Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОМПОЗИТОР А. С. КЛЮЧАРЕВ


Александр Сергеевич Ключарев — татар музыкасы өлкәсендә актив эш алып баручы талантлы рус компози-торларының берсе. Ул үзенчәлекле иҗаты белән, татар халык җырларын өйрәнү һәм җыю буенча күп еллык эше белән, күп кырлы иҗа- ди-иҗтимагый музыкаль эшчән- леге белән татар музыкасы үсешенә зур өлеш кертте. Ключарев 30 дан артык елны үз эченә алган иҗади эшчәнлеге дәвамында, төрле жанрдагы һәм формадагы күп әсәрләр тудырды. Аның әсәрләре тирән эчтәлекле булулары, композиторлык осталыгының югары дәрәҗәсе, му-зыкаль теленең үзенчәлеге белән ае-рылып тора.
А. С. Ключарев 1906 елның 19 февралендә Казанда туган. Башлангыч музыка белемен ул Оренбург музыка мәктәбендә ала. Биредә Ключарев берникадәр вакыт Н. Н. Козолоповтан фортепианода уйнарга өйрәнә. Танылган виолончелист профессор Козолопов шул вакытта ук инде Ключаревның музыкаль сәләтенә зур бәя бирә.
1922 елдан 16 яшьлек Ключарев Оренбург киио-театрларында пиа- нист-иллюстратор булып эшли баш-лый.
1924 елда Ключарев Казан музыка техникумына укырга керә. Бер үк вакытта ул профессиональ музыкант булып та эшли. 1926 елдан Ключарев — Казан театр техникумында музыка бүлеге мөдире. Биредә укучы студентлар белән бергәләп ул Урал һәм Себер якларына гастрольләргә чыгып йөри. Куела торган пьесаларга музыкаль оформление ясый. Ключаревның бу эшчәнлеге— аның композитор буларак беренче адымнары. Татар халкының музыкаль иҗатын өйрәнү нәтиҗәсендә Ключарев «Директор Җәми- лов», «Сүнгән йолдызлары кебек пьесаларга музыка яза. Ул вакытта ук инде яшь композиторны татар музыкасы үзенә тарта. Яшь композитор татар җырларындагы үзенчәлекле интонацияләр, ритмнар белән кызыксына. Шул ук вакытта Ключарев башка жанрларда да үз көчен сынап карый. 1926 елда кыллы квартет өчен пьеса яза. Советлар Союзына киң танылган Вильом исемендәге квартет, бу әсәр белән кызыксынып, аны үзенең репертуарына кертә. Бу пьесада ук инде композиторның үзенчәлеге ачык сизелә.
Ключарев бу вакытларда татар музыка культурасы вәкилләре: ком-позиторлар Сәйдәшев, Мозаффаров, музыкаль башкаручылар Фәйзулла Туишев, Гөлсем Сөләйманова, ул ва-кытта әле яшь скрипач Заһит.Хәби- буллиинар белән очраша. Алар белән бу очрашу гади очрашу булып кына калмады, ә күп елларга сузылган иҗади дуслыкка әверелде.
Татар халык җырларындагы милли рухны өйрәнү татар музыка куль-турасы өлкәсендә иҗади эшчәнлек өчен Ключаревка зур юл ачты. Иҗа-тының бу чорында ул күп кенә инс-трументаль пьесалар язды, халык көйләрен музыкаль башкару өчен эшкәртте. Музыка техникумында алган теоретик белем, музыкаль баш
88
кару өлкәсендәге күпкырлы тәҗрибә, халык музыкасын өйрәнү һәм беренче композиторлык тәҗрибәләре яшь музыкантны чираттагы иҗади үсеш этабына этәрделәр.
Музыкаль белемен тирәнәйтү мак-сатыннан чыгып, 1928 елда Ключарев Москва Дәүләт консерваториясенә укырга керә. Биредә ул совет музыкасының күренекле вәкилләре профессор Н. С. Жилаев һәм профессор Р. М. Глиэрның композиция классларында белем ала. Бу елларда аңарда практик эшчәнлек- кә омтылу туа. Татар музыка сәнгатен өйрәнүен дәвам иттергән хәлдә. Москвада татар драма театрының музыка бүлеге мөдире булып эшли. Биредә эшләгәндә 20 дән артык спектакльгә, шул исәптән «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Ил» спектакльләренә музыка яза. Театрда эшләү дәверендә үк композитор музы-каль фикерләүнең образлылыгына, музыкаль телнең аңлаешлы, гади, демократик һәм милли характерда булуына зур игътибар бирә. Ключарев алардан тыш бу чорда төрле характердагы җырлар һәм инстру-менталь пьесалар да яза. Аларның күбесе халык арасында зур популярлык казаналар. Мәсәлән, «Мәйсәрә» җырын хәтта күп кенә районнарда халык көе дип тә йөртәләр. Ә композитор бу җырны «Зәңгәр шәл» 1 спектакленә язган иде. Шулай ук Ключаревның беренче симфоник сюитасы — «Галиябану» да халыкка яхшы таныш. Бу әсәр Галиябану пьесасы материалы нигезендә языла.
