Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ТӨРКИ ТЕЛЛӘРЕ БУЕНЧА КИҢӘШМӘ
Узган елның декабрь аенда Бакуда СССРдагы диалектик эшләрне координацияләү комиссиясе, Әзәрбәйҗан ССР Фәннәр Академиясе белән берлектә, төрки телләре буенча координацион киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Әзәрбәйҗан ССР Фәннәр академиясенең президенты академик М. М. Алиев, СССРдагы диалектологик эшләрне координацияләү комиссиясенең председателе, филология фәннәре докторы Р. И. Аванесов, Польша фәннәре академиясенең көнчыгыш телләр комитеты председателе, Польша Фәннәр академиясенең член-кор- респонденты, күренекле тюрколог, профессор А. А. Зайончковский, Москва, Баку, Ташкент, Алма-Ата, Ашхабад, Фрунзе, Тбилиси, Казан, Тобол, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән галимнәр-тюркологлар катнашты.
Киңәшмәдә төрки милли әдәби телләрнең нигез диалекты һәм төрки телләрнең диа-лектларын өйрәнүнең торышы мәсьәләләре каралды.
Беренче мәсьәлә буенча 4 доклад — «Әзәрбәйҗан милли әдәби теленең нигез диалекты турында» (профессор М. Ш. Ши- ралиев), «Үзбәк милли теленең нигез диалекты» (профессор В. В. Решетов), «Татар теле формалашуда нигез диалект» (филология фәннәре докторы Л. Җ. Җәләй), «Татар теленең көнчыгыш диалекты турында» (филология фәннәре кандидаты Г. X. Әхәтов) тыңланды. Икенче мәсьәлә буенча урыннардан 5 доклад тыңланды.
Киңәшмәдә төрки телләрнең диалектларын өйрәнү буенча уңышлы һәм кимчелекле яклар күрсәтелде, тиешле карар кабул ителде. Анда диалектларны өйрәнү эшен тизләтергә, төрле төрки телләрнең диалектологлары арасында иҗади дуслык тудырырга, бердәм фонетик транскрипция булдырырга, географик атлас төзү эшенә керешергә, билгеле бер телнең диалектлары буенча чагыштырмалы сүзлекләр төзәргә әйтелде. Бу эшләрне тиз арада тормышка ашыру өчен күп кенә академияләрдә, шулай ук СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты каршында диалектология секторы төзү, фонетик лаборатория булдыру мәсьәләләре куелды.
АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
26 декабрьда Тукай исемендәге клубта Татарстан язучылар союзы каршындагы партия оешмасының ачык җыелышы булды. Җыелышта Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгына хәзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Бу мәсьәләгә карата докладны Газиз Иделле ясады.
Докладчы да, докладтан соң чыгыш ясаучылар да (Г. Әпсәләмов, М. Н. Елизарова, партия тарихы институты директоры Сәй- фуллин, Г. Халит, Таткнигоиздатның баш редакторы X. Музагитов, А. Шамов, М. Әмир һ. б.) бу данлыклы датаны зур иҗади күтәренкелек белән каршылау өчен кыйммәтле тәкъдимнәр әйттеләр. Татарстанда совет власте урнаштыруда актив катнашкан революционерлар турында худо-жестволы әсәрләр тудыру кирәклеге турында сөйләделәр. Язучы А. Шамов әдәби мираска игътибарны арттыру, татар укучыларына аз билгеле булган Ф. Халидн, Ф. Әмирхан, Ш. Мөхәммәтов һ. б. ларның әсәрләре белән укучыларны киңрәк таныштыру зарурлыгын күрсәтте, рус һәм башка халык әдәбияты классикларының әсәрләрен җитәрлек күләмдә тәрҗемә ителмәвен тәнкыйтьләде.
Җыелыш чыгыш ясаучылар күтәргән мәсьәләләргә карата конкрет карар кабул итте.
ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ 50 ЕЛЛЫГЫНА КАРАТА ФӘННИ-ИҖАДИ КОНФЕРЕНЦИЯ
24—25 декабрьда Казан актерлар йортында татар театрының 50 еллыгына хәзерлек уңае белән фәнни-иҗади конференция булып үтте. Конференциягә катнашучылар театрның тарихи үткәненә карата докладлар тыңладылар. X. Гобәйдуллин, Р. Усманова, Б. Гыйззәт, П. Ингвар, Г. Гоян иптәшләр «Татар театрының башлангыч дәве- •ре», «Татар совет театрының үсү юлында төп этаплар», «Татар драматургиясенә 50 ел», «Милли театрлар тарихын өйрәнү мәсьәләләре» дигән темаларга докладлар белән чыктылар.
126
ФАТИХ КӘРИМ КАБЕРЕНЕҢ ТАБЫЛУЫ
Беек Ватан сугышында батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Ф. Кәримнең кай- • • ;;'.:глүс моцл кадәр билгеле түгел иде. Шушы көннәрдә Татарстан АССР Язучылар союзы правлеииесе исеменә Кызыл Байраклы Балтыйк флоты политуправлс- ннесеннән түбәндәге хат килеп төште:
«Матрос Давыдов М. И. тарафыннан алып барылган күп һәм ныклы эзләнүләрдән сон. Бөек Ватан сугышында Кенгсберг шәһәрен һәм крепостен штурмлау . вакытында, 1945 елның. 19 февралендә батырларча һәлак булган танылган татар шагыйре лейтенант Фатих Кәрим күмелгән урын табылды.
Кызыл Байраклы Балтыйк флоты полит- управлениесе вәкиле һәм совет властеның җирле органнары вәкилләре белән берлектә, матрос Давыдов М. И. шагыйрьнең каберен күреп кайтты.
Лейтенант Ф. Кәрим Калининград районында Владимир авыл советы каршындагы «Победа» поселогында туганнар каберлегенә күмелгән. Ф. Кәрим кабере өстен.? мәрмәр обелиск урнаштырылган һәм аңа «Ватаныбызның бәйссзлеге өчен көрәштә һәлак булган геройларга мәңгелек дан» — дип язылган. Бу язу астына «Лейтенант Фатих Кәрим, татар шагыйре, немец басып алучылары белән сугышта 19. 2. 1945 елла геройларча һәлак булды» — дип язылган таблица кадакланган.
Кабер өстенә мәрмәр кабер ташы куелган һәм киртә белән әйләндереп алынган. Авыл советы һәм аның председателе иптәш М. ‘П. Юрлов шагыйрьнең каберенә карата даими рәвештә кайгыртучанлык күрсәтә.
Без совет властеның җирле органнарыннан шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү өчен Калининград районындагы мәктәпкә, китапханәгә яки пионер отрядына Фатих Кәрим исеме бирүне сорадык.
Матрос М. И. Давыдовка шагыйрьнең каберен эзләп табуда күрсәткән мактаулы инициативасы өчен рәхмәт белдерелде»’
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР СЕМИНАРЫ
27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Татарстан совет язучылар союзында яшь язучыларның чираттагы семинары булып узды. Семинарга 16 яшь автор чакырылган иде.
Семинарның беренче көнендә, 27 ноябрьдә яшь язучылар, әдәбият сөюче яшьләр язучыларның Тукай исемендәге клубында Гази Кашшафның «Матур әдәбиятыбызны партиянең XX съезды таләпләре югарылыгына» дигән докладын тыңладылар. Шул ук көнне шагыйрь Шәйхи Маннур һәм язучы Ян Винецкий язу осталыгы турында сөйләделәр, әсәрләр өстендә эшләү буенча тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Г. Кашшаф үзенең докладында язучылар алдында торган бурычларга тукталу белән бергә, яшь авторлардан X. Камалов, Р. Гәрәй. Ш. Галиев. Р. Төхфәтуллин, Г. Ахунов, Г. Афзал һәм Э. Касыймов иптәшләрнең аерым әсәрләрендәге уңышлы һәм кимчелекле якларны күрсәтте. Ул яшь язучыларның күбрәк бабайлар-әбиләр турында язуларын, яшьлек дәрте бөркеп торган әсәрләрнең. комсомоленлар — яшьләр тормы-шын сурәтләгән хикәяләрнең, повестьларның аз булуын әйтте.
