү арасында шактый зур бушлык бар. Эпилогта (беренче басмада автор финалны шулай дип бирә) вакыйгалар күрсәтелми, тик нәтиҗәләр генә әйтеп кителә. Әсәрнең ахыры сыйнфый көрәшнең йомшарачагын түгел, бәлки тагын да кискенләшәчәген сиздерә. Ильяс белән Артыкбикә укырга киткәндә, авылның алдынгы карашлы крестьяннары • кулаклар сыйнфый корытырга, бөтен ил күләмендә артельләргә күчәргә, техниканы җигү нигезендә илнең байлыкларын, көчен ишәйтергә дигән теләк белән аерылып калалар.
«Агыйдел» повесте тормышны ти-рән чагылдыруы, яңа тормыш өчен көрәш идеясен гәүдәләндерүе, үрнәк алырдай ачык характерлы уңай об-разлары, образлы теле, геройларны чолгап алган бай табигать буяулары һәм башка уңай сыйфатлары белән бүгенге көндә дә яратып укыла торган әсәрләр рәтендә тора.