1934 елда Александр Ключарев Москвадан Уфага килә. Биредә ул - Башкорт милли культурасы фәнни тикшеренү институтының фольклор секторы мөдире һәм Башкортстан радиокомитетында музыкаль тапшы-рулар редакторы булып эшли. Ком-позиторның Башкортстанда эшләве аның иҗатында зур иҗади эз кал-дырды. Ул башкорт халкының му-зыкаль фольклорын өйрәнде. Шуның нигезендә күп кенә әсәрләр иҗат итте. Александр Ключаревның Уфада язган күп кенә зур күләмле
3 Бу пьесачың Татар дәүләт академия театры куйган постановкасына композитор С. Сәйдәшев музыка язды. (Ред.) симфоник әсәрләре аның иҗади юлында зур үсеш булды. Бу әсәрләргә башкорт биюләрен, «Салават» һәм «Урал» дигән симфоник поэмаларны алырга була. Башкорт халык көйләренә нигезләнгән бу әсәрләрдә Ключарев иҗатына характерлы милли үзенчәлек, халык җырларын иҗади эшкәртү, оркестр палитрасының бай бизәкле булуы хас. Аннан соң да Ключарев башкорт халкының музыкаль сәнгатенә күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итте. Ул бу өлкәдәге эшчәнлеге белән башкорт совет му-зыкасын үстерүгә зур өлеш кертте.
1937 елда Александр Ключарев Казанга килде һәм шул вакыттан аның иҗтимагый-музыкаль һәм иҗади эшчәнлеге Казан белән, татар музыка культурасы белән тыгыз бәйләнештә үсте. Бу вакытта татар музыкасы зур үсеш чорын кичерә- иде. Сәйдәшев, Мозаффаров, И. Н. Виноградов һәм башка композиторларның иҗаты бу чорда киң колач җәйде. Яшь композиторлардан Нәҗип Җиһанов, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи бу чорда талантлы әсәрләрен иҗат иттеләр. Москва консерваториясе каршындагы опера студиясен бер төркем талантлы музыка башкаручылары тәмамлап чыкты. Татарстан музыка җәмәгатьчелеге Татар дәүләт опера һәм балет театрын ачу алдында тора иде. Татарстан радиосы да үзенең эшен киң җәеп җибәрде.
Ключарев Казанга килү белән актив иҗади эш алып бара башлый. Ул музыкаль фольклар кабинеты мөдире булып эшли, татар халык җырларын өйрәнү буенча күп кенә экспедицияләр оештыра һәм бу экспедицияләрдә үзе дә катнаша. Бо- ларның нәтиҗәсе буларак 1941 елда татар халык җырларының беренче басмасы дөньяга чыкты. Бу вакытта композитор күп кенә халык көйләрен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хор белән башкару өчен эшкәртте. Ключаревның бу эш- чәплеге зур әһәмияткә ия. Татар халык җырларын күп тавышлы хор белән башкаруны үзләштерү татар халык җырларын баету өчен зур мөмкинлекләр ача, татар музыка культурасын башка тугандаш ха
89
лыкларның сәнгате белән бәйләнешен ныгытуда зур роль уйный. Халык җырларының милли үзенчәлекләрен югалтмаган хәлдә, композитор, хор белән башкару өчен, югары художестволы эшкәртүләр барлыкка китерде. Халык җырларын эшкәртү, беренче татар операларындагы хорлар белән беррәттән, Татарстанда хор культурасын үстерүдә зур роль уйнадылар. Хор белән башкару өчен Ключарев тарафыннан эшкәртелгән «Әллүки», «Карурман», «Агыйдел» һ. б. җырлар аеруча әһәмияткә лаек.
Бөек Ватан сугышы елларында Александр Ключарев музыкаль фольклор җыю өстендә интенсив эшчәилеген дәвам итте. Ул Ватан сугышына карата чыгарылган күп кенә халык җырларын язып алды һәм аларны эшкәртте. Бөек Ватан сугышы чорында композитор күп кенә патриотик җырлар һәм татар халык темаларына карата язылган «Су буйлап» исемле икенче сюитасын иҗат итте. Бу — туган җирнең табигатен мактап сурәтли торган киң. колачлы әсәр. Биредә Идел образы сурәтләнә. Бөек Ватан сугышы көннәрендә Иделгә карата халык күңелендә туган бу образ әсәрнең беренче кисәгендә мәгърур һәм тыйнак рәвештә яңгырый. Бу әсәрдә композитор гүзәл рус елгасы образын оркестр аша нечкә хис белән сурәтли. Икенче кисәктә бу тема якты бәйрәм настроениесе белән сугарыла. Бу кисәк сюитаның финалын әзерли. Финал җиңү маршы характерында. Анда илне фашистлардан азат итү бәйрәмендә халыкның шатлануы сурәтләнә.