Ш. Маннур белән Я- Винецкин чыгышлары да кызыклы һәм файдалы булды.
Семинар занятиеләрендә 15 яшь авторның әсәре тикшерелде. Бу занятиеләрдэ Ә. Фәйзи, X. Туфан, Г. Әпсәләмов, Г. Гобәй, Р. Ишморат. Л. Расих, М. Садри, Ә. Давыдов, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗи, А. Әхмәт, Г. Паушкин кебек тәҗрибәле прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматурглар кат-нашты.
Әлмәттән килгән яшь язучы Ә. Мали- ковның «Кайнар эзләр» исемле очерклар җыентыгын тикшерү Г. Әпсәләмов җитә.ч- челегендә барды. Бу җыентыкка кергән өч очеркка Г. Әпсәләмов анализ ясады, алардагы уңышлы якларны һәм кайбер кимчелекләрле күрсәтте. Шул ук авторның «Ташчы» поэмасы шагыйрьләр семинарында тикшерелде. Бу поэма әле басылып чыкмаган, автор аны яңа гына язып бетергән. Анда нефтьчеләр шәһәрендәге төзүчеләрнең хезмәте сурәтләнә. Семинарда яна темага язылган бу поэманың художество эшләнеше тулаем алганда уңышлы булуы әйтелде.
Шамиль Шәкүров семинарга үзенең ши-гырьләре белән катнашты. Бу шигырьләрне тикшерүне Әхмәт Фәйзи һәм Шәрәф Мөдәррис алып барды. Алар Ш. Шәкүров шигырьләрендәге уңай сыйфатларны күрсәттеләр. Ләкин сүз күбрәк ул шигырьләрдәге кимчелекләр турында барды. Яшь шагыйрьнең күпчелек шигырьләрендә аның үзе өчен генә хас булган сыйфатларның булмавы, еш кына башкалар әйткән фикерне кабатлавы күрсәтелде.
Р. Ишморат һәм Әнәс Камал җитәкчелегендә Ш. Рәкыйповныц берпәрдәлек өч пьесасы тикшерелде. Бу пьесаларга карата күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Ш. Ракый- пов пьесаларында башлыча яшьләр тормышы, алар арасындагы төрле мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Аның «Чуен багана» исемле бер пьесасы басарга тәкъдим ителде М. Юнусов та семинарга драма әсәре бе-лән катнашты. Ул «Яшьлек» исемле дүрт пәрдәлек пьеса язган. Ләкин М. Юнусов иҗат эшенә җаваплы карамаган. Пьесасы художество чараларына ярлы, анда драма әсәре өчен мәҗбүри кануннар сакланмаган. «Колхозчы кызы» дигән берпәрдәлек

пьесасы уңышлырак чыккан. Семинарда аңа хәзергә кыска әсәрләр язып карарга киңәш бирелде.
Поэзия буенча семинарда М. Садри һәм Ә. Давыдов җитәкчелегендә. К. Латыйпов шигырьләре тикшерелде. Чыгып сөйләүчеләр аның иҗатындагы үсешне күрсәттеләр. Аның соңгы кыска лирик шигырьләрендә поэтик фикерләү бар. Ул язган соңгы шигырьләрнең тематикасы да бай. Семинарда Латыйпов шигырьләрендәге җитди кимчелекләр дә күрсәтелде. Аңа тел өстендә нык эшләргә киңәш ителде.
Г. Гобәй һәм Г. Бакиров җитәкчелегендә үткән проза семинарына Рәшит Зарипов үзенең хикәяләре белән катнашты. Аның хикәяләренә карата чыгыш ясаучылар, авторның коры, бизәкләргә ярлы тел белән язуын, сюжетының хәрәкәтсез булуын, пейзажларны, портретларны сурәтләүдә тәҗри- бәсезлеген тәнкыйть иттеләр.
Прозаиклар семинарына студент кыз Н. Гыймадпсва да үзенең хикәяләрен китергән. Аның «Кайттылар», «Беренче җыр», «Яз да була, көз дә була» хикәяләре тикшерелде. Н. Гыймадиева хикәяләренә карата үткәрелгән семинарның җитәкчесе
A. Расих иде. Ул яшь авторның уңышлары һәм кимчелекләре турында тулы сөйләде, аның хикәяләренә хас булган күзәтүчәнлек- не, тормыш күренешләренең дөрес сурәтләнүен күрсәтте.