Сугыштан соңгы елларда Ключарев иҗаты тагын да киңрәк колач алды. Ул яшьләр, комсомолецлар турында «Мәңгелек яшьлек», «Яңгырасын җыр», «Иртәнге җыр» кебек дәртле, лирик җырлар язды. Композитор концерт һәм эстрада репертуары тудыру өстендә дә актив эш алып бара. Ул фортепиано, кларнет, габой, баян, халык инструментлары оркестры өчен күп кенә пьесалар һәм комсомолның 30 еллыгына карата тынлы оркестр өчен марш язды. 1950 елда Александр Ключарев «Тау әкияте» исемле балетын тәмамлады. Бу әсәр зур художество әһәмиятенә ия. Балетның сюжеты нигезендә руда эзләүче башкортлар турында Урал әкияте ята. Бу әкияттә башкорт халкының патша само-’ державиесенә һәм җирле изүчеләргә, тарханнарга карата көрәше сурәтләнә.
Чынбарлыкның реалистик карти-налары белән беррәттән бу балетта фантастик күренешләр һәм образлар да бар. Автор шомлы җир асты куышларын һәм алариың сихерле хуҗасы Магдан образын күрсәтә. Баш күтәргән җир казучыларга ул, биредә яшеренеп сугыш кораллары ясарга ярдәм итә.
Башкорт халкы тормышына мө-рәҗәгать итеп, композитор балет музыкасында башкорт халык җыр- ларын-биюләрен киң файдалана. Геройларга бирелгән музыкаль ха-рактеристикаларда бу милли инто-нацияләр аеруча нык күзгә ташлана. Мәсәлән, мастер Кадрәф, Ти- мергол, аның кәләше Зарифа образлары. Егетләр биюе, сугышчан бию, яшьләр биюе, хыялый, моңлы «Элегия» һәм башка күренешләр дә милли мелодияләргә шактый бай. Балетта фантастик эпизодларның музыкаль теле үзенчәлекле бизәкләргә ия булуы белән аерылып тора. Композитор, халык иҗаты интонацияләре белән беррәттән, классик балет традицияләрен дә киң файдаланган. Автор еш кына симфония- ләштерүгә омтыла. Төп темаларны, образларны, классик балет үрнәген- чә, баштан ахырга хәтле эзлекле алып бара (көрәш темасы, Зарифа белән Тимерголның мәхәббәтләре). Биредә без шулай ук совет балеты казанышларын иҗади файдалануны да күрәбез (бигрәк тә Прокофьев балетлары). Бу нәрсә композиторның музыкаль үсештә капма-каршы кую принцибын файдаланырга омтылуында ачык сизелә. Автор композиция чараларыннан оста файдаланган. Бу әсәре белән ул балет жанры спецификасын • тирәнтен аңлавын күрсәтте. «Тау әкияте» балеты Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 1951 елда уңыш белән барды. Бу балетның музыкасы ике
90
симфоник сюита формасында да тыңлаучыларга киң таралды. Икенче сюитаның партитурасы 1955 елда Музгиз тарафыннан басылып та , чыкты.
Александр Ключарев хәзер дә төрле жанрлар буенча эшчәнлеген дәвам итә, татар халык фольклорын ныклап өйрәнә, экспедицияләр оештыра. Күптән түгел аның үзе язып алган 250 халык жырыннан торган аерым җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентыкның дөньяга чыгуы Та-тарстанда музыка культура үсеше өчен гаять зур практик әһәмияткә ия. Бу җыентыктагы материалларны татар композиторлары үз иҗатларында киң файдаланалар, ул җырларны эстрада артистлары, үзешчән сәнгать коллективлары башкаралар.
Электәге кебек үк Ключарев Татар җыр һәм бию ансамбле өчен әсәрләр язуын дәвам итә. Аның тарафыннан эшкәртелгән хәзерге татар халык көйләре татар халык музыкасына тирән үтеп керү белән, яңгырашларының саф һәм оригиналь булулары белән аерылып торалар. «Гармонь, гармонь», «Ягйь- ләр җыры», «Уңыш җыры», «Туган ил турында җыр»һ. б. җырлар әнә шундыйлардан. Ключаревның мас-совый җырлары да халыкның мә-хәббәтен казанды. Бу җырларда композиторның мелодик сәләте тагын да ачыграк сизелә. Аларда мелодия һәрвакыт табигый һәм иркен — халыктагы интонацияләр белән тыгыз бәйләнештә, җиңел истә кала. Шул ук вакытта бу көйләр бер-берсен кабатламыйлар. Мәсәлән, «Идел дулкыннары» җырында мелодиянең ике сызыклы размеры аккомпонементның дүрт сызыклы размеры белән оригиналь рәвештә аралаша. «Язгы җыр» — совет кеше-сенең язгы табигатьне шатлыклы хис итүе белән сугарылган. «Идел турында җыр», «Синең хакта» дигән җырлары Культура министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурста премия алды.
Соңгы елларда А. Ключарев • зур күләмле инструменталь әсәрләр яза. 1955 елда ул дүрт кисәкле симфония тәмамлады. Симфония жанрына мөрәҗәгать итүе Ключаревның зур күләмле инструменталь формаларны үзләштерү юлында үсешен күрсәтте. Әгәр сюитада ачык бу- яулы, үзенчәлекле күренешләрнең һәм эпизодларның капма-каршы куелуы күзгә ташланса, симфониядә композитор драматик образларны эзлекле симфоник үсештә ачуга ом-тыла. Симфониянең төп темасы булып изелгән халыкларның элеккеге тормышта кичергән авырлыкларын күп күргән Идел алына. Идел образы симфониядә совет халыкларының бөек дуслыгын символлаштыра. Беренче кисәк лирик-эпик характердагы кереш белән башланып китә. Беренче кисәкнең төп өлеше динамик—киеренке характерда үсә. Ул чын-чынлап драматизм кульминациясенә хәтле күтәрелә. Аның нигезендә Бөек Ватан сугышы партизаннары турындагы халык җыры ята. Икенче кисәк, һәлак булган геройлар истәлегенә багышланган. Азың музыкасында кайгы интонацияләре сизелеп тора. Өченче кисәктә көнкү-реш картинасы сурәтләнә. Биредә •композитор берничә халык көен файдалана. Симфониянең дүртенче кисәгендә халык бәйрәмен сурәтләгән финал. Аның урта өлешендә Ключаревның халык арасында киң таралган «Язгы җыр» мелодиясе яңгырый.
Шулай да симфониядә әлеге ки-сәкләрнең бөтенлеге юк. Аңа да карамастан бу әсәр — татар симфоник музыкасының иң уңышлы әсәр-ләреннән берсе. Бу симфониядән тыш Ключарев башкорт темаларына Бишенче симфоник сюитасын язды. Биредә ул башкорт халкы тормышын, туган җирнең матур табигатен сурәтли. Беренче кисәк — Ан- данта. Аның нигезендә «Сыр-Дарья» дигән башкорт халык җыры темасы ята. Икенче кисәк — Андантино. Анда борынгы башкорт халык җыры «Артылыш» файдаланылган. Бу кисәк туган якның кырыс, шул ук вакытта сөекле табигатен сурәтли. Өченче кисәк — Аллегро виво — бию күренеше. Биредә яшьләрнең күңел ачуы сурәтләнә. Халык көйләрен эшкәртүдә композитор күп кенә фантазия элементлары куллана. Бу сюита 1955 елда Москвада Башкорт

сәнгате декадасында зур уңыш ка-занды.
Хәзерге вакытта А. Ключарев «Русский характер» операсы өстендә эшли. Либреттосы А. Толстойның шул исемдәге хикәясе буенча Ю. Ка-менецкий тарафыннан язылган.
Александр Ключарев иҗтимагый эшкә дә зур әһәмият бирә. Ул үзешчән сәнгать композиторлары белән актив эш алып бара, үзешчән сәнгать коллективларына, жыр һәм бию ансамбленә һәм халык иҗаты йортына эзлекле рәвештә ярдәм итеп тора. Татарстан совет композиторлар союзы оешу көненнән алып, Ключарев оештыру комитеты члены. Ун елдан артык ул Татарстан композиторлары правлениесе председателе урынбасары булды. Татар музыкаль культурасын үстерү өлкәсендәге эшчәилеге өчен Александр Ключаревка ТАССРның атказанган .сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Шушы елның язында республика җәмәгатьчелеге Александр Ключа- ревның 50 еллыгын билгеләп үтте. Үзенең илле еллык юбилеена ком-позитор зур иҗади уңышлар белән килде. Аның әсәрләре республика хезмәт ияләре арасында киң попу-лярлык казанды. Чөнки ул халыкка якын хисләрне җырлый, үзенең әсәр-ләрендә халык омтылышларын, халык кичерешләрен сурәтли. Халыкка, аның моңына, җырларына мәхәббәт белән сугарылган Ключарев иҗаты татар культурасы үсешендә аерым урын алып тора.

92