Семинарда болардан тыш X. Туфан, Г. Хуҗи җитәкчелегендә Г. Салахетдинов шигырьләре, В. Зиннәтнең «Шәһәр малае» повесте (җитәкчеләре Ә. Еники һәм А. Әхмәт), Олег Шадрин, Сытин, И. Винокуров,
B. Ганиев шигырьләре, И. Зарипов хикәяләре тикшерелде.
Семинарга килгән яшь язучылар әдәбият теориясе буенча лекцияләр тыңладылар. А. М. Горький, В. И. Ленин музейларында, Казанның башка тарихи урыннарында экскурсиядә булдылар.
1 декабрьда йомгаклау кичәсе үткәрелде. Кичәдә семинарның эш процессы һәм яшь язучылар алдында торган бурычлар турында Г. Әпсәләмов доклад ясады. Докладтан соң зур концерт булды.
ГАЛИЯ БУЛАТОВА ЮБИЛЕЕ
20 декабрьда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында РСФСРның ат-казанган, Татарстан АССР ныц халык ар-тисткасы Галия Булатоваиың тууына 50, сәхнә эшчәнлегенә 30 ел тулу уңае белән зур юбилей кичәсе уздырылды. Кичәгә, республиканың сәнгать работниклары, язучылар, журналистлар, Казан предприятиеләре эшчеләре, укытучылар һ. б. лар катнашты. Галия Булатованың тормышы һәм иҗади эшчәнлеге турында ТАССРның атка-занган сәнгать эшлеклесе драматург Риза Ишморат доклад ясады. Аннары юбилярга төрле учреждениеләрдән күп санлы адреслар тапшырылды, СССРдагы театрлардан, сәнгать учреждениеләреннән, аерым кешеләрдән Г. Булатованы котлап килгән телеграммалар укылды. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Ннзамов Г. Булатованы «Почет грамотасы» белән бүләкләү турындагы Указны укыды.
Соңыннан Галия Булатова катнашкан спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.
X. ӘБҖӘЛИЛОВКА 60 ЯШЬ
29 декабрьда республикабыз җәмәгатьчелеге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Хәлил Әбжәли- ловка 60 яшь, иҗади хезмәтенә 40 ел тулу көнен билгеләп үтте.
Юбилей уңае белән танылган артист СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
Юбилей кичәсендә X. Әбҗәлиловныц тормышы һәм сәхнә эшчәнлеге турында доклад тыңланды. Аннан соң юбилярга котлау адреслары тапшырылды. Соңыннан кичәгә катнашучылар юбиляр катнашы белән төрле спектакльләрдән күренешләр ка.- радылар.
«СОВЕТ ТАТАРСТАНЫ» РЕДАКЦИЯСЕНДӘ КИҢӘШМӘ
Декабрь башында «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлек уңае белән язучылар, композиторлар, художниклар, театр работниклары, журналистлар катнашында киңәшмә үткәрелде.
Декадага хәзерлекнең торышы турында ТАССР Культура министры X. Рәхмәтул- лин сөйләде. X. Рәхмәтуллин һәм чыгыш ясаучылардан Татарстан художниклар союзы председателе X. Якупов, Таткнигоиздат. ныц матур әдәбият редакциясе мөдире М. Хөсәен, I. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Ш. Сарымсаков, республика халык иҗаты йорты директоры К. Морзаханов, В. И. Качалов исемендәге Зур драма театрының баш режиссеры Ә. Бейбутов, шагыйрь Гали Хуҗи, Таткнигоиздат директоры Г. Нәбиев, шагыйрь Әхмәт Фәйзи, «Совет әдәбияты» журналы редакторы Г. Каш. шаф, язучы А. Әхмәт һәм башка иптәшләр декада уңае белән иҗади оешмалар алдында торган бурычларга, хәзерлек вакытындагы кимчелекләргә тукталдылар, бу кимчелекләрне тиз арада бетерү өчен конкрет тәкъдимнәр әйттеләр.